Логотип Казан Утлары
Драма

Бертуган Таһировлар (драма)

 

 

ДРАМА 4 ПӘРДӘДӘ, 6 КҮРЕНЕШТӘ

З а к и р Т а һ и р о в — колхоз председателе.  55—56 яшьләрдә.

К а м ә р и я — аның хатыны,  46—47 тирәлә­рендә.

З а р и ф Т а һ и р о в — доцент, Казанда авыл хуҗалыгы белән бәйләнешле югары уку йортлары­ның берсендә укыта, Закирның энесе, 53—54 яшь­ләр тирәсе.

3 а һ и т  Т а һ и р о в— кече энеләре, 33 яшь­ләрдә.

М ә х м ү т К о р б а н о в — колхозда бригадир, бер үк вакытта партоешма секретаре да, 33—34 яшьләр тирәсе.

Г ө л ә н д ә м — Мәхмүтнең хатыны. 30—31 яшьләрдә.

Ә к ъ л и м ә — авылда «Шома Әкълимә» дип тә җибәргәлиләр. Икеме, өчме ирдән аерылып кайткан, хәзер дүртенчесен кулга төшерергә чама­лап йөри. 30 яшьләрдә.

Т а н с ы к — Закир Таһировларның, озак көт­тереп туган, бердәнбер бик кадерле малае. 12 яшендә.

К а с ы й м — колхозда тракторчы. Гөләндәм­нең төп йортта калган энесе.

П о ч т а л ь о н , ш о ф ер һ. б.

Вакыйга 1950 елларның икенче яртысында бара.

 

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Колхоз председателе Закир Таһировның заманнан калышмаска тырышып җиһазландырылган бай гына өе. Бер читтә язу өстәле, телефон. Каршы як стенада Закир һәм Заһит Таһировларның,  җилкәгә кулны салып, агай-энеләрчә бергә төшкән портреты — зурайтылган, пөхтә рамда, пыяла астында. Заһиты, чәчне-башны кая куярга белмәгәндәй, аеруча түшне киереп төшкән —  яшь чак, килешеп тора тагы үзенә... Пәрдә ачылганда, Закирның хатыны Кәмәриянең зал ягындагы аш өстәленә табын әзерләп йөргәне күренә.

 

К а м ә р и я (үзалдына сөйләнеп). Колхоз күрмәгәнме инде Зариф абый, йөртә дә йөртә бугай кешене тинтерәтеп. Мактанырга дисәң, без­ некенә куш инде... (Пауза.) Бертуган энесе, эш белән йөрешли, әйлән­гечне туры итеп, кагылган, ә безнеке — коры куаныч — имештер, иң элек колхозны күрсәтә. Туган-тумача хәлләрен сорашып рәхәтләнеп бер чәй эчеп утырасы..

 

Т а н с ы к йөгереп керә. Кызарган, тирләгән Кунак абыйсы, бигрәк тә аның «Победа» сы өчен очынганлыгы әллә кайдан күренеп тора.

Т а н с ы к. Әни, Турабый белән әти фермага кереп калдылар, озак­ламый кайтып җитәрбез, диделәр. (Бераздан уйлап тапкандай.) Әни, кибеткә барып кайтыргамы? Турабыйга кирәк булыр микән?

К а м ә р и я (ачуланып). Синең эшең түгел, йөрмә зурлар эшенә кысылып. Өйрәндең син кибеткә барган саен сдача акчасын кыстырып калырга.

Т а н с ы к . Кирәк ие бик синең сдача акчаң. Әти барыбер җибәрә мине, менә күрерсең. (Борынын сала төшеп, чыга башлый.) Мин Турабыйның шоферы янына, машина юарга киттем. Ул инештә машина юа.

К а м ә р и я (беркадәр йомшый төшеп). Син, малай актыгы, һич югы Зариф абыеңның исемен дөрес әйтергә өйрәнер идең. Бәләкәй ча­гында яраган «Турабый» хәзер килешми, дүртенче классны бетердең бит син быел.

Т а н с ы к. Ә мин менә юри өйрәнмим, юри шулай бозып әйтәм. Ки­беткә җибәрмәдең әле үзең. (Чыгып киткәч, кире әйләнеп керә, ялагай­ланып,  әнисе тирәсендә сырпалана.) Шофер абый мине «Победа»сына утыртып урам әйләндерде, әни. Киткәнче әле тагын әйләнербез, диде. Менә машинаны гына юып бетерәбез дә... Әни дим, шул абыйга аз гы­на алып төшим инде. Күрдем ич теге як сәкесендә. Кызылын гына булса да бир инде.

К а м ә р и я (тәмам җене чыгып). Бирермен мин сиңа кызылын, булмас йортка бөкре туган нәстә. (Кыздырмакчы булып, малайга таш­лана, ләкин теге китеп өлгерә.) Аның ишеләр, тырышып-тырмашып, мәктәп бакчасында чүп утый, ә бу җүнсез юк кына башыннан шешә тирәсендә ялманып йөри.  Шофер абыйга, имеш. Өйрәтте соң теге карт тилесе. Янәсе, бердәнбере. (Пауза.) Кайтсалар кайтмадылар, болай озак чуаласыларын белгән булсам .. берәр җылы ризык әзерләргә дә өлгерәсем икән. Көндезге савымга хәтле. (Урам тәрәзәгә күзе төшеп.) Әкълимә җаным, әллә синең китеп тә барышың инде?

У р а м  я г ы н н а н  та в ы ш. Пожар юктыр әле ул хәтле чабар­га. Кызыл тактага синең белән мине барыбер язмыйлар.

К а м ә р и я. Мин барып җитмәсәм, зинһар өчен дип әйтәм, Әкъли­ мә, шунда беррәттән Хәерниса белән бүлешеп минекеләрне дә сава кү­регез,малай. Безнең өйдә бүген уйламаганда килеп чыккан зур кунак Казаннан Закир абыеңның бертуган энесе кайтты.

 У р а м н а н  тавы ш . Сабан туе дип кайткан мәллә? Әче бал мичкәләрен юып куйганнан соң...

К а м ә р и я . Үз эшләре белән... үтеп барышы.

У р а м н а н та в ы ш.  Шулай да Казан хәтле Казаннан коры кул белән кайтмагандыр әле. Казан күчтәнәчләреннән миңа авыз иттерер­лек булсаң, хет бүген бөтенләй барма. Миннән рөхсәт. (Шаркылдап көлә-көлә үтә.)

К а м ә р и я. Эш белән йөрүче кеше төягәндер сиңа күчтәнәч... (Пауза.) Менә ичмасам, чак кына тынычлангандай булдым. Шулай да бик озак йөртте бу кунакны. Укымышлы энем еш йөрми, күренгәндә макта­нып калыйм, ди торгандыр инде. (Эшен, әзерлек чараларын дәвам ит терә.)

 

 

Ачык тәрәзә алдында, ишек алды ягыннан Г ө л ә н д ә м күренә.

 

Г ө л ә н д ә м . Сау гынамы, Камәрия апа? Минем Мәхмүт күренмә­деме шушы тирәдә? Закир абыйда йомышым бар дигән иде.

К а м ә р и я . И, аларны бер генә урында тотып буламы соң? Безне­ке бүген кунагы белән. Кайтып, бер утырып чәй эчү юк, колхозымны күрсәтәм, дип алып китте.

Г ө л ә н д ә м . Сездә кунак бар икән шул, бая Тансык сөенеч алды инде. Ничек алай ялгыз гына кайтасы иткән соң?

К а м ә р и я . Эше буенча үтешли сугылуы. «Кызыл Байрак» совхо­зында нәрсәдер яңа төр бодай диме... Эше шундый бит аның (Пауза.) Өйгә уз, Гөләндәм. Бергә булсалар, менә үзләре дә кайтып җитәрләр: күрүен күрсә, Мәхмүтне калдырмый инде безнеке.

Г ө л ә н д ә м (рамдагы зурайтылган портретларны күреп). Кайчан эшләттегез ул карточканы, Камәрия апа? (Кермәс җиреннән кереп.) Күргәнем юк иде,  шундый килешле чыккан. Барысына да өлгерә За­кир абый.

К а м ә р и я . Эшләтер Закир абыең. Яз көне, терлекчеләр киңәшмә­сенә барганда, үзем алып барып биреп кайткан идем. Зурайтып җибәр­деләр. Безнеке дә яшь чагында кешегә охшаган булган бит.. Хәзерге «Ике әйтмәм Закир» дип белмәссең.

Г ө л ә н д ә м.  Аның якындагысы кем соң? Заһит абыймы дип әй­тим?

К а м ә р и я (игътибар итмәгәнгә салышып). Нишләп сиңа абый булсын икән Заһит?.. Икегез бер чама түгелме соң сез?

Г ө л ә н д ә м . Кем белеп бетергән инде әллә кайчандагыларны... (Пауза.) Безнең дә бар иде зурайттырып аласы карточка, Мәхмүткә әйтим әле. (Камәрия уз эше белән үтеп-сүтеп йөргән арада, карточкага игътибар беләнрәк текәлеп, үзалдына.) Булыр икән бу хәтле үз төсе белән чыккан карточка! Бер чама гына түгел, бер мәктәптә, бер класс­та укыдык без аның белән. Ә кешегә әйтеп булмый торганы күпме!.. (Кинәт исенә килгәндәй, чыгарга кабаланып.) Нишләп болай эшле ке­ше янында катып калдым әле мин? Син дә куып чыгара белмисең, ич­массам, Камәрия апа. (Ишеккә бара. Ләкин чыгып өлгерә алмый, ту­ганнарча шау-гөр килеп кайтучы Закир белән Зариф аның юлын бү­ләләр )

 З а к и р. (Гөләндәмнең юлына аркылы төшеп.) Постой, бик алай танытмыйча узып китәргә маташма. Менә бу кешене Зариф абыең ди­ләр. Белмәсәң — белеп кит, профессор...

 3 а р и ф. Я .. син тагы бигрәк, абый, ишек янында ук кешенең анке­тасын тутыртмакчы... (Гөләндәмгә текәлеп.) Тануын танып ук бетер­мим, әмма безнең авыл токымы булса кирәк. Ә безнең авылда начар токым булмас. (Күрешергә дип кулын суза.)

З а к и р (кунагы сүзеннән үсенеп). Шәп әйттең, Зариф туган. Дөрес әйттең, минем колхозда начар токым булмас! (Гөләндәмгә.) Ник авызыңа су кабып торасың, син дә чатылдатып җавабыңны бир: киләчәк яшь буынны кайгыртучы, ясле балаларына дип, көн саен Закир абыең­нан сөт, май таптыручы. Кызыл байраклы колхоз яслесенең Кызыл бай­раклы мөдире диген. (Зарифка.) Әле алай гынамы, энекәш: колхоз партоешмасы секретаре Мәхмүт Корбановның хәләл җефете дә менә шушы кеше була инде. Туйларында баш кода булып үзем утырдым. (Гөләндәмгә.) Ике әйтеп тормам, хәзер үк, исән булса — исән килеш, чирләп егылган икән — егылган җиреннән өстерәп, теге белдекле ба­шыңны алып кил. Аннан башка тамагымнан аш үтмәгәнне беләсең.

З а р и ф . Анысы кем була тагы? Сине алай тамактан калдыра торганы?

З а к и р. (Гөләндәмгә ишарәләп). Әйтеп торам ич: менә моның интеллигенты. Кирәгеннән артык күпне белергә маташуын исәпкә алма­ганда, ярыйсы кеше болай. Кыскасы, күрше, көттермәгез, кунакның ва­кыты чамалы потому-што.

Г ө л ә н д ә м. (тартына төшеп) Бездән башка да үтәр әле бер генә юлы, Закир абый.

З а к и р (кырт өзеп). Мине «Ике әйтмәм Закир» диләр, чибәрем. Аны белә торгансың. Шуның өстенә тагын менә бу кала кешесенең дә, үземнең дә зерә дә тамак чатнады, момент китереп җиткер интеллиген­тыңны. (Гөләндәм чыга.)

З а р и ф . Күрәм, син, элеккечә үк, бик югартын торып сөйләшәсең кешеләр белән.

З а к и р (мактану тоны беләнрәк). Эше шулай башны югары тотар­га мәҗбүр итә, энекәш. Югыйсә, монда бик алай ваклап турый баш­ласаң, хәтәр. Тураган калҗаң белән бергә үзеңне дә йотып җибәрүләре бар.

З а р и ф . Алай булгач бигрәк тә алны-артны уйлап сөйләшергә ки­рәктер, миңа калса.

 З а к и р . Артымда шушы колхоз өчен чыккан бөкре, алдымда шулай ук шыр ялангач кыр түгел. Ике дә уйламыйм, ичмасам. (Камәриягә.) Сиңайтәм, кая  кунакка кул юарга чыгар әле.

 

К а м ә р и я муенына кызыл башлы озын сөлге элеп, ялтырап торган кечкенә җиз таз белән җиз комган күтәреп чыга.

 

Нәрсә син, әнкәсе? Мыскыл итүеңме бу? Казан кешесе, профессор кеше мондый иске тормыш калдыгыннан юынамы соң?

К а м ә р и я . Ә мин аны, зур укыган туганыбыз итеп, салкын чишмә суы белән, үзем салып торып юындырасым килә. Болай да рәтләп җиң­ги хезмәте күрсәтеп булмады энекәшләргә.

3 а р и ф. Болай булгач каршы сүзгә урын калмады, иптәш предсе­датель. Син, башыңны югары тоткан килеш, басып тора бир, ә мин, үзең әйтмешли, профессор башымны рядовой колхозчы алдына иеп, чишмә суы белән тиз генә кулны йөгертеп алыйм әле. (Юына.) Абзар- кура арасында йөргәннән инде... Юкса, кул юган арты сезнең әле та­бынга дип кыстый башлавыгыз да бар.

 З а к и р (аның сүзен уенга алып). Ягъни без, шәһәр кешесе, про­фессор кеше, кыстатмыйча гына утырабыз, димәкче буласың инде син?

З а р и ф . Кызганычка каршы, алай димәкче булмыйм. Чәйләп то­рырга вакытым юк, расписание сыйдырмый, димәкче булам.

З а к и р (төшенеп җитмәгәндәй). To-есть чәйләп тормаска мөмкин. Әгәр нәфесең теләмәсә... Но, ике-өч елга бер туган авылга сугылып, абыең белән чак кына мәйләп алмасаң, аяз көнне яшен сугуы бар. (Ха­тынына.)Ишеттеңме, хатын, нәрсә ди бу укымышлы баш? Сезнең ише кара корсаклар белән утырып, чәйләп торырга вакытым юк, ди.

К а м ә р и я . Ишетергә дә, тыңларга да теләмим. Сиңа да юк сүз белән вакыт уздырмаска кушам.

3 а р и ф. Шулай, Камәрия җиңги. Бу турыда дискуссия ачмыйбыз.Зинһар, гафу итә күрегез, вакыты шундый, совхоздан бүген үк килеп җитәргә дип хәбәр иттеләр, эш көтә .

З а к и р (әле һаман өнгә килеп җитә алмагандай) Ишетәсеңдер, хатын, көпә-көндез ни сөйли кеше?

З а р и ф (Закирның сүзләренә колак та салмастан, Камәриягә). Әле бу урап чыгуым да... Фәүзия килендәшегез ай-ваема куймады, вак-төяк күчтәнәчләр әзерләгән булган икән дә... (Ачык тәрәзәгә килеп, шоферы­на.) Хөсәен, анда безнең ящиклы төргәк бар иде арткы кабинада, керт әле шуны.

К а м ә р и я (үпкәли төшеп). Бер дә харап, алар сүзе генә сүз. Аларга,  узып барышлый, күчтәнәч ташырга да ярасын, ә бездә бер утырып чәй эчәргә дә ярамасын. Кирәкми, алмыйм күчтәнәчегезне...

3 а к и р. Син, әнкәсе, күчтәнәчкә отказ сукма. Кертсен, калдырсын Фәүзия килен син түгел, минем нәрсә яратканны чамалый. Шәт, теге йолдызлылар да бардыр.

 

Ш о ф е р Хөсәен сүзсез генә төргәк кертеп чыга.

 

К а м ә р и я (иренә). Комагайланма әле зинһар өчен, күрмәгәндәй булып... һич югы, юл аягы дигән булып та кыстый белмисең... Безнең ризык та хәрәм түгелдер.

З а р и ф. Күрәм,  Камәрия җиңги чынлап торып үпкәләргә өлгерде. Я инде алайса, аштан олы түгел дигәндәй... (Табынга якынлаша, лә­кин утырмый.) Туган-тумача белән араның бозылмаганы яхшы.

 З а ки р (аптырап, нәрсәдән тотынырга белмичә). Сиңа әйтүе ансат әнкәсе... Имештер, «юл аягы». Юлның башы булмады, аягын ничек тапмак кирәк. Кайсын тотасың, энекәш?

З а р и ф . Берсен дә тотмыйм, печенема ярамый. Әнә, Камәрия җиңги куе итеп бер чынаяк чәй ясап бирсен дә...

З а к и р (кыза төшеп). Шуның белән өстән бурычны төшермәкче буласың, әйеме? (Тәкәллефсез рәвештә.) Утыр әле син, энекәш... «Ба­сып ашама, ипиеңнең валчыгын коясың»—без бәләкәй чакта әни шу­лай дип тирги торган ие бит безне.

З а р и ф . Хәтер яхшы икән әле синең, абый. Склероздан зарланыр урының юк. Шулай да без вакыт белән исәпләшергә өйрәнгәнбез, без­нең академически эштә шунсыз мөмкин түгел. (Ашыкканлыгын белде­реп, сәгатенә карый.)

К а м ә р и я (иренә шелтә белдергәндәй). Күп сөйләшмичә генә эшеңне кара инде. Бу хәтле оешмаган җан булырсың икән.

З а к и р (хатыны сүзеннән хурлангандай, кызу тотынып). Алайса, чорт с ним. Утырмасаң утырмассың, хатын алдында минем афтаритетны төшермәстәй итеп, менә шушы йомшагын гына урынына илтеп куй әле. (Рюмка тоттыра.) Шуны тиешле урынына чөйкәлтеп җибәрсәң, «яшәсен минем профессор брат!» дип урра кычкырырга әзер торам.

З а р и ф . Урра кычкырырга иртәрәк әле, профессор булганчы докторскийны яклыйсы бар. Совхозга да шул диссертация йомышлары бу­енча чабуым.

З а к и р . Менә шуннан соң аяк бигрәк тә тибеш йөгерә инде. Я, кул­ны талдырма.

З а р и ф . Печень белән берәр хәл була-нитә калса, безнең кафедра алдында син җавап бирерсең, брат. (Тәкәллеф белән рюмканы баш очынарак күтәрә төшеп.) Фәннең практикага якынрак килә төшүе өчен! (Эчә.) Ләкин «урра!» кычкырмыйбыз, агай-эне. (Акыл бирергә тырышып.) Һәм, гомумән, өлкән туганым буларак киңәш биреп әйтүем, син бу нәрсә белән бик чуалма, иптәш председатель.

К а м ә р и я. Ныграк кыздыр, Зариф, мин әйткәнгә генә колак салмый.

З а к и р . Печень авыртмый бит минем, энекәш. Шулай ук теге... Нәрсә дисең әле? Диссертация дә яклыйсым юк. (Якланып китеп рюм­каларга яңадан коя.)

З а р и ф . Миңа булды, бусын да җиңги-абыстай үпкәләмәсен дип кенә тоттым. Рәхмәт.

З а к и р . Ә монысын менә мин үпкәләмәсен дип тот.

З а р и ф . Артык бер тамчы да бармый. Норма, агай-эне, норма

 

Эчке жилет кесәләрендә казына торгач, канәфер чыгарып, авызында әүшәли башлый

 

З а к и р (Зарифның бу хәрәкәтләрен игътибар белән күзәтеп тор­ганнан соң, сәерсенеп) Анысы нинди әкәмәт тагын? Әнә ул авызыңда мәтәштерә торганың?

З а р и ф . Ә ул — гвоздика дигәннәре... Канәфер ди бугай татар. Авыздан юк-бар исне алу өчен. Күз буяу икенче төрле әйткәндә

З а к и р . Күз буяу түгел, авыз буяу була инде ул, алайса. Миндә дә төрле чак туры килә, энекәш, запасы булса, калдыр әле миңа да биш-алты гына штук.

К а м ә р и я (кисәтеп) Закир! Кыланмасын икән кеше, бала-чага кебек!

З а к и р . Күп шаулама, карчык, энекәш үзебезнеке. Әнә теге интеллигентның, Мәүлә малае Мәхмүтне әйтүем, борыны бик сизгер: юк-бар исне момент сизеп ала. Парторг итеп куйган булдым, шуннан бирле бөтенләй бозылды. Берәрне тотмыйбызмы соң?., мондый «сихер» дә булгач?

З а р и ф (кистереп). Әйткән сиңа: норма есть норма!

З а к и р . Минем норманың корсагы киң, гаеп итеш булмасын алай­са. (Эчеп җибәрә.) Шуннан шул: парторг итеп куйгач, бөтенләй тамак­тан калды егетем. Рюмка тотарга дисәң, элек уңга, аннары сулга ка­рый.

3 а р и ф. Парторгны да син генә куясыңмыни? Сездә шул, агай-эне, бөтенләй икенче тәртип икән. Бездә, мәсәлән, парторг дигән кешене коммунистлар сайлап куялар.

З а к и р . Бусы да шул интеллигент! Сүзгә бәйләнергә тотынды. Бо­зып бетердек кешеләрне шулай нечкәрткән булып ... (Җитди.) Узганны сагына дип әйтмә, Зариф туган, әмма сугыш елларында без алай кәнфитләнеп тормый идек. Җыен бала-чага, карт-коры, кыз-хатын белән дигәндәй, колхозны сөйрәп чыктым бит. Фронтына да бирдек, үзебез дә ач булмадык. (Пауза.) Хәер, яшь чак, гайрәтле чак, үзем дә, туганкай, сүзгә бәйләнеп маташырга юл куймый идем.

З а р и ф . Үземә күрә бер культ идем димәкче буласың, әйе бит?

З а к и р . Тагын сүзгә бәйләнергә тотынды. (Кыстап.) Син иң элек менә тот әле, аннары мине төзәтә башларсың. (Җитдиләшә төшеп.) Дөресен әйткәндә, агай-эне, сине якын итеп кенә чишелүем, гаепкә ал­ма; ул «культ, культ!» дип шаулаулары Мәскәү, Казан өчен бәлки ки­рәктер, мин үзем, сүздән әйтсәк, безнең авыл җирендә аның фактиче­ский нигезен тапмыйм. Без — электә дә шул без идек, хәзергесе көндә дә шөшлегә әйләнмәдек.

З а р и ф . Әлбәттә, син моны минем алда гына әйтә торгансыңдыр. Югыйсә, мин сине башына ни килде — шуны сөйләп йөри торган кеше­дер дип уйламыйм. Беләсеңме, борынгы бер француз патшасы ни ди­гән? «Әгәр мин, башымдагы уйларны бүрегем белә башлады, дип шик­ләнсәм, бүрегемне шундук тотып утка ягам» дигән. Бүрек әрәм була дип тормый кеше, кара син аны... (Стенадагы зурайтылган портретны күреп.) Тукта әле, тукта, болар кемнәр монда? Безнең алда болай авыз ерып утыручылар? Әлеге дә баягы: колхоз «культы» үзе. Ә берсе... Дө­рес күрәмме? Теге малай түгелме соң бу? Чәче шулай кепкасына сый­маслык калын идемени сон аның? Онытып та бетергәнмен, дөнья мә­шәкатьләреннән баш әйләнгән соң...

К а м ә р ия. Өйдән чыгып киткәненә унбиш ел. Ул киткәч дөньяга килгән Тансыкка да унике тулды инде.

З а р и ф (уйланып). Уза гомер... (Закирга.) Үзара гына әйткәндә, син, абый, тагы бераз җиңел караш күрсәтмисең микән бу мәсьәләдә?

3 а к и р. Нәрсәдә икән анысы, безнең баш җитмәгәне?

З а р и ф (стенадагы карточкага күрсәтеп). Менә бу ярты стенаны биләп торган фотоны әйтергә була, һич югы. Заһит мәсьәләсе хәзергә әле ачыкланып җитмәгән, ә син, аның белән кочакланышып, стенага кунаклап өлгергәнсең.

З а к и р . Әнә Камәрия эше анысы. Ул оста безнең андый юк-бар эш­ләргә. Ә минем, күрәсең, күз җитмәгән. Аннары, егет, син теләсәң ни­чек уйла, (тавышын кыса төшеп) мин ул пумала башны элек-электән ярата идем. Әнинең дә иң яраткан баласы иде ич ул.

З а р и ф . Икенче мәртәбә әнине искә төшерәсең бүген, хәтерең өчен рәхмәт. (Үтә җитди ) Ә мин яратмаганнан әйтәмме? Бала булма син, туган итеп әйткәнне бел: кешенең яхшысы, кара эчлесе бар, вакытын­нан элек чаң сугып, мәхәлләне бутама.

 

Болар шулай аяк өсли бәхәсләшеп әвәрә килгәндә, Т а н с ы к култык астына ярты бутылка кызыл аракы кыстырып, кече яктан ишек алдына шылмакчы, ләкин... әнисе «нәни разбойннк»ны күреп өлгерде.

 

К а м ә р и я. Тукта әле, малай актыгы! Нәрсә синең анда... култык астында?

Т а н с ы к (ни әйтергә дә белмичә, аптырап). Бу ни... шофер абыйга.

Катать иткән өчен.

З а р и ф (коры гына). Ә шоферга юл йөргәндә аракы эчерергә яра­маганны белмисеңмени син, бәләкәй Закир?

К а м ә р и я . Ныграк кыздырчы шуны, абыйсы, югыйсә, соңгы ва­кытта киртәдән чыга башлады. Әнә әтисе узындыра.

З а к и р . Как же! Ничә еллардан бирле көтеп алган бердәнбер ма­лай ич ул минем. (Шаярган булып, малайны иркәләп.) Әйт, улым, яшермә. Монда барысы да үз кешеләр: бәлкем, мәйтәм, тәмен беләсең килеп алгансыңдыр? «Шофер абыйга» дип маташтыра гына торган­сыңдыр?

Т а н с ы к (киреләнеп, бер үк вакытта якланып). Алган! Кирәк ие бик. Синнән элегрәк белгән инде аның тәмен.

З а р и ф . Здорово! Сүзгә аптырап тормый сезнең бу герой. Күреп торам, җиңги эше түгел, синең продукт бу, абый. Бәлки әле бергә уты­рып эчкәли дә торгансыздыр?

З а к и р (сүзне гел уенга борырга тырышып). Моңарчы туры килмә­де. Булмаганны булды дип хәрәмләшер хәлем юк. Ә бүген менә, про­фессор булырга укучы кадерле абыйсы кайту шәрәфенә... и шуның яны­на тагын җавапны да оста бирде... И шуларның барысы өчен дә кил әле, тишек борын, хөрмәтле дәү абыең алдында икәү бер чәкәшеп кү­тәрик әле... Курыкма, әнисе, кызылны гына.

З а р и ф (нәрсә дип әйтергә дә белмичә кулларын җәеп). Нәрсә дип әйтмәк кирәк бу җильяк кешегә. Менә шулай бозып бетерәбез инде без яшь буынның ашказанын. (Канәфер каба, сәгатенә карый.) Однако, тоткарладыгыз сез мине бу спектаклегез белән. (Тәрәзәдән боерык тоны белән.) Заводить итә башла, Хөсәен.. хәзер китәбез.

К а м ә р и я (малайны өстәл яныннан йолкып алып, ишектән чыга­рып җибәрә). Оялмыйсың да, ичмасам... Булмас йортка бөкре туган нәрсә.

З а к и р (хатыны каршына килеп, ачуланган да, үчекләгән дә кебек кыланып). Каты кагыласың, Казан кешесе алдында оят... Зарифка за­мечание ясаса да килешә: кунак кеше, профессор, аракы эчми, эчсә, кабып җибәрергә кесәсендә генә, тәк сказать, канәфере. Ә син нәрсә беләсең, иске тормыш калдыгы... Бүгенгесе көндә яшь буын белән шу­лай тупас кылану ярыймы соң, фактический алып әйткәндә...

 

Тәрәзә каршында почтальон Х ә й д ә р шәүләсе.

 

Х ә й д ә р (тәрәзә каршына килеп). Барыгыз да өйдә чак туры кил­де, кабул итеп алыгыз, сезгә телеграмма.

 

Барысы да көтеп, сагаеп калалар. Закир тәрәзә аша гына кул куеп ала да укый, та­гын бер укый. Кинәт бөтенләй җитдиләнеп кала, мондагыларның әле берсенә, аннары икенчесенә карый. Тик шуннан соң гына телеграмманы бер сүзсез Зарифка суза.

 

З а р и ф (укып). Нәрсә дисең... Кайта икән, димәк, кайта.

К а м ә р и я (сабырсызлана төшеп). Ник авызыгыздан сүз чыкмый; кем кайта? Кайчан кайта?

З а к и р (хатынын бөтенләй игътибарсыз калдырып, энесенә мөрәҗәгать итеп) Син монда чакта туры килү ярады әле. Ничегрәк инде аны? To-есть, белгән юк, ничек кайта, ничек каршыларга, дип соравым. Бөтенләй көтмәгәндә бит, нанимаешь.

К а м ә р и я (телеграммадан күз йөртеп, татланып). Бар икән, хо­даем... Гомере булгач, бер әйләнеп кайта кеше... Тансык! Син кайда?

Ишеттеңме, улым, Нәнә-абыең кайта.

 

Телеграмманы тотып, малаена күрсәтергә дип чыгып кнтә.

 

3 а р н ф (озак кына уйланып торганнан соң, сүзләрен үлчәп-үлчәп кенә). Однако, Камәрия җиңгинең, вакытыннан элек, болай очынуын мин үзем аңлап җитмәдем. Кала алып кайтмый бит кеше. Син мине дө­рес аңларга тиешсең, абый. Кече энебезнең исән-сау әйләнеп кайтуы минем өчен дә, әлбәттә, зур куаныч. Ләкин... Кайчакта кешенең, үзен­нән элек, күләгәсе сузылып төшүчән... Кыскасы, кайтсын, күр, сөйләш. Әлбәттә, үз положениеңне дә истән чыгарма. (Тәрәзәгә.) Хөсәен, әзерме син анда? Ну, бир кулыңны, җоласына китерик.

 

Кул кысышып күрешәләр.

 

З а к и р . Кайчан икәнен дә әйтмәгән, ичмасам. Алмага кая барыр­ га да белгән юк.

З а р и ф . Анысы зур мәсьәлә түгел. Кайтам дигәч, алмага бармасаң да кайтыр. Төчеләнергә соңыннан да өлгерерсең, иң элек алды-арты белән кызыксын. Кайтуның ни төрлесе юк та, китүнең ниндие юк. (Пау­задан соң.) Кайтып урнашкач, үзең чамаларсың, онытып бетермәгән булса, миңа — Казанга килеп чыксын. Как же, брат бит. (Ишеккә ки­леп җиткәч, кире борылып, тавышын кыса төшеп.) Әллә, минем диссер­тация мәшәкатьләре узганчы, кунак-кунак уйнашуларны калдырып то­рыйкмы?

3 а к и р. Кунак-кунак уйнашырлыкмы? Анысын бит әле белмибез.

3 а р и ф. Мондый чуалчык мәсьәләдә «белмибез!» дип ачык авыз булып торсаң, соңыннан бер заман шундый итеп искә төшерүләре бар. «Ай-Һай ла, ник баштарак як-ягыма каранмадым икән!» диярсең. Ышан син заманага. (Тавышына нык басым ясап.) Юк,Закир абый, безгә белмичә торырга ярамый. Бәлки, кайтып бераз кунак булгач, күрәсен күргәч дигәндәй, ул үзе дә монда ябышып ятмас? Ну, ул чаклысын үзен чамаларсың инде, дөнья күрмәгән кеше түгел.

Чыгалар. Бераздан ишек алдыннан озату ыгы-зыгысы: «Рәхмәт хөрмәтегезгә», «Оны­тып бетермәгез берүк», «Фәүзия килендәшкә барыбыздан да күп итеп, күп итеп сәлам әйт» кебек сүзләр, өзек-өзек автомобиль гудоклары ишетелә.

 

Пәрдә .

 

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

 

 

Шул ук Закир Таһировлар өе. Пәрдә ачылганда, Т а н с ы к бер читтә, идәнгә чүп-чар­ларын теләгәнчә коеп, юнышып, нәрсәдер ясап азаплана. Бераздан, бер кочак талкыш­лы сүс күтәреп, 3 а һ и т керә.

 

3 а һ и т (сүс бәйләмен ишек катына ташлап, куанычлы шуклык бе­лән). Менә, дус, мин дә эш таптым үземә. Иртәгесе көннән колхозга бау ишә башлыйм.

Т а н с ы к. Өйне чүплисең ич, ник өйгә апкердең? Әни ачуланса, ка­ра аны...

 З а һ и т . Эләксә, икебезгә дә эләгә инде, агай-эне. Син дә монда җавап бирүдән бик куркып тормагансың.

Т а н с ы к. Мин үзем себерәм, чүпләсәм...

З а һ и т . Ә мин юа да беләм, әгәр эш аңа килеп терәлсә...

Пауза.

Т а н с ы к (абыйсына гаҗәпләнеп карап куя). Ирләр идән юамыни?

Әйтәсең генәдер.

3 а һ и т. Юа шул менә, башына төшсә. (Сүс бәйләмен кире күтә­ реп.) Өйалдына чыгарырга дисең алайса бу байлыкны?

Т а н с ы к (абыйсы әйләнеп кергәч, кызыксыну һәм беркадәр малай­лык өянәге белән). Әллә, абый, анда идән дә юдыралар иеме, син бул­ган җирдә?

3 а һ и т (почмактагы китап шүрлегендә нидер актарынган җирен­нән, игътибарсыз гына). Анда, агай-эне, эшкә аптырап тормадык без...Монда гына ул кунак та кунак.

Т а н с ы к . Ни актарынасың анда? Минем китаплар арасында?

 3 а һ и т. Заманасында минекеләр дә шушында була иде... Юк менә хәзер.

Т а н с ы к . Сыер-сарык рәсемнәре төшерелгән китапларны әйтәсең­ме? Беләм мин аларны. Янында шәмәхә кара белән язган дәфтәрләре дә бар.

 3 а һ и т. Нәкъ үзе. Кайда алар?

Т а н с ы к. Ә сиңа нигә кирәк? Әйт, син әйтсәң, мин әйтәм.

3 а һ и т. Әйтергәме икән? Ну, чорт с тобой. Энекәш үземнеке, кеше-карага шаулап йөрмәс. (Җитди.) Мин уйлаганча барып чыкса әгәр, яңадан шул терлек-туар ягына барып егылырга исәп. (Мактану тоны белән.) Заманасында мин ветеринарное училище бетереп, колхоз фер­масында ветфельдшер булып чапкан кеше. Белмәсәң, бел абыеңны.

Т а н сы к . Үзе иртәгә бау ишә башлыйм, ди.

3 а һ и т. Ул бит болай гына... тик торасы килмәгәннән генә.

Т а н с ы к (абыйсы сүзеннән колагы торып). Тик торасың килмиме? Тик торасың килмәсә, бер эш бар сиңа, абый. (Төчеләнеп.) Абыем, җа­ным! Мин дә синең йомышларыңны тыңлар ием: шул эшне генә эшлә инде. Әни кайтканчы.

 3 а һ и т. Бик өзелеп әйттең бусын. Әллә әниең кушып киткән эшме?

Т а н с ы к . Бакчадан бәрәңге алып, ул кайтканчы әрчеп, юып ку­ярга.

3 а һ и т. Шул эш һаман эшләнмәгәнме?

Т а н с ы к . Эшләнергә... (Янындагы йомычкаларга, ясала башлап ташланган тәгәрмәч кисәкләренә ишарәләп.) Менә бит бу эш килеп чыкты.

3 а һ и т. Шуның янына син абыеңның сыер, сарык рәсемнәре төш­кән китапларын, дәфтәрләрен табып куярсың. Шартлар ике яктан да өзеп куелган һәм һичсүзсез үтәлгән булырга тиеш. (Чыга башлый.)

Т а н с ы к (аның артыннан). Син аны йолкып кына ал, абый. Шулай ансат ул. Әни белми дә кала ничек алганны.

 

Заһит китә. Малай үз шөгыле белән. Бераздан К а м ә р и я кайта.

 

К а м ә р и я. Нәрсә син монда өй туздырып утырасың? Юнышыр өчен ишек алды ярамыймыни? (Малайның чүп-чарларын ачуланып аягы бе­ лән этәрә.)

Т а н сы к . Тукта! Әллә сиңа уен эш белән утыраммы?

К а м ә р и я. Алла, бер дә харап икән, эшемне кырып утыра.

Т а н с ы к. Сиңа эш тә эш. Ә менә өйне ташлап чыгып киткән бул­сам? Үзе өй сакла диде... (Чүп-чарларын теләр-теләмәс кенә җыештыргалый башлый.)

К а м ә р и я (кырыс). Өй саклау өстенә тагы бер эш кушкан ием мин сиңа: эшләдеңме мин кушып киткән эшне?

Т а н с ы к (сүзнең уенга бармаганлыгын сизенеп, ишеккә таба чигенә-чигенә). Заһит абый әрчи бәрәңгене. Шулай сөйләштек. (Чыга.)

 К а м ә р и я . Нишләтергә дә белмәссең бу малайны, зарыгып, көтеп алганыбыз үз башыбызга бәла булып төшмәсә ярый. (Өйне җыйгалый, әйберләрне үз урыннарына урнаштыра.) Әтисе артык иркәләп жибәрде шул. Янәсе, бердәнбере...

 

Бер кулындагы чиләккә әрчеп юылган бәрәңгесен салып, икенчесенә чишмә суы алып 3 а һ и т керә.

 

З а һ и т . Гафу итегез, туганым-жиңги, сез кайтканчы өлгертеп бул­мады. Югыйсә, пешереп тә куярга иде исәп.

К а м ә р и я (кырыс күренергә тырышып). Ай, харап иттең, хур ит­тең башымны, менә хәзер кайненесеннән бәрәңге әрчетә, су китертә дип бөтен авылга сөйләп йөрерләр инде.

З а һ и т . Сөйләмәсләр. Бу турыда безнең Тансык белән ике арада договор бар. Кеше кушуы белән түгел, үзара килешеп, ризалык белән эшләнгән эш.

К а м ә р и я (җитди). Әтисе узындыруы да җиткән, ул малайны ин­де син дә аздырма, Заһит. Кушылган эшне үзе эшләп өйрәнсен. (Чүмеч алып килеп.) Кая, ичмасам апкайткан суыңны авыз итеп карыйм бер. Бик яндырды бүген. (Чиләктән чүмеч белән салкын су эчә )

 З а һ и т . Чишмәне буралап, өстен каплап зерә дә яхшы эшләгән­нәр, кайсы изге бәндәнең башына килде бу акыл?

К а м ә р и я . Кешеләр бар хәзер колхозда, эш кенә төтсен.

З а һ и т . «Сиңа гына эш калмады» дип әйтүең түгелдер ич бу, туга­ным-жиңги?

К а м ә р и я . Сиңа да эш табарбыз, курыкма.

З а һ и т . Курыкмыйм, нишләп куркырга. Бәрәңге алып, бәрәңге пешерү дә эш. Ләкин, туганым-жиңги, онытмагансыздыр дип уйлыйм: урта белемле ветфельдшер кисәге бит мин.

К а м ә р и я . Беләм: күн букча асып, сарыклар бәрәнләтеп, сыерлар бозаулатып йөргәнең бүгенгедәй күз алдымда. Әмма озак эшли алма­дың, сугыш башлануга, туйга чапкандай, шул якка чаптың.

З а һ и т . Туйлар булды, әйтеп тә бетерерлек түгел. (Пауза.) Туйдан соңгы гомердә шулай ук тик ятмадык: тимер юл салдык, таш чыгар­дык, сал агыздык. Ә менә терлек-туар тирәсендә специальностем буенча эшләргә туры килмәде.

К а м ә р и я . Терлек-туар тирәсендә дә эш табылыр, күн букчаң да исән, көймә юкка. Түлке абыең әнә авыз да ачтырмый: «Ул безнең ку­нагыбыз, юкка кытакламасын, барасы җиренә барсын, күрәсе кешелә­рен күрсен, ял итсен», ди. (Заһит өстендәге иске гимнастерка-чалбарга күзе төшеп.) Күрми дә торам, нишләп әле син адәм рәтле костюм-чалбарны салып, бу искеләреңә төрендең?

З а һ и т . Кайтканнан бирле кеше костюмында үрә катып йөрү дә туйдырды. Бу, ичмасам, иске булса да үз искем.

К а м ә р и я . Ят кешеме сиңа абыең, үзе әйтеп тора. Юлы уңмаган көйсез кияү булып кыланасың, ачуым килмәгәе... Әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым: йөри бир алайса сәләмәңә төренеп. Берәр тол ха­тын, жәлләп, иреннән калган иске киемне чыгарып бирмәсме?

З а һ и т (җәберсенеп). Җиңги! Бу синме шулай каты телле?

К а м ә р и я. Булырсың сезнең белән. Бер ата балалары, берсе икенчесенең киеменә сыймый. Яратмыйм ирләрнең шулай сырланып- кырланып торганын. Бармы кияргә? Ки. Киләме эшлисең? йолкып ал эшне. Үз колхозыбыз лабаса.

З а к и р керә.

 

З а к и р (керә-керешкә). Бу нинди тавыш өйдә? Колхоз председа­теленең рөхсәтеннән башка, кем ул минем колхоздан йолкып алмакчы?

З а һ и т . Әнә туганым-жиңги шундый усаллыкка өйрәтә... (Камә­риягә.) Ә бер караганда, син хаклы, җиңги. Күрәсең, дөнья өйрәтеп җиткермәгән булган мине.

К а м ә р и я (Заһитның бу сөйләнүенә әллә ни игътибар итмәстән, Закирга). Нишләттегез Нурислам абзыйны?

З а к и р . Нишләтик? Өенә алып кайтып салдык. Духтор чакырттык.

К а м ә р и я . Тәки азаплыйбыз шул сырхау картны. Әле нинди эштә, елы нинди тагы....

З а к и р . Остармыйча гына. Синнән башка да беләләр. (Өстендәге гимнастеркасын салып, Камәриягә ата.) Син, лутчы, тегеп бир... Шул карт белән мәйханә килеп, кайда, ничек эләктергәнемне сизмичә кал­ганмын.

К а м ә р и я (юып үтүкләгән икенче гимнастерка китереп). Соң алайса, менә бусын ки.

З а к и р . Бәйрәм ие яңалык күрсәтеп йөрергә. Кеше монда минутка дип керә, ә ул бәхәс ачмакчы. (Сүзне кырт кына икенчегә борып.) Ул нинди сүс өйалдында? Колхоз председателеннән яшереп кенә берәр жирдә сүс өләшеп ятмый торганнардыр бит?

 3 а һ и т. Ә аны, завхоз Фәхри абзый белән сөйләшеп, мин апкайттым. Ферма тирәсендә караштыргалап йөргәндә, күзгә ташланганы шул булды: бау, сбруй ише әйберләрегез бик беткән. Печән күтәреп ташыр­лык бауга да аптырыйлар кызларыгыз. Тик ятканчы, иртәгесе көннән бау ишә башларга исәп.

З а к и р . Колхоз чутыннан бау иштереп, эшкә чыкмый ята торган хатынын кырга мунчаклап апчыкмакчы буламы әллә, Фәхрине әйтәм? (Заһитка кадап әйтергә тырышып.) Тормыштан артта калгансың, эне­кәш. Бау белән бәйләп ташу заманнары узды, тиздән без терлекләргә азыкны асылмалы юллар белән, двигатель ярдәмендә китерә башлая­чакбыз.

К а м ә р и я . Булачак шул асылмалы юлларны көтеп, атларыбыз тик тора, терлекләргә салам-печән ише азыкны кызларыбыз кочаклап ташый, дип тә өстә.

З а к и р . Нәрсәдер гел миңа аркылы килеп торасың әле син бүген, хатын? Берәр азган шөпшә тешләмәгәндер бит? (Заһитка.) «Ферма ти­рәсендә» дигәннән әйтүем, хәтереңә авыр алма, Заһит: рәхәтләнеп ял итмичә, ни калган сиңа каралты-кура арасында буталып йөрергә?

З а һ и т (аптырабрак) Колхоз эшен сагынып кайткан кешенең кы зыксынып йөрүе, белмим, нишләп алай «буталып йөрү» була торган­дыр.

К а м ә р и я. Карама шуның сүзенә, уйлап сөйләшәмени ул без­неке.

З а к и р . Сезнеке уйламаса уйламый торгандыр, ә «безнеке» бик уйлый, Хатынбану: болай да унбиш-уналты ел илдән аерылып, хаксызга репрессияләнеп йөргән бердәнбер энемне мин инде кайткан көннең иртәгесен үк борыны белән ферма тирәсенә илтеп тыга алмыйм, би­гайбә.

К а м ә р и я. Әгәр кеше үзе эшкә ыргылып торса?

З а к и р . Белмисең икән, тик тор. Заһитта, я булмаса синең белән миндә генә түгел хикмәт. Я тексәң тек тизрәк, синең белән спорлашып утырырга дип кайтмаган. Культ заманасында хаксызга җәберләнгән кешене, тиешенчә ял иттермичә, эшкә кушсаңмы? Иртәгесен үк рай­комга чакырып, өстәл каршына бастырачаклар. «Син, иптәш Таһиров, яңадан культ заманнары әйләнеп кайтуын телисеңме? Кайда синең ке­ше турында кайгыртуың?»

З а һ и т . Син, абый, «партия», «райком» сүзләрен бу урында бута­ма, яме. Партиянең кеше турында кайгыртуы аркасында мин менә мон­ да исән-сау басып торам (Пауза.) Ачыктан-ачык сөйләшик: синеңчә, мин бәлки колхозга кирәкле дә түгелмендер? «Кит! Башка жирдә урын тап!» дип әйтеп кенә бетермисеңдер?

К а м ә р и я . Колхоз эшенә кеше җитмәгәндә, шулай дип әйтмәгән кайда. Син дә шул «кайттым—«бар, киттем — юк!» икәнсең, Заһит. Чистый бер шабашник, ачуым килмәгәе.

З а к и р (сүзне уен-көлкегә борырга тырышып). Менә хәзер, агай- эне, икебезгә дә тигез эләгә инде. Чәй эчкәндә болай да сөтне кашык очы белән генә сала иде, моннан соң бөтенләй салмый башлар.

 К а м ә р и я (җенләнеп, кече яктан чүлмәге белән сөт алып килеп, Закирның алдына лыркылдатып китереп утырта). Мә, туймасаң, чүлмә­ге белән күтәреп эч. Әмма да синең урыныңда мин булсаммы?

З а к и р . Ни кырыр иең икән син булсаң?

К а м ә р и я . Кырмас ием, әмма шаккатып та тормас ием. Әүвәлән килеп, эшсезлектән сөрси башлаган менә бу егетне, юкны-барны уй­ларга вакыт калдырмаслык итеп, фермага кадаклап куяр ием. Бүтән вакытта «фермага куяр кешем юк» дип зарланып бушамыйсың, гел шул бетешкән Нурислам картны йөгертәсез. Инде килеп, бүген тәмам аяк­тан егарга да өлгердек.

З а к и р . Акыллы киңәшең өчен рәхмәт, хатын. Ләкин шуны белеп тор: ферма — синең белән минем әти-әниләребездән калган частный мөлкәтебез түгел.

З а һ и т . Ә син үз чиратыңда шуны белеп тор, абый: мин монда әти- әниләрдән калган малны бүлешергә дип кайтмадым, эшләргә дип кайт­тым. Ә эштән безне бервакытта да, хәтта лагерьларда да аермады­лар. Дөресен әйтеп карыйммы, абый?

З а к и р . Бүтәннәр дөресен әйтмиләр дип уйлыйсың икән, әйдә алайса, синең дөреслекне тыңлап карыйк.

З а һ и т . Ошамый миңа синең болай тегермән корып азаплануың. Үземнең туган йортымда, туган абыем белән күз кысышлый уйныйсым килми: әйе, эшлисем килеп кайттым мин! Беләсеңме шуны, төшемә ке­рә торган иде. Малай чактагысы, күргәне, күрергә теләгәнем — бары­сы да бергә буталып, төшемә керә иде: әйтерсең, без Ярмәк болынын­дагы җәйләүдә, көтүче Зөлкарнәй абый белән икәү, терлекләрне бар­лыйбыз. Ә алар, имеш, исәпсез-хисапсыз... тауларга, тау кабыргаларына, шул тирәдәге болыннарга безнең нәселле сыерларыбыз таралган..

З а к и р (бүлдереп). Сугыштан кайтмады Зөлкарнәй бичара. (Пау­ за) Частеннан командиры хәбәр итте. Геройларча башын салган. И кәнителе шулчаклы гына.

З а һ и т . Ә менә мин, кайтып, сезгә канитель ясадым: кая куябыз хәзер бу тынгысыз кешене? Кайткан, эш сорый. Әле җитмәсә, специальносте буенча эшләргә тели. Ярый ла, ул без уйлаганча булып чыкса? Әгәр алай булмыйча, соңыннан безгә җавап бирергә туры килсә?

З а к и р . Нигә? Алай уйлаучы булса, гаеп итәрсең мәллә? Әмма хә­зергесе минутта минем уйлаганым ул түгел, хәзергесе минутта минем уйлаганым: иң элек берни турында да баш ватмыйча ял итәргә! И все, и баста! (Кузгала, китәргә җыена башлый.) Бик алай өйдә утырып арысаң, әйдә, айгырны җигеп, станциягә хәтле үзем илтеп куям, Ка­занга — Зариф абыйларыңа барып, аларны күреп кайт.

З а һ и т . Нигә? Барып кайтырга була. Айгырын җигеп бирергә әзер торучы дәү абый үзе әйткәч, бигрәк тә.

З а к и р . Конечно, алдан әйтү читен... кунак-кунак уйнарлык җае туры килерме-юкмы? Диссертация дигәннәре белән башы каткан соңгы вакытларда.

3 а һ и т. Ә синең эшең юк, йөри бир җил куып. Шулай дигән кебегрәк килеп чыга бит, абый.

 К а м ә р и я . И... аның бар сүзенә дә колак сала китсәң! Сүзне уй­лап сөйлиме соң ул безнең Закир. Өйрәнгән соң собраниедә өстәл төеп кычкырырга.

З а к и р . Кәнфитлана белмим, дөрес әйтәсең. Күңелемдә ни бар, ярам да салам (Заһитка якын ук килеп, бик җитди рәвештә.) Дөресен әйткәндә, Заһит дус, пока муеның­да камыт юк, чабып, як-ягыңа карап кал. Кешеләр әнә кайталар да нифте ягына чабалар.

Белми чабалар дисеңме?

3 а һ и т. Шулай чаба тор­гач, берәр жирдә кыеклап кул куеп утыра торган жиңел генә эш тә чыгып куйса?

3 а к и р. Ник исең китте? Әллә бүтәннәрдә булган кул синдә юкмы? Үз вакытында укыйсын укыган, ике телне дә беләсең...

З а һ и т . Өченче телне дә өйрәндем мин анда, абый.

З а к и р (төшенеп җитмәс­тән). Алай булса, бигрәк тә шәп. Сәлам дә биреп торасы түгел, барасы да керәсе берәр нифте управляющиеның кабинетына. Синең ише культ за­манасында жәбер күргән кеше белән хәзер аягүрә басып сөй­ләшергә тиешләр.

З а һ и т . Әгәр аягүрә басмаса? Әгәр, менә синең кебек, андагы дәү абый да җайлап-җайлап кына үзеннән читкәрәк этәрергә тырышса?

З а к и р . Кара әле, кем... мин сине аңлап җитмим, егет­кәем. Кем сине читкәрәк этәрергә тырыша? Канса-канис, дигән сүз түгелдер бит?

К а м ә р ия. Сөйли белмисең икән, үстермә сүзне. Бар барасы җиреңә.

З а к и р . Барыгыз да миңа бәйләнмәгез әле. Ә, может, минем бара­сы жирем бөтенләй юктыр. (Кигән эшләпәсен, пиджагын салып ыргы­та, яңадан өйнең кыл уртасына, табуреткага килеп утыра.) Синең, ту­ганкай, «өченче тел» дигәнең шушы икән. Ягъни, бүгенге көндә партия- правительство заданиесен үтәп башы катып беткән бертуган абыеңның башын катыру икән.

З а һ и т . Юк, аңламагансың, абый. Нужа теле ул минем «өченче тел» дигәнем. Аны үз җилкәсендә «укып күрмәгән» кеше икенче берәүнең йөрәген тиз генә аңламый. (Кызганнан-кыза барып.) Икенче кабат бу турыда сүз булмасын өчен, бер авыз ачылганда әйтеп калыйм, юк, «ак­чалы эш» эзләп беркая да китәчәк түгелмен, абый! Миңа шушы үз җирем кадерле! Шушы җир өчен мин, түшем белән шуышып, немец плен­лыгыннан качтым. Исем- фамилиямне югалтып, лагерь надзирательләре өчен коры «88» генә булып калганда да, шушы җиргә, партиягә, халык­ка булган ышанычымны югалтмыйча, «Тукта, гел болай бармас!», «Тукта, бер рәтләнер!» дигән өмет белән яшәп, инде менә кайтып егыл­дым дигәндә... (Нык ярсып.) Беләсем килә: бармы минем үз өемдә яшәргә хакым? Абый әйтмәсә, туганым-жиңги, син әйт, син сизгеррәк: бармы минем, кунакка бармыйча гына, кеше кебек, бүтәннәр кебек, менә сезнең кебек, үз колхозымда эшләргә хакым? (Кинәт һәм көчле дулкынланудан һушыннан яза, Камәрия белән Закир ярдәмгә ашыгалар.)

К а м ә р и я (курка калып). Карабрак тот, ичмасам.  Сөйли белми­чә сүз сөйләгәч соң.

З а к и р . Син белгәч, шул җиткән инде. Сөлге чылатып китер, юкка остарып торганчы.

 

Каударлы ыгы-зыгы. Нәкъ шул минутта ишектә Т а н с ы к күренә.

Т а н сы к . Нишләттегез абыйны? Үлә бит абыем-җаным. (Якын ки­лергә куркып, тирәли чабып йөри.) Бау ишәбез дигән булган ие үзе.

З а к и р (ничек тә зурга җибәрмәскә тырышып). Шыңшыма, син­нән алырмын бар ачуымны.

К а м ә р и я (суга чылаткан тастымалны Заһитның маңгаена куеп) Бирегез кешегә чак кына сулыш алырга. Сатулашырга соңыннан да; өлгерерсез.

 

Өчесе өч якта, нишләргә белмәгәндәй, аптырашып басып калалар.

 

3 а һ и т (бераздан күзләрен ачып). Нәрсә булды соң миңа? Син дә мондамыни, абый?

З а к и р . Кайчан башланды мондый галәмәт? Нәселебездә юкны...

К а м ә р и я (аңарга телен тик тотарга кушып, ишарә ясый). Бер­ нәрсә дә булмаган, исегез китмәсен, һич югы, син ятып тор, Заһит. Өй тыныч кала, без барыбыз да китәбез.

З а һ и т (әкрен генә кузгалып). Мин сеннеккә чыгып ятам, сез миңа карамагыз, туганым-җиңги.

К а м ә р и я . Тотыбрак чыгар, ичмасам. Калдың беравык шакка­тып.

З а к и р . Калырсың. Кем күргән мондый тамашаны. Нәселдә булма­ган хәл, ата-баба күрмәгән. (Заһитның култыгыннан алмакчы.)

З а һ и т . Кирәкми, үз аякларым да бар ич минем.

 

Чыгалар.

 

Т а н с ы к . Нишләгән соң ул? Исергән мәллә?

К а м ә р и я (малаена җавап бирүдән бигрәк, үзе белән үзе сөйлә­шеп). Исергән, йөргән җирендә дә сыйлаганнар, кайткач әнә әтиең дә берөзлексез сыйлап тора.

Т а н с ы к . Мин аның янына чыгам. Яратам исерек кешенең өстенә карап торырга.

Чабып чыгып китә.

 

К а м ә р и я (малайның артыннан кычкырып). Тынычлап ятсын абы­ең, йөрмә ул тирәдә. Булыр икән бу хәтле кырыкка бер тулмаган нәстә.

 

З а к и р әйләнеп керә. Сүзсез. Бер мәл, нәрсәгә тотынырга белмәгәндәй, аптырабрак кала.

 

З а к и р (тәрәзә каршысына туктап, үз-үзенә). Бер караганда, ми­нем генә ике гомер яшисем бармы? Шушы бүтәннәр үк йөргән урамнан йөрим.

К а м ә р и я . Нәрсә авыз эчеңдә ботка пешерәсең. Калдымы ятып?

З а к и р.  ...Шушы урамнан ук башкалар киткән җиргә китәсе... Ки­рәк бит авырткан башка тукмак булып төшәргә. Акылыңны җен алыш­тырган нәрсә.

К а м ә р и я. Чынлап та, җенләнеп кердеңме әллә син? Сораганга җавап бирмичә, берөзлексез авыз эчеңдә ботка пешерәсең?

З а к и р (кинәт кабынып). Җенләнерсең сезнең белән. Кайсыгызны ничек тыңларга белгән юк.

К а м ә р и я (җайларга тырышып, әкрен генә). Белмим тагы, минем сүздә җенеңне чыгарырлык нәрсә булгандыр? «Ятып калдымы?» дип сораганга шулхәтле кызмасаң...

З а к и р (кыза барып). Калды, калды.. Ятар кирәк булса, колхоз эшенә барасы түгел.

К а м ә р и я Колхоз эшенә барасы булса, бәлки, ул алай борчыл­мас та иде, Закир.

З а к и р . Төрлегез төрле яктан килеп башымны катырмагыз, син беләсеңме, мин беләмме, наканис?

К а м ә р и я . Ах алла, минем энем түгел, үз энең ләбаса. Ни өчен миңа, тамак ертып, шулхәтле кычкыра торгансыңдыр? Кеше кайткан, үз өенә, үз туганнары янына дип кайткан, күпме кирәк кешегә...

З а к и р (кызып, хатынын бүлдереп). Остарма белер-белмәс. Кайт­кан, кайткан! Беләсеңме соң син аның ничек кайтканлыгын?

К а м ә р и я. Акланып кайткан. Әллә кая да түгел, үзенең туган авы­лына. туган йортына, сагынып, эшлисе килеп кайткан.

З а к и р . Акланып кайткан, утырасы срогын тутыргач... Ә бер за­манн, бу дөньялар икенче яктан икенче төрлегә үзгәреп, «Таһиров үз канаты астына төрле разный элементларны, төрмәдән кайткан кеше­ләрне җыя» дип бәйләнә башласалар? Яхшы эшеңне күрмәсәләр дә, ти­рәндә казынучылар табылыр.

К а м ә р и я Алайса, кире куып жибәр инде энеңне.

З а к и р . Нигә куарга, ятсын, ял итсен. Вакыты җиткәч, үзе дә китәр.

К а м ә р и я (иренең каршына ук килеп, бик җитди рәвештә). Аңла­мыйм мин сине, Закир, ничек син кеше турында шулай, бер дә исен кит­мичә, тыныч кына сөйли аласың? Чит кеше булса икән әле, үзеңнең бертуган энең турында. Ишеттең ич нәрсә әйткәнен. Хәлен дә күреп торасың, арып-алҗып, калган гомерен шушында — үз җирендә уздыра­сы килеп кайткан.

З а к и р (ул да бик җитди, ул да, хатынының күзенә керергә телә­гәндәй, якын ук килеп, ләкин тавышын кыса төшеп). Үзем кимәгән костюмымны кидереп йөртәм, «ял ит!» дип берөзлексез тукып торам кирәк дисә, айгырымны җигеп бирергә әзер. Төрлегез төрле яктан тагы нишләтер идегез мине? (Бик нык кызып, соңгы козырен атып бәр­ гән картежниктай ) Беләсең килсә, бел: колхозың пар сөрү буенча кой­рыкка калып бара. Как председатель колхоза, иң элек шуны сорая­чаклар миннән, төрмәдән кайткан энекәшеңне ничек җайладың дип түгел.

Камәрия, «ичмасам, тавышы сеннеккә ишетелмәсен» дигәндәй, ян тәрәзәне ябып килә.

 

П ә р дә .

 

ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ

ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

 

Бригадир Мәхмүт Корбанов өе. Түбәсе шифер белән ябылган, бөтен җиреннән пөхтә­лек, ныклык күзгә бәрелеп тора. Өй буенда бакча, кечкенә генә беседка. Берничә баш такта умарта күренә. Бакча ягында ачык веранда, аннан бакчага баскыч төшә. Кыска­сы, хуҗаларның — үзенең дә,  хатынының да — дөнья күргән, зәвыклы һәм, шунын янына, барлык белән яшәүче кешеләр икәнлеге сизелә. Бәлки бу — аларның балалары юклыктан да килә торгандыр, балага биреләсе мәхәббәт һәм көч шушы кечкенә бакча­ны, шушы йорт-җнрне, шушы умарталарны карауга китәдер.

 

Вакыт кичкә авышып бара. Пәрдә ачылганда М ә х м ү т н е ң битлек киеп бакчада — умарталары янында чуалганы күренә. Өйдән Г ө л ә н д ә м чыга.

 

Г ө л ә н д ә м. Эшең беттеме, Мәхмүт? Онытылып китмә, бүген правление утырышы дигән идең.

М ә х м ү т (кесә сәгатен чыгарып). Миндә бөтенесе учетта, карчык. Әмма шулай да барасы җирне искә төшереп торучы хатының булу да зыян итми.

 

Гөләндәм веранда өстәлен әзерли, Мәхмүт бераздан коштабакка җылы кәрәзле бал кисеп алып килә.

 

Кортларны вакытсызрак борчыдык инде борчуын да, әйдә, кирәк чакта кешеләрне дә ярыйсы гына борчыйлар. Аның каравы, кунакларга со­ңыннан яңа бал белән чәй эчерү ни тора.

Г ө л ә н д ә м . Шул балың белән үк мактанмасаң, минем әллә ни әзерлегем юк. (Паузадан соң.) Ни атна, ни шимбә дигәндәй, кайдан исеңә төште кунак дәшү.

М әх м ү т. Нинди кунак ул — Заһит. Әллә кайчангы фронтовик дус. Аның белән минем бер тәмәкене икегә бүлеп тарткан чаклар булды.

Г ө л ә н д ә м . Шулай да... керми кергән кешене чакырып алгач, ку­нак була торгандыр инде ул... Табынны шушында — верандага гына әзерләргә уйлыйм мин. Яшь-җилкенчәк түгел, авыз күтәреп, җырла­шып утырмассыздыр бит?

М әх м ү т. Ә авыз күтәрмичә генә җырласак? Алдан ук барысын да вәгъдә итү кыен, карчык. Ә табынны верандага әзерлим диюең — аны­сы идея, һич югы, Заһит алдында шушы бакчабыз белән мактанырга мөмкин булыр.

Г ө л ә н д ә м . Сөйләрсең инде юк-барны, кешенең ачуын китереп. Камәрия апа әйтә, Заһит болай да бик пошына, ди.

М әх м ү т. Менә колхоз эшенә җиксәк, пошынырга вакыты калмас. (Уйланып.) Үзара гына әйткәндә, пошынырлык сәбәпләр юк түгел егеткә, йөргән кызы да ашыгыбрак кияүгә чыгып ташлады.

Г ө л ә н д ә м (җәберсенеп). Әгәр алай әллә кайчандагыларны куз­гата башласаң, мин бөтенләй өйдән үк чыгып китәм.

М ә х м ү т . Бетте, бетте, карчык. Әйттем исә кайттым, тәүбә-әстәгыфирулла. Кил әле, кирәксезгә чәпчеп куйганың өчен, бер пәп итеп алыйм әле үзеңне.

Кочып, үбеп алмакчы була.

 

Г ө л ә н д ә м (чапаланган булып). Котырмасана көн яктысында. Чынлап әйтәм, Мәхмүт, әгәр шулай килешә торган булса, мин утырмас идем табынга.

М ә х м ү т . Әйттең син дә, иске авыздан яңа сүз. (Уйланып.) Димәк, Гөләндәм ханым, сезнең күңел бик үк тыныч түгел булса кирәк.

 Г ө л ә н д ә м . Әллә ниләр уйлап чыгара башлады кеше. (Назлап, иркәләп.) Кирәкми, Мәхмүт җаным, бер кешене дә чакырмыйк. Әйбе­рем дә юк, күңелем дә тартмый.

 М ә х м ү т. Бер сөйләшенеп хәл ителгән мәсьәләгә икенче әйләнеп кайтмыйк. Ә инде әллә нәрсә уйлап чыгару мәсьәләсенә килгәндә, ул эшкә син, миңа караганда, остарак булып чыктың бит әле, карчык. (Бик җитди.) Я, бетте, бу турыда сүз булмады дип уйлыйк. Мин үзем­нең Гөләндәмемне үземә караганда да яхшырак беләм. Ә инде син әй­тә торган «әллә кайчангылар»га килсәк... (Яңадан уен-көлкегә, шук­лыкка борырга тырышып.) Мин сине бит, җүләркәем, нәкъ әнә шул «әллә кайчанда» булып узган шуклыкларың өчен яраттым да.  Яшь ча­гында бернинди дә шуклыгы булмады икән, димәк, җавабы кыска: бер егет тә карамаган, карар җире булмаган дигән сүз.

Г ө л ә н д ә м . Әй, сиңа сүз әйтсәң соң... Чебен очкалый башлады бу бал тирәсендә, алып куйыйм әле.

 

Бал савытын алып, өнгә кереп китә. Мәхмүт газета караштыргалый. Ишек алды ягын­ нан дусларча шаулап, З а к и р килгәне күренә.

 

З а к и р . Парторг кайда югалды дисәң, шушында— бакчасында булыр. Правление утырышына куеп, тетмәсен теттерәм әле бер. Вак милекчелек кортына бик ирек куя башлады.

М әх м ү т. Парторг эшен правление тикшерә алмый. Ни укытып, гади бер хакыйкатьне дә төшенмәгәнсең, Закир абый. Әйдә, утырып ял ит бераз. Чабасың-чабасың, итегең төткәнгә рәхмәт.

З а к и р . Итек минем атка утырып чаба. Ә шулай да парторгның яшел тышлы китап буенча гына үстерелә торган бакчасында урындык җылытып китү ярый. (Утыра.) Газетта ниләр бар?

М әх м ү т. Барысыннан да азлап-азлап. Бик сагынып торган бул­саң, әнә, Иран шаһы Мөхәммәт Риза Пәһләви килә. Хатыны Сәрия Пәһләви белән парлап.

З а к и р . Кадалып кына китсен, аларга мунча ягасы булыр әле. Пар­ лап килгән кунакларны мунча кертмичә җибәрү килешмәс. Тагын да кызыклырагы юкмы?

М әх м ү т. Эйзенхауэр абыеңа операция булган, безнең маршал, президент әфәнденең тизрәк терелүен теләп, телеграмма җибәргән. Тәм­ле булдымы бусы?

З а к и р . Шикәрсез чәй кебек, җелеккә йөгерде. Еракта йөрмә син, якын тирәдәрәк чуал: кайсы председательгә эләккән дигән сүзем?

М әх м ү т. Әллә син дә газета аша шундыйрак берәр сәлам җибә­рүләрен көтәсеңме?

З а к и р . Яхшысы эләкмәсә дә, яманы ерак йөрмәс. Сизмәдеңмени, безне сүккән райком бюросында күзлекле бер нәмәрсәкәй бертуктаусыз язып утырды, әллә хәерлегә булыр дисеңме?

М әх м ү т. Әле анысы пешеп җитмәгән, ди. Аның ул хәбәре чык­канчы, без, бәлки, койрыкларны җыеп та өлгерербез. Бераз ныграк сел­кенсәк, әлбәттә. (Сәгатенә карап.) Безгә кузгала башласак та вакыт түгелме икән?

З а к и р . Ашыкма. Синең белән мин барып җитми торып, беркая да китә алмаслар. (Уйланып.) Син ничек карарсың, Мәхмүт Сабирович мин ферма мөдире мәсьәләсен бу утырышта ук кузгату иртәрәк булма­гае дип уйлыйм. Сиңа сугылуым да шул турыда сөйләшү өчен.

М ә х м ү т Син, хәйләкәр төлке, юкка гына йөрмәссең. Кайсы җе­нең киреләнә башлады тагы?

З а к и р . Җен белән пәригә сер биргән юк анысы. Әмма кара са­калга ияреп йөри торган кара акыл әйтә: ул мәсьәләне алай талкан урынына куырып, бераз ашыкмыйсызмы, ди.

М әх м ү т. Кара сакалны тыңладык, инде алайса колхоз председа­теле Закир Таһировның үз дәлилләрен тыңлап карыйк.

З а к и р . «Дәлил» дип, минем алай дәлилләп-җәлилләп әйтердәй сүзем юк, шуңарга сиңа кердем дә: ферманың элекке мөдире Нурислам абзый түшәктә ятканда, ул я теге, я бу якка хәл ителмичә торып, тәк сказать, ферма мөдире мәсьәләсен кузгату, картны чыгырыннан чыгар­масмы, дим? Ничек кенә әйтмә, озак еллар шул эштә кара тир түккән кеше.

М әх м ү т. Дәлил бу. Колакка керә торган сүз, икенче төрле әйт­кәндә. (Шаярткандай.) Син, карт чыпчык, уйламыйча әйтәсеңме соң сүз­не. (Җитди.) Әмма моны бит, хөрмәтле Закир абый, эш файдасыннан чыгып, болай итеп җайларга да була: Нурислам абзыйны без урының­нан кузгатмыйбыз, ул яткан түшәгендә ята бирә, вакытында докторын китертеп, без аны терелтү чарасын күрәбез, ә шул арада, әйтик, Заһит аның урынында вакытлыча эшләп тора. Заһит белән мин бу турыда сөй­ләштем, ул бөтенесенә риза, аңарга эш кенә булсын. Синең рөхсәтеңнән башка, хәтта мин аны бүгенге правление утырышына да чакырдым.

З а к и р (бераз кыза төшеп). Менә бусына бераз ашыккансың, иптәш парторг.  Ул миңа, бүтәннәргә караганда, чак кына якынрак тора, вакыты җиткәч үзем дә, шәт, әйтә алган булыр идем.

М ә х м ү т (бик җитди). Вакыты бик җиткән, иптәш председатель. Бу турыда мин дә чак кына чамалыйм шикелле. Без аны кирәгеннән артык озак кунак итәргә җыенмыйбыз микән? Миңа шулайрак тоела башлады.

З а к и р.  Бусы инде, агай-эне, минем үз эшем. Бу мәсьәләдә кемнең дә булса туганнар арасына кереп, «син аны кунак итмә!» дип әйтергә хакы юк.

М ә х м ү т . Ике бармак арасына ит үсми, димәкче буласыңмы?

З а к и р . Бармагы вак мәсьәлә. (Гаять җитди рәвештә.) Син миңа менә шуны әйт: бу эш соң югарыгы оешмаларда, әйтик, райкомда сөй­ләшенгәнме?

М ә х м ү т . Ә... менә нәрсә өркетә сине. Өйрәнгәнсең син бөтен нәр­сәдә райком абый җилкәсе артына посып барырга, һич булмаса, бер мәртәбә, агаем, үзеңчә тәвәккәлләп, үз башың белән җавап биреп кара.

З а к и р (шуклыкка әйләндерергә тырышып). Алайса, үз башым бе­лән җавап биреп әйтәм хәзергесе моментта, тыңла: мин бүгенге правлениедә ферма мөдире мәсьәләсен башук кузгатмыйм. Менә шул.

М ә х м ү т. Ә аны халык, әйтик, колхозчылар кузгатса? Парторг буларак, менә мин кузгатсам? (Җайларга тырышып, әкрен генә) Юкка шикләнәсең, Закир абый, ферма мөдире эшен ышанып тапшыр­сак, эшли алачак Заһит. Үзе белән сөйләшеп карадым, үзе дә шул тер­лек-туар ягын каера.

З а к и р . Ул нәрсә каермас. Кичә генә кайтып төшкән кешегә кол­хозда бөтенесе сабан туе. Ә каш ясыйбыз дип күз чыгарып куйсак? Ул чагында бит беребезнең дә башыбыздан сыйпамаячаклар. Ә җавапны барыннан да элек председатель Таһировтан сораячаклар. Менә мине нәрсә уйландыра.

М ә х м ү т (кискен рәвештә). Ә кеше язмышының һавада асылынып торуы бер дә уйландырмыймы? Рядовой колхозчылар бу мәсьәләдә синең белән миннән кыюрак уйлыйлар. Сугышка киткәнче фермада эш­ләгән, ветеринария училищесы бетергән. (Кул селтәп.) И нигә соң мин гел бер сүзне кабатлап торам, шуның өчен бит халык бар. Халыкка киңәш итеп карарбыз, үзебез генә хәл итә алмасак. Әмма син мәсьәлә­нең икенче ягын онытма, Закир абый: Заһитны күрше «Кызыл Байрак» совхозыннан нәкъ ул теләгән эшкә, специальносте буенча эшләргә ча­кырып торалар.

З а к и р . Ах алла, нишләмәк кирәк, китсә китә инде, ихтыяры. Көч­ләп тотып булмый кешене.

М ә х м ү т . Тотып була, әгәр без үзебез аңарга карата кеше була белсәк. Шуны да истә тот: Заһит безнең үз колхозыбызга кирәкле кеше һәм аны җибәрсәк, безгә җүнле күз белән карамаячаклар, шуны белеп тор.

З а к и р . Анысы шулаен шулай да...

М ә х м ү т . Шулай булгач, тагы нәрсә кирәк? Әйдә, калганын юл­ да сөйләшә барырбыз. Соңга калабыз.

З а к и р . Ашыкма. Сөйләшенәсе сүзнең монда, икәүдән-икәү генә чакта сөйләшенеп беткән булуы яхшы. (Кыза төшеп ) Син әйтәсең: теге дә бу. Янәсе, ышаныч күрсәтү, җаваплы пост, сынарбыз. Ә син сынап өлгергәнче, ул сынып китсә? (Тавышын кыса төшеп.) Аннары, как парторг син миңа шуны әйтеп бир: ничек кенә димә, утырып кайт­кан кеше бит ул Заһит. Мине мәсьәләнең бигрәк тә шул ягы уйланды­ра. Дөрес, соңыннан ул акланган, дүкәмитләре барысы да үзе белән.

 

Өстәл хәзерләү хәстәрлеге белән Гөләндәм чыкканы күренә. Закир шундук сүзне  икенчегә борырга тырыша.

 

Быел алма бирә дисең алайса бу агачларны. Алма бәлеше ашап сездә кунак буласы көннәребез бар икән әле, насыйп булса...

Г ө л ә н д ә м. Ни өчен пешмәгән алманы көтеп торырга, Закир абый. Мәхмүт бүген, правление утырышыннан соң, үзенең фронтовик дусты Заһитны алып кермәкче була. Кунак өй хуҗасыннан башка йөр­мәс. Шунда бергә, Камәрия апаны да алып, керерсез инде.

3 а к и р. Бик тә колакка ятышлы сүз бу. Ә менә бу кеше (Мәхмүткә ымлый), күпме вакыттан бирле башымны катырып, ул турыда хәтта теш арасыннан да чыгармый.

М әх м ү т. Кунак өндәү хозяйка эше, мин кунак чакырмыйм: Заһит дус белән бер сөйләшеп утырырга иде исәп. Энесе сыйган җиргә агасы да сыяр.

Г ө л ә н д ә м өйгә кереп китә.

З а к и р . Алайса без хәзергесе минутта төгәл генә бер карашка килә алмадык булып чыга?

М ә х м ү т. Димәк, шулай булып чыга, синеңчә. Сүз тирәнгә кит­кәнче, әйдә, безне анда көтәләрдер. (Чыгышлый.) Ә шулай да, Закир абый, әйтү яхшы: Заһитны фермага беркетү мәсьәләсен бу утырышта кузгатмасак та, озакка сузмыйча, барыбер кузгатачакбыз. Моны белеп тор.

З а к и р . Миңа хәтта яхшырак та. Соңыннан сүзе була-нитә калса— парторг белән бергәләп җавап бирербез.

Китәләр.

Г ө л ә н д ә м ялгыз, өй белән веранда арасында керә-чыга йөреп, табын әзерли башлый.

Г ө л ә н д ә м (үзалдына сөйләнеп). Каушарга сәбәп тә юк кебек бер караганда, ә никтер каушыйм... (Игътибар итмәскә тырышып.) И... әл­лә кайчандагыларны уйлый китсәң... Нишләгән соң мин ул хәтле? Мон­нан биш былтыр элек... әллә кайчан, биш кат тузан астында калганны (Тревога белән.) Ә менә биш кат тузан астында калмаган булса?..

 

Гадәтенчә, әллә кайдан ук шаулап Шом а Ә к ъ л и м ә керә.

 

Ә к ъ л и м ә . Борыны ис сизеп йөри, димә, кергәч сизә башладым, таба исе чыгаргансың, Гөләндәм. (Әзерләнгән табынны күреп.) Ә... алай икән, сизәсе юк, бөтенесе күз алдында икән... Нәчәнник кешеләрдә, мәйтәм, урак өстендә кунак, кунак өстендә бурлат... Берәр кунак була­сы ахры?

Г ө л ә н д ә м . Кунак дип, әйтеп булмый, күрше-күлән.

Ә к ъ л и м ә . Тотлыкмыйча гына сөйлә, миңа ни... нәчәнник-мазар булмасак та, кунакка барырга аптырап торганым юк. Бүген менә ике җиргә чакырулы. Әле шуның өчен керүем, теге чакта, мәйтәм, Татар­стан бәйрәмендә дип әйтимме, әллә Нурулла Хәдичәсенең кызыл туен үткәреп яткандамы икән, хәтердә ачык калмаган, клубка бик матур бер брошка кадап барган идең, Гөләндәм. Тәки күзем төшеп калган бит шул малыңа.

Г ө л ә н д ә м . Белмим шул, алай күз төшәрлек нәрсә булды икән миндә...

Ә к ъ л и м ә . Курыкма, бүген кичкә генә... Бар ич теге зәңгәр кашлы брошкаң...

Г ө л ә н д ә м (өйдән брошка алып чыгып). Каядыр җыенасың бул­са кирәк... Үзеңдәгеләр генә ярамагач...

Ә к ъ л и м ә . Үземнекеләр туйдырып бетерде. Гадәтем шулай алама бит, малай, нишләтәсең: күлмәк алып, бер күлмәкне тузганчы кия ал­мыйм. Алка-йөзек алып, алка-йөзекне озак саклый алмыйм. Бер иргә чыгып, аның белән мантыганым юк .

Г ө л ә н д ә м.  Юкны-барны сөйләнгән булып, тәки эзне югалтмакчы кеше дигәнең... Кая барырга җыйналасың соң болай?

Ә к ъ л и м ә (сер бирмәскә тырышып). Һәй, кая бармас ирекле тол хатын! Аннары бит, Гөләндәм җаным, теге ягы булган эшнең бу ягы да бар. Күршеләребездә генә өйләнмәгән карт егетләр ишәеп тора, шуларның берәрсен аздырып булмасмы, дим.

Г ө л ә н д ә м . Син беләсең инде... кирәген-кирәкмәгәнен.

Ә къ л и м ә. Син дә белер иең дә, койрыгың бозга каткан. (Макта­нып, җилбәзәкләнеп.) Булдыра алмас дисеңме Әкълимәне? Чынлап тотынсаммы? Китер ата шайтаныңның үзен. Иртәгесен йокыдан торган­ да ефәктәй сузыла торган тәүфыйклы иргә әйләндермәсәм, баскан урынымнан купмыйм. Шушы фирүзә кашлы брошканы теге фельдшер хатыны тегеп биргән зәңгәр күлмәгемнең күкрәгенә кадап, мин сиңайтим, иңбашларымны сикерткәләп, чама белән генә көлемсерәгәндәй итеп... Түлке ни... бөтенесе дә чама белән кирәк, малай. Ир булган егет чамасыз кыланганны сыразы сизеп ала. «Егет» дигәннән искә төште әле, малай, бу сезнең күрше Мотыйк Заһиты сезгә кереп-чыгып йөри торган кеше түгелме?

Г ө л ә н д ә м (сагая калып). Бусы ни дигән сүзең булды тагы? Ниш­ләп безгә кереп-чыгып йөрсен, ди, ул.

Ә к ъ л и м ә . Мәхмүт абыйның фронтовик дусы ла ул, керсә дә га­җәп түгел.

Г ө л ә н д ә м . Беткән ие Мәхмүт абыеңның бүтән эшләре, әллә кайчандагыларны искә төшереп тормаса . (Шундук төзәтергә ашыгып.) Чакырсаң ник кермәсен, керер. Бүген менә правление утырышыннан соң алып кайтам дип китте.

Ә к ъ л и м ә (тантана белән). Менә бит ул, кыек атып, туры тидерү кайда. Кем морҗасыннан нинди төтен чыкканны сразы сизәм мин. (Җитдиләнеп һәм ялвару белән.) Гөләндәм апа, җаным, мин дә синең сүзеңне тыңлар ием бер, очраштыр мине шул Заһит белән. Еландай те­лемне чыгарып сорыйм.

Г ө л ә н д ә м . Әлеге теге фельдшер хатыны тегеп биргән зәңгәр күлмәгеңне киеп килер идең бугай... Очраштыр дип, мин үзем дә бул­мам әле, бәлки... Табынны әзерләрмен дә әтиләргә төшеп китәрмен. Мәхмүткә дә шулай дип калдым.

Ә к ъ л и м ә . Синең булуың-булмавың миңа кирәк түгел, булсаң — үз эшең, булмасаң — үз эшең, һич уен-көлкесез әйтәм, Гөләндәм апа, алар сездә утырганда керимче... Кашык-аякларыңны гына булса да юышыр идем.

Г ө л ә н д ә м . Ах алла, кермә дип кем әйтер икән күршесенә.

Ә к ъ л и м ә . Простой күрше генә дә түгел, колхоз үзешчәннәренең танылган члены. Бәлки, миңа аны күрергә кирәктер? Бәлки, миңа аны күреп сөйләшү, булдыра алсам, аны үзебезнең түгәрәккә тарту эше югарыдан кушылгандыр?

Г ө л ә н д ә м . Кушылгач, эшлисең инде... Тик менә алдан шуны бе­лергә кирәк: җырлыйсы килеп кайтты микән соң кешенең?

Ә к ъ л и м ә . Әйе, әйе... Нәкъ менә шуны белү өчен күрергә телим дә. Димәк, сөйләштек, сүзебез бер булсын: бүген мине Мотыйк Заһи­ты белән очраштырасың.

 

Бөтенесен дә үз файдасына хәл иткән кешедән, ак-кара күрмичә, атылып чыгып китә.

 

Г ө л ә н д ә м (аның артыннан, тынгысыз уйларга күмелеп). ...Ә ме­нә анысы инде миннән булмас, Әкълимә... Күрәләтә кешене юлдан яздырырга йөрүче белән сүзем бер булмас, юкны сөйләмә! (Нәрсәгә тотынырга белмичә, аптырабрак.) Тукта әле, нишләп болай мин бута­лырга тиеш, ди, алар арасында? Нәрсә калган миңа? Минем аларда ни эшем бар? Кайнаша бирсеннәр үзара...

 

К а с ы й м керә. Өсте-башы майга, автолга каткан.

 

К а с ы й м (коры гына) Кунак уздырырга җыйнала кешеләр, ә без­гә ни гу-гу...

Г ө л ә н д ә м . Правление утырышыннан кайтышлый жизнәң күрше Заһитны алып керәм дип китте.

К ас ы й м . Заһит абыйда минем дә бер йомыш бар иде инде барлыкка да... нишләрсең, чакырылмаган жиргә кысылып булмый.

Г ө л ә н д ә м . Йомышың  булса, әйбәтләп кенә әйт әнигә: чыгарсын каклаган казын, ә син йөгереп кенә кибеткә барып кил, чакыр Заһит абыеңны өйгә. Аның янына, бәлкем, Мәхмүт жизнәң белән Гөләндәм апаң да сыяр.

К ас ы й м . Акылың алтын икән, башың еөяк кенә булса да. Сез­нең табынга без сыймаганбыз бит әле.

Г ө л ә н д ә м. Ах алла. Бер дә жавап тапмассың безнең бу тел бис­тәсенә. Алай иренең бик кипшергән икән, нәрсә ялманып торасың, сал да эч үзеңә кирәкне.

К асы й м . Юк, иренем кипмәде, апа җаным, рәхмәт яхшы сүзеңә. Җизни белән Заһит абыйның ике ара серләрен бүлдереп, чакырсаң да утырмаган булыр идем. (Сүзләренә мәгънә салырга тырышып.) Нинди сүз булмас заманасында икесе бер кызны яраткан егетләр арасында.

Г ө л ә н д ә м (апаларча шелтә белдереп). Күпне белә башладың син, такылдык, йомышың булса, йомышыңны әйт тә, әйдә бар, атың­ны куала.

К а с ы й м. Гафу итә күр, апа җаным, кунакка чакырылмаган ачу­дан чыга барысы да. Йомышым шул: теге күн тышлы, немецтан кайт­кан чемоданыгызны биреп тор әле.

Г ө л ә н д ә м . Нәрсәгә чемодан? Эш өстендә курортка җыенмый торгансыңдыр бит?

К а с ы й м. Курорт нәрсә ул? Аннан шәбрәгенә. Механизаторлар курсына китәргә җыенам бит мин. Түлке менә үземнең дурундулетка утыртып калдырырга алмаш кирәк, диләр. Заһит абыйны да шуның өчен күрмәкче идем. Безнең эш белән таныш кеше бит ул.

Г ө л ә н д ә м (чемодан чыгарып). Белмим, бәлки таныштыр. Ә ми­нем үземнең танышлык. Җибәрәләр икән, укы да кайт. Апаң белән жизнәңнән хәер-дога.

К а с ы й м. Догасы-дугасы кадалып китсен. Түлке син, апа җа­ным, бер жай туры китереп, җизнинең дә колагына сал әле: парторг кеше, күндерә алмасмы шул Мотыйк Заһитын минем дурундулетка утыртырга. (Чыга.)

Г ө л ә н д ә м (аптырабрак) Бертуган энем... Аның да тел төбендә әллә ниләр бар. Барысы да шул Мотыйк Заһиты кайтканнан соң. Кайтмаса — кайтмасын, кайтса — вакытында кайтсын икән кеше. (Өстәлгә каплана, өстәлдәге рюмкаларның берсе идәнгә төшеп челпәрәмә килә.)

 

Пәрдә.

 

ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ

ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

 

Моннан элекке үк күренеш. Пәрдә ачылуга, Ә к ъ л и м ә йөгереп керә. Ул, гадәттәге­чә, шау-шулы, хәтта бу юлы артыграк та шау-шулы түгелме икән?

Ә к ъ л и м ә . Гөләндәм апа, җаным! Баягысы барышлый булса, бу­сы кайтышлый. Сөенеч алырга керүем бусы.

Г ө л ә н д ә м . Нәрсә өчен ул хәтле сөенеч?

Ә к ъ л и м ә . Теге «Ике җиргә чакырулы» дигәнемнең икесе дә пустяк булып чыкты. Бер куркагы, мин киләсе булгач, өеннән үк чыгып качкан. Икенчесе белән талаштык.

Г ө л ә н д ә м . Шуннан миңа нинди «сөенеч» ди инде?

Ә к ъ л и м ә Заһит абый сездә чакта мин дә сездә булам дигән сүз. (Җитди ) Чынлап менә, Гөләндәм апа, бик тә буласы килә Заһит абый янында.

Г ө л ә н д ә м (кырыс). Иң элек шунысына аптырыйм: нишләп әле мин сиңа «апа» булдым? Бергә уйнап үскән бер тирә кызлары ич без.

Ә к ъ л и м ә.  Һич югы шуның өчен: синең ирең бар, ә минем ирем юк. Шушы, миңа караганда, бәхетлерәк булып яралуың өчен генә дә апа син миңа. «Мотыйк Заһиты ни өчен абый?» дип тә ник сорамый­сың?

Г ө л ә н д ә м (коры гына). Сорамыйм. Аның синнән чак кына олы­рак икәнлеген беләм.

Ә к ъ л и м ә . Яшьтә түгел хикмәт. Белеп булмый, бәлки ул тиздән минем нәчәннигем булыр. «Фермага куялар» дигән хәбәр йөри кеше те­лендә. (Яклана төшеп.) Заһит абыйны безнең фермага куйсалар, әмма дә эшләр ходка китә инде безнең! (Яшерен серен чишкән кешедәй, хәйләкәр рәвештә күз кысып.) Алдан күрәзәлек итәсең дисеңме? Миңа, Гөләндәм җаным, шунсыз һич кенә дә ярамый. Ник дисәң, бүгенгесе көндә миңа, синең парторгың кебек үк дәү түрә булмаса да, шулай да нәчәнникләр тирәсеннәнрәк бер ир җүнәтергә кирәк. Ә Заһит абый­га килсәк, ул, карт булса да, өйләнмәгән егет.

Г ө л ә н д ә м (ачуын эчкә йотып). Нәрсә дип әйтергә дә белмим сиңа, Әкълимә. Бу чаклы уйсыз кеше булырсың икән.

Ә к ъ л и м ә . Синең Мәхмүтең уйласын, ул парторг. (Чыга башла­гач, кире кереп.) Үпкәләттем моны, дип тынычланып калма. Кич, За­һит абый сездә чакта әбәзәтелни керәчәкмен. Кашык-аяк юарга булса да керәчәкмен.

 

Гөләндәмнең җавап бирүен дә көтмичә, ашыгып чыгып китә.

 

Г ө л ә н д ә м (ялгыз). Булса да булыр икән кеше. Бөтенләй апты­рап калдым бер шай. (Пауза.) Бер уйлаганда, нигә миңа ул чаклы ап­тырарга икән?

 

Өйгә кереп китә. Бераздан, ишек алды ягыннан әйләнеп. М ә х м ү т белән 3 а һ и т кайтканы күренә.

М ә х м ү т (юлда башланган әңгәмәне дәвам итеп булса кирәк). ...Син аны аңларга тиешсең, формаль яктан ул хаклы булып чыкты бу очракта. Нишләмәк кирәк, бөтен эшне югарыдагылар белән килеште­реп эш итә өйрәнгән! Хатыны белән мунча керүен дә алдан килеште­реп кайтмый микән дим әле мин аны. Дөресен әйткәндә, син тыныч бул, ул ягын без аның тиз тотачакбыз. Иртәгә үк райкомга үзем китәм. Әй, сиңайтәм, син кайда? Кунаклар кайтты, ә каршы алучы юк.

З а һ и т (аның дулкынлануы тышка бәреп чыккан, сүзләре өзек- өзек, ничектер бәйләнешсез чыга). Син, Мәхмүт... нәрсә дип әйтим икән?

Баеп беткәнсең, кыскасы... умарталар, алма бакчасы, «Сиңайтәм...»

Г ө л ә н д ә м керә. Ул пөхтә генә киенеп алган. Заһитны, кайтканнан бирле, болай якыннан беренче күрүе булса кирәк, ничектер, сискәнеп киткәндәй итә, ләкин сиздерми, үзен бик тиз кулга ала.

Г ө л ә н д ә м (Мәхмүткә). Алдан хәбәр иттерермен дигәч, мин те­ге... Кайтканына күпме Заһит абыйның, кереп тә карамый безгә. Исән­месез? (Кул очы белән генә күрешә.)

 З а һ и т . Вакыт тими, кардәш-ыру арасында кунакта йөреп буша­ган юк. Тукта әле, тукта... шул без яшь чактагы Гөләндәмме соң бу?

М ә х м ү т. Әллә «бик картайткансың!» дип дәгъва белдермәк буласыңмы?

Г ө л ә н д ә м (уңайсызланып, китәргә омтылып). Бүтән рәтлерәк сүз тапмадың, ахры, Мәхмүт... Кеше алдында хатыныңны кызартудан тотынмасаң. Ичмасам, кунакка урын куяр идең. Утырыгыз, Заһит абый.

З а һ и т (һаман басып торган килеш.). Утырырга өлгерербез. Менә Мәхмүт күршенең байлыгына бер сокланыйм. (Гел уз уйларында ка­лып, үзе белән сөйләшкәндәй.) Шулай да... Бер дә үзгәрмәгән дөнья. Хәтерлисезме, бер вакытны өчәүләшеп Челән күле буена җуа җыярга барган идек...

М әх м ү т. Ялан аягы белән кәлтә еланга басып, Гөләндәмнең шыр акырып елап җибәргәненме?.. Нишләп хәтерләмәскә?

З а һ и т . Аннары... аннары менә болай булып чыккан... (Үзен кулга алып.) Ә сезнең төп йортта кем соң хәзер?

М ә х м ү т. Теге малай. Ул «теге малай» дигәннең дә хәзер өч малае бар. Ә син, дөнья үзгәрмәгән, дисең.

З а һ и т . Бая әйттем мин аны, хәзер әйтмим. Бая, димәк, шулай әй­терлек сәбәбе булгандыр.

Г ө л ә н д ә м (өйдән чыгып). Нишләп соң Закир абый белән Камә­рия апа юк? Әйткәнсеңдер ич аларга, Мәхмүт?

М әх м ү т. Әйттем, алар озакламый килеп җитәргә тиешләр. Ка­мәрия апа өстен алыштырырга дип кенә кереп калды.

Г ө л ә н д ә м . Нәрсәгә инде өс алыштырып торырга, чит-ят кеше булса икән... (Заһитка күтәрелеп карамыйча гына ) Ишеттем, сезнең турыда да сүз булган икән бүгенге правлениедә, Заһит абый. Бик әйбәт инде үз колхозыбызда калуыгыз.

З а һ и т . Сез шулай әйтәсез әйтүен дә, кайбер кешеләр алай уйла­мый булса кирәк.

 Г ө л ә н д ә м (аптырабрак, Мәхмүткә текәлә). Аңламадым, бу нәр­сә дигән сүз булды, Мәхмүт?

М ә х м ү т (шаярту тоны белән) Мин әйтмәдем бит, әнә Заһит әйтте. Заһитның үзеннән сора. (Җитди.) Бу — безнең борынгы ярканат Заһитыбыз бераз гына кылчыкка әйләнә башлаган дигән сүз. Кыскасы, шул: безнең бөтен эшне югары оешмалар җилкәсе артына посып эш­ләргә өйрәнгән председателебез Закир карт бу юлы да үзенең кыю­сызлыгын райком исеме белән каплап калдырырга маташты. Ләкин мин уйлыйм, мондый маташтыруларның да бер чиге булырга тиештер. (Гөләндәмгә борыла төшеп.) Син ничек уйлыйсың, сиңайтәм, әгәр ферма мөдире итеп куйсак, эшли алачак бит безнең бу егетебез?

Г ө л ә н д ә м (уен-көлкегә борып). Мине чакырмадыгыз бит прав­ление утырышына. Чакырган булсагыз, анда әйткән булыр идем. (Җитди.) Әйдә, монда да җыелышка әйләндермә, болай да зарыкты­рып бетергәнсеңдер инде Заһит абыйны.

 

Нидер йомыш тапкан булып, өйгә кереп китә. Гомумән, Гөләндәм бу минутларда үзен сәер бер тартынкылыкта, энәләрен калкыткан керпедәй тота

 

З а һ и т . Күрәсең, Гөләндәм дә ачык кына әйтеп бетермәде, шун­лыктан мин абыйның бераз икеле-микелерәк маташуын, бер кара­ганда, аңлыйм да кебек. Бик озак аерылып торылган, кайберәүләрнең ышанып җитмичәрәк каравы, күрәсең, табигыйдер.

М әх м ү т. Аерылып торса соң, акча белән сатып алган курортын түгел ич. И, гомумән, ташла син, Заһит, алай кылчыкланып торуны. Мәсьәләне хәл ителгән дип уйла. (Өстәлгә якынрак килеп, рюмкаларга эчемлек коя.) Кил әле якынрак, башларына төкер озак көттерүче наз­лы кунакларның. Узганы, бүгенгесе, киләчәге һәм. гомумән, син чуар йөрәкнең үз җиребезгә исән-сау кайтып егылуы өчен берәрне күтәрик әле.

3 а һ и т. Егылуы өчен түгел, киресенчә, аякка басуы өчен! Шулай да... Гөләндәм ханым кайда соң? Беренче тостны аның белән бергә­ләп тотарга иде ич.

М әхм үт. Менә бит, бөтенесенә баш та житеп бетми. Әй, сиңайтәм, кайда син? Чык әле монда.

Г ө л ә н д ә м (ишектә). Минем чак кына эшем бар иде.

М әх м ү т. Куеп тор эшеңне. Әнә Заһит, беренче тостны Гөләндәм­нән башка эчмим, ди.

 

Гөләндәм, каршы килә алмыйча, өстәлгә якынлаша, рюмканы кулына ала, нәрсә әйтергә, нишләргә белмичә, уңайсызланып басып кала.

 

З а һ и т . Я... Гөләндәм! Нәрсә өчен эчик бу беренче тостны!

Г ө л ә н д ә м . Нәрсә өчен дип... Белмим инде мин ни дип әйтергә дә... Әйт шунда, Мәхмүт, минем өчен нәрсә булса да.

М әх м ү т. Акылың алтын икән!.. Табын янында да ире җилкәсе­нә утырып чыкмакчы. Синнән сорадылар, син әйтергә тиеш.

Г ө л ә н д ә м (кинәт башын күтәрә төшеп, Заһитка тыелгысыз бер караш ташлап). Әйдә, алайса сезнең исәнлеккә, Заһит абый.

 

Эчә һәм кинәт кабынып, авызын томалап, өйгә атылып кереп китә.

 

З а һ и т . Ялгыш иттек эчмәгән кешене кыстап.

М әх м ү т. Һәй, дус кеше, ялгышлар күп булды бу дөньяда. Кем белә, бәлки, Гөләндәмнең әтисе бүләк иткән әнә ул придан умарталар­ның минем бакчада утырулары да ялгыш эштер? Бәлки, алар синең бакчада утырырга тиешле булганнардыр?

З а һ и т . Аңламадым. Дөресрәге, аңлыйсым килми.

М әх м ү т. Мәктәптә безгә әдәбият теориясеннән Ишмаев абый шөлдер кебек яңгырый торган матур сүзләр өйрәткән иде, бөтенесе онытылып бетте шуларның. Тик берсе әле дә булса тел очында әй­ләнә. Метафора. Метафора. Нәрсә була әле ул метафора дигәннәре?

З а һ и т . Әйтергә теләгәнне чуарлап, чачаклап-чуклап әйтү тү­гелме?

М ә х м ү т . Бик үк дөрес түгел түгеллеккә, әмма киртәсенә керде. Мин менә шуны әйтмәкче булам: давай, бүген кич метафорасыз гына сөйләшик әле. (Рюмкаларга эчемлек коеп.) Әйдә, бусы булган үпкә-сапкаларны эретеп, өскәрәк калкытып чыгару һәм, мөмкин булса, озакка сузмыйча бөтенләй бетерү өчен!

З а һ и т . Иң элек аңлап китик, нинди үпкә? Кемдә? Нәрсә өчен?

М ә х м ү т. Миңа калса, нәрсә өчендер син минем яңакка сугар­га тиешле кебек күренә миңа.

З а һ и т . Үзебез метафорасыз гына сөйләшергә булдык, ә үзебез..

М ә х м ү т. Гафу ит, алайса, метафорасыз гына: син миңа Гөлән­дәм өчен ачуланмыйсыңмы?

 

Нәкъ шушы минутта Г ө л ә н д ә м үзе күренә. Мәхмүт тиз генә икенчегә борып.

 

...Конечно, бер җаена төшкәнче, ансат булмас, моңа исәп тотма. Колхозлар хәзер теге чактагы колхозлар түгел.

Г ө л ә н д ә м . Закир абыйлар ни көттерә инде? Җылы аш чыгар­мый торам, шулар кергәнче дип...

З а һ и т (кинәт һәм кискен борып). Ә нигә без Гөләндәмнең үзен­нән сорамыйбыз ул турыда? Метафорасыз икән, метафорасыз. (Гөләндәмнең каршына ук килеп.) Сез әйтә алмыйсызмы, Гөләндәм, ни өчен мин Мәхмүтнең яңагына сугарга тиешмен икән?

Г ө л ә н д ә м (тәшвишләнә калып). Аңламадым, Заһит абый.

М әх м ү т. Аңламасаң, мин аңлатып бирәм: Заһитның  дөньяда икәнлеген бөтенләй истән чыгарып, аның йөргән кызына өйләнгәнле­гем өчен мин хәзер аның алдында нинди дә булса уңайсызлану хисе кичерергә тиешме, юкмы?

Г ө л ә н д ә м . Әллә кайчандагыларны казып чыгармасагыз, бүтән сүзегез беткәндер шул.

М әх м ү т. Юк, җаваптан качма син, Гөләндәм, әйтеп бир өчебез бергә чакта: ни өчен без кешене бөтенләй истән чыгарып ташладык? Кайчан да булса кайтыр, дип уйлап та карамадык?

Г ө л ә н д ә м . Бер без генә булсак икән, барыбыз да шулай уйла­дык ул чагында. «Андыйларга кайту юк икән» дип чыгардылар бит.

З а һ и т (кинәт айнып һәм сискәнеп киткәндәй). Бу юлы мин аң­лап җитмәдем: кемнәр булды икән соң алар, сезнең «андыйлар» дигә­негез?

Г ө л ә н д ә м . Әнә Мәхмүт әйтсен инде ул чаклысын. Урыны түгел вакытта сүзне ул кузгатты.

М әх м ү т. Урыны, Гөләндәм. Кайчан да булса бер кузгалачак сүзне нигә томалап, үзебездән үзебез яшереп азапланырга .

З а һ и т . Шулай да минем Гөләндәмнең үз авызыннан ишетәсем килгән иде: кемнәр булды «Андыйларга кайту юк» дип караган ке­шеләр?

Г ө л ә н д ә м (сүзсез).

М ә х м ү т (Гөләндәмгә ярдәмгә килергә ашыккандай). Яңакка су­гуның менә шундый төрлеләре дә була...

З а һ и т . Гөләндәм әйтмәсә, алайса син әйт, Мәхмүт: кайчан да бул­са, нинди дә булса шаукымга бирелеп, син минем турыда «Заһит — немец шпионы» дип башыңа китердеңме? Башыңа китерә алдыңмы?

М ә х м ү т (сүзсез).

З а һ и т . Янган танк эчендә бергәләп таранга барган иптәшең ту­рында? Юк, син миңа күңелеңдә ни бар — шуны әйт: китерә ал­дыңмы?

М ә х м ү т (эндәшми).

З а һ и т . Дөрес, госпитальдән соң безнең юлларыбыз аерылды. Без бер-беребезне белмәдек.

М ә х м ү т (Заһитка җавап бирүдән бигрәк, үзе белән үзе сөйләш­кәндәй). Юк, без бер-беребезне онытырга тиеш түгел идек. Түгел идек! Нәрсә әйтмәсләр безгә? Без шуларның барысына да сукыр рәвештә ышанырга тиеш булдык микәнни? Кайда иде соң безнең үз башыбыз?

З а һ и т . Синеке кайда булгандыр, ә менә Гөләндәм ханымның үз башы үзендә булган: кайтмастай егетне көтеп, саргаеп торганчы...

Г ө л ә н д ә м (көчле өзгәләнү белән Заһитны бүлдереп). Заһит абый, дим!.. (Мәхмүтнең күкрәгенә авып, үксеп.) Ни әйттем, утыр­мыйм, дип... Бөтенесенә син гаепле, Мәхмүт.

М әх м ү т. Юк, икебез дә гаепле... (Гөләндәмнең башыннан сый­пый. иркәли.) Һәм бер бу мәсьәләдә генә дә түгел. (Баягы авыр уй­ларыннан әле һаман арынмаган килеш, тиктомалдан гына.) Ә шулай да... без сине алай тиз онытырга тиеш түгел идек, Заһит дус.

З а һ и т (паузадан соң.) Һәй, дус кеше, кайтып, күзгә күренгән­нән соң да сискәнеп калучылар юк түгел.

Г ө л ә н д ә м . Баткан кеше кинәт калкып килеп чыкса, сискәнмәс­сең, бар.

М ә х м ү т (ялгыз гына кереп килүче Камәрияне күреп.) Менә, ич­масам, Камәрия апаны әйтсәң дә җирендә. Сәгатен бераз саташтыра саташтыруын да, но көнен саташтырмый. Ә үзе кайда?

К а м ә р и я . Терәге булгач, җиткән. Баганасы булмаса да.

Г ө л ә н д ә м . Көттереп йөрисең, Камәрия апа. Әллә нәрсә бар кебек.

К а м ә р и я . Мин әле көттереп килсәм дә килдем, ә менә Закир абыегыз бөтенләй, башы белән үк юкка чыкты. Папирос алам дип ке­нә чыгып киткән кеше...

М әх м ү т. Кайтыр... Эзли чыкмаганны белсә, шундук әйләнеп кай­тыр. Ә безнең аны эзли чыгарга вакытыбыз юк. Өстәлдәге ризык суы­на. Әйдәгез, табынга якынрак узыгыз.

 Г ө л ә н д ә м . Әйдә, Камәрия апа, миңа иптәш булырсың, ичмасам. Югыйсә, ялгыз башым менә бу ике фронтовик арасында бөтенләй ап­тырап калган идем.

К а м ә р и я . Каршы килеп булмый. Шул Заһит аркасында безнең дә менә кунак булып йөргән көн.

З а һ и т . Дөрес әйттең, туганым-җиңги, шул Заһит аркасында ба­рысы да.  Абыйның менә болай тәртәгә тибеп качып йөрүләре дә шул Заһит аркасында булса кирәк. Ни тырышып карадым кайтмаска. Бер башыма кайда да эш тапкан булыр идем. Туган авыл, агай-эне, дус-иш тартты...

М ә х м ү т. Фактически, ул дус-ишләрнең кайберләре мине башук онытканнар, диген. Кайтып, күзгә күренгәч, сискәнеп калдылармы?

Г ө л ә н д ә м (кисәтеп). Мәхмүт! Бер телеңә хуҗа була белмәдең син дә.

З а һ и т . Шулай ачыктан-ачык әйтә белүче туры сүзле кешеләр күбрәк булсын иде. Әллә, Мәхмүт дус, шушы изге теләкнең тормышка ашуы өчен тагын берәрне күтәрикме?

К а м ә р и я (сүзне икенчегә борырга тырышкандай). Ул Ибени Локманына ни җитмәгән тагы? Бүгенге утырышта төкерек чәчә-чәчә сөйләвен тыңлап тордым да эчтән генә уйлап куйдым: «Әллә, мәйтәм, Закир абыйсы урынына председатель булып каласы киләме бу яшь әтәч­ нең?»

М ә х м ү т. Ә мин, Камәрия апа, синең бу сүзләреңне ишетеп, уй­лап куйдым: терәк булгач терәк — багананы бер дә аударасы килми Камәрия апаның.

К а м ә р и я . Терәклегем күпмедер? Иллә-мәгәр иремне теләсә кай­да, теләсә кем авызыннан сүктереп торасым килми. Алып ташласын­нар председательлектән — сүзем юк, әмма чабып торган килеш черет­мәсеннәр кешене.

М ә х м ү т . Ә ул, әйтик, бүтәннәр кагылганчы ук, чери башлаган булса? Бүгенге утырышта Закир абый үзенең кем икәнлеген янә бер кат күрсәтте. (Шаяру тонына күчеп.) Менә бит әле, юктан гына үпкә­ләп, үзең белән кунакка да кермәгән.

Г ө л ә н д ә м (үз уйларына күмелеп, сүзсез калган җиреннән кинәт айнып киткәндәй, Заһитка). Кайтышлый Казанга тукталмадыгызмыни, Заһит абый? Анда бит сезнең зур урындагы абыегыз бар.

З а һ и т . Минем Казан тирәсендә генә буталып каласым килмәде, казанның астына, учакка кереп, ут булып янасым килде. (Барысына берьюлы.) Нәрсә сез гел минем белән авыз чайкый башладыгыз, җәмә­гать? Әллә кайтып, кемгә булса да комачаулый башладыммы? Менә бит ул — озак еллар югалып торуның бәласе.

Г ө л ә н д ә м . Син тагы гаепкә алма, Заһит абый. Мин аптыраган­нан әйтәм.

М ә х м ү т (хатынының бу сүзләрен бик үк ошатып җиткермичә).

Мин үзем аптыраганнан каты итеп чәй эчәргә яратам. Төче сүзләргә караганда файдасы күбрәк чәйнең.

 

Нәкъ шул минутта ишек алды ягыннан «лап-лоп» басып, нидер мыгырдана-мыгырдана, З а к и р килгәне күренә.

З а к и р (ул инде кайдадыр шәп кенә «төшереп» өлгергән). Тукта! Кемнән башка бу кәеф-сафа? Закир Таһировтан башкамы? Барып чыкмас бу хәзергесе көндә... (Килеп, веранда кырыена сөялә, ләкин табынга якынлашмый. Шул рәвешчә, барысын да берәм-берәм күздән үткәрә.) Хәзергесе минутта, минем хатын да монда утыра икән. Шулайга китте алайса хәзер. Ирне көтеп тору юк. (Заһит каршына тук­ талып.) Синең күк капусы төрле яклап ачылырга тора, энекәш. Нурис­лам картның аяк сузганын гына көтәбез. Ул аяк сузуга — сине ферма мөдире итеп куячакбыз. Парторг белән болай әшнә торсаң, бәлки әле аны да көтмәбез. Тульке ни... сөт, май, йон сорый башласалар, мин җавап бирәчәк түгелмен. Әнә парторг, әнә минем бик оста хатын...

М әх м ү т (аны тынычландырырга тырышып). Кара әле, Закир абый... Яңартмыйк монда ул сүзләрне. Килгән икәнсең, утыр, кунак бул.

З а к и р . Ә мин утырмыйм, шабаш! Ни өчен утырмыйммы? Утыра­сым килмәгәнгә утырмыйм, менә ни өчен утырмыйм. Сез анда, җыйнау­лашып тотынып, минем сүзләрне юкка чыгарырга тырыштыгызмы? Тырыштыгыз. Бүгенгесе көндә колхозчылар алдында кайда минем афтаритетлыгым калды? Мин әйткәндә сүзсез калып тыңлап тормагач... И шунлыктан утырмыйм табыныгызга.

М ә х м ү т. Утырмаслык булгач килмәскә дә иде, эзләп алмадык ич.

З а к и р . Кайда инде ул эзләү, карт кадрларның поты бер тиен хәзер... Ә шулай да сугыш елларында, муеныма камыт суктыра-суктыра, мин өстерәп алып чыккан колхозга җыелалар... Мин дә андыйларны чакырып кайтармадым, югыйсә.

К а м ә р и я (ирен тыйнаклыкка чакырырга тырышып). Син ни сөй­лисең, адәм көлкесе? Авызың сөйләгәнне колагың ишетәме синең? Эч­тем дигәч тә...

З а һ и т . Ә син тыйма аны, туганым-жиңги, әйтәсе сүзен әйтеп бетерсен.

З а к и р . Ә сиңа әйтәсе сүзем шул, энекәш: кайттың да бөтен тынычлыгыбызны боздың.

М әх м ү т. Ул кайтмаса да, барыбер бозылачак иде синең тыныч­лык. Вакыты җиткән иде.

З а к и р.  Барыгыз бер сүздә торып, бәлкем, әкренләп мине читкә кагарга уйлыйсыздыр... Элек теге ягың ярамый, аннары бу ягың, анна­ры килеп, бер ягың да ярамый, и әйтерсез бер дә бер көнне: син карт ишәкнең кирәге калмады хәзер, диярсез. Локман башлады ич бүген. Сезнең котырык белән ул. Әллә белми дип уйлыйсызмы?

К а м ә р и я (ачуланып). Әйе, мин котырттым Локманны. Болай киртә сикерә башласаң, иртәгә бөтен колхозны котыртачакмын: «Бет­ те, артык эшли алмый Закирыгыз, алып ташлагыз!» — диячәкмен.

 

Иңрәп, әмма яшен ничек тә күрсәтмәскә тырышып, Гөләндәмнең күкрәгенә каплана.

 

Г ө л ә н д ә м . Куйчы, исерекнең сүзләренә карап соң... Барысы да утыралар тузга язмаганны сөйләшеп. (Мәхмүткә.) Алып чык үзен, айныгач керер. Ни әйттем, кирәк түгел, дип... Күңелем тартмаган иде аны.

М ә х м ү т (Закирның каршынарак килеп). Актык сүз шул: син безнең табында утырырлык кеше булып чыкмадың, картлач.

З а к и р . Минем утырганым да юк сезнең табынга и утырасым да юк. Чыга башлагач, кире килеп, Мәхмүтнең каршысына туктый. Әмма шуны белеп кал: Закир Таһиров белән болай сөйләшмиләр иде моңарчы. Әгәр дә инде кайбер кешеләргә минем урыным кирәк икән, райком җибәрсә, мин иртәгә үк китәм. Мәгәр райкомнан башка берәүнең дә миңа теше үтмәс. Моны белеп торыгыз.

З а һ и т (Мәхмүткә). Болай булгач, сез аны тынычсызламагыз, Мәхмүт. Бөтен тавышка мин сәбәпче булдым кебек килеп чыга.

З а к и р . Ә башкача кем? Без моңарчы Мәхмүт белән бер сыныкны икәү бүлеп каба торган кешеләр идек. Парторглыкка мин аны үзем кү­тәрдем.

М әхмүт. Нәкъ менә шулай булгач, нәкъ менә шушындый тар ка­рашлы, кеше язмышы турында кайгырта белми торган кеше икәнлеген төшенгәннән соң, без аны тынычсызларга, аның киләчәктә дә колхоз председателе булып эшли алу-алмавы мәсьәләсе турында җитди уйла­нырга тиеш булырбыздыр.

З а к и р . Өркетмә, егет. Синнән берничә баскыч югарыдарак утыру­чы райком абыең бар.

М әх м ү т. Нәкъ менә шушы мәсьәлә буенча мин үзем иртәгә үк райкомга китәчәкмен.

З а һ и т (сүзгә кушылмыйча, бер читтәрәк торган Гөләндәмнең кар­шына килеп). Әйтегез әле, Гөләндәм: гел шулай талашлымы сезнең монда? Әллә, чынлап та, мин кайтып сәбәпче булдыммы?

 

Бишесе биш якта, әйтер сүз тапмагандай, катып калалар. Авыр тынлык. Нәкъ шул уңайсыз минутта, урыны түгел вакытта, Ә к ъ л и м ә-шаркылдык килеп керә. Киенгән- ясанган, тәкәллефсез рәвештә алга уза.

 

Ә к ъ л и м ә . «Керәм» дип әйттем ич, Гөләндәм, тәки кердем. Әллә мине шулай аягүрә басып каршылавыгыз инде? (Заһит каршысына килеп.) Таныйсыңмы, Заһит абый? «Әкълимә» дигән бер чәтерчән кы­зыгыз бар иде ич. Менә шушы кеше инде ул!

Күрешергә кулын суза, Заһит, кул бирергә дә, бирмәскә дә белмәгәндәй, аптырабрак кала.

П ә р д ә .

 

ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ

БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

 

Беренче пәрдәдәге обстановка. Таһировлар өе. Иртә. Пәрдә ачылганда. З а һ и т н ы ң ,  әллә ни кабаланмыйча, җыенганы күренә.

 

К а м ә р и я (кече яктан чыгып). Ник болай бик иртә кузгалдың? Өлгерер идең әле бераз соңрак та. Барасы җирең юктыр бит?

3 аһ и т. Ник алай бик кистереп әйтәсең, туганым-жиңги? Мин шу­лай беркая да бара алмаслык егет түгелдер ич әле?

К а м ә р и я (кече якта, үз эшләре белән шөгыльләнгән җирдән). Соң кайттың кичә, йокларга иде, дигән сүзем.

 3 а һ и т. Абыйны күрәсе иде бит... Яхшы түгел аны күрмичә.

К а м ә р и я . Төн озын бурсып чыкты бүген, рәтле йокы күрмәде. Шул инде аныкы, аз гына эчсә, буена сеңдермичә, ташып чыга да, со­ңыннан үзенә дә уңайсыз була бугай. Ә юк, җә юк, әнә бит, таң тише­геннән чыгып киткән.

 

Заһит җыенасын җыйнап бетте булса кирәк, юл капчыгы янында, идән уртасында, капчыкны иңенә алырга да, алмаска да белмәгәндәй, бер мизгел аптырабрак калды.

Ниһаять, эндәшергә, әйтергә булды.

 

З а һ и т . Булмаса, мин әйтәсе сүзне абыйга син генә әйтерсең ин­де, туганым-җиңги... Минем үз җилкәм дә бар, аның җилкәсенә уты­рырга дип кайтмадым, коты очмасын.

К а м ә р и я (тәшвишләнеп, кече яктан чыгып). Ялгыш ишеттемме дип әйтим? (Гаҗәпләнеп, аптыранып.) Бу ни дигән сүзең тагы, ошама­ганны?

3 а һ и т. Ошаганы да, ошамаганы да үз арабызда гына калсын, җиңги, мин сездән китәргә булдым. (Ку­лын сузып күрешергә килә.)

К а м ә р и я . Күрешмим дә, күрмим дә... Янәсе, абыйсының исерек баштан әйткән сүзенә кылтайган. Әйтер ием инде сине дә...

 3 а һ и т. Күрешмичә дә мөмкин, «Кызыл Байрак» совхозы ерак җирдә түгел. Абый сагыныр дип уйла­мыйм, әмма үзем сагынган­ да кайткаламый булдыра алмамдыр.

К а м ә р и я . Бер дә ха­рап, укасы коелган кешенең... Читтә-чатта йөреп өй­рәнгән кеше шулай инде ул: бер генә урында утырып тынгы тапмый.

3 а һ и т. Бала-чага кебек сөйләшмик, туганым-җиңги. Мин сине акыллы ке­шегә саныйм. Кайтканнан бирле ничегрәк йөргәнен күреп тордык лабаса. Без күреп җиткермәгәнне, сал­мыш баштан, кичә үзе әйтеп бирде.

К а м ә р и я . Кайбер нәр­сәләрне колак яныннан уз­дырып җибәргәндә дә ярар иде. Яхшымы-яманмы, ул сиңа абый.

3 а һ и т. Нәкъ менә абый булганга күрә дә аны артык тынычсызлыйсым килми... (Пауза.) Шуның янына та­гы, совхозда миңа специальностем буенча эш тәкъдим итеп торалар. Берәүне дә тынычсызлыйсы түгел, үзлә­ре тәкъдим итеп торалар.

К а м ә р и я . Нишләмәк кирәк, үзең беләсеңдер яраганын-ярамаганын. (Пауза.) Шулай да, самовар кайнап чыгып, абыең белән бер утырып чәй эчәрлек кенә түземлегең калгандыр ич? Мин хәзер аны апкайтам.

 3 а һ и т. Чәй эчү өчен түгел, әйтмичә калган сүзләрне әйтү өчен көтсәм инде... Юкса аның, курыкты, качып китте, дип тә чыгаруы бар.

 

Камәрия китә. Заһит ялгыз.

 

З а һ и т (үз-үзенә). Кеше аягы кузгалганчы чыгып китәрмен дигән идем, булмады. (Тәрәзәгә күз салып.) Әнә көтү дә куа башладылар. Карап торсаң, гел шул иске тәртип: иртән куалар, кич апкайталар. Бәрәңге — җирдә, борчу — әдәм башында үсә. Ә алып кара баштан шул борчуны, баш дигәнең эчен алган кабак булып калачак.

 

Ишектә Ә к ъ л и м ә күренә. Юл капчыгы янында басып торган Заһитны күреп, ул бераз аптырабрак кала.

 

Ә къ л и м ә. Кунакка йокларга да бирмәгәннәр болар... (Белмәгән­гә сабышып.) Әллә берәр яры җыйналасыз инде, Заһит абый?

З а һ и т . Күрәсең, җыйналам булса кирәк, ахры. Туганым-җиңгидәме сезнең йомыш? Ул өйдә юк шул.

Ә к ъ л и м ә . Ул өйдә булмаса да... шулай да керергә булдым әле мин. Көтү куышлый Камәрия ападан сезнең китәргә җыйналу хәбәре­гезне ишетеп, кермәс җирдән керергә булдым. (Гадәттәге шуклыгына борырга тырышып.) Тәки безнең колхозны ошатмадыгыз алайса?

З а һ и т . Нәрсәне ошатканны, нәрсәне ошатмаганны сөйли башла­саң, озакка китә бит, Әкълимә. Аннары тагы кемгә кирәге бар аның?

Ә к ъ л и м ә . Бер сүз әйтеп карыйммы, Заһит абый? Әгәр ачуланмасаң...

З а һ и т . Белмим, нинди сүздер бит алай кисәтеп әйтелә торган сүз? Һич югы, сез түргәрәк уза төшегез, Әкълимә. Бала-чага кебек, ишек төбендә таптанып торасыз.

Ә к ъ л и м ә . Мин шушыннан да ишеттерә алам, әгәр әйтсәм...

З а һ и т . Нәрсәдер бик серле сүз булса кирәк... болай бик авыр чыккач?

Ә к ъ л и м ә (гадәттәге дуамаллыгына бирелеп, кинәт). Серле дә, керле дә түгел, әйтсәм әйтим инде алайса: мин бүген төнлә чак кына да йоклый алмадым, Заһит абый.

З а һ и т . Я шуннан? Монда минем ни катнашым бар?

Ә к ъ л и м ә (чын ихлас күңелдән, хәтта эчкә йотыла барган сул­кылдау белән). Әйтә генә алмадым: бар шул менә. Сине җәлләп йок­лый алмадым мин.

З а һ и т (уенга борырга тырышып). Ай-яй! Бусы инде бөтенләй кир­тәгә сыймады, Әкълимә. Тавыклар куначадан төшмәс борын, кайдан телеңә шундый шук сүзләр килеп тора?

Ә к ъ л и м ә (йөрәк белән). Син алай димә, Заһит абый. Әллә мине белми, сизми дип уйлыйсыңмы? Читендер сиңа абыеңнар өендә. Кара, кичәгенәк ничек ыргылып ташланды. Өйрәнгән соң ул терсәкне телә­гәнчә киереп.

З а һ и т (җитди). Кирәгеннән артык күпне беләсең икән син, чибә­рем. Кайда соң, кайтмады бу туганым-җиңги дә. Андадыр бит синең йомышың?

Ә к ъ л и м ә (ярсып, үҗәтләнеп). Ә син сүзне икенчегә борырга азапланма, беләм мин, барысын да сизеп торам: читен сиңа абыеңнарда! Китәргә йөрүең дә шуннан, яшермә.

З а һ и т (җитди, хәтта яхшы ук кырыслык белән). Кем кушты сиңа минем турыда алай кайгыртырга? Кем әйтте, абыйларда миңа читен, дип?

Ә к ъ л и м ә (әкрен генә иңрәп). Ә миңа, кеше әйтмичә, белергә ярамыймыни? Минем үземнең йөрәгем юкмыни? (Күңелендәген яшереп кала алмыйча, кинәт кызулык белән.) Күч син минем өйгә, Заһит абый. Мин үзем әниләргә барып торырмын, бер башым, мина кайда да барыбер, күч! (Йөзен читкәрәк бора, тыелып кына сулкылдый.)

 З а һ и т (паузадан соң). Кара әле, Әкълимә, хәзер генә күргәндәй булдым: син бер дә үзгәрмәгәнсең, гел шул сабый чактагы Әкълимә булып калгансың бит, кызый! Исеңдәме икән? Бервакытны, әле минем малай чак иде, Таш чишмә болында икәүләп сезнең ала бозауны куып йөргән идек. Тирләп-пешеп чыктык, тәки тоттырмады үләт.

Ә к ъ л и м ә . Әллә кайчандагыларны казып чыгарды кеше дигә­нең...

З а һ и т . Анда да шулай елап җибәргән идең шикелле.

Ә к ъ л и м ә . Син көлмә, Заһит абый... Мин чынлап әйтәм.

З а һ и т. Яхшы тәкъдимең өчен рәхмәт, Әкълимә. Шулай да син үз өеңә үзең хуҗа булып кал инде.

Ә к ъ л и м ә (сагая төшеп). Ә син... китәргәме?

З а һ и т . Әйе, мин китәргә булдым... авылдан.

Ә к ъ л и м ә (үпкәләгәндәй). Бер дә харап... кайтып күренүе бул­ды— китеп баруы булды. Кайтып йөрмәскә дә иде алай булгач. (Исән­ләшеп тә тормыйча, ашыгып чыгып китә.)

З а һ и т (үз-үзенә). Кайтып йөрмәскә дә иде... Бәлки, дөрестер дә, бер уйлап карасаң.

Пауза. Бераздан Закир һәм К а м ә р ия керә.

З а к и р (керә-керешкә). Кайда ул көйсез кияү? (Заһит каршынарак килеп.) Нәрсә син? Тора торгач, дигәндәй...

З а һ и т . Тора торгач түгел, күрә торгач... Булды, дәү абый, куй­ган сыйларың өчен рәхмәт, китәргә уйладым мин сездән.

З а к и р Үз башың үзеңдә, иллә-мәгәр үпкәләп китә күрмә, нани... Өй иркен, бала-чага юк, ризык ягына кешегә чыкмыйбыз, белмим, нигә кузгалырга уйлагансыңдыр? (Камәриягә.) Нәрсә шаккатып кал­дың? Табын әзерлә, кичәгедән соң болай да баш чатнап тора иде...

3 а һ и т. Юк, кирәкми... Буласы булды. Кеше аягы кузгалганчы юл ала торырга кирәк.

З а к и р . Кешедән качырып эшли торган эшең юктыр ич ул хәтле? Болыннан атлар кайтып житсен, ат җигеп озаттырырмын.

К а м ә р и я. Качмаса да, кешедән бик уңай түгел түгеллеккә. Кай­тып унбиш көн тормаган, имештер, туган авылын ташлап китә.

3 а к и р. Анысы белән син, карчык, артталыгыңа барасың, йөргән, дөнья күргән кешегә хәзер бөтен жирдә туган ил.

З а һ и т . Ул хаклы, туганым-җиңги... утырып кайткан энеңне үз тирәңдә калдырып, сүз ишеткәнче, болай тынычрак та булачак.

З а к и р . Син, малай, кыек атып туры тидерергә маташма. Сиңа «кит» дигән кеше юк ич, тора бир.

З а һ и т . Бу дөньяда без барыбыз да кунакка гына килгән кешеләр, кунак була бир, дисең инде син?

З а к и р . Алай безнең сүз ярамагач, бернәрсә дә димим, теләсәң нишлә. (Аракы чыгарып.) Юл аягы өчен менә шуны тотыйк та...

К а м ә р и я (шелтә белән). Безнекенең бар белгәне шул аракы инде аның... «Юл аягы» имеш Абый кеше булып ныклап бер сөйлә­шәсе, ишекне бикләп куясы урында...

З а һ и т . Нәрсәсен сөйләшәсең, әйтмичә дә аңлашылып торганны... (Пауза.) Шулай да юл аягы өчен абыйның үзенә генә, якын кеше итеп, бер сүз әйтер идем.

З а к и р . Алай якын кеше итеп әйтелә торган сүзне тыңламый ярамас. Җиңгәң алдында әйтәсеңме, әллә үземә генә әйтелә торган сүз­ме?

З а һ и т . Туганым-жиңгинең ишетеп калганы ярый, әмма синең үзеңә карата гына әйтелә торган сүз: елан йөзгә җиткәч аждаһага, аждаһа йөзгә житкәч юхага әйләнә, имеш. Хәтерлисеңме, без бәләкәй чакта әни шулай ди торган иде.

З а к и р . Әнине искә төшерүең ярый. Иллә-мәгәр бу сүзеңнең нөк­тәсен тотып җиткезә алмадым.

З а һ и т . Нөктәсе шул: йөзгә җитеп аждаһага әйләнгәнче, син, дәү абый, кит бу председательлек эшеннән: картайгансың да, күп нәрсәне аңламый да башлагансың...

З а к и р . Төрмәдән кайтып, анысын менә син аңлатып биргәч, рәх­мәт инде... (Кызып.) Аңлыйммы, аңламыйммы, әлегә минем үз колгам үзем белән. Тавык-чебешләрем дә үз янымда... Синең кебек, кеше кол­гасына, күрше тавыкларына күз төшереп йөрисе түгел.

З а һ и т (Камәриягә якынрак, килеп). Рәхмәт, туганым-жиңги, абый­ны алып кайтып безне соңгы мәртәбә рәхәтләндереп бер серләштердең.

 

Кулын бирә, капчыгын кулына алып, ашыгып ишеккә борыла.

 

З а к и р (аның артыннан). Абыеңа кул да бирмәдеңмени? Мә сиңа, ун көн кунак иткәннең рәхмәте.

 

Артыннан чыга, бераздан ялгызы гына әйләнеп керә. Тәрәзә каршына килә төшеп, китеп барган энесе белән сөйләшкәндәй, ялгыздан-ялгыз сөйләнүен дәвам итә.

 

Ә кем сиңа «кит!» диде? «Кит» дигән кеше булмады, үзең сыймадың..

Ә үпкә сүзе — дәү абыйга... (Пауза.) Шулаймы соң бу хәзергесе ми­нутта? Дөресен әйтәсеңме син, дәү абый? Монда синнән башка берәү дә юк, дәү-абый, әйт кырламыйча-сырламыйча гына: все-таки, әшәке эшләдең син бертуган энеңә карата. Ә нишләп әшәке? Совхозда ул югалып калачакмы? Югалмаган кайда! Таһировларны югалтырсың, бар... (Яңа бер аклану юлы  тапкандай, кинәт ачылып.) Ә соң син кы­зыксындыңмы, малай? Ни өчен сине совхозда колач жәеп каршы алыр­га булдылар? Әһә! Кызыксынмыйсыз сез ул ягы белән. Бактың исә, совхозда кочак җәеп каршы алулары шушы сөйкемсез дәү-абыең тырышлыгы түгелме икән соң? Совхоз директоры Николай Иванович бе­лән кем сөйләште? Шушы сөйкемсез дәү-абыең сөйләште. Ә син аңарга кул да бирмичә китеп бардың. Алай ярамый ул, син теге... сайрыйм дигәч тә, сандугач дип уйлама үзеңне...

К а м ә р и я әйләнеп керә.

Киттеме?

К а м ә р и я . Әллә әйләнеп кайтыр дип шүрләп тора идеңме?

З а к и р . Болай да баш катып бетте соңгы көннәрдә. Кичә кич теге интеллигентта булган сүздән соң, рәтле төн йокысы күрмәдем. Хәзер әнә бу имгәге, кулын да бирмичә, чыгып китте. Җитмәсә тагы, кирле- мырлы сүзләрең белән син башны катырасың. Каты гына итеп чәй пешереп китер.

К а м ә р и я (өзгәләнеп). «Чәй» дигәч искә төште: карасана, чәй дә эчермичә җибәрдек бит Заһитны. Сүз белән ыгы-зыгы килеп соң.. (Иренә, үпкә белән.) Күңелең булгандыр инде: бертуган энеңне, чәй дә эчермичә, өеңнән куып җибәргәч?

З а к и р (уен-көлкегә борырга тырышып). Чәй нәрсәгә аңарга, егет кешегә. Мәен биреп карадым, тотмады. Исең китмәсен, әнкәсе, Таһи­ровлар беркайда да югалып кала торган малайлар түгел алар! Тем более, андый реабилетларны хәзер төрле яклап артларыннан этәреп торалар.

К а м ә р и я . Синең кебекме? (Йөрәк белән.) Нәрсә дип әйтергә дә белмим сиңа, Закир. Кайта-кайтышыниан, керпедәй энәләреңне тор­гызып, тәки өйдән чыгып китәргә мәҗбүр иттең шул баланы.

3 а к и р. «Шул бала»га хәзер утыз өч яшь. Аның яшендә мин, бөк­ремне чыгарып, койрыкта сөйрәлүче шушы колхозны тарта идем.

(Кинәт кабынып.) Нәрсә сез барыгыз да миңа каныктыгыз? Әллә аны куып җибәрүче кеше булдымы? Китмәсен иде. Киткән икән, юлына ак җәймә. Юкка исең китмәсен, Таһировлар алар югалып кала торганнар­дан түгел.

К а м ә р и я (ирен беренче кат күргәндәй, сәер итеп, аптырап, ярым гаҗәпләнү, ярым кызгану белән, озак кына сүзсез карап торганнан соң). Хәтереңә авыр алма, Закир, син аның турында югалып калганда да әллә ни көймәдең. Белмим, ничек коммунист итеп тоталардыр си­не?.. Кеше турында шулай гамьсез караучы кешене?!(Әйтер сүз таба алмыйча, беравык аптырап торганнан соң.) Тәрәзәләрне ачыйк, ичма­сам! Тынчый башлады бит безнең бу өй!

Тәрәзәләрне ача Урам чатындагы радиорепродуктордаи иртәнге музыка яңгыраганы ишетелә.

 

П ә р дә .

 

 

АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ ЯКИ ЭПИЛОГ

 

Шул ук Закир Таһировлар өе. Өч айдан соң. Обстановкада нык кына үзгәреш сизе­ лә. Телефон юк, З а к и р н ы ң элеккечә гөрләп чыга торган тавышы ишетелми. Аны председательлектән алып ташлаганнар, хәзер трактор бригадасында водовоз булып эшли. Аңарга аксак бер ат беркеткәннәр, кай көнне атының аягын сылтау итеп, кай­сы көнне үз аягындагы ревматизмнан зарланып, күбрәк вакытын өйдә кырын ятып үткәрергә ярата һәм, шулай ялгыз гына калган чакларында, хатыны өйдә булса — хатынына, хатыны булмаса — үзенә-үзе, председатель чактагы данлы хәлләрне сөйли, хәзерге җитәкчелектән зарлана.

Пәрдә ачылганда, бу юлы да аның ялгыз өйдә, аягын сөлге белән карават башына күтәреп бәйләгән хәлдә, түшәмгә карап уйланып, узгандагылар белән хыялланып- ятканы күренә. Урам яктагы ачык тәрәзәдә тракторчы К а с ы й м тавышы

К а с ы й м . Закир абый, әллүр бригадага. Су бетеп килә.

З а к и р (яткан җиреннән генә тәрәзә ягына борыла төшеп). Кара әле, кем, Касыйм, синме ул? Аяк сызлаганга бер дә чама юк бит, ма­лай, бүгенгә шул бар булганын җиткезә алмассызмы икән?

К ас ы й м . Синең дә кылыгың китте, Закир абый. Председатель чагында гына әтәчләнеп йөргәнсең икән.

З а к и р . Председатель чактагы ул башка, анда мин раматизмны кадерләп, тарантаска гына утыртып йөртә идем.

 

Касыйм инде китте, ә Закир, борып җибәргән машина кебек, берүзе сөйләнә дә сөйләнә.

 

З а к и р . ...Аннары аның беркеткән аты әдәм рәтле хайван булса икән, ике атламый, ашаган сыек үләнен коя тора, кайдан килсен ул бичарага көч... (Үзе шулай да әкрен генә сөлгене чиште, аякны идән­ гә төшерде, нәрсәнедер тапмагандай, өйдә арлы-бирле селкенә башла­ ды, ә үзе авыз эченнән мыгырдана да мыгырдана.) Ни әйттем ул дүрт аяклы имгәкне колхоз техникасына якын җибәрмәгез, дип. Олы кеше әйткән сүзгә колак салалармы соң хәзер, җыен бала-чага. Колхоз тех­ никасына кадер юк, Нух заманыннан калган аксак алаша, имештер, бөтен бер бригаданы су белән тәэмин итәргә тиеш, ошамаганны. Эшне белеп эшләү җитми, вәт нәрсә җитми хәзерге әдәм баласына...

 

К а м ә р и я кайта.

 

К а м ә р и я . Син дә өйдә икәнсең, иртә кайткансың бүген ниш­ләптер.

З а к и р . Әле китә алганым юк, аякны түшәмгә асып куярлык бу­лып яттым. Сызлый. Тагын яңгыр буласыдыр.

К а м ә р и я . Машина җибәреп алдырмадылармы соң? Син дә кол­хозда эшлим дип селкенеп йөргән буласың инде, ходай бәндәсе.

З а к и р . Машина ук җибәрмәгәннәр, но килеп, тәрәзәдән кычкы­рып киттеләр.

К а м ә р и я . Нигә артыңнан кеше йөртәсең? Үзең теләп алган эш ич.

З а к и р . Ачу китереп сөйләнеп торган булма. Сезгә үч итеп ба­шымны бәйләдем мин ул, алаша койрыгына. (Кузгала башлап.) Су бетә, ди, анда. Теге малайны гына йөгертергә иде, кая олакты үзе?

К а м ә р и я . Иртәнчәк олы тавыш белән мәктәпкә куганыңны оныт­ тыңмыни?

З а к и р . Әйе, дөрес. Син аңарга тел-теш тидермә, әнисе. Укысын. Хәзергесе көндә укуда бөтен хикмәт. Укып чыгып, берәр зуррак урын­га утырса, мин сиңа әйтим... Безгә акча җибәрә башласа... Аннары син мине, карт алаша койрыгына карап, водовоз итеп йөртермен димә инде.

К а м ә р и я (кече якта ашарга әзерләгән җиреннән түзә алмыйча чабып чыгып). Итәгеңне киңрәк җәй! Борынгы ярлы кешенең тары ярмасы кебек, малаең эшләп китергән акчаң идәнгә чәчелмәсен. (Ачу­ ланып, үртәнеп.) Без дә үстердек бала. Укытучы Дәмин урамда тукта­тып әйткәч, җир тишегенә керерлек булдым: мәктәпкә укырга дип киткән малаең сумкасын турник баганасына элгән дә, ди, үзе ише берничә исәрне ияртеп, колхоз бакчасына киткән, ди. Алмагач бота­гыннан сөйрәп төшергәннәр үзләрен.

З а к и р . Тукта әле, кызма. Үчлек белән әйтә торганнардыр. Минем Тансык андый малай түгел ул.

К а м ә р и я . Хурланып үләрсең, билләһи... Үзем правление члены, үземә я шул малаең, я синең аркаңда гел сүз ишеттереп торалар.

З а к и р . Минем турыда җүнле кеше начар сүз әйтмәс. Теге малай­ны әйт син менә. Колхоз бакчасында, диме? Агач башыннан сөйрәп төшергәннәр, дисеңме? Кайтып күземә генә күренсен, шул үзе күтәреп йөри торган сумкасы белән яңакламасам мин аны, әдәм хурлыгын...

 

Кызып арлы-бирле чабып йөри һәм кинәт ухылдап кәкрәеп төшә, аягын кочаклый.

 

Беттем, беттем. Тагы кузгалды... Тагы борып алды. Китер тизрәк мич башыннан җылы киез итекне... Белмәгән кеше кебек шаккатып то­расың.

К а м ә р и я (авырткан аяк өчен сыңар гына киез итек алып килеп). Өйдә киез итек... Килде килешең синең дә.

3 а к и р. Килер шул, килмичә.. Ат урынына эшләп торганда, төрле яктан нервымны какшаттыгыз да, инде менә утыр түр башында аягыңа киез итек киеп...

 

Капкада бер-бер артлы кыска-кыска автомобиль гудогы.

 

Кайсысы тагы анда? Берәр корты кыймылдаганы әҗәт түләтергә дип йөрмиме? Председатель чакта сыйлаганы өчен.

К а м ә р и я. Кем йөрсен икән көзге эш өстендә. Җыеныбрак утыр­чы, шулай да. Килешеңне әйтер идем.

 

Кабаланып чыгып китә.

 

З а к и р (хатыны артыннан). Әй, син, хозяин өйдә юк, кем булса да... Вакытлы-вакытсыз нәфесләрен сузып йөрмичәрәк торсыннар

 

Бераздан К а м ә р и я З а р и ф н ы ияртеп керә.

 

З а р и ф (керә-керешкә гөрләп). Әле ярый, җиңги-абыстай бар. Юкса туган йортның бусагасында каршы алучы да булмас иде. (Ая­гындагы киез итектән уңайсызланып, бер читтә бөрешебрәк утырган Закирга.) Нишләп болай шиңеп калды әле бу колхоз аристократиесе?

Исәнлекме?

З а к и р . Исәнлекне үзең күреп торасыңдыр. Түр башында киез итек киеп утыргач, шуннан билгеле инде.

З а р и ф . Чынлап та, киез итекне бераз иртәрәк кигәнсең син, абый. Гомумән, үзгәрешләр бар булса кирәк сездә?

К а м ә р и я (уңайсыз тартынкылык белән). Әйе, үзгәрешләр бар бездә, Зариф. Бик үк яхшы якка булмаса да.

З а р и ф (сагая төшеп). Ничек аңларга моны? Теге малай арка­ сында ул-бу булмагандыр ич?

К а м ә р и я. Әнә үзе әйтер нәрсә булганын... Мине гафу итегез, За­риф, теге якта вак-төяк кенә эшләрем бар иде.

 

Кече якка үтә.

 

З а р и ф (укымышлы кеше һәм, гомумән, дәрәҗәле кеше югарылы­гында торып). Алайса, сине тыңлап карыйк, иптәш Киез итек. Нәрсәләр булды сезнең монда?

З а к и р . Нәрсәләр, дип, ни... үзең күргәнсеңдер, авыл үз урынын­да. (Кинәт кабынып.) Кызыксынуың шулхәтле генә булгандыр, агай- эне. Әгәр кызыксынсаң, һич югы ишетер идең. Башка файдаң тияр дип уйлаган юк инде.

З а р и ф . Рәтләбрәк сөйлә: теге малай аркасында берәр бәла ки­леп чыкмагандыр ич? Кстати, аңарга шул «Кызыл байрак» совхозын­нан гаере җир таба алмаган икәнсез. Абыйсының аяклары арасында буталып йөрсен дигәнсездер инде.

З а к и р.  Кая киткәнен, ни өчен киткәнен безгә әйтеп тормады ул, сыймады безнең бу кечкенә өйгә.

К а м ә р и я . Сыйдырсак, бик сыясы иде дә...

З а к и р (хатынын кырыс кына бүлдереп). Син анда, хатынбану, үз эшеңне бел һәм мөмкин чаклы тизрәк. Күрәсең, профессор энебез мыекны кабартып килгән, сыйлап, авызын томаларга кирәк үзенең. (Зариф һәм Закир, бер-берсен күз карашлары белән «укыгандай», сүз­сез генә карашып калалар.)

3 а р и ф. Күрәм, аякка киез итекне киеп алгач, борын күтәрелгән синең, картлач. Бер энеңне йорттан ук кугансың, икенчесе белән... сыртны кабартып сөйләшәсең.

З а к и р . Яшерер хәлем юк, кәефем начар түгел, энекәш. Югалтасы афтаритетым калмады, тапканым менә шушы раматизлы аяк. (Ачулы киная белән.) Үзара гына әйткәндә, син дә бик алай ашыкмадың агай- энеләр турында кайгыртырга. Элек «иртәрәк булмагае» дип курыктың, хәзер соңга калдың.

З а р и ф (мыскыллы горурлык белән). Гафу итә күрегез, хөрмәтлебез дәү-абый. Докторский диссертациямне яклап, фән өчен, авыл ху­җалыгын фән нигезендә алга җибәрү өчен көрәшәсе урында сезне уч төбемдә тирбәтә алмаганмын икән, тагын бер мәртәбә үтенәм, гафу итә күрегез. Аның каравы бераз соңгарак калып булса да, менә кайт­тым. Әгәр Мөхәммәт тауга килмәсә, тау үзе Мөхәммәт янына килер, ди.

З а к и р . Без алай китап сүзләре чәйнәп өйрәнгән кеше түгел, эне­кәш. Син безнең авызга чәйнәбрәк сал: профессор иттеләрме соң инде үзеңне?

З а р и ф . Тәбрик итәргә можете: докторскийны уңышлы якладым, кафедра бирделәр, но, әгәр телисез икән, авыл буена кычкырып йөре­гез, сүзем юк: Кара зирек авылының Китек колак Мотыйк малае За­риф— профессор Зариф Таһиров хәзер.

З а к и р (күперенке тантана белән). Менә, ичмасам, моны әйтсәң дә була! Молодец, энекәш. Безнең ише вак-төяк кешеләрне чабуыңа ябыштырмыйча мендең дә киттең тау башына и менеп тә җиттең. Мин дә шулай уйлаган идем... Синеке кебек биектән үк булмаса да, үземә күрә, минем дә тавым бар иде...

З а р и ф . Тукта, ревматизм гына түгел синдә, абый. (Кече якка эндәшеп ) Камәрия җиңги! Куйчы юк-бар эшләреңне. Чыгып, аңлатып бирче нәрсә булганын. Мин бит утырмага кайткан кеше түгел, белеп китәсем килә все-же.

К а м ә р и я (кухня ягында эшләп йөргән җиреннән чыгып). Кая кабаланасыз шулхәтле? Әллә нидә бер күренеп, дигәндәй. (Ире ягына ымлап.) Нигә? Үзе сөйләмимени бу «дәү абый?» Шулайдыр шул, бик алай шапырынып сөйләрлек эшләр юк безнең якларда.

З а к и р (кинәт кабынып). И яшереп калып була торган эш тә юк.

Кыскасы шул: мине колхоз председательлегеннән тотып аттылар, Зариф.

З а р и ф . Ревматизм сызлануы гына түгелдер дип әйттем ич... Ди­мәк, сине дә тәбрик итәргә кирәк бу килештән. (Паузадан соң.) Ни өчен икәнлеген төпченмәстән, дипломатия сатып тормыйча гына шуны әйтим, Закир абый: чәпчемичә генә уйлап караганда, син инде күптән үк җитәкчелек эшенә ярамый башлаган идең... Беләсеңме син кем? Кайсы чор җитәкчесе? Сталин чорыннан калган дисәм, авырга алыр­сыңдыр, һәрхәлдә: «Давай! Давай!» чорыныкы. Ә хәзер «Давай! Да­вай!» белән генә барып булмый, кешеләргә үзең дә бирә белергә кирәк. Җитәкчедән хәзер әнә шул һәм, әлбәттә, чак-чак кына грамота да со­рала.

З а к и р (бу юлы инде яхшы ук кызып). Нәселдән бер профессор булгач, шул җиткән, энекәш. Ә инде теге син әйткән юмартлык, кеше­ләргә бирү мәсьәләсенә килгәндә, синең белән мин бик күп бирдек, әйтеп бетерерлек тә түгел. Безнең шулай юмарт булуыбыз, «диссер­ тация яклаганчы, минем тирәмдә буталып йөрмәсен!» дип каравыбыз аркасында, кече энебез, әти белән әнинең иң яраткан баласы Заһит, унбиш ел читтә нужа чигеп кайтып, я синең янда, я минем янда урын таба алмыйча, яңадан өйдән чыгып китәргә мәҗбүр булды... (Күз яшен күрсәтмәскә тырышып, читкә борыла.) Ә купшы сүзләргә без оста.

З а р и ф . Ревматизмныкы гына түгел дип әйттем ич. Ревматизмнан кеше, серьезный дигәндә, аяксыз кала, ә син, картлач, башсыз ук кал­гансың лабаса.

З а к и р . Ә мин синдә хәтта шундый раматизм да кузгалмаганга аптырыйм. Яшең бар бит синең дә...

З а р и ф (тантана белән). Спорт белән шөгыльләнәбез, абый. Икен­чедән, барометрдан да дөрес файдаланам булса кирәк. Дымлы һава агымы килергә торганда, һәрхәлдә, трусиктан гына чыгып йөгермим.. (Мәгънә салырга тырышып.) Ә соңгы елларда һавалар гел алышынып тора.. Кыскасы шул: бата-калка уйнаучы көйсез кияү Заһит өчен, әллә кайчан үлгән әти белән әнине гүрләреннән кузгатып, алар исеменнән мине кызартырга маташма. (Закирга якын ук килеп.) Барып чыкмас, агай-эне. Үзара гына әйткәндә, бик тәбәнәктә калгансың...

Чыга башлый.

 

Ярый, хушыгыз... Ерактан урап кереп, шатлык сүзләре әйтеп чыгыйм  дисәм...

К а м ә р и я (каршы төшеп). Рөхсәт юк, Зариф... Бер утырып чәй дә эчмичә, теге ни... Үзең әйтмешли, онытканда бер сугылып...

3 а р и ф. Сиңа рәхмәттән башка сүзем юк, җиңги-абыстай. Әмма чәйләп утырырга туры килми. Шулай ук әнә ул (Закир ягына ымлап) председательлектән төшкәч, аеруча акыллыланып калган карт мудрец белән сүз көрәштереп торырга да вакытым юк.

К а м ә р и я. Аңарга үпкәләмик, Зариф. Аның болай да үзенеке үзенә җиткән.. Ә Заһитны «көйсез кияү» дип атавың өчен, теләсәң нәрсә диген, минем күңел дә риза түгел. Өе юкның көе юк, ди халык. Иң элек без аңарга өен табып бирергә булышырга тиеш идек, ә без ул эшне эшли алмадык.

З а р и ф . Бу да бер ук. Чыгып барганда, җилкәгә төбәп атылган ук булса да... (Бусагадан кире борылып, пафоска бирелә төшеп.) Без­нең өебез менә мондый дүрт стена белән генә чикләнми, безнең өе­без— безнең илебез ул. Ә безнең илебездә кеше бервакытта да югал­мый. Әгәр эчендә җаны булса, Таһировлар исемен пычратырга теләмәсә...

 

Чыкмакчы була. Ләкин өлгерми, тырылдап капка төбенә килеп туктаган мотоцикл тавышыннан бераз аптырашып калгандай, сүзсез генә бер-берсенә карашалар. Ул да түгел, ишектә М ә х м ү т . Аның күңел күтәренкелеге йөзенә бәреп чыккан.

 

М ә х м ү т (керә-керешкә шаулап). Тукталып, сөенче алмыйча, турыгыздан үтеп китә алмадым... (Зарифны күреп.) О, кунак бар икән, исәнмесез, Зариф абый.

З а р и ф (кулын биреп). Танып та бетерә алмассың хәзерге яшь­ләрне. Кем дип әйтим?

З а к и р (арага кереп һәм җиңелчә генә кадарга тырышып) Бу — таныта торган егет, Зариф. Баштарак мин дә танымаган булган идем дә... (Мәхмүткә.) Я әйт, тагын кайсыбызның башына җитәргә дип килдең?

М әх м ү т. Башыңа җитәргә түгел, үзем белән алып китәргә. Анда бит сине көтәләрдер, Закир абый?

З а к и р . Кайда? Буш мичкә янындамы? Ул турыда синнән башка да кайгыртучылар булды.

М әх м ү т. Кирелегеңне кунак алдында да күрсәтмә. Сине ындыр табагына весовщик итеп беркетүебез турында кичә чакырып әйттек ич.

З а к и р . Мин дә әйттем әйтәсе сүземне: я куясыз фермага, я шул аксак алашам белән калам.

М әх м ү т. Ферма мәсьәләсе хәл ителде. Фермага Заһит кайта. Кстати, нигә әле мин сөенче алмыйча торам? Райкомнан кайтышым: безнең ул героебызны партиягә восстановить иттеләр.

З а к и р . Тукта әле син, интеллигент. Җүнләбрәк сөйлә.

К а м ә р и я . Шуннан да җүнлесе тагы нәрсәдә? Кеше алдында бак­ча карачкысыдай басып торасың. Ичмасам, сал итегеңне.

З а к и р (бераз җиңеләеп киткәндәй). Итеккә калсамы? Салабыз аны итекне. (Сыңар аягындагы киез итекне салып, атып бәрә. Оекчан гына калган килеш, өй буенча титаклап.) Кая соң, әнкәсе, чыгарчы тизрәк капкалап алырга. Минем монда... теге ни... Юк шул, акылга утырды хәзер Закир абыегыз. Чәй белән булса, мөмкин...

К а м ә р и я (Закирга). Тукта инде, чапма, койрыгы пешкән мәче кебек. Кешегә әйтәсе сүзен әйтеп бетерергә бир.

З а к и р . Какой сүз шуннан да зуррагы. Таһировлар үз урыннарына кайталар.

М әх м ү т. Менә бусын дөрес чамаладың, Закир абый: әйе, Таһи­ровлар үз урыннарына кайталар. Райкомда нык кына сөйләшә торгач, Заһитны үзебезнең колхозга — ферма мөдире итеп кайтарырга күндер­дек. Хәзергә — менә шул!

 

Китә.

 

З а к и р . Эттә генәсе икән! Утыртып булмады бит теге шома егетне чәйгә. Болай булгач... икебезгә генә кала дигән сүз, энекәш.

З а р и ф (мәгънә салырга тырышып). Юк, болай булгач, теге ма­лайны да счет төймәсенә керт инде син. Закир абый, һәм тагы шуны да счет төймәсенә сал: ат җигепме, җәяүләп кенәме, сиңа ул егетнең хозурына барып, җайлап кына бер сөйләшергә кирәк булыр (Камәриягә.) Әйттем ич мин сезгә, Камәрия җиңги... «Безнең илебездә кеше югалмас» дип әле яңарак кына әйттем түгелме? Однако, сез мине гафу итегез, озаграк юанып калдым, минем әле совхозга сугыласым бар. (Китәргә җыена.)

К а м ә р и я . Бер дә килешмәде инде бу, Зариф. Утка чапкан кебек, күзебезгә күренәсез дә югаласыз.

З а к и р (кинәт уйчанланып). Сиңа хәзер, Зариф туган, иркенрәк йөрергә дә була торгандыр инде. Аласы профессорлыкны алдың, аяк астында буталып йөрүче теге малай юк.

З а р и ф . Күлмәгең белән генә ике кат син, абый... Нишләмәк ки­рәк, илле җиде яшькә җитеп кермәгән акыл кермәс шул. (Җитди.) Ә син беләсеңме шуны, бәлки шушы син өнәп бетерми торган профессор энеңнең кайда булса да, кем алдында булса да берәр сүз әйтүе кирәк булгандыр? Барометрың дөрес эшләми синең, абый, һаваларның ничек торганлыгын дөрес чамаламыйсың и шуннан әнә ул ревматизмың, и шуннандыр бәлки төшә баруың да (Сәгатенә карап.) Сәгать дигәне бара. Гафу итә күрегез, киттем, ашыгам, йөрисе җирләрем, күрәсе ке­шеләрем бар.

Ашыгып чыга. Закир аны озата.

 

К а м ә р и я.  Һаман ашыга, һаман күрәсе кешеләре бар бу Зариф­ның!.. Белмим, әллә сөенде Заһит хәбәрен ишетеп, әллә сөенмәде?

 

Чыга. Ачык тәрәзә аша ишек алдыннан саубуллашу сүзләре, автомобиль гудогы ишетелә.

 

П ә р д ә .