Логотип Казан Утлары
Хикәя

Авылда бер... (хикәя)

 

Үзенә «егет» дип дәшүләрен быел гына ишетә башлаган чан­дыр буйлы монтер малай белән бергәләп, Әхияр бик озак өй түбәсендә йөрде. Алар түбә тактасын тишеп колга утыртты­лар. Аңа бакыр чыбык беркеттеләр. Чыбыкның икенче очын мунча ар­тында кукыраеп утырган өянке ботагындагы керәч кәтүккә бәйләделәр. Монтер малай, өянке ботагыннан төшкәч, мин бәләкәй дип кыстатып тормады: иң элек, яратып биргәннең суын эч, диде дә, бер шешә портвейн «чеметеп» куйды. Аннан, тишек тамак тик тормый, дигәләп, тугыз пәрәмәч ашады һәм ярты самовар чәй эчте. Урындык артына ята төшеп чын күңеленнән «уфф!» диде. Коры тастымалны сыкмалы итеп тирләрен сөрткәч, атын җикте дә күрше авылдагы сөйгән кызы янына китте.

Әхияр, аның артыннан капканы ябып кергәч, трюмо белән диван-карават уртасында торучы радиоалгычка ашыкты. Башы күккә тиярдәй булып аның сырлы төймәләрен боргалады. «Монысы ДВ, монысы КВ III икән, джаз дисәң— менә джаз!» дип сөйләнә-сөйләнә, тальян телләре шикелле тезелеп торган ак телләргә басып-басып карады. «Белорусь 62». Иң соңгы модель! Кара, өстендәге лагы ялык-йолык итеп ничек ялтырап тора — кызын хәвеф-хәтәрсез генә кияүгә биреп җибәр­гән әбинең нурлы йөзе диярсең... Эченә карасаң — ис китә: төрле-төрле ничаклы лампочка тутырганнар. Кәнишне тутырырлар.  Шушы тартмага ярты сыер хакы керде дә китте бит. Күренмәде дә. Шүткеме әллә сыер хәтле ярты сыер!.. Эһ тә итмәде — шифер түбәле абзар салырга җый­ган акчаның кабыргасын сукты да сындырды бу ялтыравык тартма.

Ләкин, җан биргәнгә җүнен бирә диләр, акчасы тагын табылыр. Җ аныннан аерылырга уйлаганы юк — акчаны көрәп ала Әхияр, Алтын куллы дип тикмәгә генә әйтәләрме әллә аны. Шул алтын куллары сау булсын да балтасы үтмәсләнмәсен... Аның каравы бу нәрсәкәй белән бөтен дөньяны рәхәтләнеп тыңлыйсың. Кытай кирәкме — рәхим итегез! Тотканы борып җибәрәсең, шунда ук сиңа: Хуан-чжан-ци-хи-хуа-ха-ха- ха!. Әһә, әзербәйҗан җырлары яратасыңмыни? Рәхим итә күр! Дулкын­ны сизелер-сизелмәс кенә күчерәсең, һәм: җүжүләрем чеп, чеп, чеп!.. Әгәр инде берәр мәзәк кеше булсаң һәм эчең катып көләргә яратсаң, андый дулкын да бар: Ватиканның Иисус Христос турындагы «Чвятой отеч...» дип башланган әкиятләрен тыңлап идәндә тәгәри-тәгәри көлеп тик ят... Эх!..

Әхияр шулай хыялланып торган арада, өй эченә караңгылык үрмә­ләп өлгерде. Ләкин электр станциясе ут бирергә ашыкмады, матча ту­рысыннан асылынып торган каз күкәе хәтле лампочка һаман кабын­мады. Электрдай башка әлеге телсез «Белорусь»ны ничек телгә ките­рәсең.

Әхияр лампочкага карый-карый, мыгырдана-мыгырдана ишекле-түрле йөри башлады. Сәгатькә күзе төшкәч, тагын да чыгырыннан чыкты.

Тәрәзә пәрдәсен күтәреп электр станциясенең калай торбасына йодрык янады.

 — Ну Салхан — арпа талкан! Тагын Пушкинга ябыштың микән!?. .Син бүрәнә сәкеңдә Онегин, Татьяна диеп акылыңнан язасың, мин монда радио тыңлый алмый тилмерәм. Бүген генә тилерми, саташмый торсаң ни була!..

Йодрык янау түгел, әллә нишләрсең! Кайчакларда бик кызык хәл­ләр китереп чыгарган, кайчакларда олы җәнҗаллар куптарган, имгә ярамаган сәер гадәте бар шул Салханның. Ул, юньсез ирләр аракыга сабышкан шикелле, хәреф таныгач ук укуга ябышкан һәм. яше дүрт дистәгә күтәрелеп килүенә дә карамастан, бу гадәтен ташламаган иде.

Аның бар белгәне, дөньяда яшәвенең бөтен яме— китап. Ул, пар казанының миченә икешәр метрлы юан-юан әрдәнәләр тутыра да, бар нәр­сәсен тикшереп, ике бит кенә укып алыйм әле дип, китабын ачып, җәй булса ишек тупсасына утыра, кыш булса почмактагы бүрәнә сәкесенә сузылып ята. Ятуын гына ятсын, бер ятса инде— бетте! Дөнья белән тиенлек тә алыш-биреше калмый. Эштә икәнен дә, яшәвен һәм аша­вын да, хатыны, балалары барлыгын да, хәтта үз исеме Салхан булуын да оныта.

Салхан бүрәнә сәкесенә җәелгән толып өстенә чалкан яткан килеш кенә Чапаевның өермәдәй дивизияләре белән бергәләп Колчак банда­ларын пран-заран китерә, космонавтлар белән космик корабльләрдә җир әйләнеп рекорд арты рекорд куя, орден арты орден ала. «Томан­лы Альбион» сәяхәтчесе Джемс Кукка ияреп Австралия ярларын ачып йөри. Көлә, елмая, кашларын җыера, ыңгыраша, тешләрен шыгырда­ та, елый.

Ә сәгать келт-келт йөри, вакыт үтә, әрдәнәләр дулый-дулый янып бетә, казандагы пар басымы түбән сикерә. Тегермән ташлары үлдем- калдым әйләнергә тотына, мөшкәдән кершәндәй ак он агуын өмет итеп килгән агайның капчыгына көрпә коела башлый; түгәрәк пычкылар бүрәнә арасына кысылып шып туктала; көзге алдында электр машина­сы белән сакал кырып клубка ашыгып утыручы егетләр, тырпаеп кал­ган ярты сакалларын зәһәр селкетә-селкетә, эттән алып эткә салып «ни гомер халык канын эчсә дә, һаман яшен сукмаган каһәр суккан китап кортын» сүгәләр, елардай булып көзгедәге мәзәк кыяфәтләренә карый­лар; йөзләрчә лампочкалар, кинәт сискәнеп, мелт-мелт күз кысалар да хуҗаларыннан оялып бәләкәй  күмер кисәге кебек кызаралар; кичке мәктәптә тирләп-пешеп диктант язучы егетләр, кызлар, агайлар, апай­лар шул кызгылт күмер кисәгенә мәхәббәтле күзләре белән иркәләп карыйлар, куанып елмаялар, чыш-пыш киләләр, кыбырсыйлар. Кыска­сы, әле генә балкып, гөр килеп торган авылны төнге караңгылык, тын­лык баса...

Баш очында күк күкрәгән тавышлар чыгарып телефон шалтыра­гач кына, Салхан, бер минут тынычлык юк; үләм инде эшли-эшли, дип сукрана-сукрана толып өстеннән калкына. Мондый «кызыклар» ходай­ның һәр бирмеш аенда, дигәндәй, кабатланып торса да, Салханның кулына китап эләкмәгән сәгатьләрдә өендә дә, эшендә дә менә дигән кеше булуын уйлап, авыл халкы аңа әллә ни үпкәләми.

Әхияр шуларны уйлый-уйлый пәрдәне төшереп азапланганда, та­вышсыз гына ишек ачылды. Шунда ук ялт итеп матча астындагы теге каз күкәе кабынды.

Әхияр, күзләре яктыга ияләшкәч, хатынына карап эре тешләрен күрсәтеп елмайды.

 — Синме, Марзия! Бүген соңгарак калдың, дип әйтимме?!.

— Калынды шул. Карлыган төпләрен казыдык. Алмагач ботакла­рын кистек. Җиләк төбенә суперфосфат керттек... Уф!.. Көн буе аяк өстендә, җеп өзәрлек хәлем калмады.

 — Ярый, мин болай гына әйттем... Карале, син, бусагадан атлавың булды, өйнең яктырып китүе булды. Әллә син утны кесәңә генә салып йөртәсең инде.

Марзия дәшмәде. Иягенә төшереп бәйләгән ак яулыгын чишеп, ая­гындагы галошын салып куйды да, оекчан гына калып, мич арасына кул юарга кереп китте. Анда умывальникны шалтырата-шалтырата юынгач, Әхияр янына чыгып:

 — Әнкәй өйдә юкмы әллә? — дип сорады.

— Юк шул. Бибибану кортка, эссесе дә, кайнар суы да бик мул дип, мунчага әйттергән иде. Комганы белән мәтрүшкәле пиннеген тотып шунда йөгерде.

 — Соң мин бакчага киткәндә, Бәдерҗан түтиләргә мунчага барам, дип калган иде бит.

 — Барды, барды. Кайтып кына кергән иде. — Ай ярата да мунчаны. Гомер буе ләүкәдә генә утырыр иде... Ә ба­ лалар кайда, һаман кермәделәрме?

— Аларның шул инде — урам... Марзия, кара инде монда. Күрерме, күрерме, дип кайчаннан бирле торам. Тәки теләгәнем булды бит. Алып кайттым. Антеннасын да элеп куйдык. Хәзер җибәрәм. Яктыны гына көтеп тора идем.

— Ә-ә, алдыңмыни?—дип Марзия урыныннан торды. Радиоалгыч янына килеп аның шкалаларын карады, капкачын ачып япты. Әллә ни исе китмәде. Кире урынына барып утырды.

— Әйбәт булган инде. Ярый... Утны кесәңдә йөртәсеңме әллә, дисең.

Кесәмдә түгел, менә монда, йөрәгемдә йөртәм мин аны...

Әхияр хатынының тел төбен сүзен әйтеп өлгергәнче сизеп ала. Чөн­ки ничә елдан бирле шул иске сүз, бер үк нәрсә өчен ызгыш-бозылыш, нервы-йөрәк туздыру. Марзия, борып җибәргән сәгать шикелле, ялыгуны-нитүне белми, һич онытмый үзенекен тукый: эшкә кер, кеше ал­дында оят, ди. Ә ник эшкә куа ул аны? Әхияр мич башында түшәмгә төкереп, таракан санап ятамы әллә? Өсте ялангач, тамагы ачмы Мар­зияның? Шуңа оялып йөриме? Әхияр әз табамы акчаны! Авылда, чагыштырып карасаң, алардан бай, алар кебек мул тормышта яшәүче дә юк. Бер куллары майда булса, берсе балда. Мөшкәләре тулы. Әхияр эчеп, азып-тузып йөрүчеме — түгел. Җилбәзәк хатын-кыз артыннан юртырга яратамы? Юк. Кесәсе төбенә төшеп яткан акчаларын, кайбер тотрыксыз җаннар кебек, кайткан юлында җилгә очырып бетерәме?

Юк бит, юк, алай түгел. Җан тиргә төшеп эшли, таба. Бөтен тапканы бер үк капкага кайта, бөтенесе аңа, балаларына. Кыскасы, агачтан сандугач кына ясамый Әхияр. Ә хатыны менә шуларны аңламый, күкәй эчендәге сары кебек кенә яшәргә теләми, йөзгә бер тулмаган нәрсә.

Аның урынында бер төйнәгән йодрыгын патша килсә дә ачмый торган йорт җанлы хатын булса, кадерен белер иде ул мондый ирнең. Салкын­га өшетми, кайнарга пешерми кул өстендә генә йөртер иде. Тәрбияләп, өстеннән кош та очыртмыйча өф-өф итеп өреп кенә, рәхмәт әйтә-әйтә аркасыннан сөеп кенә яшәтер иде. Ә бу тугыз төймәдән юк! Юк, тиле­ бәрән котырыгын әллә ниләр кыландырсаң да юк!..

Әхиярнең бүген көн буе көлеп, куанычтан балкып торган йөзе кү­мергә әйләнде. Ул кулларын артка куеп, авыр, салмак адымнар белән ишек яныннан әйләнеп килде.

— Һаман шул балык башымы?

— Әйе! Нишлим! Кәнсә янына тагын «Кысла»ны чыгарып элде­ләр. Тагын син.

 — Мыскыл иткәннәрме?

 — Иткәннәр. Иңсәңә балта салып бүтән авылга китеп барасың. Ас­тына җыр язганнар.

Алма пешкән, өзелеп төшкән,

Күгәрчен башын тишкән.

Акча артыннан чаба-чаба

Чәчләренә чал төшкән,—

дигәннәр.

 — Минем ни зыяным тия инде аларга,— диде Әхияр ачулы сукра­нып.— Нигә мине күрәлмиләр, нигә ару суны куерталар. Күзләренә кылчык булып кердем инде, валлаһи.

 — Күпме ялварам! .. Күңел җылап торгач, күзгә байлык күренәме?..

— Җитәр! — диде Әхияр һәм тагын ишек яныннан урап килде — Колхоз минем ише бер инвалид кулына калган икән, ә?! Шушындый техника заманында! Совхозда әнә эшчеләргә эш җитми. Дөньяларын машина басып алган... Ә монда һаман йөрәк итен талап ни кыланып яткан булалар... Кылтаеп... Бездә аерым законмы әллә!..

Марзия аңа тагын каршы әйтергә теләгән иде — өлгермәде: ишек шакыдылар.

— Кем йөри, керегез!—дип кычкырды Әхияр.

Бригадир Миргарифан килеп кергәч, салкын гына исәнләште дә, хатынның һөҗүме көчәя — подкрепление килде, дип уйлап куйды. Мир­гарифан урындыгын ишек төбенә алып утырды йокысызлыктан шешен­гән күз кабакларын сыпырды. Марзияның, ник анда гына, түрдән үте­гез, диюенә каршы, мин хәзер чыгам, йомышым бар иде, диде.

— Чәй эчеп китәрсез, хәзер самовар гөжләтәм,— дип, Марзия кече якка чыгып китте һәм чытырдатып чыра теләргә тотынды. Ирләр үзлә­ре генә калдылар. Миргарифан ничек сүз башларга белми аптырап утырды. Авыр сулады, кулларын угалады. Әхияр, бригадирның йомы­шын алдан белгәнгә күрә, киресенчә, тыныч иде. Йөзенә : я, тыңлап карыйк, сайрап жибәр, дигәндәй, сизелер-сизелмәс мыскыллы кыяфәт чыгарып, әзер җавап белән тегенең сүз әйтүен көтә иде. Радиоалгычны күргәч, Миргарифан, йомышын йомышларга җай чыгуына шатланып, иркен сулады.

— Яңамы?

 — Яңа!— диде Әхияр, әзрәк ачылып.— Көндез генә кайтарып утырттым әле. Тавышы ничектер — сөйләтеп карарга да өлгермәдем.

— Минем үземә дә кирәк иде. Акчасы да әзер, юк исә. Сельпога барырга вакыт таба алмыйм. Кырык төштә кырык төрле эш. Кырыгы­на да җитешергә кирәк.

 — Бригадир булгач шулай инде, нишлисең!

 — Бу яз, соң килгәнлектән, бигрәк авыр булды, һәммә эш берьюлы тыгылды. Бүген-иртәгә чәчүне ерып чыгабыз дип торабыз инде. Әзрәк иркен сулар идек. Үзем менә чәчү беткән көнне егылып ике тәүлек рәт­тән йоклар идем.

Бригадир, үз сүзләренә ышандырырга теләгәндәй, авызын учы белән каплап иснәп алды. Ләкин бераз уйлангач башын чайкады.

 — Юк, хыял бу. Йокы эләгер димә. Кичә клубтан орлык бәрәңгене алып бетердек кенә — бүген инде чебеш кайтарып тутырдык. Өч мең штук. Кая куясың, урын юк. Хет үкереп ела.

Әхияр дәшмәде. Миргарифанга һәм кече яктан чыгып өстәл башы­на утырган хатынына каш астыннан гына шелтәле карап, мин эшкә чыксам, үкереп тә, шыпырт та еламас идегез — гел көлеп кенә йөрер идегез, ә, дип уйлады.

 Бригадир бер аягын икенчесенең тез өстенә куйды, бармакларын шытырдатып кулларын уды, өмет белән Әхияргә карады.

 — Яшьләр клуб даулый, давай, ди. Менә бу айда, менә теге числода дигәләп көн үткәреп йөрергә туры килә. Нормальный нәрсә түгел инде — нишләмәк кирәк!.. Ә бит чеби өенең проектын ел башында ук кайтарттык, бүрәнә кистек, Ык читенә су чыкканчы кирпеч заводыннан кирпечен ташыдык. Балта осталары юклыгы аяктан ега. Теге бригада­ лар арттырмый: үзләре төзи. Өч өйрәнчек егет бурап ята да соң — бо­рыннарына борыч кермәгән. Булдыра алмыйлар. Эшләре бик акрын үрли. Аларны өйрәтеп эшләтергә дөнья күргән тәҗрибәле оста табалмый интегәбез... Менә...

Шул урында Әхияр аның сүзен бүлде:

— Энем, туктасаң да ярар. Тел төбеңне әллә кайчан сизеп торам.

Дөресрәге, тәрәзәдән шәүләң күренгәч тә, нинди йомыш белән йөрүеңне аңладым. Беренче үгетегез түгел бит — егерме ел үгетлисез. Элек мәҗ­бүри эш, суд белән куркытып карадыгыз. Бик үк өркә торган кешегә туры килмәгәч, туктадыгыз.

Бу юлы Әхиярнең үз сүзен Марзия бүлдерде:

 — Сине әйтәм, кара әле. Тик торганда кешегә ник шулай бәйлә­нергә! Сиңа ул чын күңеленнән аптырап сөйли. Чынлап киңәш сорый... Кит инде, язмаганны... Нервный дигәч тә, шул хәтлегә җитмәм...

Бу сүзләр Әхиярне ярсытып кына җибәрде.

 — Минем әле «шул хәтлегә» җиткәнем юк,— дип кычкырды ул, та­ вышын күтәрә төшеп.— Телем әйткәнне колагым ишетә. Ул чынлап со­раса, мин дә чынлап әйтәм. Мин Ватан сугышы инвалиды. Керчь ярым­утравына десант төшкәндә яраланып гарипләнгән, гомергә аксак булып калган кеше. Минем кан тамырларына литр ярым ят кеше каны җи­бәрелгән, белдегезме?!. Караңгы төндә автоматны баш өстенә күтәреп катердан боздай салкын диңгез эченә сикергәндә Әхиярне яраталар иде. Хәзер оныттылар. Стенгәзиткә карикатурный итеп мыскыллап тө­шерәләр. Фашистка үлем! дип кычкыра-кычкыра, тыр-тыр ата-ата күк­рәк киереп снәрәтләргә каршы барган чакта гына кирәк булганбыз икән. Значица, кәк элекке фронтовик, гварди младшы сержант сез мине әзрәк хөрмәт итәргә тиеш. Ләкин мин хөрмәт сорамыйм, үзем телә­гәнчә яшәргә ирек бирегез. Шул гына. Эшегезгә вакыты җиткәч чыгар­мын. Чеби өендә салырмын, ни кушсагыз — шуны. Ә бүгенгә үз план­нарым бар ...

Миргарифан Әхиярнең мондый дулауларын күп тапкырлар ишетте. Ишеткән саен Әхияргә карап аның йөрәге әрни. Ояла, хурлана яшь бригадир. Үзен ниндидер саилче, хәер сорарга кергән кеше кебек уңай­сыз хис итә. Ләкин тиз генә бер-бер нәрсә төзергә кирәк булып та оста­лар таба алмыйча зар елап йөргән чакларында, аптырап, тагын шушы тирәсе чыпчык очып кермәслек биек койма белән кеше күзеннән ышык­ланган калай түбәле йортның ишеген кагарга мәҗбүр булла.

Марзия, әле Әхияргә, әле Миргарифанга карап, рәнҗеп-рәнҗеп:

— Сугышта катнашканнарны берәү дә онытмый. Әле ничек зурлап Гитлерны җиңүнең егерме еллыгын үткәрдек. Пенсияләр артуын ал. Инвалидлар шәһәр транспортында түләүсез йөри башлады, медаль бе­ лән бүләкләнде. Шул искә алмау, санга сукмау буламыни?!. — диде.

— Шәһәрдә бит ул!— диде Әхияр.— Авыл җирендә мин, буш йө­рим, дип, салам ташучы малайларның чытыр арбасына чыгып утыр­мам бит!.. Өч медалем сугыштан кайтканнан бирле чемоданда ята. Мо нысын да шулар янына салырмын... Болардан миңа ни файда?'

Әхияр Миргарифанга арты белән борылып радиоалгычын кабызды. Минут чамасы аның кызганын көтте һәм лампочкада яшел ут күренеп, радиоалгыч талгын гына гүләргә керешкәч, тоткасын бора-бора дулкын тота башлады.

 — Карале, Әхияр абый, өйрәткәләп торырга гына ие. Үзең эшләмәс­сең. Бүтән борчымас идем,— диде бригадир өметсез тавыш белән.

— Юк, энем, әйтсәм — берәгәйле әйтәм мин. Аягым сызлап тора, больницага барасым бар. Иртәгә ат жәлләмәссең бит?

— Атны бирермен, алмый калганың юк. Тик барыбер правлениегә әйтәм, тагын чакырсыннар... Соңыннан үпкәләшеп йөрмик, Әхияр абый.

Әхияргә болай итеп ачыктан-ачык әйтү ошамады. Ул кырт артына борылды, өзеп-өзеп:

— Синең, энекәем, минем белән алай янап сөйләшергә... башың яшь әле... Мин — Ватан өчен синең ише малайлар бәхетле үссен, рәхәт күрсен өчен газиз канымны койган кеше...— диде.

 — Э-эх, янап әйтүмени бу,— диде Миргарифан, урыныннан торып,— чебиләрне кызганып әйтүем. Бүген дүрт градус кына булды. Иртәгә дә шулай торса ...Туңалар, өч мең штук бит... Э-эх!..

Миргарифан кулын селкеп чыгып китә башлады. Тик шул чакта ко­лак төбендә генә сөйләгәндәй ап-ачык итеп «Белорусь 62» сөйләп җибәрде. Миргарифан туктап аңа колак салды.

— Тыңлагыз, Казан сөйли. Соңгы хәбәрләр тапшырабыз,— диде диктор.— Без бүген студиябезгә, Казанда булуыннан файдаланып, Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан орденнары кавалеры, гвардия кече лейте­нанты Зәки иптәш Сабировны чакырдык.  Иптәш Сабиров Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк немец-фашист яуларына каршы сугышка алына. Сталинград сугышларында катнаша, Кырымга төше­релгән десант частьларының алдынгы сафында була. Сугыша-сугыша Германиягә барып җитә. Өч тапкыр яралана. Госпитальләрдә дәвала­нып чыкканнан соң тагын фронтка ашыга. Батыр якташыбыз сугыш бетәргә бер ай калганда дүртенче мәртәбә каты яралана: сыңар кул һәм сыңар аягын югалта. Шулай булуына карамастан, тынгысыз йөрәк­ле коммунист хезмәт фронтында да сынатмый. Менә унбиш ел инде Ак- тауның «Ландыш» кинотеатрында киномеханик булып эшли.

Әхияр үзенең яңа радиоалгычыннан беренче мәртәбә яңгыраган бу беренче тапшыруны селкенергә базмыйча зур игътибар белән тыңлады. Аның нәкъ алар — элекке сугышчылар хакында булуы Әхиярнең күңе­ленә бигрәк тә хуш килде. Безнең ишеләрне ничек мактаганнарын ише­тәсезме, дигәндәй, Марзия белән Миргарифанга караштырып куйды. «Сыңар кул һәм сыңар аягын югалта... Киномеханик булып эшли» ди­гән сүзләр яңгырагач, түзмәде, гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде:

 — Бәй, нинди таныш фамилия дип баш ватам — мин белгән Саби­ров ич бу, депутат Сабиров. Такта алырга булышты!..

— Әйе шул! Үзебезнең Зәки абый! — дип, бригадир аның сүзен рас­лады.

— Киномеханик икәнен кем белгән аның,— дип кызды Әхияр, ра­дионы бүтән тыңламыйча.— Язын кино караганда лента өзелде дә, зал­да ут кабынды. Шунда, гафу итегез, кәнишне, җыен маңка малай дәр­рәү сызгырырга, «сапожник!» дип акырырга кереште. Төрмәгә ябарга ие суккин сыннарны. Унбиш тәүлеккә түгел — күбрәккә ... Гварди кече лейтенантка, Дан орденнары кавалерына, үзләре өчен утка-суга төшеп гарипләнгән фронтовикка сызгырганнар бит, ә?!. Ай шул чакта белгән булсам! Иманга китерер ием мин ул имансызларны. Ботларыннан болгап-болгап тупсага сугарга да күп сорамас идем. Мине барыбер бер нәрсә дә эшләтмиләр. Минем кызу канлы дуамал кеше икәнемне бөтен милиция белә. Ярты каным — кеше каны бит минем...

 — Кешеләрнең төрлесе бар шул әле,— диде Марзия.

— Әйе-е. Андый әдәмнәрне бетерергә күп вакыт кирәк,— диде Миргарифан аңа өстәп һәм радиоалгычка якынрак килде.

Радиодан Зәки Сабировның карлыккан тавышы яңгырый иде инде. Ул иң элек Бөек Ватан сугышы, шул канлы сугышта совет кешеләренең искиткеч каһарманлыклары, фашизмны җиңү шатлыгы турында сөйлә­де. Аннан соң тыныч төзелеш чорына күчте һәм бүгенге көннәргә ки­ леп җитте Элекке солдатларның хәзерге хәлләренә, уй-хисләренә ка­ гылды.

 — Без, сугыш ветераннары, төзелеш фронтының да иң алдынгы линиясендә булырга тиешбез,— диде Зәки.— Ләкин, кызганычка каршы, өй гарипсез булмый, дигән шикелле, элекке фронтовиклар арасында да үзенең шәхси эшен бөтен илнең гомуми эшеннән якынрак күрүчеләр очрый әле. Дөрес, андыйлар күп түгел — меңгә бер, авыл саен бер генә. Әмма бар. Аларның бер ишеләре сугышта йөрүләре, яраланулары турында чат саен кычкырып йөриләр. Менә инде егерме ел буе, мин Ватан сугышы инвалиды, мине бөтен халык хөрмәт итәргә тиеш, чөнки мин туган ил өчен, балалар бәхетле үссен, рәхәт күрсен өчен газиз ка­нымны койган кеше, диләр. Күкрәк кагалар. Ә үзләре шул ук вакытта җәмгыятькә файдалы эштән баш тарталар, күп алырга, аз бирергә һәм үз кесәләрен калынайтырга тырышалар. Кирәк чакта фронтларда арсландай көрәшкән, ә бүген коммунизм төзү дигән изге һәм тыныч фронт­та ат шикелле эшләүче миллионнарча ветераннар армиясенә кара тап төшереп яши торган мондый кешеләр безнең Актау районында да бар. Мин аларның исемнәрен атап тормыйм. Бу чыгышны тыңлаган булса­лар, бәлки уйланырлар һәм...

Марзия Зәкинең бу сүзләрен гаҗәпләнүдән зур ачылган күзләре белән әле Әхияргә, әле радиоалгычка карап истән таеп тыңлады. Миргарифан белән Әхияр үзе дә аннан ким гаҗәпләнмәгәннәр иде. Әхияр җәннәт өмет итеп торган чакта җәһәннәмгә төртеп төшергән кеше ши­келле аңгыраеп калды. Ул, тегеләргә күтәрелеп карарга көч тапмыйча, башын аска иеп, боргаланып утырды да, әкрен генә кулын сузып, ра­диоалгычны сүндерде. Ишетелер-ишетелмәс кенә:

— Ярар җитәр!— диде һәм әкрен генә торып, әкрен генә чыгып китте.

 Бераздан, таш сын шикелле хәрәкәтсез утырган Марзияның ялгызын калдырып, тавыш-тынсыз гына Миргарифан кузгалды. «Ну эләктерде Зәки абый. Карт ачучы чегән хатыны да бу хәтле туры китермәс. Нәкъ Әхияр абый хакында сөйләгәндәй булды. Үзе дә кая керергә тишек тапмады, бурлаттай кызарды — ә кызарган кешедә өмет бар диләр... Күптән кирәк иде, күптән»,— дип, канәгатьләнеп уйлый-уйлый капкага юнәлде. Әхияр аны күрмәде. Ул ишек алды уртасында, ә боларны, нигә ташыдым соң әле мин дигәндәй, аптырап һәм шаккатып, мунча белән келәт арасына таудай өелгән нарат бүрәнәләргә карап аягүрә катып калган иде.

Август,1965 ел.