Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА

Татарстан язучылар союзы партия оешмасының 31 августта уздырылган ачык жыелышында бүгенге драматургия мәсьәлә­ләре каралды. Язучылар союзы каршында­гы драма секцнясенец председателе Риза Ишморат татар драматургларының иҗат планнары белән таныштырды, аларның нинди яна әсәрләр өстендә эшләүләрен сөй­ләде. Татарстан АССР Культура министр­лыгының сәнгать бүлеге начальнигы, театр белгече И л ь т а н и И л я л о в а соңгы ел­ларда язылган сәхнә әсәрләренең җитлеккәнлек, әдәби эшләнеш дәрәҗәләре турын­да сөйләде, драматургларыбыз каршында торган мөһим бурычларга тукталды.

Бүгенге драматургиябезнең торышы ту­рында фикер алышуларда «Азат хатын» журналының җаваплы редакторы Асия Хәсәнова, Минзәлә дәүләт драма теа­трының директоры Мулланур Мостафин, филология фәннәре кандидаты, театр белгече Бәян Гыйззәт, Республика күчмә театрының баш режиссеры Равил Тумашев, Галиәсгар Камал исемендәге Ленин орденлы татар дәүләт академия теа­тры режиссеры Ширияздан Сарым­саков, язучы Мария Елизарова һәм башка иптәшләр катнашты.

 

14 сентябрьдә Татарстан язучылар союзы партия оешмасының отчет-сайлау җыелы­шы булып үтте. Җыелышта отчет доклады белән Язучылар союзы партия оешмасының секретаре Ләбибә Ихсанова чыкты. Докладчы шагыйрьләр, прозаиклар, драма­турглар һәм тәнкыйтьчеләрнең иҗат уңыш­ларын билгеләп үтте.

— Социалистик реализм принципларына турылыклы булган Татарстан язучылары бай һәм күпкырлы чынбарлык тормышка тирәнрәк үтеп керү, коммунизм җәмгыяте төзүче замандашларыбызның образларын бөтен тулылыгы һәм катлаулыгы белән сурәтләп бирү юлында җитди уңышларга ирештеләр. Соңгы елларда иҗат ителгән күп кенә әсәрләребездә бүгенге көннең ак­туаль проблемалары, замандашларыбызның истә калырлык образлары белән очраша­быз,— диде докладчы. Докладта әдәби иҗат эшендәге аерым кимчелекләр, җитеш­сез яклар турында да сүз байтак булды.

Л. Ихсанова доклады буенча фикер алы­шуларда Госман Бакиров, Мөхәм­мәт С а д р и, Хәй Вахит, Зәки Нури һәм Галимҗан Латыйп кат­нашты. Алар совет язучысының мораль йө­зе, яшь язучыларны тәрбияләү, китап сәү­дәсен яхшырту һәм башка мәсьәләләр ту­рында әһәмиятле фикерләр әйттеләр.

Җыелыш ахырында КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М. 3. Тутаевречь белән чыкты. Ул язучыларны Татарстанның халык хуҗалыгы һәм республикада барган культура эшләре белән таныштырды. М. 3. Тутаев Бөек Октябрьның һәм Татар­станның 50 еллыгы, Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел якынлашу уңае белән сәнгать кешеләре алдында торган зур һәм мөһим бурычлар турында сөйләде. Татарстан язучыларын халкыбызның бөек эшләренә лаеклы булырлык әдәби әсәрләр иҗат итәргә чакырды.

Язучылар союзы партия оешмасының яңа бюросы составына М. Әмир, И. Гази, Г. Минский, Г. Гобәй, Л. Ихсанова, Г. Паушкнн, 3. Нури һәм Р. Мостафин кертелде. Секретарь итеп Г. Минский сайланды.

 

ЭШ КҮРСӘТКӘН ИРНЕ ИЛ ОНЫТМЫЙ

Август аенда татар халкының бөек улы, турылыклы ленинчы Мулланур Вахитовның тууына 80 ел тулды. Бу зур да­та Татарстанда һәм бөтен илебездә кин күләмдә билгеләнеп үтелде. Республика газета-журналларында һәм үзәк матбугат­та Мулланур Вахитовның тормыш юлын һәм эшчәнлеген яктырткан мәкаләләр, за­мандашларының һәм көрәштәшләренең ял­кынлы революционер турындагы истәлеклә­ре басылды.

Мәскәү шәһәре хезмәт ияләренең Мулла­нур Вахнтов истәлегенә багышланган тан­таналы җыелышы башкаланың Тарихи ки­тапханәсе залында уздырылды Анда М. Ва­хитовның тормыш юлы һәм революцион эшчәнлеге турында доклад белән 1917 елдан КПСС члены, отставкадагы генерал-лейте­нант Якуп Чанышев чыкты. 1917 ел­дан КПСС члены, запастагы полковник А. М а л и к о в, 1917 елдан КПСС члены, персональ пенсионер П. Шумилов, 1919 елдан КПСС члены, персональ пенсионер М. Шаһиәхметов, журналист Г.Ишмаев, Н.Сәйфи һәм башкалар курку белмәс ленинчы большевик турында кызык­лы истәлекләр сөйләделәр. А. Галикәев иптәш үзенең чыгышын татар әдәбиятында Мулланур Вахитов об­разы дигән темага багышлады.

 

Казан шәһәре хезмәт ияләренең М.Вахи­товның тууына 80 ел тулуга багышланган тантаналы утырышы КПСС өлкә комитетының конференц-залында 30 августта үткә­ме. Җыелышны, М.Вахитовның револю­цион эшчәнлеге турында кыскача кереш суз белән. КПСС өлкә комитетының берен­че секретаре Ф А. Табеев ачты Мулланур Вахитовиың тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталары редакторы Ш .X. Хамматов доклад ясады.

 

Мулланур Вахитовның якты истәлегенә багышланган тантаналы жыелышлар Идел буе районындагы М. Вахитов исемендәге 1 нче китапханәдә һәм республиканың күп кенә культура сарайларында, клубларында, уку йортларында, предприятиеләрендә дә үткәрелде.

Тагын бер зур вакыйга. Гражданнар су­гышы елларында Татарстан республикасын акгвардиячеләрдән азат итүдә турыдан-туры катнашкан легендар полководец Влади­мир Мартынович Азинның тууына сентябрь аенда 70 ел тулды. Бу юбилейны да рес­публикабыз җәмәгатьчелеге зурлап уздыр­ды. Республика предприятиеләрендә, кол­хозларда һәм совхозларда, уку портларын­да В. М Азинның тормыш юлы һәм эшчән­леге турында беседалар, лекцияләр, доклад­лар ясалды, карт большевиклар, граждан­нар сугышы ветераннары белән очрашулар оештырылды.

23 сентябрь көнне шәһәребез җәмәгатьче­леге Татарстан дәүләт музеена Азин истә­легенә багышланган тантаналы утырышка жыелды. Ялкынлы революционер данлык­лы полководецның тормыш юлы һәм батыр көрәше турында СССР Фәннәр академия­сенең Казан тел, әдәбият һәм тарих инсти­тут» директоры, тарих фәннәре докторы М. Мөхәррәмов сөйләде. Җыелышта Азиины якыннан белгән, аның белән бергә кө­рәшкән гражданнар сугышы ветераннары истәлекләр белән чыктылар.

Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең якты истәлеген мәңгеләштерү өчен инде күп эш башкарыл­ды. Дөньяның бик күп телләрендә, зур тиражлар белән, патриот шагыйрьнең ки­таплары чыкты һәм чыгып тора. Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын тикшерүгә багышланган аерым мәкаләләрне һәм хезмәтләрне дә санап бетергесез. Та­тарстандагы театрларның берсе Муса Җәлил исеме белән йөртелә, хәзерге көндә республикада салына торган иң матур, иң гүзәл шәһәр дә аның исеме белән йөртелә­чәк. Муса Җәлил исемендәге шәһәр һәм поселок урамнарын, Культура сарайларын һәм клубларны, уку йортларын һәм кино­театрларны, пионер дружиналарын, колхоз­ларны һәм совхозларны киң илебезнең те­ләсә кайсы почмагында очратырга була.

Тиздән Минзәләдәге педагогия училище­сы бинасының белдерү тактасына да легендар шагыйребез Муса Җәлил исеме өстә­лер. Күптән түгел, Татарстан АССР Вер­ховный Советы Президиумы указы белән, Минзәлә педагогия училищесына Муса Җәлил исеме бирелде.

 

ТАҖИ ГЫЙЗЗӘТНЕҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ

Мәрхәмәтсез үлем аның үзен безнең ара­дан алып китте инде. Ә исеме халык те­лендә калды, әсәрләре сәхнәләрдән төшми. Таҗи Гыйззәт татар совет әдәбиятының бик үзенчәлекле һәм талантлы драматургы иде. Безнең әдәбиятка ул күп санлы тулы канлы образлар өстәде, театр сәнгатебезне дистәләрчә драмалар, комедияләр һәм либ­реттолар белән баетты. Күренекле драма­тургның тууына 70 ел тулу бәйрәме, зур итеп, бөтен республика күләмендә үткә­релде.

 

Татарстан Язучылар союзының Әлмәт бү­леге һәм Әлмәт татар дәүләт драма теа­тры Тажи Гыйззәтнең 70 еллыгын нефтьче­ләрнең Техника йорты бинасында II сен­тябрьдә билгеләп үттеләр. Кичәне КПССның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре С. Хәким ова ачты. Таҗи Гыйззәт ту­рында истәлекләр белән күренекле драма­тургның замандашы. Әлмәт театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сән­гать эшлеклесе Габдулла Юсупов чыгыш ясады. Театр коллективы тамаша­чыларга Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар» дра­масын күрсәтте.

 

ТАССР һәм РСФСРның атказанган сән­гать эшлеклесе Тажи Гыйззәт истәлегенә багышланган тантаналы кичә Казан шәһә­рендә 22 сентябрьдә Галиәсгар Камал исе­мендәге Татар дәүләт академия театры би­насында булды Драматургның тормыш һәм иҗат юлы турында доклад белән филология фәннәре кандидаты Бәян Гыйззәт чык­ты. Драматургның замандашлары — язучы­лар, артистлар — Т. Гыйззәт турында ис­тәлекләр сөйләделәр. Соңыннан Таҗи Гыйз­зәт әсәрләреннән төзелгән зур концерт би­релде. Концертта аерым спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, җырлар, арнялар баш­карылды.

 

ОКТЯБРЬ РАЙОНЫНДА ӘДӘБИЯТ АТНАЛЫГЫ

Татарстан районнарында әдәбият атна­лыклары уздыру матур бер традициягә әйләнеп бара. Сонгы бер-ике ел эчендә генә дә татар язучылары,Чистай, Зеленодольск, Арча, Әгерҗе һәм республиканың башка күп кенә районнарында булып, район куль­тура йортларында, китапханәләрдә һәм мәк­тәпләрдә. колхоз клубларында һәм кыр станнарында китап укучылар белән очраш­тылар, конференцияләр уздырдылар. Авыл халкы язучыларны бик җылы кар­шы алды, атналык көннәре һәр җирдә чын сәнгать бәйрәме төсендә үтте. Сентябрь аен­да шундый атналыкларның берсе Татар­станның Октябрь районында булды Татар язучылары Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни, Г. Минскнй,  М. Садри, 3. Нури, С. Сабиров, Г. Афзал, М. Фәйзуллииа,  К. Фәсәхов. чуваш язучылары И. Малгай, А. Воробьев, П. Петров һәм М. Егоров район мәктәп­ләрендә укучылар һәм укытучылар, авыл­ларда колхозчылар белән очраштылар, матур әдәбият сөючеләргә үзләренең иҗат планнары турында сөйләделәр, яңа әсәрлә­рен укыдылар.

АСТРАХАНЬ ХАЛЫК ТЕАТРЫ

Нәриманов исемендәге Астрахань татар халык театры илебездәге иң көчле үзеш­чән коллективлардан санала. Гатаулла Нуруллин җитәкчелегендәге бу театр коллек­тивы шәһәрнең культура сарайларында, клубларда һәм завод цехларында, Астрахань өлкәсендәге авылларда һәм поселок­ларда, балык промыселларында һәм кыр станнарында ел саен 70 кә якын спектакль күрсәтеп килә, һәм аның спектакльләрен һәркайда яратып, бик җылы каршылый­лар.

Сонгы берничә ел эчендә генә дә бу та­лантлы коллектив татар, рус һәм башка ту­гандаш халыклар драматургларының дистә­дән артык әсәрен сәхнәгә менгерде. Күре­некле драматург Таҗи Гыйззәтнең «Таш­кыннар» драмасы һәм башкорт драматургы Ә. Атнабаевның «Ул кайтты» исемле пьеса­сы буенча эшләнгән спектакльләр аеруча зур уңыш белән бара. Хәзер коллектив Ә. Мирзаһитовның «Әниемнең чал чәчләре» исемле драмасын сәхнәләштерү өстендә эшли.

 

КИТАП БӘЙРӘМЕ

19 сентябрьдә традицион китап бәйрәме уздырылды. Бу көнне Максим Горький исе­мендәге Үзәк Культура һәм ял паркына күренекле шагыйрьләр, прозаиклар, драма­турглар, композиторлар һәм артистлар кил­де. Алар анда, шәһәребезнең меңнәрчә ки­тап сөючеләре белән очрашып, үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, иҗат планнары белән уртаклаштылар, матур әдәбият ки­таплары сатуда катнаштылар.

 

КАЗАНДА «ФОЛЬКЛОРИКО ДЕ МЕХИКО» БАЛЕТЫ АРТИСТЛАРЫ

Быел җәй шәһәребез тамашачылары бик күп талантлы сәнгать коллективлары белән очраштылар Без Петрозаводск һәм Рига театрларының спектакльләрен карадык.

Ленинградның Акимов театрын һәм казакъ дусларыбызны күрдек. Казан сәхнәләрендә танылган җырчылар һәм биючеләр, эстра­да коллективлары чыгыш ясады. Без күп тапкырлар зур сәнгать белән очраштык, күп ләззәт, рухи азык алдык, баеп калдык. Ка­зан чын мәгънәсендә гастрольләр шәһәренә әйләнде.

Инде җәй үтә дип торганда, август аен­да шәһәребезгә тагын бер гаҗәп үзенчәлек­ле һәм талантлы сәнгать коллективы — Мексика артистлары килеп төште. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында атнадан артык Амалия ханым Эрнандес җитәкчелегендәге «Балет фольклорико де Мехико» артистла­ры чыгыш ясады. Кубада, Канадада, АКШта, Франциядә һәм дөньяның башка күп илләрендә булып, зур уңыш казанган бу коллективны шәһәребез тамашачылары га­ять җылы каршылады. Атнадан артык та­маша залы халык белән тулы булды, атнадан артык театр бинасында көчле алкыш­лар яңгырады. «Балет фольклорико де Мехико» артистлары безне ерак Мексика, талантлы мексикалылар, аларның бик бай һәм үзенчәлекле борынгы культурасы белән таныштырдылар.

Кунаклар үз сәнгатьләрен генә күрсәтеп калмадылар, алар татар халкы, аның куль­турасы һәм бай тарихы белән дә таныш­тылар. Мексикалы дусларыбыз Казан шәһә­рен карадылар, истәлекле урыннарда, му­зейларда, уку йортларында булдылар, гүзәл Иделдә йөзделәр, шәһәр хезмәт ияләре,Татарстан артистлары белән очраштылар. «Балет фольклорико де Мехико» артистла­рының Казан шәһәрендә булып үткән гас­трольләре татар һәм мекснка халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуда әһәмиятле вакыйга булды.

МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ

Сентябрь аенда Минзәлә татар дәүләт драма театры Яшь тамашачылар һәм В. И Качалов исемендәге драма театрлары сәхнәләрендә, шәһәребезнең культура са­райларында, клубларында үзенең спек­такльләрен күрсәтте. Мннзәләлеләр Казан тамашачыларын «Уракчы кыз» (С. Шәкүров), «Кара чәчәкләр» (В. Галимов инсце­нировкасы), «Бәхет кошым» (Г. Зәйнашева). «Әйтер идем йөрәк серемне» (Р. Ишморатова), «Сылу кызлар» (К.Шангытбаев һәм К.Байсәетов), «Көйсез килен» (С. Өметбаев, Г. Шәрифҗанов һәм А. Аләветдинов) исемле спектакльләре белән таныштырдылар. Тамашачыларда РСФСРның, атказанган артисткалары Н. Җиһаншина һәм X. Сәлимова, Татарстанның халык ар­тисты М. Кичүбаев,Татарстанның атказан­ган артистлары Ә. Фәсхетдинов, М. Зәйнуллин, Р. Шакирова һәм башка артист­ларның уеннары җылы тәэсир калдырды.

10 сентябрьдә Бөтенроссия театр җәм­гыятенең Татарстан бүлегендә Минзәлә театры спектакльләре буенча фикер алышу булды. Фикер алышуда театр белгечләре, язучылар, артистлар һәм режиссерлар катнашты.

ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР,ОЧРАШУЛАР, КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР

Софья Радзиевская Казан шәһәренең 12 мәктәп укучылары һәм укытучылар кол­лективы белән очрашты, матур әдәбият сөючеләргә яңа әсәрләрен укыды, иҗат планнары турында сөйләде.

 

Язучы Гариф Галиев Баулы, Бөгелмә һәм Әлмәт районнарында китап укучылар белән очрашты.

Р. Кутуй, М. Фәйзуллина һәм К.Фәсәхов Казан авыл хуҗалыгы институты студент­лары белән очраштылар, аларга яңа ши­гырьләрен укыдылар.

Сентябрь аенда Васильево ял йортында ял итүчеләр Габдрахман Әпсәләмов һәм Илдар Юзиев белән очраштылар. Г. Әпсә­ләмов тыңлаучыларга романнарының язылу тарихын сөйләде, сорауларга җавап бирде. Илдар Юзиев шигырьләрен укыды.

 

9 сентябрьдә язучылардан Э. Касыймов һәм И. Юзиев Алабуга педагогия институ­ты студентлары белән очраштылар. Кичәне институтның татар әдәбияты кафедрасы мөдире М.Фәйзуллина ачты. Э. Касыймов студентларны «Казан утлары» журналының киләсе елгы планы белән таныштырды. Ил­дар Юзиев поэмаларын һәм яңа шигырь­ләрен укыды.

Шул ук көнне И. Юзиев, Бондюг унберьеллык мәктәбе укучылары янында булып, аларны әдәбияттагы яңалыклар белән та­ныштырды һәм шигырьләрен укыды.

24 августта Г. Ахунов, Р Төхфәтуллин, Ә. Маликов, яшь шагыйрьләр Клара Булатова, Рәшит Әхмәтҗанов һәм Рөстәм Мингалимов (Казан) Муса Җәлил исемендәге нефтьчеләр поселогында очрашу үткәрде­ләр, яңа әсәрләрен укыдылар.  Г. Ахунов патриот-шагыйрь турында кыскача чыгыш ясады. Әлмәт язучылары поселок китапха­нәсенә үзләренең китапларын бүләк итте­ләр.

 

Әлмәткә экскурсиягә килгән Чаллы райо­ны укытучылары Техника йорты залында бер төркем язучылар белән очраштылар. Очрашуда Мәскәү язучысы Алексей Ивано­вич Никитин, Әлмәт язучылары Р. Төхфәтуллин, Ә. Маликов. Г. Ахунов катнашты.

 

Игеннәрне урып-җыюның хәлиткеч көн­нәрендә Әлмәт язучылары колхозларга чык­тылар, урыннардагы радио буенча чыгыш ясадылар, механизаторлар белән очрашты­лар. Г. Ахунов Әгерҗе районы колхозла­рында, С. Кальметов Сарманда, М. Хәсәнов, Азнакай эшчеләре поселогы Культура сарае үзешчән сәнгать коллективы составында, Туймазы районы колхозларында булып кайттылар.

Ш. Бикчурин һәм Леннногорскидагы әдә­би берләшмә членнары Чыршылы авылын­да үткән яшь терлекчеләр слетында чыгыш ясадылар.

РСФСР Язучылары союзы идарәсе 6 сен­тябрьдән 16 сентябрьгә кадәр Чита шәһә­рендә Ерак Көнчыгышта һәм Көнчыгыш Себердә яшәүче яшь язучыларның семина­рын үткәрде. Семннар эшендә, поэзия груп­пасы җитәкчесе буларак, РСФСР Язучыла­ры союзы правлениесе секретаре С. Xәким  дә катнашты.