УДМУРТ МӘКАЛЬЛӘРЕ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРЕ
Нинди чиста аракы да тормышны болгандыра.
Куркак күзләр мәчене дә аюдай итеп күрә.
Курыккан куян эткә каршы чаба.
Уйлары — күктә, үзе — идәндә.
Җирнең күрке — үсемлек, ә кеше күрке — хезмәт.
Тынгысыз кеше йөрәген беркайчан да май басмас.
Кешегә өстән карасаң, намусың түбән була.
Казаныңда ашың булса, чүмеч табылмый калмас.
Каргадан сандугач тумый.
Балалары булмаса, ир белән хатын ятим.
Елан да тыштан ялтырый.
Сөзгәк сыер мүкләк булып туа.
Көнче кеше унике күзле.
Дошманыңны җәлләсәң — үзең һәлак булырсың.
Төлке йокыга ятса да, тавык санап төш күрә.
Җәй әзерли, кыш ашый.
Тау бар җирдә тугай да була.
Иртә аткан чәчәк - җимешсез.
Ат эчергәндә - сызгыр, кунак сыйласаң - җырла.
Кунакка барсаң — бәхәс кузгатма.
Коры салам тиз сына.
Черек агач — каты ботаклы.
Миләштән алма көтмә.
Сайлап тәрҗемә итте: Зәки Нури