УДМУРТ МӘКАЛЬЛӘРЕ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРЕ
Чиста эшне эшләргә пычрак куллар ярамый.
Якын дус янына барсаң — озын юл да кыскара.
Үзең дә һәлак булма, дусларыңны да сакла.
Сыерчык белән саескан бер ояга сыешмый.
Кизләү кипсә, елга да кибә.
Зур көтү бүредән курыкмый.
Биеклеген белим дисәң, тауның түбәсенә мен.
Аз гына белер ечен дә бик күп укырга кирәк.
Бәйләгәнеңне чишә бел.
Күзләр еракка карый, акыл — тагы да арырак.
Баш уйсыз түгел, уй башсыз булмый.
Кулларга баш булышса, эшләр җиңелрәк бара.
Бик хәйләле төлке дә капкынга килеп каба.
Җиде елга кичеп тә аякларын чылатмый.
Койрыгы кыска булмаса, ул да куян тотасы.
Көчле кеше кыйнашмый.
Ат җиккәндә дуга бөкмиләр, кышын арба җикмиләр.
Кадагын саклап дага югалган.
Төлкенең койрыгы башыннан кыйбат.
Күлмәгең булса, төймә табылыр.
Күктәге болытка карап җирдә урын билгеләмә.
Ябык авызга чебен нерә алмый.
Кызу пешкән аш көя.
Җирнең мае — ашлама.
Бер көнгә иртәрәк чәчсәң, бер атна алдан урырсың.
Игенченең хакиме — көз. _
Биттән пычрак тиз юыла, ә тормыштан - юылмый.
Харам акча кесә тишә.
Кеше балыгы сөяксез була.
Саран базарга чыкса - намусын да сатачак.
Саранның сүзе «юк» белән бетә.
Туры сөйләп кыек эшләмә.
Ялагай да баш игәнне көтә.
Кабып йотар алдыннан төлке дә тавыкны мактый.
Китеп югалган сарыкка бик күп хуҗа табыла.
Мыштым зат каты тешли.
Ал көпчәк кайда барса, арткысы шунда узар.
Юаш сарыкны кыркуы җиңел.