Логотип Казан Утлары
Мәкаль

УДМУРТ МӘКАЛЬЛӘРЕ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРЕ

Уйлау җитми, эш кирәк.

Тел тезгене баш була.

Сүз энәдән үткенрәк.

Имән черек дию белән, имән тамырыннан аумый.

Теле - сандугачныкы, үзе бүре йөрәкле.

Теле белән майлар да, теше белән ботарлар.

Телең белән сөртенгәнче, аякларың сөртенсен.

Теле үткен, кулы тупа.

Бер кулы куйган имзаны икенчесе юк итә.

Су төбенә төштең икән, ярдан дуслар чакырма.

Яхшы дусты юк кеше яман эшен аңламас.

Балы булса, чебен ябыша.

Көч хезмәттә ныгый.

Идән чиста булсын дисәң, билне ешрак бөгәсең.

Урман кисүче кешене тун түгел, балта җылыта.

Иртә торган саескан ризык тапмыйча калмый.

Тимерченең кулы алтын, ә шагыйрьнең-сүзләре.

Көймәгә дип кискән усак ишкәккә дә җитмәде.

Читән казыксыз тормый.

Юнәсе әле кисмәгән, ул чабата үрмәнче.

Үзе шытып чыкмаганны тартып үстереп булмый.

Кызу урак өстендә кояшны үзең уят.

Бергәләп эшләү уендай җиңел, ә ялгыз хезмәт үлемдәй авыр.