УДМУРТ МӘКАЛЬЛӘРЕ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРЕ
Илен оиыткан кеше гомерлеккә адаша.
Халык гомере - агым су, ә аккан су - матур ул.
Энҗе — тауда, акыл — халыкта.
Халык бердәм алынса, күлне күчерә ала.
Атаң улы гына булма, Ватан улы була бел.
Кешегә ышанмаганның үзенә ышанмыйлар.
Тирән диңгез тебеннән дә өскә чыга дереслек.
Дөреслекнең бер юлы бар, ә ялганның - мең төрле.
Бөтен нәрсә картая, тик дөреслек мәңге яшь.
Күпме генә өрсә дә, эт тавышы тау ишми.
Бензинны яшереп куйсаң да,исе борынга бәрә.
Йөреп торсаң — мүкләнмисең.
Елганың да үзәне үзгәрә.
Тик бер тәрәзәдән карап бөтен урам күренми.
Юлны тормыш үзе күрсәтә.
Үз күләгәсеннән ары беркем дә китә алмый.
Юл алга алып бара, ә тел илтеп җиткерә.
Телне кимсетсәң, йөрәк хурлана.
Туган телен оныткан-туган анасын белмәс.
Йөрәктән чыккан җылы сүз өч кыш буе җылытыр.
Тел сөяксез, уй төпсез.
Сөйләшергә тел кирәк, яратырга җан кирәк, эш белергә аң кирәк.