Логотип Казан Утлары
Шигърият

Туган илем

 

(Кантата)

1

Тирән дә син, киң дә, әй чап Идел,

Күз җитмәслек ерак ярларың;

Анда элек даулар, яулар иде,

Ил елатты түрә-ханнарың...

Башка инде безнең бу заман:

Балкый ярда азат, шат Казан.

Идел, Идел, туклык елгасы,

Зур туганлык, дуслык елгасы:

Идел суы, уртак су аша

Казан Мәскәү белән тоташа.

2

Күтәреләм Ослан тауларына, —

Көзге булып балкый Иделем.

Шул көзгедә минем алларымда

Күренгәндәй була киң илем.

Күренгәндәй була ак чаннар,

 Буровойлар, яңа фонтаннар,

Яңа җиңү — яңа батырлар,

Җир астыннан үткән зур юллар —

Татар нефте ерак юл аша

 Туган илләр белән тоташа.

3

Болытларга очам хыялларда:

Күңел бит ул очар кош сыман.

Зур заводлар җәелеп ята аста,

Офыкларны сарган ак томан.

Хыял көче илтми кайларга? —

Ракеталар оча айларга.

Канат биреп безне күтәрә

 Партиябез биек күкләргә!

Туган илем гаҗәп юл аша

Планеталар белән тоташа.

4

Сөйгән татар халкым күңеле сыман

Киң һәм иркен илем Татарстан;

Шуңа иркен сулыйм, рәхәт тоям,

Бәхетле мин бу зур язмыштан.

Республикам — туган җирем син,

 Биләвем син, бишегем минем син,

Туган йорты эшчән татарның,

Бер улы син газиз Ватанның,

Ленин юлы — бөек юл аша

Бар милләтләр бергә туплаша.