Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тормыш һәм характер дөреслеге

 

Мәсгут Шәрифуллинның «Еллар үткәч» повестена гадәти рецензия язып та «котылып» булыр иде. Ме­нә болайрак дип, мәсәлән: Повестьта кирәкле, актуаль мәсь­әлә күтәрелә. Кешеләр аңындагы, хосусый милекчелек калдыклары­ның зарарын күрсәтергә, хосусый милекчелек морален фаш итәргә, коллективизм хисләренең көчен, өс­тенлеген расларга тели М. Шәри- фуллин. Әсәрдә хосусый милекчелек мораленә совет яшьләре морале, коммунистик мораль каршы куела. Ике мораль вәкилләре арасындагы бу көрәшне сурәтләрлек оригиналь алым да тапкан автор. Бары шәхси интересларын гына кайгыртып яшәүче иске карашлы атага аның үз улыТаһирҗан каршы чыга. Әсәрдә Сәмигулла искиткеч на­чар, вак җанлы бер кеше итеп би­релә. Колхоз эшенә ул эленке-са­лынкы гына йөри. Колхоз мастер­скоеннан тактадыр, тугымдыр ур­лап ташый. Урланган материаллар­дан тәрәзә рамнары, көпчәкләр һәм башка йорт кирәк-яраклары ясап, кыйммәт бәягә авылдашларына сата. Улы Дәүләтҗан да атасы сыңары. Аның да бармагы үзенә кәкре, аның да колхоз эшендә әллә ни гаме юк. Авылдашларыннан ае­рылыбрак, үз кабыгына яшеренеб­рәк яшәүче шушы гаиләгә солдат­тан Таһирҗан кайтып төшә. Төшә дә, җиң сызганып, колхоз эшенә алына. Тора-бара әтисенең кыек эшләрен дә күрә башлый Таһир­җан. Шулай черек нигезгә корыл­ган йортта беренче ярыклар хасыйл була. Әкренләп алар киңәя, зурая һәм, ниһаять, Сәмигулла нигезе тә­мам таркала, җимерелеп төшә.

Әсәрдә бер уку белән хәтердә ка­лырлык вакыйгалар, эпизодлар байтак. Китап итеп чыгарганда  М. Шәрифуллин повестен кабат эш­ләгә.  Әсәр шактый кыскарган, җыйнакланып калган...

Беренче кат укуга, повесть ту­рында шундыйрак тәэсир кала, һәм, беренче карашка, әсәр мондый гына бәягә лаек та. Безнең әдәбиятта М. Шәрифуллинның «Еллар үткәч» повесте дәрәҗәсендәге әсәрләр бай­так. Андый әсәрләр хәзер дә чыккалап тора. Инде байтактан язылып һәм басылып чыккан, укучыларга таныш әсәр турында сүз куертып торуның кирәге дә калмагандыр?!. Бәлки, шушы урында нокта куярга­дыр? Безнеңчә, нокта куярга иртә­рәк әле. Һәм менә ни өчен.

М. Шәрифуллин матур әдәбият өлкәсендә күптән эшләп килүче, бер­ничә җыентык чыгарган автор. Мо­ңарчы ул, күбрәк, кыска хикәя жан­рында эшләде. «Еллар үткәч» по­весте — аның зур күләмле беренче әсәре. Тормыш юлын җитди рәвештә язучылык эшенз багышлаган ав­торга зур күләмле беренче әсәре турында күбрәк һәм төрлерәк фи­кер ишетү зарарлы булмас дип уйлыйбыз. Бусы мәсьәләнең бер ягы.

Соңгы 10—15 ел вакыт эчендә татар совет проза әдәбияты бик нык үсте һәм камилләште. Проза­бызның бүгенге дәрәҗәсе безне матбугатка чыккан һәр яңа әсәргә күп тапкыр җитдирәк, таләпчәнрәк килергә мәҗбүр итә. Шул арның ба­рысын да исәпкә алып хөкем йөрт­сәк, М.Шәрифуллинның «Еллар үткәч» повестена «гадәти» рецензия генә аз булачак. Инде, әлеге таләп­чәнлек дигән әйберне көчәйтә тө­шеп, әсәрне кат-кат укый башла­дыңмы— картина шактый үзгәрә төшә. Беренче кат укыганда ук күз­гә ташланган житешсезлекләрнең сәбәпләре ачыклана башлый, күп кенә яңа кимчелекләр, моңарчы си­зелмәгән җитешсезлекләр табыла, повесть аерым эпизодлар һәм кисәк­ләр җыелмасын хәтерләтә башлый. Без монда әсәрдә очраган кимчелекле якларның барысына да җен­текләп туктала алмыйбыз. Игътибарны үзебезчә әһәмиятле дип сана­ган ике мәсьәлә тирәсенә тупларга тырыштык. Аларның берсе — әсәр­дә сурәтләнгән тормыш вакыйгала­рына авторның карашы, икенчесе — язучының образ иҗат итү принцип­лары.

Сүзне беренче мәсьәләдән баш­лыйк. Әйтегез әле: авыл тормышын­нан алып язылган бу повестьта кай­сы чор, нинди еллар турында сүз бара? Сугыштан соңгы еллар ту­рында, билгеле. Ләкин бу бит үзе шактый зур чор. Сугыштан соңгы 20 ел вакыт эчендә колхоз авылы күп үзгәрешләр кичерде, зур үсеш юлы үтте. «Еллар үткәч» повестен­да, конкрет алганда, шушы үсеш юлының кайсы этабы сурәтләнә соң? Сез әсәрдән бу сорауга җавап таба алмассыз. Повесть башлан­ганда авыл халкының хәле, тормы­шы бик авыр була. Йортлар җиме­рек, абзарлар сөрлеккән, буралар буш тора. Барлы-юклы икмәкне дә заданиегэ түләтеп бетерәләр икән. Шуңа да бит, бер атны буш тоткан өчен биш хезмәт көнен кискәч, «Нигә егерме бишне кисмәдегез!» — дип көлә Дәүләтҗан. Инде әсәрнең соңгы яртысына карагыз. Бөтенләй башка дөнья! Калай түбәле йорт­лар, яңа каралтылар, такта койма­лар. Кешеләр дә бөтенләй үзгәргән. Күңелләре күтәренке, йөрәкләре дәртле. Өстәвенә елы шәп килә. Игеннәр «котырып» уңа, уңышны искитмәле бүләләр. Задание дә тү­ләтмиләр, ахры?.. Дәүләтҗан да хезмәт көне кисү кебек мәсьәләләр­гә бөтенләй башкача карый хәзер, һәм әсәрдәге шаккатмады шушы үзгәрешләр нибары бер ел, елдан аз гына артыграк вакыт эчендә булып ала. Ышандырамы бу? Юк, әлбәт­тә. Авыл хуҗалыгындагы кыенлыклар мондый әсәрләрдә сурәтләнгән­чә җиңел хәл ителә торган булса, колхоз авылы инде күптән комму­низмга җиткән булыр иде.

Бер бу мәсьәләдә генә түгел, башка урыннарда да язучы тормыш күренешләренең закончалыгы, эчке хасияте белән артык санашып тор­мый. Мөлкәтбаевлар Наратлыда гомер-гомердән яшиләр. Сәмигулланыкыларның ниндиерәк кешеләр, кем икәнлекләрен авыл халкы, бил­геле, күптән белеп бетергән инде. Монда бернинди шик булырга мөм­кин түгел. Автор исә, Сәмигулланың колхоз эшеннән качып йөрүче әшә­ке, карак кеше булуы турында сөйли-сөйли дә, бервакыт укучыны Мөлкәтбаевларның Наратлыда аб­руйлы, авторитетлы кешеләр булып йөртелүләрен исбатларга тотына. Ни өчен диярсез? Сәмигуллага улы Дәүләтҗанны өйләндерергә кирәк. Килен итеп бригадир Зәки кызын — Галияне алырга кирәк. Шунсыз эш барып чыкмаячак, һәм Галия, Дәү­ләтҗанның кем икәнен бөтенләй белмәгәндәй, аңа кияүгә чыгарга була. Коммунист Зәки шул эшкә ризалык бирә...

Алдынгы колхозчыларны бүләк­ләү болай тормышта була торган нәрсә үзе. Гадәттә көзге байлыкны җыеп алгач эшләнә бугай ул. М. Шәрифуллин исә уракка төшәр алдыннан бүләкли. Чөнки авторга Сәмигулланы көнләштерергә, аңа тагын бер мәртәбә удар ясарга кирәк. Күр, янәсе, бездә эшләгән ке­шенең кадерен беләләр, тырышып эшләсәң, син дә буш калмас идең.

Повесть гаҗәп эффектлы вакый­га белән — Сәмигулла абзыйның, күршесе Мәрданша бакчасына тө­шеп, хурлыкка калуы белән башла­на. Истә калырлык, мавыктыргыч эпизодлар әсәрдә, моннан башка да, күп кенә. Әмма, ныклап тикшереп карасаң, аларның да байтагы ышан­дырмый. Акыл белән уйлап кара­ганда, Таһирҗанга буш ат белән Сәмигулла йортына кайтып йөрисе дә юк иде кебек. Чаганлыбаштан алып кайткан машина көпчәкләрен складта калдыргач, атны конюшняга илтергә дә туарырга. Юл өстен­дә генә бит. Ә ул илтми. Чөнки бу ат белән Сәмигулла абзагыз тагын бер мәртәбә этлек эшләп күрсәтергә тиеш әле.

Саный китсәң, мондый урыннар шактый алар. Әмма санаган кадәресе дә язучының тормыш күренеш­ләренә мөнәсәбәтен ачыклау өчен җитсә кирәк. Реаль чынбарлыкка ул «сезгә мин хуҗа, телим икән майда нөздерәм, телим икән башы­гызны ашыйм» дигән караштан чы­гып якын килә сыман. Тормыш ва­кыйгаларын көчләп үз теләгенә буйсындырмакчы, аларны үзенә хезмәт иттермәкче М. Шәрифуллин. Ләкин вакыйгалар агышының реаль мөмкинлеге белән автор теләге каршы­лыкка керә — тормыш чынлыгы бозыла һәм әсәр ышандырмый баш­лый. Эшне тормыш күренешләрен үз җаена яраклаштырудан башлаган автор, тора-бара, үзе үк тормыш стихиясенә буйсына, ул таркаулана, чәчелә башлый. Игътибар итегез әле: повесть башланганда язучының игътибар үзәгендә Сәмигулла тор­мышы иде. Бара-тора дилбегә Та­һирҗанга күчә. Алга таба алар­ның функцияләре дә нык кына үзгәрә. Сәмигулла тормышына бәй­ле вакыйгалар игътибар үзәгеннән бөтенләй диярлек төшеп кала Таһирҗан тормышы да икенче плангарак авыша. Аның каравы, әсәргә берөзлексез яңа ситуацияләр, яңа үсеш линияләре керә тора. Күләме зур булмаган, егермегә якын кечерәк бүлекчәләрдән торган әсәргә, урта бер җиргә җиткәч, шофер егет Зөфәр килеп керә. Шул урыннан Зөфәр — Минҗан арасында мәхәб­бәт линиясе башлана. Инде әсәр бе­тә дип торганда, XVI бүлекчәдә, Әсгать катнашып китә. Автор Әс­гать белән Галия арасындагы мә­хәббәт тарихын сөйләргә керешә. Яңа ситуацияләр һәм үсеш линиялә­ре повестьны тагын да таркаулан- дыра төшәләр, аны күп планлы итә­ләр. Алай гына да түгел, алар язучыны үз якларына аударалар, һәм автор, тормыш вакыйгалары стихиясенә бирелеп, һәр линияне ахырга, соңгы ноктага кадәр дәвам итәргә мәҗбүр була. Таһирҗан Зәй­нәпкә, Зөфәр Минҗанга өйләнә. Әс­гать белән Галия арасындагы мөнә­сәбәтләрнең дә уңышлы тәмамлана­чагына безнең шигебез калмый...

Язучы эшне тормыш вакыйгала­рын үзенә кирәкле уңайга яраклаш­тырудан башлаган иде. Ахыр чиктә моның нәкъ киресе булды. Моннан бик гади һәм күптән билгеле бер хакыйкать чыга инде. Реаль чын­барлык аны теләсә кайсы якка бо­ру, үзгәртү өчен язучы карамагына тапшырылган чимал түгел икән. Ул үзбаш яши, кемгә дә буйсынмый һәм буйсынмаячак. Димәк, язучы үзе аны өйрәнергә, белергә, аның белән санашырга тиеш була.

М. Шәрифуллинның әдәби образ­ларга карашы да тормыш вакыйга­ларына карашы кебек үк берьяклы, образлар аңа, тулы канлы, тере кеше булудан бигрәк, берәр вазифа башкару өчен генә кирәк дип рас­лау — дөрес үк булып бетмәс иде. Әмма әдәби образларга мөнәсәбә­тендә дә шундыйрак бернәрсә үзен шактый сиздерә.

Повестьта истә калырлык, уңыш­лы эшләнгән образларның берсе — Сәмигулла. Дөрес, бер урында ул Галимҗан Ибраһимовның Җәләш мулласы тибындагы дан, шөһрәт яратучы карт булып чыгыш ясый; икенче төштә — эштән чыккан са­рай, ул да түгел, шушы әшәке карт халыкның начар яшәвенә, тол ха­тыннарның авыр язмышына ачынып кайтып килә. Ярар, шулай да бул­сын, ди. Ләкин автор, безнең уебыз­ча, Сәмигулла характерының эчке пружинасын җитәрлек ачмаган. Шуңа да аның бер халәттән икенче халәткә күчүе, үзгәрүе һәр урында да ышандырып бетерми Таһирҗан­нан бүгенге авыл яшьләренең ти­пик образын гәүдәләндерерлек ма­тур характер тудырып булыр иде. Автор тарафыннан уңышлы сайлан­ган образ ул. Таһирҗан образы, урыны-урыны белән, шактый ачы­лып китә. Безгә ошап та куя, үзен яраттыра да бу образ. Ләкин Та­һирҗан образының үстерелешендә дә эзлеклелек җитеп бетми. Күп урыннарда автор образның харак­теры. логикасы белән санашып тор­мый, аны җанлы курчак, вазифа башкаручы дәрәҗәсенә төшерә.

Кайта-кайтышка үз йортындагы атмосфера ошамый егеткә. Әтисе дә әллә нишләгән, абыйсы да... Күрә­сең, Таһирҗан армиягә киткәнче Сәмигулла абзый яхшы кеше бул­гандыр инде. Әтисенең тол хатын белән көпчәкләр өчен сатулашуы ае­руча күңелен төшерә егетнең. Бу йортта ана, ничектер, тынчу булып китә. Ул, урамга чыгып зур таш өстенә утыра да, чылтырап аккан чиш­мәгә карап, уйга кала. Үткән гомере дә, хәтердә сакланган вакыйгалар да күз алдына килә. Барысы да ышандыра, әйбәт кебек. Тик әтисе йортыннан боегын, күңеле төшеп чыгып киткән егетнең күз алдына нинди вакыйгалар килүен карагыз сез. Гел машина, техника. МТС.. Без инде шикләнә башлыйбыз. Тук­та, автор безне «машина җене» ка­гылган егетнең биографиясе белән таныштыру өчен генә тырышмый­мы? Нәкъ шулай икән...

Шактый уйланып утыргач, ул алачыкка таба китә. Әйбәт кешеләр янына барасы, алар белән арала­шасы, караңгы уйлардан арынасы килә бугай егетнең дип юрыйбыз без. Баксаң, бөтенләй башка эш бе­лән икән. Автор Таһирҗанга тизрәк теге машина калдыкларын күрсә­тергә тели икән.

Таһирҗанның тагын бер кызык гадәте бар. Ул бер дә кирәксезгә кызып китә, әтәчләнә, гайрәт күрсә­тә, ә нәкъ менә гайрәтләнергә, кы­зарга тиешле урыннарда авызына су кабып кала. Безгә калса, Таһир­

җан әтисе белән булган конфликтта бик нык ачылырга, үсәргә тиеш иде кебек. Ләкин ул конфликтка дина­мика, үсеш, бөтенлек җитми. Янып, дөрләп китә алмаган учакны хәтер­ләтә ул. Автор, килеп, нык итеп бер өргәч, кинәт кабынып, ялкынланып китә. Инде, учак дөрләп кабынгач, шартлар дәрәҗәгә җиткәч кенә, я Сәмигулла, я Таһирҗан йомшый. Әшәке Сәмигулла малайны, бәлки, үз ягыма аударып булыр дип өмет өзми. Таһирҗан исә әти чыннан да начар кешеме икән, бу йорттан китәргәме-юкмы дип шикләнеп йөри... Сигезенче бүлекчәдә учак яңадан дөрләп китә. Әтисенең начар кеше булуына тәмам ышанып җиткән, ярсыган Таһирҗан аның кулыннан үлчәү таягын тартып алып, берничәгә сындыра да, читкә томыра. Ме­нә хәзер күптән көтелгән шартлау булачак! Моннан соң инде Таһир­җан бу йортта кала алмаячак! Юк, шартлау булмый кала, учак тагын сүнә. Автор исәбе буенча, иртәрәк икән әле. Һәм язучы үзе үк кыздыр­ган, соң чиккә җиткергән конфликт­ны сүрелдерә төшә. Сәмигулла бе­лән Таһирҗан, берни булмагандай, яңадан тыныч кына яши башлый­лар. Һәм әнә шул күп тапкырлар кабатланган дөрләү-сүнүләр дәва­мында Таһирҗан образы да һаман сүрелә, чырайсызлана бара, һәм ме­нә бер заман, уйламаганда, көтмә- гәндәрәк, шартлау тавышы яңгы­рый. Туган ңортын, әтн-энисен таш­лап, Таһирҗан чыгып китә.

Әсәрдә катнашучы персонажлар болар белән генә чикләнми, билге­ле. Сәмигулла белән Таһирҗаннан тыш та, повестьта дистәгә якын пер­сонаж бар. Повестьтагы вакыйга­лар барышында төрлесе төрле дә­рәҗәдә катнашучы бу персонажлар арасында Таһирҗан белән Сәми­гулла кадәр үк эшләнгәннәре юк диярлек. Аларга киңләп тукталып тормыйча да, М. Шәрифуллиннын әдәби образ тудыру принциплары турында мәгълүм бер фикергә ки­лергә мөмкин кебек. Авторның теге яки бу эпизод аша әйтергә, үткәрер­гә теләгән ниятенә карап, әсәрдәге образлар да гел үзгәреп торалар. Бер үк образ бер картинада бер кыяфәттәрәк күренсә, икенче урын­да инде бөтенләй башкарак планда ачылырга мөмкин. Без катлаулы, күпкырлы кеше характерларына каршы түгел. Ләкин М. Шәрифуллин иҗат иткән образларның бер кыяфәттән икенче төскә керүләре дәлнилләнмәгән, ышандырып бетер­ми, повестьтагы характерларга эчке бөтенлек җитми.

Әнә шул без монда тукталган һәм әле телгә дә алмаган эпизодларны, төрле вакыйгаларны, ышандырыр­лык, җанлы кеше булып эшләнеп җитмәгән образларны бер бөтен итеп оештырырга, әдәби әсәр итәр­гә туры килгән М. Шәрифуллинга. Дөресен әйтергә кирәк, бу эшкә ул зур көч куйган, һәм билгеле дәрә­җәдә теләгенә ирешкән дә. Әмма игътибар беләнрәк карарга тотын­дыңмы, җөй урыннары, ак җепләр күренеп тора. Повестька сюжет- композиция төзеклеге җитми, ул мавыктырмый, авыр укыла.

Ярар, шулкадәр көч куеп язылган бу әсәре белән М. Шәрифуллин укучыларга моңарчы кабатланма­ган нинди яңа фикер әйтергә телә­гән соң? Әйтүе бик кыен. Бөтен бә­ла дә менә шунда инде. Авторның укучыга әйтергә теләгән яңа фике­рен, ачышын күрү бик кыен бу по­вестьтан. Шуңа әсәр таркау чыккан, шуңа повесть мавыктырмый.