Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Моң

Урман буйларында сары юрган,

Галиябану монда арыш урган.

 

Чәчәк исе килә тирә яктан,

Зөлхәбирә монда печән чапкан.

 

Ачык зәңгәр һаваларга карап,

Тау битендә утыра ялгыз нарат.

 

Дастан серен сөйли җилләр килеп,

Таһир-Зөһрә йөргән җирләр кебек.

 

Көтү үткән тугайларга тулып,

Минем моңым агыла томан булып.

 

Оныгыма хат

 

Томан булып күтәреләм иртән,

Һәм чык булып төшәм кичләрен.

Тел шартлатып

Карап йөрим читтән

 Оныкларның кырган эшләрен...

 

Бөтен тирә мәрмәр, пыяла, чәчәк,

Хуш бакчалар белән бизәнгән

Матур заманнарда яшәячәк

Оныгыма сәлам җибәрәм.

 

Исән-таза гына ятасызмы,

Сәламәтме бала-чагагыз!

Без әбиең белән дөнья артыннан

Чабабыз да һаман чабабыз.

 

Мин күп белмим, лектор сөйләмәсә,

Син яшәгән заман хакында.

Үзең белән илне бизәп яшә,

Үзең белән җирне матурла!

 

Фараз кылам: сездә космонавтлар,

Ракеталар белән күк тулыр.

Җанга куәт биргән ак канатлар —

Шигырьләр һәм җырлар күп булып

.

Сез шагыйрьләр булып туарсыз да,

Шигырь белән буа буарсыз.

Карап карыйк.

Безнең китапларны

Кайсы шүрлекләргә куярсыз?

 

Бабайлардан танавыңны борма

Шигырь мәйданында ярышта.

Айга менеп Тукай җырын җырла,

 Такташ шигырен укы Марста!

 

Мин йөземне борып сезнең якка,

 Тәмле-татлы уйга талырмын.

 Каберемә басып киткән чакта

 Табаныңны үбеп калырмын.

 

Әрем

 

Тәкәбберләр чәчәк иснәп йөрде,

Тәгәрәшеп бал-май эчендә.

Язмыш көлеп миңа әрем бирде,

 Рәхмәт инде әрем өчен дә!

 

Әрем телле булдым әрем татып

Телемдәге әрем өчен дә,

Салкын көздә

Сары чәчәк атып

Әрем үссен каберем өстендә.

 

 

Роберт Әхмәтҗанов

 

 

Лирик әкият

 

Ә син гүя горур болан кызы,

Йөгереп уздык язгы юлларны.

Минем гомер килә синең эздән

Ерып чыга ташкын суларны.

 

Мин бу ярда торам. Син, яз кичеп,

Җәйгә кердең. Кошлар иленә.

Җәйгә керәм. Анда гөлләр яна,

Иркәләнеп синең җиленә;

 

Коя анда синең яңгырларың,

Ак болытлар коена күлләрдә.

Ул күлләрдән миңа бер йотым юк,

Сиңа зарыгып янган көннәрдә.

 

Җитеп булмый сиңа. Толымыңнан

Ташлыйсың да алып тарагың,

Эзләреңдә шаулап урман калка,

Карурманнар каплый араны;

 

Кызыл тарак төсле, юл өстеңдә

Янып тора көзге урманнар.

Көзгә керсәм инде—көзне уздың:

Арада — кыш,

Аера бураннар.

 

Язга керәм. Җиттем, дигән чакта,

Әйтерсең лә, көзге ташладың:

Ялкынланды кинәт язгы күлләр,

Елгаларның ярдан ашканы

Юлны бүлде...

 

Тагын килеп җиттем

Әфсенләгән утлы сызыкка...

Еллар аша сине эзләп барган

Чакыру тавышым җәелә офыкка.

 

• • •

Каеннарны үт тә, сугыл миңа.

Күңелем әле утсыз йорт сыман.

Анда бар да синең җыр шикелле

 Исемеңне көтә, юксына.

 

Син кер анда. Калдыр бусагада

Икеләнү тулы уйларны.

Син кер анда. Ут ал күзләремә,

Уз, тәртипкә китер дөньямны.

 

Анда бар да синең кулны көтә.

Үз итеп йөр. Үз ит, тарсынма.

Утлар кабыз. Чыгар гөлләреңне

 Коеп яуган яңгыр астына.

 

Бар да синең якты эзне саклый,

Син кагылган әйбер кузгалмый.

Ак мендәрдә синең җылың тора,

Гөлләреңнең төсен көз алмый.

 

Бусагада синең адымнарың,

Тоткаларда җиңел кул эзе.

Шәүләң йөри. Саклый пыялалар

 Еллар җуймас ике йолдызны.

 

Күңелем — бер йорт. Аңа калдырып кер

Икеләнү тулы уйларны.

Син йөр анда, ут ал күзләремә,

Уз, тәртипкә китер дөньямны.

 

Җирдә июнь

Иртән,

әле син йоклаган чакта

 күкрәгеңә тартып ак юрганны,

дөнья рәхәтләнеп мунча керде,

 яңгыр коендырды газоннарны.

 

Җир парлана. Җирдә яфрак исе —

Иделемнән диңгезләргә чаклы.

Җир чабынды кояш ләүкәсендә,

җилкәсеннән гөрләвекләр чапты

 

Йөрде күкрәү июнь күге буйлап,

күкрәп йөрде түбән регистрда;

офыкларга китеп юашланды,

 сөю булып керде минем җырга.

 

Тәрәзә ачтым. Ак болытлар оча.

 Өй түремдә җил дә юкә шавы.

 Җир шундый яшь! Җирдә июнь тора —

мәхәббәтен чатта көткән чагы...

 

Иртән,

әле син йоклаган чакта,

 мин

бәхетебезгә чират алдым

 

• • •

Кар астында зәңгәр автоген

чаткысыдай, чәчелеп, нурланып

язгы көлү тора. Беренче

көлүе бу язның уянып;

 

Кар астына төшкән язгы ут —

 карындагы язгы яралгы;

ташкыннарның гомере шушында

килә генә әле яралып;

 

Елгаларның башы шушында,

һәм диңгезләр шуннан юл ала.

Җыена сабый, гүя десантчы,

ташланырга олы дөньяга.

 

Галимҗан Латыйп

 

Озата һәм каршы ала

Кайчан кермә

Вокзалларга

Корт иледәй кайнап тора.

Кабул итми кешеләрне

Дәрәҗәгә

бүлеп-бүлеп

 Сайлап кына.

 

Ял алды юк.

Ял көне юк.

Бәйрәм дә юк вокзалларга

Берәү килә,

Берәү китә,

Күз яшьләре кабатлана.

 

Көн дими ул,

Төн дими ул,

Яз ни,

Көз ни.

Кыш ни аңа.

Йөз чөерми беркемгә дә

Озата һәм каршы ала.

 

Сеңдергән ул буй-сынына

Шатлыкларны,

Кайгыны да.

Ничә тапкыр туры килде

Якыннардан аерылырга.

 

Үпте солдат нечкә билен,

 Кысып-кысып,

Суырып үпте.

Иреннәрнең кайнарлыгы

Табаннарга кадәр үтте.

 

Китте солдат.

Ерак китте.

Көтегез дип

 Кулын болгап.

Калганнарны моңсу итеп,

 Тәгәрмәчләр китте җырлап.

 

Дәһшәтле авыр көннәрдә

Җир сыналды,

Ил сыналды.

Ир сыналды.

Баһадирлар

Каннар коеп,

Җаннар биреп

Тотты авыр фронтларны.

 

Уйналды хәрби маршлар,

Яңгыратып тирә-якны.

Күктә кояш,

 Йөзләр якты,

Дан казанып солдат кайтты.

 

Кайтты тыныч көнгә солдат,

Мәхәббәткә сусап кайтты.

Шомлы уйлардан күңеле

Бөтенләйгә бушап кайтты.

 

Каршылады якыннары,

Каршылады шул ук вокзал.

Ләкин менә кайберәүләр

Төшмәделәр вагоннардан.

 

• • •

Пермь төрмәсе алдында Дека­бристлар бакчасы бар.

Атна түгел,

Айлар үтеп китте,

Этап әле чыкмый Себергә.

Уйлыйлармы әллә тоткыннарны

Себердән дә ерак сөрергә.

Себер юлы авыр, озын икән,

Ә күпмесе аның үтелде!

Юллар,

Юллар кая алып китмәс,

Декабристлар шуны үтенде:

Рөхсәт итегез агач утыртырга,

Бер истәлек булсын калганнарга

Күләгәсе аның ярап куяр

Юлдан килеп,

Арган-талганнарга...

Кая инде сораганны тыңлау,

Үрә торды чәче түрәнең.

Агач имеш,

Төрмә каршысына,

Үстермәсләр иде үләнне.

 

Алар тагын,

Тагын сорадылар:

«Рөхсәт итегез агач утыртырга!..»

Һәм ул сорау таләп булып үсте,

Әверелде аннан көчле кырга.

Җырлый төрмә,

Бар тоткыннар жырлый,

Декабристлар белән бергәләп.

Түрәләрнең мие шартлар кебек,

Күз аллары —утлы түгәрәк.

Туктаталмый жырны янаулар да,

 Богаулар һәм тимер чыбыклар .

Җыр дигәнең утны-суны кичкән,

Сөргеннәрдә йөреп чыныккан.

Ахыр чиктә

 «Рөхсәт» дигән сүзне

Таләп итеп алды тоткыннар.

Әкренләп агачларга күчте

 Җыр дигәнең казна йортыннан...

Шылдыр-шылдыр,

 Шылдыр-шылдыр.

Декабристлар күптән киттеләр.

Яшь агачлар яшел яфрак ярып,

 Россиянең,

Иске Россиянең

Яңаруын хәбәр иттеләр.

 

 

 

Ай үтә, еллар үтә дә

 

Ай үтә,

Еллар үтә дә

Кайтасың тагын урап.

Тауларым, урман, кырларым

Сәламләп каршы алалар,

Һәммәсе мине зурлап.

 

Чакырды еллар буена

Гел килеп торган хатлар,

Чакырса,

Чакырмаса да

Сагыныла туган яклар.

 

Сагыныла!

Сагынмый яшәү,

Мөмкин дә түгелдер ул.

Сагынмый торган күңелләр

 Өметсез күңелдер ул.

 

Салды да кабык бишеккә

 Үстерде безне авыл.

Ә җирдән калкыр вакытта

Кузгалды утлы давыл.

 

Кая ул шикәр дигәнең.

Кая ул сөтле чәең.

Кузгалак ашлары белән

Үткәрә идек җәен.

 

Ләкин без эчләр бора дип,

 Һич шыңшып еламадык.

Эләксә күмгән бәрәңге,

Башканы сорамадык.

 

Кая ул хәзерге байлык,

Кая ул асфальт юллар.

Кая ул кичке якларда

 Электр янган урам.

 

Әй заман!

Бәхет дигәнең,

Әкияттән алда чаба.

Бу бәхет каян икәнне

 Белерме бала-чага!

 

Чакырды еллар буена

Гел килеп торган хатлар

Чакырса,

Чакырмаса да

Сагыныла туган яклар.