Логотип Казан Утлары
Шигърият

НЮАНСЛАР ИЛЕ

 

 

  1. Этюдлар, фәлсәфи эскизлар

Диңгез кабырчыгының да җаны бар

 

Кырмыска саламны сөйрәп

түмгәгенең түбәсенә менде.

 Кояшка тәки якынайды!

 

Атышларда

яңа казылган кабергә

бомба төште.

Акыллы бомба!

 

Көн уртасында үлгән солдат

 

Көнбагышка ябышып үлгән.

Ачык күзләрендә

икешәр кояш.

 

Инде апрель.

Елка булган чыршы кәүсәсендә

 кисәк мамык һаман тора.

 

Тулай торакта

 

Кызлар күптән йоклый.

Кефир шешәсендә гөлләр

 танны көтә.

 

Кыш. Кечкенә авылда

 

9 баллы давыл кичкән

 карт моряк

(тельняшкасы бәби өстендә)

бишек тирбәтә.

 

Әсир

 

Вазада җикән-камыш.

Ханым күлмәк салгандагы жил

 Җилмени ул!

Полигонда

Танкларны таптап,

генерал итекләреннән атлап,

үз түмгәген эзли

бер кырмыска.

 

Пәһлеван кабере өстендә

нәзек, кәкре усак,

Хет калтыранма!

 

Көзге яңгыр

 

Торналар китеп бара.

Кош канатлары орынгач,

болытларнын күңеле тулды.

 

Натюрморт

 

Тәлинкәдә — Кояш.

Тастымалда — Икмәк.

Телем күзләренә нур тулган.

 

Чыршы мәңге яшел!

Чыршы мәңге яшел!

Төптә кызыл энәләр...

 

Беренче сары чәчәк!

Яфрагын үгн-ана дигәннәре

 кемгә хаҗәт...

 

Скульптор өтергесен ташка куйды.

Горизонтта көянтәле бер сылуның силуэты.

 Бәхетле таш!

 

Судья судта карар укый.

Ә чебен...

тәрәзәдән ярык эзли.

 

Искәртү

 

Күмелгән бәрәңге астында

күмелгән мина ята.

Көтүче чыбыркысы шартлады.

 

Диңгез аша очар

 кош канаты

 кабартма майлый.

 

Горурлык

 

Таз эчендә орчык малай.

Пар эчендә ата елмаюы:

арка ышкырга кеше бар!

 

Байракларның күләгәсе кара.

Каберләрнең эче кара...

Ә җәннәт якты нмеш!

 

Маяк

Мизгел генә кабынып алды.

 Карашны ялмап алырга

ул да җитә!

 

Хәтер

 

Язын

иң беренче булып

таудагы кабер ачыла.

 

Самолетта

 

Полигон урыны

ындыр табагына охшаган.

Пилот, тизрәк үтик бу турыдан!

 

Теләк

 

Хет бер алмам

кеше кулына эләксә иде!

Карурманда карт алмагач.

 

Җырлады ятимә:

«Башка берни дә кирәкми...»

Кара, нинди көр бу моңлы көй!

 

Навигация ачылгач

 

Беренче пароход гудогы

карга оясына эләгеп калды.

Балыкчы карт юк шул быел...

 

Бөкресе нәни генә күмелсен дип,

кулын артка куйды.

Дөнья аз гына камилләнде.

 

Үзән читендәге сау субайдан

чәрдәкләнгәннәре көнләште.

Ә ул: «Ах, бер генә боз бәрелсә икән!»

 

Чия чәчәкләре пышылдашты:

«Зәнгәр күктә түшәлергә иде!»

Төнлә

кара, салкын туфракта

ак йолдызлар.

 

Кондуктор хатын күкрәгенә

 акча салкыны елыша...

Бала имезәсе бар!

 

Тудыру йортыннан чыккан

хәлсез хатын

көрттән арчылган тирәкләргә:

«Котлыйм!» — диде.

 

Ичмасам поезд да ашыкмады.

Караңгылык бераз чигенә иде.

Авыру туннельдә үлде.

 

Тормыш төбендә

 

Туй күлмәгеннән

шикәр капчыгы теккәннәр.

Ире токмачка онны үлчәп бирә.

 

Балалар

 

Хыял агачлары корымаган,

өмет куаклары киселмәгән,

ышаныч бөреләре кипмәгән..

Уенчыклар гына житми.

 

Ярлылык

 

Кесә тишегеннән җил өрә.

Мангайга тотыныр өчен

 кул өскәрәк шуды.

 

Без үлгәч тә дөнья матур калыр

 

Кояш чыгуга

 чыкларнын гомере бетте.

Көлеп үлделәр!

Аерылгач

 

Тамчылы гөл

нәкъ әнием төсле.

Элек гөлне гел яратмый идем.

 

Иген игү нинди рәхәт!

Армиядән

пилоткадагы йолдыз эзе генә калды.

 

Ялгыз карт

 

Өй артына каен түгел, —

имән утырткан булсам!

 

Кыз кияүдән кайтты.

Капка төбендәге утыргычка

быел кем утырыр?..

 

Балыкчы диңгезгә киткәч

 

Уылган керләрдән дә

 балык исе килә.

Тиздән ире кайтыр.

 

  1. Ул көннәр дәфтәреннән

 

Мин учак яктым

Жир яктырганын

 чит планетада

бәлки сизгәннәрдер.

Гашыйк булгач

 

Өметемнең күзе

 шундый зур!

Керфекләре генә ябылмасын.

 

Янымда син булсаң

 

Җилдә соңгы шырпыны кабыздым.

Мин дөньяда ин бәхетле!

 

Иделдә йөзгәндә

 

Маяклар, күрдегезме

яңа ак дулкынны!

Чуерташлар арасында туфлялары.

 

Балык чистартканда

 маңгаена тәңкә кунды.

О, болай син нннди матур!

 

Ап-ак сабын күбегендә

 чем-кара толымнары.

Бәхетлеме,

бәхетсезме сез, күбекләр?

 

Йоклап булмаган төннәрдә

 

Ак Кремль стенасындагы

без язган исемнәргә

 яңгыр гел бәреп ява кебек.

 

Сүз куешкан жиргә килмәде ул.

Мин ярты көн көттем.

Тунгустагы кебек

метеорит төшсен ул җиргә.

 

Аны көткән кышны

 

Ой, быел кыш озын булды!

Тәрәз арасындагы

мамыктан да туйдым.

 

Онытмадым

Мәрмәр муенында

ялган чокыры юк та...

Хыянәтеннән барыбер үч алам.

 

  1. Күңел калейдоскобыннан

 

Үземнән канәгать булсам

 сез җирәнегез миннәнI

Хурлык

Олы уйлар төртеп уята да,

 кәрлә эшемне кочаклап

йокыга китәм.

 

Язганда

Шатлык эчкә сыймый:

күңел локаторы

 ике сүз тотты!

 

Ялсыз эштән соң

 

Җелек кипте. Ябыктым.

Ай яктысында

сөякләр ялтырый.

 

Күнелемдә нәфрәтем чиксез иде.

Сыймаганы йодрыгымда йөрде.

Уч төбендә эзләр калды.

 

Бөртекләп җыйдым хәтердән

бәхетле көннәремне.

Ярты уч та тулмады.

 

Камыл

табанымнан

йөрәгемә кадәр чәнчеде.

Ах, син, икмәк!

 

Кайгыны шатлыкка

әйләндерергә булса,—

мин дә алхимик.

 

Сәбәп

 

Аерылышабыз.

Аяк бармагындагы

мине ошамады.

 

Быел язын

бар гөрләвекне укыдым:

 һәммәсе яшәү турында!

 

Мәнге онытмам! диде.

Оныкларының

оныкларын уйлап куйдым.

 

4. Читтә-туган җир турында

Читтә баскычлар шундый биек!

Ярлар бик тар булса ул инеш,

ярлар ерак булса — ул диңгез,

 ярлар чиксез булса — океан...

ә һәр тамчының

дулкын өстендә булырга

хыялы бар.

 

Салават күперендәге

 төсләргә кысан түгел.

Җирдә нинди генә халык юк!

 

Таш койма өстендә үсте каен.

Тамырлары киткән саен —

хәвефлерәк...

 

Болгар

 

Чиркәү нигезендә

бабайлар кабер ташы.

Гади ташлар да

юк түгел тирәдә...

 

Я.Райнис янында

 

Ригада. Бирзе аллеясында

 Такташ кабере

 искә төште.

 

Будапештта — имән!

Балачакта мин сыйпаган

ботак очлары

хәзер кәүсәдер инде...

 

Эмигрант

 

Җир тәнендә тигезләнергә

кайда да урын бар.

Бабайлар күзәнәге тарта.

 

Югославиядә

 

Хатка тамган күз яше күк

авыр мин бүген.

Музейга сөйрәп йөртмәгез,

очрашуга да...

Кайтасы килә.

 

5. Толлар яныннан узганда

 

Иртәнгә — хәтерләүләр.

Көндезгәхәтерләүләр.

Кичкәхәтерләүләр...

Мине икмәк белән тора диләр!

Җәен

Тулы башаклардан җиргә төшкән

орлыкларнын барсын җыйсаң икән!

Икмәге дә, бәлки, тәмсез булмас иде...

 

Көзен

 

Юк ла ул әбиләр чуагы!

Бары кыр тулы

тормышка ашмаган сөю җепләре.

 

Кышын

 

Тирәкләргә кадәр, карга төренеп,

бер-беренә сыенганнар.

Өйгә керим тизрәк!

 

Язын

 

Алла боерса ташулар да уза.

Алла боерса ташулар да бетә.

Елгалар үз ярына кайта инде.

 

Г.Зәйнашева

Ак челтәр уйларым

 

 Аһ, зифа буйларың,

Мин күреп туймамын,

Гел сина үрелә

Ак челтәр уйларым.

Көн туа алланып,

Чык тама балланып,

Дөньяда син барга,

Яшим мин куанып.

 

Иөрегән юлларың,

Тын гына буйларым,

Гел сиңа үрелә

Ак челтәр уйларым.

Яз килә Иделгә,

Моң сала күңелгә,

Дөньяда мнн барын

 Син белмисеңдер дә!

 

Язгы кичтә

 

Кичен килеп тәрәзәмне

 Бер генә чиртсәң иде.

Таңда ачылган чәчәктәй

Ачылып китсәң иде.

 

Ачылып бер генә сүз әйт,

Аңлар идем барсын да.

Я булмаса елмаеп тор

Сүзсез генә каршымда.

 

Бөредә яткан хисләрем

Уянды язгы кичтә.

Ни булды бу йөрәгемә,

Тынгылык тапмый һич тә.

 

Гөрләвек булсам каршыңа

Челтерәп агар идем.

Яңгыр булсам иренеңә

Мөлдерәп тамар идем.