Логотип Казан Утлары
Парча

ЛИРИК ПАРЧАЛАР

 

Песнәк

Бәхәсләшмим. Яз җырчысы дип сыерчыкларга сокланган, табигать­нең сайрар патшасы дип сандугачларны мактаган кешеләр белән бә­хәсләшмим. Тик мин бүген нәфис каурыйлардан һәм гүзәл сайраулар­дан мәхрүм булган песнәкне мактыйм, шуны җырлыйм.

Сыерчыкларның канатлары да нәфис, сайраулары да гүзәл. Тик сы­ерчыклар сайраган апрель көннәренең түбәләрдән яуган тамчы яңгыр­лары да, урам буйлап бөтенесе бер якка чапкан көмеш гөрләвекләре дә бар.

Ә менә февральнең салкын бер иртәсендә тәрәзә рамыгызга килеп кунган песнәкнең нечкә аваз белән чыелдап куюын ишеткәч, сезнең кү­ңелегездә быелгы беренче яз дәрте кузгалып китә. Ә бит әле сез бүген генә, тәрәзәдәге боз абагалар аша, айлар буе һаман бертөрле булула­ры белән күзләрегезне арытып бетергән кар көртләрен күзәтә идегез. Әле язга кадәр тагын салкыннар да, бураннар да булачак.  Ләкин шул тәрәзә рамыгыздагы песнәк тавышын ишеткән көннән соң инде сездә быелгы яз дәрте сүнмәячәк.

Миңа калса, салкын февральдәге песнәк чыелдавы җылы апрельдә­ге сыерчык сайравыннан ягымлырак! Чөнки песнәк яз дәртен бураннар арасыннан эзләп ала!

Сандугач — табигатьнең сайрар патшасы, ләкин салкын яңгырлар көн буе ялангач ботакларны тараган, кайчандыр эре чәчәкләр күтәреп торган гөл сабаклары соргылт курай гына булып калган көзге көннәр­дә инде сандугачлар да тыналар.

Аның каравы, тәрәзә каршыгыздагы шәрә ботакта әле яңа гына авылга килгән шул каралы-сарылы песнәкне күргәч, сезнең күңелегез шатланып куя: « Табигать әле бөтенләй үк үлмәгән икән...»

Ә песнәк үз бәясен ничек кадерләп саклый белә! Ул бөтен кошлар безнең якларга кайткан яз һәм җәй көннәрендә кеше күзеннән аулак булган урман чытырманнары арасына кереп яшеренә. Әйдә, көз көне авылга кайтыр әле. Матур жирдә ямьсез булып яшәгәнче, ямьсез җирдә матур булып яшәвең мең артык!

Бәхәсләшмим. Яз җырчысы дип сыерчыкларга сокланган, табигатьнең сайрар патшасы дип сандугачларны мактап җырлаган кешеләр белән бәхәсләшмим. Тик мин бүген нәфис каурыйлардан һәм гүзәл сайраулардан мәхрүм булган песнәкне мактыйм, шуны җырлыйм.

 

Бөре тышчасы

Урман. Кояш куе ботаклар арасыннан озын нур-кылычларын сузган. Күзләрне чагылдырып ялтыраган нур-кылычлар талгын җилдә тирбә­ләләр, чайкалалар. Менә, менә алар ялгыш бер ботакка килеп тиярләр дә, «эһ» иткәнче кисеп тә төшерерләр кебек. Әнә, җеп кебек нечкә бер кылыч соргылт бөрегә китереп чапты да инде. Сагызлы бөре тышчасы көнбагыш кабыгыдай «черт» итеп ярылып китте дә, эчтән каз бәбкәсе кебек яшькелт-сары нәфис яфракчык килеп чыкты. Ул да булмады, бө­ре тышчасы яфракчыкка:

— Ярый, хуш! Мин үз вазифамны үтәдем. Хәзер үзең үс инде! — дигән кебек бөтерелә-бөтерелә былтыргы яфраклар өстенә очып төште

Соргылт бөре тышчасы!

Ул үзе туңа-туңа булса да, яфракларны январь зыкыларыннан, февраль, март бураннарыннан; апрель төне салкыннарыннан саклап килә дә, табигать әле яңа гына уянып килә торган иң җылы, иң матур вакытлар җиткәч, яфракларны үз иркенә калдырып һәлак була

Яшел яфраклар кояш нурларына иркәләнә-иркәләнә, җылы җәйге яңгырларга коена-коена шау-гөр килеп яшәгән бер чорда, ул инде аларга ашлама булып җирдә ята.

Җәй көне урман һавасы сулап та, сагызлы бөре тышчасының ачкылтым-татлы исен тоя алмаган, миллионлаган яфраклар шавы арасында язын «черт» итеп ярылып киткән бөре тышчасының кайтавазын ишетә алмаган илтифатсыз кешеләргә зур үпкәм бар.

 

Апрель

 

Әгәр: «Әниеңне нәрсә белән чагыштырыр идең?» — дип сорасалар, минем җавабым һәрвакыт бер булыр:

— Апрель белән!

Мин аның җилкәсенә салынып төшкән чәчләренә карасам, һәрвакыт чалт-аяз һәм чем-кара була торган апрель төннәрен күз алдыма ките-рәм. Ә аяз төннәрдә иң ерак йолдызлар да ачыграк һәм яктырак булып яналар. Алар анда да, миллион еллар буе безгә текәлеп торган чиксезлектә дә, ниндидер тормышлар, ниндидер яна дөньялар бар икәнен хәбәр итәләр. Нәкъ шуның шикелле, әниемнең чем-кара толымнарын­да ялтыраган чал чәч бөртекләре дә мина аның моннан ничәдер еллар элек нәрсәләр күрүе, ниләр кичерүе турында сөйлиләр.

Ә инде әниемнең бераз тоныклана төшкән күзләре апрель таңында­гы һаваны хәтерләтәләр. Чөнки алар апрель һавасы кебек саф һәм зәнгәрләр. Апрель таңнарында җирдән ап-ак пар күтәрелә. Иртәнге парлар анда да, җир астында да, тормышның уянуын, меңләгән тамыр­ларның яшәве өчен туң җирнең эрүен искә төшерәләр. Әниемнең җинелчә аксыл томан белән өретелгән зәңгәр күзләре миңа киләчәк тор­мышның никадәр матур булачагы турында сөйлиләр.

Мин әниемнең бер ялгызы гына калган чакларында җырлаганын ишеткәнем бар. Аның эчтән, күкрәк тирәнлегеннән чыккан авазлары апрель җилләре кебек күңелгә бетмәс-төкәнмәс рәхәтлек бирә торган җылы да һәм үзәк өзгеч сагышлы да.

Әниемнең кулларындагы тамырлар, апрельдәге нечкә ботаклар ке­бек бүрткәннәр һәм зәңгәрсу-соры төс алганна.  Алар әле һаман яшәү­гә һәм эшкә сусыйлар бугай.

Әгәр мин бүген бихисап яфракларга күмелгән, бөтен чәчәкләре киерелеп ачылган һәм һәр авазы белән яз җырын җырлый торган май аена охшаганмын икән, боларның барысы өчен дә әнкәемә бурычлымын. Чөнки табигатьнең үзгәрмәс бер законы бар: шаулы майның җитүе өчен баштан апрель килергә тиеш. Шаулы майны безгә апрель бары тик апрель генә алып килә.    

Алдауны яклау

Әгәр тормыш кешеләрне алдарга өйрәтмәгән булса, кешеләр бер- берсен бу кадәр ярата алырлар иде микән?!

Якын дустын тиздән рак авыруы алып китәчәген белсә дә, аны:

  • Терелерсең,— дип алдый белгән кешеләрне ничек ачуланасың?! Бары үзен гөнә ярата белгән ата аркасында мәңгегә ятим калган сабыйны:
  • Тиздән әтиең кайтыр, — дип ышандыручыларга ничек үпкәли­сең?!

Кипкән куллары белән бер-берсенең җилкәләренә суга-суга:

  • Син һаман картаймагансың әле! — дип сөйләнә белүче чал сакаллы бабайлардан ничек көләсең?!

Җирдә шулкадәр дөреслек эзләп тә, бер-берегезгә җылы сүз кирәк булганда шул дөреслекне дә корбан итә белүегез өчен яратам сезне, кешеләр!

Омтылыш

Диңгез ярында утыра идем. Диңгез дулкыннары гранит ярларны ашый, диңгез дулкыннары гранит ярларны читкә этә. Ирексездән: «Дингез дә киңлеккә туймас икән!» —дип куясың.

***

Узган җәй генә ярылмаган иде бит әле бу гранит гаш, көзге юеш җилләргә, кышкы ачы салкыннарга түзмәгән, күрәсең. Әнә, су чыпчы­гы да таш артындагы былтыргы оясында бала чыгарып өлгергән.

Диңгездә быелгы беренче давыл башлана дулкын сыртлары пы­чак кебек үткенләнделәр. Алар инде кичәгедәй иренеп кенә тәгәрәми­ләр, ә әкиятләрдәге аҗдаһалар кебек боргалана сыргалана диңгезнең буеннан-буена сузылдылар. Менә беренче дулкыннар гранит ярга бәрелеп челпәрәмә килделәр һәм биек яр өстендәге таш ярыгыннан су чыпчыгының оясы янындагы иңкүгә беренче тамчылар чәчрәде. Чып­чык, һәлакәт ипләсен сизенде булса кирәк, гаҗәпләнгәндәй диңгезгә карап озын койрыгын сикерткәләл алды да, шәрә балаларының чыелташуларына та карамастан, каядыр очып та китте. Ул да булмады, ярга баягыдан да зәһәррәк дулкын килеп бәрелде. Бу юлы инде иңкүгә дистәләрчә вак тамчы коелды һәм алар ялтырашып гранит ташка ябышып калдылар. Ярга өченче дулкын китереп бәргәндә инде шактый эре тамчылар элеккегеләрен дә юып төшерделәр һәм нечкә генә агым булып кош оясына табан юнәлделәр. Бу арада инде су чыпчыгы да әйләнеп кайтты. Ут тамчылар агып килә торган инкү төбенә авызындагы борчак  каләр генә үзле балчыкны сылады да ашыгып кире очты.

Дулкыннар гранит ярга торган саен ешрак бәрелә башладылар, ләкин инде су чыпчыгы да тизлеген арттырды. Озакламый иңкүлектә кечкенә генә буа хасил булды. Торган саен зурая барган дулкыннардан иңкүлеккә һаман эре тамчылар чәчрәде. Кошчык менә генә буасын биегәйтеп китә, ә килүенә инде ул мөлдерәмә тулган да була.

Су чыпчыгы инде тизлеген икеләтә-өчләтә арттырды, ә диңгез әле һаман иләмсез тавыш белән гүли, әзмәвердәй дулкыннар килеп бәрелү­дән гранит яр калтыранып-калтыранып куя.

Инде тәмам ачыгып җиткән кош балалары су чыпчыгы очып килгән саен әнкәләре азык китерә дип авызларын күтәреп чыелдашалар, ә котырынган дулкыннар ярга китереп бәргәндә куркышып ояларына по­салар.

Су чыпчыгы арый башлады бугай, ул кызу көндә әлсерәгән шикел­ле авызын ачып еш-еш сулыш ала. Алып килгән үзле балчыгын иңкү­леккә сылый да, арыган канатларын сәлперәйтеп бераз гына диңгезгә табан карап тора һәм тагын озын койрыгын сикертә-сикертә гранит ташларның аръягына оча. Диңгездән искән көчле җил аны читкә каера, кайчакта шактый гына очыртып та китә. Ә чыпчык түбәннән генә, таш­ларга ышыклана-ышыклана һаман оча да оча.

Кичкә табан диңгезнең гүләве бераз басыла төште. Ләкин әле тә­мам ярсып җиткән дулкыннар тиз генә бирешергә теләмәделәр, алар әледән-әле гранит ярга килеп бәреләләр дә, иңкүлеккә ике-өч тамчы төкереп кире чигенәләр. Яңадан бәрелгәндә инде алар шактый хәлсез­ләнгән булалар, әйтерсең, гранит ярларга бәрелеп сөякләре сына.

Су чыпчыгы тәмам хәлсезләнде. Ул инде балчыкка киткән җирен­нән дә тиз генә килеп җитә алмый, балчыгын сылагач та озаграк ял итә. Борыны һәм аяклары кызыл балчыкка буялып беткән, болай да өч бар­мак бите кадәр генә булган гәүдәсе туктаусыз тамчы тамып торудан тәмам кечерәеп калган. Ләкин әле канатларын җәеп җибәргәндә шак­тый гына хәлле күренә.

Озакламый диңгез тәмам тынды. Ул, хайвани теләгенә ирешә алма­ган ерткыч җанвар кебек тагын бераз гына ажгырып торды да, соңын­нан тонык тавыш белән чупылдый башлады. Ә су чыпчыгы диңгезгә ышанмады булса кирәк, ул һаман балчык ташып инде үзе кереп батар­лык булган буасын ныгытты. Кош балалары бүгенге азыктан тәмам өмет өзеп бер-берсенә сыеныша-сыеныша йоклап та киттеләр.

***

Кичтән көнбатыш ягында батып баручы кояш күренде. Сабырсыз дулкыннар һаман гранит ярларны ашыйлар, диңгез дулкыннары гранит ярларны читкә этә.

Биек яр башында, кояшның соңгы нурларында җылынып, берни булмагандай йокымсырап утырган уймак кадәр генә кошчыкны күр­гәч, диңгезгә карап:

— Нәрсә ул синең омтылышың?! — дип куйдым.