Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИТАП БӘХЕТЕ

Бу юлларның авторы Бөек Ватан сугышы елларында Арча районы «Кызыл йолдыз» колхозы председателе урынбасары, аннары Наласа МТСы партия оешмасы секретаре булып эшли. Сугыштан соң партия райкомы аны китап кибетенә эшкә җибәрә. Ул бик куп еллар Арча китап кибетендә сатучы һәм мөдир була, ә хәзер Арча райпотребсоюзының ки­тап буенча товароведы.

Китап — гаять зур көч.

         В. И. ЛЕНИН

Минем алда китаплар, китаплар, китаплар... Аларны укыган саен тормыш офык­лары киңрәк ачыла, моннан берничә мең еллар элек булып үткән вакыйгалар, көрәш­ләр. халык батырлары күз алдына килеп баса. Туган-үскән җирләрдәге хезмәт иялә­ренең элекке газаплы тормышын күңелдән кичереп, бүгенге матурлыкны күбрәк күрәсең, бүгенге якты тормышка шатланып туймыйсың. Китаплар алар үткәнне онытмас­ка, бүгенге матурлыкның кадерен белергә, киләчәкне күрергә өйрәтәләр.

Менә борынгы грек шагыйрьләреннән Эсхилның, Софоклның, Эврипидның безнең заманнарга килеп җиткән трагедияләре тупланган бер китап. Мин Эсхилның «Прометей» дигән трагедиясен укый башлыйм. Прометейны җәзалыйлар. Богауланган хәлдә таш кыяга терәп, башта аның бер кулын, аннары икенчесен, шуннан гәүдәсен, аяк­ларын әлеге кыяга кадаклыйлар. Прометей әнә шул коточкыч авыр хәлдә дә җәзалаучылар алдында баш ими, үзен горур тота. Аны җәзага тарткан. Зевска ул чирканып карый, нәфрәт яудыра. Палачларга, үлемгә җирәнеп караган һәм күңелләрдә мәңге- мәңге сакланачак. Прометей кем ул һәм аңар коточкыч җәза биргән Зевс кем булган? Зевс— борынгы Грециядә барлык аллаларның да алласы булган икән. Башка бик күп аллалар ярдәмендә бердәнбер алла дәрәҗәсенә ирешкән Зевс, табигадьнең барлык байлыгы, тормыш, тереклек уты белән бары үзе генә файдаланган, башкаларга, бигрәк тә гади кешеләргә берни дә бирмәгән, аларны караңгылыкта, кыргый хәлдә, бәхетсезлектә яшәткән. Прометей бу хәлгә түзә алмын һәм Зевс бирмәгән күк Олимпы утын яшереп кенә алып, гади кешеләргә бирә, тормыш уты кабыза. Аларны Прометей шулай ук тау куышларыннан чыгара, хезмәт итәргә, кирпечтән йортлар салырга, ко­раблар төзергә, металлдан кораллар ясарга, укырга, язарга, дарулар белән файдалана белергә, бал чәчәкләрен, йолдызларны танырга, иҗат итәргә, кыскасы. Зевстан башка, кешечә яшәргә өйрәтә. Прометейның гади кешеләргә яхшылыклар эшләвенә ачуы ка­барган Зевс, аны җәзага тартырга, кеше аяк басмаган кыргый сахрадагы таулар кыя­сына кадаклап куярга куша. Ләкин караңгылыкка каршы, яктылык өчен, гади кеше тормышын бәхетле итү өчен тырышкан Прометейга теләсә нинди авырлык та, теләсә нинди җәза да куркыныч түгел.

Моннан берничә мең ел элек язылган һәм һәркемнең күңелен тетрәтеп, алдынгы прогрессив кешелек дөньясын сокландырып яшәгән бу әсәрнең кыска гына эчтәлеге әнә шундый. Коллар тарафыннан папирустан — папируска, кулдан күчерелеп, гасырлар аша сакланып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән Прометей образы, «Прометей» китабы, кешелекнең уннарча буын алдынгы, кыю вәкилләрен халык бәхете өчен кара  кичләргә каршы үз-үзләрен аямыйча көрәшкә рухландырган. Менә шуңар күрә дә ул бөтен дөнья халыклары телләренә диярлек тәрҗемә ителгән һәм республикабыз хез­мәт ияләре дә «Прометей»ны ана телләрендә укыйлар.

Кулыма тагын бер китап — бөек язучыбыз Алексей Максимович Горький томын алам. Аның «Изергиль карчык» әсәрен йотлыгып укыйм. Күз алдыма һич тә онытыл­маслык Данко образы килеп баса. Менә бервакыт кара урманда халык юл таба алмыйча интегә, бөтен тирә-якны караңгылык баса, кешеләр һәлакәткә дучар булалар. Нәкъ шул чакта Данко,үз күкрәген ярып, йөрәген тартып ала. Аның йөрәге кинәт искиткеч якты ут булып, нурлар сибеп кабына һәм халыкны коточкыч караңгылык­тан яктылыкка алып чыкканга кадәр юл күрсәтеп яна.

Прометей һәм Данко! Борын заманнарда иҗат ителгән Прометей да, әле егермен­че гасыр башларында гына язылган Данко да аваздашлар. Алар халыкларның азат­лыгы өчен ярсып көрәшүче образлар булып яшәп килгәннәр һәм яңа буыннарны да яңадан-яңа бәхеткә өндәп яшәячәкләр.

Китап буенча товаровед итеп билгеләнгәч, миңа яңа китапларны тагын да күбрәк укырга, белемемне арттыру өстендә эшләргә, китап турында әйтелгән фикерләр белән тирәнрәк кызыксына барырга туры килә. Мин үземә-үзем: «Китап нәрсә?» — дигән сорауны әле китап сатучы булып эшли башлаганда ук биргән идем. Бу соравыма җа­вапны тулырак итеп башта бөек революционер-демократ А. И. Герценнан таптым.

Искәндәрне (А. И. Герценның кушаматы шундый булган) «җәмгыять өчен куркы­нычлы кеше» дип сөргенгә озаталар. Егерме өч яшьлек Герцен Вяткада (хәзерге Киров) халык китапханәсе оештыруда катнаша. Аның шул вакытта сөйләгән сүзләре бүген сөйләгән кебек янгырый. Александр Иванович Герцен анда китапның әһәмияте турында менә нәрсәләр әйткән:

«Бу —бер буыннын икенче буынга рухи васыяте, үлем алдындагы картның тор­мыш итә башлаган яшь кешегә киңәше, ялга китүче сакчынын үзе урынына сакка басучыга боерыгы. Кешелекнең бөтен тормышы эзлекле төстә китапта яктыртыла бар­ган: кабиләләр, кешеләр, дәүләтләр юкка чыкканнар, ә китап калган. Ләкин китапта тик узган заманнар гына чагылмый. Китап ул тир һәм кан түгеп, авырлыклар кичереп яулап алынган хаклык һәм тырышлык дөньясына, бүгенге көн хәзинәләренә алып керүче документ, китап ул киләчәкнең программасы. Шулай булгач, китапны яратыйк без!»

Китапның «бер буынның икенче буынга рухи васыяте» булуын раслау өчен мин иң элек заманыбызның бөек шагыйре Владимир Маяковский әсәрләрен, аның «Владимир Ильич Ленин» дигән поэмасы, совет паспорты турында һәм Америка турында язган әсәрләрен күрсәтер идем.

Владимир Маяковскийнын тирән мәгънәле юлларын укып уйланып утырганнан соң, тагын бер калын китап, поэзия елъязмалары китабын — «Татар поэзиясе антоло­гиясе» битләрен ачам. Моннан йөз еллар элек һәм яңа гасырда иҗат ителеп бу китапка урнаштырылган бәетләрдә, җырларда, йөздән артык шагыйрьнен иң яхшы поэтик әсәрләрендә азатлык дошманнарына каршы халкыбызның ачы нәфрәтен, көрәшен, батырлыгын, җиңүен, якты уй-теләкләрен кичереп дулкынланасың. Менә өлкән язучы­быз Нәкый Исәнбәтнең 1919 елда язган «Колчак фетнәләре» дигән бер шигыре. Бу шигырьдә Октябрь социалистик революциясе, яшь совет власте дошманы ак офицер, бугазын киереп, коммунистларны тереләй тотып күмәргә, аларга «коммунаны җир ас­тыннан» эзләтергә әмер бирә. Шул чакта тоткыннарның берсе, башка коммунистлар­ның уртак фикерен белдереп, яшен яшьнәгәндәй көчле тавыш белән «Мә, үтер! Надан, кол!» дип түшен ача. Аннары:

Эстәк  үлмәс җир астына кергән белән,

Орлык үлмәс җир астына күмгән белән,

Уңдыручан җир шарында орлык уңар.

Күмгән саен бер орлыктан миллион туар!

дип, хаклык эшенең, коммунистлар эшенең җиңәчәген әйтә, коммунистларның ярсулы сүзләрен революция дошманы өстенә бомбадай ташлый.

Әйе, коллык, караңгылык, кыргыйлык һәм ачлык, ялангачлык богауларын өзеп азатлыкка чыккан халык «коммунаны жир астыннан эзләтергә» маташкан дошман­нарын чәлпәрәмә кигерде, тиңе булмаган бөек жиңүләргә иреште. Халкыбыз каны аккан азат Ватаныбыз җирләрендә социализм чәчәк атты.

Китаплар, китаплар, китаплар... Менә алар безгә Бөек Ватан сугышы батырлары турында сөйлиләр. Мин совет баһадиры генерал Дмитрий Михайлович Карбышев ту­рында укыдым. Фашист баш кисәрләре сатылырга, Ватанына хыянәт итәргә теләмәгән өчен аны Маутхаузен лагеренда кышкы салкынла ялангач килеш бозга катырып үтерә­ләр. Соңгы сулышында да ул: «Яшәсен Советлар Союзы!» дип, фашистларның җан­нарын тетрәтә. Д. М. Карбышевның якты образы, хисе, уйлары Ватаныбыз, халкыбыз эшләрендә мәңге яшәр. Палач балтасы астында да Ватанына, халкына, азатлыкка дан җырлаган Муса Җәлилнең батырлыгын, «Моабит дәфтәре» китабын бөтен дөнья белә. Язучы Борис Полевойның Советлар Союзы Герое Александр Маресьев образын чагыл­дырган. «Чын кеше турында повесть» китабы, Габдрахман Әпсәләмовның Александр Матросов батырлыгын кабатлаган, дошман дзотына күкрәге белән ташланып, сугыш­чан иптәшләренә юл ачкан Газинур Гафиятуллин турында язган «Газинур» романы. Бу китаплар — халкыбыз батырлыгының җанлы шаһитлары. Аларда совет халкының баһадир уллары һәм кызлары йөрәге тибешен, хәзерге заман Прометейларының, Дан коларының йөрәк тибешләрен күрәсең.

Бөек революниянең давыл хәбәрчесе, совет халкының сөекле язучысы Алексей Максимович Горький, мәсәлән, үзендәге яхшы якларның барысына да китап уку арка­сында ирешкән. «Китаплар, — дип язган ул, — акыл һәм йөрәккә дәрт биреп, миңа че­рек сазлыктан күтәрелергә ярдәм иттеләр. Китапсыз мин, ахмаклык һәм әшәкелек белән гарык булып, шул сазлыкта батып калган булыр идем. Китаплар, минем алда дөнья офыкларын һаман киңәйтә барып, яхшыга омтылган кешенең никадәр бәен һәм гүзәл булуын, аның җир йөзендә күп эшләвен.. сөйләделәр».

Китап ул кешенең көндәлек көче, юлдашы һәм иң якын дусты. Китапсыз үсүе, яшәве, алга баруы, дөньяны танып белеп, революцион юл белән үзгәртеп кору мөмкин түгел. Даһи юлбашчыбыз В. И. Ленин биш яшендә үк укырга, язарга өйрәнеп, китап укуын гомере буена дәвам иткән. Бик яшь вакытында ук инде ул Россиянең алдынгы революционер-демократ язучыларының барлык әсәрләрен диярлек укып чыккан. Н. Г. Чернышевскийның «Нәрсә эшләргә?» дигән романын 14 яшендә үк яхшы белгән. Ә 15 яшендә Карл Марксның «Капитал»ын өйрәнә башлаган. Ул В. Г. Белннский, М. Е. Салтыков-Шедрин, А. С. Пушкин, Н. А. Некрасов, А. С. Грибоедов, Н. В. Гоголь, Радищев һәм, гомумән, рус халкының барлык классик язучыларының әсәрләрен яратып укыган, В. И Ленин шулай ук үзенең гаять тирән эчтәлекле, ялкынлы публицистик хезмәтләрендә классик әдәбияттагы Иудушка Головлев, Хлестаков, Молчалин, Ноздрев, Манилов, Собакевич һәм башка персонажларны дошманга каршы көрәштә бик еш файдаланган. Лев Николаевич Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» дигән зур әсәрен укыганнан соң, бу язучыны ул «рус революциясенең көзгесе» дип атаган. В И Ленин борынгы әдәбиятны тирән өйрәнгән һәм бөтен дөнья әдәбияты классик язучыларының китапларын үз телләрендә укыган, матур әдәбият яңалыклары белән якыннан танышып, кызыксынып барган. Бөек юлбашчыбыз әдәбиятның гомуми проле­тар эше булуын әйткән, әдәбиятның, сәнгатьнең колач җәеп үсүе турында Октябрь социалистик революциясенең беренче көннәреннән үк кайгырткан. Аның күрсәтүе буен­ча, 1918 елның май аеннан 1919 елның маена кадәр булган бер ел эчендә генә дә Советлар Россиясендә классик язучыларның 115 исемдә 6 миллион том китабы басты­рылып чыгарылган. В И. Ленин барлык коммунистлардан югары культуралы, зур белемле булуны таләп иткән һәм «кешелек дөньясы эшләп чыгарган барлык байлык­ларны белү белән зиһенеңне баетканда гына коммунист булырга мөмкин»  дип язган.

Владимир Ильич Ленин васыятьләрен тормышка ашыра баруы нәтиҗәсендә, Совет­лар Союзы хәзерге вакытта китап бастырып чыгаруда дөньяда беренче урынны алып тора. «Правда» газетасы сүзләре белән әйткәндә, халкыбызның культура илчесе була­рак, совет китабы бөтен дөньяда дан казанды һәм прогрессив чит ил китабының үсүе дә совет китабы йогынтысына нык бәйләнгән.

Казан артында кояш

Казан артында: Арча, Әтнә, Тукай-Кырлай, Күлле-Киме якларында китапка бул­ган мәхәббәт иң элек халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай шигырьләреннән башлана. Балалар аның искиткеч матур «Туган тел» җырын әти-әниләреннән, абый- апаларыннан әле бик кечкенә чакларында ук отып алып җырлыйлар:

И туган тел, и матур тел — әткәм-әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән...

Ә мәктәпкә йөри башлагач инде аның «Бабай», «Бала белән күбәләк», «Мәктәптә»,«Бишек җыры», «Карлыгач»,«Сабыйга», «Эш беткәч, уйнарга ярый» һәм башка ши­гырьләрен ятлап, балаларның күңелләре күтәрелә һәм алар үзләрен яз көннәрендә кояш­ка үрелгән гөлләр кебек хис итәләр. Габдулла Тукай шигырьләре аша мәктәп бала­лары шулай ук бөек рус халкының А. С. Пушкин, М. Ю Лермонтов кебек шагыйрь­ләре,  Л. Н. Толстой кебек титан язучылары, көнбатыш илләрнең Байрон, Шиллер,  Гете кебек классиклары белән танышалар. Шулай итеп, туган телгә, кешелеккә, дуслыкка мәхәббәт белән язылган Г.Тукай әсәрләре,  Г. Тукай китаплары туганыбыз рус халкы әдәбиятына, бөтен дөнья әдәбиятына тәрәзә ача, тирән мәхәббәт тәрбияли. Бөек ша­гыйребез үзе дә күп укыган һәм эче пошып рухы төшкәндә, җанына җылы таба алма­ган чакларда яхшы китап аның өчен зур юаныч булган:

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам:

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.

 

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

Була минем юл күрсәтүче йолдызым:

Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,

Агыладыр, нурланадыр күплем, күзем.

 

Җиңелләнәм, мәгъсумланам мин шул чакта,

Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка,

Ышанычым арта минем үз-үземә,

Өмит белән карый башлыйм булачакка.—

дип дулкынланып яза ул, китапка югары бәя биреп.

А. С. Пушкиннан һәм М. Ю. Лермонтовтан үрнәк алып үскән Кушлавыч җире егете Г Тукай, татар совет әдәбияты, милли формалы, социалистик эчтәлекле татар әдәбияты чәчәк атуына әйтеп бетергесез зур йогынты ясады һәм ул киләчәктә дә сүнмәс кояшыбыз булып балкыр.

Г. Тукай туган яклар хәзер танырлык та түгел. Эре хуҗалыклы, бай техникалы колхозларда һәм совхозларда намуслы хезмәт кайнап тора. Якты мәктәпләрдә коммунизм төзүче яңа, яшь көчләр тәрбияләнә. Кичләрен культура йортлары, клублар, китапханәләр халык белән тула, өйләрдә электр утлары яна. Авылларда югары һәм урта белемле кешеләр хезмәт итә. Бездәге инженерларны, техникларны, агрономнарны, укытучыларны, тракторчылар, комбайнчылар һәм шоферларны, авыл хуҗалыгынын төрле өлкәләрендә әшләүче белемле һөнәр ияләрен һәм, Казанда гына түгел,  Мәскәүдә дә дан тоткан музыкантларны, җырчыларны санап бетергесез. Безнең якларда язучы­лар да үсеп чыктылар. Үзенең «Намус» романы белән бөтен Советлар Союзына һәм хәтта чит итләрдә дә танылган Гомар Бәширов, шулай ук романнары, повестьлары, хикәяләре белән киң укучылар массасына билгеле Рафаил Төхфәтуллин, Гариф Ахунов, кебек язучылар Сибгат Хәким, Мостафа Ногман, Самат Шакир, Нәҗип Мадьяров кебек шагыйрьләр республикабыз әдәбияты үсешенә сизелерлек өлеш кертәләр, илебез, партиябез тарафыннан куелган бөек бурычларны үтәү өчен көрәштә халкыбызны яңадан-яңа уңышларга рухландыруда ярдәм итәләр.

Хезмәт ияләренең тормыш-көнкүреш шартлары яхшыруы, культура дәрәҗәсенең үсүе аларның әдәбиятка, сәнгатькә булган сорауларын да бик нык күтәрде. Менә шуңа күрә дә безнең якларда хәзер шәхси китапханәсе булмаган гаилә юк диярлек.

Безнең Арча райпотребсоюзы магазиннары һәм бүлекләре соңгы берничә ел эчендә генә дә 350 мең сумлык китап саттылар. Бу урында мин, «Өч йөз илле мең сум» дип әйтүдән элек, меңнәрчә кешегә меңнәрчә китап сатылуын басым ясап әйтер идем. Чөнки коммунизм төзүче кешеләрнең акылларына һәм йөрәкләренә дәрт бирүче (М. Горький) китапларның бәясен акча белән генә билгеләп буламы соң? Халыкның әдәбиятка, китапка булган мәхәббәтен, культура дәрәҗәсе өзлексез үсүен меңнәр яки миллион сумнар гына түгел, миллиардлар белән дә бәяләп булмый. Меңнәрчә кешегә сатылган меңнәрчә китап бу иң элек рухи байлык артуын раслаучы факт. Ул колхозчының, механизаторның, авыл интеллигентының яңача, җирне фән кушканча эшкәртүгә, уңышны фән кушканча яулауга, Ватаныбыз табынына муллык өстәүгә омтылуын күр­сәткән факт.

Безнең як колхозлары белән хәзер югары белемле председательләр җитәкчелек итә, авыл хуҗалыгының һәр өлкәсендә агрономнар, зоотехниклар, ветврачлар, инже­нерлар эшли. Алар шулай ук башкаларны да белемгә, яңалыкка рухландыралар, кол­хозчыларның масса күләмендә укулары белән җитәкчелек итәләр.

Фән һәм техника, әдәбият һәм сәнгать яңалыклары, укымышлыларның, язучылар­ның, новаторларның әсәрләрен укучыларга җиткерү бурычы йөкләтелгән кешеләр буларак, авылдагы бу зур борылышлар безне дә яңача эшләүгә рухландыра.

Әйе, безгә дә искечә эшләү, кечкенә генә бер кибеттә прилавка артында нинди китап бар, шуны ашыкмыйча гына, тыныч кына сатып утыру заманнары үтте. 1953 елдан соң илнең яңа күтәрелеше, яңа шартлар халыкка китапларны җиткерүдә дә яңача эшләүне, иҗади эшләүне таләп иттеләр. Дөрес, безнең Арча китап кибете чын­нан да бик кечкенә прилавкалы, анда кеше керсә борыла алмый иде. Китапларны кирәкчә китереп саклар өчен аның рәтле урыны, склады да булмады. Шуның өстенә, кибеттә яңа мөдир буларак мин дә, сатучы Бибинур Җамалиева да китап сату эшенә алдан әзерләнгән, махсус мәктәп бетергән кешеләр түгел идек. Безгә бик нык тыры­шырга туры килде. Безнең эшебезгә район партия оешмасы җитәкчеләре, комсомол өешмасы һәм райпотребсоюз да ярдәм итә башладылар. Эшебезне яхшырту турында без шулай ук китап сатуда тәҗрибәләре зур булган Казандагы иптәшләр белән дә киңәштек. Кибеттәге прилавканы бетереп, сатып алучыларга кирәкле китапларын үзлә­ре сайлап алырлык уңай иттек. Арча промкомбинатында, педагогия училищесында, механизаторлар мәктәбендә берничә тапкыр булып, укытучылар, эшчеләр, китап сөю­челәр белән сөйләштек. Кибеттә сату эшен дәвам итү белән бергә, әле беребез, әле икенчебез, авыллардагы бүлекчәләргә, китапханәләргә, мәктәпләргә барып, алардагы хәлләрне, китапка булган сорауларны белдек һәм ныклы элемтә урнаштырдык. Безнең кибеткә китапка актив подписчиклар туплана башлады. Үзебез дә яңа романнарны, повестьларны, хикәяләр һәм шигырьләр җыентыкларын тагын да күбрәк укырга, әдә­бият яңалыкларын яхшы белеп барырга тырыштык. Болай эшләү безгә яңа китаплар­ны укучыларга тәкъдим итүдә нык ярдәм итте. Шундый чаралар аркасында безнен эш ярыйсы гына көйләнә төште, сату планы үтәлә башлады, ләкин болар зур эшнен баш­лангычы гына иде әле. Алда тагын да тырышыбрак эшләү бурычлары куелды. Районнын партия һәм комсомол оешмасы, урыннардагы коммунистлар активлары ярдәмендә без яңа китапларны йөреп сату эшенә керештек. Арча предприятие­ләрендә. зур оешмаларда, авылларда сатучысыз өстәлләр — халык киоскылары оештыр­дык. Авыл китапханәләрендә теге яки бу язучының яңа басылып чыккан китабы ту­рында укучылар конференцияләре оештыру, әсәрләрне коллектив уку, ә җәйге эш көн­нәрендә авыл китапханәләре эшчеләренең яңа китаплар белән кырларга, фермаларга барулары да шулай ук китаяка булган сорауны, мәхәббәтне үстерүдә, яңа әсәрләрне һәр семьяга җиткерү бурычын аңлатуда бик нык ярдәм итте. Арча районының Пөшәңгер авылы китапханәсе мөдире Мәмдуха Муллахметова бу турыда менә болай сөйли:

 — Колхозчыларны җәй көнендә китапханәдә сирәк очратасың. Механизаторлар иртә таңнан төнгә кадәр кырда эшлиләр, ә сыер савучылар һәм көтүчеләр җәйләүләрдә күп сөт ечен керәшәләр. Әйе, авыл хезмәтчелләре өчен кызу эш вакыты. Шуны истә тотып, мин, китапханә советы членнары белән киңәштем дә, кулыма совет шагыйрьләренең яңа китапларын алып, җәйләүгә, сыер савучылар янына киттем.

Без анда терлекчеләр йортын бизәдек. Сыер савучыларның эш тәҗрибәсен һәм күрсәткечләрен яктырткан почмак булдырдык. Алдынгы савучы Мәгъмүрә Сәләховага багышлап стена газетасы чыгардык. Анда алдынгы терлекчегә карата язылган шигырь дә урнаштырылган иде. Сыер савучылар аны укыдылар да: «Мәмдуха апа, бу шигырь­не үзегез яздыгызмы?» дип сорадылар. Әйе, мин аны үзем язган идем һәм ул шагыйрьләрнекечә үк булмаса да, ярыйсы гына чыккан иде. Мин шушы уңайдан поэзия турында сүз кузгаттым.

— Менә туган Татарстаныбызга 45 яшь тулды. Аны төзү турындагы документта даһи Ленинның имзасы бар. Шулай булгач, шагыйрьләрнең бу хакта шигырь язмыйча ничек җаннары түзсен! — Һәм мин сыер савучыларга Ленин турында бер шигырь укып күрсәттем. Ул аларга бик ошады.

Шагыйрьләребездән Сибгат Хәким, Зәки Нури, Гали Хуҗиев, Нәби Дәүли һәм башкалар белән таныш булуымны сөйләгәч, терлекчеләрнең кызыксынулары тагын да арта төште. Аннары мин С. Хәкимнең «Күңелем Ленин белән сөйләшә», «Ленин фәрма­ны белән» исемле әсәрләренең ничек иҗат ителүен анлаттым. Соңгы әсәрнен Әтнә ягы карты Сәлах Хмсамовка багышланган булуын әйттем. Гади татар кешесенең кызыл­армеец булып давыллы көрәш юлларын үтүе, анын әле дә исән-сау яшәве хакында сөйләвем терлекчеләргә бнк ошады.

Кечкенәдән башланган сүз зурга китте. Бик күп сораулар бирелде. Сыер савучылар миннән «Казан утлары», «Азат хатын» журналларының яңа саннарын алып килүемне үтенделәр».

Хезмәт ияләрендә китапка мәхәббәт тәрбияләүдәге мондый матур эшләрне, китап­ханәчеләрнең кырларга, фермаларга йөрүләрен, китап сатучыларның да шулай ук мәктәпләргә, колхозларга, предприятиеләргә йөреп, тормышның үзенә, әдәбият укучы­ларның үзләренә барып китап сатуларын күрсәткән мондый фактларны күп китереп була. Әнә шулай эшләгәндә, халыкка китап тиз җитә, тиз сатыла. Минем үземне, мәсә­лән, шагыйребез Габдулла Тукай томының солдат биштәрендә патрон һәм гранаталар белән бергә Берлинга, Рейхстагка ук барып җитүе турындагы шигырь дулкынландыр­ды. Анда мондый юллар бар:

Ярсып илне саклаганда

Канлы сугыш юлында,

Граната белән җилкәдә

 Йөрде синең томың да!

 

Берлин капкаларын алып

 Рейхстагка кергәндә,

Син дә булдың, син дә җиңдең

 Фашистны без җиңгәндә...

 

Берлинны алуда катнашкан шагыйрь кечкенә генә бер җыентыгына урнаштырыл­ган шушы шигырен укып күрсәткән иде, кибеттә ул китапны чират торып шунда ук сатып алып бетерделәр. Язучының китап кибетенә килеп укучылар белән очрашуы бигрәк тә уңышлы була, яхшы тәэсир калдыра. Мондый очрашулар хәзер безнен районда традициягә кереп бара. Гомәр Бәширов, Риза Ишморатов, Сибгат Хәким кебек күренекле язучыларыбыз безнен якларга ел саен диярлек килеп, укучылар конфе­ренцияләрендә, әдәби очрашуларда катнашалар, укүчылар белән элемтәләрен ныгытып, китапка мәхәббәт тәрбияләү эшенә үзләреннән шактый өлеш кертәләр. Матур әдәбият янңлыкларын, фәнни, политик-популяр китапларны пропагандалауда районның «Ком­мунизмга» газетасы да актив эш алып бара. Яңа китаплар кайтуын район радио чел­тәре аша да халыкка без еш кына хәбәр итәбез. Шулай итеп, укучылар яңа китап турында тиз ишетеп алалар һәм аларны өйләрендә булдырырга ашыгалар.

Без китапларны халыкка җиткерү эшен яхшырту өчен барлык чараларны күрергә, активларны, китап таратучыларны үз тирәбезгә даими итеп тупларга, барлык яңа методларны кулланырга тырышабыз. Үзара сөйләшеп, без китап алырга килгән иптәшләр кадерле вакытларын әрәм итмәсеннәр, кире борылып китмәсеннәр, кирәкле китап­ларын үзләренә уңай вакытта ала алсыннар өчен, кибетне көндезге аш вакытларында гына түгел, хәтта ял көннәрендә дә япмаска булдык. Болай эшләүгә күчүе авыр бул­мады. Аннары без китапларны йөреп сатуны системага керттек. Районда үткәрелә барган төрле конференцияләрнең, киңәйтелгән пленумнарның, сессияләрнең, район активы җыелышларының, механизаторлар яки терлекчеләр киңәшмәләренең берсендә дә китап сатмыйча калмадык. Мәсһудә Федорова белән Һаҗәр Закирова иптәшләр китапларны әнә шулай йөреп сатып, китап сөючеләр санын арттырдылар. Ләкин алар бу уңышлы эшләр белән масаймыйлар, китапны йөреп сатуны, укучылар заказларын үтәүне тагын да яхшырту өчен бөтен тырышлыкларын багышлыйлар. Алай гына да түгел, җәй көннәрендә без әлеге кечкенә кибеттән китаплар белән урамга чыгабыз. Нәкъ халык йөргән урында, ачык һавада китап аеруча яхшы сатыла.

Китап айлыклары үткәрүдә дә соңгы ун ел эчендә без беркадәр тәҗрибә туплый алдык. Бу эшкә алдан ук әзерләнәбез, халыкка кирәкле китапларны булдыру, кайтар­ту өчен бөтен чараларны күрәбез. Китап айлыгын әйбәт итеп үткәрүдә безгә район партия һәм комсомол оешмалары конкрет ярдәм итәләр. Китап айлыгын район үзәген­дә генә түгел, ә һәр колхозда, совхозда, уку йортларында, һәр җирдә уңышлы үткәрү өчен махсус комиссия төзелә. Китап пропагандалаучы активлар, бу эшне чын күңеллә­реннән яраткан коммунистлар, комсомолецлар, журналистлар катнашында төзелгән бу комиссия үзенең эш планында көнкрет чаралар билгели. Комиссия китапны йөреп сату, халык киоскылары оештыру эшенә булыша. Клубларда, китапханәләрдә укучылар конференцияләре, әдәби кичәләр үткәрелә, Татарстан Язучылар союзының пропаганда бюросы белән киңәшеп, язучыларның укучылар белән очрашу кичәләре планлаштырыла. Китап айлыгы турында район газетасы һәм радио аша хәбәр ителә. Бу вакытта китап сату эшенә шулай ук райондагы барлык комсомол оешмалары, пионер вожатый­лары актив булышалар һәм алар китапны йөреп сатуда, китап базарлары оештыруда зур тырышлык күрсәтәләр. Алдан әйбәтләп әзерләнгән, бизәлгән, кирәкле китаплар белән тәэмин ителгән базарларда халык күп була һәм китап та уңышлы тарала.

Югарыдагы чаралар белән бергә, безнең Арча китап кибете янында китап сатуга, китап таратуга ярдәм итү буенча 15 кешелек комиссия эшли. Бу комиссия членнарын­нан, мәсәлән, Арча РТСы работнигы Рәхимә Вәлиева механизаторлар арасында китап сата, ә Хәлимә Идиятова промкомбинат эшчеләренә китаплар тарата. Р. Хәсәнова, Р Галимҗанова, Л. Козюра, А. Гурьянова һ. б. иптәшләр Арча поселогы хезмәт ия­ләренә китап сатуда зур тырышлык күрсәтәләр. Яңа кайткан китапларны укучылар арасында пропагандалау, халыкка сату-таратуда безнең райондагы Иске Чүриле, Кур- са, Әтнә, Кенәр, Мөндеш, Казанбаш һәм башка авыл мәктәпләрендә дә мактап сөйләр­лек эш алып барыла.

Хәзер райондагы бик күп иптәшләр кибеткә яңа китап килүен көтеп кенә торалар Андый иптәшләрдән Г. А. Курамшина, В. И. Кубин, Р. Н Әбүбәкерова, Р. Г. Мөхәм-мәтова кебек врачларны, Ш. Ф. Хисаметдинов, А. Б. Бирюкова, 3. Р. Рәхимова, Р. М. Хрестофорова, Т. М. Мусин, Р. П. Башкирова, С. Г. Гәрәев кебек алдынгы укы­тучыларны күрсәтергә мөмкин. Арча эшчеләреинән С. С. Санков белән Р. Э. Таҗиев иптәшләр китапны аеруча яраталар һәм районга килгән яңа китапны беренче булып алырга тырышалар. «Заря» колхозы члены Миңнегөл Сибгатованың өй китапханәсендә В.И.Ленин әсәрләре, С. Смирновның «Брест крепосте» дигән Ленин премиясенә лаек булган китабы. Л. Толстой, М. Горькнй, Л. Леонов, М. Шолохов, А. Беляев, Г. Ибраһимов, М. Әмир, Г. Әпсәләмов, Г. Бәширов һәм башка язучыларның төмнары бар. Киров исемендәге колхоз члены Р. Җәмилев, Ильич исемендәге колхоз члены Г. Апакашев, шулай ук колхозчылардан Г. Насыйров, Константинов, Хәкимова, Агафонова иптәшләр дә үз китапханәләрен булдырдылар. Арча йорт хозяйкасы Салиха Галимова да яңа китапларны системалы рәвештә укып бара. Аның китапханәсендә Л. Толстой, М. Стельмах, А.Гайдар, Б. Полевой, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Гафури, Ф Әмирхан, С. Кудаш, М. Фәйзи, Һ. Такташ, М. Җәлил,  Ә. Фәйзи, Г. Әпсәләмөв, А. Расих һәм башка рус, татар, казакъ, үзбәк язучыларының томнары бар. Аның өй китапханәсе яңадан-яңа китаплар белән байый бара. Китап сөюче мондый иптәшләрне Арчада гына түгел, Әтнәдә, Яңа Кенәрдә һәм районның башка авылларында да күп очратырга була.

Китап сөюче иптәшләрнең ярдәме, китап сатучыларның тырышлыгы белән безнең райпотребсоюзның (председателе Таһир иптәш Надыршин) Арча китап кибете китап сату планын ел саен диярлек арттырып үтәп килә. Кибет коллективына 1964 елда ком­мунистик хезмәт бригадасы дигән мактаулы исем бирелде.

1965 ел башында китаплар киң, иркен, якты, коры «квартирга» — яңа кибеткә күч­теләр. Иңе алты, буе илле метрлы кибет витриналарына ун меңгә якын китап тезелеп куелды. Моннан тыш балалар китаплары, төрле әсбаплар, плакатлар өчен дә махсус витриналар җиһазландырылды. Кыскасы, хәзер кибет көлеп, ялт итеп тора, барлык китаплар күз алдында, кер дә таныш, теләгәнеңне сайлап ал, яңа чыганакларына алдан язылып куй! Бу инде чын мәгънәсендә яңа заман таләп иткән, халык көтеп алган кибет! Арча райпотребсоюзының яңа сәүдә комбинаты бинасында шундый яхшы мага­зин ачылуы үзенә бер зур бәйрәм булды. Шул уңай белән бер группа татар язучыларының районга килүе бу бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Габдрахман Әпсәләмов, Риза Ишморатов, Фатих Хөсни, Атилла Расих, Зәки Нури, Мөхәммәт Садри, Рәисә Ишморатова, Касыйм Фәсахов кебек язучылар, шагыйрьләр безнең яңа магазинга килеп, укучылар белән очраштылар, аларны үзләре­нең яңа әсәрләре, иҗат планнары белән таныштырдылар. Аннары китап сату башланды. Укучылар яңа китаплар алып калырга ашыктылар. Автографлар яза-яза автор­ларның куллары талып бетте. Кибет кичкә кадәр гөр килеп торды. Монда башланган очрашулар, әлеге китап бәйрәме белән, районга күчте. Бу язучылар Арча Культура йортында, педагогия училищесында, китапханәләрдә, куп кенә авылларда. «Северный» совхозында, мәктәпләрдә очрашулар, конференцияләр, әдәби кичәләр үткәрделәр. Авыл клубларында, магазиннарында да язучыларны укучылар чолгап алды, автографлар язу дәвам итте. Барлык әдәби кичәләр үзешчән сәнгать коллективларының матур концерт­лары белән тәмамланды. Шунысы характерлы: китап бәйрәменә алдан ук әзерлек күреп, безгә киләчәк язучыларның әсәрләрен кайбер башка районнардан да алган идек, алары да җитмәде. Шулай итеп, бер атнада гына да китап сөючеләр сафы йөзләрчә, меңнәрчә кешегә артты.

Татарстан Язучылар союзының укучылар белән язучылар арасында элемтәне ны­гыта баруы, урыннарда язучыларның ешрак булуына игътибар итүе, әдәби атналык­лар оештыруы, поэзия көннәре үткәрүе — китап сату, халыкта китапка мәхәббәт тәр­бияләү эшенә бәя биреп бетергесез зур ярдәм ул. Мондый чараларның системага керүенә, республикабызның барлык районнарында үткәрелүенә без, китап сәүдәсе ра­ботниклары, барлык китап сөючеләр белән бергә, шатланабыз һәм мондый әйбәт эш­ләре өчен Татарстан язучылары коллективына кайнар рәхмәтләребезне җибәрәбез!

Әйе, безнең Арчага килгән китаплар хәзер бик бәхетле. Якты, зур кибеткә килү­ләре белән генә түгел, ә укучылар тарафыннан олылап каршыланулары, аларның өй­ләренә тизрәк кайтып, бик тиз укылулары белән бәхетле. Иске кибеттә тупланган шак­тый зур тәҗрибә, китап сату эшендә барлык яна чараларны кулланырга тырышу яңа кибеттә тагы да яхшырак эшләү мөмкинлекләрен ачты. Безнең коллектив: «Яңа китап һәр гаиләгә җитсен, һәр гаиләнең үз китапханәсе булсын!» — дигән девиз белән эшли. Бу тырышлык матур нәтиҗәләр бирә — китап кибете быел Татпотребсоюз һәм сәүдә работниклары өлкә союзының күчмә Кызыл байрагын яулап алды. Әтнә, Яңа Кенәр китап кибете эшчеләре һәм райондагы 154 авыл кибетләрендәге китап бүлекләре дә Арча кибетеннән үрнәк алып эшләргә керештеләр.

Безнең илнең китап кибетләре китап алу-сату урыннары гына түгел, ә халыкның китапка булган соравын өйрәнү, аны пропагандалау үзәге, чын мәгънәсендә культура учаклары булып саналалар. Китап сәүдәсе эшчеләре үзләренең Коммунистлар партиясе, Совет дәүләте тарафыннан куелган зур бурычларны үтәү өчен көрәшүче кешеләр икә­нен онытмыйлар, даһи В. И. Ленин васыятьләрен тормышка ашыру, халыкны, бигрәк тә яшь буынны, коммунизм идеяләренә бирелгәнлек рухында тәрбияләү эшенә үзлә­реннән лаеклы өлеш кертәләр.