ХЕЗМӘТТӘ ЯУЛАНТАН ХӨРМӘТ
Күренекле әдәбиятчы, галим Габделхәй ага Хисмәтуллинга җитмеш яшь тулды. Житмеш җәй, җитмеш кыш: никадәр якты таңнар, йолдызлы тоннар, давыллар, өермәләр узган Аның күзләре купае күргән, йөрәге күпне кичергән, ул һәрвакыт уз халкы белән бергә яшәгән. Гомер буена гыйлем эстәгән бу олы йөрәкле кешенең акылы күпне белә, күңеле күпне хәтерли.
Ул Габдулла Тукайның ялкынлы сүзләрен тыңлаган, кичләрендә авыру Фатих Әмирхан янында утырган, Мәҗит Гафури белән чәй эчкән.
Г Ибраһимовның фатихасын алган, ярсу йөрәкле Г.Кутуй белән бергә эшләгән. Ш Мөдәрриснең беренче шигырьләренә юл күрсәткән... Татлы истәлекләр калдырып, матур еллар үткән. Ул хәзер дә татар культурасының алдынгы көчләре, язучылары, фән эшлеклеләре белән бер сафта атлый һәм үзе дә танылган әдәбиятчы галим
Илле еллык иҗат гомерендә Габделхәй ага Хисмәтуллин тарафыннан татар теле һәм әдәбия ты буенча ничәмә-ничә дәреслекләр, методик кулланмалар язылган, хрестоматияләр төзелгән. Арада М. Корбангалеев, Г Алпаров, Ш. Рамазанов кебек күренекле тел галимнәре белән берлектә язылган хезмәтләре дә байтак.
Каюм Насыйрилар, Тукай, Гафуралар тарафыннан күтәрелгән мәгърифәтчелек идеяләре белән рухланып, «Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә» дигән якты өметләр, изге теләкләр белән канатланган яшь шәкерт, башында рухани ата торган кадимче семья таләпләренә каршы килеп, караңгы татар авылында мөгаллим булып эшли башлый, беренче көннәреннән үк революциягә, халыкка турылыклы хезмәт итү юлына баса һәм ул әле дә шул юлдан туры атлый. Аның, укытучы булып, беренче мәртәбә мәктәп ишеген ачуына нәкъ илле ел. Никадәр нәниләрнең язмышы күңел түреннән үткән, балалар йортларында эшләү елларында никадәр үксезләргә йөрәк җылысы бирелгән. Г омер бушка узмаган— барлык көч яңа дөнья кешесен тәрбияләү эшенә бирелгән.
Габделхәй аганың халык мәгарифе, культурасы, фән эшенә багышланган хезмәтләре күп, аларның колачы киң. СССР Фәннәр Академиясенең Казан тел, әдәбият һәм тарих институтында гына да ул егерме биш елдан артык вакыт эшләп килә. Татар классик әдәбиятын барлауда һәм фәнни нигездә бастырып чыгаруда Габделхәй ага күп көч куйган кеше. Г.Тукай, М.Гафури, Ф. Әмирхан кебек классик әдипләребез әсәрләренең академик басмаларын хәзерләүдә ул зур активлык күрсәтте. Г. Камалның драматургиясенә багышланган хезмәте өчен аңа филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә бирелде. Ул аерым язучыларның иҗатларына карата шәхес культы заманында, вульгар социологизмнан һәм субъективлыктан чыгып бирелгән ялгыш карашларны, бозуларны төзәтү буенча да күп эшләр башкарды. Аның Ф. Әмирхан иҗаты турындагы хезмәтләре моның ачык мисалы. Соңгы елларда татар һәм рус телләрендә чыккан «Совет чоры татар әдәбияты» һәм «Борынгы татар әдәбиятыннан дәреслек-хрестоматия» дигән фәнни хезмәтләрдә Хәй аганың өлеше зур. Ул мәшһүр тарихчы, галим Ш.Мщрҗаниның «Сайланма әсәрләре»н, шагыйрь Сайядиның «Бабахан дастанын» («Таһир белән Зөһрә кыйссасын») басарга әзерләд. Татар әдәбиятын, аның тучыларының әсәрләрен халыкка җиткерүдә ару-талуны белмәгән бу тынгысыз кеше һаман да эш өстендә, кешеләргә игелекле хезмәт күрсәтә торган мактаулы юлда.
Габделхәй ага гаять тыйнак, югары культуралы, сизгер кеше. Ул үзе белән бергә эшләгән коллективның һәр уңышына чын күңелдән сөенә, аның кечкенә кимчелекләренә дә көенә, борчыла. Ул тормышка гашыйк, аның үткән юлы саф һәм шуның өчен ул шат. Әйтерсең, Габдулла Тукай Габделхәй аганың җитмеш яшьлек вакытын алдан белеп язган:
Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе,
Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе...
Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе.