ДУСЛЫК ХАКЫНА
Яшь прозаик Туфан Миңнуллин республикабыз газета-журналларында шактый еш басылып килгән юмористик хикәяләре белән укучыларга беркадәр таныш иде инде. Әле күптән түгел генә Татарстан китап нәшрияты бу яшь авторның «Дуслык хакына» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгарды. «Фирдәвес, Нәҗибә һәм мин», «Әче мәхәббәт», «Бәхил бул, Нәфисә», «Аучы», «Дуслык хакына», «Гаян апа»,«Манбәдәр батыр»,«Казанны ягам»,«Туй», «Дәрәҗә бәласе», «Порука»,«Прастуй эшче», «Ярты помидор», «Пөхтәлек үрнәге», «Бер минут», «Сәнгать һәм Аллаяр Болгаерович», «Су кыярда да бар», «Телеграмма», «Футбол вакыйгасы» исемле хикәяләрне эченә алган бу җыентык нигездә җиңел укыла һәм күңелдә елмаю хисләре уята торган юмористик әсәрләрдән тора. Дөрес, ул әсәрләрнең барысын да әдәби яктан камил эшләнгән дип булмый. Әйтик, әдәби әсәр өчен бнк кирәк булган нәрсәсе — вакыйгасы уңышлы сайланмаган һәм юморы да чамалы гына булган «Әче мәхәббәт»,«Аучы» кебек хикәяләр дә бар анда. Аларны җыентыкка кертми калдыру хәерлерәк булыр иде шикелле. Ләкин, руслар әйтмешли, беренче белен төерсез булмыйдыр инде, күрәсең.
Ә гомумән алганда, Т. Миңнуллинның әлеге җыентыгын укучылар җылы каршыларлар диясе килә. Ни өчен дигәндә, соңгы елларда безнең өлкән азучыларыбыз юмористик хикәяләр язудан, бөтенләй үк булмаса да, шактый читләштеләр бит. Шунлыктан, укучылар андый әсәрләрне бик сусап, зарыгып көтәләр иде.
Сонгы дүрт-биш ел эчендә әдәбиятыбыз мәйданында яшь язучылар тавышы шактый нык һәм ышанычлы булып янгырый башлады. Рәдиф Гатауллин, Клара Булатова, Мөхәммәт Садыйков, Шамил Маннапов, Нурмөхәммәт Хисамов, Данис Хәбнбуллин.,Борһан Садретдинов, Хәниф Хөс- нуллин — бу яшь шагыйрьләрнең әсәрләре республикабызда чыгып килә торган газета-журналлар битләрендә еш кына күренгәләп тора. Шушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшрияты әлеге сигез яшь шагыйрьнең әсәрләреннән төзелгән «Дуслык» исемле җыентык бастырып чыгарды. Һәр авторның ун-унбиш шигыре урнаштырылган бу җыентыктан шул нәрсә ачык күренә: аларның һәркайсы үз тавышы белән җырларга, үз юлын табарга, башкаларны кабатламаска тырыша. Яшьләргә хас булган зур эшләргә омтылу да:
Ах, минем дә килә киң юлларның
Иң яктысын сайлап аласым.
Гел кояшка карап,
гел кояшка карап,
Гел кояшка карап
барасым
(К. Булатова )
сөю-шаяру да:
Өскә карап тилмерәм
гел,
Түбән чагың була сирәк
Үзем кебек җирдә
йөргән
Миңа башка иптәш
кирәк,—
Дигән идем уйнап кына,
Нигә инде үпкәләдең?
Авыр йөкләр күтәргәнне,
Шул сүзләрне
күтәрмәдең?..
(Д.Хәбибуллин «Кранчы кызга».)
кешеләрнең укышына эчкерсез куану да,кимчелекләргә чын күңелдән әрнү дә бар аларның шигырьләрендә. Җыеп кына әйткәндә, «Дуслык» исемле бу шигъри җыентыкны укыгач, аның авторларына карата күңелдә җылы хисләр уяна һәм алар киләчәктә тагын да яхшырак әсәрләр язарлар әле дигән өмет туа.
ГЕРОЙ БАЛАЛАР
Балаларның батырлыклары, зурларга ярдәм итеп, кайчакта бик зур әһәмияткә ия булган эшләр башкарулары турында хикәяләр, очерклар һәм мәкаләләр республикабыздагы вакытлы матбугат битләрендә әледән-әле чыккалап торса да, моңарчы әнә шул батыр балалар турында кулга тотып карарлык аерым китап юк иде әле бездә. Күрәсең, менә шул хәлне искә алыптыр, бу ел Татарстан китап нәшрияты «Герой балалар» исемле җыентык бастырып чыгарган. Җиде ярым басма табактан торган бу җыентыкка егерме авторның очерк һәм хикәяләре тупланган, һәм ул әсәрләрдә нигездә гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы чорында балалар эшләгән батырлыклар турында сүз бара.
Китапка кертелгән барлык әсәрләр дә русчадан тәрҗемә ителгән. Ләкин аларның тәрҗемә икәнлеге һич тә сизелеп тормый. Җыентыкны тәрҗемә иткән Т.Таһирова, Р. Вәлиева һәм Р. Гыйззәтуллина иптәшләр һәр әсәрне татарча уңышлы яңгырашлы итәргә тырышканнар һәм шул максатларына ирешкәннәр дә. Яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләү өчен көрәш барган хәзерге чорда «Герой балалар» исемле бу китапның дөньяга чыгуы бик вакытлы хәл. Батырлыкка омтылучы, романтик табигатьле балаларыбыз кызыксынып һәм яратып укырлар аны.