Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ БЕЛӘН ОЧРАШУ

Чиксез күккә, ерак йолдызларга

Ракеталар ничә очты бездә

 Сез, кешеләр — биек йолдызлар бит,

Җитә алсам иде күңелегезгә.

Заман сулышы бөркелеп торган бу строфаның кемнеке, кайсы ша­гыйрьнеке булуы поэзия сөючеләр өчен сер түгелдер... Шушы бер строфада Рәсүл Гамзатов таланты­ның, аның кешеләргә чиксез мәхәб­бәте тудырган ярсулы, шук, мөла­ем лирикасының фәлсәфи тирәнле­ге, ягымлы гүзәллеге чагыла.

«Биектәге йолдызлар» — әдипнең Ленин премиясе белән бүләкләнгән шигырьләр җыентыгы. Ниһаять, ул җыентык, Н. Арсланов, Ә. Давыдов, 3. Нури, Г. Хуҗиев, Г. Латыйп, М. Хөсәен, Ә. Баянов, Р. Гәрәй, X. Камалов һәм Н. Мадьяров кебек шагыйрьләребез тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителеп, аерым ки­тап булып чыкты . Җыентык белән танышкач, шул нәрсә сизелә: ша­гыйрьләр каләмдәшләренә игъти­барлы булырга тырышканнар, Р.Гамзатов поэзиясенең матурлыгын татар укучысына җиткерү өчен күп көч куйганнар.

Р. Гамзатов иҗатында тапкыр һәм матур әйтелгән һәрбер шигъри деталь мәгънәне ачыклый, образны төгәлләндерә бара. Җылы лиризм, кешеләргә тирән мәхәббәт белән язылган ул шигырьләрдә батыр һәм эшчән дагстан халкы белән очраша­сың, бик талантлы һәм үзенчәлекле шагыйрьнең үзен күргәндәй була­ сың. Шагыйрь йөрәгенең кайнарлы­гы, егәрлеге аның шигырьләренә күчә.

Менә ир уртасы кавказлы тибын күз алдына китерегез. Чәчләре уң як кашка төшеп тора. Чал. Калынрак гәүдәле. Барлык кешеләрне дә бер очтан кочып алырга теләгәндәй, кулларын җәйгән дә, шигырь укый. Тавышы басынкы, интонацияләр сиздермичә генә үзгәреп тора.

Биек таулар итәгенә

 Мендем дә мин, — җан горур,—

Елгалардан йолдыз эчтем

Учлап-учлап, әй хозур.

Чын поэзия үзенең фидакарьлеге, эчкерсезлеге, күңел киңлеге белән укучыны җәлеп итә. Андый әсәрләр белән танышканда нинди милләт­тән булуыңа, нинди киңлектә яшәве­ ңә дә карамастан, син үзеңне кеше­лекнең бер тамчысы итеп тоя баш­лыйсың, дөнья яктырып, киңәеп ки­тә. Чын мәгънәсендәге менә бу гу­манизм Рәсүл Гамзатов иҗатының көчле сыйфаты. Рәсүл Гамзатов «Ту­ган илем турында» шигырендә «чит илләрдә туганнарың бармы?», «әсир­лектә булдыңмы?» дигән салкын со­рауларны да ала, шук елмаю һәм тирән лиризм белән җавап бирә — бар. Әнә аның туганнары: Стам­булның тар урамнары чатында эш эзләп йөрүче төрек карты. Күр, кыяфәте гел шагыйрьнең атасыныкы инде. Әнә аның әнисенә охшаган Кипр карчыгы — кораб артыннан кул болгап кала. Шагыйрьгә канә­фер чәчәкләре бүләк иткән француз кызы аңа сеңелесен хәтерләтә. Ничә еллар салкын төрмәләрдә ят­кан Манолес Глезос, коллык богау­ларын өзгән африкалылар... Менә никадәрле аның туганнары!

Шагыйрь «әсирлектә» дә булган. Чехлар аны мәңгелек дуслык белән әсир иткәннәр, рус солдатларының каберләрен розаларга күмгән бол­гар халкы да шагыйрь күңелен әсир иткән. Хәер, барысын да санап бе­терү мөмкинмени?!.

Әйтерсең, җир иркенәя бара һаман,

Шука күрә чын күңелдән горурланам.

Никадәрле тарсынса да җирне дошман.

Арткан саен арта бара безнең дуслар

(Г. Латыйп тәрҗемәсе)

Рәсүл Гамзатовның образлар дөньясы гаять бай һәм күпкырлы. Ул гаҗәп бер киномонтажны хәтер­ләтә. Шагыйрь өчен искергән образ­лар юк. Һәрбер образга — тради­ционмы ул, яңамы— Рәсүл Гамза­тов каләме үзенчәлекле төс бирә.

Менә «Сандугач җыры» шигыре. Көнчыгыш шагыйрьләреннән Хафиз белән Гомәр Хәйямны гына искә тө­шерик. Аларда сандугач — мәхәб­бәт лирикасының аксессуары. Рәсүл Гамзатов исә сандугачны туган ил турында җырлата.

Мөгаен ул Ватан турында

 Җырлыйдыр. Югыйсә.

Бик тиз туяр иде сандугач

 Икенче жыр булса.

(Ә. Баянов тәрҗемәсе)

Рәсүл Гамзатов — мәхәббәт лири­касының зур остасы. Монда аның поэтик арсеналындагы барлык чара­лар: телнең афоризмнарга байлыгы, реалистик төзеклек, шигъри бизәк­ләрнең нәфислеге, формада иркен­лек һәм динамик йөгереклек — ба­рысы да мәхәббәтне олылауга, мә­хәббәт хисләренең матурлыгын ачу­га юнәлдерелгән.

Сигез юллыклар бүлеге Рәсүл Гамзатовның чор һәм кеше турында җитди уйлануларын, тормыш куйган барлык сорауларга, шагыйрь һәм гражданин буларак, җавап эзләвен күрсәтә.

Дан! Исәннәргә кагыла күрмә,

Аларны гаять начар беләсең.

Кайчак иң яхшы кешеләрне дә,

Көчлеләрне дә син үтерәсең.

Дан! Үлгәннәргә кирәгрәк син,

Үлгәннәр өчен һич юк зыяның.

Кайнар сулышын белән яңадан

Кайтарасың син гомерен аларның.

(Н Мадьяров тәрҗемәсе)

Горур һәм батыр тау халыкла­ рында гасырлар буе шундый күркәм гадәт яшәп килгән: алар ияр­ләрне, мөгез җамнарны, хәнҗәрләрне, хәтта сабыйлар яткан бишекләр­не дә нәфисләп язылган афоризм­нар белән бизәгәннәр. Бу язмалар, шулай ук, буркаларга, капкаларга, музыка коралларына һәм таякларга да ясалган. Алар халыкның гасыр­ лар кичкәндә җыйган тәҗрибәсен, акыл көчен, тапкырлыгын чагылды­ралар. Рәсүл Гамзатов халык иҗа­тының бу энҗеләре белән гаять сак эш иткән: оста ювелир сыман, аларга тиешле форма биргән, шомарт­кан, ялтыраткан. Шулар үрнәгендә үзе дә яңа язмалар тудырган. Бу парчаларның эчтәлеген сөйләү авыр. Аларның кечкенә генә күләмнәрендә гаять киң һәм тирән поэтик фикер­ләр ята. Берәүләре аның халыкның милли характер сыйфатын чагыл­дыра, икенчеләрендә кеше гомере­нең, яшәүнең мәгънәсе турында сөй­ләнелә...

Билгеле булганча, авар шигырен­ дә юл азакларында рифма кую си­стема түгел. Традицион форма бу­лып юлларда цезуралар, аллитерацион аваздашлык һәм кабатлаулар­ның еш очравы исәпләнә. Строфа гадәттә 12, 11, 9 һәм 8 иҗекле үлчәүләргә корылган. Рәсүл Гамзатов кирәк урында, темага карап, бу үлчәүләрнең барысын да куллана.

Ә сигез юллыклар 7 иҗекле үлчәү белән язылган. Бәлки, шигырьнең нинди үлчәү белән тәрҗемә ителүе бәләкәй мәсьәләдер. Бәхәсләшеп тормастан, мисал китерик. Менә «Чибәр кызлар» шигыре:

Куллардагы тамыр кебек безнең дуслык,

Төйнәлгән ул бер төенгә һәм ул бик нык.

Туган илдән еракларда йөргәнем бар,

Кая барма, тоташалар безнең юллар.

(Г. Латыйп тәрҗемәсе)

Инде шигырьнең русчасына күз тө­шерик:

С товарищами дружбою горячею

Я связанный, как жилки на руке,

Обременен нелегкою задачею,

Бывал не раз от дома вдалеке

(Я. Козловский тәрҗемәсе)

Мәгънәдә генә түгел, строфаның төзелешендә дә гаять зур аерма. Татарчасындагы ритмик сурәт укучы­ның тойгысын, ничектер. М. Гафури иҗаты башланган чорга алып китә. Русчасында исә ул заман колориты­на буйсына.

Икенче бер мисал:

Йөрәгемә таулар якын,

Мин тауларга илтәм йөрәгемне.

Аста — роза үзәнлеге

Һәм виноградлары Фракиянсң.

Бу юлларның тәрҗемәсе тәҗрибәле шагыйрь Г. Хуҗиевныкы булуы­на һич тә ышанасы килми. Ә бит шагыйрь шул ук «Болгария дәфтә­ре» циклында гажәп матур поэтик бизәкләрне саклый белгән, күп ши­гырьләрне бик уңышлы тәрҗемә иткән. Тәрҗемәдәге чатаклыклар­ның күбесе игътибар җитмәүдән ки­ лә. «Туган илем турында» шигырен генә алыйк. Лирик герой җир йөзен­дә яшәүче барлык яхшы күңелле кешеләрне үзенең туганнары дип атын. Әсәрнең төп идеясе шул. Ши­гырьнең икенче исеме дә бар — «Туганнарым турында» («О моей родне»). Сюжет лирик геройның сәяхәте вакытындагы кичерешләре формасында үсә. Тәрҗемәче, юлда йөрүче геройның хисләрен татарча бирү өчен, фигыль формасын дөрес сайламаган.

Тар урамнар почмагында очрый да ул

 Ярлы йортлар тынып калган кичке якта,

Үз улына карагандай карын миңа,

Күңелендә ышаныч һәм өмет арта

 (Г. Латыйп тәрҗемәсе)

«Очрый», «карый» булгач, эшнең кабатланып торуы, тәмамланмаган булуы аңлашыла. Ә бит шагыйрь ул картны бер генә кат күреп кала.

Монда «очрады», «карады» дигән форма кирәк иде. Русчасына гына игътибар итик.

Где бедной улицы теснина

 Утихла на закате дня,

Он, повстречавшись, как на сына,

Взглянул с надеждой на меня

Аннан соң, урамнар почмагында дип әйтү дә татарча түгел, дөресе— урам чаты, урамнар чаты.

Бәхеткә каршы, җыентыкта мон­дый кимчелекләр сирәк очрый. Ча­таклыкка караганда, уңышлы як­лар, матур табышлар күп һәм алар турында сөйләү кызыклы да булыр, урынны да байтак сорар иде. Без яз­малар бүлегенең матур тәрҗемә ителүен әйткән идек инде. Укучы, шулай ук, «Дөнья барда» (Ә. Да­ выдов тәрҗемәсе), «Тау бөркетлә­ре», «Сөям сине, бәләкәй халкым», «Кан һәм күз яше» (3. Нури тәрҗе­мәләре), «Дагстаным минем», «Ән­кәйгә» (Р. Гәрәй тәрҗемәләре), «Безнең авыл елгасы», «Сандугач җыры» (Ә. Баянов тәрҗемәләре), «Вакыт турында» шигырьләр һәм Фидель Кастрога совет кешеләре­нең кайнар мәхәббәтен чагылдыр­ган «Эчкерсез, саф сөю турында мин» (Г. Хуҗиев тәрҗемәләре), си­гез юллыкларны тәрҗемә иткән Н. Мадьяровның тырышлыгын һәм кай­бер уңышларын күреп куаныр.

Рәсүл Гамзатов — хәзерге совет поэзиясендә иң талантлы лирикларның берсе. Көнчыгыш, рус, Европа­ ның иң зур акыл иясе шагыйрьләре иҗатыннан, дагстан халыкларының гаҗәп бай фольклорыннан куәт алып үскән бу поэзия бүгенге көн кешесенең рухи дөньясындагы гаять тирән кичерешләрне мул төсмерли һәм нәфис бизәкле итеп сурәтли. Рәсүл Гамзатовның поэзиягә мөнә­сәбәте, аның эстетикасы безнең та­лантлы шагыйрьләребездән Һади Такташ, Хәсән Туфан, Муса Җәлил һәм Сибгат Хәкимне хәтерләтә.Татар укучысына ул якын һәм аң­лаешлы. Җыентыкның чыгуы бик урынлы. Өстәп шуны гына әйтәсе килә: әйдә, «Биектәге йолдызлар», рәхим ит укучы күңеленә, үз артың­нан шагыйрьнең яңа тәрҗемәләрен да иярт.