Логотип Казан Утлары
Очерк

Кхмерлар илендә

 

Ю. Седых,

Казан аэропорты инженеры.

Самолет, Пном-Пень өстеннән бер әйләнде дә, шәһәр читендәге аэропортка юнәл­де. Ниһаять, без ерак экватордагы якын дусларыбыз — кунакчыл кхмерлар — илен­дә, күптән түгел генә милли бәйсезлек яулап алган Камбоджада. Безне — совет белгечләренең Камбоджага килгән чираттагы төркемен — бик җылы каршыладылар. Әле бик иртә булуга да карамастан, аэропортка күп кеше килгән: аэропорт эшчеләре, очучылар, төрле оешмаларның һәм Камбоджадагы совет илчелегенең вәкилләре, кхмерлар. Шул минутта ук алар безне урап та алдылар. Безнең белән күптәнге та­нышлардай исәнләшәләр, хәл-әхвәл сорашалар — ерак юлдан килгән пассажирларның күңелләрен күтәрергә тырышалар. Каршыларга килүчеләрнең берсе, безнең куллар­дагы «Французча-русча сүзлек»не күргәч, аннан түбәндәге юлларны табып күрсәтте: «М ин с е з н е ң б е л ә н т а н ы ш у ы м а ш атм ы н...» Юк, бу бер кхмер егетенең генә теләге, аның үз хисләре генә түгел иде. Әле соңгы елларда гына коло­ниализм коллыгыннан котылган талантлы кхмер кешеләре совет иленнән, социализм җиреннән килгән һәркемне шул ук сүзләр белән каршылый: «Б ез с е з н е ң бе­ л ә н т а н ы ш ы р г а б и к ш а т. Р ә х и м и т е ге з !»

Бераздан, машиналарга утырып, шәһәргә юнәләбез. Тигез юлдан машина алга оча. Юл читләрендә төз пальмалар, кокос агачлары, исемнәре безгә билгесез булган башка тропик агачлар тезелгән. Ерактарак эреле-ваклы күлләр, дөге басулары күре­нә, бензин колонналары артта кала. Иртәнге сәгатьләр генә булса да, көн инде эссе, бөркү. Ә күк йөзе шундый биен, шундый зәңгәр... Бер генә болыт нисәге күренсен икән.

Әнә шәһәр дә күренә инде. Берничә минуттан автобус «Мондиаль» гостиницасы каршына килеп тә җитә. Без шунда торачакбыз. Үзәк урамнарның берсендәге бу гостиницада безнең өчен зур, якты бүлмәләр калдырылган. Урамда түзә алмаслык эссе — бүлмәләрдә салкынча, рәхәт. Һәр бүлмәгә көчле һава алмаштыргычлар куел­ган, алар кайнар һаваны урамга куалар, салкынча, дымлы температура саклыйлар. Бүлмә стеналары һәм идәннәр буйлап, безгә аз гына да игътибар итмәстән, кәлтәләр йөгерешә. Ерак көньякның безне гаҗәпләндергән әйберләреннән тагын берсе әнә шул кәлтәләр булды.

Килеп аз гына хәл алуга урамга җыенабыз. Тизрәк шәһәрне, аның кешеләрен күрәсе иде. Нинди икән ул Пном-Пень? Бу ил турында барысын да беләсебез килә.

ПНОМ-ПЕНЬ — КАМБОДЖАНЫҢ ЙӨРӘГЕ

Пном-Пень илнең политик, административ һәм культура үзәге. 500 мең кешелек бу зур шәһәрнең төп халкы кхмерлар. Алардан башка монда тагын французлар, япон­нар, вьетнамлылар, кытайлар күп икән. Пном-Пень башка Көнчыгыш шәһәрләреннән әллә ни аерылмый диярлек. Шәһәр уртасында өсте ябулы зур базар тора. Базар мәй­даныннан төрле якларга урамнар сузылган. Урамнарның күбесенә асфальт җәелгән, кайберләре бик озын, икенчеләре исә артык кыска.

 «Пном-Пень» — тау өстендәге шәһәр дигән сүз. Һәм, чыннан да, шәһәр калкулык өстендә тора. Бу борынгы шәһәрнең салына башлавы, тарихы турында халыкта күп легендалар саклана. Аларның берсе шундый. Чама белән XIV гасыр ахырларын­ да кхмер империясе көчсезләнә, таркала башлый. Илгә өзлексез рәвештә чамнар, сиамлылар һөҗүм итеп тора. 1352 елда сиамлылар илнең ул вакыттагы башкаласы Ангкорны камап алалар. Шәһәр бер ел буена камалышта яши, әмма бирелми. Ахыр чиктә, төрле хәйләле юллар белән, дошманнар шәһәргә керәләр. Басып алучылар борынгы культура шәһәре Ангкорны хәрабәгә әйләндерәләр: сарайларны, гыйбадәт­ханәләрне җимерәләр, яндыралар, алардагы байлыкны талыйлар. Патша сарае даирә­ләренең исән калганнары башта Уддонга кача, соңран Меконг, Тонле-Сап, Бассак елга­лары бергә кушылган җиргә, ягьни Камбоджаның хәзерге башкаласы салынган урынга күчеп килә.

Риваятьләргә караганда, нәкъ шул вакытларда Пень фамилияле бай хатын, Меконг елгасы янындагы калкулыкта үзенә бер сарай салдырып, шунда яши башлый.

Көннәрнең берендә әлеге хатын елга буена чыга. Яңгырлар сезоны башланып, күлләрдә һәм елгаларда су бик нык арткан чак була бу. Ташу карап торганда, агым уңаена түбәнгә төшеп килүче зур бер әйбергә күзе төшә моның. Ныклабрак караса, әлеге әйбер галәмәт зур бүрәнә булып чыга. Пень шунда ук күршеләрен, тирә-юнь­дәге кешеләрне дәшә.

Көймәләр белән елга уртасына кереп, бүрәнәне ярга чыгаралар. Каткан балчыклардан һәм комнардан чистартып, агачны ярып карасалар — шаккаталар. Бүрәнә эченнән 5 будда сыны килеп чыга. Гәүдәләрнең 4 есе бронзадан коелган, ә берсе исә таштан эшләнгән икән. Пень ханым бүрәнә ярга чыгарылган урынга сарай салырга боера. Будда сыннарын вакытлыча әлеге сарайга урнаштырып торалар. Бераз вакыт­тан соң крепостнойлар көче белән шул тирәгә зур тау, кхмерларча әйтсәк, пном өя­ләр. Тау өстенә зиннәтле сарай салып, будданың бронзадан коелган сыннарын шунда күчерәләр. Таштан ясалган сынны яр кырыена куялар. Бу урынга монахлар чакыры­ла. Алар анда матур гыйбадәтханә салалар. Ул әле хәзер дә исән. Ват-Пном-Пень дип атап йөртәләр аны.

Пном-Пень борынгы шәһәр, чуар шәһәр, контрастлар шәһәре. Монда борынгылык һәм хәзерге заман, Көнбатыш һәм Көнчыгыш, иске һәм яңа стиль, байлык һәм хәер­челек бергә яши. Кайчандыр кхмерлар агач йортларда гына торганнар. Шәригать законнары буенча, таш йортларда аллалар, изге кешеләр генә яшәргә тиеш булган. Камбоджада гыйбадәтханәләр күп. Аларны «пагода» дип йөртәләр. Һәм аларның барысы да диярлек таштан салынган. Бу матур архитектура корылмаларының стена­лары күп төрле рәсемнәр белән бизәлгән.

 

Хәзер шәһәр үзәгендә таштан яки тимер-бетоннан салынган йортлар байтак. Бу йортларның күбесен француз капиталистлары төзеткән, аларда француз колонизатор­лары яшәгән. Бүген инде бай кхмерларның да байтагы таштан яки тимер-бетоннан эшләнгән йортларга күчкән. Бездәгедән аермалы буларак, Камбоджа шәһәрләрендә һәм авылларында йортларны биек свайлар өстенә салалар. Яңгырлар башлангач, илнең күл өлешен су баса. Әгәр шул свайлар булмаса, йортлар су астында калыр иде. Йортлар тирәсенә бананнар, пальма агачлары утыртканнар. Аларның киң яфрак­лары халыкны көньяк кояшының рәхимсез нурларыннан саклый.

Йөри торгач, шәһәрнең үзәк урамы — Народомга килеп чыкканбыз. Урам, Пном тавыннан башланып, Бәйсезлек һәйкәленә кадәр сузыла. Кичләрен, прожектор утлары кабынгач, һәйкәл аеруча мәһабәт, матур күренә диләр. Архитектура сәнгатенең бу гүзәл үрнәген талантлы кхмер осталары әле соңгы елларда гына төзегән. Народом — чиста, киң урам. Монда тыныч, хәрәкәт бөтенләй юк диярлек. Биек-биек йортлар. Шәһәрнең бу районында власть органнары, төрле учреждениеләр урнашкан, Камбод­жадагы СССР илчелеге бинасы да шул урамда.

Народом шау-шусыз, тыныч булса, Монвинг исә аның нәкъ киресе. Монда өзлек­сез хәрәкәт, зур җанлылык хөкем сөрә. Кичләрен урам реклама утлары белән тула. Рекламалар сезне ательеларга һәм магазиннарга, ашханәләргә һәм сыра залларына, гостиницаларга, кинотеатрларга чакыра. Рекламалар сигаралар һәм папирослар тар­тырга, тәмле сулар эчәргә өнди. Рекламалар, рекламалар... Алар чакыра, өнди, вәгьдә итә... Зур ательелар һәм магазиннар, кинотеатрлар һәм рестораннар, отельләр һәм парикмахерлар урамы ул Монвинг. Урамда баш әйләндергеч хәрәкәт. Автомашиналар, велорикшалар, меңнәрчә, ун меңнәрчә рикшалар. Рикшалар чабыша, узыша, пасса­жир эзли. Аларның җитезлегенә, кыюлыгына гаҗәпләнми мөмкин түгел. Чыпчык сы­ярлык кына аралыклардан рикша юл таба. Зур тизлек белән килгән машина алдын­нан узып китү алар өчен, әйтерсең лә, берни дә тормый инде. Соңыннан рикшалар тормышы белән без якынрак таныштык. Авыр тормыш, мохтаҗлык аларны шулай чабышырга, узышырга мәҗбүр итә икән. Рикшаларның күбесе — авыл ярлылары. Зур шәһәргә алар эш эзләп, бәхет эзләп, әллә нинди хыяллар, зур өметләр белән килгәннәр. Юан корсаклы байларны, нәзберек бай хатыннарны һәм әрсез туристлар­ны төяп чабучы менә бу рикшаларны шәһәр бәхетле итә алмаган. Пассажирларның күбесе рикшалар белән артык тәкәллефләнеп маташмый. Күперенгән, кабарынган әфәнде сүзсез генә арбага менеп утыра, сүзсез — кул ишарәсе белән генә — кая барырга икәнен аңлата. Килеп җиткәч, борылып та карамыйча, сүзсез генә рикшага тиеннәр төртә һәм китеп бара. Әйе, авыр, мәсхәрәле ул рикша хезмәте. May исемле рикша белән озак кына сөйләшеп тордык.

— Элек мин авылда яшәдем. Балык тота, иген үстерә идем, — ди May. — Тормыш бик начарлангач, монда килдем. Ә хәзер, күрәсез, башкалада... кеше йөртәм...

Пном-Пеньгә Мау да бәхет эзләп килгән. Тик тапмаган. May Советлар Союзы ту­рында күп сорашты, бездәге тормыш, халыкның ничек яшәве белән кызыксынды. Мин аңа барын да сөйләдем. Сүз дә юк, Советлар иле, бездәге тормыш аңа бик тә, бик тә ошады. Әңгәмә ахырында May:

 — Сезнең илдә дә рикшалар бармы? Алар ничек яшиләр? — дип сорады. Кхмер дустыма туган илебездәге такси машиналары, шоферлар, аларның тормышы һәм хез­мәт хаклары турында аңлатып бирдем. Камбоджада рикша хезмәте кадерсез, рикша­ларның эш хаклары бик түбән. Бер батон сатып алырлык акча эшләү өчен рикша 2,5 км юл үтәргә тиеш. Әйтик, ул 1 кг ветчина алырга уйлады ди. Моның өчен инде рикша кимендә 125 км юл үтәргә тиеш. Пном-Пень урамнарында җиңел машиналар һәм йөк машиналары бик аз күренә. Хәзергә Камбоджаның андый машиналар чыгара торган заводлары юк әле.

Соңгы елларда илнең башкаласы шактый матурланган, төзекләнгән, яңарган. Шәһәр үзәгендә биек, яңа йортлар арткан. Бүгенге стильдә салынган торак йортлары, учреждение биналары күбәйгән. Шундый йортлар арасыннан, иң элек, Камбоджага Совет хөкүмәте салып биргән госпиталь бинасын атап әйтергә кирән. Кечкенә генә елга буенда төзелгән бу бина матурлыгы, монументальлеге белән Пном-Пеньдәге күп корылмалардан аерылып тора. Госпиталь каршында зур бакча бар. Анда гаҗәп матур чәчәкләр, күп төрле гөлләр үсә. Иң яңа медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән бу госпитальдә тәҗрибәле совет врачлары эшли. Безнең врачларның авторитеты искиткеч зур монда. Дөрес, баштарак әле госпиталь төзелеп ненә килгәндә, кхмер врачлары больницадагы төп эшләрне үзләре башкарырга планлаштырган булганнар. Үтә җитди операцияләр вакытында гына совет белгечләренә мөрәҗәгать итәрбез дип уйлаганнар алар. Әмма кхмер врачларының нөчсезлеге бик тиз күренгән. Франция университетларында укыган медицина эшчеләре җитәрлек тәҗрибә дә алмаганнар, осталыкка да өйрәнмәгәннәр икән. Хәзер алар бик теләп совет медицина фәне тупла­ган бай тәҗрибәне үзләштерәләр. Безнең врачларның шифалы кулына авырулар да бик тиз ияләшкән. Госпитальнең регистрация бүлмәсендә: «Мине рус врачына язы­гыз. Тазартса, ул гына тазартыр», — дигән сүзләрне еш ишетеп була.

Камбоджада инженерлар, техник белгечләр әзерли торган уку йортлары булмаган. Инженер булырга теләгән неше чит илләргә, күбрәк Франция, Япония уку йортларына киткән. Чит илгә барып белем алу исә теләсә кемнең хәленнән килми. Эшче һәм крестьян балаларына ул турыда хыялланып та торасы юк, билгеле. Әнә шул кыен­лыкларны күздә тотып, Камбоджа хөкүмәте илнең үзендә техник белгечләр әзерли торган уку йорты ачарга уйлый, һәм хөкүмәт, бу эштә ярдәм күрсәтүләрен үтенеп. Америка Кушма Штатларына мөрәҗәгать итә. Америка империалистлары Камбоджа кебек экономик һәм культура үсеше ягыннан артта калган илләргә мондый ярдәм күрсәтүне үзләре өчен файдалы дип тапмыйлар. Билгеле, монополистлар ярдәм итүдән баш тарталар. Капиталистлар белән эш чыкмагач, принц Нородом Сианук социализм лагере илләренә, аерым алганда, Советлар Союзына мөрәҗәгать итәргә була. Безгә, совет кешеләренә, кхмерларның хәле якын, таныш, билгеле. Кайчандыр, эксплуата­торлардан властьны тартып алганда, Россия дә артта калган аграр ил иде. Һәм Совет дәүләте Камбоджага ярдәм кулын суза. Хәзер әнә Пном-Пень шәһәрендә тагын бер мәһабәт бинаның стеналары үсеп чыккан. Тиздән Камбоджаның да үз милли инже­ нерлары, техник белгечләре булачак.

Госпиталь дә, әле төзелеп кенә беткән училище да совет кешеләренең артта калган илләргә туганнарча ярдәме турында сөйләүче, СССР һәм Камбоджа халыклары арасындагы эчкерсез дуслык турында сөйләүче җанлы фактлар. Юк, Совет дәүләте экономик үсеш ягыннан артта калган илләрнең халыкларын матур вәгъдәләр, коры сүзләр белән генә сыйламый. Дөньяның бик күп почмакларында, күптән түгел генә колониализм коллыгыннан котылган күп илләрдә совет кешеләре төзеп биргән завод-фабрикалар һәм электр станцияләре, училищелар һәм госпитальләр бар... Артта кал­ган илләрнең халыклары безнең бу ярдәмне онытмыйлар, Совет дәүләтенә, совет ке­шеләренә тирән рәхмәтләрен белдерәләр. Әнә шуңа күрә дә дөньяның күп илләрендә совет кешеләрен ачык чырай, якты мөз белән «Исәнме, рус!» дип каршылыйлар.

 

КЕШЕЛӘР ҺӘМ ТРОТУАРЛАР...

Офыкта алсу яктылык беленеп килә, таң ата. Бервакыт, тын урамнарны һәм тыкрыкларны яңгыратып: «Га-то-о-о! Га-то-о-о!» дигән тавышлар ишетелә. Бу — пи­рожки сатучылар. Ул да булмый, урамнарда кәрзиннәр күтәргән җиләк-җимеш сатучылар күренә. Шәһәр йокыдан уяна, яңа көн башлана. Сәгать бишләрдә инде урамнарны машиналар гөрелтесе, велорикшалар, рикшалар шавы баса. Бер-бер артлы кибетләр ачыла, бананнар, апельсиннар, мандариннар ташучы йөкчеләр күбәя. Әнә шулай Пном-Пень яна хезмәт көнен башлый.

Пном-Пень илнең башкаласы гына түгеп. ул зур диңгез порты да. Иртәнге сәгатьдәрдә үк портта зур җанлылык хөкем сөрә. Яр чите анда-мокда йөгерүче йөк бушатучылар, пароход карарга җыелган халык белән тулы. Товарларның ниндиләре генә юк монда. Әнә бер читкә зур-зур кәрзинкәр белән апельсиннар, ананаслар, бананнар өйгәннәр. Кояшта янып бронза төсенә кергән грузчиклар дөге, кипкән балык, шикәр камышы төйиләр. Монда крокодил һәм юлбарыс тиреләре, фил сөякләре хәтта тере филләр дә күрергә мөмкин.

Шәһәрнең нәкъ уртасында зур җимеш базары бар. Базар мәйданы гөрләп, гөҗләп тора. Прилавкаларга тау-тау балык, яшелчә, җиләк-җимеш өелгән. Бу базарда дөнья­ның төрле почмакларында үскән, күп илләрдән китерелгән җиләк-җимеш, азык товар­лары сатыла. Пном-Пеньдәге барлык рестораннар да француз яки кытай байлары кулында. Шәһәр рестораннарында милли кхмер ашлары булмый. Әгәр сезнең кхмер ашларын авыз итәсегез килсә, әлеге базарга рәхим итегез. Монда озын чыбыкларга тезеп балык кыздыралар, клеветок әзерлиләр. Базарда хуш исле үләннәр, борыч белән тәмләндерелгән балык ашлары сатыла, парда пешерелгән дөге һәм аерым ысул белән тозланган прахом балыгы бирәләр.

Пном-Пеньдә сату-алу, сәүдә эше киң җәелгән. Урам читләре буйлап кибетләр тезелгән. Парфюмерия һәм галантерея, хатын-кыз һәм ирләр күлмәкләре кибетләре, сәгать һәм уенчык кибетләре, китап кибетләре... Кибетләрдә дөньяның төрле илләрен­нән китерелгән товарлар очрый. Иң күбе Америка, Франция һәм Англия товарлары. Кызганычка каршы, бу кибетләрдә Камбоджа товарларын гына табып булмый: хәзер­гә илнең үз промышленносте юк. Франция өчен Камбоджа чимал, арзанлы эшче көч­ләр чыганагы гына булып саналган. Колонизаторлар илнең промышленностен торгызу турында кайгыртмаганнар, әлбәттә.

Китап кибетләре детектив әсәрләр белән тулган. Төрле зурлыктагы, төрле формат­тагы китап тышлары пистолетлар һәм кинжаллар, асылынган, суелган яки агуланып үлгән кеше рәсемнәре белән чуарланган. Кхмер халкының тарихы, культурасы, тор­мыш-көнкүреше, илнең экономик һәм политик хәле турында язылган китаплар күренми. Камбоджа халкының төп массасы китаптан, матур әдәбият әсәрләре укудан бөтенләй мәхрүм. Чөнки китап бәяләре артык кыйммәт. Камбоджаның борынгы сарай­лары турында язылган кечкенә форматлы бер китап, мәсәлән, 10 кг апельсин бәясе кадәр тора. Мондый бәягә, билгеле, теләсә кем китап сатып ала алмый. Пном-Пеньдә кыйммәтле мехлар, асылташлар, бриллиантлар, алтын-көмеш савытлар сата торган кибетләр дә күп. Боларының хуҗалары да, сатып алучылары да — байлар. Тыштан караганда, бу илдә чыннан да сәүдә киң җәелгән, һәркайда кибетләр, лареклар. Урам чатлары, базар мәйданнары кечкенә кибетчекләр, җәяүле сатучылар белән тулган. Әмма табышны зур кибетләрнең хуҗалары гына җыя. Күпчелек сатучыларның хәле шактый мөшкел... Без яшәгән гостиница янына сигаретлар сатучы кхмер карты йөри иде. Гостиница янында аның үз урыны бар. Иртәдән кичкә кадар ул шунда тора. Арыса, ятып йоклап ала. Көне буе утырып Сман Сок карт бик аз тәмәке сата. Әйе, картның хәле шәптән түгел. Картлык көнендә хөкүмәт аны пенсия белән тәэмин итмәгән.

Көн кичкә авышып, кояш түбәнәя башлагач, урамнар тагын җанлана, тагын шау-шуга күмелә.

Кибет ишекләреннән француз, кытай, япон, кхмер көйләре агыла. Тротуарларда җыр тавышлары, балалар чыр-чуы көчәя. Урам халык диңгезенә әйләнә. Нинди кешеләрне, кемнәрне генә очратмыйсың монда. Әнә бер кырыйда багучы утыра. Ал­дында такталар, карталар, тагын әллә нинди кораллар ята. Багучыны йөкле хатын­нар яшь егетләр, кызлар сырып алган, һәркем киләчәген, язмышын «белергә» ашыга. Багучы , алдындагы карталарга карап, йөкле хатыннарга туачак балаларының кызмы яки малаймы буласын «әйтеп бирә», төрле киңәшләр «өләшә». Егетләр кемгә өйләнә­чәкләрен, кызлар исә кайчан кияүгә чыгасыларын «белеп китәләр». Багучы янын­нан бер-ике адым китүгә, урам врачлары очрый. Алар шунда ук авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтәләр. Әйтик, кинәт кенә сезнең тешегез сызлый башлады, ди. Әгәр чыдарлыгыгызга ышансагыз, рәхим итеп, урам врачларына барыгыз. Ул, бернинди ешетнечләр җибәреп азапланмыйча гына, авыру тешләрегезне суырып та бирә. Шунда ук пирожки һәм пирожный сатучылар, бәйрәм маскалары һәм лотерей билетлары сатучылар... Ә бер читтә, тротуарга шакмаклар сызганнар да, шахмат уйныйлар.

Алар янына бер көтү тамашачы җыелган. Бездәге кебек, ерак Камбоджада да шахмат уенын яраталар һәм беләләр икән. Тик шахмат сөючеләр өчен бездәгедәй шартлар гына тудырылмаган. Бераздан караңгы төшә, һава тагын да салкыная. Урамнарда, кибет витриналарында меңнәрчә лампочкалар, реклама утлары кабына. Урамнар, тротуарлар тагын да матуррак, серлерәк төс ала. Утлар кабынуга, тротуарларга өстәл­ ләр чыгарыла,  «урам ашханәләре» эш башлый. Шәһәр урамнары тәмле аш исләре белән тула. Бу — Пном-Пеньдә кичке аш вакыты җитте дигән сүз. Тротуарларда ук туй мәҗлесләре, туган көн һәм искә алу кичәләре уздырыла. Сәгать уннардан соң шау-шу басыла төшә. Шәһәр төнге йокыга әзерләнә башлый. Бик күпләр урам поч­макларында. тротуарларда ук төнге йокыга да кала. 4 — 5 сәгатькә кадәр шәһәр тынып кала. Ләкин бу тынлык күпкә бармый. Тын урамнарда кабат: «Га-то-о-о! Га-то-о-о!» дигән тавышлар яңгырый. Яңа көн туа, шәһәрдә тагын бер яңа эш көне башлана.

 

СУ БӘЙРӘМЕ

 

Камбоджада ел вакытлары бездәгегә охшамаган. Ел анда яз, җәй, көз, кыш айларына бүленми. Иң салкын декабрь аенда да эсселек 25 градустан ким булмый. Иң эссе ай — апрель. Кхмерлар елны ике сезонга бүлеп йөртәләр. Яңгырлы сезон май аеннан Октябрьга кадәр сузыла. Ноябрь аеннан майга кадәр — коры, яңгырсыз сезон. Һәр елның ноябрь урталарында су бәйрәме була. Бу — кхмерларның иң зур бәйрәмнәре. Аңа озак әзерләнәләр, бу бәйрәмне көтеп алалар, бик тантаналы итеп уз­дыралар. Бәйрәм көннәрендә барлык кеше көймәләргә утыра, су өстенә чыга. Илнең барлык почмакларыннан башкалага кунаклар җыела. Күңел ачу иң югары ноктага җиткәч, король Камбоджа елгаларына кирегә ага башларга «приказ бирә». Билгеле, елгаларның агымы үзгәрүдә король фәрманы хәлиткеч роль уйнамый. Әмма ни генә булмасын, 16— 18 ноябрь тирәләрендә елгаларның агымы үзгәрә — алар кирегә ага башлыйлар. Гаҗәеп күренеш, кызыклы күренеш! Ахырдан безгә бу хикмәтле күре­ нешнең серен дә аңлаттылар. Эш менә нәрсәдә икән. Камбоджа территориясе буйлап Азия материгындагы иң зур елгаларның берсе Меконг үтә. Яңгырлар сезоны башлан­гач, Меконгның суы арта башлый. Бик аз ара эчендә елгадагы су 8— 10 метрга күтәрелә. Меконг котыра, дулый башлый, ярларыннан чыга. Менә шул чагында Пном-Пеньнән 200 км чамасы төньяктарак урнашкан Тонле-Сап күле кешеләргә ярдәмгә килә. Меконгта су бик нык күтәрелгән бер вакытта, Тонле-Сапта суның биеклеге шактый түбән була, һәм әлеге күл, Тонле-Сап исемле икенче бер кечерәк елга аша. Меконгның артык суларын үзенә җыя башлый. Шул моменттан башлап Меконг Көньяк Кытай диңгезенә таба түгел, ә кирегә Тонле-Сап күленә карап ага башлый. Тонле-Сапны кхмерлар «Бөек күл» дип атап йөртәләр. Һәм, чыннан да, мәрхәмәтле, бөек күл ул.

Көчле яңгырлар туктап, коры сезон башлануга Меконг елгасындагы суның күләме кими, елга элекке ярларына кайта. «Бөек күл» элек җыйган су запасларын яңадан Меконгка кайтара. Тагын бер мәртәбә елгаларның агымы үзгәрә. Тонле-Сап сулары Меконгка ага башлаган вакытта кхмерлар әлеге су бәйрәмен уздыралар да инде.

Елгаларның агымы үзгәрү кхмерлар тормышында зур роль уйный. Меконгта су күтәрелгәч, Пном-Пень зур диңгез портына әйләнә. Меконг буйлап шәһәргә океан пароходлары күтәрелә. Тонле-Сапта су кими башлагач, уңдырышлы ләм утырган гаять зур җир массивлары кала. Дөге үстерү өчен шуннан да уңайрак шартлар та­гын кайда бар?!.. Камбоджа балыкка бай илләрнең берсе. Балыкчылык белән илнең барлык өлкәләрендә шөгыльләнәләр. Әмма Тонле-Сап күлендәге кадәр балык дөнья­ның бүтән бер суында да юктыр.

Су чигенгәндә Тонле-Сап бассейнында искиткеч зур балык запаслары кала. Су азаеп, урманнар җир өстендә кала башлагач, балыкчылар ясалма урманнар утырта­лар. Балык күләгәле, үсемлекле урыннарга җыела икән. Соңыннан ясалма урманнарны бамбук ботакларыннан үрелгән җәтмәләр белән әйләндереп алалар. Күлдәге су тагын да саеккач, әлеге ясалма урманнарда бик күп балык җыелып кала. Ташып кына өлгер!

Балыкчылар хикмәтле балыклар турында искиткеч мәзәкләр сөйлиләр. Имеш, көчле яңгырлардан соң агач ботакларында, төпләрдә әллә никадәр балык була икән. Инде моңа гына шаккатмасаң, «безнең Тонле-Сап күлендәге балыклар агач башла­рында да үрмәли алалар», дип җибәрәләр. Берәр урынга кичтән чокыр казып калдырсаң, иртән килүгә анда балык була, диләр крестьяннар. Белмим, бу мәзәкләр­нең күпмесе дөрестер. Әмма балык күп, бик күп анда. Кхмер малайлары балыкка бездәге кебек озын саплы кармаклар белән йөрмиләр. Аларның барлык кораллары — бер метрлы гади таяк. Яр читенә йөзеп килгән балыкларны әлеге таяклар белән сугып тоталар. Уңайлы да, җиңел дә.

Илдә балык күпме генә тотылмасын, шулай да балыкчыларның тормышы да әллә ни мактанырлык түгел. Балык запаслары байлар кулында, табыш та алар кесәсенә керә. Балыкчының көнлек хезмәт хакы — бер кәрзин балык. Илдәге балыкның күп­леген, арзан булуын да исәпкә алсаң, бу бик аз, әлбәттә.

 

ДЖУНГЛИЛАР ҖЫРЛЫЙ

 

Матур иртәләрнең берендә автобус безне илнең көньягына — Сиануквиль провинциясенә алып китте. Эреле-ваклы күлләр, урман массивлары, иген басулары, авыллар очрый. Бездәге колхоз амбарларын хәтерләтә мондагы авыллар. Аерма бары шунда гына: өйләр биек свайлар өстенә салынган, йорт тирәсенә агачлар утыртыл­ган. Һәр йорт каршында кечкенә генә җир участогы. Камбоджа крестьянының бөтен байлыгы әнә шулар: бер йорт, кечкенә генә җир участогы.

Табигать рәхәт, бай яшәү өчен кешегә бөтен шартларны тудырган монда. Тибет һәм Гоби таулары Камбоджаны салкын төньяк җилләреннән саклый. Океаннан искән көчле муссоннар илгә мул явым-төшем китерә. Тау битләре яшел тропик урманнар белән капланган. Ил көтүлекләргә, сулыкларга бай. Уңайлы климат шартлары күп төрле авыл хуҗалыгы культуралары үстерергә, алардан мул уңыш алырга бөтен мөмкинлекләрне бирә.

Ә халык хәерче яши, авыр яши. Илдә 4 миллион гектардан артык чәчүлек җир бар. Ул җирләрнең дә шактые буш ята, чәчелми. Кхмер крестьянының бар курык­каны — налог. Монда өй һәм өй каршындагы агач өчен дә, җир участогы һәм һәр­ бер баш терлек өчен дә бик күп налог салына. Шуңа да крестьян иң кирәген генә, ачтан үлмәслек кенә иген үстерә, булган җир мәйданнары да тиешенчә эшкәртелми. Камбоджа аграр ил, әмма авыл хуҗалыгы да анда бик артта калган.

Җирне үтә примитив алымнар белән эшкәртәләр, машиналар бөтенләй кулланыл­мый. Хәзер Камбоджа хөкүмәте илнең экономикасын һәм авыл хуҗалыгын күтәрү, халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту юлында күп эшләр башкара. Бер­ничә урында хөкүмәт фермалары оештырылган. Алдынгы техника, көчле машиналар белән тәэмин ителгән бу хуҗалыкларда җирне прогрессив алымнар белән эшкәр­тәләр, мул уңыш алалар. Ләкин мондый хуҗалыклар әле бармак белән генә са­нарлык.

Камбоджада төп авыл хуҗалыгы культуралары булып дөге, кукуруз санала. Мондагы табигать шартларында дөгедән бик иркенләп ике уңыш алып булыр иде. Кхмерлар берсен дә көч-хәл белән генә үстерәләр. Уңыш бик аз алына: гектардан нибары 11 центнер тирәсе. Кхмерлар ике төрле кукуруз үстерәләр. Ак кукурузны кечкенә мәйданнарга гына чәчәләр, ул киң таралмаган. Аның каравы, Камбоджада үстерелә торган кызыл кукуруз дөнья базарында яхшылардан санала. Франциядә һәм дөньяның башка күп кенә илләрендә Камбоджа кукурузын бик теләп алалар. Соңгы елларда кукуруз игү үсә, киңәя бара. Кхмерлар тагын фасоль һәм соя борчагы, тә­мәке, борыч һ. б. үстерәләр. Боларның күбесе чит илләргә чыгарыла. Мамык үсте­рү өчен дә шартлар уңай. Ләкин хәзергә мамык түбән сыйфатлы, бу өлкәдә Камбод­жа башка илләр белән ярыша алмый. Камбоджа көтүлекләргә бай. Илдә 1 миллион баштан артыграк мөгезле эре терлек бар. Аларны нигездә ит өчен асрыйлар. Сыер монда — изге терлек. Сыерларны саварга да, сөтләрен эчәргә дә ярамый.

Матур болыннар һәм көтүлекләр, елгалар һәм күлләр, кечкенә-кечкенә авыллар аша узып, автобус Сиам култыгына да килеп җитте. Эссе һава, ерак юл шактый талчыктырган, сусаганбыз. Тизрәк арыган тәннәргә хәл кертергә кирәк. Безне алдан ук, су кергәндә күлмәкләрне салырга ярамый дип, кисәтеп куйганнар иде. Без игътибар итеп тормадык. Бүген көн болытлы бит, нәрсә булсын, янәсе. Бу юләрлеге­ без шактый кыйммәткә төште. Төне буе авырып, әрнешеп чыктык — без тәннәрне пе­шергәнбез. Ярый инде, икенче юлы акыллырак булырбыз.

Пном-Пеньгә башка юл белән, джунглилар аша кайттык. Бала вакытларда ун күпме китап укыдык без бу урманнар турында. ...Менә нинди икән джунгли! Мәңге яшел, калын урман стеналары. Агач араларын әрсез лианалар сырган. Джунгли кошларга, ерткыч җәнлекләргә, төрле хайваннарга бик бай. Көтү-көтү маймыллар, ерткыч юлбарыслар һәм пантералар очрый, диләр, һәм, әлбәттә, филләр дә күп. Ха­лык тормышында монда фил зур роль уйный. Филләр белән йөк ташыйлар, аларга утырып йөриләр, аларны чит илләргә саталар. Камбоджада фил асрау, кыргый фил­ләрне кулга ияләштерү киң таралган. Монда бөтен ил күләмендә атаклы аучылар бар. Шундый аучыларның берсе белән без дә таныштык. Йөзен җыерчыклар баскан, нечкенә гәүдәле бу картка карыйсың да гаҗәпкә каласың. Ничек инде шундый бә­ләкәй карт көчле филләрне буйсындыра икән?..

Карт аучы филләр, фил аулау турында бик кызык нәрсәләр сөйләде. Филләр кө- тү-көтү йөриләр, ди. Көтүнең зурлыгы төрлечә була. Көтүдәге яшь филләрне дә, ата филләрне дә ана фил саклый: куркыныч булса, хәбәр итә, кирәк икән, башлап су­гышка ташлана. Аучылар, фил көтүләрен саклап торалар икән дә, вакыты җиткәч, яшеренгән урыннан чыгып, көтүне таркаталар һәм аннан иирәнле филне аерып ала­ лар. Аерып алынган филгә каршы махсус өйрәтелгән ау филен җибәрәләр. Ике фил үзара сугыша башлый. Әнә шул чагында аучыларның берсе кыргый филнең аягына элмәкле бау кидерә. Бауның икенче очын юан агач кәүсасекә бәйләп куялар. Шуны гына көтеп торган аучылар, мылтыклар шартлатып, көтүне джунглиларга куып җибәрәләр. Тозакка эләккән фил алай тартыла, болай тартыла, әмма ычкына алмый. Ике-өч көннән соң филне авылга алып кайталар һәм кулга ияләштерәләр. Фил аулауның башка төрле юллары да бар икән. Яңгырлар башланып, елгаларда су арт­ кач, аучылар фил көтүләрен суга куып төшерәләр дә, үзләре көймәләргә утырып, куа чыгалар икән. Яшь филләр озак йөзә алмый, арыйлар. Арыган фил артта кала башлый. Аучыларга шул гына кирәк тә... Көтүдән аерылган филгә шунда ук бау бәйлиләр һәм ярга өстерәп чыгаралар...

 Монда килгач, без беренче мәртәбә «джунгли җырлый» дигән сүз ишеттек. Дерес сүз икән. Чыннан да джунгли җырлый икән. Төнге джунгли җыры аеруча матур була. Бу мәңгелек урманнарда күпме кош, күпме җәнлек бар! Һәрберсенең үз тавы­шы, үз җыры бар. Әнә шул меңнәрчә кош һәм җәнлек авазлары барысы бергә җыела да көчле симфониягә әйләнә. Кайбер туристлар ерак Камбоджага төнге «джун­гли җырын» тыңлау өчен генә киләләр икән.

— Джунгли җырлый. Әмма ул төрлечә җырлый,— диде безгә Тон исемле кхмер кешесе.

Япон оккупантлары килгәч, джунгли урманнарында снарядлар ярылган, атыш тавышлары яңгыраган, бик күп кхмерларның каны коелган. Ул вакытларда да джунгли җырлаган, ләкин аның җыры башка, кайгылы булган.

— Без тыныч джунгли җырын яратабыз, — диләр кхмерлар. Алар дөрес әйтә.

Тыныч джунгли җырына ни җитә?!

 

БОРЫНГЫ ҺӘЙКӘЛЛӘР ИЛЕ

 

Һәр халыкның истәлекле урыннары, борынгы культура хәзинәләре бар. Мисыр үзенең пирамидалары, Италия Колизей хәрабәләре, Һиндстан матур сарайлары һәм гыйбадәтханәләре белән мактана ала. Борынгы кхмерлар да безнең заманда бик күп сәнгать әсәрләре: мәһабәт сарайлар, искиткеч архитектура корылмалары калдырган­нар. Шуларның иң зурысы — борынгы Ангкор шәһәре. Ангкор — кхмерларның мак­ анычы, кхмерларның элекке башкаласы. Мондагы архитектура корылмалары, ис­киткеч сарайлар һәм гыйбадәтханәләр турында күпме генә сөйләсәң дә, аларның матурлыгын һәм гүзәллеген барыбер аңлатып бирү мөмкин түгел. Бу искиткеч сән­гать әсәрләрен үзең карарга кирәк.

Борынгы Ангкорның иң гүзәл корылмаларының берсе, һичшиксез, Ангкор-Ват сарае. Бу сарай чама белән XII йөзнең урталарында салынган. Ангкор-Ватның салынуы турында шундый легенда сөйлиләр. Борын-борын заманнарда Камбоджа җи­рендә чибәрлеге, сылулыгы белән һәркемне һуштан яздырырлык яшь принц яшәгән, ди. Бервакыт бу егетне Индра алла күреп алган һәм шунда ук гашыйк та булган.

Шуннан алла чибәр егетне күккә, үзе янына алдырган. Күк осталары принцка га­җәеп матур сарай корып биргәннәр. Егеткә күк тормышы да, әлеге сарай да бик ошаган. Әмма чибәр егеткә тынычлап яшәргә ирек бирмәгәннәр. Күк биючеләре Индра аллага егет өстеннән жалобалар белән килә башлаганнар. Имеш, алар җир кешесе исен лратмыйлар, имеш, аларга күктә почет бетте һ. б., һ. б. Аптырагач, Индра алла принцны җиргә китәргә үгетли башлый. Ә егетнең һич кенә дә әлеге сарайдан аерыласы килми икән. Башка чара калмый, Индра принц өчен җирдә шун­дый ук сарай салдырырга була. Легендаларга караганда, Ангкор-Ватны әлеге егет­кә Индра алла төзетеп биргән, ди...

 «Г» хәрефе формасында салынган бу корылма зур мәйданны биләп тора. Сарай тышкы яктан 3 метр биеклектәге таш стена белән әйләндереп алынган. Таш стена­ның гомуми озынлыгы 10 км дан артыграк сузыла. Сарайга көнбатыш һәм көнчыгыш яклардан зур юллар килә. Керү юлында өч ишек — өч галлерея ишеге. Һәр галлереянсң түренә зур будда сыны куелган. Корылма күп санлы манарадан һәм галле- реяләрдән тора. Һәр манара, һәр галлерея зур корылманың, бөтен бер ансамбльнең аерылмас кисәге дә. Барлык манара һәм галлереяләрнең стиле корылманың гомуми идеясенә буйсындырылган. Әнә шулай, меңнәрчә вак кисәкләр берләшкән дә, бер зур сәнгать әсәре туган. Кхмер осталары, бу корылманы салганда, цемент, известь кебек әйберләр кулланмаганнар, диләр. Бу күпме дөрестер, анысы башка нәрсә. Әмма бернәрсә бәхәссез: инде ничә йөз ел үткән, Ангкор-Ват җимерелмәгән. Димәк, кхмер ташчылары үз эшләренең чын осталары булганнар.

Камбоджа җиреннән күп сугышчылар узган. Борынгы заманнарда кхмерлар иле­ нә өзлексез рәвештә чамнар, сиамлылар һөҗүм итеп торган.

Камбоджа шәһәрләре күп мәртәбәләр дошман кулында калган. Басып алучылар ул шәһәрләрне җимергәннәр, бик күп архитектура корылмаларын яндырганнар, юк иткәннәр. Хәзер Ангкордагы күпчелек һәйкәлләр хәрабә хәлендә.

Бүгенгә кадәр сакланган корылмалардан тагын Байон сарае аеруча матур. Байон Ангкордагы башка корылмалардан, шул исәптән Ангнор-Ваттан, соңрак төзелгән. Бу вакыт эчендә чамнар кхмерлар иленә тагын бер тапкыр һөҗүм итәргә өлгергәннәр. Аларның бу һөҗүме уңышсыз чыккан. Байон басып алучыларны илдән куып чы­гаргач төзелеп беткән. Кхмерлар белән чамнар арасындагы соңгы сугыш турында Байон стеналарыннан күп нәрсә укырга була. Сарай стеналары төрле сугыш карти­налары белән бизәлгән. Бу сарайда гына түгел, Ангкордагы башка корылмаларның стеналарына да матур бизәкләр, төрле рәсемнәр төшерелгән. Сарай стеналарында кобра еланнары рәсеме аеруча күп очрый.

Рәсемнәрнең бик күбесе тыныч тормыш күренешләренә багышланган.

Җир сөрүче, ашлык җыючы, балык тотучы крестьяннар, бала караучы аналар, уйнап утырган сабыйлар, төрле хайван, кош-корт сурәтләре стеналарны чуарлап бетергән. Ул рәсемнәрдә кхмер халкының бөтен тарихы язылган. Якты хыялларын, киләчәккә булган өметләрен дә халык шул рәсемнәрдә белдергән. Аларга карап Камбоджаның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген аңларга була. Кхмер халкы үзенең бу истәлекләре белән хаклы рәвештә горурлана, аларны күз алмасыдай санлый. Ангкор — Камбоджаның рухи башкаласы, рухи үзәге.

 

Санаулы вакыт тиз үтә. Китәр көннәр дә җитте. Ерак илдәге дусларыбыз белән җылы итеп саубуллашабыз да самолетка ашыгабыз.

 С а у булыгыз, кунакчыл кхмерлар! Сау бул, Камбоджа. Сезгә эшегездә уңышлар телибез. Камбоджаның яңа җиңүләр яулаячагына без шикләнмибез.