Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ф. Абдуллин фоторәсемнәре күргәзмәсе

 

Шушы елның июль аенда, «Татарстан» кинотеатрында, «Советская Россия» газетасы фоторепортеры, безнең якташыбыз Фоат Абдуллинның фоторәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. «СССР халыкларының тугандаш семьясында» дип исемләнгән ул күргәзмәгә авторның 114 фоторәсеме куелган иде.

Ихтимал, РСФСРда фоторепортер Ф. Абдуллин аяк басмаган һәм ул рәсемгә төшермәгән почмак юктыр. Менә шуңа күрә дә Ф. Абдуллин фоторәсемнәренең тематикасы бик күп төрле һәм «Татарстан» кинотеатрына килгән тамашачылар аның рәсемнәрен кызыксынып карадылар. Журналыбызның бу санында без Ф. Абдуллинның күргәзмәгә куелган дүрт рәсемен урнаштырабыз һәм якташыбызга киләчәктә тагын да зуррак уңышлар теләп калабыз.