ЧИРМЕШӘН ЯКЛАРЫНДА
Хөрмәтле каләмдәшебез Салих Баттал!
Сез татар поэзиясе күгенә „Эшче" аэродромыннан моннан 40 ел элек күтәрелдегез һәм „Җир өчен күктән матур җырлар" алып кайттыгыз. Аннары укучыларыбызга Сезнең „Очучылар букеты“ бүләк ителде. Сез театрда „Язулы яулык”ны күрсәтеп сәхнәбезне баеттыгыз, „Сынау“ыгыз белән җитди уйландырдыгыз, үзегезгә генә хас булган сатира- юмор белән тормыштагы кимчелекләрне көйдерә-көйдерә, поэзиядә „Олы юл буйлап" киттегез.
Киләчәктә дә „Баттал икәнегезне онытсагыз да, постта икәнегезне онытмыйча", шул, “Олы юл буйлап” очуыгызны дәвам итегез.
Сезгә озын гомер, саулык һәм яңа иҗат уңышлары телибез.
Татарстан язучылары союзы.
„КАЗАН УТЛАРЫ“ журналы коллективы каләмдәшләренең котлавына кушылып, юбилярны бәйрәм белән тәбрикли һәм талантлы яңа әсәрләр көтеп кала.
„КАЗАН УТЛАРЫ“ журналы редакциясе.
Октябрьның 50 еллыгына багышлана
1 кисәк
КЕРЕШ
Тыңлыйк әле сандугачны
Чирмешән якларында
талга басып, тал тибрәтеп
сайраган чакларында.
Сандугачлар сайрый-сайрый
сындыра тирәкләрне;
сындыралмый тирәкләрне—
сыздыра йөрәкләрне.
Сандугачның берсе бар—
тал төбендә эше бар.
Тал төбенә төшәр иде—
тал төбендә кеше бар.
Таң җиле исеп китәдер,
былбыл тынды нигәдер...
Яңа туган бала чөнки
нечкә тавыш бирәдер.
Чылтыр-чылтыр су ага,
тирән урын тын ага.
Бала елый, тик кузгалмый
исеннән язган ана.
Ала карга килә инде,
таллар бөгелә инде;
яңа туган баланы ул
ит диеп белә инде.
Әрәмә тавы башында—
елан яфрак астында.
Кырмыскалар йоклый әле
кырмыска оясында.
Сандугач, уят анасын,
кулга алсын баласын,
ул сабагыннан өзелгән
чәчкә сыман ятмасын.
Сараның тузгыган чәчен
(җил исте дә катырак)
калтыранган нулы белән
сыйпап алды яфрак.
Шунда Сара аңга килеп,
баласын кулга алып,
«Бала табу шул икән!» —
дип тора хәйранга калып.
Мин дә хәйран калдым әле:
шулай ук дөресме бу,—
шигырь семьясына миннән
тагын бер өлешме бу?
Бу әсәр күп әсәрләрнең
берсенә охшашлымы,
бу синең зәгыйфь балаң да
кешегә охшашлымы?
Нишләр аны ташка бәйләп,
суга кертеп ташласаң;
яхшы чакта бу юлларны
мин дә ертып ташласам?
Икебезне да югыйсә
бертөрле язмыш көтә —
төн йоиысыз кайгыртулар
һәм аяусыз эш көтә.
Юк, Сара, тор, барсы үтәр,
төшермә күңелләрне,
куып җибәр шик кортларын
тараткан чебеннәрне.
Ал кулыңа урагыңны,
кис улыңның кендеген.
Мин дә кисәм шикләр белән
бәйләнешемне бүген.
Җырлый-җырлый киттек,
әйдә, җырлап ачыла күңел.
Җырлап ачылмаса күңел,
елап ачылачак түгел.
I
И, яраннар, тыңлагыз,
бер генә көй көйләем;
Чирмешәнлеләр бәетен
мин сезләргә сөйләем.
Бу тарихның мең тугыз йөз
бишенче елларында,
бер бала дөньяга килде
Чирмешән буйларында.
Туган чагында баланың
әтисе читтә иде,
шуннан тугыз айлар элек
ул кайтып киткән иде.
Әнекәсе бер муллага
эшләп көн итә иде.
Мулла инде яшьтән түгел,
Яше илледә иде.
Авыр чалмасы астында
башы иелгән иде.
Бай иде ул. Өйләре—
Җете яшел түбәле.
Түбәләрен каплап үскән
бакчаларын күр әле!
II
Иртәрәк иде. Таң иде.
Хәзрәт уянган иде.
Бимазаланган уйлардан
йокысыз калган иде.
Бер-бер артлы тира-яктан
килә әтәч өннәре,
гөлдердәшәлар читлектә
мысыр күгәрченнәре.
Хәзрәтнең дә шунда иркә
бер сүз дәшәсе килә,
мысыр күгәрченнәре күк
гөлдердәшәсе килә.
Аның остабикәсе шул
үткән елның көзеннән,
сырхаулык инәсе белән
түшәгенә тегелгән.
Әкертен, ләкин тоткарсыз
үлем юлыннан бара.
Онытылган чәй шикелле
каны суына бара.
Аның үлүен көтте хәзрәт.
Гәрчә көтү—бик авыр,
хәзрәт ул көтү ягыннан
нәкъ минем кебек сабыр.
Күп көннәрен әрәм итте
мәдәт көтеп тәңредән.
(Шулай мактау сүзен көтәм
мин дә Хәсән Хәйридән.)
Ә бүген төшенде хәзрәт—
булдыралмый йокларга!
Аның сабырлыгы җитми
безнең сабырлыкларга.
Менә ул беренче кабат
җомга иртәсе белән
чыгып китте, сөйләшмичә
остабикәсе белән.
Саба җиле исәдер,
иртә намаз җитәдер.
Азан әйтә, хәзрәт уйлый:
«Гомерем зал үтәдер...»
Мәчет манаралары,
манара аралары,
урамда, капка төбендә
кое баганалары—
чыгу белән чалындылар
хәзрәтнең күзенә...
Тукта, кемнеңдер бит анда
зифа буе күренә!
Каз канатын кагадыр,
таң сызылып барадыр.
Зифа буйлы бер хатын-кыз
коедан су аладыр.
Аны гына зурлый кебек
бүгенге көн иртәсе,
аны зурлап, җиргә кадар
иелә кое сиртмәсе.
Бу кем? Йөзе кара икән...
Әлеге Сара икән!
Уракка алып барырга
салкын су ала икән!
Тырысына салган чакта
салкын суы түгелә.
Азаплана Сара мескен
тик сыңар кулы белән.
Чөнки аның бер кулында—
безгә таныш баласы.
— Улым,—дип сөйләнә үзе,—
ничек итеп саласы...
III
Мулла теләде тик аңар
ярдәм итәргә генә.
Әмма үкенде үзенең
ашыгыч ярдәменә.
Йөкле чакта гына күреп
Сараның төсен-буен,
уйламаган да иде ул
мондый гүзәл булуын!
Кара кашлары, гүяки,
нечкә, үткен чалгылар,
карт буыннарын мулланың
чалдылар да салдылар.
Су салганда карап ала,
кашыннан күзе кара.
Чиләгеннән суы ага,
керфегеннән гөл тама.
Кемне кол итмәс матурлык
һәм тазалык берләшеп! —
Бакчаларда алма пешә
битләреннән көнләшеп.
Нишләргә дә белми хәзрәт.
Ул куя бөтен көчен
эчеп егылмас өчен бу
хисләрнең исерткечен.
Уйлый: «Нечкә билләрен бу
юри шулай борадыр,
нечкә билләрен боргалап,
мине кызыктырадыр...»
Шундый өзек-өзек уйлар
Тарката зиһенен аның,
тиз генә алып таяна
сөяп куйган таягын...
Сара аңар рәхмәт укый
биләүсәләрен рәтләп:
«Олы башың кече итеп
булышуыңа рәхмәт ».
Һәм китеп барды кинәт ул.
Тавис сыман атлый бит!
Туктатты мулла, эндәшеп:
— Балагыз ни атлы?—дип.
Шунда тунтап өзмәкчемен
шигырьләр юлын да мин,
сөйләп бирим ул баланың
исеме турында мин.
IV
Чирмешәнле авылында—
метрика дәфтәрләре.
Юк микән,—дип,—исемнәрнең
миңа кирәккәннәре.
Сара малаеның исемен
мин шуңардан эзләдем.
Эзләп-ззләп табалмадым
һәм кулымны селтәдем.
Шунда бер колхозчы бабай:
- Нәрсә,—диде,—эзлисең?
Нәүмизләнеп җавап бирдем:
- Кирәк иде бер исем.
Кемне эзләвемне белгәч,
якын ук килде бабай,
- Аны моннан тапмассың. Ул—
отпавший,—диде бабай.—
Бер заман бетермәк булып
Халыклар аермасын,
шул Сараның әнисенең
әбисенең бабасын
Иван патша әмер биреп,
чукындыра башлаган.
Башлаган да, тәмамламый,
ярты юлда ташлаган.
Ярты юлда калган: һаман
керәшен саналмаган.
Мулла метрикасына да
ул кире кайталмаган.
Беләсең килсә, үзем дә
шулар нәселе инде.
Әлеге Сара миңа ул
бертуган сеңел иде.
Менә шундый кешеләргә
«Отпавший» нәсел диләр.
Чакырасың муллаларны—
ашка-суга килмиләр.
Өйләнергә кыз тапмыйсың,
тапсаң никах укылмый.
Бала-фәлан туа калса,
аңа исем кушылмый.
Бушлай урды мулла җирен
безнең Сара—уракчы:
баласына шәригатьчә
бер исем куштырмакчы!
Тукта,—диде, тынып калды
бабай шул сүзгә җиткәч,—
беләсеңме, мулланың бер
хаты бар миндә, иптәш!
Теге елны язылган ул.
Ерак түгел моннан ул.
Очырмадан килеп чыкты—
Сара сандыгыннан ул.
Әйдә безгә чәйгә! Рас!
Мәе дә булыр бераз.
Достоверный булсын эшең,
иренми өйрән дә яз!
V
МУЛЛАНЫҢ САРАГА ЯЗГАН ХАТЫ
«Чук сәламләр булсын сезгә—
күңелем мивәсенә,—
дөнья вә ахирәттәге
байлыгым иясенә.
Мәгълүм инде, бер байлык та
сезләргә лаек булмас.
Әмма ләкин, инша алла
Өмидем заегъ булмас.
Бу хатны безләр башладык
җомга кон өйләдән соң,
тау-тау изге теләкләрдән,
истихарәләрдән соң.
Тәңре каршында зар кылып,
яшьләр түгелгәч кенә;
корьән фалы ачып карап,
яхшы күренгәч кенә.
«Әльзарурәте табихель-
мәхзурат» дигән кеби,
башмакчы була икән шул
башына төшкән кеши.
Без дә шулай булдык ахры.
Бик ошап җитмәсә дә,
хәят, мәмат, ягъни—яшәү,
үлем дигән мәсьәлә.
Шул мәсьәлә мондый эшкә
безләрне мәҗбүр итте;
олыларны кечерәйтте,
кечеләрне зур итте.
Исеңездәдер, ул көнне
юк эшне да бар итеп,
сезнең җәнапларыгызга—
кырга юнәлгән идек.
Морадына ирешүгә
ышанып йөргән күңел
сезнең алай баш тартудан
асла канәгать түгел.
Һәм ушандак икенче кат
күрешү мәгъкуль түгел:
андаен гади чаралар
безнең өчен кул түгел.
Ярдәм итәр кешем дә юк.
Кемгә серне ачарга?—
Туры киләдер хатымны
җансыз илче ясарга.
Остабикә апагыз да
күптәннән авыру инде;
ахыры ни булачагы
күпләргә мәгълүм инде.
Сизенәдер ул үзе дә
булырмын, дип, мәрхүмә,
төшләренә җәннәт керә,
үзен җәннәттә күрә.
Ята иде ул мискинәм
тик минем өчен көеп,
бу гөнаһлы җир өстендә
ялгыз каласың, диеп.
Сиңа мәелемне әйткәч,
ул шатланды бигаять,
бәрәкалла, диеп, җиңел
сулу алды, ниһаять.
Әйе, сүнә-китә гомер,
ул—бер ходай яккан ут.
«Вә ма тадри нәфсен,—дигән,—
би әйи әрзон тәмуть».
Ягъни, безнең кулда түгел
кай җирдә үләсебез.
Бәлки бардыр сезнең белән
бергә көн күрәсебез...
Сезнең бала булыр иде
безнең уртак баламыз.
Бар мөлкәтемезне аңар
мирас итә аяамыз!
Бикәрдер адәм затына
мөлкәтсез туган җисем,
эткә биргән кушаматтыр—
аңар бирелгән исем.
Улыңызга булган уем
хатымнан анык булсын:
файтонымыз дилбегәсе
кулына лаек булсын.
Утыртып икәвемезне,
йөретсен ашка-суга.
Хуҗа булып үссен хәзер
сезләр урган басуга.
Мелла мөлкәте иминдер,
иядер ихтирамга,
һич кагылмыйдыр аңарга
фетнә дә, ихтилал да.
Мелла үзе, сәүдәгәрдәй,
зимагурдай каңгырып,
бер генә көн дә йөрмидер
гаиләсен калдырып.
Бәлаләрдән дөньялыкта
һәм ахирәттә имин.
Шулай сезләр белән бергә
яшәргә язсын.
Амин!»
Мулла хаты үземнең дә
күңелгә ятып китте.
Аңар биргән урыным, ахры,
муллага артык китте.
Бер метр да бирмәс идем,
торак таләп итсә ул.
Тик җанымда урын алган,
гел күңелдә, истә ул.
Әби әйтә торган иде:
«Рәсем ясый күрмә,— дип,—
ясаган рәсмең җан сорар
кыямәт көнеңдә),—дип.
Тартынмыйм хәзер дә моңар
әбиләрчә караудан:
художникның рәсемнәре
җан сорыйлар аңардан.
Уңай тип дигәннәре дә
башка нияттә түгел,
һәммәсе дә җан сорыйлар.
Тик кыямәттә түгел,
менә хәзер, язган чакта
каләм астыннан давай! —
Бер үк хокук белән даулый
бай һәм ярлы ябагай.
Миннән җан алып, Сарага
елыша мулла бабай.
Бирешмә син мәкеренә,
явызлыгына аның!
Сиңа да җанымны бирәм,
Бирешмә, Сара җаным!
VI
Межадан межага илтеп,
уран кыштырдауларын,
сизмәде ул көнне Сара
билчәннең тырнауларын.
Шул минутларында аны
бер нәрсә генә изде;
нәрсә изгәнлеген аның
күкрәге генә сизде.
Шундый чакта ул баласын
имезеп ала иде,
тик бүген аның баласы
авылда калган иде.
Әрнеп, ташыса да сөте,
тәтеми ими аңар,
күрше кызы киндер аша
суырта ипи аңар.
Чыдамады, кайтты ана.
Авырып кайтты кеше.
Ташка әверелде күкрәге,
чыкмады, катты сөте...
Җан керде Сара йортына:
яшь балалы түтәйләр
хәл беләләр, җил капкадан
җир идәнгә үтәләр.
Имүче геройга бәйрәм,
юмарт апалар килгәч:
үз сөтләре белән аны
сыйлыйлар алмаш-тилмәш.
Менә баланы арадан
таза хатын алды бер.
— «Кем хатыны? » — дисәгез, ул
беркем хатыны түгел,
Мәгьзия ул. Аның җирен
«Мәгьзия җире» диләр.
Ирен дә Фатих димиләр—
«Мәгьзия ире» диләр.
Мәгьзия иргә чыкмады—
Мәгьзиягә чыкты ир.
Мәгьзия өчен ир биле—
сыгылмалы, нечкә бил.
Ирен—нечкә билен ташлап
шахтага барып кайтты,
ел буена күмер чабып,
шактый мал табып кайтты.
Урак ура, зурат куя, а
ннан көлтә кертә ул,
начар юлда йөкне тарта
аты белән бергә ул.
Кыскасы, дөнья җимереп
эшли үгез урнына.
Маңгай—тигез. Күкрәк үскән
ике мөгез урнына.
Шул мөгезләрнең очларын
авыз эченә төрткәч,
имми булдырмады бала,
имәрсең башка төшкәч!
Нинди генә изүләрдән
нинди күкрәкләр генә
иммәде ул, — нинди куе
һәм сыек сөтләр генә!
Агып китә язды имеп,
белештерми ул һаман.
Бәхетенә каршы ләкин
илче килде мулладан.
VII
Изүе эченә тыккан
безгә таныш хаты бар.
Аны Сарага укырга
мулладан рөхсәте бар.
Юкса үзе язган хатны,
адресатына килеп
үзе укымас ич мулла.
Хуҗа Насретдин кебек!
Имезүләр туктатылды.
Инде аналар хәзер
үзләре
илче шәкертнең
серен имәргә әзер.
Кыштырдый ул хат, шәкертнең
йөрәге тибүеннән.
Балкып чыгармы ул аның
күлмәге изүеннән?
Чыгарды. Укыды. Һичкем
әйтмәде гаеп диеп.
Хат дип укымады чөнки,
укыды бәет диеп.
Укучылар! Сез дә хәзер
бу әсәрнең, ниһаять,
нинди «бәет» икәнлеген
төшенгәнсездер шаять.
Мин да шәкерт малай идем.
Зур белем бирде «мәптек»,
моны Фатих Хөсни кебек
«Дөресен генә әйттек.»
Моңар шаһит күрше кызы,
шул каһәр генә мине
«Шәкерт-мәкерт!»—дип мыскыллап
теңкәмә тия иде.
Мин хәзер дә сезнең шәкерт.
Минем эшем кечкенә:
сезнең хисне адресатка
тапшырам илтеп кенә.
Бу миңа комачауламый
сизәргә мулла көчен.
Чыннан да бит зур кыюлык
бу адым мулла өчен:
Дин башлыгы була торып,
гөнаһ дигән нәрсәгә
төкергән ул, хат җибәргән
отпавшийга! — Мәкрәгә!
VIII
Моны сизмәгән дисезме
Мәгьзия, Нәфисәләр? —
Чабатаң эчендә бармак
кыймылдавын сизәләр!
Сөйли авыл иртә белән
көтү куганда таңнан:
- Сара бит — яшь остабикә,
беләсеңме?
— Кит аннан!
Әгәр ире кайтып төшсә!
- Кайта ди! Ник кайтсын ул,
исеме генә ир бит аның,
мәкрәгә нинахсыз ул.
- Ә муллага ярыймыни?
- Патша монафист биреп,
мәкрәләргә дин сайларга
биргән икән ди ирек.
- Ә!.. Алайса белеп эшли
ул дингә карап кына:
макрәне мөселман итсә,
муллага савап нына.
IX
Алар сөйләшә торсыннар,
Кайтыйк Сарага хәзер.
Сизә Сара, икеләтә
авыр аңарга хәзер.
Аның күкрәген таш итә
имелмәгән сөтләре;
аның йөрәген фаш итә
түгелмәгән хисләре.
Ул тора торган тыкрыкка
тик шуның өчен кереп,
юри сөйләшеп уздылар
аңарга ишеттереп:
— Фытыр илтер өчен элек
ерак иде мулла, — дип, —
инде эшләр җиңеләйде,
Сара — ярты юлда, — дип.
Ята Сара, ничек кенә
бушатыйм,— диеп,— эчем...
Мулладан әлеге шәкерт
килеп чыккач та кичен,
Кабызды сукыр лампасын,
гомрендә беренче кат
барлык сагышларын түгеп,
иренә яздырды хат.
САРАНЫҢ ХАТЫ
«Хатлар язам, хатлар язам,
айлы кичәдә язам.
Кайгым хаттан ташып айны
күмеп китсә да язам.
Читен эшләр, кыска төннәр
кызу урак өстендә.
Нинди кыска төннәрдә дә
сине күрәм төшемдә.
Нәрсә языйм гына соң —
барысын оныттырасың.
Күземне йомар хәлем юк—
күз алдымда торасың.
Бәлки ачуланырсың да
бу моңлануларыма,
сагынуларың җитмәсә
минем сагынуларыма.
Кемнәр шаһит? — гөлләр шаһит —
яшел дуслар янымда. —
Яшем белән битем юам
хатлар язган чагымда.
Яшь гомердә нинди ямь бар
аерым яшәргә булгач,
синнән килгән бүләкләрне
сатып ашарга булгач.
Шундый читен минутларда
серләшергә кешем юк.
Күз алларымда торсаң да,
сөйләтергә көчем юк.
Ичмасам бәйләнә тагын
чалмалы бер бәласе.
Чын мәхәббәтләр булмагач,
кадалсын дәрәҗәсе!
Гайбәт теле озын була,
дөреслек телсез булгач,
Сөйләсеннәр, китми исем
йөрәгем керсез булгач.
Сүз ишетәм, сүз ишетәм.
баш иеп тыңлыйм гына,
сагынып елыйм гына да,
моңаеп җырлыйм гына.
Бер генә нигезләре юк
гаеп итәргә мине.
Азмаганны аза диләр,
азсам нишләрләр иде!
Бергә булсак, безгә алар
берни димәсләр иде.
Аерым яшәү рәхәт булса
безгә тимәс тә иде.
Өзеләмен, өзеләмен,
өзелеп ялганамын,
исән булсак кавышырбыз
дип кенә алданамын.
Бәйлим, сүтәм; бәйлим, сүтәм
бәйләгән шәлләремне,
бәйдәге колдай яшимен,
белмисең хәлләремне!
Ак күлмәгеңне юамын,
киптерергә эләмен,
эләм дә, әйләнеп карыйм —
үзең диеп беләмен...
Сагыну язмыштан микән,
әллә үземнән микән?
Аерылган минутларда
ничек түзелгән икән!
Көнчыгыш як агара,
караңгылык тарала.
Хатымны тапшырмас микән —
ай синең якка бара.
Ай янында якты йолдыз —
минем йолдызым гына,
йолдызым — улым бар минем,
түгел ялгызым гына!
Йолдызыбыз — улыбыз бар,
котларга лаекмы бу,
әйт, җанашым, синең өчен
кайгымы, шатлыкмы бу?
Кояш чыкканын күргәнчә
күрәм аның батканын,
баткан кояш чыккан кебек
кайтырсың бит, аппагым?!
Кайтмас булсаң, нихәл итим,
эшлә үз белгәнеңне.
Күп тормассың, ишетерсең
саргаеп үлгәнемне...»
X
Ачы буранлы кышкы җил
сызгырып исә иде.
Төн иде. Әрәмә буйлап
җәяүле үтә иде.
Колакчыннан. Чикмән кигән
бау белән билен буып.
Арты белән айләнгәләп,
я битен читкә борып,
кар көртләрен кисә-кисә
атлый ул җилгә кырын.
Хыялында — якын авыл,
җәелгән җылы урын...
Арттан җитеп, җилкәсенә
бер ат пошкырды кинәт,
шул ук вакыт иңбашына
тәртә ышкылды кинәт.
Чанада икәү иделәр,
Һәм үзара киңәшеп.
— Әйдә, утыр! — диде алар
җәяүлегә эндәшеп.
Җәяүле ауды чанага
аякларын күтәреп,
чабу эченә яшерде,
берсен берсенә бәреп.
Сорашты ул. Чаналылар:
«Күрше авыллар» диде.
Җәяүле әйтте — исәбем —
бер ат алырга иде, —
акча җыеп кайтам, — диде,
Һәм шунда олаучылар
серле итеп, терсәкләшеп,
үзара ымлаштылар.
Һәм сискәнде яңа юлдаш:
янбызы сизде моның —
салам астында балтадан
бушанып калды урын.
Кулын терәгән иде дә,
шуып төшәргә диеп,
берсе кинәт албастыдай
өстенә ятты килеп.
Үтерделәр... Кем өчендер
ул иде — якты кояш!
Артын ул чыкмас әйләнеп,
мәңгегә батты кояш.
Әрәмәдә — бер аланчык,
өч ягы — таллык кына.
Өч ягы — тал, бер юлы бар
чана сыярлык кына.
Безгә таныш бу урыннар:
нәкъ менә шунда инде
җәй көнендә тал төбендә
бер бала туган иде.
Атасының гәүдәсен дә
шунда кертеп салдылар,
киемнәрен баштан аяк
тентеп, кармаладылар.
Итек асларына кадәр
куптарып карадылар, —
атлык түгел, чебешлек тә
акча табалмадылар.
Юкка гына тырыштылар
ямауларын да сүтеп,
юкка гына үтерделәр
зур табыш өмет итеп.
Берәүләр әйтер — үлемен
теленнән тапкан, — диеп, —
акчасы булмый торып,
ул нигә мактанган! — диеп.
Мактанган ул, олаучылар
«күрше авыл» булганга,
һәм гомер буе зарлану,
сукранудан туйганга.
Бай санаган ашарына
булса бүген бер сынык,
налганын чүпкә санаган
ярлы, баһадир сыйныф.
Һәм чыннан да бай иде ул:
үз туган авылына
кайта иде гарык булып
мәхәббәт байлыгына.
Мин дә мәхәббәткә гарык...
Сөямен, халкым, сине,
Уйларың, моңнарың белән
син урап алдың мине.
Сөю җырлары... Болар бит
тик синең җырлар гына,
аларга минем каләмем
сала тик юллар гына.
Шушы юллар алып кайта
мине синең каршыңа.
Өметләнәм, очрамам дип
Гарифым язмышына.
XI
Чыкты гәүдәсе Гарифның —
җир кочып яткан иде.
Кайгылы таллары гүя
почетлы сакта иде.
Табылгач та, күмелгәч тә
онытылмады, җырлагыз,
тагын да бер бәет чыкты —
«И, яраннар, тыңлагыз!..»
... Казыган ул шахтасын,
кулына тотып лампасын;
сигез сажин җир астыннан
күрми дөнья яктысын.
Шунда забастовка купкан —
(су бит шахтада — билдән).
Судан алып, утка салып,
Сараның хаты килгән.
- Кайтыр өчен акча кирәк,
Эшкә төшәм! — дип барса,
- Төшмәгез! — дип Ворошилов
тора икән шул чакта.
Бәет әйтми — ялгышканмы,
я дөресме эшләгән,
тик стачканы бозмаган,
Гариф эшкә төшмәгән.
Шуннан берничә ай үткәч,
инде кыш җиткәч килеп,
кайткан ул йорт-җир кебеген
сатып китәргә диеп.
Әрәмә сусаган икән
менә аның канына...
Яшәүчеләр генә булсын, —
үтерүче табыла.
Беренче кисәк бетте.