БҮГЕНГЕ РОМАННАРЫБЫЗНЫҢ ЖАНР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Совет романы, бер яктан, үткәндәге бөек реалист язучыларның иң яхшы традицияләрен дәвам иттерсә, икенче яктан, ул чын-чынлап яңа, новаторлык сыйфатларына байый бара. Әгәр совет әдәбияты узган зур юлга әйләнеп карасак, без, җәмгыятебез үсеше белән бергә, роман жанрының да даими рәвештә алга хәрәкәтен, яңа руын күрербез. Яңа эчтәлеккә, чорның яңа идея-эстетик таләпләренә ятышлы төстә, халыкның тарихы, тәҗрибәсе һәм милли традицияләренә бәйләнештә яңа формалар, яңа алымнар барлыкка килә. Татар романының үсеш тарихы да бу фикернең дөреслеген раслап тора.
Әдәбияттагы бүтән жанрлар кебек үк, роман да конкрет бер милли туфракта шытып чыга һәм үсә. Бу безнең әдәбиятта да шулай булган. Әмма, шул ук вакытта, татар романы рус һәм дөнья романистикасы белән тыгыз бәйләнештә үсте һәм үсә бара, һәм татар әдәбиятында роман жанрының зур, шактый үзен чәлекле үсү юлы, тарихы бар.
Октябрь революциясеннән соң проза жанрында киеренке сюжетка корылган, тирән психологик, җанлы, пластик хикәяләү формаларын үзләштерү шактый озакка сузылды. Ул вакытта күп кенә яшь прозаиклар иҗатында лирик, патетик хикәяләү, образларны гәүдәләндерүдә схематизм хакимлек итә иде. Г. Иб- раһимов, Ш. Камал кебек тәҗрибәле проза осталарының гына әсәрләре үзләренең сюжетлы, образларның реаль булулары, геройларны психологик гәүдәләндерүнең ачыклыгы белән аерылып тордылар. Беренче татар реалистик романнарының XIX гасыр ахырларында ук язылган булуларына карамастан, роман жанрының үсеше сизелерлек артта иде әле. Егерменче, утызынчы һәм кырыгынчы елларда романистика тәҗрибәсен үзләштерү, күп планлы, киң колачлы тарихи-революцион социаль-проблематик роман тудыру буенча эзләнүләр дәвам итте. Шул елларда язылган «Юшкын», «Мөһәҗирләр» (М. Галәү), «Өч нарат» (Ф. Сәйфи-Казанлы) кебек романнар нәкъ әнә шул турыда сөйли. Утызынчы елларда язылган романнар арасында Ш. Камалның «Матур туганда» әсәре бу жанр үсешендә зур яңалык, алга китеш иде.
Милли һәм дөнья әдәбиятлары, бигрәк тә рус классик һәм совет романистикасы традицияләрен һәм тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнү, художество осталыгын камилләштерү һәм, иң мөһиме, халыкның яңа рухи күтәрелеше, иҗади кадрларның идея ягыннан үсеше нәтиҗәсендә татар совет әдәбияты сугыштан соңгы елларда прозада, аерым алганда роман жанрында, зур казанышларга иреште. 1917 елдан алып сугышка кадәр чорда бары 16 роман басылып чыккан булса, сугыштан соңгы елларда 28 роман язылды. Дөрес, эш арифметикада түгел, шулай да ул күп нәрсә турында сөйли.
Сугыштан соң прозаикларыбыз, формасы буенча да, эчтәлеге буенча да, күп төрле романнар иҗат иттеләр. Алар арасында социаль-психологпк романнар да, хәрби, тарихи һәм тарихи-революцион романнар да бар. К. Нәҗми, Ә. Фәйзи, Г. Бәширов, И. Гази, М. Әмир, Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни, А. Расих һәм башкаларның сугыштан соң ижат ителгән романнары Татарстанда һәм республикабыздан читтә дә зур популярлык казандылар. Болар барысы да, әлбәттә, прозаның реалистик җитлегүен, аның бөтен татар совет әдәбиятын яңа үрләргә әйдәвен ачык күрсәтә.
Бүгенге прозабыз турында сөйләгәндә, аның төрлелеген, тарих һәм хәзерге заман картиналарын эпик киңлектә кыю тасвирларга омтылышын күрмичә китү мөмкин түгел. Шактый зур тарихи чорны эченә алган, Татарстан җирләрендә Октябрь көннәрен, гражданнар сугышы вакыйгаларын сурәтләгән, «революция һәм халык», конкретрак әйткән дә, «революция һәм татар крестьяннары» проблемасын сәнгатьчә яктырткан «Онытылмас еллар» романын, Бөек Ватан сугышы чорындагы халык героизмын, аның какшамас көчен, җиңүгә ышануын күрсәткән «Саф күңел» романын һәм эшчеләр сыйныфына багышланган, коллективизм һәм интернационализм идеяләре белән, иҗади хезмәт пафосы белән сугарылган «Сүнмәс утлар» романын искә төшерегез. Аларда эпик киңлек, тулы канлы характерлар бар, халык тормышында барган тарихи үзгәрү, революцион аң үсү процессларының дөрес чагылышы бар. Сәнгатьчә эшләнешләрендәге аерым кимчелекләренә карамастан, мондый әсәрләр безнең прозаның олы юлга нык аяк басканлыгын, социалистик реализм әдәбия тының новаторлык көчен тагын бер тапкыр раслыйлар.
Прозабызның тематик диапазоны һаман киңәя баруын да уңай бер күренеш, дип әйтеп үтәргә кирәк. Моңарчы безнең әдәбиятта авыл тематикасы төп урынны алып килде, эшчеләр тормышы тематикасына җитәрлек игътибар бирелмәде. Моның тора-бара әдәби-иҗат эшендә бертөрлелек, тарлык тудыруы мөмкин иде. Һәм бу хәл, бик хаклы рәвештә, барыбызны да борчый башлаган иде. Соңгы елларда чыккан әсәрләр, минемчә, бу кимчелекләрнең бетә баруын, әдәбиятыбызның тематикасы һәм проблематикасы сизелерлек киңәюен күрсәтәләр. Татар халкының революцион көрәше, үткән тарихы белән кызыксыну, татар авылында барган яңа иҗтимагый процессларны сәнгатьчә тикшереп сурәтләү, совет эшчеләр сыйны фының героик хезмәте, бөек көрәштә рухландыручан көче, яңа яшь буынның чыныгып үсүе, Татарстан нефтьчеләре тормышы һәм башка бик күп темалар, күпкырлы, катлаулы реаль чынбарлыкның төрле яклары, төрле катлаулары бүгенге язучыларыбызның игътибар үзәгендә торалар һәм бүгенге әдәбиятыбызның тематик колачын билгелиләр. Монда мәсьәләләрне яңача куеп, яңача хәл итү тенденциясенең көчәюен дә аерым әйтергә кирәк.
Форманың баюы процессы, һичшиксез, романның эчтәлек сферасы киңәюе белән, иҗтимагый тормыш тагы яңа күренешләрне, яңа фактларны тирәнтенрәк аңларга һәм чагылдырырга тырышу белән бәйле. Кеше язмышына игътибарның көчәюе, тарихи-социаль фонның киңәюе романнарыбызның характерлы сызыкларыннан берсе булып тора. Герой характерын катлаулы, күп кырлы, нык ихтыярлы итеп иҗат итү проблемасы прозаикларыбызны юкка гына тирән дулкынландыр мый. К. Нәҗми, Ә. Фәйзи, И. Гази, М. Әмир, Г. Бәширов һәм Г. Әпсәләмов романнарында, минемчә, социаль вакыйгаларны эпик планда гәүдәләндерү, хикәяләүдә җитдилек, икенче төрле әйткәндә, монументаль прозага омтылыш ачык сизелә. Бу тенденция А. Расих, Г. Ахунов, С. Рафиков, Н. Фәттах романнарын да да бар. Ф Хөсни, Ә. Еники, Г. Минскийлар һәм Р. Төхфәтуллин, А. Гыйләҗев кебек талантлы яшь прозаиклар иҗаты кешеләр арасындагы шәхси мөнәсәбәтләрне сурәтләргә омтылу, лирик алымнар кул лану белән характерлы. Бер-берсен тулыландыра торган бу иҗат төрлелеге, бу индивидуаль үзенчәлекләр роман һәм повестьлар үсешендәге киң мөмкинлекләр турында сөйли.
Романның жанр үзенчәлекләрен билгеләү хәзерге романнарыбызны классификацияләүне, билгеле бер типларга бүлүне таләп итә. Бу юнәлештәге тикшеренүләрнең теоретик яктан гына түгел, практик яктан да зур әһәмияте бар. Беркем өчен дә сер түгел: күп кенә прозаиклар, бигрәк тә яшьләр, жанр үзенчәлекләренә тиешле игътибар бирмиләр һәм, күп вакытта, роман формаларының жанр бердәмлеген тәэмин итә торган эчке мөмкинлекләрне (композиция, сюжет, характер һ. б. лар) файдалана белмиләр. Мисал өчен яшь һәм талантлы прозаик Э. Касыймовның нигездә уңышлы язылган «Гомер ике килми» әсәрен алырга була. Әсәрне автор «роман» дип атаган. Ә аны, үзенең эчтәлеге һәм эчке структурасы нигезендә, «повесть» дип әйтергә кирәк иде. Бу әсәрне «лирик повесть» дип атавы белән Ф. Хөсни хаклы.
Совет әдәбияты романның төрле формаларына бай. Роман характерын нинди дә булса аерым бер үзенчәлегенә карап кына билгеләү һич тә дөрес һәм фәнни булмас иде. Бу берьяклы караш булыр иде. Жанрның асылын бары тик әсәрнең морфологик төзелеше нигезендә генә билгели торган формалистик эстетика принцибын совет әдәбияты инде күптән кире какты. Жанр спецификасын. формалар төрлелеген бары тик эчтәлек һәм форма берлеген алга сөргән марксистик прин цип җирлегендә генә, индивидуаль стиль үзенчәлекләрен истә тотып, әсәрнең идея-мәгънә һәм структура бердәмлеге, үзара бәйләнеше нигезендә генә билгеләргә мөмкин. Роман, бүтән жанрлар кебек үк, әдәби әсәрнең аерым бер төгәл формасы, художество структурасының конкрет бер тибы. Ләкин бу форма конкрет эчтәлектән башка яши алмый. Мәсәлән, прозаик эпопеяның формасы, аның ирекле композициясе, даими үсә бара торган сюжетлы сөйләме, аның сыгылмалы образлы-лыгы һәм ритмы күпкырлы, тирән эчтәлек белән сугарылган.
Әйткәнебезчә, һәр әдәбиятта аерым типтагы романнар милли традицияләр, милли тәжрибә, халыкның рухи үсеше җирлегендә акрынлап формалаша. Татар прозасының үсеш тарихына күз ташласак, реалистик прозаның зур эпик формасы повестьтан, примитив романнан зур социаль-психологик романга кыенлык белән, көрәш аша юл сала баруын күрербез. Совет чорында, бигрәк тә сугыштан соңгы елларда, татар романының чәчәк атуы югарыда инде әйтелде. Безнең көннәрдә татар романының эчтәлеге буенча да, формасы буенча да актив баюы процессы бара. Г. Бәши- ров, Ф. Хөсни, Р. Төхфәтуллин, Ә. Еники, Г. Минский, А. Гыйләҗев һ. б. ларның романнарында һәм повестьларында психологик анализның, лиризмның тирәнәя баруы күзгә ташлана. Күп әсәрләрнең композицион структурасы шуның белән әһәмиятле: барлык сюжет сызыклары төп персонаж яки герой шәхесе тирәсенә килеп туплана. Бу — иҗади эзләнүнең бик уңай тенденциясе. Прозаикларыбызның иҗатында, социалистик реализм принциплары нигезендә, бу тенденция тагы да тирәнрәк урын алыр дип ышанасы килә.
К. Нәҗми, Ә. Фәйзи, И. Гази, Г. Әпсәләмов, М. Әмир һәм, өлешчә, А. Расих, Г. Ахунов, С. Рафиков иҗатындагыча, романнарның күп планлы, киң колачлы монументаль формалары — аналитик, киң эпик прозаның куәтле агымы шулай ук бик кызыклы һәм перспективалы.
Г. Ибраһимов һәм Ш. Камал романнарыннан соң социаль-психологик анализ юнәлешенең дәвамы сыйфатында Г. Бәшировның сугыштан соңгы елларда иҗат ителгән «Намус» романын алырга була. Бу роман безнең прозада яңа үсеш эта бы булды. К. Нәҗминең тарихи-революцион типтагы «Язгы җилләр» һәм Г. Әпсәләмовның социаль-публицистик-героик пландагы «Алтын йолдыз», «Газинур» романнарына карата да шуны ук әйтергә мөмкин.
Хәзерге татар прозасындагы күп төрле роман формаларын, үзенчәлекле стильләрне тикшергәндә, минемчә, безнең романнарга иң характерлы төп төрләрне билгеләү бик әһәмиятле. Романнарыбызны анализлау шуны күрсәтә: хәзерге татар әдәбиятында романнарның төп өч төре (яки жанры) әкренләп формалашкан һәм ныгыган: социаль-психологик, социаль-публицистик (аны
кайвакыт, документаль-публици-стик, дип тә атыйлар) һәм тарихи- революцион романнар. Әлбәттә, эчтәлекләренә карап, бүтән төр романнарны да (мәсәлән, производство, колхоз, крестьян һ. б.) әйтергә мөмкин. Ләкин хәзерге әдәбият белемендә инде романнар, утызынчы еллардагыча, профессиональ-тематик планда бүленмиләр. Мондый романнарның кайберләре, үзләренең структуралары буенча, ул заманда ук инде андый тышкы бүленеш рамкаларына сыймый иде. Ул заман романнарында һәм повестьларында да социаль, мораль, этик проблемалар куелган булуын беркем дә инкарь итә алмастыр (Ф. Сәйфинең «Өч нарат» романы, М. Әмирнең «Агыйдел», И. Туктар ның «81 штольня», И. Газиның «Бригадир кыз» повестьлары һ. б.).
Безнең көннәрдә авыл һәм шәһәр тормышында яңа үсеш процессы, шәһәр белән авыл арасындагы аерманың якынаюы процессы бара. Бу катлаулы тормыш процессы хәзерге роман характерына да йогынты ясый. Хәзер «саф» производство яки крестьян романы юк инде. И. Газиның «Гади кешеләр», Г. Ахуновның «Хәзинә», Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романнарын кем производство романы дип кенә әйтә алыр?!. «Гади кешеләр», «Хәзинә» романнарының композиция, сюжет төзелеше нигезендә тормыш каршылыклары ның, шәһәр һәм авыл кешеләре арасында иҗтимагый һәм шәхси, психологик мотивларның тыгыз үрелеше, халыкның төрле катламнары арасындагы бәрелешләр ята. И. Гази да, Г. Ахунов та авылдан килгән нефтьчеләрнең эшләрен, омтылышларын, тормышларын сурәтләргә, яңа кешенең, замандашыбызның туу, аякка басу процессың күрсәтергә, аларның рухи дөньясын, каршылыкларын һәм алар алдындагы кыенлыкларны аңларга телиләр. «Сүнмәс утлар», «Гади кешеләр», «Хәзинә» кебек романнарда социалистик хезмәт һәм социалистик җәмгыять тә шәхеснең формалашуы, чәчәк атуы проблемасы нигездә социаль- психологик планда чишелә.
Сугыштан соңгы прозада социаль-психологик роман буларак иң характерлы һәм сәнгатьчә эшләнешләре белән бөтен булган әсәрләргә, безнеңчә, Г. Бәшировның «Намус», Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», Г. Әпсәләмов ның «Сүнмәс утлар», А. Расихның «Ике буйдак», Г. Ахуновның «Хәзинә» романнарын кертергә була.
Романнарның мондый төре нәрсә белән аерылып тора соң? Социаль- психологик, психологик романнарда тасвирлы сурәтләү принцибы, психологик анализ, индивидуаль детальләр аша гомуми сыйфатларны ачу принцибы өстенлек итә. Мондый очракта герой үзенең хәрәкәтләре, әйләнә-тирәгә мөнәсәбәте, язмышы, характер үсеше белән әсәрнең сюжетын әйдәп бара. Авторның фикере, уйланулары геройныкы булып әверелә. (Әлбәттә, бу авторлар бүтән төр роман алымнарын файдаланмыйлар, дигән сүз түгел.) Психологик романнарда сюжет үзәген дә һәрвакыт шәхес тора, сюжетны, композицияне актив оештыручы ролен төп герой яки төп геройлар башкара. Бу төр романнарның пейзажны сурәтләү, хикәяләүнең үзенчәлекле ритмы, лирик проза алымнары (эчке монологлар һ. б.) белән тыгыз бәйләнеше турында әйтеп тә торасы юк. Г. Бәширов, Ф. Хөсни романнарына бу сыйфатлар аеруча хас.
Г. Бәшировның «Намус» романын һәм андагы вакыйгаларны, гомуми атмосфераны хәтерегезгә төшерегез. Язучы бер дә көчәнмичә, бик табигый рәвештә һәм салмак кына безне вакыйгалар эченә, үз геройларының реаль дөньясына алып керә, аларның катлаулы мөнәсәбәтләрен, эчке дөньяларын ача. Романдагы вакыйгалар драматизмы, үзәк герой Нәфисә драматизмы тышкы фактларда гына түгел, эчке логиканың эзлеклелегендә, психологик пландагы художестволы анализ аша ачыла. Әсәрнең сюжет үсешендә хисләр, мәхәббәт мөнәсәбәтләре дә зур урын алып тора. Безнең психологик романнарыбыздагы характерлы үзенчәлекләрнең берсе шул: аларның үзәгендә милли үзенчәлекле, үзендә халыкның иң гүзәл сыйфатларын туплаган әдәби образ тора «Намус» романында Нәфисә, «Җәяүле кеше сукмагы»нда Сәфәргали, «Ике буйдак»та Рәхим — шундыйлар. Бу романнар композиция һәм сюжет бөтенлекләре белән дә аерылып торалар.
Сугышка кадәрге чорда язылган күп кенә проза әсәрләренең композицион структурасын һәм сюжет төзелешен драматик вакыйгалар һәм кискен сыйнфый көрәш билгели иде. Сугыштан соң, бигрәк тә партиянең XX съездыннан соңгы елларда, әхлакый якка игътибар, иҗтимагый күренешләрнең һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең психологиясен тирәнтенрәк аңларга омтылу шактый зур урын алды. Әлбәттә, бу иҗтимагый вакыйгаларга игътибар кимеде, дигән сүз түгел. Үзләренең эчтәлекләре һәм стильләре белән төрле дәрәҗәдә торган «Ике буйдак», «Гомер ике килми» әсәрләре, Г. Минский, Ә. Еники, А. Гыйләҗев повестьлары моның ачык мисалы булып тора. Соңгы вакытларда дөньяга чыккан әсәрләрдән мисалга Фатих Хөснинең «Утызынчы ел» романын алырга мөмкин. Безнең прозада ул әсәр җитди тарихи-иҗтимагый проблемалар нигезендә психологизмның тирәнәя баруы, тасвирланган чорның психологиясенә үтеп керергә омтылу тенденциясенең көчәюен күрергә дә ярдәм итә.
«Утызынчы ел» — социаль-психологик роман. Ф Хөсни үзенең «Җәяүле кеше сукмагы» романы белән башланган матур иҗади тәҗрибәсен бу романында да уңышлы дәвам иттерә, роман жанрының чиксез киң мөмкинлекләреннән файдаланып, халык тормышының яңа сәхифәләрен ача. «Утызынчы ел» романын укыганда каршылыклы драматизм белән тулы утызынчы елгы авыл сулышын тоясың, бөтен авыл халкын аякка бастырган, һәркемнең язмышын үзгәрткән колхозлашу хәрәкәтенең яңартучан көчен күрәсең. Язучы, үткән вакыйгаларга бүгенге ноктадан карап, шул еллардагы хәлләрне һәм колхозлашу юлына баскан авыл кешеләренең эчке рухи дөньяларын, уй-тойгыларын аңлар га, төрле-төрле язмышларны яңа дан күз алдыннан кичерергә тырыша. Юк, Ф. Хөсни Әтәчле авылы колхозының тарихын язмый, аның ничек оешуы турында бәйнә-бәйнә сөйләп тормый. Аны, барыннан элек, җанлы кешеләр, аларның шат лыклары һәм күз яшьләре, аларның язмышлары кызыксындыра. Ф.Хөснидә үз геройларына әхлакый мөнәсәбәт нык сизелә. Роман үзәгендә — шәхес язмышы, кешелеклелек, кеше бәхете идеясе. Шуңа күрә дә, социаль-психологик романнарга хас булганча, язучы колхозлашу чорындагы авыл кешеләренең катлаулы, каршылыклы кичерешләрен, көрәш эчендә туып килгән яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләрне философик планда ачарга омтыла. Кулак семьясында туган, ләкин совет кешеләренең яңа тормыш өчен янып яшәүләрен күреп, үзенең дә шулар рәтендә булырга теләге уянган һәм соңгы чиктә инде җәмгыятьтә үз урынын тапкан Наҗия, элекке ярлы хатыны, күп кимсетүләрне күргән, әмма рухы сынмаган көчле характер иясе Гайния кебек образлар нәкъ әнә шул планда ачылалар. Әсәрдәге төп геройларның берсе Котдус Вафин образы да революцион хәрәкәттә, рухи үсү процессында сурәтләнә. Без аның уңай эшләрен, романтик ашкынуларын да, яшьлек, тәҗрибәсезлек аркасында ясаган ялгыш адымнарын да күрәбез. Кыскасы, романда тормышның, кеше язмышларының катлаулы каршылыкларын ачу бар, җанлы кешеләр бар, алар турында уйлану, борчылу бар. Ф. Хөсни романында искитәрлек нечкәлек белән тасвирланган авыл, табигать күренешләре, авыл халкының көнкүреш, гореф-гадәтләренә бәйле әдәби детальләр дә әсәрнең эмоциональ көчен арттыралар. Ф Хөснидә пейзаж аерым яшәми, художество тукымасында актив функция үти. Әсәрнең ничек башланып китүен генә хәтерләгез: «терлекләрне тинтерәтә торган салкын җилләре, явымсыз-чәчемсез кырыс болытлары белән крестьянны тәмам аптыратып узганнан соң, январь аеннан кинәт карлы-буранлы, сулышка җиңел һәм күзнең явын ала торган йомшак ак кыш» күренеше, «авылга буранлы төн хуҗа булып» торуы һәм шул төндә «тау башындагы мәктәп бинасының тәрәзәсендә күренә торган бер ут кына, авылның борын-борыннан килгән шул иске гореф-гадәтләре белән бәхәскә кергәндәй, төн урталарына кадәр җемелдәп» януы... Өстән караганда тын гына яшәгән бер авыл кебек, ләкин чынында ул алай түгел икән, авыл кешеләре колхоз турында уйланалар, ә кулак Галләм хаҗи, «дөньялар үзгәрүен» сизеп, каты борчылуга төшкән. Ерткыч өненә халыкның нәфрәт давылы килеп җиткән икән. Язучы, әсәрнең башыннан ук, укучыны кискен драматик хәлләр эченә алып кереп китә.
Ф. Хөснинең иҗат уңышы, новаторлыгы бигрәк тә яңа образлар, үз чоры өчен характерлы типлар тудыруында, алариың тормышчан һәм дөрес бирелешендә күренә. Аеруча Наҗия һәм Гайния образлары үзенчәлекле, сәнгатьчә көчле һәм мәгънәле итеп эшләнгән. Наҗия образы әсәрнең башыннан ахырына кадәр дәвам итә. Язучы тарафыннан яратып, мавыгып тасвирланган образ бу. Аның тышкы матурлыгы белән эчке рухи гүзәлләге табигый һәм бер бөтен. Язучы бу образ аша безнең илдә саф күңелле, халыкның зур идеалларына каршы төшмәгән һәр кеше үз бәхетен табарга мөмкин, дигән бик мөһим фикерне чын сәнгать чаралары белән хәл итә. Ф. Хөсни сурәтләгән вакыйгаларына, образларына зур идеаллар яктылыгында карый һәм шул нигездә социалистик гуманизм принцибын яклый. Нәкъ шуңа күрә дә, бу әсәр, утызынчы еллар турындагы хәлләр турында сөйләсә дә, бүген дә актуаль яңгырый, укучылар күңеленә хуш килеп, матур хисләр уята. Наҗия — Котдус линиясе романның композициясендә һәм сюжет җепләренең үрелешендә үзәк урынны алуы да язучының әнә шул төп фикере белән бәйләнгән. Монда Наҗиянең үзенчәлекле, индивидуаль характерын да истән чыгармаска кирәк. Әйе, Наҗия — кулак кызы, ләкин атасы Галләм хаҗиның ерткычлыгын, гаделсезлеген күрә башлаган һәм үги ана җәберен татыган нечкә күңелле, яшьлек һәм мәхәббәт хыяллары белән янучы бер кыз. Ул авылның бөтен яшьләре белән бергә җәмәгатьчелек эшенә катнашырга, өйдәге кыргый гореф-гадәтләрдән котылып, ирекле саф һавага чыгарга омтыла (китапханәгә йөрү, Бафин белән очрашулар, спектакль дә катнашу, комсомолга керергә теләү, чәчен кистерү һ. б. эпизодлар).
Яшь Наҗиядә искелеккә каршы протест уяунуы психологик яктан да бик нечкә күзәтүләр аркылы ачыла бара. Минемчә, язучы бу образны, яшьлек, мәхәббәт хисләре сферасыннан иҗтимагый «эш» сферасына да күчереп, активрак бер натура итеп биргән булса, ул тагын да көчлерәк һәм мәгънәви күләмлерәк төс алыр иде шикелле. Аның логик үсешендә кулак атасына каршы кискен конфликтка керү ихтималы да юк түгел. Ләкин язучы моңа бармаган. Нишлисең, язучының үз сиземләве бар бит. Нәрсә һәм ничек иҗат ителгән — шул турыда сөйләү урынлы булыр. Һәр язучы образларын реаль тормыш нигезендә тудыра, үз иҗатына хас «ачкычны» куллана. Әйтик, В. Лацис «Яңа ярга» романында төп геройны — кулак малае образын, тормышка актив мөнәсәбәттә күрсәтеп, сыйнфый көрәшнең үзә генә куеп, кулакларга каршы юнәлтелгән конфликт-ситуацияләр эчендә сурәтләгән. Мин моны Ф. Хөсни романына ниндидер күләгә төшерү өчен әйтмим, икенче бер подход, икенче тәҗрибәнең дә әдәбиятта барлыгын искә төшереп үтәргә генә телим.
Безнең тәнкыйтьтә «Утызынчы ел» романының төп җитешсезлеге — авылдагы сыйнфый көрәшнең бөтен кискенлеге, тирәнлеге белән ачылып бетмәүдә, дип күрсәтелгән иде. Моның белән килешеп булмый. Романның эчке төзелешендә, образлар бирелешендә шушы чор өчен характерлы сыйнфый көрәш, бугазга-бугаз килү, бәрелешләр бернинди роль уйнамыйлар, кеше язмышына йогынты ясамыйлар, дип әйтү зур хата булыр иде. Әсәрне игътибар белән укыган кеше моны әйтмәс. Наҗия, Котдус, Шамкина, Гайния, Сәүбән, Хәллә, Гайфул һ. б. язмыш лары, бөтен кичерешләре Әтәчле авылында барган сыйнфый көрәш шартлары (еш кына, бик астыртын төстә), колхозлашу хәрәкәте белән турыдан-туры бәйләнгән. Сюжетның үзәген, әсәрнең композициясен дә ике капма-каршы лагерьның көрәше, искелек белән яңаның көрәше билгели. Бу көрәшнең эчке пружинасын, эчке иҗтимагый психологиясен язучы тирәнрәк аңларга омтыла һәм, тышкы күренешләр белән артык мавыкмыйча, схемага бирелмичә, истә калырлык психологик портретлар, типлар иҗат итүгә ирешә. Совет дошманы, колхоз дошманы кулак Галләм хаҗи тибына да мин шулай ук бәя бирер идем.
Юк, Ф. Хөсни монда да схемага, штампка бирелмәгән.
Наҗия үзенә карата укучыда җылы мөнәсәбәт уятса, аның атасы — кулак Галләм хаҗи исә нәфрәт хисен, чиркану тойгысын тудыра. Бер тәнкыйтьче әйткәнчә, Галләм хаҗи «җылыда мырауларга яратучы бохар мәчесе генә булып» калмый. Бу зәһәрле «бохар мәчесенең» күп еллар буена «алла исеменнән» авыл халкының канын эчеп, халык хисабына баеп яшәгәнлеген язучы бик оста фаш итә. Галләм хаҗи тыш тан бик диндар, «рәхимле», «изге» кеше булып күренә, ә чынында ул— ерткыч, комсыз, бозык холыклы кулак. Дөресрәге — агулы елан ул. Кулакларга, иске тормыш калдыкларына совет чынбарлыгы нинди хөкем чыгарганлыгын ул бик тиз сизә һәм моңа каршы чаралар эзли башлый. Юк, ул көрәшсез бирелергә теләми. Авыл кешеләренә элек- электән сеңдерелгән иске гореф-гадәтләрне, динне, мәчетне, крестьян нардагы хосусый милекчелек тойгыларын файдаланырга тырыша, кулына корал алудан да тартынмый. Галләм хаҗиның бу «эшләре» романда шактый тулы ачылган. Менә ул мәчет картларын җыя, өй ләренә йөреп үгетли. Менә ул бер сенә икмәк бирә, икенчесен аракы белән сыйлый һәм өченчесенең кулына револьвер тоттыра. Авыл «агайларының» шактый өлеше (урталар һәм бер төркем ярлылар да) бу «изге» кешенең явызлыгын, дошманлыгын тиз генә аңлап җиткермиләр, авылдан куылгач та әле, кайберләрендә икеләнү бетми, хәтта укытучы Шамкина да башта бик нык ялгыша һәм бу гамьсезлеге аны авыр хәлгә төшерә. Галләм хаҗиның астыртын, мәкерле кулак булуы романда ышанырлык итеп күр сәтелгән. Мондый типлар, соңыннан колхоз эченә кереп, аны эчтән дә җимерергә маташтылар. Галләм хаҗи кебекләр Бөек Ватан сугышы елларында, М. Әмирнең «Саф күңел» романында күрсәтелгәнчә, коточкыч өрәк булып кайтып, совет дошманы Хәтерле Фәхрүшкә әйләнделәр.
«Утызынчы ел» романында төп образлар булсын, ярдәмче персонажлар булсын, һәркайсы үзенчәлекле характерлары, холыклары, эчке дөньялары белән сурәтләнәләр. Образлар кабатланмыйлар, бер-берсенә охшамыйлар. Язучы һәр характерның үзенә хас детальләр таба белә. Шуңа күрә Хәтерсез Хәллә дә, Бытбылдык Әхмәтҗан да, Мүкләк Гайфулла да, эшендә һәм шәхси тормышында буталып беткән, дөрес юлдан язган Сәүбән дә күз алдына тере кешеләр булып килеп басалар.Ә бу, һичшиксез, язучының осталы гы турында сөйли.
Хезмәт иясе хатын-кыз образларыннан иң уңышлысы,әйткәнебезчә, ярлы тол хатын Гайния. Яшьлеге әле сүнмәгән, усал сүзле, кызу холыклы бу матур хатын, кайчак үзен тупас тотуына да карамастан, кешелеклелеге, турылыгы, тырышлыгы һәм гомумән эш өчен януы, башкалар турында кайгырта белүе беләң бездә соклану, хөрмәт тойгысы уята. Ялгызлык, фәкыйрьлек, шуның өстенә кимсетү сүзләрен ишетүләр Гайнияне рухи газаплыйлар, хурландыралар. Ләкин ул бирешми, ак күңелле кешеләрдә, колхоз активы һәм коммунистлар арасында үзенә таяныч таба. Гайниянең аякка нык басу, рухи яктан үсү процессы романның идея-эстетик кыйммәтен көчәйткән иң әһәмиятле якларыннан берсе, дип әйтергә кирәк.
Әсәрнең романтик пафосы, тор мыштагы яңалыкны яклау дәрте, эчке ялкыны яшьләр образларын танык сизелә дисәк, ялгыш булмас. Наҗия образы турында әйткән идем инде. Монда авыл яшьләрен оештыручы һәм колхозлашу хәрәкәтендә алгы сафта булган, комсомолец һәм яшь коммунист Котдус Вафин образын да өстәргә кирәк. Язучы аны алгы пландагы уңай герой итеп бирергә тели. Ләкин бу образга тирәнлек, рухи үсешендә бөтенлек, эзлеклелек җитми. Тормышка кайчак җиңелчә каравы, дорфа кыланышлары Вафинның әле җитәкчелек эшенә җитлегеп өлгермәгән кеше икәнлеген күрсәтәләр. Ләкин образның әһәмияте анда түгел. Вафин образындагы бу йомшаклыкны язучы үзе дә сизгән булса кирәк. Колхозга тәҗрибәлерәк яңа җитәкчеләр килгәч, Вафинның аннан китүе дә ят бер нәрсә түгел. Моның эчке логикассы, сәбәпләре дә ба, Вафин Наҗиягә гашыйк. Нажия дә аны ярата Ләкин тормыш хәлләре бу ике яшькә бәхетле булырга мөмкинлек бирми. «Ә Вафин, моңа хәтле тик кешедән ишеткән, китаптан укыган акыл белән генә яшәгән беркатлы Вафин, бу минутта, менә бу ачылып калган юллар алдында, ниһаять, үз акылын жигеп, үзенчә уйлап карамыйча, чынлабрак уйлап карамыйча кала алмады. Аның кеше кайгысы белән тулган башы, кургашын тутыргандай, авыр иде, шулай да бер сорау аңарга тынгы бирмәде: «Нишләргә соң хәзер миңа?»
Язучының Вафинга биргән характеристикасы. аның кичерешләрен күзәтүе бик дөрес. Ахырда Вафин Коми ягына эшкә, дөресрәге, сөйгән кызы Наҗия артыннан китә. Волком секретаре Батталов та моңа каршы килми, егетнең хәлен аңлый. Колхозда эшләр иң кызган чакта Вафинның болай китүе дөрес адыммы, аны аклап буламы? Әлбәттә, аклап булмый. Язучы моңа туры җавап бирмәсә дә, үз мөнәсәбәтен комсомолец Латыйп сүзләре аркылы сиздереп үтә шикелле. Котдүснең читкә китәргә теләвен ишеткәч, Латыйп аңа: «Син волкомнан сора ма, син иң әүвәл үзеңнең күңелеңнән сора: күңелең кушамы шундый бер чакта безне ташлап китүне?» — ди.
«Мәхәббәтнең үз законы бар», диләр. Дөрес сүз Вафинның да мәхәббәтенә турылыклы булып калуын гаепләп булмый. Ф. Хөснине «ни өчен Вафинны кулак кызы артыннан җибәрдең», дип шелтәләү урынсыз булыр иде. Хикмәт анда түгел. Минемчә, бу очракта язучыны Вафинның Наҗиягә баштарак игътибарсызлык күрсәтүенең һәм соңгы адымнарының сәбәпләрен, иҗтимагый мәгънәсен тирәнрәк ачуга, сәнгатьчә анализлауга игътибар итеп җиткермәве өчен тәнкыйтьләргә кирәк. Романның мәхәббәт сызыгындагы «конфликт» авылдагы зур иҗтимагый вакыйгалар белән тагын да тыгызрак бәйләнештә бирелгәндә, әсәрнең реалистик көче, иҗтимагый мәгънәсе тагын да ачыла төшәр иде.Шуңа күрә дә Вафинның кыз артыннан китүе, ничектер, бер «казус» рәвешендә тәэсир итә. Билгеле, әдәби әсәрдә мондый «казусларның» булуы бик мөмкин. Әдәби әсәр тормышның күчермәсе түгел бит. Бу «казусны», В. И. Ленин әйткәнчә, конкрет образның үзенчәлекле характерына, психикасына карап кына аңларга мөмкин.
Ф. Хөсни сәнгатьнең җанын үтерә торган схематизмга, тормышны бизәп күрсәтүгә каршы. Ул тормышның каршылыклы, күңелсез, авыр якларын да ачып салырга курык-мый. Яңа белән искенең көрәше алдан хәзерләнгән тип-тигез, такыр юлдан гына бармавын яхшы аңлый.
«Утызынчы ел» романы авылны социализм юлына бору, авыл тормышын үзгәртеп кору җиңел генә килмәве турында сөйли. Халык тормышыннан алынган, лиризм белән тулы реаль картиналары, җанлы образлары белән кадерле безгә бу әсәр. Дөрес, романның әдәби яктан эшләнеше тигез түгел. Романның ахырында композицион бөтенлек җитми, төп образларның логик үсеше, үзгәреше кайчак артык «җиңеләйтеп» күрсәтелә, әсәрне ничек тә «очларга» ашыгу сәнгатьчә фикернең төгәллегенә дә зарар иткән.
Колхозлашу хәрәкәтенә, кулакларны авылдан сөрүгә, авыл яшьләре, комсомоллары тормышына багышланган романның баштагы өлеше (романның иң зур өлеше) тулырак, әдәби яктан көчлерәк бирелгән. Монда Ф. Хөсни үзен иркен сизә, руслар әйткәнчә, судагы балык шикелле йөзә. Ә менә вакыйгалар Коми якларына күчкәч, аның каләмендә, ничектер, кыюлык, иркенлек йомшый башлый, тасвирлар да сүрәнләнә, үткен әдәби детальләр дә кими. Ник болай? Чөнки язучы үзе якыннан белмәгән башка шартларга ки леп керде, иҗат фантазиясенең дә реаль җирлеге тарайды. Ә бу хәл, билгеле, үзен сиздерми калмый. Монда Наҗия белән Вафин образларын сурәтләгәндә дә баштагы пафос, романтик хыял, омтылышлар тоныкланып китә. Шатлыклы, якты тонда язылган эпилог та роман ахырындагы сүрәнлекне каплап бетерә алмый.
Гомумән, укучы романны бөтен килеш кабул итә, һәм безне дә аның көчле, уңышлы яклары дулкынлан дыра.
Сугыштан соңгы прозабызда психологик анализ тенденциясенең көчәюе хәзер инде һәр кемгә аңлашыла булса кирәк. Сугыштан соңгы зур прозабызда Г. Бәшировның «Намус»ы белән башланган бу тенденция хәзер инде «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», өлешчә, «Хәзинә» романнарында һәм А. Расихның «Язгы авазлар» белән «Ике буйдак» романнарында тагын да үстерелде, камилләштерелде.
Роман типлары турында сөйләгәндә, әлбәттә, без теге яки бу тип романны башка төрләрдән өстен итеп куярга теләмибез. Социалистик реализм әдәбияты, бердәм иҗат методы нигезендә, әдәби иҗат формаларының байлыгын, төрлелеген яклый, һәм безнең бөтен әдәбият тарихы да шуны раслый. Һәр язучының үз иҗат манерасы, почеркы, үз эзләнүе һәм табышы бар. Һәр чын талант әдәбиятка яңалык өсти. Ә аның бу үзенчәлекле табышы, иҗади ачышы тормыш чынлыгын дөрес аңлауга комачауламый, киресенчә, тормышның катлаулы булуын, кыскасы, тормыш хакыйкатен тулырак күрергә ярдәм итә. Шушы мәсьәлә уңае белән совет әдәбиятының атаклы язучысы Фадеев бик туры җавап биргән иде: «Тормышыбызны һәм иртәгесе көнебезне классик реалистик романнарга хас форма белән дә, ягъни көнкүреш нигезендә дә, шулай ук «Фауст»ка яки «Демон»га тартым формада да, ягъни романтик формада да, яки әкият алымы белән дә, ягъни шартлы рәвештә дә, гомумән, дөреслекне күрергә мөмкинлек бирә торган һәр форма да сурәтләргә мөмкин» («Литературная газета», 29 сентябрь, 1955 ел).
Яңа роман материалын, формасын табу җиңел эш түгел — ул «өске катламда» күренеп ятмый. Монда язучының хәзерлекле булуы, иҗтимагый тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе, позициясенең ачыклыгы хәл иткеч роль уйный. Халык тормышына, кеше язмышына югары идеаллар ноктасыннан карап иҗат иткән романчы гына чын халыкчан әсәрләр иҗат итә ала. Үкенечкә каршы, безнең кайбер яшь романчыларыбыз моңа җитди игътибар биреп бетермиләр, шуның нәтиҗәсендә уңышсызлыкка да очрыйлар. Мин мисалга М. Хәсәновның «Саф җилләр» романын күрсәтер идем. Социаль-психологик планда язарга уй- ланылган бу романда автор, тормыштагы яңаны ачу юлы белән бару урынына, еш кына әдәби схемага, башкалар тарафыннан инде сурәтләнгән образларны, әзер сюжетны файдалануга бирелеп китә. Димәк, язучы тормыштагы яңалыкны үзенчә ачу өстендә җитәрлек эшләми. Катлаулы тормыш яңалыгы исә — «мин күргән», «үземчә күргән» яңалык — үзенчә формалаштыруны да, үзенчә әдәби калыпка салуны да таләп итәчәк.
«Саф җилләр» турында матбугат та ачык фикер әйтелгән иде инде. Яңадан кабатлауның кирәге . М. Әмир дә, Ф. Мусин да һ. б бу турыда яздылар инде. Биредә яшь тәнкыйтьче Ф. Мусинның дөрес бәясен искә алып китәсе килә. М. Хәсәнов романның «икенче өлешендә инде ул тормыш логикасыннан бигрәк автор ихтыяры буенчарак яктыртыла. Авылда һәртөрле яңалыкка, иҗадилыкка каршы торган, шәхес культы гадәтләрен алга сөргән көчләр — Борһаннар һәм Хаҗилар бик тиз җиңеләләр. Геройлар арасында конфликтлар, тормышта һәм кешеләр аңында яңа белән искенең көрәше бетә. Язучы игътибары характерлар бәрелешен, үсешен сурәтләүдән хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүгә күчә... Җыеп әйткәндә, язучының монда төп кимчелеге — тормышның, кеше рухының үсешен конфликтлардан башка чагылдыруда» («Совет әдәбияты», № I, 1965 ел, 128 бит). Ә менә бу исә роман формасының төгәллегенә дә зыян итә, роман ахырга таба композиция һәм сюжет ягыннан да (чөнки характер логикасы җимерелде!) сыеклана, җегәрсез була бара. Эчке тормыш логикасын, характерлар үсеше логикасын йомшарту аркасында романның формасы да «җимерелә» бара. Билгеле, бу яшь романчының тәҗрибәсезлегеннән дә туган хәл. Ләкин, башка жанрлар кебек, роман кебек зур эпик жанр да язучыдан аеруча зур таләпчәнлек, сизгерлек, киң караш һәм иҗади кыюлыкны сорый.
Социаль-психологик роман тибы, әлбәттә, төрле язучыларда төрлечә иҗат ителә, һәр язучының талант үзенчәлеге, стиль үзенчәлеге бар. Н. Г. Чернышевский сүзләре белән әйткәндә, «Психологик анализ төрле юнәлеш алырга мөмкин: бер шагыйрьне характер сызыклары күбрәк кызыксындырса, икенчесен — характерларга иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең һәм көнкүреш бәрелешләренең йогынтысы, өченчесен — хисләрнең хәрәкәтләр белән бәйләнеше, дүртенчеләрен — кеше кичерешләрендәге киеренке моментларны анализлау кызыксындыра» (Н.Г Чернышевский, Сайланма әсәрләр, рус телендә, III том, 422 бит).
Характерларны психологик план да, төрле юнәлештә сурәтләү, характер үсеше белән аерылгысыз бәйле сюжет төзү — мондый үзенчәлекләр безнең язучыларда да бар. Г. Ибраһимов, Ш. Камал, хәзерге прозада Г. Бәширов һ. б. әсәрләрендә «характерларга иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең һәм көнкүреш бәрелешләренең йогынтысы» төп роль уйный, геройның эчке дөньясын ачканда да алар шул яктан карап эшлиләр. «Кичерешләрдәге киеренке моментларны анализлау» нигезендәге романнар өчен дә ул ят түгел. Әмма шулай да бу төр әсәрләр дә төп игътибар «кичерешләрдәге киеренке моментларны анализлау»га юнәлтелгән була. Бу сыйфат бигрәк тә Ф. Хөсни әсәрләре һәм Ә. Еники повестьлары өчен характерлы.
Шуның белән бергә, теләсә нинди психологизм дөреслекне, образның көчен һәм тирәнлеген ачарга ярдәм итмәгәнлеген дә әйтергә кирәк. Социалистик реализм иҗтимагый тормышка, халык тормышына ят булган берьяклы, рухи ярлы кешеләрнең вак хисләрендә казынуга, рухи гариплек эстетикасына каршы. Билгеле булганча, классик реализм һәм социалистик реализм әсәрләрендәге тирән психологизм зур дөреслекне, чын халык рухы дөреслеген художестволы итеп ачып бирергә хезмәт итә, ачык фикер белән сугарылган була, кешенең көчен һәм гүзәллеген алга сөрә.
Соңгы вакытта әдәби тәнкыйтьтә еш телгә алынган, дөресен әйткәндә, артык урынсызга күпертелгән «лирик проза» турында да әйтеп үтү төп мәсьәләдән безне читкә алып китмәстер. Хәзерге татар романы турында фикер алышу тәртибендә Р. Мостафии, И. Нуруллин һәм Н.Юзиевнең тәнкыйть мәкаләләре басылып чыккан иде. Бу иптәшләрнең чыгышлары, үткен тәнкыйть сүзләре бүгенге ромаынарыбыздагы җитди кимчелекләрне ачулары турында мин элекке бер мәкаләмдә язган идем инде. Аларның күп сүзлелеккә, максатсыз тасвирлауларга каршы чыгулары, роман язу осталыгына (композиция, архитектоника, сюжет төзеклегенә һ. б.) өндәүләре бик яхшы, урынлы. Ләкин шул ук вакытта, минемчә, мәсьәләнең куелышында берьяклылык та сизелеп үтте. И. Нуруллинның тәҗрибәле әдипләрне романны ничек язарга, җөмләләрне ничек төзергә «өйрәтүләрен» җитди нәрсә, дип әйтеп булмый. Атаклы рус әдибе Константин Федин әйткәнчә, романның ничек язылганын, нинди роман булуын өйрәнеп, әйтеп булса да, романны ничек итеп язарга өйрәтеп булмый (сүз биредә дәреслекләрдәгечә гади аңлату турында бармый, әлбәттә) .
Кайбер мәкаләләрдә «лирик проза» әсәрләрен башкалардан өстен кую, башка төр, башка стильдәге әсәрләрнең үзенчәлегенә игътибар биреп җиткермәү тенденциясе дә чагылып үткән иде. Атаклы америка язучысы Хемингуэй стилен күз алдында тотып, бер тәнкыйтьченең «айсберг методы» белән язарга өндәве дә шуның белән бәйле булса кирәк, һичшиксез, экспрессив-лирик проза төрләре, стиле дә үсәргә, бу юлда да яңа эзләнүләр алып барылырга тиеш. Әмма нинди дә булса бер жанрны алга сөрү, бер стильне генә законлаштыру ялгыш адым бу лыр иде. Совет әдәбияты төрлелекне, иҗади байлыкны яклый бит. Ә «лирик проза»ның исә шактый чикле булуын искәртеп үтәргә кирәк. Лирик прозага хас булган беренче заттан язу, эчке монолог, хат, көндәлек, истәлек-чигенешләр кебек алымнар белән артык мавыгу роман кебек зур эпик жанрда язучының мөмкинлекләрен шактый чикләве күптән билгеле. Мондый әсәрләрдә герой еш кына хәрәкәтсезлеккә дучар була, көрәш, драматизм үткенлеге кими, хикәяләү темпы сурәнләнә. Мәсәлән, Э. Касыймовның «Гомер ике килми» исемле әсәрендә нәкъ шул йомшаклык нык сизелә дә.
Роман яки зур җитди повесть тормышны объектив рәвештә сәнгатьчә анализлауны, М. Горький әйткәнчә, эпик-пластик сурәтләүне таләп итә.Шул ук вакытта эпопея лирик-романтик элементларга да һич каршы килми Классикларның тәҗрибәләре дә, хәзерге язучыларыбызның (И Гази, Г. Бәширов, М. Әмир, Г Әпсәләмов һ. б.) практикасы да моны ачык раслый. Типиклаштыру, кешенең эчке рухын ачу, социаль- психологик романнарга хас булган башка сыйфатлар, әлбәттә, бүтән төр романнарга да ят түгел.
Социаль-публицистик һәм тарихи- революцпон романнар киң колачлы, эпик әсәрләр булып торалар һәм алар җәмгыятьне тулысы белән үзэчләренә алалар. Социаль-публицистик романнарга документальлек, тормыш фактларын тикшерү, киеренке сюжет, тарихилык хас. Публицистик романда еш кына берничә сюжет сызыгы була, әсәрнең композицион структурасын билгеләүдә вакыйгалар өстенлек итә. Мондый романда геройлар, психологик роман белән чагыштырганда, сюжетны оештыруда ул кадәр зур роль уйнамыйлар.
Социаль-публицистик романның иң характерлы мисалларын без Г. Әпсәләмов иҗатыннан таба алабыз. Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз», «Газинур», «Мәңгелек кеше» романнары эчтәлекләре белән дә, формалары белән дә, татар прозасына яңа агым алып керде, аны социаль-публицистик яки документаль-публицистик романнар белән баетты. Образлы публицистик стиль Г. Әпсәләмовка үз әсәрләрен романтик буяулар белән сугаруга һич тә комачауламый. Аның сугыш турындагы роман һәм повестьларындагы кырыс, реалистик образлар героик романтика белән сугарылган. Г. Әп сәләмов шулай ук бүтән пландагы роман да иҗат итте. Аның «Сүнмәс утлар» исемле социаль-психологик романы бүтән әсәрләреннән бик нык аерылып тора.
Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы, аерым образлары (Гөлшаһидә һәм Мансур) психологик пландарак эшләнсә дә, төбендә социаль- публицистик (яки документаль-публицистик) романнар характерында язылган. Язучы художестволы публицистиканы монда да мул итеп һәм оста куллана.
Публицистик роман турында сөйләгәндә без образлы типиклаштыруның классик язучылар тарафыннан ук тудырылган (мәсәлән, Герцен, Салтыков-Щедрин, Чернышевский) үзенчәлекле бер формасын күз алдында тотабыз. Рус әдәбиятын тикшерүчеләр И Эренбург, К. Симонов, П. Павленко, Б Горбатов, В. Кожевников, Б. Полевой, А. Бек һ б. лар иҗатында хәзерге заманда бу төр романның үзенчәлекле үсеш алуын күрсәтәләр.
Минемчә, М. Әмирнең «Саф күңел» әсәре дә бу төр романнар рәтенә керә. Әлбәттә, романның беренче кисәге («Ялантау кешеләре») икенче кисәгеннән бик нык аерылып тора. Анда автор сугыш чорындагы искиткеч кыенлыклар, совет кешеләре кичергән зур сынаулар, алардагы патриотик хисләр, бердәмлек көче, совет халкының рухи бөеклеге турында сөйли. Бу, үз чиратын да, бик табигый, романның структурасын, эчке пафосын билгели. М. Әмир күренешләрне чынбарлыктан турыдан-туры күчереп алмый, ә аларны типиклаштырып һәм гомумиләштереп, ул вакытлардагы булган бөек вакыйгаларны киң эпик планда документаль төгәл итеп гәүдәләндерергә омтыла. Шунлыктан романның стилендә еш кына публицистика калкып чыга.
М. Әмир романының беренче китабында геройларның психологиясенә ул кадәр тирәнтен үтеп керү юк әле. Анда патриотизм, дуслык, совет кешеләренең бердәмлеге идеяләре, алар арасындагы мөнәсәбәт бик күп катлаулы вакыйгалар аша ачыла. Әмма персонажларның, геройларның индивидуаль үзенчәлекләре романның икенче кисәгендә көчлерәк һәм тулырак. Аның «Саф күңел» дигән исеме дә җисеменә бик туры килә.
Татар романнарының өченче төре — тарихи-революцион, тарихи романнар — сугыштан соңгы татар әдәбиятында зур гына урын алды. Бу төр романнарның үсеше — яңадан тууы дисәк тә була — безнең прозабызда җитди әдәби вакыйга, новаторлык булды. Мин монда бу жанрда Г. Ибраһимов традицияләрен дәвам иттергән «Язгы җилләр», «Тукай», «Онытылмас еллар» романнарын күз алдында тотам.
Ә. Фәйзинең «Тукай» романы (М. Галинең Каюм Насыйри турындагы язылып бетмәгән әсәрен искә алмаганда) татар әдәбиятында беренче чын тарихи, дөресрәге, тари-хи-биографик роман. Ә. Фәйзи романының үзәгендә — тарихи шәхес. Бөек шагыйрьнең балалык һәм яшүсмер елларын сурәтләгәндә, Ә. Фәйзи шул чордагы халык тормышы картиналарын киң гәүдәләндерә. Романның төп фикере Тукай характерын формалаштырган халык чыганакларына, революцион-демократик поэзия чыганакларына юнәлдерелгән. Роман хроникаль-биографнк планда язылган. Бу нәрсә кайвакыт эпик хикәяләүдә, чорның иҗтимагый-политик тормышын бөтен катлаулыклары белән сурәтләүдә авторның мөмкинлекләрен чикли. Романның икенче китабы — җитлеккән шагыйрьне гәүдәләндергән кисәге — икенче пландарак булырга тиеш кебек иде. Ләкин, кызганычка каршы, ул язылып бетмәде — Ә. Фәйзи вакытсыз арабыздан китте. Шуңа да карамастан, романның беренче кисәге яшь Тукай турында төгәл әсәр булып кабул ителә. Ә. Фәйзинең онытылмас тәҗрибәсен һәм иҗатын дәвам иттерүче романчылар табылыр дип ышанам. К. Насыйри, Г. Тукай, X. Ямашев, Г. Ибраһимов, М. Вахитов, М. Җәлил һәм халкыбызның башка күренекле улларының үлмәс образлары зур эпопея әсәрләренә лаек.
Тарихи-революцион роман үсешенең ныклы милли традициягә, зур тәҗрибәгә ия булуы бәхәссез, аның зур перспективасы бар. И. Газиның күп планлы һәм киң колачлы «Онытылмас еллар» романының ике кисәге басылып чыгу факты да шуны расламыймыни?
«Онытылмас еллар» — киң колачлы эпик әсәр. Аны, безнең уебызча, халык тормышында, илдә булган кискен бер тарихи чорны, тарихи- революцион борылыш чорын чагылдырган роман-эпопеяләр рәтенә куярга мөмкин. Язучының аны «повесть» дип атавы моңа һич каршы килми. И. Гази монда «повесть» төшенчәсен киң мәгънәдә, М. Горький һәм Г. Ибраһимовлар үзләренең кайбер әсәрләренә карата кулланган мәгънәдә алган. Билгеле, романда тарихи хроникальлек сыйфаты булуы да аны «повесть» дип атау фикерен тудырган булса кирәк. Әдәбият тарихында андый фактлар аз түгел («Клим Самгин тормышы», «Чапаев», «Тимер ташкын» һ. б.). Кыскасы, «Онытылмас еллар»ны эч тәлегенә һәм структурасына карап, һич икеләнмичә, роман дип бәяләргә нигез бар. Минем уемча, автор бу капиталь хезмәтнең өченче кисәген, йомгаклау өлешен дә язар әле. Чөнки икенче кисәктә күп кенә тәмамланмаган, әйтелеп бетмәгән, логик үсешне һәм чишелешне таләп иткән нәрсәләр күп. Эш сурәтләнә торган чорның дәвамын үстерүдә һәм яңа персонажлар кертүдә түгел. Автор вакыйгалар агышына тирәнтен үтеп керергә, романның төп геройларына (Якубка, Хәлимгә һ. б. га) тулырак ачылырга мөмкинлек бирергә тиештер кебек. Ул вакытта романның философик-әдәби концепциясе тагын да ачыграк һәм төгәлрәк булыр иде.
Тарихи-революцион роман үсеше роман-эпопеянең үзенчәлекләре турындагы мәсьәлә махсус яктыртуны сораган зур мәсьәлә булганлыктан, без биредә аны якын киләчәккә калдырып, гомуми бәя белән генә чикләнәбез.
Безнең әдәбиятта роман жанрының төрләре киләчәктә тагын да киңәер, классика, совет әдәбияты һәм милли әдәбият традицияләре нигезендә яңа типтагы романнар туар әле, дип ышанабыз. Ни өчен, мәсәлән, безнең прозаикларыбызга философик роман, фәнни-маҗаралы роман, көнкүреш, мәхәббәт-семья романы, сатирик роман һ.б төрләр турында да уйланмаска? М. Ю. Лермонтовның бер идеягә буйсындырылган повестьлар «бәйләме» рәвешендәге роман тибы яки хәзерге Украина язучысы О. Гончарның новеллаларга корылган «Тронка» романы тибындагы әсәрләр формасы да бик кызыклы, үзенчәлекле. Бу форма бигрәк тә Ф. Хөсни, Р Төхфәтуллин,. Ә. Еники. А Гыйләҗев, Э. Касыймов талантлары, стильләре өчен бик хуш килер иде шикелле. Кыскасы, роман формасы иҗади эзләнү өчен киң мөмкинлек бирә.
Татар романы үсешендә кызыклы һәм әһәмиятле процесслар бара. Бу процесслар романчыларыбызның үз әсәрләре өчен геройларны сайлауларында, киң эпик колачка омтылуларында, композицияне яңа элементлар белән баету формалары буенча эзләнүләрдә күренә. Ул, һичшиксез, роман эчтәлеге сферасының киңәюе, реализм, халыкчанлык һәм югары идеялелек принципларының үсеше, тирәнәюе белән бәйле