Яңа китаплар
Әдәбиятка революциягә кадәр үк килгән язучы Сад- ри Җәләл әсәрләренең матбугатта шактый вакыт күренгәне юк иде инде. Танылган язучының нң уныш- лы әсәрләрен укырга теләүчеләр үзләренең бу ихтыяҗларын хәзер канәгатьСадри Җәләл САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР ләндерә алалар. Күптәй түгел Татарстан китап нәшриятында аның «Сайланма әсәрләр» җыентыгы басылып чыкты. Аның берекче әсәре — «Дим буенда» романы 1914 елда «Аң» журналында басылган. Татар морзалары тормышыннан алып язылган, буржуаз милләтчелек романтикасы белән сугарылган бу әсәр хаклы рәвештә демократик әдәбият вәкилләренең кискен тәнкыйтенә очраган. Ләкин язучы, үзенең ялгышуын аңлап, аннан соңгы әсәрләрендә халык тормышын чагылдыруга, демократиягә таба борылыш ясый. Аның «Иреккә», «Юләр» һәм башка күп кенә хикәяләре ул вакыттагы тормышны дөрес чагылдыралар. «Кызыл солдатның хатирә дәфтәреннән», «Иртә белән», «Кадерле кунаклар» хикәяләре гражданнар сугышы. Совет властем саклап калу өчен кискен көрәш темасына багышлана. «Кадерле кунаклар» хикәясендә Колчак бандаларыннан азат ителгән татар авылында бер рота кызыл гаскәрнең ял итәргә тукталуы, ә авыл халкының аларны шатланып каршылаулары тасвирлана. Китапка бу әсәрләр белән беррәттән, «Инде мин аңа рәнҗемим», «Бишек янында», «Егет һаман куренми иде» кебек төрле темаларга һәм төрле характерла язылган хикәяләр дә кертелгән. Балаларга адресдап язылган әсәрләргә дә зур гына урын бирелгән. Болар — «Иреккә», «Яз», «Аучы карт», «Югары ур.манга җиләккә бару», «Аккош» хикәяләре. Сатирик һәм юмористик әсәрләрдән «Бөти», «Атып калганчы ятып кал» хикәяләрен, «Журналист» фельетонын һәм башка әсәрләрне укырга мөмкин. Җыентыкның башында әдәбият фәне белгече, филология фәннәре кандидаты Якуб Агншевиыц Садри Җәләл иҗаты турындагы кыскача белешмәсе һәм автор әсәрләренең библиографиясе урнаштырылган. Китап С. Җәләл иҗатын күз алдына шактый тулы китереп бастыра. Төзүчесе — X. Булатова, редакторы — С, Сибгатуллнна. Тиражы — 14 мең данә. Бәясе — 23 тнен. Шагыйрь Хисам Камаловның «Пионер фонаре» дип исемләнгән яңа җыентыгы иҗат итәргә омтылучы яшь акылның эзләнүләре, ачышлары, уңышлары һәм уңышсызлыклары турында язылган шигырьләрдән тора. Алар, нигездә, баланың танып белүен күзәтүгә багышланганнар һәм үзләре дә укучының дөньяга карашын, аның белемен, тәҗрибәсен баетуга хезмәт итәләр. Китапның «Шагали ракетасы» исемле беренче бүлегендә Шагали һәм аның дусларының, төйнәр буе йокламыйча, хыялланулары, үзләре ясаган ракетаны очырырга тырышулары, максатка ирешү өчен физиканы ныклап өйрәнүләре һәм, ниһаять, самовардан ракета ясап караулары эзлекле рәвештә сурәтләнә. Аларның ракетаны «орбитага» чыгару моменты уңышсызлык белән, шартлау белән төгәлләнсә дә, балаларның өмете сүрелми, димәк, алар әле фәнне, техниканы җитәрлек кадәр белмиләр, ләкин ныклап үзләштерергә омтылачаклар. Аерым урыннарда хикәяләүгә күчеп китүгә карамастан, автор үз геройларының тынгысыз харак терларын гәүдәләндереп шактый кызыклы әсәр тудырган. Шул ук бүлектәге «Ләлә» шигырендә нәни геройның куркуны җиңүе гади генә формада бирелгән ? Хисам Камалов г I ; ПИОНЕР ФОНАРЕ S < 4 һәм аның бу «ачышы» да кызыклы. Ләлә өйдә ялгыз калгач, курыкмас өчен, бөтен белгән көйләрен җырлап чыга һәм. мавыгып китеп, чыннан да куркырга оныта һәм әнисе кайтуын да сизми кала. «Торналар» бүлегендә яратып укырлык шигырьләр тагын да күбрәк. Аларда укучының фантазиясен, белемен арттыра торган фәнни күзәтүләр лирик кичерешләр белән үрелеп бара һәм күңелгә кереп урнаша. Шул ук вакытта алар туган җиргә мәхәббәт хисләрен арттыралар. «Яз башы» шигырендә. мәсәлән, кошларны ипчәмә мең чакрым ара үтеп, газаплар чигә-чигә кайтырга мәҗбүр итүче көч турында сүз бара. Бу көч — туган җирнең гүзәллеге, Нур Гайсингә күптән түгел илле яшь тулды. Ул китап укучыларга шагыйрь, драматург һәм тәрҗемәче буларак билгеле. Поэзия өлкәсендә башка жанрларга караганда активрак эшли. Нур Гайсин j ; ШИГЫРЬЛӘР ҺӘМ ПОЭМАЛАР j Шуны искә алып булса кирәк, Татарстан китап нәшрияты илле яшь тулу уңае белән укучыларга аның шигырьләр китабын тәкъдим иткән. Нур Гайсин поэзиядә тормыш белән бергә атларга, үз әсәрләрендә заман темасын, бүгенге иң актуаль якынлыгы. Шигырь бөте бер фикер калдыручы төп текстка бөтенләй диярлек ялганмый торган (бу, әл бәттә, аның кимчелеге) дүрт юллык белән төгәлләнә: — Сыерчык сипкеле сары! — Димәк, быел уңар тары! — Әнә. ансы кара бугай! — Димәк, уңа карабодай! «Әлләмагнитлымы», «Төнбоек», «Чишмә», «Торналар» шигырьләре дә туган җирнең «тарту көчен» зурлауга багышланганнар һәм күңелдә җылы тойгы ^алдыралар. Аларда табигать күренешләре тормышыбыз- * * * мәсьәләләр 11әм вакыйгаларны яктыртырга тырыша. Бу әйбәт сыйфат әлеге «Шигырьләр һәм поэмалар» җыентыгында да ачык күренеп тора. Китапка урнаштырылган утызга якын шигырь һәм дистә чамасы җырның барысы да диярлек бүген безне дулкынландыра торган проблемаларга һәм күренешләргә багышланган. Автор ил күләмендә әһәмияте булган вакыйгаларга карата үзенең шигъри фикерләрен әйтә, чынбарлыкның 'якты картиналарына соклана. Шигырьләр һәм җырлар арасында интим кичерешләргә нигезләнеп язылганнары да бар. Ләкин алар чагыштырмача аз. Шуның аркасында, җыентык бераз берьяклырак, кешенең бай рухи дөньясын бөтен төрлелеге белән чагылдырмый дигән үпкә ташларга да мөмкинлек калдыра. Китапның бу кимчедагы көндәлек вакыйгалар, хезмәт процессындагы картиналар белән чагыштырып яки параллель биреләләр. Күктәге йолдызлар,, мәсәлән, төзелеш утларын хәтерләтәләр. яки ракета укларыдай атылалар, фосфор сипкән шикелле ялтырыйлар, сварщик уты кебек җемелдиләр. Үзебезнең көндәлек тормыштан, хезмәттән ямь, матурлык табарга ярдәм итүләре белән бу шигырьләр аеруча әйбәт тәэсир калдыралар. Китапны укучылар җылы каршылар дип ышанырга мөмкин. Җыентык 9 мең данә тираж белән чыгарылган. Бәясе — 5 тиен. леген, тематиканы төрләндерү ягыннан, сатира-юмор әсәрләре: шигырьләр, җырлар һәм мәсәлләр, әлбәттә, шактый киметә. Мондый әсәрләрдән «Серле божра», «Мактанчык сыер», «Томана», «Әрсез чыпчык» мәсәлләре, «Хәй Мөниргә, Мөнире Хәйгә» җыры һәм кайбер башка шигырьләр истә калырлык итеп язылганнар. Поэмалардан «Таза Мортаза» уңышлы. Балалар өчен язылгав бу әсәр, бигрәк тә күңелле вакыйгаларның мәгънәле булулары белән, сәламәтлекнең,' күңелле яши белүнең сере — актив хәрәкәттә дигән төп фикернең әһәмиятле булуы беләя уңай бәягә лаек. Шул ук вакытта бу фикер мораль уку формасында түгел, ә художестволы фикер дәрәҗәсендә әйтелә. Китапның тиражы—4 мең данә. Бәясе — 14 тиен. Күренекле рус совет язучысы. «Алитет тауларга китә» («Алитет уходит в горы») романының авторы Тихон Семушкинның «Айвам маҗаралары» («Приключения Айвама») исемле китабы татар тегендә басылып чыкты. Урта яшьтәге балаларга адресланган бу әсәрдә төньякта яшәүче Айвам исемле малайның башыннан кичкән бик кызыклы һәм гыйбрәтле маҗаралар сурәтләнә. Бер дә бер көнне мәктәптән кайткач, тамагына ашап та тормастан, Айвам, кармакларын алып, балык тотарга дип чыгып китә. Навага балыгы бик күпләп эләгә торган чак була ул. Шунда Айвам- га үзенең яраткан эте Лилит та ияреп бара. Уңайлы урынны сайлап. Айвам балык каптырырга тотына. Бик шәп эләгә аңа балык, һәм бу эш белән ул шул кадәр мавыгып китә, хәтта үзе утырган бозы ватылып. океанга йөзеп киткәнен дә абайламый кала. Шулай итеп, Айвам белән Лнлнт. коры җиргә чыга алмыйча, бүленеп калалар һәм төрле Т. Семушкин АЙВАМ МАҖАРАЛАРЫ кыен хәлләргә дучар булалар. Әмма бу ике дус авырлыкларга бирешмиләр, Айвам тоткан балык белән тукланып, боз өстендә яши бирәләр. Ниһаять, аларны самолетлар белән эзләргә чыгалар һәм табалар, Әмма тиз генә коткара алмыйлар, боз кечкенә булганлыктан, самолетлар төшә алмый. Ләкин хәзер әлеге ике дуенын хәлләре яхшыра: алар- та самолеттан җылы кием, мылтык, патроннар, ризык һәм башка кирәкяраклар ташлый торалар. Хәтта ул тирәләрдәге һава хәлләрен кузәтеп-язып бару өчен приборлар һәм ул приборлар белән ничек эш итәргә кирәклекне аңлаткан хат та төшерәләр. Шулай итеп, Айвам шактый вакыт фәнни эш алып бара. Айвам белән Лилитны боз өстендә яши башлауларына дүртенче ай киткәч, вертолет китерткәч кенә коткаралар. 56 биттән торган «Айвам мажаралары»нда сүз нигездә әнә шул турыда бара, һәм ул китап зур кызыксыну белән укыла. Әсәрне татарчага Кыям Минлебаев тә ржем ә иткән һә.м, әйтергә кирәк, бу эшне ул тырышып, күңел биреп башкарган. Әсәрнең тәрже- мә икәне сизелми дә. Китап Татарстан китап нәшриятында басылган. Тиражы— 15000 данә, бәясе — 9 тиен. Яше һаман олыгая баруга да карамастан, балалар язучысы Госман Бакиров соңгы елларда нжатын CH- Г. Бакиров УКЫТУЧЫМ зелерлек дәрәҗәдә активлаштырып җибәрде: аның матур-матур хикәяләре балалар матбугаты битләрендә әледәпәле күренгәләп тора. Әле шушы көннәрдә генә Госман агайның яка китабы дөньяга чыкты. Татарстан китап нәшриятында басылган һәм «Укытучым» дип исемләнгән ул китапка язучының «Дуслар», «Асиянең чебешләре», «Яшенле яңгыр», «Әлфия», «Морыя», «Ринат» һә.м «Укытучым» дигән хикәяләре урнаштырылган. Авторның барлык әсәрләренә дә хас булганча, вакыйгалары ипләп кенә, ашыкмыйча гына сөйләнә торran ул хикәяләрнең һәр- кайсы үзенчә кызыклы. Әйтик, «Дуслар»да балалык хисенә бирелеп китеп, дәрес вакытында мәктәпкә бармыйча, көймә йөздереп уйнаган һәм, шуның аркасында соңыннан икесенә дә укытучылары алдында кызарырга туры килгән Рөстәм белән Азатның ялгышлыклары турында сүз барса, «Асиянең чебешләре»ндә балалар йортында тәрбияләнүче нәниләрнең зурлар кебек тырышып, бер-берсеннән уздыра-уздыра файдалы эш эшләргә омтылулары сурәтләнә. Кыскасы, Г. Бакнровның бу китабына кертелгән һәм үзләренә адресланган хикәяләрне кече яшьтәге мәктәп балалары яратып укырлар диясе килә. Китапның тиражы—13000 данә, бәясе— 10 тиен. Татар укучыларының китап киштәсендә тагын бер әсәр артты—Татарстан китап нәшрияты Ясыйр Шәмсетлинов тәрҗемәсендә бөек рус классигы Александр Иванович Герценның «Кем гаепле?» 1 исемле романын бастырыл чыгарды. Үткән гасырның 40 нчы елларында язылган бу әсәрендә автор ул вакытта рус әдәбияты үзәгендә торган теманы — крепостнойлык строеның кеше- 'рухын имгәтүе темасын яктыртуны дәвам итә. Пушкинның Онегины, Лермонтовның Печорины кебек үк, әсәрнең төп герое Владимир Бельтов та, дворян интеллигенциясенең хөр фикерле, намуслы бер вәкиле булуына карамастан, • бәйрәмчә типтереп яшәргә, үзендәге искиткеч зур көч < д. И. Гс р ңс it. «Кем гаепле?» Роман. Тиражы—8000. бәясе — 50 тиен. байлыгын харап итәргә мәҗбүр. «Пестельне һәм аның иптәшләрен җәзалап үтерү мине балалык йокысыннан тәмам уятты», — дип язган нде Герцен үзенең «Үткәннәр һәм уйланулар» исемле эпопеясында. Бельтов та Сенат мәйданындагы пушкалар тавышына уянган геройларның берсе. Ул декабристлар хәрәкәтен китереп чыгарган сәбәпләр турында уйлана, декабристларның патша палачлары тарафыннан ерткычларча җәзалануын тирән кичерә. Бу образда алдынгы дворян яшьләренең восстаниедән соңгы идея эзләнүләре, шуның катлаулы процессы чагыла. Тормышның гарипләнүенә, дворян Һәм разночинецлар интеллигенциясенең фаҗигале язмышына, кеше акылы һәм сәләтенең юкка әрәм ителүенә кем гаепле соң? Автор үзе куйган бу сорауга үзе үк жавап та бирә, моңа самодержавие, крепостнойлык строе гаепле, ди. Романың бурычы Бельтов кебек «артык кешеләрнең» тормыш эволюциясен күрсәтеп бирү белән генә чикләнми. Автор үзенең әсә рендә алдынгы интеллигенциянең тормыш проблемаларын, семья һәм өйләнешү, хатын-кызны коллыктан азат итү мәсьәләләрен дә күтәреп чыга һә.м, Ленин билгеләгәнчә, «үз заманының ип бөек фикерчеләре белән бер дәрәжәгә басып», куелган мәсьәләләрне кыю чишә. Патша хөкүмәтенең романны төрлечә эзәрлекләп, тыеп килүе дә юкка гына түгел: әдип паразитларча гомер сөргән, рухи тормыштан мәхрүм булган крепостник морзаларны, чиновникларны төрле сатирик алымнар белән фаш итә, ал ардан ачы рәвештә көлә. Үткән заманнарның культура мирасын үзенеке итеп кабул итәргә өйрәнгән татар укучылары рус әдәбиятының алтын фондына кергән «Кем гаепле?» романын ла шатланып каршы алырлар һәм аны тугая телләрендә яратып укырлар дип ышанабыз. Шагыйрь Әдип Маликов Әлмәт шәһәрендә яши, Аның көндәлек тормышы жнр куеныннан нефть чыгаручыларның уйлары һәм хисләре, яңа үзенчәлекле картиналары һәм вакыйгалары белән бәйләнгән, бу тормыш шагыйрь ижатына жыр булып килеп керә, автор үзе әйткәндәй, аның шигырьләреннән «нефть исе» аңкып тора. Татарстан китап нәшриятында күптән түгел генә басылып чыккан «Шигырьләр һәм поэмалар» жыентыгында да Әл- мәт якларының характерлы матурлыгы чагылмый калмаган. «Карый илем Әлмәт якларына», «Ачылганда девон фонтаннары», «Беренче оркестр», «Нефтьчеләр жыры», «Урманнан шәһәргә», «Әсхәт белән күрешү» шигырьләре, «Дуслык юлы» балладасы, «Гайшә апа» һә.м' «Таңбатыр» (китапта бу әсәрнең «Үз жыры белән туа һәр нртә» дигән өзеге басылган) поэмалары Әлмәт табигатенә, нефтьчеләр тормышына, аларның героик хезмәтенә соклану хисләре белән сугарылганнар. Авторның әйтергә теләгән фикерләре күп урыннарда истә калырлык шигъри детальләр аркылы б:грел- гән. Монда «Арта бара жнрнең юмартлыгы, кыю булган саен кешеләр» кебек афористик яңгырашлы әйләнмәләр дә очрый, «Дуслык юлы» балладасы художество эшләнеше ягыннан, ихтимал, жыен- тыктагы башка әсәрләрдән иң уңышлысыдыр. Нефть чыгару остасы Сафуат Вә- лиуллинга багышланган бу әсәрдә геройның бүгенге тормышы һәм аның элекке батырлыгы (сугышта яралануы) үзара тыгыз бәйләнештә сурәтләнә. Герой гомеренең бу ике ноктасын «Дуслык» нефть магистрале генә түгел, ә сугышчан юл, шулай ук чех Һә.м совет халыклары дуслыгы берләштерә. I Әдип Маликов ( \ \ { ШИГЫРЬЛӘР \ \ ҺӘМ ПОЭМАЛАР '< < Сафуатның куллары яраланып, бармаклары йөрми башлагач, Чехословакиядә аңа гармонь бүләк итәләр. Тырышып-тырышып гармонь уйнап булаткайда, бармаклары хәрәкәтләнә башлый. Шунысын да әйтмичә булмый, әсәргә баллада исемен бирергә мөмкинлек тудырган бу деталь өстәнрәк узып кителә: Ул — укучыга аңлашылыр-аңлашыл- мас дәрәхсәдә томанлы, га- , ди сүзләр белән генә әйтеп- үтелгән. Фикерне сурәт хә- | ленә күтәрү турында ав- | тор бөтенләй уйламаган да кебек. Сугышып узылган | юллар, шул чактагы теләкләр һәм хәзерге омтылыш- | лар лирик жылылык белән сурәтләнәләр. Әсәрдә кулы яраланган сугышчының кичерешләре укышлы бирелгән. Ул иң авыр минутларда да тормыш серләрен чишү турында хыяллана: Бер кул белән чишел була,. Чишеп була, үреп булмый. Сабыйларга чикләвекне Куш уч белән биреп булмый. Сафуатның соңыннан сызылачак сызымнарын башта кап һәм ут аша сызып үтүен, аның: «Көпшәләре зур тупларның ярамасмы торбаларга?» дип уйлануын укыгач та шундый кешелекле сыйфатларга сокланырга гына мөмкин. Автор, китаптан күренгәнчә, Себер якларында да йөреп кайткан һәм шул тәэсирдә үзенең күп кенә шигырьләрен язган. Андый- лардан жыентыкка «Артымда кыялар», «Сакаллылар кайта тайгадан» һәм кайбер башка шигырьләр кертелгән. Китапның тиражы — 5 мең даиә. Бәясе — 8 тнен.