УЛ ТОРМЫШНЫ СӨЯ ИДЕ
Татар-башкорт халыкларының күренекле шагыйре Шәехзадә Бабич белән мин Троицк шәһәрендә таныштым. Ләкин аңа кадәр дә без бер-беребезне хат аша белә идек. Мин мәдрәсәдә укуны бетергәч, бер тепле һөнәргә өйрәнү нияте белән, Троицк шәһәрендәге «Энергия» типографиясендә чыга торган «Акмулла» һәм казакъча «Айкап» журналларының наборщигы булып эшкә кердем. Шунда эшләү чорында еш кына «Акмулла» журналының корректоры һәм секретаре хезмәтен дә үти торган идем. Шуның аркасында Бабич белән хат алышхалап тора идек. Ул минем «Чытлык», «Кигәвен» псевдонимы белән язганымны белә, мин аның «Бәбәй-чүп», «Шөпшә» имзасы белән язганын белә идем. Көннәрдән беркөн Фәйзерахман ага Черкасов ‘ китапханәсенә барып керсәм, Фәйзи ага бер яшь кенә егет белән көлешә-көлешә сөйләшеп тора. Фәйзн ага мин кергәнне күргәч: — Әнә үзе дә килде. Мәхмүт Бөдәйли дигән егет шушы булыр инде. Мәхмүт, танышыгыз, Бабич әле генә синен белән кызыксынып тора иде, — диде. Бабич, шунда ук минем янга килеп, җилкәдән кочаклап ук алды. Һәм: — «Чытлык солдат» шул буламыни инде?—дип, күптәнге танышы кебек хәл- әхвәл дә сораша башлады. Язган шигырьләренә, күнелле юмористик мәкаләләренә карап, мин аны бик өметле, оста язучы, көчле юморист, чәнечкеле сатирик бер кеше дип белеп, ихтирам итә һәм салмак, вәкарьле, үзен олысымак тота торган бер шагыйрь итеп төсмерли идем. Чынлыкта ул яшь кенә, үзен гаять гади тота торган шаян бер егет булып чыкты. Аның мондый гадилеге, мине күптәнге танышы кебек якын итеп, үзенә тиң итеп санавы әзрәк гаҗәпләндерде дә, шул ук вакытта аңа карата миндә дуслык, якынлык хисе уятты. Әнә шул сәгать күңелемдә туган якын дуслык хисе минем гомерем буена сакланды. Шәкертлектән калган, зурларны беренче күрүдәге кыюсызлык, тартыну, өлкәннәр алдында әдәп саклап тәкәллефләнеп торуларым шунда ук бетте, югалды. Мин дә аныңча гади кеше булып киттем. Ул яшь егет минем кордаш булып чыкты. Тик аерма шунда гына: ул буйга әз генә озынрак, характеры белән кыюрак, шаянрак, тапкыррак иде. Безгә аңлашу җиңел булды. Безнең тормышта, җәмгыятьтә тоткан урыныбыз икәвебезнеке дә бердәй иде. Ул да минем кебек үк шәкертлек дөньясыннан яңа гына «күкәй кабыгын ватып чыгып килә торган бер чебеш» икән. Ул да минем кебек үк ярлы, минем кебек үк башында тулып яткан хыялыннан башка бер «мөлкәте» дә юк бер ходай бәндәсе икән. Тормышка әзерлек мәсьәләсенә килгәндә дә, минем кебек үк, киләчәктән берәр нәрсә өмет итеп кенә яшәүче бер яланаяк. Чөнки без икәвебез дә мәдрәсәдә алган белемнәребез белән я мулла, яки мөгаллим булудан башка бер эш башкара алмаячак идек. Мулла булырга теләмибез, икәвебез дә — руханиларга нәфрәт, җирәнү белән «мәет козгыннары» дип караучылар. Укытучы булыр өчен вакантлы урын юк. Урын табар өчен 1 Троицк шәһәрендә шул вакыттагы татар иҗтимагый эшлеклеләренец берсе иде. Семьясы хәзер Уфада яши (автор). Т бик көчле протекция кирәк. Ә язучы булып тамак туйдыру мөмкинлеген без күз алдына да китерә алмыйбыз: бер тиен гонорар алганыбыз юк. Аиы безгә тәкъдим иткән кеше дә юк. Үзебезнең вактөякне «алла ризалыгы» өчен басканга куанып тик йөри бирә торган идек. Ул миңа шундый комплимент та әйтеп куйды: — Син бәхетлерәк. Чөнки синец белгән бер һөнәрен бар. Син наборщик, — диде. Аның бу сүзләре мине шактый гаҗәпләндерде. Чонкн мин типографиядә эшләгән чакларымны, кара буяуга буялып, бөтен дөньяга сеңгән керосин, бензин исләренә тончыгып йөргән чакларымны, бик күңелсезлек белән хәтерлим. Өстәвенә типография хуҗасы Сосновскийның начар мөгамәләсе, сине кешегә дә санамыйча кимсетеп карап, кәпренеп йөрүләре, Габдулла Тукай Троицкига килгәч, аның белән күрешергә җибәрмәгән чактагы җанымның әрнү-ачынулары, хуҗа алдында һәммәбезиең калтыранып торуларыбыз... — шундый хисапсыз түбәнлек, хурлыклар искә төшеп, мин ул тормышка яңадан кайтудан котым чыгып йөри идем. Ә Бабич миңа: «һөнәрең бар»,— ди! Мин шуларны әйтеп зарлангач, ул миңа шигырь белән болай диде: Беләм, Мәхмүт, ялчы булу бик кыен эш, Кыен эшләр җиңеләя, булсаң тырыш. Төкер ■ син андый узгыи кыенлыкка, Эшеңә яхшы өйрәнү синең бурыч!.. Бабич ярлы булса да, һәрвакыт шат, бертуктаусыз хәрәкәттә, гел үткен сүзләр табып, шаркылдап-гөрелдәп көлүчәи, мәзәкчән егет иде. Аның белән сөйләшеп утыру бик күңелле иде. Ул күп нәрсәне белә, белгәнен бер дә онытмый һәм белгән нәрсәсен бик мавыктыргыч итеп сөйли белә иде. Тыңлаучыда берәр кимчелек сизсә, аиы күрмәмешкә, сизмәмешкә салынып кына үтеп китми, сүэ арасында аны кисәтеп ала. Ләкин моның белән тыңлаучының күңелен калдырмый, шаярткан булып кына әйтә һәм үзе рәхәтләнеп бер көлеп ала, аңа ияреп башкалар да көләләр. Аның көлүе гаять самими, эчкерсез һәм бик «йогышлы» була торган иде. Ул сөйләшкәндә бервакытта да «мин-минләп» сөйләми, тыңлаучыны һәрвакыт үзеннән өстенрәк итеп куюын сиздереп сөйли. Үз кимчелекләрен бер дә яшерми әйтә, үзе турында башкаларга гайбәт сөйләргә урын калдырмый. Нәкъ шуның аркасында менә аның шәхси дошманнары да бик аз булгандыр, ә дуслары аңардан көнләшмәгәндер, кинә тотмагандыр, киресенчә, һәрьяклап теләктәшлек кенә белдергәндер, дип уйлыйм. Нинди генә мо^ит эчендә, хем алдында гына булмасын, ул дусларын жак- фәрман яклый, аларның гайбәтен саттырмый, алар намусы өчен бар көче белән көрәшә иде. Һәркемгә нисбәтән саф күңелле, олы йөрәкле, ярдәмчел, кешелекле иде ул. Язуыңда дошманнар өчен никадәр очлы каләмле, ачы сүзле, шәфкатьсез булса, дуслар белән үзара мөгамәләдә Бабич шулкадәр мөлаем, әдәпле иде. Ул үзен ямьсез дип хисаплый иде. Башкалар комплимент әйтсеннәр дип кенә түгел, чыны белән үзе ямьсез, шөкатьсез саный иде. Дөрестән дә аның колаклары олы, авызы зур иде. Ләкин чынлыкта исә Бабич ирләрнең ямьсезе түгел, зифа буйлы, киң күкрәкле, көчле гәүдәле, бик дикъкатьле, очкын күзле, ихтыярсыз үзен яраттыра торган саф күңелле, сөйкемле егет иде. Хәтта туташларның «күз өстендә кашы» иде дисәм дә ялган булмас дип уйлыйм. Ш. Бабич килеп кушылгач, безнең компаниянең базары тагын да күтәрелде. Андый кичәләрдә Җамал белән без әллә ниләр күрсәтә аямасак та, Бабич судагы балык кебек Йөзә торган иде. Бабич бөтен шигырьләрен яттан белә, бөтен укыганын исендә тота, шуларны ул бик оста сөйли иде. Ул декламация сөйләүдә, мандолина уйнауда оста гына түгел, безнең аплауда виртуоз иде. Килеп керү белән ул бөтен мәҗлесне җәлеп итә, бөтен халыкның игътибарын үзенә тарта, бөтен кызларны авызына карата, кичәнең үзәк фигурасы булып ала иде. Ш. Бабичның күз чагылдыргыч яктысында без бик нәни «йолдызлар» булып кына кала идек. Яшьләр арасында электән мин җырчы булып саналганга, «Зиләйлүк Бөдәйли» дип йөртәләр иде. Андый кичәләрдә минем тоткан урыным да бөтенләй түбәннәрдән түгел иде түгелен. Ләкин безнең өченчебез — Җамал Юмаев — үзенең гаять юашлыгы, кыюсызлыгы, хәтта җебегәнлеге аркасында бөтенләй диярлек күләгәдә кала иде. Хәтердә калган бер моментны язып утим әле. Троицк яшьләренең тәкәллефсез җыела торган һәм үзләрен иркен тота торган урыннары Фәйзерахман ага һәм Сәхипҗамал апа Черкасовлар өе була торган идс. Алар яшьләрдән беркайчан да туймый, тарсынмый, кунакчыл иде, яшьләрне «тилертә» белә торганнар иде. Без. яшьләр, шунда җыелышып «ду» килеп уйный, шаяра торган идек. Ул чакта бик модада булган «флирт», «почта», «яулык ташлаш», тагьш әллә нинди уеннар белән саташып, шау-гөр килеп утыра идек. Шундый уеннарның берсендә Ш. Бабич отылды. Аны шундук уртага бастырып, кызларга экспромт шигырь әйтергә куштылар. Шагыйрь, күп тә уйланып тормыйча, һәр туташ һәм ханымның алдына басып, берәм-берәм шигырь әйтеп чыкты. Аның мондый кичәләрдә әйткән шигырьләренең күбесе «Исемнәр бакчасы» дигән җыентыгына кергән. Дөрес, анда куп кенә Уфа кызларының да исемнәре бар. Шулай да шактые Троицк кызларына багышланган. Шундый уеннарның берсендә, түгәрәктә, егетләрдән без икәу генә идек. Ул бөтен кызларга әйтеп чыкты. Миңа карап бер сүз дә әйтмәде. Миңа «штраф» түләргә туры килгәч, янымда утырган бер шаян кыз Бабичка төбәп бер экспромт әйтергә тәкъдим итте. Андый тапкырлыкка, җитез акылга ия булмасам да, бөтенләй җебеп калмас өчен, мин Бабичка бер шигырь әйттем: Бабич, син күп көләсең гөлдер-гөлдер, Синең кук шаяннар бик күп түгелдер, Матбугат клоуны, — дип дан алдың. Тик торма, әйдә инде барысын көлдер!.. Шәехзадә, миңа карап шаркылдап көлде дә, уйлап та тормыйча: «Кигәвен» дус көчәнмә, Угың юк бит чагарга, <Быз»лавыңнан бозау гына Куркып тотына чабарга... — дип мәҗлесне көлдерде. Сер бирмәскә тырыштым, гомуми көлүгә катнашып мин дә көлгән булдым. Үз-уземнән көлдем... Һәр күрешкән саек, аңарда бер яңалык, яңа бер сыйфат ача идем. Үземә кордаш булса да, шулай ук үзе дә мине тиңдәш итеп санаса да, мин анда өстенлек, зур көч, ташыл торган энергия, гаять зур эшчәнлек курә идем. Анда туктаусыз белемгә омтылу, иҗатка ашкыну, тормышның бик гади санала торган күренешләреннән дә әллә нинди илһамнар алып, рухланып яшәү таланты бар иде. Мин аның «Искеләргә», «Дин вә мәгыйшәтэчеләргә памфлетлар язган чакларын, «Китабеннаоны иҗат итеп утырган вакытларын күрдем. Андый чакларда ул күзләреннән очкыннар чәчеп, дошманын өзгәләп ташларга ыргылган арслан кыяфәтенә керә торган иде. Үзе ачулы, үзе келә. Күзләре яна, йөзе кызара, кечле, уңышлы тәгъбирләр тапканда, үзенең җиңгәнен күреп, дөньясын оныта. Янында кемнәр, нәрсәләр барлыгына да игътибар итмичә, фәкать алдындагы кәгазь битендәге «дошманын» гына күрә иде. Ул шундый чакта карап туймаслык матур була, йомарланган көчле йодрыкка әверелә иде. Троицкида ул дәвердә Гатаулла исемле бер кадим мулла бар нде. Ул бөтен яңалыкның әшәке дошманы, гаять тискәре, кире бетәшкән бер карт иде. Фидия козгыннарына дошман булган Бабич, бик табигый, Гатаулла мулланы да күралмый иде. Ул беркөнне фатирына кайтып барганда, җомгага кереп бара торган Гатаулла мулланы очраткан икән дә: — Хәзрәт, кая барасың, нәҗес көе мәчеткә керергә ярамый бит, — ди икән. — Нәрсә лыгырдыйсың, салам сыйрак, миндә нинди нәҗес булсын? — Чалмаң астына тизәк тулган бит, — дигән дә, Бабич аның яныннан үтеп киткән. Андыйлар турында сүз чыкса, шагыйрь аларны: «Тәдәнни арбасының ишәкләре* дип атый, алар турында язарга тотынса, татар әдәби телендә куллану мамкин булган нинди генә ачы, тәхкыйрь, сүгенү сүзләре бар, берсен дә кызганмый, тетмәләрен тетеп ташлый иде. ♦ в Ш. Бабич белән минем танышлыгым һәм бергә үткәргән вакытларым резолюциягә кадәрге чорда булды. Безнең ул вакыттагы дөньяга карашыбыз турында бер-ике сүз. Ул чактагы яшьләрнең бик күбесе, шул җөмләдән безнең дә бөтен идеалыбыз нигезендә, дөресен генә әйткәндә, «милләткә хезмәт» дигән нәрсә ята иде. Татар милләтенең үсүе өчен файдалы бер эш эшләү, аңар файдалы кеше булу — безнең максатның иң зурысы нде. Ьәр халыкның уяну дәверендәге «ат менәр»ләре, беркадәр аң кергән алдынгы яшьләре, халыкны алга әйдәү эшенә гайрәт белән җиң сызганып тотынган кешеләре булган кебек, безнең Бабич та үзәктән бик читтә булган Троицк шәһәрендә яшәүче татарлар очен шундыйларның берсе һәм иң активы иде. Безнең ул вакытта иҗтимагый халәтне аңлау дәрәҗәбез шактый түбән, вакыйгаларга карашыбыз, омтылышыбыз сыйнфый юнәлешләрне аңлап түгел, бәлки милләткә файдалымы, юкмы — шул нәрсәгә карап нигезләнгән иде. Чөнки безнең ул чакта марксизм тәгълиматы турында хәтта ишеткәнебез дә юк иде. Шуңа күрә дә элеккеге тормыш чабатасын кимәгән яшьләрнең, югары мәктәп бетереп, марксизм-ленинизм белән ныклап коралланган яшь әдипләрнең, Ш. Бабичны һәм ул чорда эшләп килгән яшьләрне буржуа идеологиясенә хезмәт итүчеләр дип кенә санаулары мөмкин. Ләкин аларның татар һәм башкорт халыкларының культурасы, теле, әдәбияты, аңы үсүдә, революцион хәрәкәте көчәюгә ярдәм итүдә уйнаган рольләрен, дин баганасын какшатуда күрсәткән мөһим эшләрен түбәнәйтү, кечерәйтү һич гаделлек булмаячак. Дәвере, мохиты өчен Бабич һәм аның кебекләрнең эшләре зур иҗтимагый әһәмияткә ия. Дөрес, Бабич ул чакларда марксизм-ленинизм тәгълиматы белән сугарылган әсәрләр яза алмады, сыйнфый көрәштә йодрык булырдай лозунглар ташлый алмады. Чөнки ул чорда аның мохиты кешеләре марксизмның нәрсә икәнен дә белмиләр иде әле. Шулай булса да бик күп ялкынлы яшьләр, шул җөмләдән заманының активы Бабич та, интуиция белән генә булса да, бик күп нәрсәләр эшләделәр. Алар хорафат баткаклыгына баткан, дип ялганына гарык булган татарбашкорт дөньясындагы шакшыны тазартып, аларны томаналыктан, юкка ышанып тилереп йөрү ахмаклыкларыннан коткаруга бик күп өлеш керттеләр. Бу өшләр хорафат төтене эчендә сукыраеп, фанатизм белән исереп йөргән томана халык эчендә эшләнде... ф * ф Шәехзадә Бабич үзенең кыска гомерен шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга йөреп үткәрде. Бәхет эзләп тә, илһам эзләп тә төрле җирләргә сәяхәттән туктамады. Кайда булса да, нинди халәттә булса да, Бабич боегып, тормышка үпкәләп, бер вакытта да вметсезлеккә бирелми иде. Ул һаман шат, һаман ачык йөзле, һаман энергиясен кая куярга белми торган яшь егет нде. Укудан бервакытта да туймый, һәрнәрсәне белергә тырыша, татар әдәбиятын гына түгел, гарәп-тврск әдәбиятын да бик күп укый һәм яхшы аңлап укый иде. Ул гарәпчә һәм төрекчә шактый яхшы белә иде. Русча белүебез икәвебезнеке дә таманрак булса да, без аның белән рус әдәбиятын өйрәнүне Гоголь әсәрләрен укудан башладык, рус әсәрләрен укуда безгә мәрхүм Солтан Рахманкуловныц русча-татарча сүзлеге бик күп ярдәм итте. Сүз уңае килгәндә шуны да әйтеп үтәргә тиешмен: бу икәүләп русча уку, рус классикларын өйрәнү бездә яңа фикерләр, яңа карашлар тудырды. Габдулла Тукаев- ның Л. Н. Толстой үлгәч, аңа зур хөрмәт күрсәтеп, язган көчле одасын, аннары аның «Китмибез» шигырен укыгач, бездә руслар патша чиновникларыннан гына гыйбарәт түгел, алар арасында әйбәт, галим, кешелек дөньясын яхшыртуга хезмәт итә торган кешеләр дә күп икән дигән яца фикер туган иде. Рус әдәбияты әсәрләрен үзебез укый башлагач, ул фикер тагын да киңрәк тамыр җәйде. Бу ятсыну хисенең дуслык, якын күршелек хисе белән алмашынуы иде. Бабнч миңа, рус телен яхшы белмәвенә офтанып, юлда бер рус кызына үз хис Укыдым: Синең Сәрвәр белән йөргәкнәреңне, Ничек, нинди хозур кургәннәреңне Белеп беткән, — диләр, — халык бөтенләй Бүләк алганнарыңбиргәннәреңне. — Ни зарар? — Белсәләр ни, күрсәләр ни. Көчектәй артта һаулап «өрсәләр* ни, Мәхәббәт үз юлына тартылачак, Вутәннәр көнләшүдән үлсәләр ни. Зыян юк. Әйдә янсыннар, көйсеннәр, «Алар андый, алар мондый», — дисеннәр. Алар гайбәт сөйләп йөргән заманда Болар үлгәнче бер-берсеи сөйсеннәр. ләрен татарча шигырь язып аңлатуын, ләкин үкенечкә каршы, шул хисләрне туташның үз телендә әйтеп бирерлек куәте булмауга бик үкенүен сөйләгәне бар. Язу эшендә Бабич өчен иң бөек авторитет һәм остаз Габдулла Тукай иде. Ул аны кат-кат укый, укыган саен зәвыклана бара. Аннан үрнәк ала. Аның кебек, үз шигырьләрендә вәзен тулылыгы, кафняләр, рифмалар охшашлыгы, тел сафлыгы, шигърият көчлелеге өчен бөтен көчен куя иде. Гарәл-фарсы сүзләреннән файдаланмаска, язган нәрсәләрен татар-башкорт халкы аңларлык итеп саф телдә язарга тырыша һәм сүзләрне бик җиңеллек белән үз теләкләренә биетә, үз хисләренә баш идерә иде. Ул, Тукай кебек, шагыйрь-агитатор, менә дигән шагыйрь-трибун иде. Аның, югарыда әйтеп киткәнчә, нәфрәте көчле, ә яратса, бөтен бирелеп, башын югалтып, дөньясын онытып ярата иде. Шундый бер вакыйга хәтеремдә калган. Безнең икәвебезнең дә яратып йөргән ике туташыбыз бар иде. Сәрвәр атлы иде. Без бер-беребездән серләребезне яшерми башлаган җаны-тәне белән Икәвебезнеке д» идек инде. КнЧ' ләрдән бер кичне, мин билгеләнгән бервакытта үземнең туташым белән очрашып, бик тәмләп кенә сөйләшеп торганда, чаттан әнисе килеп чыкмасынмы! Ул безне сагалап йөргән икән. Билгеле, без бик кызардык, бик уңайсыз хәлдә калдык. Кызныңәнкәсе кызын бик орышты, кызны алып кайтып китте. Бу хәл минем өчен бик Кызны оятка калдыру гөнаһсын ничек җиңеләйтергә дә белмичә аптырап сыман назым язың, вөҗдан газабын уртаклашырга Бабичка киттем. Мин аңар бу вакыйганы кызык та, кызганыч та, үкенечле дә итеп авыр булды. бер шигыры сөйләп, шул турыда бер рифмалы нәрсә язганымны әйттем. Ул үз әсәрләрен бик теләп укыган кебек, бүтәннәрнекен дә тыңларга ярата иде. — Укы әле, — диде. Мәхәббәткә көчекнең көче житмәс, Арсланның аңар һич исе китмәс. Анасы күптән зшие аңлый иде, Атасы белсә дә һич «мәэ*мәэ» итмәс. — Бу шигырь түгел, дускай, моны назым, диләр. Башкага ярамаса да, үзеңне юатырга ярарлык. Үзең күбрәк укы, юанып йөрерсең ичмасам,—диде Бабич. Без шулай серләшеп утырганда, алың урамга караган тәрәзәсе яныннан ике туташ көлешеп үтеп киттеләр. Бабич диванда мандолина уйнап утыра иде. Ул дәррәү сикереп торып, мандолинаны ыргытып бәрде дә туташларны карарга тышка чыгып йөгерде. Бераздан «булмады», дип кире керде. Күзләре очкынланып яна иде. — Сәрвәр булса, борылып карар иде. Бу карамады. Ул түгелдер, — дип диванга утырып кабат мандолина алды. Ләкин мандолина уйнарга ярамады — башы сынгап булып чыкты. Шуннан соң ул мандолинага карап-карап торды да: — Тукта әле мин дә шушы уңай белән Сәрвәргә атап бер шигырь язып алыйм әле. Соңра суына ул, — дип, берничә минут эчендә түбәндәге шигырьне язды: АНЫҢ ӨЧЕН ' Өй эче тын, кич ятам, әкрен генә саз сыздырып, Алиһәмне нур томалый, дулкынында йөздереп. Чү, тавыш бар!.. Нәкъ аның тавышы кебек бәллүр тавыш, Шул вакыт кемдер гүя: «Килде, — диде, — тор, тор, кавыш!» Үз-үзем онытып, ташып, сикереп чыгып киттем, шашып, Мандолины калды, бугай, мескея өендә ыңрашып. Ул тавыш күктәнме иңгән? һич берәү юк, аңламыйм, Тик шуны аңлыйм: Аныцчөн булды корбан мандолин... * Jis Шагыйрь, үзенең тырышлыгы, таланты, куп уйлану, җентекләп өйрәнүе аркасында аң ягыннан да шактый үсте. Тормыштагы тигезсезлекләрнең асылын яхшы аңлый башлады. Беренче бөтендөнья сугышы чорындагы вәхшилекләрне, ул вакытта реакциянең көчәюен, сукыр суештан туйган халыкның аһ-зарын чын ачыну белән сурәтләп, үзенең протестын халыкка тарата башлады. Менә аның шул чорда язган ялкынлы сүзләре: ...Төн кара, сүнгән фонарьлар, юл адашкан юлчылар... Инде һәркем сүнми торган якты бер кандил көтә. Кар өелгән тау булып, туңган бөтен шәфкать суы! Инде дөнья ямьле, сөенечле, җылы апрель көтә!.. Жнр йөзен су алса да, үрдәк явызга кайгы юк, Кайберәүләр шатланып сил өстенә мең сил көтә!.. Әйе, «герман» тилмереп, мәңге тынычлык—«мир» көтә. Газраил, син тәңреңә кайт! Ил жылап Җнбрил көтә!..46 47 Менә шушындый әрнүле фикер аркылы килеп, революция җилләре исү белән үк, әз генә сыйнфый тәгълимат җиле кагылып китү белән үк, ул «Без ни өчен кызылларга кушылдык» һәм «Яшәсен эшчеләр»... гә килеп җитте. Ләкин, үкенечкә каршы, шундый фикерләрнең җиңү тантанасын күреп бәйрәм итәргә кисәк өзелгән гомере аңар ирек бирмәде.