Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТЕЛ БЕЛӘН МАЙ ЯЗУ

Кайбер колхозларда, эшкә практик җитәкчелек итү урынына, чамадан тыш гомуми, бер дә кирәксез речьләр сөйләү һәм һәркемгә билгеле булган хакыйкатьне аңлату, өйрәтү белән мавыгалар.

Газеталардан

КОЛХОЗ ПРЕДСЕДАТЕЛЕНЕҢ ЯЛКЫНЛЫ НОТЫГЫ

колхозларда хәзер бар^ Ин-тинсин-мин-кацил. Дөнья картасына кара — Күпме ситуация! Байрак тотып бара торгач, Социализм җиңде. Артта калган буржуй класс — Капитализм инде. Безнең бурычларга килсәк. Өйрән политиканы: Яхшы булыр узып китсәк Буржуй Американы. Безнең басуларга баксаң, Басулар гөрләп тора. Корыч агрегатлар таккан Трактор җырлап тора. Безнең фермеләр, келәтләр, Лапаслар шәптән тора. Корычтан койган сәнәкләр Ике-өч япьтәк тора. Сөтбикәләр силос ашый, Шатлык күңелләрендә. Алсу нурлар уйнап тора Тирес өемнәрендә. Колхозның дәртле үгезе Коерыгын чәнчеп чаба, Аммиак суын эчә үзе, Горур карап алга таба. Актив эш алып барабыз Тавыклар арасында, Удар йомырка салалар Агы да, карасы да. Симез сарыклар нәселе Фермеләрдә дан тота, Ирекле колхоз песие Җимертеп тычкан тота. Давыл булып комсомоллар Эшләп йөри һәр эшне. Ирекле пенсионерлар Ярдәм итә кәнишне. Егетләр дә уңган бездә, Кызлар да матур бездә. Насыйп булса, басуларга Ашлама кайтыр безгә. Уңышлар белән масаймый, Космоска күз салабыз. Җиң сызганып, армый-талмый Алга таба барабыз. Шәп план эшләп куябыз, Фермеләр балкып торыр; Май белән буа буарбыз, Сөт белән дөнья тулыр. Ит белән дә сынатмадык Дуңгызлар симез булгач, Яшәсен район вәкиле, Яшәсен минем блач! БРИГАДИР ЧЫГЫШЫ Сөйлик әле, сөйлик әле, Сөйлик әле, иптәшләр. Иптәшләр үзебезнеке, Бәлкн гаеп итмәсләр. Өч кеше салам төясә — Бер генә сәнәге бар. Эш коралы җитешмәсә — Объектив сәбәбе бар. Тирес чыгара алмадык. Вакыт җитми, иптәшләр. Иптәшләр үзебезнеке, Бәлкн гаеп итмәсләр. Чучка балалары үлә: Чучка өянәге бар. һәр үлемнең үзенә күрә Объектив сәбәбе бар. Саламны ташый алмадык, Кырда калды, иптәшләр. Иптәшләр үзебезнеке, Бәлкн гаеп итмәсләр. Үрдәк балалары үлде. Үрдәк өянәге бар. Зоотехник серен белде. Объектив сәбәбе бар. Безнең конюшнинс алсак, Әйтергә хакыбыз бар: Аксактуксак булсалар да, Биш-алты атыбыз бар. Симәиәбез череп беткән, Яңгыр үткән, иптәшләр. Иптәшләр үзебезнеке, Бәлки гаеп итмәсләр. Фермадагы сыерлардан Файда күрербез әле. Курмы булса, сөт тә булыр, Май да күрербез әле. Бездә масштабның киңе, Бездә бетерелде сыйныф. Яшәсен район вәкиле! Яшәсен Сәйфетдинов! УРЫННАН РЕПЛИКА (КОЛХОЗЧЫЛАР): Сөйли алар, сөйли алар, Ничек армый, талчыкмый! Дөньяда бер хакыйкать бар: Чүбек чәйнәп май чыкмый. ТАВЫШ; Тәртип саклагыз, иптәшләр, тәртип саклагыз! (Графинга карандаш белән кагалар. Җыелыш ябыла.) Әдәбиятка революциягә кадәр үк килгән язучы Сад- ри Җәләл әсәрләренең матбугатта шактый вакыт күренгәне юк иде инде. Танылган язучының нң уныш- лы әсәрләрен укырга теләүчеләр үзләренең бу ихтыяҗларын хәзер канәгатьСадри Җәләл САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР ләндерә алалар. Күптәй түгел Татарстан китап нәшриятында аның «Сайланма әсәрләр» җыентыгы басылып чыкты. Аның берекче әсәре — «Дим буенда» романы 1914 елда «Аң» журналында басылган. Татар морзалары тормышыннан алып язылган, буржуаз милләтчелек романтикасы белән сугарылган бу әсәр хаклы рәвештә демократик әдәбият вәкилләренең кискен тәнкыйтенә очраган. Ләкин язучы, үзенең ялгышуын аңлап, аннан соңгы әсәрләрендә халык тормышын чагылдыруга, демократиягә таба борылыш ясый. Аның «Иреккә», «Юләр» һәм башка күп кенә хикәяләре ул вакыттагы тормышны дөрес чагылдыралар. «Кызыл солдатның хатирә дәфтәреннән», «Иртә белән», «Кадерле кунаклар» хикәяләре гражданнар сугышы. Совет властем саклап калу өчен кискен көрәш темасына багышлана. «Кадерле кунаклар» хикәясендә Колчак бандаларыннан азат ителгән татар авылында бер рота кызыл гаскәрнең ял итәргә тукталуы, ә авыл халкының аларны шатланып каршылаулары тасвирлана. Китапка бу әсәрләр белән беррәттән, «Инде мин аңа рәнҗемим», «Бишек янында», «Егет һаман куренми иде» кебек төрле темаларга һәм төрле характерла язы