Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

СӨЕНЕП ТӘ,КӨЕНЕП ТӘ

Яңа китапны укучы һәрвакыт кызыксыну һәм дулкынлану белән кулына ала. Әсәрдән ул үзен борчыган сорауларга җавап, рухи азык эзли. Моның өчен ул беренче чиратта әсәр геройларына, аларның уйхисләренә һәм кичерешләренә мөрәҗәгать итә. Чөнки әдәбиятта иң әһәмиятлесе һәм иң кыйммәтлесе— герой. М. Горький бик хаклы рәвештә әдәбиятны «кешене өйрәнү фәне» (человековедение) дип атаган. Бу билгеләмәдә әдәби иҗатның иҗтимагый мәгънәсе, ндея-эстети-к асылы гәүдәләнә. Кеше ’ характерындагы яңалыкны ачып, язучы бөтен җәмгыять тормышындагы яңалыкны сурәтли. Шуна күрә әдәбиятның көче, үсеше, уңышлары һәм кимчелекләре иң элек аның кеше күңеленә никадәр тирәнрәк үтеп керә алуында, аны күп кырлы җанлы характер итеп тасвирлый алуында чагыла. Сонгы вакытта -кешене әдәбиятта гәүдәләндерүдә матур тына иҗади адымнар ясала, .кызыклы ачышларга ирешелә. Болар, барыннан да элек, әдәбиятның иң зур тармагы— прозада күренә. Сонгы елларда безнең проза тормышны тасвирлауда әһәмиятле яңа плацдармнар яулый. Үткән елларда совет әдәбияты һәм сәнгатенең торышы, үсеш перспективалары турындагы сөйләшүләр язучылар игътибарын чынбарлыкның мөһим мәсьәләләрен яктыртуга юнәлттеләр, аларда тормышка киңрәк һәм җитдирәк карарга, уйланырга һәм эзләнергә омтылыш тудырдылар. Болар барысы, беренче нәүбәттә, кешене сәнгатьчә сурәтләүдә ачык чагылыш табалар. Биредә безнең кызыклы .. ачышларыбыз да һәм уйландыра торган .кимчелекләребез дә бар. Соңгы вакытта чыккан проза әсәрләрендә бу яктан шактый бай материал табарга мөмкин. Шулар- ның кайберләреиә тукталыйк. Иң элек прозаның күләмле һәм камилләшкән формасы — романгакилик. Роман .кеше образын барыннан да тулырак һәм .катлаулырак итеп, аның чынбарлыктагы бетмәс- төкәнмәс мөнәсәбәтләрендә һәм бәйләнешләрендә гәүдәләндерә. Ул кешене күп кырлы иҗтимагый тип итеп күрсәтә. Соңгы еллардагы татар романының бу өлкәдә кызыклы гына ачышлары бар. Менә А. Расихның «Ике -буйдагы». Ул соңгы вакытта чыккан проза әсәрләренең алгы сафында тора. Роман проблематика сының һәм геройларының безнең әдәбият өчен яңарак булуы белән күзгә ташлана. Аңарда тормышның язучыларыбыз иҗатында сирәгрәк яктыртыла торган үзенчәлекле һәм бик әһәмиятле өлкәсе— фән, аның кешеләре сурәтләнә. Ветеринария фәненең принципиаль мәсьәләләре индивидуаль характерлар аркылы, алар арасындагы көчле конфликтларда чагылдырыла. Баштан ук әсәрнең идея-иҗтимагый үзәгенә ике герой — Рәхим Шәйхрамов һәм Заһид Сафич алына. Аларның һәр икесе дә чын мәгънәсендәге тормышчан типлар. Рәхимнең гаҗәп сөйкемле образында төрле-төрле киртәләрне, каршылыкларны жиңә-җиңә фәнгә килүче чын фән кешесенең катлаулы язмышы күрсәтелә. Институтта эшли башлавының -беренче көннәрендә үк ул хайваннарның калкансы- ман бизләренең эшчәнлеге белән карындагы микрофлора арасында Я бәйләнеш барлыгын раслый. Ә бу Рәхим үзе эшләгән физиология кафедрасы мөдире, танылган профессор Филипповка каршы чыгу, аның күп еллык хезмәтен зур шик астына кую, шул ук вакытта бу мәсьәләдә Филипповның күптәнге көндәше— Харьков профессоры Бори- сов линиясен яклап чыгу дигән сүз. Романның фәнни-иҗтимагый конфликты шушы нигездә туа. Башта ул Рәхим һәм Филипповның үзара мөнәсәбәтләрен эченә ала, аннары Заһид Сафич белән мөнәсәбәтләренә күчә. Бу геройлар арасындагы конфликтта язучы фәндәге бер-берсенә капма-каршы ике юнәлешнең, ике омтылышның бәрелешен күрсәтә. Рәхим үз эшенең практик файдалылыгы өчеп көрәшә, һәм аның әлеге ачышы практик файда китерә: сыерларның сөтлелеген арттыруга ярдәм итә. Заһид Сафич, -киресенчә, фәнне ялтыравык фразага, демагогии сүз куертуга кайтарып .калдырырга тырыша. Ул үз эшенә укылган лекцияләр, матбугатта басылган мәкаләләр саныннан чыгып кына бәя бирә. Геройлар арасында аларның характерларын ачыклаучы шундый бер кызыклы диалог була. Заһид Сафичның гыйльми эше турында Рәхим болай ди: «— Минемчә, ул бернинди дә юнәлеш алмаган һәм төгәлләнергә дә тормый. Чөнки мин күрәм: сезне ул әз генә дә дулкынландырмый, уйландырмый, төн йокыларыгызны качырмый. Сез артык тыныч. Ә тыныч кына яшәп, фән кешесе -булып булмый, минемчә». Заһид Сафич моңа тыныч кына җавап кайтара: «— Сез арты-к пафос белән сөйләшәсез, ә фән аны яратмый, ул -олимп тынычлыгын -сөя. — .Менә бусы белән килешә алмыйм! Фән бары дәртлеләрне һәм темперамент -белән яшәүчеләрне генә ярата. Фән кешесе көнем дип түгел, денем дип яшәргә тиеш!» Менә -бит нинди кешеләр алар За- 'һид Сафич -белән Рәхим. Беренчесе кабинет тынлыгын, борчусыз, мәшәкатьсез тормышны ярата, икенчесе кешене дулкынландыра, төн йокыларын качыра-торган эшкә омтыла. Рәхим Заһид Сафичны нәкъ менә шул тыйгысызлыгы, һәрвакыт яңалыкка омтылуы, үз максатына ирешү өчен бернинди авырлык алдында да тукталып калмавы белән гаҗәпләндерә. Заһид Сафичның тормышта һәм фәндә үз линиясе юк, ул «кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырла» дигән принцип буенча яши. Тыштан - ялтыраучы бу типның эчке йөзен, рухын автор менә ничек тасвирлый: «Аның беркайчан да алга чыгып юл күрсәтүче буласы килми. Ул әзер юл буйлап, бер дә хәвеф-хәтәргә тармыйча, тыныч кына, сак кына барырга тели. Ә нәрсә дигән сүз соң ул читкә китү? Тәгаен кафедра мөдире булып берәр яшь институтта эшләү дигән сүз. Ул — бәхәсләр корып, хәтта ызгышып, үзеңне кайчак дошманнар арасына куеп яшәү дигән сүз. Ә нигә кирәк ул? Нигә тыныч башыңны хафага салырга? Ни әчеп?» һәм Рәхим белән профессор Филиппов арасында принципиаль .каршылык тугач, ул, кафедра мөдире белән араны бозып, үзенең тыныч тормышына зыян китермәс өчен, Рәхимнең хаклылыгын белә торып та аны авыр хәлдә калдырып .китә. Тора-бара Заһид Сафичның куян йөрәкле -куркак бәндә икәне, -принципсыз эгоист һәм үз шәхси интересларын саклау өчен бернинди пычрак чаралар алдында да тукталып калмаучы карьерист булуы ачыла. Автор геройның бу сыйфатларын бик оста һәм тормышчан итеп гәүдәләндерә. Профессор үлгәч, Рәхимне кешеләр алдында хурлыкка калдырып үзенә -кафедра мөдире урынын алу нияте белән, ул хәтта Рәхимгә пычрак яла ягуга, аның өстеннән аноним хатлар язуга кадәр барып җитә. Ә инде соңыннан, бөтен махинацияләре фаш ителеп эшеннән алынгач, аның чдон йөзе тулысынча ачыклана. Үз-үзенә ул болай ди: «— Минем идеалларым юк. Идеаллар алар ниндидер романтик шагыйрьгә кирәк. Мин фәннең тыйнак бер хезмәтчесе!» «Фәннең тыйнак бер хезмәтчесе» битлеге астында За-һид Сафич үзе- кең зур фәнни ачышларга сәләтсез, ординар кеше булуын яшерергә тырыша. Бу ике образның идея-эсте- тик кыйммәте шунда: алар әһәмиятле фәнни-иҗтимагый мәсьәләләргә төрле карашлар нигезендә туган принципиаль конфликтта ачылалар. Шуңа күрә алар зур ижтимагый- фәлсәфи яңгырашка ия. Ә бит безнең әсәрләрдә конфликтлар еш кына бик кечкенә .мәсьәләләр тирәсендә, гадәттә тормыш-көнкүрешнең вактөяк каршылыкларына нигезләнеп туалар. Мораль жирлектәге конфликт «Ике буйдак»та да бар. Заһид Сафич белән зоотехник кыз Мәдинәнең үзара мөнәсәбәтләре башта шушы планда үсәләр. Әмма соңга таба бу мөнәсәбәтләр геройлар арасында мораль-этик конфликтка гына күчеп калмый, әсәр дәвамында автор ул конфликтны иҗтимагый-политик рух белән сугара. Мәдинә Заһид Сафичның череп таркалган эгоист, фәнгә кереп оялаган принципсыз карьерист икәнен ачыклый, һәм менә шушы нәрсә кызның аңа булган мәхәббәтен юкка чыгара. Мәдинә белән Рәхимнең бер-берсенә рухи якынаюы да аларның иҗтимагый карашлары бердәмлеге нигезендә барлыкка килә. Романның башка геройларыннан карт профессор Филиппов, яшь тол хатын Зөбәрҗәт, Габдуллаҗан абзый образлары да әдәбиятка билгеле бер идея-эстетик яңалык алып киләләр. Әмма аларның Зөбәрҗәт, Габдуллаҗан абзый кебекләре әсәрдәге төп вакыйгалардан, идея планындагы бәрелешләрдән читтә торалар. Шуңа күрә конфликтларны хәл итүдә бөтенләй диярлек катнашмыйлар. Ә менә уңышлы гына тасвирланган Филипповка килгәндә, автор аны үтереп бик үк дөрес эшләмәгән диясе килә. Геройны бөтен әсәр дәвамында күрсәтү файдалырак булыр иде кебек. Әмма болар әсәрнең куп тармаклы «хуҗалыгында» артык күзгә ташланмый торган аерым моментлар гына. Гомумән алганда, «Ике буйдак»та язучы үз алдына куйган максатына ирешә алган. Ягъни ул әһәмиятле яңа проблема күтәргән һәм аны җанлы образлар аша чагылдырган. А. Расих романында геройлар безнең көннәрнең гадәти яшәеше шартларында күрсәтеләләр. Биредә кеше тормышында тирәк үзгәрешләр тудырырдай зур иҗтима- гый-политнк вакыйгалар күреими. Ә кайбер башка әсәрләрдә геройлар, киресенчә, ил, халык тормышында борылыш тәшкил иткән чорларда тасвирланалар. Аларда герой язмышы кискен сыйнфый бәрелешләр һәм тарихи вакыйгалар белән бәйләнә. Шунлыктан аларның кай- берләрендә каршылыклы язмышларны, катлаулы характерларны тасвирлауга аеруча басым ясала. Бу исәпкә беренче чиратта И. Туктарның «Ике егет»еп, Э. Касыймов- ның «Гомер ике килми»ен һәм билгеле бер дәрәҗәдә М. Хәсәновиың «Саф җилләр» романын да кертергә була. Стиль-композпцияләре буенча берберсеннән күзгә күренеп аерылсалар да, проблематик яктан алар үзара шактый якын торалар. Менә И. Туктарның «Ике егет» романы. Иң элек байтактан тавышы рәтләп кшетелми килгән өлкән язучыбызның .күләмле яңа әсәр белән укучы алдына чыгуына шатлануыбызны белдерәсе килә. Чөнки соңгы вакытта аның иҗатында ниндидерсүлпәнлек күренә башлаган иде. «Ике егет»тә вакыйгалар революция һәм гражданнар сугышы елларында бара. Романның географик җирлеге безнең әдәбият өчен чагыштырмача яңа. Ул егерменче еллар башындагы Себерне, аның катлаулы тормышын, -киеренке сыйнфый көрәшне тасвирлый. Автор шушы чынбарлыкның шактый киң панорамасын күз алдына бастыра. Бу эш тормышны туктаусыз, даңми агышында күрсәтеп түгел, ә аның аерым әһәмиятле эпизодларын яктырту юлы белән башкарыла. Романның төп герое—■ -шахтер егет Шәйхи Таһировны язучы әле беренче бөтендөнья сугышы кырларында, әле алтын прииекасы поселогында, әле Урал янындагы татар авылында, әле төрмәдә, әле Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә һәм тайгасында .күрсәтә. һәркайда кискен сыйнфый кө рәш жилләре исә. Автор Шәйхине һәм Нәдершаны шундый тормыш атмосферасында тасвирлый. Сыйнфый бәрелешләр йогынтысы астында аларның дөньяга карашының җитлегүен, иҗтимагый-политик фикерләвенең үсүен чагылдыра, характерларын ача. Биредә шунысы әһәмиятле: автор геройның «эчке эшләренә» катышмый, нотык укымый, аңа үзенчә хәрәкәт итәргә тулы 'ирек бирә. Алгы 'планга каты көрәшле тормыш вакыйгалары куела. Ул вакыйгаларны язучы зур объективлык беләк сурәтли, алар- ны куертырга яки җиңеләйтеп сурәтләргә омтылмый. Әйтик, алтын приискасында эшләүче шахтерларның революциягә кадәрге авыр тормышы, караңгы көнкүреше реалистик буяулар белән гәүдәләндерелә. Төрмә, политик тоткыннар тормышы җанлы итеп күз алдына бастырыла. Шул ук вакытта Ерак Көнчыгышта .акгвардиячеләргә, японнарга каршы -көрәш тә шактый .киң күрсәтелә, һәм һәркайда үлем агониясенә эләккән иске дөньяның туып килүче яңа революцион -көчләр белән канга кан бәрелешен чагылдырырга тырышыла. Автор реакцион сыйнфый .көчләрнең кешелеккә дошман нәрсә булуын, аларның яңа чынбарлык тарафыннан котылгысыз һәлакәткә дучао ителгәнлеген күрсәтергә тели. Романда шундый символик эпизод бар. Политик тоткыннарны Чиләбе төрмәсеннән Ерак Көнчыгышка алып китәләр. Эшелон тулы тизлек белән - барганда -ике тоткын люкны ачып качалар. Бу хәл мәгълүм булгач, конвоирлар поездны туктаталар һәм тоткыннардан үч алалар. Ике кешене шомполлар белән 'Кыйнап үтерәләр. Шуннан соң автор менә нәрсә яза: «Эшелон кузгалды. Канга баткан җансыз гәүдәләр дткан җирләрендә калдылар. Кашыгын күтәреп аш көткән бала сөйләнде дә сөйләнде: — Әнкәем, хәзер аш -китерәләр, ә син елыйсың. Елама, ярамый, юин инде дәү үскәнсең бит... Ә апалар сөйләш миләр дә...» Гаҗәп оста тотып «алынган психологик деталь! Кансызлык, ерткычлык фонында гадел тормыш билгесе булган бу яшь бала образы бик көчле яңгырый. Ул дошманның ке- шелексезлеген тагып да ачыграк һәм тәэсирлерәк итеп күз алдына бастыра. Гомумән, И. Туктар иске белән яңаның, кешелеклелек белән ерткычлыкның бәрелешен еш кына контраст детальләр ярдәмендә күрсәтә. Романда тормышның сыйнфый кискенлеге, каршылыклары шактый тирән тасвирлана. Әмма алар кайчак геройны күмебрәк китәләр: ул еш кына сыйнфый бәрелешләр, революцион көрәш дулкыннары арасында югалып кала. Геройларның рухи дөньясына, эчке кичерешләренә әледән-әле «игътибар ителсә дә, аларның характерын ачуда психологик тирәнлек җитми. Э. Касыймов «Гомер ике килми» романында халкыбызның үткәндәге сугышчан тормышын тасвирлаудагы менә шушы кимчелектән арынырга омтыла. Әсәргә беренче чиратта психологизм хас. Беренче күләмле әсәре — «Кояш көн дә чыга» повесте белән бу романын чагыштырып караганда, үсеп баручы яшь авторыбыз иҗатында үзен елдан-ел ныграк сиздереп килүче бер тенденция турында сөйләргә мөмкин. Э. Касыймов тормыштагы аеруча катлаулы, каршылыклы язмышларны эзли. Аның геройлары «кискен -кичерешләр дөньясында яшиләр. Моны «Кояш көн дә чыга» повесте герое — сукыр Абдуллага карата да, «Гомер ике килми» романы героинясы — каты авырып түшәк өстендә ятучы Мөнирәгә карата да әйтергә мөмкин, һәр ике очракта да геройлар физик яктан сәламәт кешеләргә караганда күп мәртәбә авыр шартларда күрсәтеләләр. Әмма .бу әсәрләрнең уртак сыйфатлары шушы урында бетә. Ә теманы ачу ягыннан алар, бер-берсеннәң шактый аерылалар. Чөнки монда инде прозаның мөстәкыйль ике жанры—повесть һәм роман турында сүз бара. Аннан соң, «Кояш көн дә чыга» белән чагыштырганда, «Гомер ике килми» гомумән авторның чынбарлыкны һәм кешене сәнгатьчә тдсвирлауда бил- геле бер прогресс ясаганлыгын, художество осталыгы камилләшә төшүен күрсәтә. «Гомер ике килми» романы үзенең художество формасы, композициясе белән үк игътибарны җәлеп итә. Әсәрнең композициясе үзенчәлекле. Ул каты авырып урын өстендә яткан өлкән яшьтәге тол хатын Мөнирәнең үткәндәге тормышын — яшьлеген, сөекле ире Назим белән бергә гомер иткән елларын, ире донос буенча кулга алынып атылып үтерелгәннән соң тол хатын булып, күп авырлыклар кичереп яшәгән вакытларын бер-бер артлы искә төшерү рәвешендә язылган. Романның һәр главасы героиняның йокысыз бер төнен тәшкил итә. Тыштан караганда, гаҗәпләнергә дә мөмкин: түшәк өстендә үлем көтеп ятучы хатын, караңгы төн, шунда авыруның үткән турында уйланулары... Мистика белән тулы декадент романнарын хәтерләтә бит ул. Әмма Э. Касыймов романы яктылык белән, оптимизм белән тулы, аңарда мистиканың, өметсез- лекнең эзе дә юк. Үлем өстендә ятса да, героиняның рухы, күңеле тормышка, яшәүгә тирән ышаныч, мәхәббәт белән сугарылган. Ә үткәнне искә төшерү аңарда тормышка мәхәббәтне арттыра гына. Ул үзенең тырыш хезмәт, көрәш белән үткән тормышын горурланып күз алдына китерә. Мөнирәне бигрәк тә гомеренең бушка үтмәве, хезмәтенең башкаларга файда китерүе шатландыра. Ул балалар тәрбиячесе булып эшли. Күл еллар үткәч, сугыштан соң ул үзе тәрбияләгән балаларның берсе белән, күкрәген орден-медальләр каплаган Габделхәй исемле егет белән очраша. Бу очрашу Мөнирәдә гүзәл бер уй тудыра. Ул иренә мөрәҗәгать итеп болай ди: «Әйе, Назим, минем белән бергә син дә куана аласың: безнең бәхет агачының тамырына корт тигән булса да, без чәчкән орлыклар әйбәт тиресләнгән, дымлы җиргә төшкәннәр икән һәм матур, шытып кына калмаганнар, җилдавылга бирешмәслек булып үсеп җиткәннәр. Ул да түгел, үзләре дә шундый ук орлыклар сибә дә башлаган, нар... ! Тормышның-яшәешнең төп мәгънәсе шунда түгелмени?» һәм менә шушы хакыйкатьне тирәнтен аңлау аңа яшәргә, каты авыруны җиңәргә рух, көч бирә. Автор Мөнирә образында язмыш авырлыкларына бирешмәскә, алар- ны җиңеп яшәргә омтылучы, нык ихтыярлы кешене күрсәтергә тели. Героиняны оптимистик планда сурәтләве белән ул аның уп-х-исләрен, кичерешләрен нинди дә булса мистикадан, пессимистик авазлардан тулысымча арындыра алган. Менә Мөнирә гадәттәгечә төнлә үз бүлмәсендә ята һәм күңеленнән үлгән ире белән сөйләшә башлый. Бу вакытта ул үз авыруы турында уйламаска тырыша, аның күңелен икенче уйлар били: «Туктале, Назим, ии сөйлим сон. мин? һаман шул авыру турында... Югыйсә, күңелемдә бөтенләй ул түгел ләбаса. Үзе1м канаты сынган кош хәлендә булсам да, -күңелем канатлары сынмаган бит әле. Юк- юк, болары турында сөйләмим бүтән, онытам бөтенесен, онытам... Икәү бергә булган көннәрне искә төшерик без. Сиңа да, миңа да бик күп рәхәтләр, куанычлы тойгылар алып килер ул .көннәр. Аннан соң мин сиңа бәйнә-бәйнә син киткәч ниләр булганын сөйләрмен. Яме?» Әсәрне геройның яки героиняның үткәнне 'искә төшерүләре рәвешендә язу ысулына -соңгы вакытта безнең язучылар әледән-әле мөрәҗәгать итәләр. Бу бигрәк тә безнең яшьрәк авторларыбызга хас. Мәсәлән, Р. Төхфәтуллинның «Йолдызым», А. Гыйләҗевның «Өч аршын җир» повестьлары шулай язылган. Искә төшерүләр М. Шәрифуллин- ның «Еллар үткәч», Э. Касыймов- ның «Кояш көн дә чыга», Ш. Хөсәе- новның «Мәхәббәт сагышы» һ. б. повестьларда да 'бар. Бу очракта объектив чынбарлык герой уйлары, кичерешләре аркылы үткәрелеп яктыртыла. Нәтиҗәдә тормыш күренешләре үзгә ‘бер җылылык белән сугарыла. Вакыйгаларны герой күңеле аркылы үткәреп сурәтләү алар- ны җанлырак - итеп .күрсәтергә бу лыша. Әмма бу ысул икенче яктан авторның сурәтләү горизонтын тарайта, шуның аркасында әсәрнең эпик колачы беркадәр кысыла. Бу хәл Э. Касынмов романында да чагыла. Әсәр хронологик яктан илебез тормышының зур бер тарихи чорын эченә ала. Анда 20—30 нчы еллар авылы, утыз җиденче елның фаҗигале вакыйгалары, Бөек Ватан сугышы, сугыштан сопгы еллар XX һәм XXII съездлар сурәтләнә. Шулай итеп укучы алдыннан 20 нче еллар башыннан алып 60 нчы еллар башына кадәр вакыт, ягъни 40 еллык гомер үтә. Автор әсәрдә тормышның тулы панорамасын тудырырга омтылмый, аның тик аерым эпизодларын гына күрсәтә. Роман героинясы Мөнирә бары ту- рыдан-туры үзенә кагылган хәлләр турында гына сөйли, алардан читкә чыкмый. Төп игътибар Мөнирә тормышына, уй-хисләренә юнәлдерелә. Шунлыктан ул романның башка персонажларыннан тулырак тасвирлануы белән аерылып тора. Язучы аның көрәшле тормыш тәэсире астында рухи яктан үсүен, характеры формалашуын һәм чыныгуын (күрсәтә. Бу процесс героиняның үз уйларында 'бирелә. Ул Мөнирәнең тормыш юлын үзгә бер хис -белән сугара, һәм укучы бу хакта тыныч кына укый алмый. Героиня язмышы аны тирәнтен дулкынландыра, уйланырга -мәҗбүр итә. Әмма үзәк героиняның әсәрдә монополь урын алуы башка обра'зларны ачуга кирерәк тәэсир иткән. Назимны искә алмаганда, романның калган персонажлары арасында колоритлы фигуралар юк диярлек. Чөнки алар эпизодик образлар итеп бирелгәннәр һәм өстән-өстән- рәк сурәтләнгәннәр. Бу хәл авторның күп геройлы һәм киң планлы роман иҗат итү өчен әле байтак эшләргә, тәҗрибә тупларга тиешлеген күрсәтә. Хәзер ул аерым геррй образын һәрьяклап һәм җентекләп тасвирларга ныклап өйрәнеп килә. «Кояш көн дә чыга» повесте белән чагыштырып караганда .«Гомер ике - килмия-не 'бу яктан һич тә шикләнмичә бер адым алга атлау дип бәяләргә мөмкин. Чиратка анализдан синтезга күчү бурычы баса. Э. Касынмов—үз эшен тырышып, яратып башкара торган сәләтле автор, һәм .киләчәктә ул -киң полотнолы әсәрләр иҗат итә алыр. «Гомер ике килми» романы моңа зур өмет уята. Әгәр Э. Касынмов әсәре нигездә илебез тормышының үткәнен сурәтләсә, М. Хәсәновның беренче романы— «Саф җилләр» заман вакыйгаларына алып килә. Аңарда авыл хуҗалыгында партиянең 1953 елгы сентябрь Пленумы карарлары тудырган үзгәрешләр сурәтләнә. Бу үзгәрешләрне автор кеше язмышлары аркылы чагылдырырга омтыла. Вакыйгаларның турыдан-туры үзләрен тасвирлауга артык урын бирелми. Гомумән, бу романны катлаулы язмышлар романы дип атарга булыр иде. Үзәктә ике герой — тол хатын Мәдинә һәм колхоз председателе Борһан образлары тора. Алар берберсенә контраст планда күрсәтеләләр, -капма- каршы язмышка очрыйлар. Роман шулар турында хикәяләүдән башланып китә. Чатнап торган январь төнендә «тол хатын Мәдинә, тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кагып, ишегенә йозак салды да, кеше- фәлән күреп алудан курыккандай, таң атканчы ук авылдан чыгып» китә һәм райүзәктә торучы «Чаба та җанаш» Хәдичә янына барып керә. Шул -ук көнне иртән «Маяк» колхозы -председателе Борһан, «пичәт чәпәп, каләм төртәсе кәгазьләр» күтәреп идарәгә килеп кергән бөкре бухгалтер Хуҗины каты куркуга салып, шашкан кешедәй айгырын җанфәрманга куып, райүзәк ягына чыгып чаба. Моннан соң язучы бу ике геройның үткәндәге мөнәсәбәтләренә күчә. Шунда аларның культ елларында капма-каршы язмышка дучар .булган кешеләр .икәне ачыла. Борһан үзен колхозның чикләнмәгән х-аку-клы хуҗасы, -барин итеп тота, үзенә кияүгә чыгарга теләмәгән Мәдинәне төрлечә кыерсыта, кимсетә һәм ахыр чиктә аны яраткан эшен ташлап авылдан китәргә мәҗбүр итә. Борһан мисалында язучы культ идеологиясе тудырган тәртипләрне, җитәкчелек принципларын күрсәтә. Ә алар хәзер һәркемгә мәгълүм. Романның баштагы өлеше нәкъ менә шушы тәртипләр хакимлек иткән чорны тасвирлый. Анда Борһан, бөкре Хуҗи кебек карьеристлар, даншөһрәт артыннан куучылар гөрләтеп яшиләр. Ә Мәдинә, Җәмилә апа шикелле хезмәт сөючән саф күңелле кешеләр төрлечә кыерсытылалар, җәберләнәләр. Менә сентябрь Пленумы булып үтә. Ул кешеләр тормышына зур үзгәрешләр кертә. Элекке елларда авылда шәхесне җәберләү, кыерсыту фактлары турында ачынып сөйләгән Мәдинәгә райкомның яңа секретаре Рәхимова болан ди: «— Син бер яктан хаклы... Хезмәтеңнең, тир түгеп казынуларыңның нәтиҗәсен күрмәүдән дә авыррак нәрсә юктыр ул. Кызганычка каршы, Мәдинә, андыйлар 'бер син генә түгел. Күп әле андыйлар. Үзәк юнәлештән читкә тайпылып, көл белән капланган утлы күмер кебек пыскып ята бирәләр. Әмма бел, җил исәр, көл очар, күмер дөрләп, ялкынланып янып китәр... Менә шул сызып кына яткан күмерләрне дөрләтеп кабызыр өчен кирәк булган шифалы, саф җилләр исә башлады инде. Партиябез һәм хөкүмәтебезнең берсеннән-берсе гүзәлрәк карарлары, һичшиксез, шундый саф җилләр ялар...» Бу сүзләрдә роман исеменең мәгънәсе һәм гомумән аның идеясе ачыла. Автор әсәрдә әнә шул саф җилләрнең ничек итеп «сызып кына яткан күмерләрне дөрләтеп» кабызып, партия һәм -хөкүмәт карарларының культ елларында кысылып килгән кеше шәхсен үстереп, канатландырып җибәрүләрен, кеше рухының күтәрелүе, чәчәк атуы өчен зур мөмкинлекләр ачуларын чагылдырырга омтыла. Бу процесс колхозда Борһан хакимлек иткән вакытта авылны ташлап читкә китәргә мәҗбүр булган Мәдинә, Җәмилә апа образларында гәүдәләндерелә. Күренеп тора, монда геройлар бөтен халык тормышында зур үзгәрешләр барган чорда тасвирланалар, алар характерындагы борылыш шушы үзгәрешләр белән 'бәйләнә. Бу — автор максаты. Әмма ул романда ничек хәл ителә соң? Иң әһәмиятле- се шул. һәм М. Хәсәновның төп художниклык җитешсезлеге дә нәкъ менә шунда чагыла. Мәдинәнең кире авылга .кайтып эшкә тотынганын сурәтли башлаган урында роман ике кисәккә бүленә кебек. Беренче кисәктә героиняның үткәндәге авыр, каршылыклы тормышы ышандырырлык <итеп 'күрсәтелә. Ә икенче өлештә инде ул тормыш логикасыннан бигрәк автор ихтыяры буенча* рак яктыртыла. Авылда һәртөрле яңалыкка, иҗадилыкка каршы торган, шәхес культы гадәтләрен алга сөргән .көчләр — Борһаннар һәм Хуҗилар бик тиз җиңеләләр. Геройлар арасында .конфликтлар, тормышта һәм кешеләр аңында яңа белән искенең көрәше бетә. Язучы игътибары характерлар бәрелешен, үсешен сурәтләүдән хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүгә күчә. Колхоз экономикасының күтәрелүе берьяклырак тасвирлана, ул герой (психологиясе, характеры үсеше белән органик рәвештә бәйләнми. Җыеп әйткәндә, язучының монда төп кимчелеге — тормышның, кеше рухының үсешен конфликтлардан башка чагылдыруда. Бу хәл образларны ачуга да беркадәр зыян итә. Романның икенче өлешендә Мәдинәнең тормыш юлы артык туры сызык буенча күрсәтелә. Борһан образы да бераз аксый. Автор аны җитәкче буларак фаш итәргә тели. Ләкин монда логик эзлеклелек җитми. Авылда үзгәрешләр башлану белән герой иҗтимагый планнан мораль планына күчерелә, аның характерында борылыш мораль факторлар белән тудырыла. Башта Борһанның хатыны үлә, Мәдинә аңа кияүгә чыгудан баш тарта, ә соңыннан, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бердәнбер улы Венгриядә һәлак була. Мондый авыр кайгылардан соң Борһан бөтенләй мескенләнеп кала, һәм авылына кире әйләнеп кайтмаска уйлап, Төмән якларына чыгып китә. Күрәсез, герой башка персонажлар белән бәрелешләрдә түгел, ә бары үз башына төшкән кайгы-хәсрәт басымы астында үзгәрә. Әмма авторның Борһан- ны бөтенләй сафтан чыгарып ташлыйсы килми, ул һәрвакыт укучыга анын характерында кайбер уңай сыйфатлар да булуын сиздереп тора һәм аны соңыннан яңадан аякка бастыра. Берничә елдан соң Бор- һан «акылга утырып» кире авылга кайта һәм колхоз коллективының тулы хокуклы членына әверелә. Роман битләрендә без бүгенге колхоз яшьләренең уңышлы гына эшләнгән образларын күрәбез. Зоотехник кыз Гөлнур, яшь парторг Маннур, фермага сыер савучы булып кергән яшь егет Фирдәвес, аларның үзара мөнәсәбәтләре шигърият һәм йомшак юмор белән күз алдына бастырыла. Юмор Ша- пырай карт образына да хас. Ул безнең әдәбиятта бик күп тапкырлар яктыртылган мәзәк картлар галереясенә керә. Шапырай карт берьяклырак күрсәтелә, психологик коллизияләрдә. конфликтларда тасвирланмый. Бу яктан Хәдичә образы уңышлырак бирелгән диясе килә. Монда язучы тормышында 'буталып калган, түбәнгә тәгәрәгән кешенең яңа шартлар тәэсире астында бик авырлык белән генә, егыла- сөртенә дөрес юлга чыгуын, әхлак ягыннан савыгуын чагылдырырга теләгән һәм бу теләген тормышка ашыруда ул художниклык осталыгы күрсәткән, сәнгать ачышы ясаган. Шунлыктан Хәдичә — романның тулырак эшләнгән һәм эстетик кыйммәткә ия булган кызыклы образы ул. Югарыда каралып үтелгән «Ике буйдак», «Гомер ике килми» һәм «Саф җилләр» романнарында сюжет динамизм белән үстерелә. Персонажлар киеренке хәрәкәттә тасвирланалар. «Ике буйдак»та геройлар арасында көчле конфликтлар тудырыла. Болар тормыш динамикасын ачарга, образны ачык һәм конкрет гәүдәләндерергә ярдәм итәләр. Ә менә Н. Фәттахның «Бала күңеле далада» романы бу яктан шактый аерыла. Монда инде сюжет тын гына, талгын гына ага. Ул, ничектер, әкренәйтелгән тизлектә бирелә. Әсәрдә геройлар арасында кискен психологик коллизияләр тумый, көчле кичерешләр юк дияр9. ,С. Ә/ I. лек. Бу хәл, бер яктан, авторның индивидуаль стиль үзенчәлекләре, икенче яктан, аның үзгә бер художниклык омтылышы белән билгеләнә. «Бала күңеле далада» романы Казагыстанда чирәм җирләрне күтәрүчеләр турында сөйли. Билгеле, бүгенге көндә бу тема әдәбият әчеп яңалык түгел. Ул төрле әдәбиятларда шактый яктыртылды инде. Әмма әсәрнең идея-эстетик кыйммәте теманың нинди булуы белән генә билгеләнми. Сәнгать өчен әсәр темасының проблема төсендә ачылуы әһәмиятле. Югарыда А. Расих романының нәкъ менә шушы яктан кызыклы булуы әйтелгән иде. «Бала күңеле далада»да бу мәсьәлә ничек хәл ителә соң? Әсәрне игътибар белән укыганда, аңарда әлеге шул проблемалылыкның булмавы ачыклана. Тема бар, ә әһәмиятле яңа проблема юк. Шунлыктан авторның төп художниклык эше — эзлекле рәвештә теманы ачу. Аны ул үзеп- чәрәк хәл .итәргә омтыла. Бу үзенчәлек repo/i тормышын беркадәр иҗтимагый җирлектән аерып, аиы күпчелек шәхсикөнкүреш планында күрсәтүдә чагыла. «Бала күңеле да- лада»да чынбарлык - менә шушы принциптан чыгып яктыртыла. Әсәр үзәгенә олы дөньядан беркадәр аерылып, иксез-чиксез дала киңлекләрендә утырып калган кечкенә генә бер бригада кешеләре куела. Автор аларның тормышын чирәм җирләрдәге беренче адымнарыннан ук бик җентекләп, бөртекләп сурәтли башлый һәм ул ахыргача шулай дәвам итә. Н. Фәттах хикәяләвендә мондый темаларга багышланган кайбер әсәрләргә хас булган ясалма пафосның, купшы сүзлелекнең эзе дә юк. Ул чирәм җирләрне күтәрүчеләрнең көндәлек гадәти, прозаик тормышын һәм көнкүрешен табигый агышында күрсәтергә омтыла. Моның өчен язучы геройлар яшәешен тасвирлауда алсу төсләрдән, күпертелгән бәяләрдән, гомумән ясалмалылыктан мөмкин кадәр качарга тырыша. Бу бик тә кирәкле омтылыш. Ләкин биредә автор бер чиктән икенче чиккә сикерә кебек. Ул реаль чынбарлыкны артыграк га диләштерә. Нәтиҗәдә әсәрдә чирәм җирләрне күтәрүчеләрнең гади, әмма гүзәл, сугышчан тормышы бетен чынлыгы белән күз алдына басмый. Бу хәл герой образларын ачуга кирерәк йогынты ясый. Аларның кайберләре, беренче нәүбәттә үзәк герой Һарун, ничектер берьяклырак сурәтләнә. Аның рухи үсеше пассиврак гәүдәләндерелә. Биредә аеруча геройның физик, хезмәтчел сыйфатларына басым ясала, аның рухи, интеллектуаль эшчәнлеге арткы планда кала. Ул күбрәк бер нәрсә — җир эшкәртү турында гына уйлый. Фани дөнья хәлләре аны аз кызыксындыра. Автор герой турында менә ничек яза: «Бертуктаусыз аның миен, ниндидер яман чир булып, эш кайгысы тынгысызлап торды. Ятса да, торса да, аның күңелендә бары чәчелгән һәм' чәчелмәгән гектарлар булды, тракторның яисә чәчкечләрнең теге-бу кыланышлары, теге-бу кисәкләре булды». Адым саен диярлек аның беркатлы, гади кеше булуына басым ясала. Һарун Казагы- стан даласында беренче елгы чәчүдә совхоз буенча беренче урынны ала. Иптәшләре аны бу зур җиңүе белән тәбриклиләр. Тормыштагы га- дәти, табигый күренеш бу. Әмма ул Һарунны аптырашка калдыра, гомергә булмаган нәрсәдәй гаҗәпләндерә. һәм шунда ук аның күңелендә көтелмәгән үзгәреш тә булып ала. Ярышта беренче урынны алуын белгәч, «үз-үзен ул бөтенләй икенче кеше итеп күргәндәй булды; моңарчы үзеңә шундый таныш булган гап-гади бер авыл малае итеп түгел, бәлки искәрмәстән үсеп, куәтләнеп киткән һәм башкалардан кайдадыр өстәрәк — жир белән күк арасындарак асылынып торган батыр итеп күргәндәй булды. Тыштан караганда ул һаман шул ук тупас, 'беркатлы Һарун булып калды, әмма эчтән инде ул әллә кемгә әйләнде». Мондый беркатлылык, уй-фикер- нен чикләнгәнлеге, хисләр сайлыгы романның башка геройларына да хас. Гомумән, геройлар арасында ниндидер тынлык, сүлпәнлек хөкем сөргән кебек. Тормыш прозасын тасвирлыйм дип, аны артык бөртекләп, тәфсыйлләп күрсәтү әсәрнең эстетик сыйфатына кирерәк тәэсир итә. Күбрәк коры сюжет сөйләү белән мәшгуль булу, күпсүзлелек, художество детале белән эшләүгә тиешле игътибар бирмәү романның идея-иҗти- магый гомумиләштерү көчен киметә. Аннан соң романның тормыш горизонты шактый тар булуын әйтеп үтәргә кирәк. Вакыйга күбесенчә кайдадыр иксезчиксез дала эчендә югалып калган кечкенә генә бер бригада эчендә бара. Аның тышкы дөнья белән бәйләнеше бик томанлы күрсәтелә. Мондый хәл гадәттә бары лирик повестьларга гына хас була. Роман жанры исә киң колачлылыкны, масштаблылыкмы сорый. Моны аңлап, күрәсең, автор сирәкмирәк күршедәге Көктугайга күз салгалый, казах тормышыннан кайбер эпизодлар бирә, әмма алар, кызганычка каршы, аерым детальләр генә булып калалар, романның идея-иҗтимагый диапазонын киңәйтүгә файда китерә алмыйлар. Карт казах Байболат семьясын күрсәтүнең үзгә сәбәбе бар. Байболат карт, аның төпчек кызы Гөлбиби образлары аша автор иксезчиксез дала киңлекләрендә олы дөньядан аерылып, үз эченә бикләнеп яшәгән казахлар тормышында борылыш тууны күрсәтүне максат итеп куя. Монда аерым уңышлы гына детальләр бар. Мәсәлән, Байболат картның элекке ялгыз, тыныч тормышыннан аерылырга теләмәве, гасырлар буе тын яткан киң даланың мәңгегә юкка чыгуы өчен кайгыруы шактый дөрес һәм җанлы итеп бирелә. Әмма шулай да герой психологиясенең, характерының үзгәрүе динамизм белән күрсәтелми, анда да ниндидер сүлпәнлек, пассивлык хөкем сөрә. Шушыны ук яшь кыз Гөлбиби образы турында да әйтергә мөмкин. Бу образда язучы яна шартлар тәэсире астында иске патриархаль көнкүрештән яиача, актив рәвештә яшәүгә күчүче кешене күрсәтергә тели. Шушы нигездә ата белән кыз арасында кызыклы гына конфликт та туарга мөмкин. Әсәрдә моңа омтылыш бар, ләкин ул бик сүлпән башкарыла. Чынбарлыкны тар рамкага алып сурәтләү, геройны киң иҗтимагый планда күрсәтә алмау образның идеяфәлсәфи базасын тарайта. Роман геройлары заман, тормыш турында рәтләп уйланмыйлар. ■ Алар- ның уйфикер кругозоры тар. Югарыда әйтелгәнчә, тормышны һәм кешеләрне тасвирлауда тышкы ял- ' гыравыктан, ясалма пафостан котылып, автор шунда ук икенче чи-ккә сикерә, чынбарлыкны артык прозаик итеп күрсәтә, хезмәт поэзиясен җанлы итеп ачыл бирә алмый, геройларны рухи яктан шактый ярлы кешеләр рәвешендә гәүдәләндерә. Билгеле, мондый ялгыш тенденция беләи, ягъни әдәбиятта бүгенге кешене шулай түбәнәйтеп, ярлыландырып тасвирлау белән килешеп булмый. Замаңдашларыбыз- ның әдәби герое иҗади тормышта яшәүче, рухи дөньясы бай булган кеше итеп, күпкырлы һәм катлаулы характер итеп күрсәтелергә тиеш. «Бала күңеле далада» романының журналда кыскартылып басылган вариантын укыганда күңелдә шундыйрак тәэсир кала. Тулы вариантында бу фикерләрнең уңай якка үзгәрүләренә ышанасы килә. Ф. Хөснинең яңа повесте — «Минем тәрәзәләрем» әле генә карап үтелгән әсәрләрдән жанры ягыннан гына түгел, бәлки тормыш материалын сәнгатьчә яктырту үзенчәлекләре белән дә аерылып тора. Ул — чын мәгънәсендәге автобиографик әсәр. Бу жанрны моңа кадәр күбесенчә рус әдәбиятында гына күрергә мөмкин иде. Бөек рус язучылары А. Герцен, Л. Толстой, М. Горький һ. б. автобиографик жанрның гүзәл үрнәкләрен бирделәр. Безнең әдәбиятта бу юнәлештә эшләргә омтылышлар сирәк күренә. Моның бик аз санлы үрнәкләреннән берсе итеп М. Гафурпның «Тәрҗемәи хәлем»ен исәпләргә булыр иде. Кыскасы, «Минем тәрәзәләрем» жанры ягыннан кызыклы. Аны, яңарак нәрсә булганга, «төкле аягың беләи» дип каршыларга кирәк. Ф. Хөсни повесте, әйтеп үткәнебезчә, художество формасы буенча шактый үзенчәлекле. Дөресрәге, ул моңа кадәр безгә таныш булган традицион автобиографик әсәрләргә охшамаган. Сүз эчтәлекне ачып бирү үзенчәлекләре турында бара. Фатих Хөсни үз әсәрендә пунктуаль документальлеккә омтыла. Автор фантазиясе минималь эшли. Бу хәл кайбер иптәшләрдә «Минем тәрәзәләрем»нең автобиографик повесть, ягъни художестволы әсәр булуына шик тудыра. Мәсәлән, Н. Фәттах «Социалистик Татарстан»да басылган1 рецензиясендә аны «автобиографик повесть» дип түгел, ә язучы «истәлекләре» дип атау уңышлырак булыр- иде, ди. Моңа сәбәп итеп ул әсәрдә эзлекле сюжет, төгәлләнгән образлар һәм ачык конфликт булмавын ала. Әйе, монда гадәти романнардагы’ яки повестьлардагы күзгә ташланып торган сюжет, геройлар, .конфликтлар күренми. Әмма игътибар белән укыганда без әсәрдә сюжетны да, образны да, конфликтны да күрә алабыз. Ф. Хөсни повесте үзенең формасы буенча рус классик язучысы А. Герценның «Былое и думы» исемле күп томлы әсәрен хәтерләтә. Ә Герцен үз әсәрен кереш сүзендә «язмалар» да, «истәлекләр» дә дип түгел, «исповедь» дип исемли һәм анда уз тормышын, уй-хисләрен, кичерешләрен чагылдыруын әйтә. «Минем тәрәзәләрем»не дә «повестьиспо- ведь» дип атау дөресрәк булыр иде. Повесть үзәгендә бер герой — автор үзе тора һәм аның образын, характерын ачу максат итеп куела. Әсәрнең барлык компонентлары, художество чаралары шушы максатка юнәлдерелгән. Ф. Хөсни үз героен бала чактан алып зур кеше булганчы сурәтли, һәм шушы чорда үзе күргән вакыйгаларның иң әһәмият- леләрен һәм иң характерлыларын гына яктыртырга тырыша. Повесть илебез тарихында тирән эз калдырган зур бер этапны эченә ала. Аңда революциягә кадәрге караңгы татар авылы да, аның революциядән соң колхоз төзелеше елларындагы шау- шулы, каршылыклы тормышы да, шул ук чордагы Казан тормышы күренешләре дә, 1937 елның фаҗигале вакыйгалары да бар... һәм повестьта яктыртылган бу вакыйгалар автор фантазиясендә генә ту маганнар, алар чынбарлыкта булганнар. Бу хәл әсәрнең укучыны ышандыру көчен бермә-бер арттыра. Автор шушы дәһшәтле тарихи чорда үз характерының формалашуын һәм чыныгуын күрсәтә. Шушы процессны сурәтләү әсәрнең сюжетын тәшкил итә. Ә геройның тормыш авырлыкларын, юлында очраган каршылыкларны җиңә баруы, әдәби конфликт функциясен башкара. Ф. Хөсни үз башыннан үткән хәлләр турында бары аңа хас җор теле белән, юмор белән сейли. Юмор авыр, күңелсез нәрсәләрне дә оптимизм рухы белән, мавыктыргыч итеп тасвирларга булыша. Әмма монда бер моментны һич тә әйтмичә үтеп китеп булмый: Фатих Хөсни юмор белән артык мавыгып, кайчак төчеләнә, ваклана башлый һәм бераз художник җитдилеге, тактлылыгы турында оныта. Бу бигрәк тә геройның балалык, уку еллары сурәтләнгән бүлекләргә карый. Билгеле, безнең һәркайсыбыз үзенең балалык елларыннан бик күп әкәмәтләр, кызык нәрсәләр искә төшерә ала һәм алар хәзер үтелгән еллар биеклегеннән караганда чыннан да көлке хәлләр булып күренәләр. Әмма бит болар барысы тик балалыкка гына хас саф һәм изге нәрсәләр. Алар турында ихтирам һәм мәхәббәт белән сөйләргә кирәк, һәм шушы урында Ф. Хөснинең үз балалыгын, яшүсмер чагын «тиле сөяк», «кара сарык бәрәне», «сала бәрәңгесе», «егерме бер яшьлек күсәк» һ. б. кебек «эпитетлар» белән «сурәтләве» ничектер күңелсез, тактсыз яңгырый. «Йомырка тавыкны өйрәтми» дип сөйләсәләр дә, язучыга шушы үпкәне белдерми булмый. Чөнки әнә шундый әледән-әле очрый торган урынсыз чагыштырулар, эпитетлар талантлы художник каләме белән тудырылган җанлы тормыш картинасына тап төшерәләр. Әйе, халкыбыз күңелендә уелмас эз калдырып үткән тарихи чынбарлык күренешләре повестьта оста тотып алынган җанлы, тормышчан детальләрдә күз алдына бастырыла, һәм алар турында битараф рәвештә укыл булмый. Шундый күренешләрдә тасвирланган герой үзе дә гаҗәп тормышчан. Әйтеп үтелгәнчә, язучы геройның үткән юлын бөртекләп күрсәтми, ә бары аның күңелендә онытылмас истәлек булып калган аерым моментларга гына туктала. Бу очракта эпизодның, детальнең тормыш һәм идея йөкләмәсе гаят^ югары булырга тиеш, һәм Ф. Хөсни моңа ирешә алган. Автор геройның рухи дөньясы үсешен, характеры формалашуын, чыныгуын эзлекле рәвештә, җанлы процесста күрсәтергә теләгән, һәм без яшь геройның дөньяга карашы, аң-белем дәрәҗәсе ничек үсә баруын күрәбез. Шушы процесста әсәрнең идея-фәл- сәфи базасы да тирәнәя бара. Геройның балалык, яшүсмерлек елларын сурәтләгән бүлекләр бала күзлегеннән чыгып язылганнар һәм аларны балалар өчен язылган әсәр дип тә карарга була. Анда үзгә бер наянлык, балалык беркатлылыгы хөкем сөрә. Монда автор уңышлы гына детальләр дә таба. Мәсәлән, яшь геройның беренче тапкыр пароход күрүе, шунда туган уй-хисләре гаять зур табигыйлек белән сурәтләнгән. Мондый детальләр повестьта байтак күренә. Еллар үтә. Тормышның ачысынтөчесен татый-татый герой үсә, чыныга. Аның дөньяга карашы да, фикерләү сәләте дә үсә, камилләшә, һәм әкренләп идея-фәлсәфи план алга чыга. Яшәү турында, әдәбият- сәнгать, тарихи вакыйгалар турында әле шаян, әле җитди уйланулар башлана. Монда автор бигрәк тә әдәбият мәсьәләләренә игътибар итә. Бер яктан ул 20—30 пчы еллар әдәби тормышын жанлы итеп күз алдына бастыра. Боларның әдәбитарихи әһәмияте бар. Автор бер-ике штрих белән күп кенә язучыларның истә калырлык образларын бирә. Аның Г. Ибраһимов, М. Гали, М. Җәлил һ. б. белән очрашулары, Ф. Әмирхан, һ. Такташларның үлемен сурәтләгән урыннар бик тә кызыклы һәм әһәмиятле. Икенче яктан язучы бүгенге әдәбият алдында торган бурычлар, художник турында кызыклы әдәби- теоретик фикерләр әйтә. Аларның күпчелеге белән килешергә була. Ә менә повестьның иң азагында әйтелгән бер фикере бәхәс тудыра. Ул әсәрнең исеме белән тыгыз бәйләнгән. Автор: «...художникның күңелендә дөньяны бозмыйча күрсәтә торган, әйберләрне барысын да бер төскә манмыйча, чың үз төсләрендә күрсәтә торган якты пыялалы «киң тәрәзәләр — күңел тәрәзәләре булуы кирәк»,—ди. Эш монда, Н. Фәттах рецензиясендә әйтелгәнчә, һич тә художникның ничә күңел тәрәзәсе булуда түгел, ә шул тәрәзәнең үзендә. Ф. Хөсни трактовкасында «тәрәзә» язучының дөньяга карашы дигән мәгънәне аңлата. Автор чынбарлыкны объектив төстә күрә белергә кирәк, ди. Бу дөрес, 'билгеле. Әмма мәсьәләнең бик четерекле икенче ягы бар. Тәрәзә гадәттә тыштагы күренешләрне алар ничек булса, шулай күрсәтә. Әйтик, урамнан бер әйбәт кеше үтеп бара, ул аны күрсәтә, аның артыннан ава-тү- нә исерек үтә, аны да күрсәтә. Тәрәзә өчен тегесе дә, монысы да дөрес, табигый. Эстетик шланга күчергәндә бу нәрсә дигән сүз соң? Язучының дөньяга карашын тәрәзә белән чагыштырудан, минем уемча, чынбарлыкка объективистлык, натуралистик ноктадан карау кебек хәл. туа. Ягъни язучының күңел тәрәзәсе нәрсә 'күрсәтсә, шуларның «барысын да бер төокә манмыйча, чын үз төсләрендә» күрсәтергә кирәк. Бу фикер авторның индивид’уаль-ак- тив позициясен, аның дөньяга ху-_ дожниклык карашын һәм аны сәнгатьчә тасвирлау үзенчәлекләрен искә алмый. Аннан соң бит язучы тормышта нәрсә күрсә, шуны язарга тиеш түгел, ә чынбарлыктагы бары әһәмиятле, эчтәлекле күренешләрне, кешеләрне сурәтләргә, сәнгать чаралары белән гомумиләштерергә, шулар аркылы тормышка идея-эс- тетик һәм ижтимагый-политик бәя бирергә бурычлы. Моны сәнгать, законнары таләп итә. Ә Ф. Хөснинең әлеге «тәрәзәләре» бу моментларга кагылмый. Аларда иҗади процессның башлангыч этабы — әсәр өчен материал җыю гына иокә алына, ә аның иң әһәмиятле чоры — шул материалны «иҗат механизмы аркылы» (Г. Ибраһимов) үткәреп укучыга җиткерү читтә кала.