Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЧ КИРПЕЧ

Безнең йортлар идарәсендә кемнәр генә эшләп чыкмады инде, нинди генә кешеләр булмады анда! Колга кебек озыннары да, мичкәдән корсаклылары да бар иде. Кайсылары юаш, кайсылары кайнап торган чәйнек шикелле шылтырый иде. Кыскасы, безнең йортлар идарәсендә өч ай саен бер управляющий алышынып торды. Тик менә эштә генә үзгәреш булмады. Бүлмәләргә яңгыр һаман үтә бирде, тәрәзә рамнары төзәтелмәде, мичләр каралмады, йортлардан чүп-чар җыештырылмады. Утын сарайлары булдыру турында инде сөйләп тә торасы килми. Ләкин көннәрдән бер көнне безнең йортлар идарәсенә яп-яңа кеше килде. Яп-яна кеше дип әйтүем шуңа: әлегә кадәр безнең андый кешене күргәнебез дә, аның турында ишеткәнебез дә юк иде. Ул бик үк юаң да, бик үк озын да түгел, характеры белән дә бик үк юаш та, бик үк усал да түгел иде. Кыскасы, уртача кеше иде ул яңа управляющий. Бәлки, ул тормышында да шулай уртача гына булып яшәгәндер. Ул кадәресен әйтү кыен, әлбәттә. Күрше-коланнар бу яна управляющийны беренче күрүдә үк шатланыштылар. — Монысы булдыклы кешегә ошый, — диештеләр. Аның фамилиясе Исламов, исеме Гайнетдин иде. Фамилиясе гади, әлбәттә, ләкин эш фамилиядәмени? Чынлап, исемең Тимербатыр булудан ни файда, үзең камыр кебек йомшак булсаң?! Исем белән генә әллә кая барып булмый, билгеле. Кулыңнан аш килсен’ Ә безнең яна управляющийның куллары эшкә ятышлы дип сөйлиләр иде. Шулай бер көнне мин йортлар идарәсенә киттем. Иске начальниклар белән минем киде бик күп очрашканым бар. Алар минем зарыма колак салмадылар. Бусы, мәйтәм, бәлки читкә какмас. Мин идарәгә хилеп кергәндә, яңа начальник өстәл артында ниндидер кәгазьләр укып утыра иде. Ишек шыгырдаган тавышны ишетү белән үк, ул миңа күтәрелеп карады, карады да ягымлы итеп елмаеп куйды. Куллар бирешеп күрештек. Хәлләребез, саулык-исәилекләребез турында сөйләшеп алдык. Шуннан соң инде мин аңа үземнең зарларымны сөйләп киттем. — Бүлмәләргә түшәмнән су үтә, иптәш Исламов, — дидем, — берәр чара күрәсе иде бит, — - дидем. Билгеле, мин үзем дә сизмәстән кыза башладым. Чөнки бу хакта минем инде җиденче тапкыр сөйләшүем иде. Яка начальник түземле кеше булып чыкты. Кызмады. Минем чәпченүемне салкын кан белән тыңлап торды да: — Мәсьәлә аңлашылды, сезнең өйнең түбәсе тузган, билгеле нәрсә инде ул, — диде. Аннары күзлеген салып, пыялаларын җиң очы белән сөртеп җибәрде дә тагын сүзгә кереште: — Түбә ябарга безнең калаебыз юк. Белмим, миңа кадәр булган начальниклар нәрсә караганнардыр, — дип, күзлеген якадан борынына атландырып куйды, _ Шулай да,—’Диде яңа управляющий,— бәлки, быел көзгәрәк, бәлки, киләсе елга язгарак, безгә калай бирергә ышандырырлар... Б * Өч кирпеч Мин башымны селкеп куйдым. «Бусы да йомшак түши, каты яткыра икән», — дип уйладым. Исламов Гайнетдин минем борчылуымны шунда ук сизеп алды, мине тынычландырырга теләде булса кирәк: — Кайгырмагыз, безнең кулда башка мемкинлекләр дә бар әле, — дип тагыи сөйләп китте. — Менә нәрсә, иптәш, — диде, — сез һич кичекмәстән өй түбәсенә менеп карагыз, анда, мөгаен, тишек бардыр... — Дөрес, дөрес, — дидем мин, — тишек бул- маса, яңгыр да үтмәс иде... — Шулай булгач, димәк,—диде управляющий, — сез кичекмәстән түбәгә менегез дә бөтен кирпеч бастырып куегыз. Инде яңгыр аца да карамаса, тагын бер кирпеч өстәгез. Алай да булмый икән, шул ике кирпеч өстенә тагын бер кирпеч бастырыгыз. Шуннан соң инде карап карарсыз... Мин ашыга-ашыга өйгә кайттым да, оч кирпеч алып, түбәгә менеп киттем. Күктә инде зур корсаклы болытлар күренә башлаган иде. Түбәдәге тишекне эзләп таптым. Апа берьюлы өч кирпечне берсе өстенә берсен бастырып куйдым. Чыннан да, кичен коеп-коеп яңгыр яуса да, бүлмәгә су төшмәде. Менә сиңа тамаша! Өч кирпеч, бары өч кенә кирпеч, нишләтте яңгырны! Нигә ай буена яумый хәзер, — курыкмыйм. Мин бу турыда күршемә дә сөйләп бирдем. Аның тәмам исе китте. — Каян уйлап тапкан, кара син аны, башкаватый кеше, күрәсең! — дип гаҗәпкә калды. Аннары тагын бер кызык эш булды. Көз көннәре-якынлаша башлагач, ишекләрне төзәтергә кирәк иде. Бигрәк тә безнең коридордагы зур ишек бик нык какшаган иде. Япсаң ачылмый, ачылса ябылмый ул ишек. Кыш көннәрендә коридорга тау-тау кар өелә торган иде. Яңа управляющий монда да аптырап калмады. — Дөньяда ир булып яшәгән буласыз! Шул ишекне төзәтергә дә хәлегездән килми, — дип, безне бераз шелтәләп тә алды. Аннан соң җиң сызганып үзе эшкә кереште. Иң элек ул ишек башына шактый калын бау элеп куйды. Аннары тимер тәгәрмәч кадаклады. Һәм бауны шул тәгәрмәч аша үткәрде дә бауга берьюлы өч кирпеч асып куйды. Шулай итүе булды, ишек шап итеп үзе ябылды. Тимер тәгәрмәч шыр-шыр итеп әйләнеп куйды. Менә нишләтә ул өч кирпеч, бары өч кенә кирпеч! Исламов Гайнетдин үзенең бу эшенә сокланып туя алмады. Аның йөзе ачылып китте, билгеле, ул шат иде. Ул ишекне тагын бер ачып, бер яптырып карады да: — Настоящий автомат! — диде. Шул көннән алып безнең яңа управляющийның даны бөтен кварталга таралды. Аның киңәше буенча кайбер күршеләр хәтта форточка ларны да автоматлаштырдылар. Моның өчен форточка капкачына бер кирпеч асып кую житә калды. Форточка шул кирпеч авырлыгы аркасында җил җибәрмәс булып ябыла иде. Йортта андый-мондый аунап яткан кирпечләр бнк тиз җыелып алындылар. Мин үзем дә 149. унлап кирпечне өйгә, карават астына кертеп куйдым. Боларның кирәге булыр әле дидем. , Безнең яңа управляющий бу өч кирпеч белән, бәлки, тагын әллә нинди искиткеч эшләр дә уйлап чыгарган булыр иде. Эшләр шундый матур гына җайланып барганда, Һич көтмәгәндә бер зур бәхетсезлек килеп чыкты шул. Болан булды ул. Безнең идарәдә, управляющий үзе утырган өстәл турысында гына, стенада ике кургаш гер таккан бик борынгы бер сәгать бар иде. Чәчәкле сырлар белән бизәлгән, бик матур иде ул сәгать. Беркөнне шул матур сәгать кинәт туктап калган. Алай борып карыйлар, болай борып карыйлар, йөрми генә бит сәгать. Нишләргә? Яңа управляющий биредә дә үзенең осталыгын күрсәткән. Тоткан да ике кургаш гер янына тагын өч кирпеч асып куйган. Сәгать тек-тек итеп йөреп тә киткән. Ничек инде моңа исең китмәсен! Әлеге шул өч кирпеч, бары өч кенә кирпеч искереп беткән сәгатькә дә җан керткән. Шулай, уза бер көн, уза атна, уза' бер ай. Сәгать исә келт-келт йөреп тора нкән. һәм бервакытны, бер дә уйламаганда, Исламов Гайнетдин өстәлгә иелеп, үзен онытып язып утырганда шул өч кирпеч өзелеп, аның башына килеп төшмәсенме! Мескен Исламов «ах!» дип әйтергә дә өлгерми, һушыннан язып идәнгә егыла. Аны шунда ук больницага алып китәләр. Белмим, ул аннан чыгармы, юкмы? Хәле бик авыр дип сөйлиләр. Менә сиңа өч кирпеч, бары өч кенә кирпеч!