Мәкаль
МАРИ МӘКАЛЬЛӘРЕ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРЕ
Пешкән алма үзе өзелеп төшә. Яман үләннең орлыгы начар. Тамырыннан йолкынган — яңадан үсмәс. Өеңә ут төртүче синнән шырпы сорамас. Агач агачка сыена, кеше кешегә таяна. Йодрык итеп йомарласаң, бармаклар да каты суга. Сарык каргышы бүрегә төшми. Күсәк күтәргән кешегә бүрек салып баш имә. Кайгы күзгә күренми, ләкин тыныч йоклатмый. • Әчедән соң татлы татлырак. Тел ялгыша, аяк сөртенә. Илнең терәге — дөреслек. Дөреслек судан курыкмый. Ит үзеннән үзе нсләнә. Азагы барның, башы да бар