Логотип Казан Утлары
Мәкаль

МАРИ МӘКАЛЬЛӘРЕ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРЕ

Озын бау да очсыз булмый. Утта корыч та йомшый.  Арттан килгән — алдынгы, тәү килүче — ик соңгы. Балта базда яшәми. Акылсыз баш — утсыз фонарь. Сукыр юл күрсәтмәс. Тилгән чебен тотмый. , Тамыры ачык агачка барча җил дә куркыныч. Куркак эт каты ерә. Кул озын, ә гомер кыска. Ярма сакларга тычканны кушма. Ашап бетергәннән соң әтәчеңне кызганма. Бакыр эзләп алтын тапкан. Ялкау ечен яңгыр да алданрак ява. Чәчә, ура һәм суга — һәммәсен бер тел белән. Мирдә — беркет, ей дә — ишәк. Тумаган балага исем кушмыйлар. Озок торса, бал да әчи. Корган таяк яфрак ярмый. Җиргә тешкәй тук орлык череп калмый, ә шыта