Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАК ЧЫГАНАКЛАР

(Татар халык музыкасы тарихыннан) атар халкының болгар һәм Казан ханлыгы чорларындагы тормышында музыканың урынын билгеләргә ярдәм иткән материаллар шактый бай булса, XVI—XVII гасырлардагы халы-к сәнгате турында мәгълүматлар әле бик аз, хәтта бөтенләй юк диярлек. Тарихи вакыйгаларга бай булган ул чордагы халыкның музыкаль иҗатын өйрәнү — мөһим проблема. Чөнки моны өйрәнмичә татар фольклорының жанр төрләре, этнографик диалектларының үсеш процесслары турында җитди фикер йөртү мөмкин түгел. Шулай булгач, бу мәсьәләнең иҗади әһәмияте дә зур. XVI гасыр уртасына кадәр дә татар музыкасы, әлбәттә, бер генә төрле булмагандыр: Казан татарлары музыкасыннан кайбер яклары белән Астрахань, Касим, Себер*һ. б. татарлар музыкасы аерылып торгандыр. Ә инде XVI йөзнең икенче яртысыннан башлап болар арасында элемтә шактый өзелгәч, халыкның төрле группалары музыка- у сының үсеш, үзгәреш юллары билгеле дәрәҗәдә аерыла. Соңгы елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан оештырылган фольклор экспедициясе материаллары халыкның төрле этнографик группалары музыкасындагы уртак һәм специфик күренешләрне ачыклады. ТАССР территориясенең төрле районнарында яшәгән татарларның музыкасында да төрле стилистик үзенчәлекләр бар. Бу музыкаль чуарлыкның (дөресрәк әйткәндә, байлыкның) нигезен, сәбәпләрен ачмыйча, хәзерге музыкадагы стиль проблемаларын чишү мөмкин түгел. Ә халык музыкасының тарих-и юлларын ачыклау, өйрәнү аның экономик, иҗтимагый- политик тормышына мөрәҗәгать итүне сорый. Казан татарлары культурасы аеруча зур үзгәрешләр кичерде. XVI—XVIII гасырларда булып узган тарихи вакыйгалар (Казандагы культураны юкка чыгару, халкын шәһәрдән һәм Иделдән сөрү, крестьяннарны әйбәт җирләрдән мәхрүм итү, сыйнфый изелү өстенә милли кимсетү килеп кушылуы), әлбәттә, сәнгатьне үстерүгә зыян итмичә калмаган. XVI гасырның икенче яртысында крестьяннарның мәрхәмәтсез эксплуатациягә, законсызлыкка каршы баш күтәрү очраклары бик күп була. Бу хәл XVIII гасырда бөтен Россиягә җәелә. Халыкларның баш күтәрүләре ачык- тан-ачык сыйнфый һәм интернациональ төс ала, чөнки ул хәрәкәттә Урта Иделдә яшәүче төрле милләт халыклары (рус, татар, чуваш, мари һ. б.) катнаша. Шулай итеп, төрле халыкларның бердәмлеге, дуслыгы ныгый бара. Политик көрәш, үз нәүбәтендә, халыклармын авыз иҗатында да лаеклы урын ала. Халык тормышындагы мондый кискен тарихи үзгәрешләр музыкаль фольклорда да чагылыш табалар. Кайбер жанрлар акрынлап юкка чыга башлый. Беренчедән, бу җәмәгатьчелек бәйрәмнәренә бәйләнгән фольклор төрләренә, тарн- хи-эпик жанрларга, шаян һәм ге« роик җырларга кагыла. Хәрби муТ зыка коралларына (аерым алганда, тынлы музыка коралларына), әлбәттә, урын калмый. Шул ук вакытта авыр, ирексез һәм хаксыз тормышны чагылдырган озын көйләр, моңлы җырлар өстенлек алалар. Ул шартларда якты һәм көчле яңгырашлы музыка коралларының да, ачык тавыш белән җырлау алымнарының да һәм дәртле күмәк биюләрнең дә онытыла, басыла баруы гажәп түгел. Иҗтимагый һәм милли яктан Казан тирәсендәге татарлар кебек артык изелмәгән халык группалары арасында Казан татарларында юкка чыккан кайбер фольклор жанрлары, музыка кораллары, стилистик һәм башкару үзенчәлекләре сакланган. Мәсәлән, Себер халыкларында героик эпос, Волгоград, Пенза, Горький һ. б. өлкә татарларында ачык һәм көчле аваз белән җырлау алымнары, энергияле һәм киң колачлы музыкаль интонац-ияләр, 6—7 тавышлы бай төзелмәгә нигезләнгән көйләр, Түбән Идел татарларында элеккеге дәртле биюләр һәм бию көйләре сакланган. Әлбәттә, узган өчдүрт йөз ел аралыгында аларның тормышында һәм музыкасында төрле үзгәрешләр булып үтми калмаган: күп әйберләр юкка чыккан һәм яңадан туган. Шулай да алар иске традицияләрне шактый тулы саклап калганнар. Димәк, боларның барысы да моннан берничә гасырлар элек уртак сыйфатлары шактый күп булган гомуми культураның төрле якларын чагылдыралар дип карарга кирәк. Халыкның музыкаль 'көнкүрешен ачыклар өчен, тарихчылар, сәяхәтчеләр һәм этнографлар тарафыннан: татарлар тормышы турында язып калдырылган хезмәтләргә мөрәҗәгать итми булмый. Аларның мәгълүматлары, кызганычка каршы, турыда н-туры халык музыкасына карамаган, шулай да күп кенә мәсьәләләр турында фикер йөртергә мөмкинлек бирәләр. 1636 һәм 1638 елларда Казан якларында булган Адам Олеарий бо- лай дип яза: «Идел буенда Казан артында күп кенә уңдырышлы җирләр булса да, анда авыллар һәм халык бик аз, чөнки еш кына казаклар һәм талаучылар 48Проезд Олеария через Казанскую губернию... «Казанские губернские ведомости», 1844 год, № 34. 49 Олеарий XVII йөзнең 30—40 елларда Астраханьда мәҗлесләрдә барабаннарда, курайда һәм органга охшаш музыка коралларында уйнауны искә ала. «Исторические путешествия». Сост. В. Алексеев, Волгоград 1936, стр. 73—76. и ’ очрый» ’. Бу уңай белән князь Курбскийның (XVI гасыр уртасы) Казан арты турындагы мәгълүматларын искә төшерү урынлы булыр: Казан артындагы җирләрнең бай, уңдырышлы булуын, анда көтүлекләрнең һәм хайваннарның бик күп икәнлеген яза ул. (Князь Курбский. История князя великого Московского, гл. II.) Адам Олеарий Иделдәге шәһәрләрдә татарларны басып тору өчен күп санлы патша солдатлары булуын әйтеп үтә. Бүтән вакытта культура белән якыннан кызыксынган ул кеше48 49, күрәсең, бу юлы Казан тирәсендә халык музыкантларын туры китермәгән, чөнки ул турыда язмаган. Әлбәттә, ул замандагы шартларда халык музыкасының чәчәк атуы турында сүз булуы мөмкин түгел. Борынгы иске көйләрдә минор колориты, йөрәкне чеметтерә торган моңлы интонацияләр һәм шуның белән бәйләнгән стилистик алымнарның барлыкка килүен нәкъ шул тормыш шартлары тудырган булуы мөмкин. Әмма халыкның бетмәс- төкәнмәс оптимизмы шунда, ул үзенең иң газаплы һәм авыр кичерешләре турында да тотнаклык, сабырлык белән әйтеп бирергә рухи көч тапкан. Борынгы көйләрдә, аларның гаҗәеп эмоциональ байлыгына карамастан, без пессимистик интонацияләр сизмибез. Халык тормышындагы авыр социаль-экономик шартлар ислам диненең таралуына һәм көчәюенә китергән сәбәпләрнең берсе булды. Хаксыз изелгән татар крестьянына, «бу дөньяда нихәтле михнәт күрсәң, чыдамлык күрсәтсәң, теге дөньяда сине шулкадәр рәхәтлек көтә» дигән ислам диненә мөрәҗәгать итеп, үз-үзен юатырга мәҗбүр була. Соңыннан патша хөкүмәте дә мөселман руханиларына лояль карый башлый һәм сыйнфый интереслар монда да өстенлек ала. Нәтиҗәдә бу шартлар халыкның рухи культурасын үстерүгә зур киртә булалар. Димәк, Казан татарлары халык иҗатының жанрлары ярлылану, көйләрендә күтәренкелек азаю (шулай булгач, музыкаль стиле тараю) сәбәпләре, барыннан да элек, халык тормышындагы авырлыклардан, социаль һәм милли изелүдән килгән икән. Тормышның шундый искиткеч авыр булуына карамастан, халык иҗаты яши биргән. Аның тормыш шартларына туры килмәгән күп кенә жанрлары, формалары онытылган, юкка чыккан, ә «әйберләре халык күңелендә сакланып килгән һәм билгеле дәрәҗәдә үсә барган. Сирәк булса да. XVIII гасырда әле кайбер борынгы музыка кораллары яшәгән. И. Г. Гмелин үзенең бер хезмәтендә «татар музыка, коралы— унсигез кыллы гөслә» турында яза. Г. Миллер бу корал һәм аның исеме татарлардан русларга һәм башка халыкларга күчкән дип күрсәтә’. Г. Миллер (XVIII йөз уртасы) «татар волынкасын — сорнайны», гөсләне һәм кубызны татарларда очратуын әйтеп уза50 51. Гөслә, кубыз мәгълүм кораллар булса да, сорнайның төзелеше һәм халык арасында ни дәрәҗәдә таралуы әле тиешенчә ачыкланмаган. Татар халык музыкаль тормышын шактый бай чагылдырган сәяхәтчеләрнең берсе—-И. Г. Георги игенчелек һәм умартачылык халыкның төп кәсебе икәнен әйтеп, болай ди: «һәр авылның үзенең күнчеләре, күн итекчеләре, тегүчеләре, буяучылары, тимерчеләре, балта осталары һ. б. бар... Хезмәт сөюче авыл хатын-кызлары үзләре эшкәрткән йонны, җитенне яки киндер сүсен эрли һәм тукый» 52 . Бер өйгә җыелышып төннәр буе тула басулар халык тормышында әле моннан 40—50 ел элек кенә дә гамәлдә булган. Бу хәл аеруча керәшен татарларында киң таралган. Чит җирләр белән ’ X а р л а м п о в и ч. Известия И. Гме- лнна о Казани и о Казанских инородцах (1733)—ИОАИЭ, т. XIX, вып, 3—4, стр. 266. 51 Г. Ф. М и л л е р. Описание живущих в Казанской губернии языческих народов... Спб., 1791, стр. 80. 52И. Г. Георги. «Описание всех обитающих в Российском государстве народов», Спб., 1799, 11, 16, 17 стр. экономик элемтә тотм агайлыктан, бу хезмәт озак сакланып килгән һәм ул бик борынгы хатын-кыз хезмәте булса кирәк. Тула басу процессында җырлана торган махсус җырлар да булган; алар үзләренең ритмы һәм көйләре белән хезмәт ритмына һәм характерына бик туры киләләр. 1963 елда оештырылган музыка фольклоры экспедициясендә, ниһаять, тула басуны һәм аның җырларын хәтердә тоткан өлкән яшьтәге хатын-кызлар очрады. Бу материаллар безнең фольклористикада хезмәт җырларын язуның беренче мисаллары гына әле. ДУЛА САСУ КОЕ" 'll,- БУ — г, JU - ДА - ЙЫ дз 1" ; 19> Язып алучысы һәм нотага салучы М. Нигъматҗаноө, ТАССР, 1963 ел. Җәйләрнең (дә) берләре (йе) вакытында Печән чабулары (даны) дәүер эш; Квэләрнең (дә) берләре вакытында Тула (й) басулары (дый) ауыр эш. Җырның үзенә махсус көе белән икенче варианты да бар: Өй(е)рәләр микән әле, ай, ашыгыз, Боткалар (дай) ынкәя әле, ай, ашыгыз; Өй(е)рәләр булса әле, ай, ашыгыз, Тулагызны үзегез (лай), ай, басыгыз. Без күрсәткән традицияләр һәм җырлар, һичшиксез, Георги булган чорда (XVIII гасыр) яшәгән. Безнең уебызча, хезмәт шартларында туган мондый җырлар бик күп гасырлар элек халык тормышында бигрәк тә зур урын алып торганнар. Күрәсең, югары сыйныф кешесе буларак, Георги крестьяннарның көн- i дезге эштән арып кайткач, төнлә ; тула басуларын карап тормагандыр. Ул чорда хезмәт кешесенең рухи дөньясы белән кызыксыну да булмаган. Ә инде туй йоласын автор шактый җентекләп тасвирлый. Мәсәлән, ул кияүгә чыгасы кыз бүлмәсендә елаулар, туйдагы музыка һәм биюләр турында язып калдырган. Хәтта җырларның эчтәлеген дә әйтеп киткән, ләкин, кызганычка каршы, җырларын китермәгән. «Кызлар, — ди Георги,— кияүгә чыгасы кыз өендә кәләш белән бергә (кәләшнең битенә пәрдә корылган була) аның тормышының үзгәрүе турында елыйлар. Кияүгә чыгарга ризалыгын белдергән кәләш җырын ике ир кеше җырлый». Күрәсең, бу туйда махсус җырлана торган йола җырлары билгеле бер сюжетка корылган булганнар. Автор китергән фактлар тагын шуны күрсәтәләр: XVIII гасырда халык көнкүрешендә I әле борынгы традицияләр бик көчле булган: шәригать буенча, туй йоласында тик кәләш битенә пәрдә кору гына бар, муллалар роле күренми әле монда. Бу бик игътибарга лаеклы, характерлы факт, чөнки XIXгасырда шәригать кануннары тормышның бөтен якларына килеп керәләр һәм юридик сыйфат алалар. Георги үзе дә, туй йолалары кыз һәм егет семьяларының хәленә, байлыгына бәйле, ди. Ярлы кешеләр битләрен ябып тормыйлар, ди. Борынгы заманнардан калган татар йола җырлары бездә шактый күп язылган. Болар шулай ук мишәр һәм керәшен татарларында күбрәк сакланганнар. Шәригать кануннары тормышка нык кереп урнашкан Казан арты тирәләрендә бу борынгы халык традицияләре XX гасыр башында бөтенләй юкка чыккан. Менә шуңа күрә күп кенә этнографлар, тарихчылар, күзгә бәрелеп тормаганлыктаи, бу жанрларны күрмәгәннәр һәм хәтта алар юк һәм булмаган дип ялгыш нәтиҗә ясаганнар. Ихтимал, XIX йөзнең ахырында әле аларны табу мөмкин булгандыр, чөнки кайбер карт әбибабайлар яшь чакларында үзләре күргән 53«Совет әдәбияты», № 2, 1963 ел. 121 бит. 54 Материаллар Казан тел, әдәбият һәм тарих институтының музыка кабинетында сакланалар. Язып алучы—автор. йола элементларын бүген дә азрак хәтерлиләр. Туй йоласыннан бер мисал китерәбез: ’..КЫЗ ШГУ' сгз-ге е - л* ~ ТЫР-ГА КИЛ-А£Л МЗ; Язып алучысы һәм нотага салучы Af. Нигъмәтэуанов, ТАССР, 1963 ел. 1. Саулармы сез, абыстакайлар, Сезне елатырга килдек без; Елатырга түгел, еларга, Бергә елашырга килдек без. 2. Чыбылдыкым (и) чып-чуар, Чебен генә кунса кем куар? Әтикәем, мине бирәсең, Кара керләреңне кем юар... (Мордва республикасы Иске аллагол авылында 1892 елда туган Хафиз ага Ишмаметов- тан X. Ярми язып алды.) Борынгы йола-традицияләрнең тагын берсен — мәет озатканда, күмгәндә җырланган җырлар һәм елауларны искә алырга кирәк. (Бу турыда X гасыр сәяхәтчесе Ибн- Фадлан мәгълүматларын күрсәтеп үткән идек инде ’.) Ләкин бу мәҗүсилек йоласы бик күптән юкка чыккан булырга тиеш. Аның урынына шәригать кануннары кереп урнашкан. Шулай да безгә экспедициядә «Мәет озату көе»н очратырга туры килде. Аның көе үзенә махсус речи- тациягә корылган53 54 . МӘЕТ ОЗАТУ КӨЕ Су эчендә яф(ы)рак. Агып барадыр (ла) ялтырап. Минем туганнарым булса иде. Шәт булыр идем татлырак (дкер). Каберлекләр юлы карадыр. Кара (гына) тузан очып барадыр; Ай, арап би, минем тудык яшь, яшемә, ян яшь тудыкай, Кара җир астында каладыр. Георги татарларның музыка кораллары турында кызыклы мәгълүматлар язып калдырган. Скрипкасыман коралда («кобыс») чиртеп һәм смычок белән («шаркают по струнам») уйнауны искә ала, эчәгедәй эшләнгән 18 кыллы гөслә һәм балалайка очратуын (думбыраныц бер төре булса кирәк) әйтә. Әле 1963 елгы экспедиция вакытында да яшь бәрән эчәгесеннән махсус эшкәртүләр ярдәмендә гөслә кылларын ясаган әбиләрне очратырга туры килде. Димәк, авыл халкы үзенең хуҗалыгында булган материаллар белән генә чикләнеп тә бик ансат кына гөслә, скрипка һәм башка кыллы коралларны ясый алган. Георги Себер татарлары туенда 6 тимер кыллы «лютнә-елтага» очратуын әйтә һәм «үзләренеке» дип басым ясый (153 бит). Татарлар арасында курай һәм гөслә киң таралганлыгын XVIII йөзнең икенче яртысында сәяхәтче Паллас та раслый. Ул шул уңай белән татар һәм калмык халыклары музыкасында уртак элементлар көчле булуын һәм аларның көйләре батырлык рухы белән сугарылуын әйтел уза ‘. Этнографик әдәбиятта ул чордагы Астрахань татарларының культурасы турында да шактый материал бар. С. Гмелин татар туйларында төрле йолалар, музыка коралларында уйнау, җыр һәм биюләр булуын күрсәтеп үтә. Туйда кызлар «...күңел ачалар, музыка коралларында уйныйлар, бииләр һәм бу хәл өч көн дәвам итә...» ди 55 56. Анда кобыста 57 58 уйнап, кияүне каенатага һәм каенанага мактап җырлау да булган. (Бу очракта хуш- авазлар турында сүз барса кирәк.) Аннары автор туйларга махсус музыка ансамбльләре чакырылуын әйтә һәм кораллар турында бай гына мәгълүматлар бирә. Ансамбльгә 6 корал кергән: кобыс, курайсыман ике корал, балалайка (думбыра булса кирәк) һәм ике бубен *. Ко- бысны ул скрипкага охшаш, смычок белән тезгә куеп уйнала торган ике кыллы (ат койрыгы кылы) корал дип күрсәтә, аның халыкта бик киң таралуына басым ясый. Күрәсең, ул ансамбльнең төп максаты бию көйләре ’ Паллас. Путешествие по разным провинциям России. Спб., 1809, ч. I, стр. 341 — 342. 56 Гмелин С, Г. «Путешествие по России для исследования трех царств природы», ч. 2, Спб., 1777, 183—190, 192 стр. 57 Кобыс — гадәттә ике кыллы, смычок белән уйнала торган музыка коралы. 58 Бубенны Астрахань татарлары «кабал» дип йөртәләр һәм узләренен. традицион музыка коралы птеп саныйлар. ® Дневные записки путешествия И. Лепехина. Ч. 1, Спб., 1795, стр. 146. уйнау булган, чөнки 6 коралның икесе бубен, хәтта ко- бысның да гриф башында тимер шалтыравыклар (тәңкәләр) бар. 1961 елгы экспедиция вакытында Астрахань татарларының биюләре музыка һәм хореография ягыннан искиткеч бай икәнен күрдек. Аларның биюләрендә Кавказ халыкларының дәртле биюләре йогынтысы ачык сизелә; ләкин, шул ук вакытта, аларның оригиналь булулары да бәхәссез. Монда бию хәрәкәтләре киң дә, җитез дә, ягымлы да, дәртле дә; болар барысы да музыка интонацияләре һәм ритмнары белән гаҗәеп тыгыз бәйле. Сюжет (программа), тормыштагы хәрәкәтләрне примитив кабатламыйча, югары дәрәҗәдә гомумиләштереп бирелә. Бу яклары белән алар классик хореография алымнарын һәм сурәтләү, тәгъбирләү чараларын хәтерләтәләр. Биюләр Саратов гармоне белән бара, ләкин күпчелек вакытта ансамбль уйный. Аның составы: скрипка, саз (Саратов гармоне), кабал (бубен). Халык арасында музыка белән авыруларны, яралыларны дарулау традициясе яшәве И. Лепехин хезмәтендә әйтелә59. Мәсәлән, ул авыру кешене терелтер өчен сыбызгы һәм курайда уйнау фактын күрсәтеп үтә.. Ихтимал, мондый аеруча борынгы йола Астрахань татарлары тормышына ислам диненең тирән һәм артык киң җәелмәве белән аңлатылырга тиештер. XIX гасырга караган кайбер чыганакларга күз салып үтик. Борынгы озын һәм моңлы көйләр халык күңелендә нык сакланалар. 1842 елда Казанда булган сәяхәтче Проспер Томас үзен алып килгән ямщик җырын болай характерлый: .«...аның көе, ватаны кебек үк, кайгылы һәм моңлы...» В. А. Сбоев ямщик көйләре турында «...дала кебек моңлы, батыр кебек кыю, Волга кебек уйчан...»—дип яза. Руханилар күзеннән ераграк торган авылларда жыр һәм музыканың борынгы традицияләре ныграк сакланып килә, ә инде аларның йогынтысы көчле җирләрдә, аеруча шәһәрләрдә, шәригать кануннары халык традицияләрен шактый кысып чыгара. Моның шулай икәнлеге түбәңдәге тарихи фактлардан да ачык күренә. 1829 нчы елда Александр Гум- больт сәяхәтендә катнашкан Густаз Розе Казанда татарларның сабан туенда булуын һәм анда төрле уеннар, ярышлар күрүен яза1 . Ә В. Андерсон сабан туенда биюләр һәм җырлаулар очратуын әйтә60 61. Ләкин сабан туйларында, бигрәк тә шәһәр җирләрендә, җыр һәм музыка соңыннан бик сирәк очрый башлый. Чөнки югары катлау һәм дин вәкилләре ул халык уеннарын оештыруда да катнашканнар, шунлыктан халыкның культура традицияләре монда тулысыңча чагылыш таба алмаган булса кирәк. Ә менә икенче төр халык бәйрәмендә — 'җыенда музыка һәм җыр киң урын алып торган. Чөнки җыенда, гадәттә, крестьяннар гына катнашкан, ул бәйрәмгә мулла һәм башка руханилар каршы чыкканнар. Муллалар һәм башка динле кешеләр җыенга йөрмиләр, дип яза Махмудов 1857 елгы сүзлегендә62 . Ул музы-ка коралларыннан скрипканы, думбыраны, курайны, гөсләне, кобызны искә ала (80 бит). Бик борынгы заманнарга барып тоташкан халык традицияләренең берсе — яшьләрнең язгы һәм көзге күмәк уеннары ул чорда яшәп килә63. (Бу очракта болгар чорындагы «кызлар уйный торган җир» булганын искә 60 Иностранцы в Казани. «Казанские губернские ведомости», 1847 г., стр. 227. 61 Сказание иностранцев о Казани. В. Н. Андерсон. (Французчадан тәрҗемә.)—«ИОАИЭ», том XIX, вып. 2, стр. 97. 62 Махмудов. Практическое руководство к изучению татарского языка. Казань, 1857, стр. 25). 63 Кайбер вакыт әле дә очрый торган, «яшьләрнең күмәк уеннары һәм җырлары бары тик XX йөздә генә татарларга кергән» дигән караш дөрес түгел; ул бу проблеманың өйрәнелмәвен, тикшерелмәвен генә ча гылдыра. 65 «Совет әдәбияты», X» 2, 1963 ел, 121 бит. 6Күмәк уеннар, хороводлар белән бәйләнгән язгы бәйрәм, 66 Этнографические записки о татарах а Нижегородской губерния. (Рукопись 26 октября 1849 года.) Ученый архив ВГО, разряд XXIII, дело 144. 67 К- Фукс. Казанские татары в статическом и этнографическом отношениях. Казань, 1844, 37, 44, 111, 113 стр. алырга мөмкин64). Әйтелгән традициягә бәйләнгән кызыклы һәм фән өчен әһәмиятле бер документ сакланган. Ул XIX йөз уртасына карый. Анда болай диелә: «Кызлар уены татарларда күптән булган һәм әле хәзер дә кайбер җирләрдә сакланып калган; ул русларның семитына 65 охшаган, 1 ок« тябрьда була. Бу көнне кызлар билгеле бер йортта җыелып... җырлыйлар, күңел ачалар һәм биер өчен болынга чыгалар... чөнки авылдагы мулла бу күңел ачуны рөхсәт итми... Җәйге уеннарда ирләр генә катнаша. Алар җырлыйлар, музыка коралларында уйныйлар һәм бииләр» 66 . Татарлар тормышында музыканың тоткан урыны турында К. Фукс бик кызыклы мәгълүматлар калдырган. Ул, татар кызларының бәйрәмнәре шәһәрдәгегә караганда авылларда күңеллерәк үтә, анда туйларда җырлау һәм биюләр дә була, ди67. Фукс җыендагы татар кызларының моңаеп җырлаулары һәм үзләре ясаган скрипкада уйнаучы музыкантларның аңарга тәэсир итүе турында яза. Шунда ул кыз белән егетнең кара-каршы җырлавын күргәнлеген дә әйтеп китә. Озын көйле җырлар беләк бергә, халык арасында, бигрәк тә бәйрәмнәрдә, такмаклар җырлау да киң таралган була. Фукс такмакларның поэтик төзелешенә кагылып, аларда параллелизм 68 (аллегория) көчле булуын, такмак җырлары еш кына импровизация нигезендә тууын әйтә. Такмак көйләре күптән үк халыкта яшәгәнен дә автор дөрес күрсәтә. Татар халык җырларын өйрәнүдә • бу —- беренче уңышлы адымнар. Этнограф игътибарга аеруча лаеклы булган тагын бер мәгълүматны күрсәтә: «Монда (Казаннан 30 <н авылдагы җыенда. — Л1. Н.) гади татар көйләре арасында немец, француз бию көйләрен тыңлап, казачокны биюләрен күреп мин хәйран калдым», — ди ул. Димәк, XVIII—XIX йөзләрдәге рус җәмгыятендәге демократик хәрәкәт татарлар тормышында да эз калдырмый китмәгән. Европа, рус һәм украин биюләренең татар халкы арасында киң таралуы бер дә очраклы хәл түгел. Бу — халыклар арасында, шул исәптән аларның иҗатында да, үзара йогынты көчәюен дәлилли һәм халыкара дуслык, якынлыкның табигый рәвештә үсеп килгәнен күрсәтә. Төрле милләтләрнең фольклорын якынайтуда һәм үстерүдә гаять зур роль уйнаган бер фактор бар: бу— Урта Иделдә һәм башка өлкәләрдә яшәүче халыкларга руслар аша Европадан XIX гасыр урталарында гармоникаларның (төрле гармонь- нар, баян) килеп керүе. Гармонь тиз арада күп милләтләрнең иң яраткан музыка коралы булып китә. Казан татарлары арасында 10— 12 телле тальян гармонь аеруча киң тарала. Бу чын мәгънәдәге интернациональ музыка 'коралларының тиз таралу сәбәпләре күп: беренчедән, ул көчле һәм ачык тавышлы, аның шактый зур мөмкинлекләре (мелодиядән тыш, әзер аккордлардан торган аккомпанемент булу, билгеле тембр байлыгы һ. б.) бар; икенчедән, анда уйнауны үзләштерү җиңел. Гармонь тормыш таләп иткәнлектән өстенлек алган •кыска җырлар, такмаклар, биюләр уйнау өчен аеруча туры килгән. Болар барысы да XIX йөз уртасында халык тормышы һәм, шул исәптән, культура иҗаты гомумән җанланып китү белән нык бәйле. Рус җәмгыятендә XIX йөз уртасында киң колач алган иҗтимагый- 68 Моны XV!II йөзнең 40 ичы елларда татар авылларында булган А. Гастгаузен да раслый: «...кызык кына поэтик эчтәлекле татар жырлары ишеттем. Җыр сүзләрендә, поэтик эчтәлекле күп кенә башка шәрык халыкларындагы шикелле, параллельләр еш очрый...» Кара: Исследования внутренних отношений народной жизни и в особенности сельских учреждений России барона Августа Гастгаузена. (Немецчадан тәрҗемә.) Том I, М., 1870, 326—327 стр. 69 Материалы для географии и статистики России. Казанская губерния. Составил М. Лаптев. Спб., 1861, стр. 229. демократик хәрәкәт татар һ. б. халыкларның да язмышына, үсү юлларына зур прогрессив йогынты ясады. Нәкъ шушы чорда алдынгы рус демократик культурасы һәм сәнгате йогынтысы белән татар сәнгатенең аеруча интенсив үсеше башлана. Алдынгы милли интеллигенция, шәкертләр арасында тарих, фольклор, театр һәм музыка белән кызыксыну уяна. Казанда бу чорда данлы опера театры булуын, анда Глинка, Даргомыжский, Бизе, Верди, Вагнер һәм соңгарак Римский- Корсаковның опералары туктаусыз баруын да истә тотарга кирәк. Болар турыдан-туры татар культурасына карамасалар да, аларның татар культурасына уңай йогынтысы, һичшиксез, булмый калмаган. Татарларның рус культурасы белән кызыксынуына В. Г. Белинский һәм М. Лаптев игътибар иткәннәр: «Татар ирләре һәм хатыннары балларга, маскарадларга, театрларга йөриләр... Җыеннарда ирләр җырлыйлар, үзләре ясаган скрипкаларда уйнап милли музыкага бииләр; монда казачок, камаринская һәм башка дәртле көйләр еш яңгырыйлар 69 . Татар халкының тормыш-көнкүрешендә бүтән халыкларның җырлары, көйләре һәм биюләренең мактаулы урын алып торуы халыклар арасында дуслык һәм интернационализм көчәюгә бәйле. Моны халыклар сәнгате арасындагы үзара йогынтының һәм якынлашуның матур бер күренеше дип карарга кирәк.