Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яцалыклары

ТАТАРСТАН ШӘҺӘРЛӘРЕНДӘ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ АЙЛЫГЫ Ноябрь һәм декабрь айларында Татарстанның нефть шәһәрләрендә әдәбият һәм сәнгать айлыгы үтте. Анда язучылар, артистлар, композиторлар һәм башка сәнгать осталары катнашты. Беренче группа 19 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Азнакай, Баулы, Актубә, Тымытык. Бөгелмә, Шөгер, Ютазы, Лени- ногорск, Карабаш шәһәрләрендә һәм поселокларында булды һәм хезмәт ияләре белән очрашты. Бу группа составында композиторлардан 3. Хәбибуллин, Р. Еникеев, шагыйрьләрдән 3. Нури, М. Хөсәен, опера жырчылары Камил Якупов, Хәдичә Гынннятова һәм артист X. Гыйматдинов бар иде. 3. Нури, 3. Хәбибуллин, М. Хөсәен, клубларда, уку өйләрендә, культура сарайларында бик күп очрашулардан тыш, Азнакайдагы ннтернатмәктәптә, Тымытык урта мәктәбендә укучылар һә.м укытучылар коллективы белән очраштылар һәм Лениногорскнда телевидение буенча чыгыш ясадылар. 17 ноябрьдә икенче группа Әлмәт шәһәренең, техника йортында әдәбият һәм сәнгать айлыгын башлап жнбәрде. Кичәне шәһәр Советы башкарма комитеты председателе КГабдрахманов ачтй. Язучылар исеменнән Г. ..Әпсәләмов чыгыш ясады. — «Бу зур бәйрәмнең моңарчы булып ^ткән һәм эзсез югала торган бүтән меңләгән бәйрәмнәргә охшамавын теләр идем. Сезнең һәрберегезгә кояш нуры кебек якты бер нәрсә бүләк итәсе килә. Ул якты нур сезнең күңелләрдә матурлык һәм йөрәк жылысы билгесе булып балкысын иде. Әдәбиятның һәм сәнгатьнең шуннан бүтән изге максаты юк бит. Әгәр бу айлык кешеләребезгә матурлыкны тирәнрәк аңлау юлында беркадәр ярдәм итсә, без бик шат булыр ндек. Чөнки матурлык безнең тормышыбызда күбрәк урын алган саен, искелек калдыкларыннан без тизрәк котылабыз...»— диде ул үзенең чыгышында. Котлау сүзлрре белән шулай ук композитор Җ. Фәйзи, «Әлмәтбурнефть» трестының 2 иче бораулау конторасы мастеры К. Нәжнпов чыкты. Соңыннан филармония, опера һәм балет театры артистлары катнашында зур концерт бирелде. Икенче көнне язучылар атаклы нефтьче К. Нәжнпов буровоена бардылар. Анда күңелле очрашу булды. Көндез язучылар интернатта укучылар һәм укытучылар белән очрашу үткәрделәр. Кич белән шәһәр китапханәсендә Г. Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше» романы буенча кнтап укучылар конференциясе үтте. Укучылар авторга аның укый-укый таушалып, тетелеп беткән үз китабын бүләк иттеләр. Шул ук кичәне язучыларның икенче группасы I мәктәптә очрашу үткәрде. 19 ноябрьдә язучылар Газ-бензнн заводында булдылар, . радио буенча чыгыш ясадылар, Тайсуган авылында колхозчылар белән әдәби кичә үткәрделәр. 20 но!!брьдә бригада Азнакайга килде. Беренче очрашу интернатта, икенче очрашу кич белән культура сараенда булды. Болар өстенә, язучылар Пионерлар сараенда, «Авангард» колхозында, атаклы бораулаучы Гнмазов бригадасында, Акту бә Культура сараенда, профтехучилищеда. район Культура йортында ла укучылар белән очраштылар. Группа составында: X. Туфан, Н. Арсланов, Л. Ихсанова, М. Фәйзуллпна, Г. Әпсәләмов, Г. Ахунов, С. Селәнманова, Ә, Маликов, С. Кальметов, М. Хәсәнов, И. Әхсәнов, Э. Мөэминова иптәшләр бар иде. Язучыларның И. Гази, С. Баттал, Н. Дәүли, Г. Латыйп, Б. Камалов, Г. Мө- хәммәтшин иптәшләр составындагы өченче г р у п л а с ы 23 ноябрь көнне Яр Чаллыга килде. Беренче очрашу китапханәдә булды. Язучылар бүгенге Татар совет әдәбияты турында сөйләделәр, үз әсәрләрен укыдылар. Икенче көнне очрашулар «Строитель* клубында, Вахитов исемендәге мәктәптә, район газетасы редакциясендә һәм Пионерлар сараенда булды. Яшь шәһәр Түбән Камада китап укучылар, укытучылар һәм мәктәп укучылары белән очрашулар аеруча күңелле үтте. Урта мәктәп укучылары янында язучылар бер көнне ике мәртәбә булдылар: нртән чыгышлар ясадылар, үз әсәрләрен укыдылар, ә кичен укучыларның ял кичәсендә — «Ого- нек»та катнаштылар. Моннан кала кнтап- ханәдә, төзүчеләр, транспорт эшчеләре, механизаторлар Һ. б. янында, тулай торакларда бик күп очрашулар булды, язучыларның автографлары белән китап сатулар оештырылды. Очрашуларның дәвамы 27 нче ноябрьдән башлап Зәйдә дәвам итте. Монда группага С. Рафиков килеп кушылды. Язучылар «Строитель» клубында, мәктәпләрдә укучылар белән очраштылар. ГРЭСны карадылар. аннан сон «Якты йолдыз» колхозына киттеләр. Бу— группаның Яр Чаллыда, Түбән Кама шәһәрендә. Зәйдә йөргәндә беренче мәртәбә авылларга чыгуы иде әле. Колхоз председателе Курмашов Йолдыз, партоешма секретаре Буятов Геннадий һәм мәктәп директоры кунакларны колхоз тормышы белән таныштырдылар. Көндез терлекчелек фермаларында, кич клубта колхозчылар белән зур очрашу булды. Колхоз правленнесе бу кичәдә, әйбәт яңалык буларак, һәр язучының 20—30 ар китабын китап кибетеннән сатып алды һәм. автографлар белән, алдынгы колхозчыларга бүләк итте. Дүртенче бригада, Ш. Галиев. С. Кальметов. Ш. Бикчурнн, А. Хәсәнов, Ә. Баянов иптәшләр составында, 26 ноябрьдә Бөгелмәнең 3 нче урта мәктәп укучылары белән, Татарстан Фәнннтикшеренү нефть институтында (Тат. НИИ) фәнни хезмәткәрләр белән очраштылар, әдәбият, аның бурычлары, проблемалары турында иҗади сөйләшү булды. 27 нче ноябрьдә, медучилнщеда, механика заводында булганнан соң, язучылар Баулыга киттеләр. Анда 14 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары белән, Ак- Буада 15 нче урта мәктәп һәм интернат укучылары белән, Муса Җәлил исемендәге Культура сараенда, 30 нчы ноябрьдә Карабаш' Культура сараенда китап укучылар белән очраштылар. Соңгы очрашуларда М. Хәсәнов, И. Әхсәнов, Ф. Гыйззәтуллина иптәшләр дә катнаштылар. Язучылар 1 нче декабрьдә Леннногор- скига килделәр. Анда телевидение буенча ике мәртәбә чыгыш ясадылар. Лениногорск музыкальхудожество педагогия училищесында, Калинин исемендәге Культура сараенда, Иске Шөгер урта мәктәбендә, редакциядә укучылар белән очраштылар. Бишенче бригада 8 нче декабрьдән башлап Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләрендә булып, укучылар белән очрашулар үткәреп кайтты. Бу бригада составында Г. Паушкин, Ян Винецкий, Р. Әхмәтжанов, Р. Кутуй, И. Данилов иптәшләр бар иде. КАЗАН ТЕЛЕСТУДИЯСЕ УФАДА Казан белән Уфа арасы; Җирдән барсаң — «уфлап» аласы; Күктән барсаң — күрми каласы, Шундый якын илләр арасы... Бу шигъри юллар күптән түгел Уфа телевидениесе буенча яңгырады. Шул көннәрдә Башкортстанда Идел һәм Урал телевидение студияләренең атналыгы үткәрелде. Совет Конституциясе көненә, халыклар дуслыгына багышланган бу фестивальдә сигез студия — Куйбышев, Чнләбе, Саранск, Чабаксар, Ижевск, Оренбург, Уфа һәм Казан вәкилләре катнашты. Алар уфа- лыларны үз өлкәләре һәм республикаларының культура тормышы, экономик үсеше белән таныштырдылар. Татарстанга багышланган кичә Шәйхи Маннурның әнә шул _ «Безнең аралар» дигән шигыре һәм Илһам Шакиров башкаруында «Менәргә пде Урал тауларына» ж.ыры белән башланып китте. Аннары программаны алып баручы дикторларыбыз Әминә Сафиуллина һәм Айрат Арсланов ике тугандаш әдәбият вәкилләренә — татар шагыйре Илдар Юзиев һәм башкорт язучысы Гайнан Әмпригә сүз бирделәр. Язучылар үз халыкларының культура-әдәбият өлкәсендә күптәннән яшәп килгән матур традицияләре турында, ике әдәбиятка да якыи, хәтта икесенә дә уртак язучылар пжаты турында. Язучылар союзының элемтәсе һәм бу ике әдәбиятның бүгенге дуслыгы турында, яшь буын язучылары һәм ике әдәбиятта туып килә торган яна күренешләр турында әңгәмә алып бардылар. Бу жылы сөйләшү дәвамында тамашачылар ТАССРныц халык артисты Хәким Сә- лпмжанов башкаруында Габдулла Туканның «Яңа кисекбашмын һәм Һади Такташның «Киләчәккә хатлар»ыи тыңладылар. И. Юзиев үзенең «Язылмаган поэма» дигән яңа әсәреннән өзек укыгач, Гайнан Әмир» «Тик картада икән бу чикләр...» дигән шигыре белән таныштырды. Бу сөйләшү ахырында Татарстанның атказанган артисты Айрат Арсланов герой-шагыйрь Муса Җәлилнең Моабит циклыннан берничә шигырен укыды. Казан телевидениесе программасына шулай ук игенчеләр, нефтьчеләр һәм галимнәр тормышын яктырткан кнно-очерклар, соңгы хәбәрләр һәм сәнгать осталары чыгышлары да кертелде. Аннан тыш Казан турында, Татар халкының батыр улы Муса Җәлил турында фильмнар күрсәтелде. Б. Камалов хикәясе буенча эшләнгән «Шомырт чәчәкләре» дигән яңа телевизион фильмны һәм Татарстан жыр һәм бию ансамбле чыгышын Башкортстан тамашачылары аеруча жылылык белә.н кабул иттеләр. Бу фестиваль тугандаш халыклар дуслыгының һәм культура, әдәбяят-сәигать өлкәсендәге күптәнге элемтәнең тагып да ныгый, тирәнәя баруын, матур традицияләрнең тагын да гүзәлрәк төскә керүен күрсәтте. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР ТАССР Верховный Советы Президиумы октябрь һәм ноябрь айларында Г. Тукай исемендәге Дәүләт филармониясенең эстрада артисты Гали Вәлиулла улы Җәмнихановка, музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен, Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исемне бирде. Татар совет музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре һәм республиканың композитор кадрларны хәзерләүдәге зур эшләре өчен Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге музыкапедагогия институты профессоры Генрих Ильич Литннскнйга, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Александр Сергеевич Ключаревка, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Мансур Әхмәт улы Мо- заффаровка, РСФСРның һәм Татарстан АССРнын атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Җәүдәт Харис улы Фәйзуллин- га (Фәйзигә) Татарстан АССРның халык артисты дигән мактаулы исем бирде. Музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен композитор Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхинга Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирде. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ЯҢА ЧЛЕННАРЫ Татарстан Язучылар союзы идарәсенең 4 ноябрьдә үткәй киңәйтелгән утырышында яшь язучылардан Э. Касыймов һәм В. Синев иптәшләр СССР Язучылар союзы члены итеп кабул ителделәр. РӘХИМ САТТАРОВ НЫҢ ИҖАТ МИРАСЫН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ БАСЫП ЧЫГАРУ КОМИССИЯСЕ Татарстан Язучылар союзы . идарәсе Муса Җәлил белән берлектә яшерен оешмада фашистларга каршы көрәшкән шагыйрь Рәхим Саттаровның иҗат мирасын өйрәнү һәм басып чыгару буенча комиссия төзеде. Аның составына Г. Кашшаф (председатель), Ш. Маннур, И. Саттаров, С. Шакир, Н. Дәүлн иптәшләр керде. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ 19 ноябрьдә Татарстан Язучылары союзының тәнкыйть секциясе утырышы булды. Анда бюро председателе Б. Гыйззәт секциянең 1964 елдагы эшләре турында отчет ясады. Доклад буенча фикер алышуларда тәнкыйтьчеләрдән: И. Нуруллин, Г. Халит, Н. Юзиев, X. Хәйри, Р. Ишморат, Н. Гыйз- зәтуллин, А. Әхмәдуллнн һ. б. катнашты. Аннары 1964 елның әдәби йомгакларын үткәрү мәсьәләсе тикшерелде. Докладчылар итеп И. Нуруллин (проза буенча), Г. Гыйззәт (драматургия буенча), 3. Мә- җнтов һәм М. Рафиков (поэзия буенча) иптәшләр билгеләнде. Соңыннан Б. Гыйззәт (председатель), 3. Мәҗитов, А. Сайганов, ф. Мусин һәм В. Нуруллин иптәшләр составында тәнкыйть секциясенең яңа бюросы сайланды. 19 ноябрьдә тәрҗемәчеләр секциясендә Яхъя Халнтовньщ тәрҗемәләре турында фикер алышу булды. Чыгып сөйләүчеләр: И. Гази, Ә. Еники, С. Хәким, А. Гыйлажев, Ш. Галиев, К. Миңлебаев һ. б. аның эшенә уңай бәя бирделәр. Утырыш Яхъя Халитовны СССР Язучылар союзына членлыкка тәкъдим итәргә дип карар кабул итте. УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯЛӘРЕ, ОЧРАШУЛАР Башкортстан АССР Әлшәй районы Габдрәшит авылының сигезьеллык мәктәбе укытучылары һәм укучылары 23 нче октябрьдә Габдрахмак ^псәләмовның «Мәңгелек кеше» романы буенча укучылар конференциясе үткәрделәр. Аңа хәзерлек ай ярым алдан башланды. Әдәбият түгәрәге членнары, татар әдәбияты укытучысы иптәш Мәгъшия Хәкимуллнна җитәкчелегендә, аерым докладчыгышлар әзерләделәр. Соңрак, 29 октябрьдә, шул ук конференция киңәйтелеп, авыл клубы бинасында үткәрелде. Конференциягә кунак итеп колхозчылар, PTC эшчеләре, авыл интеллигенциясе, Ватан сугышында катнашкан ата-аналар чакырылды. • » ♦ 29 Октябрьда Дербышки поселогы культура сараенда шагыйрь Хәсән Туфан иҗа-* тына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Шагыйрь бу кичәдә үзенең яңа шигырьләрен укыды. Китапханә укучылары Хәсән Туфан иҗаты буенча бай эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Соңыннан мәктәп укучылары һәм культура сарае ансамбле күңелле концерт бирде. Очрашуда катнашучылар күренекле шагыйрь Хәсән ага Туфан белән очрашудан бик канәгать булдылар, шагыйрьгә зур рәхмәтләр әйттеләр. Октябрь аенда Лениногорск районы Ормыш авылына язучы Г. Минский килде. Авыл кешеләре, мәктәп коллективы, аеруча укучы балалар өчен бу шатлыклы бер көн булды. Г. Минский мәктәптә уздырылган очрашуында Татар совет әдәбиятының соңгы еллардагы казанышлары турында, үзенең иҗат планнары турында сөйләде һәм яңа хикәяләрен укыды.