БЕЗНЕҢ БАБИЧ
Минем Троицкида Шәехзадә Бабич белән танышу 1916 елның октябрь яисә ноябрь аенда булды микән, анысын ачык хәтерләмим, ләкин ул көнне мин Шакирҗан абыйларга1 барганда йомшак кына тәңкә кар явып торганы бик ачык исемдә. Учаровларга барып керү белән мин туганнан туган абыем Сабирҗан бүлмәсендә башта акрын гына мандолина уйнаган, аннан кычкырып көлә-көлә сөйләшкән тавышлар ишеттем. Бүлмә ишеге ярым ачык нде. Минем, кызыксынып, ишек янына якынлашуымны күреп калган Сабирҗан, урыныннан сикереп торып, яныма килде дә: — Әйдә кер, Майсәрвәр26 27, Бабич белән таныштырам үзеңне, — дип, кулымнан сөйрәп бүлмәсенә алып керде. Аңарчы шигырьләрен укыганым булма- са да, Шаехзадә Бабнч дигән шагыйрь барлыгын шул ук Сабирҗаннан ишетеп белә идем. (Алар 1915 елдай ук таныш һәм дус иделәр.) Шулай да каршымда утырган озык буйлы, бераз калку авызлы, дәү шал- пан колаклы егетне күргәч, аптырабрак калдым. Сабирҗанкык сокланып сөйләве буенча, мин аны башкачарак итеп күз алдыма китергән булганмын, күрәсең. Ләкин бу беренче тәэсир озакка бармады. Бабич елмаеп, матур коңгырт күзләрен тутырып карау белән аның чырае кинәт ягымлыланды һәм ул күптәнге таныш, якын дус кеше кебек тоелды. Бу очрашуда нәрсә турында сөйләшкәнебезие дә хәтерләмим. Сабирҗан белән алар икесе каядыр барырга ашыгалар иде. Шуннан соң мин Бабичны Троицкида шактый еш үткәрелә торган, әдәби кичәләрдә очраттым. Ул катнашкан кичәләр аеруча җанлы үтә иде. Шәехзадә талантлы шагыйрь генә түгел, искиткеч оста сөйләүче дә иде бит. Аның «Газазил» поэмасын ничек укыганы һәм үзебезнең шул ничә йөз юллык әсәрне һич ялыкмыйча, эч катканчы көлә- колә тыңлавыбыз әле дә хәтеремдә. Бер тапкыр почта уйнаганда ул миңа: Күбәләк дип кпстерәлмим, сандугач тик тавышы бар. Сандугачкай һич дия алмыйм — күбәләктәй рәвеше бар, — 26Шакирҗан Учаров — әнинең бер туган абыйсы. 27 Маһисәрвәрдән кыскартылган исем. М БЕЗНЕҢ БАБИЧ дип башланган 12 юллык шигырь язып җибәрде. Ул шигырь соңыннан «Мәхәббәт тоткыны» дигән исем белән «Аң» журналында басылып чыкты бугай һәм Бабнчныи башкорт һәм татар телендә чыккан соңгы җыентыкларына да кергән. Бабичның Уфага кайтканнан соң (1917 елның 29 июлендә) миңа җибәргән хатыгыздагы 1 сүзләр дә югарыда әйтелгән фикерне раслый: «Шунда, почта уенында, Уфаның иң алдынгы, һәр җәһәттән иң өсте» торган бер туташка 2 (шәфкать туташы булып хезмәт итә) көлке итеп бер нәрсә яздым. Китүем мөнәсәбәте булганлыктан, син гаеп итмәссең дип, күңелеңә таянып, шуны монда күче- рәм. Мин аның черковасын алып калган идем. Менә ул: Мин китәр чакта гына сөйкемле күренә һәммә шәй28 29 30 Барчасы шат, барсы якты, барсы нурлы мисле ай31 32 . Сез миңа бигрәк тә яур, бигрәк тә яктырган кебек, > Бер карашын Исрафил илһам сурын өргән кебек. Бер танышта сезне мин куйдым күңелнең өстенә. Бер танышта сезне охшаттым кадерле дустыма! Бер танышта сезгә багланды күңелдән хөрмәтем, Охшады калбең s , сүзең һәм нурга чумган килбәтең! Бу рыясыз бер генә кат сүзләремне нт гафу,' Кнтсә кәефең, янда йөртмә, нт мәхү33», — дип, шагыйрь миңа ул шигырен күчереп җибәрде. Күрәсең, Бабич шундый кыска вакыт зчендә шигырь иҗат итү генә түгел, аның черновнгын һәм акламасын язарга да өлгерә алган. Биредә, сүз уңаенда, бераз алгарак үтеп булса да. тагын бер эпизодны сөйләп китәсем килә. 1917елның язында (апрель ахырындамы, май башындамы) мин Троицкидагы рус кызлар гимназиясенә 5 нче класска керер өчен имтихан бирергә бардым. (Шул теләк белән, Дарелмөгаллимәттә 34 укуны ташлап, кыш буе хосусый укытучы яллап хәзерләнгән идем). Бабич, мине озата барып, юл өстендәге шәһәр бакчасында утырып калган иде. Бер-ике сәгатьтән соң, инде имтихан бирү шатлыгыннан башым күккә тиярдәй булып кайтышлый, бакчага керсәм, ҺИ күзем белән күрим, ул һаман шул скәмьядә утыра, имеш. Мине күрүгә урыныннан сикереп торып: — Тәбрикләргәме? — дип, ике кулын берьюлы сузып, кулымны кысты да куен кесәсеннән дүрткә бөкләп төргәк кәгазь чыгарып бирде. Ул кәгазьдә шәмәхә харандаш белән хәрефләре энҗе кебек тезелгән (язуы бик матур иде Бабичның) шундый бер шигырь язылган нде: Кыл күперләрне үтеп, оҗмахка кергән төслесен, Юлга төштең зур маныйгларкың35 үтеп иң көчлесен. Ал кабуллап, ал да сал шатлыкка чумган күңеленә Тәбригемнең эссесен һәм зссе ялкын төслесен. Син кебек зат һичвакыт калбен горурга ашламас, Бу минем төсле газиз танышын исеннән ташламас. Бер теләктәш тиңдәшеңнән килсә бер котлау әгәр, Син кебек зат дөньяга хурлау йөзеннән фашламас. 28 Ул хат тулысынча 1957 елда «Совет әдәбияты» журналының беренче санында басылды. 29 Ул туташның Җәмилә Нәфикоаа булганлыгын мин әле соңгы елларда гына язучы Сәйфи Кудаштан ишетеп белдем. 30һәммә шәй — һәрнәрсә. ♦ Мисле ай ~~ ай кебек. s Калбең — күңелең. 33 Ит мэху — юк ит. 34 Дарелмөгаллимәт—хатын-кызлардан укытучылар хәзерли торган мәктәп, в Маныйг — каршылык, киртә. Бер сүз әйтсәң, син кебек зат сер итеп саклар аны, Бар хатадан сүз гөнаһсы зур икән — каплар аны. Син кебек нур көлтәсе, шәфкать, шәфәгать чишмәсе, Бер таныш ир күкрәгендә кер икән — пакьлар аны. Чын күңелдән мин теләктәш, алга бас баскан саен, Изге матлапка 1 табантын юллар ач ачкан саен. һәр күңелдән зур урып алмакчы булсаң дөньяда. Әй, туташ, кечрәй югарылашкан саен, ашкан саен. Бнк имин36 37 мин: күкрәгеңдә мәңге кайнар милли хис, Пакь телендә, илне мактап, мәңге сайрар милли кош. Бик имин мин: милли дуслардан зарарланмас жаның, Милли дусларга жаныңны мәңге бәйләр милли хис. Шул тәбриген дулкынланып укуымны шагыйрь үзе елмаеп карап торды, һәм мин бераз горурланып та куйдым. Әле күптән түгел балалык дәвереннән чыккан уналты яшьлек кыз өчен бу бик табигый иде, билгеле. Бабичның ул бүләген бнк күп еллар кадерләп сакласам да, саклап кала алмадым. Казан педагогия институты студенты Искужинга38 биргәч, кире кайтарып алмадыммы, әллә 1937 елны югалдымы, хәтерләмим һәм шуңа һаман ясаным әрни иде. Ул шигырьне Шәехзадә Бабичның 1958 елда башкорт телендә чыккай сайланма әсәрләр җыентыгында күргәч, бик шатландым. Аны укыгач, 1917 елның шул онытылмас язгы көне тагын бер тапкыр җанланып күз алдыма кнлде. Шагыйрьнең андагы: һәр күңелдән39 зур урын алмакчы булсаң дөньяда, Әй, туташ, кечрәй югарылашкан саен, ашкан саен, — дигән үзе бер афаризмга тиң сүзләре минем өчен гомерлек бер васыять кебек булып калды. Бабич Троицкида яшәгән чорында һәрвакыт шәһәрнең алдынгы яшьләре арасында булды, 1917 елны патшаны төшергән көннәрдә аның иксез-чиксез шатланып йөрүләре һәм, демонстрация вакытында кулына кызыл байрак тоткан хәлдә, ашкынып «Марсельеза» җырлап, җил-җил атлап барулары әле дә күз алдымда. Бабичның шул көннәрдә язган «Яшәсен эшчеләр!» дигән үз шигыре дә демонстрацияләрдә бик тиз «Марсельеза» белән янәшә урын алды. Без, яшьләр, ул шигырьдәге бик күпләрнең шул вакыттагы настроекиесен чагылдырган күтәренке, дәртле сүзләрне марш темпына җырлап: Эшче халык яшәсен, Тигез юллар ясасын! — дип, Троицк урамнарын яңгыратып йөрдек. Башка елны ничек булгандыр, ул елны ак чәчәк көне40 41 Беренче Майда уздырылды. Без — укучы кызлар, мөгаллимәләр — алдан берничә кич җыелып утырып, чәчәк ясадык. Ә инде Беренче Май көнне кызлар, егетләр парлашып ул чәчәкләрне сатарга чыгып киттек. Миңа Бабич белән йөрергә туры хилде. Ул муенына калай кружка аскан, минем кулда щитка тезеп кадаган чәчәкләр. Урамнарны бүлешкәндә безнең өлешкә Троицкиның үзәк Толстой урамы (хәзер Ленин исемендә) чыкты. Ләкин бер-ике сәгать 36Матлап—теләк. 37 Имин — тыныч, ышанам мәгънәсендә. 38 Искужин — Ш. Бабич турында диссертация язарга дәртләнеп, материал җыеп йөргән иде. Кызганычка каршы бик яшьлэй үлеп китте. 39 Шигырьнең бу юлы минем хәтердә саклануынча «һәр күңелдә» дип башлана иде. Мәгънә буенча да алай дөресрәк кебек. Ләкин, хәтерем ялгышкандыр бәлки дип, биредә җыентыктагыча алдым. 41 Ул елларда яз көне урамнарда ясалма акчәчәк (ромашка) сатып йөрү гадәте бар иде. Җыелган акчалар туберкулез авыруы белән көрәш фондына тапшырыла иде. 8. ИС. ӘФ* № I» тә йөрмәгәнбездер, шәһәрнең югары очына якынлашуга коточкыч хәл күрдек. Аида1 спирт заводын талыйлар иде. Заводның ишек алдында спирт тубыктан диярлек. Кайсы ятып эчә, кайсы чүгәләп утырган килеш учлап чөмерә. Кайберәүләре инде исереп сугыша да башлаганнар. Урамда ыгызыгы. Ул кыямәттә чәчәк сату кая да, ни кая. Без тизрәк өйгә чаптык. Ул көнне әни Бабичны җибәрмәде, «Шәһәрдә шундый тынычсыз чагында, өйдә бер ир кеше булыр ичмасам», — дип, кунарга калдырды. Ләкин, андый-мондый хәвеф-хәтәр булса, безне якларга тиешле ул егетебез текла үзе котыбызны алды безнең. Без йокыга китәр-китмәстә кинәт Бабичның: — Стрелять дип әйтәләр! — дип кычкырган тавышын ишетеп, куркышып тордык. Ул, аппак өрәк төсле булып, эчке күлмәк-ыштаннан гына ишек төбендә басып торган хәлдә, шул сүзне берничә тапкыр кабатлады. Эшнен нәрсәдә икәнен бераз тынычлангач кына сөйләп бирә алды. Ул ишек алдына чыкканда, урамда ниләр бар икән дип кызыксынып, койма башыннан үрелеп караган, имеш, һәм нәкъ безнең өй түреннән патрульләр үтеп барган чакта туры килгән. Тегеләр аңа:‘«Не высовыйвайся, стрелять будем!»—дип кычкырып котын очырганнар, имеш. Шул вакыттагы куркуыннан соңыннан Бабич үзе дә рәхәтләнеп көлде. Бу эпизодны әниләр белән без дә еш кына искә төшереп көлә идек. Ул вакытта Бабич безнең өйдә бөтенләй үз кешебез кебек иде инде. Ул безгә еш килеп йөри, кайчакта үзенең канатлы мандолинасын 1 да кыстырып килеп, уйнап, жырлап утыра. Ком бураны көен аеруча яратып уйный, һәм үзенең «Башкортстан» 42 43 44 45 дигән шигырен көйгә салып җырлый. Әни һәм җиңгәм Хәтирә апай белән озаклап гәпләшеп утырырга ярата. Алардак ишеткән тапкыр сүзләрне, халык мәкальләрен куен дәфтәренә язгалап та ала торган иде. Югарыда телгә алынган мәгълүм хатында да ул: «Сиңа хәзер... әниең сүзләре кебек татлы итеп, сеңлең кебек сөекле итеп хат яза алмыйм...» дип әнине һәм сеңлем Саҗидәне исенә төшереп үтә. Артык укымышлы булмаса да, заманына күрә иркен карашлы, бик киң күңелле әнием дә Бабичны бик якын күреп, үз итге. Гомумән, яшьләр җыелып шау-гөр килеп утырганны ярата иде ул. Бабич Троицкида шәһәрнең түбән очындагы бер тыкрыкта ишек алды түренә салынган кечкенә флигельнең икенче хатында торды. Әтинең абыйсының фатиры да шуның белән янәшә йортта булганлыктан, ул тирәгә еш барыл йөри идем. Кайчакта Бабичның капка төбендә утырган чагы туры килә, кайчакта ул минем үтеп киткәине үзенең тәрәзәсеннән күреп калып йөгереп чыга. Яңа шигырь язган булса: — Әйдәле, сиңа бер нәрсә укыйм, — дип үзенең чарлаксымая бүлмәсенә чакыра. Аның ул кечкенә бүлмәсендә һәрвакыт диярлек кимендә бер-ике кеше утыра. Журналист Мәхмүт Бөдәйлине дә шунда очратырга була иде. 1917 елны Бабич Троицкидан киткәч, без, аның дус-ишләре, байтак вакыт аны юксынып, ямансулап йөрдек. Миңа ул Уфадан бер озын хат, Оренбургтан ниндидер бәйрәм уңае белән бер ачык хат язды да ике арада бәйләнеш өзелде. Шувнан соң мин Бабичны тагын бер генә күрдем. 1918 елның июль аендамы, августындамы кичке эңгер-меңгердә һич көтмәгәндә килеп керде ул безгә. Артыннан кугын куып, бик озак йөгергән кеше төсле шабыр тиргә баткан, тәмам әлсерәгән иде үзе. Килеп керү белән ул эчәргә, юынырга су сорады. Хәтирә апай: — Әнә мунчада җылы су бар, Бабич, бар шунда кереп юын, — диде. Юынып, ашап-эчкәниән сок, аңа бераз элекке Бабич кыяфәте кергәндәй булса дц. ул бик сүлпән иде һәм, нәрсәдәндер шикләнгәнсыман, һаман як-ягына каранып утырды. Шәһәрдә аклар хөкем сөргән вакыт иде ул. Безнең өйнең өске катында Дутовның 42Бабичның мандолина корпусының ике ягында да капатсы.манрак фигура бар иде. Шуңа күрә без аны «канатлы» мандолина дип йөрттек. 43 Бу шигырь жыентыкта никтер 1918 елгы асәрләр рәтендә күрсәтелгән. Хәлбуки мин аны Бабичтан Троицкида ук ишетеп белә идем. Басылу датасы 1918 елда булган дыр, бәлки. музыкантлар командасы урлатканлыктан, без ярым подвал түбән өйдә тора идек ул чакта. Бабич, шунда утырып чәй эчкәннән сон, караңгы тешу белән вокзалга китәргә ашыкты. — Сине каян җил ташлады, нишләп йерисең,—дигән сорауга каршы ул, син сорама, мин әйтмим дигәксыман, кыска гына җавап бирде. — Чиләбедәи. Йомыш белән. Шуннан соң инде төпченерлек урын калмады. Мин озата барырга теләгәч: — Кирәкми! — диде Бабич. Аннан: — Минем монда килүемне бер җан иясе дә белергә тиеш түгел. Ярын, хуш, күрешербез әле, Сәрвәр! — дип чыгып китте. Бу соңгы очрашу күңелдә ниндидер борчулы тойгы калдырды. Аның бөтен кыяфәте, үз-үзен тотышы серле иде. Шундый кыска вакытка нинди йомыш белән килгән булгандыр ул безнең шәһәргә? Мин, аңлый алмадым. Бабичның биографлары беләдер бәлки. Ул килүдә аның тагын башка берәр танышы белән очрашкан һәм аңа серен чишкән булуы да мөмкин. 1919 елның язында шагыйрьнең фаҗигале үлем хәбәре безгә дә килеп ишетелде. Ә аның соңгы язган кыска гына ачык хатын Бабич үзе һәлак булганнан бер ай үткәч кенә алдым. (Ул вакытта хатлар шулай буталып озак йөри иде.) Ләкин, кызганычка каршы, ул хат ничектер сакланмады. 1961 елның җәендә Троицкига кайтып килдем. Анда кайчандыр Бабич яшәгән урамны да барып карадым. (Ул урам хәзер Дубинская дип атала.) Ул торган йорт урынын күреп (флигель үзе сакланмаган) ямансулап куйдым. Шунда капка төбендә елмаеп торган мөләем шат чырайлы, балаларча эчкерсез саф күңелле дус, шагыйрь, Бабич күз алдына килеп басты.