Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ТАТАР ПРОЗАИГЫ

Шушы елның 3 декабренда татар прозасының беренче карлыгачы, язучы I Муса Акъегетнең тууына 100 ел тулды. Муса Акъегет—татар әдәбияты —•—“ тарихында беренче буларак (XIX гасырның соңгы чирегендә), заманының актуаль темаларын чагылдырып, чәчмә әсәр ижат иткән язучыларның берсе. Рус культурасы һәм әдәбияты белән якыннан таныш булган бу язучы шул чорның татар тор* мышын чагылдырып үзенең «Хисаметдин менла» повестен яза. Казанда 1886 елда университет типографиясендә басылып чыккан ул әсәр руе матбугаты игътибарын да җәлеп итә. Профессор В. Д. Смирнов үзенең 1888 елда басылган «Мусульманские печатные издания в России» дигән мәкаләсендә М. Акъегетнең «Хисаметдин менла»да шул чорның прогрессив идеяләрен яктыртканлыгын әйтеп уза. Повестьта күтәрелгән мәсьәләләр үз чорының шактый әһәмиятле проблемалары булып, соңыннан да аларның байтагы татар әдәбиятының үзәгендә торды. Хәтта 1905 ел революциясеннән соң басылган әсәрләрдә дә шул ук мәсьәләләрне гәүдәләндереп чыгучылар булды. Бу, әлбәттә, очраклы хәл түгел иде. Моның төп сәбәпләре кенкү- реш һәм культура өлкәсендә феодализм калдыкларыннан котылу өчен барган көрәш, хәрәкәткә бәйле иде. «Хисаметдин менла» әсәрендә автор кешенең азатлыкка омтылышын яклап чыга. «Инсан мәгыйшәтендә бер бәһалы вә яхшы шәй13 — хөррияттер. Без ул хөрриятебезне саклый белербез», — ди әсәрнең баш герое Хисаметдин менла. Әсәрнең героинясы Хәнифә дә аның бу карашларын уртаклаша: «Хөрриятсез яшәмәк көч вә зәхмәт иде- кене бән дә белермен», — ди ул. Хәнифә образы, Хәнифә язмышы аркылы автор ул чордагы татар җәмгыяте өчен бик әһәмиятле булган икенче бер проблеманы — хатын- кыз азатлыгы проблемасын күтәрә. Хәнифә, ул вакытта чиксез көчле булган иске тормыш традициясен җимереп, уз язмышын үзе хәл итә, шәригать законнарына буйсынмыйча, туй алдыннан аталары йортын ташлап, үзе теләгән кешегә тормышка чыга. Шулай итеп, автор татар хатын-кызларын мәҗбүр ителгән никахтан коткару идеясен яклый. Бу әсәрендә автор ул чорда уку-укыту һәм тәрбия өлкәсендә хөкем сөргән иске методны, фәкать дини фанатизмга гына нигезләнгән мәктәпләрне кире кагып, тормышка кирәкле фәнни белемнәр бирә торган уку йортларын, рус теле укытуны яклап чыга. Мәктәп ишекләре бай балаларына гына түгел, бәлки бөтен халык балаларына да ачык булырга тиеш, дигән карашта тора. Татар халкы арасында яңа культура һәм мәгърифәт таратуны яклау белән бергә, автор ул чорда күп таралган һәм төрле сорыкорт ишан һәм муллалар тарафыннан халыкны наданлыкта тоту өчен корал ителгән хорафатларга — им-томнарга, өшкерү- төкерүләргә каршы көрәш кирәклеген дә истә тота: «Бу ишан Хәнифә туташны Хисаметдин менладан суытмага вә Сибгатулла әфәндегә җылытмага, ягъни мәхәббәт иттер- мәгә кереште. Вә хәйлә илә Хәнифә туташка догалар эчереп, вә аягына туфраклар ташлап вә башка молың кебек һөнәрләр эзләп, ишан хәзрәтләре Габбас агада берәр 13 Шәй — нәрсә. ?• һәфтә 1 кадәр зыяфәт итте ’», — дип хикәя итеп хилә дә, шунда ук публицистик чигенүләр ясап: «Бәйлә һөнәрләр... тамь14 15 16 ялганчылык вә шарлатанлык идекене һәрбер зиһенле инсан 17 яхшы беләдер», — дип өстәп куя. Әсәрдә эшчәнлек, хезмәт мактала. Повестьның баш герое Хисаметдин менла: «Эшлеклелек һәр җәһәттән файдалы. Һәрвакыт шат булмак кирәк, кайгы исә һәм эшкә, һәм тәнгә зарар», — ди. Үзенең бу карашларын раслау ечен, ул халык иҗатына мөрәҗәгать итеп: Каенсар төбендә кар булмас, Кайгылы йөрәктә май булмас,— дип җырлап та куя. Прогресска комачаулык итүче социаль катлауларны сатирик фаш итүгә дә повестьта зур урын бирелә. Заманының консерваторларыннан берсе булган, яңача укуга каршы бөтен гайбәтне таратып йөргән Бикбулат мулланы һәм аның эзеннән баручы шәкертләрне алып, автор реакцион руханиларның реаль йөзләрен күрсәтә, төрле юллар белән халыкны алдаучы шундый типларны «шарлатаннар» дип бәяли. Автор иске, һәр яңалыкка каршы килүче, байлыкларына горурланып яшәүче караңгы тормыш вәкилләрен тәнхыйть итеп хенә калмый, аларга алмашка килгән яна кешеләрне күрсәтергә дә омтылыш ясый. Ул аеруча Хисаметдин образында үз заманының күп кенә уңай идеалларын чагылдырып бирүгә ирешә. Хисаметдин менла кешенең байлыгына, дәрәҗәсенә карап эш итми, хәтта үз шәхси интересын да беренче урынга куймый, бәлки башкалар өчен, барлык кешеләр бәхете өчен кайгырта. Хисаметдинның бу эшчәнлеге үз авылында балалар укытуда һәм тирә-яхтагы авылларга чыгып фән китаплары таратып йөрүдә күрсәтелә. Болар авторның шул чордагы рус интеллигенциясе арасында киң таралган «хождение в народ» (халык арасына чыгу) идеясе йогынтысына бирелүен дә күрсәтәләр. Яңа, үз чоры өчен прогрессив карашларны яклауда.Хисаметдин ялгыз түгел. Аның фикердәшләре арасында иске гадәтләр, шәригать законнары тарафыннан кимсетелгән, әмма мәхәббәт һәм акыл ирегенә омтылучы татар кызы Хәнифә дә, яшь гимназист Әбүзәр Дәүләтгилдиев та, бакырчылык һөнәре остасы Гайса Зурколаков та һәм хәтта теләнче Мохтар да бар. Аларның һәммәсен дә культураны үстерүгә омтылыш, үз халкын алга җибәрү интереслары белән яну берләштерә, бер-берсенә якынлаштыра, ди автор. Дөрес, автор үзенек бу образларын тик уңай яклары белән генә идеаль характерлар итеп бирергә омтылган. Яшәештәге чынбарлыкның тискәре якларын тәнкыйть итеп чыккан язучыларның үз әсәрләрендә идеаль эзләүләре, теге яки бу күләмдә тормыш программасы белән чыгулары, әлбәттә, законлы күренеш иде. Бөек демократ Н. Г. Чернышевский үзенең «Нәрсә эшләргә?» дигән романында әле ул вакытларда тормышта булмаган, ләкин үрентесе үсеп китәргә тиеш булган яңа кешеләр образларын бирде, уз иҗатында яшь буын өчен яңа тормыш үрнәкләрен күрсәтте. Муса Акъегет, иҗтимагый карашлары чикле булганга, андый үрнәк типлар тудырырлык югарылыкта тормады. Ләкин шулай да аның иҗатында булган киләчәккә омтылыш, прогресска ышану, татар халкын рус культурасына якынайтуга димләп чыгуы, һичшиксез, унай күренеш иде. Муса Акъегет үзе дә һәм аның прогрессив иҗаты да — бөек рус культурасының уңай йогынтысының җимеше. Ул 1864 елның 3 декабренда элекке Пенза губернасы Чембар шәһәрендә (хәзерге Белинский шәһәре) туа. Шунда 4 класслы рус мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1878 елның 14 августында Пенза гимназиясенә укырга керә. Нәкъ менә шул гимназиядә укыган чакларында рус әдәбияты һәм культурасы белән таныша. Мәгърифәтчелек идеяләре белән рухланып үз халкына культура хезмәте күрсәтергә омтыла. 1884 елда гимназияне барлык фәннәр буенча яхшы билгесенә тәмам итеп, югары мәктәпкә кереп уку теләге белән Москва университетына үтенеч бирә, ләкин аның үтенече кабул ителми. 14 һ ә ф т ә — атна. 153 ы я ф эт итте — кунак булды. 16 Тамь — тәмам, бөтенләй. 17 Инсан — кеше. Истәлекләргә караганда, аның Казанга килеп, Казан университетына керергә тырышып караганы да билгеле. Ләкин патша хөкүмәтенең вак милләтләргә карата булган чикләү политикасы монда да комачаулык итә. Ул югары белем алу ечен чит илгә — Төрккпгә китәргә мәҗбүр була. Патша хөкүмәтенең реакцион политикасы да язучының рус халкына һәм аның тарихи батырлыгына соклануын киметә алмый. Ул үзенең повестенда, үз халкына үрнәк итеп, берничә тарихи вакыйганы искә ала. Шунда Петр 1 яең патриотлыгын, аның үз милләтенә булган тарихи хезмәтен искә алып, Муса Акъегет болай ди: «Үз халкыңны яратып, аны алга җибәрергә тырышучы булу гаҗәеп эшләргә сәбәпче булып, һәр олуг эшләрнең башлангычыдыр. Мәсәлән, тарихка мөрәҗәгать итеп карасак, олуг Петрның үз халкын алга җибәрергә тырышучы сирәк адәм икәнен күрәбез. Бу патшабыз Петрның үз халкын алга җибәрергә тырышучы булуы аркасында Россиядә яңа законнар һәм реформа юлында зур үзгәрешләр мәйданга чыкты. Хәзер дә булган университетлар, ягъни дәрелфәнүннәр, ачылды. Мәзкүр1 патшаның халыкны алга җибәрергә тырышучы булуы аркасында, руслар диңгез фәннәренә үгрәнмәгә башлап, пароход һәм ут көймәләре мәйданга чыкты. Руслар механика гыйльменә, техника гыйльменә үгрәнмәгә башладылар. Олуг Петр милләтеннән бәһалы бер шәй белмәс иде». Шул ук әсәрендә язучы зур тарихи вакыйгалар барганда халык массасының патриотик көче нинди зур урын тотканны күрсәтү өчен Россия тарихыннан тагын бер мисал китерә: «Наполеон, француз патшасы, 1812 елда Москва шәһәрен алып, уйлады ки, җөмлә руслар алынды, дип. Юк, русларның пайтәхете18 19 20 алынса да, уз халкын алга җибәрергә юнәлтелгән ватанпәрвәрлекләрез алынмады. Наполеонны тар-мар итеп Россиядән кудылар», — дип яза ул. Муса Акъегет иҗатында буржуаз тенденцияләр тәэсиренә бирелү дә сизелә. Аның фикеренчә; ярлылар да, кәсеп итсәләр (Мохтар образы), бигрәк тә сәүдә эшенә керешсәләр, байый алалар. Автор байлар белән ярлылар арасында булган тигезсезлекне күрә. Ләкин ул, милләткә уртак хезмәт итү теләкләре нигезендә бу тигезсезлекне бетерергә мөмкин, мәгърифәт һәм һөнәрле булу аркасында барлык кешеләр дә бәхетле була ала, дип ышана. Шуның өчен дә ул феодализм чорында урнашкан кадимчелек идеяләренә, кешеләрнең шәхси иреген буып торучы комачаулыкларга ачы протест белән чыга. Ләкин ул капитализм тормышы һәм аның яна экономик мөнәсәбәтләренең үз эченнән килеп чыккан каршылыкларны күрә алмый. В. И. Ленин бик хаклы күрсәтеп узганча, «мәгърифәтчеләр халыкның бер сыйныфын да үзләренең аерата игътибар предметы итеп аерып куймадылар, алар гомумән халык турында гына түгел, бәлки гомумән милләт турында сөйләделәр»21 . Менә бу сыйфат Муса Акъегет иҗаты өчен генә түгел, шул чорның мәгърифәтче язучылары өчен дә уртак сыйфат булды. Муса Акъегет татар проза әдәбиятында беренче буларак заман темасын күтәреп чыкты һәм мәгърифәтчел реализм методына нигез салучыларның берсе булды. Каюм Насыйри новеллаларында күренгән критик реализм элементлары Муса Акъегет иҗатында да мәгълүм дәрәҗәдә урын алды һәм ул элементлар Заһир Бигиев романнарында тагын да үстерелеп, татар әдәбиятында критик реализм методы урнашуга уңышлы башлангыч булып тордылар. Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте үзенең художество эшләнеше белән дә татар әдәбияты үсешендә әһәмиятле урынны алып тора. Анда, башта әйткәнебезчә, заманының иҗтимагый әһәмиятле һәм гаять катлаулы мәсьәләләре конкрет тормыш һәм көнкүреш хәлләренә бәйләнеп, аерым җанлы кешеләрнең эш-хәрәкәтләрендә һәм кичерешләрендә күрсәтелә. Әсәрнең сюжет төзелеше Һәм үстерелеше гаять мавыктыргыч рәвештә төрле ситуацияләрнең алмашынуы аша бирелә. Әсәрдә сурәтләнгән образ- 18Мәзкүр — бу. 19 Пайтәхете — башкала. 20 Ватанпәрвәрлекләре — патриотлыклары, ватанга бирелгәялекләре. 21 В. И. Лепин. «Без нинди мирастан баш тартабыз?» Татгосиздат, 1950 ел: 39 бит. лар индивидуаль сыйфатлары белән күз алдына хнләләр. Бикбулат мулла «ию, бәли* дигән сүзләрне еш кабатлавы белән, Зурколаков язучы тарафыннан яратып әйтелгән «арслан күз» булуы белән, бай бәтчә Сибгатулла туйга барганда күрсәткән мактанчыклыгы беләк, Гайниҗамал абыстай һәр кешегә яхшылык теләүче карчык булуы белән хәтердә кала. Повестьта туй картинасы бигрәк тә ачык буяулар белән тасвирлап бирелгән. Монда бай малае Сибгатулланың башбаштаклыклары, ун арбага җигелгән тройкаларны» җил кебек узып кнтү күренешләре нәфрәт белән сурәтләнә. Язучы үз әсәрендә образларны квчәйтү чарасы итеп татар этнографиясендә булган аерым күренешләрдән дә урынлы файдалана. Хисаметдинның, сөйгәне Хәнифәне күрү өчен, алар өенә асламчы-сатучы булып хилүе, сөйгән кызына йөзек бүләк итүе, Хәнифенең аны бүлмә ярыгыннан күзәтүе кебек эпизодлар һәм бср-берсенә язган хатларны мәгълүм бер казык төбендәге ташка куюлар — болар барысы да шул заман өчен характерлы тормыш детальләре. Бу художество детальләренең күп урында халыкның үз мәкальләре һәм җырлары белән дә ныгытылып бирелүе әсәрдәге җанлылык- ны тагын да арттыра. Мәсәлән, Хәнифәнең бүлмә ярыгыннан күзәткәнен хнкәя иткәндә автор: Ак эшләпә мамыктан, кызлар карый ярыктан; Карамас иде ярыктан, бер күрергә зарыккан,— дигән шаян җырны китерә. Уңай геройның туры сөйләүчән булуын күрсәтү өчен: «Хисаметдин менла башка муллалар кебн кнртек-миртек жавапланмас иде», — ди. Тискәре образлардан Бикбулат, муллага характеристика биргәндә: «Аучы куянны вә үрдәкне өмет итеп саклаган кеби, бу да никахлар өмет итеп сакламакта иде»,—дигән'уңышлы чагыштыру куллана. Язучы персонажларның тышкы кыяфәтләрен — портретларын да оста сыйфатлый (Хисаметдин менла һәм Хәнифә портретлары) һәм геройларның психологик кичерешләрен тасвирлауга да зур урын бирә. Моңа мисал итеп Хәнифәнең эчке монологын күрсәтергә мөмкин: «Ни өчен мине болай зарыктырырга икән? —ди ул, үз алдына уйланып.— Гаҗәеп!' Юк, туйда аның хәбәре булмаса кирәк, булса иде, бакчага килер, әлбәттә, җитешер иде. Һай, кош булса идем, очып яныңа җитешеп, хәлемне сиңа белдерер идем. Бу кәк инде шимбә көн... Җитешмәсә мин һәлак булдым. Сәүмәгәнем илә бәрабәр яшәмәк куркынычлы һәлакәт дәгел, нәдер?..» Көтүләре бушка китеп, тормышында хәлиткеч вакыт җиткәч, Хәнифә тагын да тирәнрәк кичерешләргә бата, ләкин шунда ук батыраеп: «Шулай да булыр, менла хыянәт тә итәр, өйлә исә дә Сибгатуллага никахланмамын», — ди. Повестьта образларның табигать фонында күрсәтелүе шулай ук художество көчен тулыландыруга ярдәм итә. Автор, татар проза әдәбиятында беренче буларак, матур гына эшләнгән пейзажлар да сурәтләп бирә. «Көндез дүрт сәгатьләр вар ’ иде. Кенәш 2 нуры эсселекне чибәрләтмеш, кырларга чәчмеш иде. Яровой намлы мәгъруф кырларның күренеше бик гүзәл иде: тәртип вә тәртип солы, карабодай вә тары икмәкләреннән кырлар күзләргә кызгылт, аксыл-саргылт төстә күренерләр иде. Кырларның гүзәллеге шат туйчыларны янә шат итәр иде». Мисаллардан күргәнебезчә, әсәрнең теле чуаррак, кайбер урыннары төрек грамматикасы формасына да буйсындырып бирелгән. Бу, бер яктан, шул чордагы татар әдәби теленең язма әдәбиятта формалашып өлгермәвеннән килсә, икенчедән, монда язучының үзенең мишәр диалектында сөйләүче булуы да сизелә. Шулай да анда матур гына саф \ татарча язылган җөмләләр дә шактый күп. Мәсәлән, гүзәл Хәнифә: «арынып, таранып, киенеп, ясанып базарга чыктыгында менлабыз тәрәзәдән күрде... Тетри-тетри ва курка-курка ташны күтәреп мәктүпне'1 тапты» һ. б. Татар реалистик прозасының баш22 23 24 25 22 В а р — бар. 23К в и эш — кояш. 24Намлы мәгъруф — исеме ^елән танылган. 25 Мәктүп — хат. лангычы, беренче карлыгачы булган бу әсәр югары мәктәпләр өчен чыккан хрестоматиядә булса да, әлегә кадәр киң күпчелек укучы алдына куелмаган. Аны хәзерге әдәби телгә күчереп аерым бастырып чыгару яхшы булыр иде. Бу әсәрнең шактый тулы эшләнгән художестволы образлары шул заманны танып белергә ярдәм иткән шикелле, эстетик тәрбия ягыннан да әһәмиятләрен югалтмаганнар. Пенза гимназиясеннән алынган документ язучы Муса Акъегетнең туган елын һәм гомумән биографиясен ачыклауга мөмкинлек бирде. Аның аталары, бабалары һәм үз тормышы турында Магали авылы укытучысы Алмаев иптәш безгә шактый күп материал бирде. Мусаның Төркиядәге тормышы һәм эш чәйлеге турындагы мәгълүматлар «Безнең гол», «Яналиф» журналларында чыккан материалларда бирелә. Шуннан күрүебезчә, Муса 1888 елдан башлап Истамбул шәһәрендә яши. «Мөлкия» исемле югары мәктәпне тәмамлагач, шунда ук рус теле укытучысы булып эшли. Соңыннан берничә еллар Истамбул китапханәсендә эшләп, 1923 елның 24 сентябрендә Истамбул шәһәрендә үлә. Күргәнебезчә, Муса Акъегетнең татар әдәбиятына калдырган бары бер повесте һәм 1906 елда Уральскида «Әлгасир-әлҗәдит» журналында басылган «Аурупа мәдәнияты- ның әсасына бер назар» (Европа культурасының нигезләнүенә бер караш) дигән публицистик мәкаләсе бар. Ләкин, татар реалистик прозасына нигез салучы буларак, Муса Акъегет иҗатының әһәмияте шактый зур. М. ГАЙНУЛЛИН