БЕЛЕМ ЧИШМӘСЕ
(Татарстан АССРның В. И. Ленин исемендәге республика китапханәсенә 100 ел тулуга карата) оветлар Союзындагы иң өлкән китапханәләрнең берсенә — Татарстанның В. И. Ленин исемендәге республика китапханәсенә быел январь аенда 100 ел тулды. Ул 1865 елның 24 январенда Казан шәһәре китапханәсе буларак оештырылган. Аның башлангычы булып библиограф Иван Алексеевич Второв җыйган китаплар хезмәт иткән. Әдәбият сатып алуга һәм аны саклауга акча аз бирелгәнлектән, башта китапханә аерым кешеләр китергән китаплар исәбенә генә үсә. Октябрь социалистик революциясенә кадәр китапханә кызганыч бер хәлдә яшәп килә. Татар укучылары аеруча нык кимсетелә: аларга шушы ярлы уку йортының да бары тик кечкенә филиалыннан — махсус бүлекчәдән генә файдаланырга рөхсәт ителгән. Татар хатынкызларын исә китапларга гомумән якын җибәрмәгәннәр. 1908 елны татар хатын- кызларыннан утыз кеше, китапханәдән файдаланырга рөхсәт сорап, шәһәр башлыгына гариза биргән. Гариза китапханә комиссиясендә 8 ел хәрәкәтсез яткырыла. Бары 1913 елда гына «мөселман хатын-кызларына» китапханәнең филиал-бүлекчәсенә керергә рөхсәт бирелә. Анда да якшәмбе көннәрендә һәм көндезге 12 дәи кичке сәгать 4 кә кадәр генә. Китап фонды чамадан тыш акрын үсә, прогрессив язучылар һәм фикер ияләренең китаплары тыела, юкка чыгарыла. Бөек Октябрь китап байлыкларын халыкка тулысынча ачты. Хәзер инде безнең китапханә — республикабызның иң зур культура учагы. Ул халыкның әдәбиятка булган һәртөрле ихтыяҗын канәгатьләндерә ала, республикадагы башка китапханәләргә җитәкчелек итү, милли библиографияне эшкәртү үзәге булып тора. Монда барлык белем тармаклары буенча татар һәм рус телләрендә бай әдәбият фонды җыелган. Марксизм-ленинизм әдәбияты фонды аеруча кызыксыну тудыра. К. Марксның һәм В. И. Ленинның үзләре исән вакытта чыккан әсәрләре, шул җөмләдән аларның легаль булмаган шартларда басылган яки цензура тарафыннан тыелган китаплары бар. Мәсәлән, В. И. Ленинның «Россиядә капитализмның үсеше» дигән китабы Владимир Ильин псевдонимы белән 1908 нче елда, «Думаның таратылуы һәм пролетариатның бурычлары» исемле мәкаләсе Николай Ленин псевдонимы белән 1906 нчы елда басылып чыга. Бу китапларны бездә һәркем күрә, укый ала. В. И. Ленинның Совет властеның беренче елларында ясаган чыгышлары: «Октябрь революциясенең дүртенче еллыгына карата» (1921 ел), «Халыкара хәл» (1920 елның 19 июлендә коммунистик интернационалның 11 конгрессы утырышында ясаган чыгышы) һәм башка күп кенә әсәрләренең дә беренче басмалары бездә саклана. Китапханә фондында яшь социалистик дәүләтнең беренче Конституциясе текстын, «Ирекле рус типографиясе» басмаларын, бөек рус галиме М. В. Ломоносовның 1755 елда басылган «Российская грамматикаясын С һәм бүтән әсәрләрен, А. Пушкин, А. Герцен, Л. Толстой, Н. Гоголь һәм күп кенә башка язучыларның үзләре исән вакытта чыккан китапларын да без кадерләп саклыйбыз. Туган җирне өйрәнүгә багышланган, элекке Казан губерниясенең, шулай ук хәзерге Татарстанның тарихы, экономикасы һәм культурасы хакында сөйли торган басмалар да зур кыйммәткә ия. Татар телендәге әдәбият фонды революциядән соң гына тулыландырыла башлады. Хәзер бездә марксизм-ленинизм классикларының татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләре дә, коммунистик төзелеш һәм халыкара хәл турындагы китаплар да, К. Насыйри, Г. Коләхметов, Г. Тукай, Ф. Хәмидн, М. Гафури һәм башка язучыларның үзләре исән чакта басылган китаплары, шулай ук хәзерге татар совет азучыларының әсәрләре, рус һәм чит ил телләреннән тәрҗемә ителгән китаплар, фән, техника, культураның барлык тармаклары буенча чыгарылган бай әдәбият бар. Революциягә кадәрге чор белән чагыштырганда, китап фонды 35 тапкырга үсте. Ул 800 мең данәдән артык китап берләштерә. Китаплар, газеталар һәм журналлар белән беррәттән, техник әдәбиятның махсус төрләренә дә гаять бай без. Китапханә Казанда яшәүче укучыларга һәм, китапханәара абонент буенча, Казаннан читтә яшәүче укучыларга—ел саен 30 мең чамасы кешегә хезмәт күрсәтә. Бу санның һаман арта баруын да әйтергә кирәк. 1953 ел белән чагыштырганда, эшче-укучылар саны 7 мәртәбә, халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә, мәгариф, сәламәтлек саклау, культура тармаклары буенча эшләүче укучылар саны 4 тапкыр артты. Китапханәнең уку залына көп саен мең ярымнан артык кеше килә. Соңгы елларда Казан предприятиеләре белән бәйләнешне тагың да көчәйтергә тырышабыз. Производствоның конкрет мәсьәләләре буенча предприятиеләрдә һәм үзебездә күргәзмәләр оештырабыз, сөйләшүләр уздырабыз. Быел Компрессорлар заводында, «Сантехприбор», Резина- техник әйберләр заводларында, күп кенә фәнни-тикшеренү институтларында һәм башка урыннарда шундый күргәзмәләр эшләде. Радиоэлектроника һәм электрон техникасы буенча, металл эшкәртү әдәбияты буенча ясалган күргәзмәләр белгечләрдә һәм эшчеләрдә аеруча зур кызыксыну тудырды. Мондый күргәзмәләрне әзерләүдә һәм үткәрүдә инженерлар һәм эшчеләр үзләре дә ярдәм итәләр, әдәбият сайлауда, библиографик күзәтүләр ясауда якыннан торып катнашалар. Производство мәсьәләләрен хәл иткәндә предприятиеләр һәм оешмалар китапханәне үзләренең беренче булышчылары итеп саныйлар. Без шуңа аңлы рәвештә омтылабыз. Хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү буенча китапханә көндәлек эш алып бара. В. И. Ленин туган көнне үткәрелә торган укулар һәм очрашулар, совет язучыларының, бигрәк тә Татарстан азучыларының яңа әсәрләре буенча укучылар конференцияләре, телевидение һәм радио буенча чыгышлар, пропагандистлар өчен үткәрелгән семинарларда, за- вод-фабрикаларда төрле актуаль темаларга библиографик күзәтүләр инде гадәти күренешкә әйләнеп китте. Китапханә язучылар өчен үз укучылары белән очрашу, иҗат отчетлары тыңлау урынына әверелде. Анда һәр яңа китап буенча диярлек фикер алышулар үткәрелә. Соңгы вакытта Г. Ахуновның «Хәзинә», А. Расихның «Язгы авазлар», С. Рафиковның «Беренче яз» романнарына, А. Гыйләҗевның «Зәй энҗеләре», И. Газиның «Онытылмас еллар» повестьларына багышланган конференцияләр, шагыйрьләрдән И. Юзе- ев, Ш. Галиев, Ә. Баянов белән очрашулар кызыклы булды. Күптән түгел Мәскәүдә уздырылган Татар әдәбияты атналыгы турындагы тәэсирләрен укучыларга җиткерү өчен дә Г. Әпсәләмов, С. Хәким, Ф. Хөсни, X. Туфан, Р. Мостафин, Р. Кутуй һәм башка язучылар безнең ПО М. Делешова *- китапханәне сайладылар. Башкортстапнан килгән кунакларыбыз С, Кудаш һәм К. Мәргән белән очрашуны да укучыларыбыз күңелләрендә саклыйлар, онытмыйлар. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче белгечләрне һәм колхоз кешеләрен шул өлкәдәге яңалыклар белән таныштыру шулай ук киңәя бара. Болардан тыш, китапханә коллективы республиканың барлык китапханәләренә методик, библиографик ярдәм күрсәтә. Соңгы бер ел эчендә генә дә, республика китапханәләренә ярдәм йөзеннән, 40 семинар һәм киңәшмә үткәрелде, 30 тапкырдан артык методик һәм библиографик материаллар җибәрелде. Безнең китапханә работниклары урыннарга 50 мәртәбәдән артык барып кайттылар һ. б. Китапханә коллективы үз укучыларының барлык таләпләренә, ихтыяҗларына мөмкин кадәр тулырак, яхшырак җавап бирү өчен бөтен белемен, көчен һәм шул эшкә мәхәббәтен багышлаган. В. И. Ленин Татарстан АССРныц үзәк китапханәсен чын мәгънәсендә массовый, халык китапханәсе итеп, бай итеп күрергә, аның ишекләренең барлык хезмәт кешеләренә һәрвакыт кунакчыл рәвештә ачылып торуын күрергә теләгән. Юлбашчының бу хыялы тормышка ашты, Владимир Ильич Ленин исемен йөрткән китапханә яңа кеше өчен көрәшнең алгы сафында бара, партия һәм халыклар максатын якынайтуда — коммунизм төзелешендә үзенең барлык мөмкинлекләреннән файдаланып, эшли.