Логотип Казан Утлары
Роман

АК ЧӘЧӘКЛӘР

Беренче бүлек

1

Сибәләп кенә үтеп киткән тенте яңгырдан соң гаҗәеп аяз таң атты. Мондый аяз якты иртәләрдә яшьләрнең генә түгел, картларның да күзеннән йокы кача. Гөлшаһидә, күңелендә үтә бер җиңеллек һәм -сафлык тоеп, урыныннан җәһәт торды, халатын киде һәм, иптәшләрен уятмас өчен ояк очларына гына баса-баса атлап барып, тулай торакның тәрәзәсен ачып җибәрде. Яңгырдан соңгы аз гына дымсу һава, салкынча ефәксыман, йөзенә, муенына сарылды. Гөлшаһидә тирән итеп сулыш алды һәм, терсәкләре белән тәрәзә төбенә таянып, ияген учларына терәде. Аның алдында шәһәрнең бөтен түбән ягы җәелеп ята иде. Йокыдан-уянып җитмәгән Казан өстенә, әйтерсең, үтә күренмәле алсу өрфия каплаганнар. Шушы алсу өрфия астында матурлыгын бернинди сүз белән дә әйтеп биреп булмый торган тылсымлы тынлык һәм изге тынычлык хөкем сөрә. Кояшның беренче нурлары бары тик аерым биек йортларның стеналарына гына төшкән әле. Алар исәпсез-хисапсыз ташпулатлар диңгезендә ак кыялар төсле калкып торалар. Тәбәнәгрәк йортлар барысы да күләгә эчендә. Бакчалардагы агачлар исә һәммәсе сарылы-яшелле, тик ябалдашлары гына, алтын нурга манчылып, очлы таҗлардай балкыйлар, һәм барысы да, хәтта узып киткән паровоздан өзелеп калган соры төтөн йомгагы да, нәкъ рәсемдәге кебек, хәрәкәтсез. Еракка-еракка сузылып киткән Идел дә тибрәнми, причаллардагы мәһабәт порт краннары да оеганнар, елга аръягындагы карасу-яшькелт хәтфә таулар да, иртәнге тынлыкка һәм тынычлыкка әсир булып, нәрсәдер көтәләрсыман. Гөлшаһидә гү.я тәрәзәдән карамый, гүя очып бара. Гел яктыга, иркенлеккә карап оча шикелле, ә күңелендә сөенечле дә, борчулы да бер уй: «Мансур кайткан!» Чындырмы, имеш-мимеш кенәдерме, тәгаен генә белми әле Гөлшаһидә; Мансурны ул үз -күзе белән күрмәде, аның кайтуы турында башкалардан гына ишетте. Ләкин шул кадәресе дә яшь күңелне очындырырга җитә иде... Гөлшаһидәнең Мансурны инде дүрт ел күргәне юк, ләкин шуш»-* дүрт ел эчендә аны исеннән чыгарган дүрт көн булдымы икән? Каз С га килгән саен (мединститутыы тәмамлаганнан соң ул туган авылы Акъярга эшкә киткән иде) аның йөрәге көчлерәк тибә, күңеле тыелгысыз рәвештә хатирәле урыннарга — Федосеев дамбасына, Фукс бакчасына тарта иде. Ләкин ул анда бармый, курка, гүя анда барса, әллә нәрсә булыр төсле тоела иде. Ул ашыга-ашыга Казаннан тизрәк китү ягын карый иде, ә соңыннан хатирәле урыннарны күрмәве өчен үкенеп бетә алмый. Әмма Казанда кабат булырга туры килгәндә, барысы да нәкь элеккечә кабатлана торган иде. Күңелнең аңлашылмый торган ниндидер бер уены иде, ахрысы, бу, чөнки Гөлшаһидә Мансурның Казанда юклыгын, кандадыр ерак төньякта хезмәт итүен яхшы белә. Аннары Федосеев дамбасына барып чыккан тәкъдирдә дә бернинди могҗиза булмаячагы аңа көн кебек ачык. Ләкин моны акыл әйтә бит. ә күңел... Быел җәй көне Гөлшаһидә Казанга, врачларның белемнәрен күтәрү курсына укырга килде. Әле Акъярдан кузгалганда ук ул, укуларына зыян китермәс өчен, мәхәббәткә бәйләнешле уйларны уйламаска, хатирәле урыннарга, бигрәк тә Федосеев дамбасы белән Фукс бакчасына бер генә тапкыр да аяк басмаска антлар эчте. Бәхеткә каршы, уку программасы бик тыгыз төзелгән булып чыкты: лекцияләр залы, больница һәм китапханә — менә шул өчпочмакта аның бөтен сәгатьләре үтте. Каймакта хәтта тамак ялгарга да вакыты кал-мый иде. Шул ыты-зыгыда укуларның дүрт ае узып та китте. Тагын күп булса ике ай калып бара. Укулар тәмамлангач та Гөлшаһидә Казанда бер көн тормый Акъярга кайтып китәм дип уйлап йөрде. Анда кайткач, аның тормышы яңадан, Акъяр инеше кебек, кышларын калын боз астында калып, язларын аз-маз ташыштыргалал, җәйге челләләрдә саега- саега тын гына агар да агар... Әйе, әле кичә генә Гөлшаһидә шулай юана торган иде, әле кичә генә барлык эшләре, тойгылары тәртипле кеше алдында эчке күлмәктән генә калу, тәндә аның салкын бармакларын тою Асияне әйтеп .бетергесез җәберли, аңарда әйтеп бетергесез эчке каршылык уята иде. Менә хәзер дә, профессор ширма артына .керә башлагач, салган кофтасын тартып алып күкрәгенә .каплады, бөреште, гүя беркемне дә янына якын китермәскә, әгәр килә башласа, «Әни!» дип кычкырырга әзер иде. Күзләре ут булып яна башлады. Профессор, кызның кичерешләрен аңлап: •— Кадерлем, сез приемга килгәнсез. Больницада мрләр юк, врачлар гына бар, — диде. Ниһаять, караганнан соң, профессор Асиягә киенергә кушты. Үзе кулларын юып өстәл янына барып утырды да уйга калды. Оятыннан керфекләрен дә күтәрергә .көче җитмәгән Асия ширма артыннан чыккач, профессор өстәл янындагы урындыкка күрсәтте һәм тагын бер тапкыр аның ничек аяк атлауларын күзәтте. — Больницага ятарга кирәк, Асия, тикшерергә. — Мине ничә тикшерделәр бит инде! — дип кычкырып җибәрде Асия, әрнү белән. — Җанымны гына ярып .карамадылар. — Тагын бер тапкыр кирәк, — дип көрсенде профессор һәм Маһирә ханымга таба борылды: — Сезнең бүлекчәгездә буш урын бармы? — Яна гына бушаган бер урын бар. — Алайса Асияне шунда урнаштыруыгызны үтенәм. Асия, сискәнеп, ишеккә карап алды. Профессор, аның бу ихтыярсыз карашын тотып алып, сезне анда .көтеп торучы бармы әллә? — дип сорады. — Әнием, — диде Асия, әкрен генә. — Әниегез белән үзем сөйләшермен. Ул арада Диләфрүз килеп Асияне үзе белән алып .китте. Профессор, урыныннан торып, ике кулын артына .куеп арлы-бирле йөренә башлады. — Бик күпләр ревматизм аяк-кулларны гына авырттыра дип уйлыйлар,— диде ул, Маһирә ханым белән Вера Павловнага карап алып. — Хәлбуки, ревматизм барыннан да элек йөрәккә, нерв системасына, эчке органнарга зур зыян китерә. Француз врачы бик дөрес әйткән: буыннар белән сүл ярысын ревматизм ялый гына, йөрәкне тешли. Тешли, умыра!—диде профессор, кулы белән һаваны умырып алып. — Бу кызның йөрәк авыруы ревматизм нигезендә дип уйлыйсызмы?— дип сорады Маһирә ханым. — Аны бит ревматизмнан бер тапкыр да дәваламаганнар. — Бөтен хикмәт тә шунда шул. Бик еш .кына безнең коллегалар теге-бу чирне үзен генә алып дәваларга керешәләр һәм авыруга файда китерәсе урында, кайчак зыян да китереп ташлыйлар. Сезгә дә, Маһирә ханым, Вера Павловна, сезгә дә үтенечем шул: бу яшь кызга игътибарлы булыгыз, ул, иң элек, борынгы римлеләр әйтмешли, duxi et antman levavi-ra 1 мохтаҗ. Аның күңеле борчылу, курку,' әсәрләнү белән тулы. Башта аның күңелен тынычландырырга, аны рух төшенкелегеннән коткарырга кирәк. Ишеткәнсездер нәрсә әйткәнен: «җанымны гына ярып ■карамадылар», ди бит. Димәк, бу кыз инде бик күп нәрсә кичергән,, медицинага ышанычы да калмаган булса кирәк. Сезнең эшегез күп...— диде профессор бераз уйлангач, — ихтимал,-бу эшкә Гөлшаһидәне тартырсыз. Аңа тәҗрибә дә, докладына материал да булыр. Вера Павловна, аның фәнни доклады кайчан булырга тиеш?.. Шулаймы? Алайса, вакыт бар икән әле. Кызның әнисен чакырыгыз әле, Вера Павловна. ...Асия, ванна кереп, өстенә юа-юа төсе уңып беткән кара-көрән халат, аягына берсе яшел, берсе кызыл чүәкләр киеп, сестра белән бергә палатага керде. Аңа шунда у.к кызыксыну чан -карашлар төбәлде. 1 Телен белән кунелен ач. Ләкин кыз 'берсенә дә күтәрелеп .карамыйча, тәрәзә янына узды да сестра .күрсәткән буш караватка йөзтүбән капланды. Байтак вакыт ул шулай өнсез ятты. Аннары чалкан әйләнде һәм түшәмгә текәлде. Палатага якадан әйләнеп кергән Диләфрүзгә- күз- кырые белән генә карап алды. Хатын-кызларның күпчелегенә хас гомуми бер сыйфат Асиядә дә туып килә иде. Ул да бүтәннәрдәге чибәрлекне чибәрлеккә санап бетерми, аннан нинди булса бер кимчелек таба һәм шулай иткәч кенә мин-минлеге әзрәк тынычлана иде. Диләфрүзнең дә кашлары калынрак, күзләре кылыйрак! Ләкин иреннәре Асияне көнләштерә язды: шундый камил, шундый нәфис, исең китәр. Асиянең үз иреннәре дә ямьсез түгел, ләкин аның иреннәре йөзендә пичектер югалып калалар. Диләфрүзнеке кебек йөзен матурлап тормыйлар. Диләфрүз тумбочкаларны карап чыкты да, берсендә порошок күрел: — Апа, нигә эчмәдегез? — дип сорады. — Хәзер үк эчегез. «Менә мина бәйләнеп .карасын!» — дип уйлады Асия эченнән. Кинәт бу матур иренле .кызга ниндидер усаллык эшлисе килеп китте аның. Нигә ул сәламәт тә, нигә Асия чирләшкә? Нигә ул кыз тумыштан бәхетле дә, нигә Асия яшьлегенең иң матур елларында больница койкасында аунарга тиеш? Шушымы гаделлек? Диләфрүз тәрәзәне ачып җибәрде дә Асия янына килеп: — Сезгә записка, — диде. Асиянең дымлы күзләре бик усал ялтырап китте. Әмма үзе Диләфрүзгә иреннәрен сыгып карады. Ә Диләфрүз, киресенчә, ирен почмакларын чокырлатып елмайды гына. Аннары, «Менә мин нинди!» дигән шикелле, озын керфекләрен югары күтәрде. Аның кара күзләре нур белән тулы, әйтерсең, ике тере йолдыз карап тора! Асиягә уңайсыз булып кнгте. Ул күзләрен йомды да Диләфрүз чыгып киткәнче ачмады. Ләкин Диләфрүзнең аяк тавышы тынуга, ул ялт итеп запискаиы чыгарды, тиз-тиз укып тагын түшәмгә текәлде. «Нигә юата ул мине... Нигә үпкәләмим дигән була... Мин үпкәләтер өчен авырыйммыни...»— дип уйлады ул егете турында. 5 Больница тирәләрендә һәрвакыт, җәен-кышын, язын-көзен үзенә бертөрле әчкелтем-төчкелтем ис була. Аны бүтән исләр белән нитәдер чагыштырмыйлар, чагыштырырга мөмкин дә түгел, күрәсең, «больница исе» диләр. «Йөрәгемә тия шул больница исләре», — дип әйткәнне кем генә ишетмәгән. Әмма бүген палаталарга гаҗәеп хуш ис — алма исе таралган, әйтерсең, һәр палатага йөге-йөге белән алма китереп аударганнар. Авырулар, шул алма исенең рәхәтеннән исергәндәй, тын гына, ыңгырашмыйча гына яталар. Алар иңде тән сызлауларын да, рухи газапларны да җитәрлек күргәннәр, кайберләренең .киләчәккә өметләре дә бик чамалы, ләкин шушы минутта аларга бүтән бернәрсә дә .кирәкми, тик алма бакчасына караган тәрәзәләрне генә япмасыннар! Дөрес, палаталарда аз гына җил уйный, салкынча да кебек, ләкин бу алма исе шундый татлы, 'шул хәтле күп нәрсәләрне мскә төшерә, шул хәтле күп нәрсәләрне сагындырып яңарта — җиле дә, .салкыны да куркытмый. Берәүләргә, башлыча авыл кешеләренә, авылга алма сатучы килгән күк тоела, икенчеләренә, шәһәр кешеләренә, әниләре базардан кәрзине белән алма алып кайткан шикелле, шытырдатып алма ашыйлар, имеш. Тик шунысы гаҗәп, үзләре әллә кайчан әти-әни булып, хәтта әби-бабай булып беткән кешеләр дә бүген үзләрен бала итеп күз алдына китерә ләр. Әллә шуңа күрә инде моңы-сагышы, шиге-өмете, -кайтысы-шатлыгы барысы бергә укмашып күңелне татлы итеп сызландыра. Идәннәр әйбәт итеп юылган, палаталар чиста -итеп җыештырылган, урынҗир, салфеткалар— бар да ак кар кебек, авыруларның күлмәкләрен дә алмаштырдылар. Санитаркалардан соң палата сестралары, аннары өлкән сестра үзе янә бер тапкыр һәр палатага керә-керә тәртипне тикшереп чыкты. Бераздан санитаркаларның, сестраларның тыз-быз йөрүләре дә тукталды. Барлык палаталарда да профессор обходы алдыннан гына була торган хөрмәтле, тантаналы тынлык урнашты. Асия, юрганын ияк очына кадәр үк тартып, -кайнар күзләре белән ишеккә - карап ятты. Күрше палаталарда профессорның тавышы ишетелә башлагач, күңелен тагын тирән борчу басты. Профессор янына ул өмет белән килде, профессор белән сөйләшкәч, аның сүнәр-сүнмәс кенә җемелдәгән өмете ышаныч булып әверелә башлады. Төнлә уянып китсә, хәзер беренче прием исенә төшә: профессорның һәр сүзен, һәр хәрәкәтен, һәр ишарәсен, йөзендәге һәр үзгәрешне күңеленнән яңадан же-нтекли башлый... Юк, профессор аны алдамады шикелле, Асия чыннан да терелер. Аның бик-бик тереләсе -килә бит. Тик нишләп соң ул профессорга, яки Маһирә апасына, яки Вера Павловнага күңелендәге барлык борчуларын да сөйләп бирмәде икән? Әллә бүген сөйләргәме? Шушы ук минутта үз-үзен кызганудан һәм кимсенүдән күзләре яшь белән тулды, яңаклары кызып китте. Ул арада палата ишегендә муенына фонендоскобын аскан кыска ак мыеклы, озын буйлы профессор, аның артыннан бер төркем врачлар -күренде: мрләр, хатын-кызлар. Бу кадәр врачларны күр-гәч, Асия тәмам бөреште. — О, монда да алма караклары ята икән,— диде профессор, шат тавыш белән көлеп. — Исе «и тора, Мария Митрофановна, ә? — Ул беренче караваттагы олырак хатынга мөрәҗәгать итте һәм шунда ук карашын яшь кенә хатынга күчерде: — Кәримә апа нәрсә ди? Я әле, әйтеп бирегез, нинди алма исе? Кайсыгыз яхшы хозяйка? — Алма булгач, алма исе -инде,—диде Кәримә, чая .гына көлеп.— Аның сортын кем сорап тора тагын. — Юк, Кәримә апа җаным, сорарга -кирәк! Антоновка исе бөтенләй башка ул. Антоновканы кәбестә -белән бергә тозласаң, мунчадан соң ашарга... һемм! Авылда аны печән астына да күмеп куялар, январьда, февральдә печән астыннан чыгарсаң, -барлык болыннарның хуш исләре аңкый аңардан. Профессорның йөзе шундый көләч, әйтерсең, ул бары ти-к алма турында гына уйлый. Ә үзенең җитез күзләре инде караваттан караватка, авырудан авыруга күчеп, барысының да хәлләрен белеп алырга ' өлгергәннәр. Ул Маһирә ханымның һәр авыру турындагы аңлатмасын игътибар белән тыңлый да авыруны үзе карый башлый, сораштыра, аннары авыруның үзенчәлекләре турында врачларга сөйли. Асиягә моны тыңлап яту күңелсез иде. Ул юрган астыннан врачларны күзәтте. Ләкин алты-җиде врач арасыннан фәкать берсе генә аның игътибарын тартты. Бу хатын врачны ул беренче килгән көнне баскычта күргән иде. Ләкин ул чакта аны «инә күзеннән» үткәрә алмады, чөнки уз күзләрен яшь томалаган иде. Бер караганда, бу врачны яһүд яки гөржи кызына да охшатып була: куе кара чәч, ак йөз, сызылып киткән каләм каш. Тик борыны гына аларныкы кебек кылыч һәм зур түгел, туры, нәфис борын. Мондый озын зифа буйлы, каләм кашлы, зур кара күзле, елкылдап торган авыр кара толы.млы, киң, шома маңгайлы сылу кызлар Норлат якларындагы -кайбер татар авылларында гына үсәләр. Борын заманнарда картлар шундый чибәр кызларны: «Болар болгар нәселеннән, сөякләре асыл аларның», дип .мактый торган булганнар. Хәер, бу кадәресен Асия белми иде инде. Профессор урыныннан торып Асия янына .килә башлады. Кызның яңакларына ялкын капты, күзләре усалланып елтырый башлады. — Исәнмесез, Асенька, — диде профессор, аның янына утырып.— Нәрсә болай постың? Я, бир әле кулыңны, — һәм ул, кызның курка-курка гына сузган кулыннан тотып, тамыр тибешен тикшерә башлады.— Борчылырга кирәкми, кызым. Маһирә ханым сөйли башлагач, профессор аңа satis дип бер сүз әйтте дә, йомшак кына көлемсерәп, «Их, минем куркак боланым!» дип урыныннан торды һәм бая Асия күзәткән хатын врачка мөрәҗәгать итеп: «Сезгә минем үтенечемне җиткерделәрме?» дип сорады. Гөлшаһидәнең «әйе» дигән ишарәсен күргәч, «алайса Асияне сезгә калдырам», дип икенче авыру янына күчте. Гөлшаһидә Асиягә иелеп: ■— Тынычланыгыз, мин керермен әле. Сөйләшербез, — дип пышылдады. Ирләр бүлегендә профессор иң элек Исмәгыйль Хәйретдинов янына узды. Исмәгыйль сугышка типсә тимер өзәрлек егет булып киткән. Бик күп сугышларда катнашкан, зур батырлыклар күрсәткән. Инде сугыш актыгында, герман елгаларының берсен кичкәндә, ул суга баткан һәм боз астына киткән. Кемдер аны шинель чабуыннан тартып чыгарган, авызына спирт койган да, җаны булса терелер әле дип, боз өстен-, дә калдырып киткән. Исмәгыйль госпитальдә генә аңына килгән, ләкин шуннан соң инде ул, ая.кка басса да, саулыкка туймаган. Хәзер ул берьюлы әллә ничә авыру белән авырый иде: кан басымы ике йөз утыз- ике йөз кырык тирәсеннән төшми, тыны бетә, бөеренең берсен бөтенләй алып ташлаганнар, икенчесе дә начар эшли. Ул инде унҗиде ел буе шулай азаплана һәм, өзлексез дәвалануга да карамастан, хәле көн- нән-көн начарлана бара. Бары тик бу кешенең яшәүчәнлегенә һәм түземлегенә генә гаҗәпләнергә кала иде. — Сугыш күләгәсе, сугыш газабы бу, — ди торган иде профессор аның турында сүз чыкканда. Ләкин үзе белән сөйләшкәндә ул: — Син бүген, Исмәгыйль, бөтенләй ару күренәсең, — ди иде. Профессор Таһиров үзенең пациентларына бервакытта да тормыш белән алыш-бирешләре беткән кешеләр дип карамый иде. Киресенчә, ул һәрвакыт аларның өй хәлләре турында да сораштырып ала, дөнья хәлләре белән никадәр таныш булуларын да белешә, эшләре белән дә кызыксына иде. Моның өчен обходның берничә минутын ул һич кызганмый. Менә бүген дә шундый йөгерек бер сөйләшү булып алды: Зәй электростанциясе төзелеше инженеры молния алга'Н, кайтырга чакыра- лар икән, райком секретаре кышка әзерләнүнең барышы турында борчыла, ә Шәйхук исемле авыруның бригадасына .коммунистик хезмәт бригадасы исемен биргәннәр, ә 'бригадир үзе монда кырын ятып әвен суга. Бу суз профессорның күңеленә бик хуш килде, ахрысы, рәхәтләнеп көлеп алды. Аннары Шәйху.кка бармак янады. Бу карт эшчене ул күптән белә һәм ярата иде. Бервакыт, әле сугышка кадәр, лабораториядә чит илдән китерелгән бер аппаратның валигын сындырдылар. Нинди генә 'мастерларга .күрсәтмәделәр, берсе дә төзәтергә алынмады, ә Шәйхук бер генә карады да: — Була, н-и.к булмасын,—диде. — Заграницада да моны адәм баласы ясаган ич. Чыннан да ул валикны ясап бирде, аннары Әбүзәр абзыйның лабораториясе өчен тагын бик куп нәрсәләр эшләде ул. Әбүзәр абзый аны күргән саен аның алдында эшләпәсен беренче булып сала башлады. Ниһаять, .профессор үзенең бөтен свнтасы .белән «Сахалинга» килеп керде. — Менә кайда алма «караклары булмас дип уйлаган -идем,—диде ул елмаеп. — Алма дигәндә барысының борыннары кычыта .икән. Я, исәнмесез, алма караклары? Палатада каты авыру булмаса, артист авыз йомып ятар дип уйлама. Зиннуровның хәле аз гына яхшыру белән, Николай Максимович’ ның да теле ачылды. — Хак сүзгә җавап юк, бәрәңгедә сөяк юк, Әбүзәр Гиреевич,—дип шунда ук эләктереп алды артист. — Алма урларга йөрмәсен дип, Маһирә Хәбнровна минем штанны да салдырып алырга кушкан, ләкин алма дигәндә без андый гына җайсызлыкка карамыйбыз. Профессор, башын артка ташлап, жан рәхәте белән көлеп җибәрде, ә Маһирә ханым артистны шелтәләргә дип авызын ачкан иде, артист аны шунда ук бүлдереп: — Беләм, беләм, — диде, — яратканыңны да беләм. Әнә Верочка белән Гулечка да миңа күз кысалар. — һәм Әбүзәр абзыйга таба башын борып: — Бу хәтле матур хатын-кызны мине күрсәтер өчен алып килдегезме? — дип сорады. — Тамара Ивановна, — диде ул невропатологка, — яшерегез әле шул кара күзләрегезне. Акылдан яздыралар бит. Эх, нинди көннәргә калды '.минем газиз башкайларым! — дип тирән итеп көрсенде артист. —• Карагыз, карагыз, бу затлы авыру. Аның юбилеен бөтен Союз күләмендә уздырдылар, бүләккә бер йөк катыргы, ике йөк ваза, җиде сәгать һәм эшләми торган телевизор алып бирделәр. — Ярар, боларын, Николай Максимович, эш беткәч сөйләрсез, ә хәзер йөрәгегез турында,—диде профессор, көлеп туктагач. — йөрәк нәрсә, бер тибә, бер туктый. Кайчак ике тибеп бер туктый. Монысы инде терелү галәмәтедер дип уйлыйм. Гөлшаһидә Бәдри- евна гел шулай ди. Гөлшаһидә комач кебек .кызарды. Бу артист үзенең шаярулары белән теләсә кемне уңайсыз хәлгә калдыруы «мөмкин. Маһирә ханым профессорга кардиограмма лентасы сузды. Профессор аны яктыга тотып карый-карый, артистка: — Сөйләгез, сөйләгез, мин тыңлыйм,—диде. — Барысы да шул тәкъдир лентасында инде, Әбүзәр • Гиреевич,— дип көрсенде артист. — Минем эшләр бик хөрти ахрысы. — Әйе-е,—- диде профессор, сузып.— Хирург чакыртып иреннәрегезне яматмыйча булмас. Профессор бөтерелеп торган лентаны Маһирә ханымга бирде дә,, урыныннан торып, Николай Максимовичның кулына җиңелчә генә кагылып алды. Бу аның ярату билгесе иде. —■ Ике-өч көн ятыгыз әле, аннары торып йөрергә .рөхсәт итәрбез. Хәлләрегез әйбәтләнүгә бара, туганкай. Профессор очучы-инженер Андрей Андреевич Балашов янына күчеп утырды. Мендәрдә аның зур такыр башы карбыз кебек ялтырап ята. иде. — Я, богауланган батыр, хәлләр ничек?—дип сорады профессор аңардан. — Богауларны алып ташласагыз иде, Әбүзәр Г.иреевии,—дип ирләрчә якты итеп елмайды очучы. Профессор аның караваты кырыеннан салынып торган лямканы кулына алып ачып ябып карады. ■— Каптырмасы бик җайлы икән моның. Тагын бер-ике пар шундый каптырмалар ясатып булмасмы икән, Андрей Андреевич? — Ник булмасын, — дип Балашовтан алда артист җавап бирде.— Бәясендә тормасагыз, йөзне дә ясап бирәбез. Маһирә ханым Балашовның төнлә начар йоклавын, бастырылуын, биле авыртудан зарлануын әйтте. Йөрәк авыртуы бетеп бара, тын кысылуы соңгы берничә көн эчендә бөтенләй кабатланмаган, йөрәк ти беше тавышы ачык ишетелә. Авыру ян белән ятарга рөхсәт сорый. Тыйганны тыңламыйча бик күп эшли. — Нәрсә эшли? — дип сорады профессор. Маһирә ханым Балашовның юрганын күтәрде. Анда китаплар, белешмәләр тулган иде. Хәтта бәләкәй генә чертеж тактасы да бар иде. Карандашын, төшеп китмәсен өчен, бау белән бәйләп куйган. — Бу нәрсә, конструкторлар бюросымы? — дип сорады профессор. Ярын әле, Маһирә ханым Балашов янына завод кешеләренең бертуктаусыз килеп йөрүләрен, болай кертмәсәләр, кичен, арткы ишектән кереп, Балашов биреп җибәргән кәгазьләрне бик сөенеп алып .китүләрен белми иде. > — Эшләмичә ята алмыйм, Әбүзәр Гиреевич, гафу итегез, — диде Балашов. Барысы да профессор бик каты ачуланыр дип көткәннәр «де, ә ул артык арымаска гына кушты. — Хезмәт—иң яхшы дару, — диде. — Ята башлавына күпме булды инде? — дип сорады аннары профессор һәм фонендоскоп белән Балашовның күкрәген җентекләп тыңлады, авыртулары турында сораштырды һәм, сынын турайтып, Маһирә ха«ымга мөрәҗәгать итте:— Минемчә, ян белән борылып ятарга рөхсәт итәргә мөмкин. Бу минутны Балашов зур бәйрәм -итеп түземсезлек белән көтте. Гел чалкан яту аның өчен коточкыч газап иде. Күкрәкне мең потлы таш баскан, арка сөяге катып беткән, ичмасам, бер генә минутка булса да кырын яту — утырып тору түгел, кая ул! — кырын яту теләге ком Сәхрасында бер йотым суга сусаудан да көчлерәк иде шикелле. Җаны теләгәнчә борылып ята алучы Николай Максимовичка ул дөньядагы иң бәхетле кеше итеп карады. Ләкин шушы бәхетле минут килеп җиткәч, кинәт Балашовның күңелен .курку басты. Аның һавада моторы бозыла башлаган самолетны «корсагына» утыртканы бар иде. Андый самолетны күктә тотып булмый бит, тизрәк җиргә төшерергә кирәк. Котылу җирдә генә. Ләкин җир якынлашкан саен бәрелеп шартлау куркынычы да күз иярмәс тизлек белән якынлаша. Рычагларны тартып, самолетны тагын һавага күтәрәсе килә... .Менә хәзер дә шуңа охшашлырак бер тойгы кичерә башлады Балашов. Бер секунд эчендә маңгае тирләп чыкты. , — Я әле, туган, әкрен генә уң якка борылыйк, — диде профессор һәм сак кына булыша башлады. Маһирә ханым, Гөлшаһидә, Вера Павловна шулай ук ярдәмгә сузылдылар. Палата эче тып-тын булып калды. Авырулар да, врачлар да гүя сулыш алудан туктадылар. Балашов май гына уң ягына борылды һәм шунда ук елмая башлады. Ләкин профессорның йөзе һаман бик җитди иде, ул авыруның кулын ычкындырмады, аннары тагын йөрәген тыңлады һәм бары тик шуннан соң гына җиңел сулап: — Менә шулай, — диде һәм шул ук секундта бүтәннәрнең дә йөзләре яктырып китте. Ә артист ике кулын кушырып яткан җиреннән сел- кә-селкә: — Андрюша, җир! Тәбрик итәм! — дип кычкырды. Балашов врачларга рәхмәт укый башлагач, Әбүзәр абзый аны бүлдерде: — Монысы соңыннан, соңыннан, — диде һәм урындыгы белән Зин- нуровка таба борылды: — Хәлең ничек, Хәйдәр? Профессорның Зиннуров янына өченчеме, дүртенчеме килүе -иде инде бу. Хәйдәр янына утыргач, аның тавышында, йөзендә, кул хәрәкәтләрендә сүз белән әйтеп биреп булмый торган үзенә бертөрле .җылы- .лы.к, йомшаклык хасил була иде. Зи-ннуровның хәле, беренче көннәрдәгегә караганда, беркадәр яхшыра төшкән иде. йөрәк авыртуы кимегән, тыны да элекке кебек минут саен кысылмый. Әмма йокысы һаман рәтләнә алмый, әле төшләр күрә, әле саташа, әле бастырыла. Бүген төнлә күкрәге бик каты кыскан. Pie* зе, куллары хәзер дә ап-ак, бармаклары калтырап тора. Кул пульсының ритмы зәгыйфь, йокы артерияләрен бөтенләй капшап булмый, йөрәк, тибеше тавышы тонык, үпкәләрендәге хырылдау да бетмәгән әле. Ләкин профессор моннан башка да нәрсәдер күрә иде ахрысы, нык итеп әйтә куйды: — Сират күперен кичтек дияргә ярый, туганкай,—һәм авыруның ябык кулына жиңелчә генә кагылып алды. — Тереләсез, бүтән бернәрсә турында да уйламагыз. Мәдинә ханым сезгә күп ител сәлам әйтте. Кунакка көтә, Фатнхәттәй карлыган вареньесы әзерли. Дүртенче караваттагы яңа авыруны Әбүзәр абзыйның беренче күрүе иде. Авыруның киң маңгае аркылы бер колагыннан икенчесенә кадәр кыршаусыман кызыл эз сузылган. Чырае сүрән, күз карашы авыр. Маһирә ханым аны йөрәк пристубыннан соң ашыгыч ярдәм машинасында китереп салганлыкларын әйтте. Нитроглицериннан һәм морфи, атропин, камфара уколларыннан соң йөрәк авыртулары басылган. Кардиограмма характерлы түгел. «Кайда күргән идем мин бу «кызыл чалмалы» кешене?» — дип уйлады профессор, һәм кинәт барысы да кылт итеп исенә төште. 1937 ел. Төн уртасы. Профессорны, йокысыннан уятып, кара машинага утырттылар да алып киттеләр. Аннары менә шушы «.кызыл чалмалы» кеше аңардан сорау алды. Ул чагында бу кеше болай ябык, чал түгел иде. Әмма авыр карашы, ачы көлемсерәве һич тә үзгәрмәгән. Өч айдан соң профессорны, шәһәрдән беркая да китмәскә дип кулыннан язу алып, төрмәдән чыгардылар. Ике ай үтәр-үтмәс яңадан килеп алдылар һәм ул кабат шул «.кызыл чалма» алдына килеп басты. Инде дөнья белән бәхилләшергә туры килә дип торганда, профессорны кабат өенә кайтардылар. Шуннан соң инде аны бервакытта да борчучы булмады. «Кызыл чалмалы» кешене дә ул артык күрмәде. Менә бүген күпме еллардан соң беренче очрашулары иде. Профессор бер кулына сәгатен тотып авыруның тамыр тибешен тикшерде. 120! Димәк, ул да таныган, борчыла. — Тыныч булыгыз, — диде профессор, карап чыкканнан соң. — йөрәгегез таушала төшкән. Ләкин режим саклаганда, бу йөрәк белән торып була әле. Авыру бер сүз әйтмичә ачы итеп көлемсерәп куйды. — Сездә нервное истощение. Шул нәрсә йөрәккә китереп суккан. Дәвалаганнан соң спазмалар үтәр. Бавырыгызны да дәваларга кирәк булыр. Профессор урыныннан торды. Авыру, үзенең авыр карашын түшәмгә төбәгән килеш, миңа барыбер дигән шикелле, хәрәкәтсез һәм сүзсез ятып калды. Бу «кызыл чалмалы» кеше белән көтмәгәндә очрашу профессорның кәефен китәрде. Дөрес, башкалар белән чагыштырганда, аның язмышы бик жиңел булды. Элек ул моны башкаларның гаепле булуы, үзенең халык каршында, ил каршында бернинди гаебе юклыгы белән генә аңлатты. Күрәсең, шик төшкән булган да, тикшергәч, аны артык бимазаламаганнар. Соңыннан, социалистик закончылыкны тупас бозу фактлары фаш ителгәч, ул үз язмышын үзе аңламый башлады. Меңләгән гаепсезләр башына яуган бәла ничек итеп аны читләтеп үтеп китте икән? Бик борчылган кыяфәттә Алексей Лукич Михальчук күренде. — Артык тузәрлегем калмады, — диде ул. — Тилертер хәлгә жит- керде мине бу Солтанморатова. Төрле яктан талыйлар... Җитмәсә телефонда хатынны әрләп елаткан. Коридорга булса да салыйк, Әбүзәр Гиреевич. Соңгы ике-өч көн эчендә ул чыннан да шактый ябыккан иде. Күзләрендә тынычсызлык, кырынмаган да. — Сез, Алексей Лукич, эткә сөяк ташлап котылмакчы буласыз. Мин мондый нәрсәгә бара алмыйм, — диде профессор, тыныч кына. Алексей Лукич әрнеп: — Мин дә бит кеше, минем дә нервларым бар, минем дә вакытыннан элек инфаркт аласым килми, — диде. — Иртән иртүк шалтырата башлый да кичкә .кадәр эзәрлекли. Иртәгә китерсен дип әйтәм. — Ихтыярыгыз,—диде профессор, нык итеп. — Әгәр сез иртәгә чире булмаган бер .кешене больницага саласыз икән, берсекөнгә мин бу больницадан китәм. Чөнки мин авыруларны гына дәвалый алам. Алексей Лукич ике кулы белән башын тотты. 6 Профессорның чираттагы лекциясе тәмам булгач, белемнәрен күтәрергә килгән врачларның кайсыдыр сорау -бирде: — Әбүзәр Гиреевич, әйтегез әле, — диде, — сигезенче палатадагы кыз н.и белән авырый? Ни өчен сез аны безгә .күрсәтмәдегез? Профессор кашларын җыерып берничә минут эндәшми торды. Урынсыз яки гади кызыксыну өчен генә бирелгән сорауларны яратмый иде ул. Аннары башын күтәрде, тере кара күзләре белән залга бераз карап торды, күзлеген салып кафедра өстенә куйды. Ике кулын кушырды. Бу аның җавап бирергә әзерләнүе иде. — Медиклар телендә nil посеге 1 дигән бер яхшы сүз бар. Шуны беркайчан да онытмавыгызны үтенәм. Авыру ремонтка китерелгән җансыз машина яки телсез хайван түгел. Ул үзе бер дөнья. Бик .катлаулы, бик нечкә бер дөнья. Ул кызның күзләренә игътибар итүчегез булдымы? Ут иде бит аның күзләре, ә җаны, аучы мылтыгы алдындагы болан йөрәге кебек, тетрәп тора иде. Аны газапларга минем хакым бар идеме? Авыруга ветеринарларча карау, аңа урынсыз рухи травма ясау — җинаять ул. Әгәр сез -барыгыз да, бигрәк тә ирләр, аның янына килеп тотып карый башласагыз, ул сезгә юл куяр иде дип - беләсезме? Юк, ул шунда ук чыгыл китәр, аннары көне буе гарьләнеп елар иде. — Профессор, зиһенен туплап, бер минут чамасы эндәшми торды, күзлеген бер урыннан алып икенче урынга куйды.—Догматизм һәр эштә зыянлы, медицинада аеруча. Без .күп вакытта кабатланмый, башкаларга охшамый, гомуми законнарга сыймый торган индивидуумнар -белән эш итәбез. ,Әгәр авыруның врачтан күңеле бизсә, дәвалауның уңышлы нәтиҗә бирүе бик шикле. Авыруның чиреннән тыш күңеле бар әле. Күңеле! — дип профессор кулын югары күтәрде. — Сократ моннан ике мең ел элек: «Күңелне дәваламыйча, тәнне дәвалап булмый»,—дип әйткән. Кү- нелнең илаһи бернәрсә түгеллеге, .бәлки реаль физиологик күренеш булуы — нервларның иң югары эшчәнлеге, кешенең психикасы икәнлеге хәзер сезнең һәрберегезгә билгеле. Үт.кән заманның бөек галимнәре— Сергей Петрович Боткин, Григорий Антонович Захарьин, Владимир Михайлович Бехтерев һәм башка атаклы клиницистлар тән белән күңелне бергә дәвалау бердәнбер дөрес метод икәнен практикада күрсәттеләр, шул юлда-н баруны -безгә дә васыять итеп калдырдылар. Бөек Иван Петрович Павловның: «Шатлык тәнне ныгыта» дигән сүзләрен дә беркайчан да исегездән чыгармагыз. Без кеше дәвалыйбыз! Чирне түгел. Хәзерге .көндә медицина фәненең еллап түгел, айлап, -көнләп үсә баруы деонтология 2 3 мәсьәләсен юкка чыгармый, киресенчә, тирәңәйтә, үстерә бер өй кешеләре, ә өйдә савыт-саба шалтырамыйча булмый инде. Янгура мәгънәле генә елмайды. — Савыт-саба гынамы икән, Әбүзәр Гнреесич, — диде үл һәм рюмкасын кулына алып а^су ялкынга бераз карап торды. — Тютеев утырган урынында тора алмый. Кызыл борыч ашаган төсле үрле-кырлы си- *керә. Өстәле тирәсендә юргалап йөри, әйтерсең, арттан камчылыйлар үзен. — Алай ук булмас ла, — диде профессор, хафага төшеп.'—Шулкадәр каты булдымы икәнни? — Сез, Әбүзәр Гиреевич, әйтмәсәгез әйтмисез, әйтсәгез кешенең үзәгенә үткәреп, гомергә онытмаслык итеп әйтәсез. — Юк, сез арттырасыз, Фазылҗан. Аннары ул миннән гафу да үтенгән. Алексей Лукич әйтте. Янгура башын артка ташлап аз гына көлеп алды. — Ышанмагыз, тукран тәүбәсе! Мин аны яхшы беләм. Сез аның җенбикәсенә кагылгансыз. Наданга надан дип әйтсәң, ул үзен галим дип исбат итәргә сикереп тора... Сез аның бик әшнә кешесенең кемендер больницага салмагансыз икән. — Мин, Фазылҗан, авыруларны туган-тумачаларыңа карап дәваламыйм. Аннары үз бүлегемдә мин үзем хуҗа. — Әлбәттә, — диде Янгура, җитди итеп, — үз бүлгеңдә дә хуҗа булмагач, нигә ярый ул. Сез әле, хөрмәт күрсәтеп, Тютеев янына үзегез баргансыз, мин ул тукмак борын белән телефонда да сөйләшеп тормас идем... ■— Фазылҗан, — диде Әбүзәр абзый, көлемсери төшеп, — гарәпләрнең бер мәкале бар: үзе артында берәүне дә яманлама, җилнең җиткерүе мөмкин, диләр алар. Янгура башын кашып алды. Сез хаклы, Әбүзәр Гиреевич. Тютеев авыз күтәреп сөйләгәнгә дә тормый, ләкин мундир мәртәбәсе дигән бер әшәке нәрсә бар. Тютеев, рус әйтмешли, как никак җитәкче кеше. Аннары, кайчак җилнең кайдан искәнен чамалау да зыян итми. Тютеев, әлбәт-тә, чи усак утыны, әмма Солтанморатова... анысы аның ана каплан. Аңардан сак булырга кирәк иде. Әйтүләренә караганда, аңардан кайбер дәү абзыйлар да шүрлиләр икән. — Димәк, гаепләре бар, — Ул ягы бәхәссез, әмма, хода»! сакланганны саклармын дигән, Әбүзәр Гиреевич. Между прочим, ул Солтанморатова әнисен икенче бер больницага урнаштырган инде. Аңа үзләре урын тәкъдим итүчеләр табылган. — Бүтәннәрнең ахмаклыгына мин куанмыйм, — диде профессор, сүрән генә. — Дәүләт исәбенә, халык исәбенә яхшы атлы булырга тырышучылар һәрвакыт табыла. — Сез** артык идеальный кеше, Әбүзәр Гиреевич.' Барлык кешеләр дә шулай булсачы. Сез Солтанморатованың әнисен больницага урнаштырмау белән бернәрсә дә отмадыгыз, ә урнаштырган кешеләр берьюлы ике куянны атканнар: Тютеевны да канәгатьләндергәннәр, ана капланнан да котылганнар. Сезнең ике кан дошманыгыз гына артты. — Бу — уен, Фазылҗан. Мин гомерем буе уеннан читтә тордым. Ниндидер исәп-хисап белән эш итмәдем. — Ярар, әйттем исә кайттым, — диде Янгура һәм хуҗаларга рәхмәт укып өстәл яныннан торды, аннары рояль өстендәге китапларны караштыракараштыра сорап куйды: — Мансур кайтырга уйламыймы? Минем балдызкай» әллә нәрсәләр тыкылдаган иде. —• Юк, безгә берни дә язганы юк, — диде Әбүзәр абзый, көрсенүен яшерә алмыйча. — Җибәрмәскә кирәк иде, катырак булырга кирәк иде. — Яигура бер китапны куеп икенчесен алды да аның битләрен актара-актара өстәде: — Сәләтле егет ул, яхшы шеф кулына эләксә, аңардан менә дигән хирург чыгар иде. Практикада чакта ук мин аңа игътибар иткән идем. — Яшь чакта дөнья күрү дә бер кирәк бит, — дигән булды бу турыда сөйләшергә яратмаган профессор. — Ләкин барыннан да бигрәк яшь чакта тезген кирәк, — диде Янгура, кулын йомарлап. — Яшь чак — яшел чак диләр, анда да тарта, монда да. Вакыт узганын сизми дә каласың. Шуннан соң безнең агай-эне утыз биштә — кырыкта көч-хәл белән кандидатскиен якларга керешә, илледән узгач докторскийга тотына, алтмышта пенсиягә чыга. Ә чынында сәләтле кеше утыз биштә доктор булырга, дөньяны шаулатырга тиеш. Мансурга языгыз, бернигә карамастан кайтсын. Мин аны үз яныма алачакмын. Әбүзәр абзый бу тәкъдимне кабул да итмәде, кире дә какмады. Ул кунагын кабинетка чакырды, күптән түгел генә букинистлардан сатып алган сирәк очрый торган китапларын күрсәтте. Ләкин Фазылжан китап сөючеләрдән түгел иде ахрысы, бу китапларга исе китмичә генә карады. Медицинага кагылышлыларын кулына алган булды, ә тарих, сәнгать, әдәбият китапларын күздән генә кичерде. Аның каравы статуэткалар аның күзен кыздырды. Күрәсең, ул сәнгатьнең бу төрен өстен куя. Шкаф башларында Александр Сергеевич Пушкин статуэткалары гына дабиш-алты иде. Күбесе оригиналлар. Әбүзәр абзый быел гына берсен Ленинградтан алып кайткан икән. — Менә монысын миңа сатмыйсызмы? — дип сорады Янгура һәм ак мәрмәр статуэткага күрсәтте.Сездә аннан кала да Пушкиннар әнә күпме... Ахрысы, сез аны бик яратасыз. — Аны кем яратмый соң, Фазылҗан. — Сатасызмы? — Юк, Фазылҗан, сатмыйм. Әнә вазаларның теләсә кайсысын бирә алам. Менә монда берсе бар, мин аны Фатихәттәйдән ераграк яшереп тотам, югыйсә тәрәзәдән атачак, — һәм ул, урындыкка басып, ялангач хатын сурәте төшерелгән вазаны тартып чыгарды. — Юбилейда китергәннәр иде. Профессор Михайловский бүләге. Мәрхүм ярата торган иде шундый эротик нәрсәләрне. — О! — диде Фазылҗан, телен шартлатып алып. — Назлыбикә көнләшерлек икән. Чит илнеке булса кирәк. Ясый беләләр дә шундый нәрсәләрне анда. Моны бирсәгез, әлбәттә, рәхмәт әйтеп алам. Бәйрәм ашы кара-каршы дигәндәй, үзем дә буш калмам. — Ул профессорның язу өстәлендәге бронзадан коелган ау эте сынына карап алды да, — миндә шуның затлырагы бар, — диде. — Әгәр теләсәгез, алмашка бирермен. — Бу нәкъ крепостной замандагыча була түгелме? Кешене эткә алмаштыру... — һәм профессор башын артка ташлап кычкырып көлеп җибәрде. Фазылхан, вазадагы кызга артык игътибар итүен күрсәтмәс өчен, өстәлдәге газетаны кулына алды. Анда Әбүзәр абзыйның мәкаләсе басылган иде. — Кайчан вакыт табасыз икән, Әбүзәр Гиреевич, шундый мәкаләләр язарга?—диде Яңгура. — Миңа да әйтеп карыйлар да һич кенә вакыт арттыра алмыйм. — Теләк булганда вакыт табыла, Фазылҗан. • — Анысы да, билгеле, дөрес. Ләкин космик медицина заманында, бөек проблемалар хәл ителә торган бер вакытта ул им-томнар, дини хорафатлар белән сугышырга кирәкме икән, Әбүзәр Гиреевич? Бигрәк тә сезнең ише зур галимгә? Моны бит берәр студентка яки ассистентыгызга кушарга мөмкин. Аларга гонорары да ярап куя. — Гонорар өчен генә язганда, әл1бәттә, шулай итәргә кирәк, ләкин халык өчен язганда, — профессор башын чайкап алды, — халык өчен язганда, Фазылҗан, мин алай эшли алмыйм. Мина, мәсәлән, бер нәрсә көн кебек ачык: әгәр без халыкны дин сөременнән һәм им-томчылар тозагыннан тәмам азат итүгә ирешсәк, хуҗалык өлкәсендә генә түгел, культура өлкәсендә генә түгел, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә, бик күп чирләрне бетерү юлында да алга таба зур сикереш ясар идек. — Моның өчен партия, совет, профсоюз, комсомол оешмалары бар бит. Безгә ник алар икмәген ашарга,—дип көлемсерәде Яңгура. — Әле ярый бәрәңгесен димәдегез, — диде профессор. — Хәтеремдә юк, кемдер миңа шулай дип тә әйткән иде. Беләсезме мин аңа ничек дип җавап бирдем? Сез бәрәңгене корсагыгызга түгел, миегезгә тутырасыз ахрысы, — дидем. Яңгура бу сүзләрнең ниндидер күләмдә үзенә карата да әйтелүен аңлады һәм, газетаны куеп, тирән креслога чумып утырды. Шунда гына Әбүзәр абзый аның кулындагы кызыл сәхтиян тышлы папкага -игътибар итте. Яңгура аның карашын тотып алды һәм шунда ук сүзне папкага күчерде. Дөрес, ул моны беркадәр ерактанрак башлады. — Әбүзәр Гиреевич,—диде ул, җитди итеп,—-минем дә еллар үтә бит. Илле ишекне кага. — Булмас, сезгә берәү дә кырыктан артыкны бирми, Фазылҗан. — У вы!—диде Яңгура русча. — Әнкәй бер ун елга кичегебрәк таба белмәгән шул. Инде юбилей дип,башны катырачаклар. Әллә кайнардан, әллә кайлардан әйттеләр, инде әзерлән, диләр. — Шау-шуы бик яман шул, —- диде профессор әкрен генә һәм ак башын чайкап куйды. — Шау-шуы аның, Әбүзәр Гиреевич, ничек килер шулай китәр. Анысы мине әллә ни борчымый. Без фән кешеләре, без яшәгән елларга түгел, үзенә тиешлесен юләр дә яши, без юбилейларда эшләгән хезмәтебезгә йомгак ясарга, киләчәккә зарядка алырга тиешбез. Шуны күздә тотып, минем, шул юбилей - мөнәсәбәте белән, берәр гыйльми хезмәтемне бастырып чыгарасым, фәнгә азмы-күпме өлеш кертәсем килә. Минемчә, гыйльми хезмәтне юбилейны көтеп тормыйча да чыгарырга кирәк. Шулай туры килсә генә... — Әлбәттә, туры килгәнгә генә, — дип Әбүзәр абзыйның сүзен җөпләде Фазылҗан. Аннары безнең шартларны да исәпкә алмыйча бул- мьш. Бездә бит андый нәрсәләргә юбилей уңае белән дә бик үк ашыкмыйлар. Үземә карата зарлансам, гөнаһ булыр иде. Нәшрият миңа уңай фикердә. Тик компетенцияле рецензент кына таба алмыйлар. Үзең булыш, диләр. Ләкин бу четерекле эш, берәү бер төрле, икенчесе икенче төрле аңлавы мөмкин. Шуңа күрә сезне борчырга булдым әле, Әбүзәр Гиреевич. Әлбәттә, мин сездән бик нык гафу үтенергә тиешмен. Вакытыгызны алуым өчен дә һәм, гомумән, әрсезләнеп алдан әйтеп кунакка килүем өчен дә... — Бернинди борчу юк, ташлагыз инде аларны... — Барын бар инде, мин, әнкәй мәрхүмә әйтмешли, битемә бияләй каплап килдем... Аннары, Әбүзәр Гиреевич, гел эш тә эш, кайчак просто сөйләшеп күңелне бушатасы да килә. Бүтәннәр андый эч пошкан чакта бутылкага ябыша, эчмәгән кешегә шул бер утырып сөйләшү кала инде... Элекке интеллигенциянең шәп яклары күп булган. Алар бер-берсенә запросто кунакка йөрешкәннәр, серләрен бүлешкәннәр. Ә хәзер... Менә мин галимнәр йортында торам. Очрашканда исәнләшәбез, ә кунакка йөрешү юк. Чөнки бер-беребездән куркабыз... Әйе, әйе, Әбүзәр Гнре- евич, дөресен яшермәгәндә' бу шулай... Ә сезгә мин ышанып килдем. Серемне дә курыкмыйча ачам, чөнки беләм: сез намуслы кеше. Эчегездә миңа бүре яшереп тотмыйсыз. Гаделкәрим Абдуловичны сорамассызмы икән рецензентлыкка? Хирургия өлкәсендә ул зур белгеч, аннары намуслы да. Бүтәне бит аның белгеч булудан битәр, борынын җил уңаена тота. Я татарлыгын итәргә тырыша... — Ярар, Гаделкәрим белән сөйләшеп карармын. Дөрес, хәзер аның вакыты бик тыгыз. Садыйков авырый, бөтен урология бүлеге, бөтен кафедра аның кулында... — Бик үтенәм, Әбүзәр Гиреевич. Үзем дә аның эше муеннан икәнен беләм. Кайчак дус өчен үз эшеңне куеп торырга да кирәк. Без, татар интеллигентлары, бер-беребезне яклый белмибез. Килешми, фәлән-төгән дигән булабыз, ә дөресен әйткәндә, үз күләгәбездән үзебез куркабыз. Урынсыз тыйнаклык — башка балта түтәсе. Соңгы егерме-утыз елда без башка халыклар интеллигенциясе алдында үз-үзебезне бик түбән төшердек, мин әйтер идем, чамасыз түбән төшердек. Кайчандыр бездән сабак алган кайбер Урта Азия абзыйлары хәзер безгә сәла4 дә бирми башладылар, һәм хаклылар да! Алар дөрләп яна, без пыскыйбыз гына. Әбүзәр абзый ике кулын селекте. —- Кызмагыз, Фазылҗан. Кызган д<еше чаманы югалта. — Кызмыйм, Әбүзәр Гиреевич, просто обидно кайчакта. Элек шәхес культының зыяны тигәндер. Хәзер бит андый киртәләр дә юк: ә сине күрмәүчеләр, башыңнан атлап үтеп китәргә теләүчеләр — адым саен. Татарны татар булганы өчен генә дә алга уздырмаучылар бетмәгән әле. — Мин дә татар баласы, vФазылҗан. Хөрмәт юк дип, таптыйлар дип, алга уздырмыйлар дип зарлана алмыйм. — Сез үзегезне мисалга алмагыз, Әбүзәр Гиреевич. Сез — бөтен дөньяга мәгълүм галим. Сезне чит ил медицинасы да яхшы белә. Сезнең ишеләр бездә бармак белән генә санарлык. Сезнең кебек кеше башка халыкларда булса, әллә кайчан академик итәрләр иде. Янгура урыныннан торды, кулларын чалбар кесәләренә тыгып кысан кабинет буйлап арлы-бирле йөренеп алды, аннары стенадагы рәсем алдында туктап: — Гафу итегез, бу кемегез була?—'Дип сорады. — Мин мондый чибәр кызны үзебезнең халык арасында күргәнем юк иде. — Димәк, начар карыйсыз, — дип чәнчеп алды профессор. Янгура моны яхи/ы аңлады, ләкин каршы сүз әйтмәде, озынча түгәрәк рамка эчендәге рәсемне каравында булды. — Монысын, Фазылҗан, бернигә дә алмаштырмыйм. Бу—минем шәкертем Гөлшаһидә. — Сез бик каты тешлисез, Әбүзәр Гиреевич... Димәк, врач? —■ Әйе! — Кызганыч. Киноактриса булырга кирәк иде аңа. Дөнья йолдызы булып балкыр иде. Кайда эшли? ■— Авылда. — Алайса, бөтенләй әрәм булган икән. — Ул үзе башкачарак фикердә. — Сер бирмәве генә. Кемгә кияүгә чыга ул анда? Иң шәп дигәндә укытучыга яки агрономга. — Әйе, аның ире агроном бугай. Янгура саубуллаша башлады. Инде аяк өсте килеш кенә: — Теге миңа күрсәткән кыргый кызытызны нишләтергә булдыгыз? — дип сорады. — Дәваларга булдык. — Эксперимент? — Шулай да, түгел дә. — Ә... Теге кызыл маңгайлымы? — Ул терелеп килә инде. — Хәтта? Икенче көнне Әбүзәр абзый, Яңгураның йомышын үтәп, Чалдаевка шалтыратты, ләкин үзен туры китерә алмады, операция ясый диделәр. Әбүзәр абзый эше беткәч шалтыратсын дип әйтүләрен үтенде. Чалдаев «ич белән генә шалтыратты. Трубканы Фатихәттәй алды. Аннары китап укып утырган Әбүзәр абзый янына кереп, авызын бөрештерә төшеп: — Бадьян бакчасы телефонга чакыра, — диде. Әбүзәр абзый, елмаеп, күзлеген салды да алгы бүлмәгә чыкты. Ул Фатихәттәйнең кемгә Бадьян бакчасы дип әйтүен яхшы белә иде. Мәҗлесләрдә, бәйрәмнәрдә бераз эчеп алса, Чалдаев гел шул бер җырны җырлый. Дөресрәге, ул җырлый да, көй ота да белми. Башкалар нинди генә көйгә җырламасыннар, аныкы һаман шул бер бадьян бакчасы. Бадьян бакчасын да- ул авыл көенә башлый, «Баламишкин»га суза. «Айхайлүк»кә бетерә. Алар сөйләшеп алдылар. Чалдаев өенә кайтышлый кереп чыгарга булды. Трубканы куйгач, Әбүзәр абзый кухняга башын сузды. — Гаделкәрим балдызында пилмән ашап, утыра, безгә килгәч, чәй эчәсе килердер,—диде Фатихәттәйгә, көлеп. Фатихәттәй Әбүзәр абзыйга шикәр кайчысы белән шикәр ваклап утыра иде. — И, бер чынаяк чәй эчкән кешегә чәй әзерләдем ди, — дип фырылдап алды. Әбүзәр абзый хатынына да Гаделкәримнең киләсең әйтте. Мәдинә ханым белән Аксюша түти диванда гәпләшеп утыралар иде. Әбүзәр абзый да алар янына утырды. Көндез Аксюша түти көне буе больницада, Галина Петровна янында була, кичләрен Мәдинә ханым һәм Фатихәттәй белән гәпләшеп утыралар. Кайчакта, буш вакыты булса, Әбүзәр абзый да сүзгә кушыла иде. Менә Мәдинә Идрпсовнага сөйләп торам әле, — диде Аксюша түти, профессорга таба борыла төшеп, — Мәдинә Идрисовна белән Фа- тихәттәйнең хәл белә килүләренә I алиңушкам шатланып туя алмый. Ул күчтәнәчләрем мактавы! Мондый тәмле ашларны гомердә ашаганым юк иде, ди. I атарларның ашка шулкадәр оста булуларына шаккатабыз. 4. .с. ә/ № 1. — Юк, кадерле Аксинья Алексеевна, — диде профессор, көрсенеп,— сезнең алдыгыздагы бурычны, ни генә эшләсәк тә, түләп бетерә алмабыз инде без. Уйласам, кеше күңеленең шәфкатьлелеге белән бөеклегенә әле дә исләрем китә. Горурланам да, елыйсым да килә. — Күз яше болай да җитәрлек булды инде, Әбүзәр Гиреевич. Бүген төштән соң, карасам, Галинушкам үзалдына елмаеп ята. Ахрысы, гомерем бетмәгән әле, ди. Кичәгенәк сез дә аның белән озак сөйләшеп утыргансыз икән. Әбүзәр Гиреевич белән бик күп нәрсәләрне искә төшердек, ди. — Әйе шул, урманда ул миңа карабодай коймагы ашаткан иде. Партизаннар, немец олауларын кулга төшереп, бер йөк карабодай алып кайтканнар иде. Аннары ром эчтек. Менә дигән Париж ромы. Анысын разведчиклар немец офицерының машинасыннан ящигы белән үк алып кайтканнар иде... Бер тапкыр мин күлмәгемне юып маташа идем. Галина Петровна карап торды-торды да, көлеп, үзе юа башлады. Күлмәк юуның да хикмәте бар икән аның! — һәм профессор «һеммм!» дип башын кагып алды. Аннары хатынына мөрәҗәгать итте: — Туганый, бөтенләй истән чыга язган бит. Галина Петровна юкә балы ярата. Зинһар, иртәгә үк таба күрегез. Алып барыр идем... Аксинья Алексеевна, сезне бүтән кыерсытучы юкмы? — дип кинәт сорады профессор. — Юк,, юк, берәү дә кыерсытмый. Ул арада Чалдаев та килде. Өстендә тимер юлчылар кия торган ак төймәле кара шинель, башында форменный фуражка, тик кокардасы гына алынган. Буе бәләкәй булганга, шинеле бик озын күренә. Кичә- бүген парикмахерскаяда булган ахрысы, агара башлаган чәчен кыска итеп алдырган, тик маңгай өстендә генә бер тотам чәче кире кайтарып куелган. — Гаделкәрим балам, — диде Фатихәттәй, аны каршы алып,—шул. акыллы мишәр башың белән пажарный шинель киеп йөрмәсәң ярамыймыни сиңа? Пальтолык кына акча таба торгансыңдыр бит. — Акчаны без, Фатихәттәй маем, яртысын квартир хуҗасына бирәбез, калган яртысын утынга ягабыз. — Кайчан кәҗүнни квартир бирәләр соң инде? Хәзер бит йортларны күпләп салалар. — Безгә дигәненең түбәсе япмаган әле, Фатихәттәй. — Син бераз хәйләкәррәк бул. Еламаган балага имчәк бирмиләр. Ялганла әзрәк. — Еласам, күздән яшь чыкмый, ялганлаган өчен кечкенә чакта кер- чегән белән кыйнап тәүбә иттерделәр. — Ялганларга курыксаң, башка юлын тап. Квартир бирүчеләр дә, шәт, авырый торганнардыр. Үзләре авырмаса, хатыннары чирли торгандыр. Чирсез хатын дөньяда юк. Бәбәкләренә терә дә әйт: квартир бирсәң, дәвалыйм, бирмәсәң, катис марш! Башкалар яхшыдан яхшыга күчә. Әллә аларга бик матур булганнары өчен генә фатир бирәләр дип беләсеңме? — Мин, Фатихәттәй, берни дә белмим. — Шуңа күрә чыпчык кебек катып йөрисең дә. — Катмыйм әле, эчтән төлке тун киям. Үзе нишләп утыра? Мәдинә апаның хәле бармы? — Авырыбрак тора шул. Өебезнең салкынлыгын күрә торгансыңдыр. Синең кебек эчкә төлке тун кисәң дә җылынып булмас монда. Бер батареябыз рәтләп җылы бирми. Әйдә, кер. Зур таш бүлмәләр, чыннан да, кар базы кебек салкын иде. Барысы да сырма кигәннәр. Чәй янында да сырмаларын салмадылар. Әбүзәр абзый Чалдаевка Янгураның үтенечен әйтте. — Ярар» вакыт булганда карармын,—диде Гаделкәрим. Ул озак утырмады, Абызтәтәй белән Кычанай кунакка килгәйнәр дип кайтып та китте. * — Яратам да, кызганам да шул Бадьян бакчасын,—диде Фати- хәттәй, аны озаткач. — Кичәгенәк базарда Зөм-зөм Зөһрәне очраттым. Былтырлары бик сырхаулап, көянтә кебек урталай бөгелеп йөри торган иде. Хәзер шәм шикелле туры, жеи шикелле таза. Хәлен сораган идем, сөйләп бирде. Кырык ел, ди, бер яман чир белән зәхмәт чигеп йөрдем, бер духтырга да күрсәтмәдем, ди. Казанда, ди, Гаделкәрим атлы бер бик әгълә духтыр бар, шуңа гына күрен, диделәр. Тоттым да, ди, шул Гаделкәримгә бардым. Кис, мин әйтәм, шул шакшыны, югыйсә кабердә дә жәфалар үземне. Рәхмәт төшкеренең кулы маймыни, ди, пычак тотканын да сизми калдым. Ике атнадан терелеп тә чыктым. Хәзер анадан яңа туган шикелле тап-таза йөрим, ди. Әбүзәр абзый рәхәтләнеп кычкырып көлеп жибәрде. Врачларның осталыгы турындагы хикәяләрне ул, аучылар турындагы кызыклы әкиятләрне яраткан кебек үк, үлеп ярата торган иде. 10 — Бүгенге газетаны укыдыгызмы? О, алайса сез Казан медицина дөньясындагы соңгы яңалыкны белмисез әле! — Искиткеч кыю операция. Могжиза! — Тәбрик иттегезме әле Фазылжан Җангировичны? Менә новатор, менә кыюлык, ичмасам! Тәвәккәлдә — тау көче дип юкка әйтмиләр шул. Бүген Казан медицина җәмәгатьчелеге арасында шундый сүзләрне би<к еш ишетергә мөмкин иде. Профессор Таһировка яңа хәбәрне врач Сэлах Саматов әйтте. Әбүзәр абзый сенсацияле газета шау-шуларын яратып бетермәсә дә, сүз Яңгура турында булгач, Сәлахка укырга кушты. Сәлах газетаның соңгы битен ачты да укый башлады: «Йөрәк-тамыр системасы авыруларын хирургия юлы белән дәвалау соңгы елларда гына киң җәелеп китте. Зарарланган тамырларны капрон, дакрон һәм башка шуның ише синтетик материаллар беләи пластик алмаштыру хирургиянең яңа өлкәсе булып килә. ...Н нче больницаның хирургия кафедрасы мөдире Фазылжан Җанги- рович Яңгура бу өлкәдә дә безнең пионерыбыз булды. Күптән түгел генә ул порок белән авырган йөрәккә .бик шәп операция ясады. Ул тамырдагы зыянланган урынны кыю рәвештә дакрон трубка белән алмаштырды... Авыру К. үзен бик яхшы хис итә...» — Нинди сенсация1—диде Саматов, укып бетергәч. — Минемчә, бу мәкаләне бөтен газеталар күчереп басарлар. — Сенсациясен сенсация, — диде профессор, Сәлахны салкын гына күздән кичереп. — Ни өчен сез болай кырынмыйча больницага киләсез? Якагызга, галстугыгызга күз салганыгыз бармы? Шәкерт җиләне кебек маемсырап - беткәннәр. Аннары, бу нинди ат тире исе килә сездән?.. Тырнакларыгыз шайтан тырнагыннан да зуррак. Бүген үк кайтып Гиппократның .беренче томыннан «врач» бүлеген укыгыз, шул! һич тә көтмәгәндә профессорның сүзне болайга боруы Сәлахны хур итте. Ул ни әйтергә белмичә баскан урынында катып калды, ә профессор кулларын артына куеп китеп барды һәм... Асия турында уйлады. Ихтимал, Яңгура аның йөрәгенә дә уңышлы операция ясар иде, ихтимал, Асия турында да газеталар, «авыру үзен яхшы хис итә» дип язарлар иде, ә профессор аны хирург кулына бирмәде. Дөрес эшләдеме соң? Бәлки, Әбүзәр тәне белән генә түгел, рухы белән дә картайгандыр? Яшьләрнең кыюлыгына мыек кабартуы да бәлки шуннан гынадыр. Амбиция төрлечә була бит. Профессор тәрәзәгә күз ташлады: әллә яңгыр, әллә кар ява. Агачлар, коймалар .б.арысы юеш, кара. «Сенсация... сенсация...» дип уйлады профессор, Салахның сүзләрен яңадан исенә төшереп. Нигә ярты гасыр эшләп тә ул бер генә тапкыр да сенсация ясамады икән сон? Әллә аның тормышы, эшләгән эше кызык, батыр булмадымы икән? Бу вакытта профессорның күз почмакларында нурлы җыерчыклар хасил була башлаган иде инде. Бу аның үзенә күрә эчке канәгатьләнүе, телисез икән, хәйләкәр елмаюы да иде. Ул Галина Петровнаның соңгы тапкыр алынган томография һәм бронхография снимокларын тагын бер тапкыр бер-бер артлы ңегатоскопка куеп карады да, бераз уйланып торгач, башын кискен итеп кагып алып, нокта куйгансыман, бармак буыннары белән өстәлгә сукты: — Әйе, шулай! Кабинетка врачлар тула башладылар. Әбүзәр абзый аларның сәламнәрен дә алмыйча, барысын да үз артыннан ияртеп, Галина Петровна янына алып китте. Килгән шәпкә, авыру янына узды, исәнләште, тамыр тибешен тикшерде һәм, елмаеп: — Диагноз куймыйча озак интектердемме?—дип сорады. — Элек ни генә әйткән булсалар да, бүген аларның, кадерле Галина Петровна, барысын да онытыгыз. Минем соңгы диагнозым: бронхоэктазия. Шул. Галина Петровнаның күкрәгеннән җиңел сулыш бәреп чыкты. Врачларның да йөзләре яктырып китте. Бу бит... Өметсез cancer pulmonum түгел, монда терелү өмете бар! — Әйе, әйе, үпкәгездәге тап борчымасын, ул бетәчәк. Иртәгәдән яңа антибиотиклар белән дәвалый башлыйбыз. Профессор Маһирә ханымга таба борылды һәм күрсәтмәләр бирә башлады. Аннары тагын Галина Петровнага иелде, елмайды һәм «Диләфрүз бал керттеме?» — дип сорады. — Хәтерлисезме икән, әле тегендә, партизаннарда чакта, юкә балы белән чәй эчәсем килә дип бер сөйләгән идегез. Яхшылап кына бал белән чәй эчегез, яме. Маһирә ханым әле кичә үк профессорга бик-көйсезләнә торган 'бер яңа авыруым бар дип сөйләгән иде. Ул Галина Петровна белән бер палатада ук ята икән. Профессор аның янына күчеп утырды. Исәнләште. Коңгырт чәчле, нечкә кашлы һәм нечкә иренле Әнисә Чнбәркәевага утыз яшь иде. Финанс эшчесе. Авырый башлавы, үзенең әйтүенә караганда. былтыр булган. Хәзер инде сөйләгәндә дә тыныч кына утыра алмый, бизгәк тоткан кебек калтырана. Иреннәрен каты итеп йомган, әйтерсең, авызыннан ихтыярсыздан сүз чыкмасын дип коты очып тора. Күзләре, киресенчә, зур булып ачылганнар. — Я, тынычланыгыз,—диде профессор кабатлап. — Сез мине күрергә теләгәнсез, шулаймы? Ниһаять, Чибәркәеваның иреннәре калтырап китте. Ул сүзләрен йота-йота ашыгып сөйли башлады. Ләкин аны аңлавы кыен иде. Ул кайдадыр, кемнәрдәндер ишеткән һәм аяк өстеннән генә укылган .брошюралардагы сүзләрне генә бутап кабатлый иде. Аныңча, авыруының бөтен сәбәбе—җанфәрман чабучы егерменче гасыр. Әнисе сиксәнгә җиткән, әбисе туксанны узгач кына үлгән, ә Әнисә утызда ук... — Әгәр теләсәгез, сез дә алар хәтле яши аласыз, Әнисә,— диде профессор, җитди генә. — Ходаем, мин теләмимме!—дип кычкырып җибәрде Чибәркәева. — Ул чагында ачык сөйләшик, Әнисә. Теләү белән теләүнең аермасы бар. Сез нервларыгызга уйнарга ирек бирәсез. Ә аларны менә болай тотарга кирәк,— профессор кулын йомарлады һәм башын селкеп алды. — Нервлар тиле, алар ихтыярына бирелү—хәтәр. Күтәренке күңел кешене һәртөрле чирләрдән иң калын броняга караганда да ныграк саклый. Төшенке күңел кешене, киресенчә, бетерә. — Юк, нервлар бозылуы кешенең үзеннән түгел, заманнан килә. Мин беләм, мин нинди дә булса бер надан түгел. — Безнең заман, әлбәттә, әби-бабайлар заманы түгел. Безнең заман кешесенең нерв нагрузкасы борынгы кешеләрнекеннән чагыштыргысыз зур. Борынгылар гомер буе күрә аямаганнарны без бер атнада, хәтта фер сәгатьтә күрәбез, ишетәбез, хәтеребезгә биклибез. Ләкин бу безгә зыян итми, Әнисә, чөнки безнең организмыбыз тышкы мохитка үзеннән- үзе яраша бара. Ә менә әбиләрне, бабайларны безнең заманга күчереп куйсаң, аларның нерв системалары безнең кызу тормышка чыдамас иде... Тәмәке тартасызмы? — дип кинәт сорады профессор һәм, Әнисәнең уңайсызлануын күреп: — ташлагыз ул шакшыны, — диде. — Рәхәт-- ләнеп китәрсез. — Минем эчем авырта, — диде Чибәркәева, башын аска иеп. Маһирә ханым да профессорга латинча нидер әйтте. Чибәркәева унда ук калтыранып китеп, курыккан тавыш белән: — Сез нәрсә әйттегез? — дип сорады. — Эчегездә суалчан юкмы дип әйтте ул, — диде профессор, күзен йоммыйча, һәм Әнисәгә юрганын ачарга кушты. Чибәркәева юрганын атып бәрде. Аңарда инде хатын-кызга хас тартыну хисе аз гына да калмаган иде. Ләкин шул ук вакытта гген тәне боргычлап куелган каты резинка шикелле иде. Про- 1ның эченә кагылуга, Чибәркәева илереп җибәрде.. игә кычкырасыз, авыртмый ич. г Авырта... — диде Әнисә, үзе дә шөбһәгә калып. — Авырткач бодай кычкырмыйлар, Әнисә. Чыннан да, шуннан соң Чибәркәева кычкырмады. — Авыртуын кайчан сизәсез: ашагачмы, йөргәндәме яки яткачмы? — Төнлә... Уйлана башлыйм да... — Берәр кайгы-хәсрәт кичермәдегезме? — Юк, юк, минем переживаниеләрем булмады... Бер дә булмады! — дип, Чибәркәева гайри табигый кызулык белән җавап кайтарды. Аннары башын түбән иде, куллары белән йөзен каплады. Ләкин шунда ук ачты һәм илергән тавыш белән: — Нигә әллә ниләр сораштырасыз? Беләсез ич, миндә рак, рак!— дип кычкырды. — Менә нихәтле анализлар— ул мендәре астыннан бер төргәк кәгазь чыгарып юрганы өстенә ташлады. — Сез миңа әйтмисез генә. Ракны баштарак тотсаң, дәвалап була. Мин укыдым... Миндә аның бөтен симптомнары бар... — Юк, Әнисә, юк. Сез барысын да уйлап кына чыгаргансыз. Әйдәгез болан вәгъдәләшик хәзергә: мин кушкан даруларны эчәсез, тәмәкене ташлыйсыз, көн саең саф һавада йөрисез... — Юк, снимокта ниндидер бер томан бар... — Томан, Әнисә, һәр снимокта бар. Мондый юләр уйларны башыгыздан чыгарып ташлагыз. Профессор урыныннан торып ишеккә таба китә 'башлагач, моңарчы бер сүз әйтмичә караватында челтәр бәйләп утырган Кәримә, башын күтәреп (аны да бу палатага күчергәннәр иде): — Әбүзәр абзый безне санга да сукмый, ә мин тагы бармакларымның җитезлеген күрсәтеп челтәр бәйләп утырган булам. Без фәкыйрьләргә бер җылы сүзегез дә калмаган икән, — диде. — Кәримә апа фәкыйрьме? — Профессор кашларын күңелле генә сикертте. И, тагы картайтасыз инде, Әбүзәр абзый. Балаларымны бик сагындым, өйгә кайтасым килә. Профессор аның кулындагы челтәрне алып карады да бармакларын кыймылдатырга кушты. — Авыртамы? Менә болай? Буыннарыгыз, Кәримә, тәмам төзәлеп килә Эшләгән җирегез белән сөйләштем. Путевка бирәбез дип әйттеләр. Больницадан чыгуга туп-туры санаторийга — грязьгә барачаксыз. !ая хатын аптырап калды һәм күз яшьләрен сөртә башлады. Менә мә, менә син ана җылы сүз әйт, — диде профессор, көлеп. Терелтүегез өчен дә мең рәхмәт инде... Тагын путевка. Мария Митрофановнаны да квартиралы иткәнсез икән Кичә килгән иде, сөенеченнән нишләргә белми, бичаракай. Әбүзәр абзый тумбочка өстендәге китапны алды. Такташ. — Моны кем укый, Асияме? Соң мин шигырь укымам инде, — диде Кәримә, көлеп. Асияне коридорда Сэлах Саматов белән сөйләшеп торган җирдә күрделәр. Профессор аңа бармак кына янап узды. Маһирә ханым профессорны тагын бер яңа авыру янына алып китте. Бу авыру врач белән сестраны бер генә минутка да яныннан җибәрми, китсәләр, разбой сала, Тнзтеевка, тагын әллә кемнәргә зарланачагын әйтә, әгәр аңа бербе^ нәрсә була калса, бөтен врачларның башы китәсе, имеш, алай гына да түгел, бөтен дөнья җимереләчәк, янәсе. — Андыйларга исегез китмәсен, — диде профессор. — Үзе генә сөйләсә бер хәл иде. Кичә Тютеев та тиргәде. «Күп нәрсәне оныта башладыгыз», — ди. — Әгәр тагын шалтыратсалар, профессор белән сөйләшегез дип әйтегез, ә үзегез сөйләшмәгез. Алар палата ишеге төбенә килеп җиткәннәр иде. Профессор Маһир? ханым күрсәткән авыру янына утырды, исәнләште. — Ханзафаров Мөстәкыйм Максутович, илле биш яшь, хезмәткәр,— дип таныштыра башлады Маһирә ханым. — Илле тугызынчы елдан бирле гипертония белән җәфалана. Йөрәк пристубы эштә чакта башланган. Больницада дүртенче көн, пристубы кабатланганы юк. Ике тапкыр кардиограмма алынды. — Хәзер сез сөйләгез, — диде профессор Ханзафаровка. — Иң башлап шуны әйтергә тиешмен, иптәш профессор, .минем никадәр таләп итүемә, хәтта протест ясавыма да карамастан... — Шикаятьләр кабул итмим. Хәлегез турында сөйләгез. Ханзафаров, турсаеп: — Хәлем минем бик авыр, иптәш прдфессор, — диде. — Шуңа да карамастан, историямдә должностемны... •— Без сезне эшкә алырга җыенмыйбыз, моның әһәмияте юк. — Ник булмасын, номенклатурный работникка мөнәсәбәт... — Бездә бар кешегә мөнәсәбәт бер. Ләкин сез, күрәм, авырмыйсыз,— дип профессор урыныннан тора башлады. — Ничек авырмыйм, — дйп кычкырып җибәрде Ханзафаров. — Менә йөрәк ничек кыса, чәнчи... Обкомда чакта кадый башлады. — Анда бераз борчылдыгызмы әллә? — Беразга гына безнең мыек очы да селкенми, иптәш профессор. Анда ни булганын искә төшерсәң дә... — Кирәкми алайса. Шуннан туры больницага озаттылармы? — Што сез, иптәш профессор. Партийный органда сер бирергә... Өйгә кайткач хатынга: аяк астыннан бәлаләр „чыгарга тора әле, әллә һавалар аязганчы курортка-фәләнгә барып кайтыйммы дигән идем, ә ул: «Ярты юлда кәкрәясең килсә, бар», — ди. Хатын минем медицинада грамотный кеше, врачлар үзләре дә аның белән бәхәсләшә алмый. Шуннан йөрәк тагын обкомдагы кебек чәнчеп куйды. Ә төнлә уянып китсәм, сулыш ала алмыйм, күкрәкне тәмам каплаган... Хатын — телефонга. Ишетеп торам, тиз булыгыз, хәзер үлә, дип кычкыра. Мин, конечно, тоже шыр җибәрдем... Үләсе килми бит... Профессор тыңлый-тыңлый кардиограмма лентасын кулына алды. Ленталарның берсен профессор озаграк карады. Ханзафаров хәрәкәт сез ятты һәм, жаны табаннарына төшкән хәлдә, Әбүзәр абзыйның йөзен күзәтте. Аңа калса, пленка кара урыннарда профессорның да йөзе караңгылана төшә, пленка агарса, профессорның да йөзе яктыра кебек. Ә кара урыннар пленкада күбрәк! Ханзафаровның аскы ирене калтырый башлады. «Эшләр хана», дип уйлады ул, шабыр тиргә батып. Аннары: — Әллә шул үземе? — дип калтыранган тавыш белән сорады. Профессор канәгатьсезләнеп аңа борылып карап алды һәм «кайда ишеткән -идем мин бу лыбыр тавышны?» дип уйлады. — Юрганыгызны ачыгыз, — диде профессор авыруга һәм фонен- доскопын колагына жайлый башлады. Ләкин авыруның күкрәгендә ялангач хатын сурәтен күреп, — ябыгыз бу шакшыны!—диде һәм авыруны күлмәге аркылы гына тыңлады. Аннары Маһирә ханымга мөрә- жәгать итеп: — Sanus, — диде. — Авыртулар туктамаса, новокаин блогы ясарга мөмкин. Ә сезгә, Мөстәкыйм... — Максутович... — Куркырлык, борчылырлык урын юк. Тизрәк тереләсегез килсә, тыныч кына ятыгыз. Онытмагыз, монда больница, сезнең белән янәшә ■башка авырулар ята. Аларны да хөрмәт итәргә, тынычсызламаска кирәк. Эшегез бик мәшәкатьлеме? — Минекеннән дә мәшәкатьлерәк эш дөньяда бармы икән, — диде Ханзафаров, берьюлы жанланып китеп. — Снабсбыт! Көне буе колактан телефонны алмыйсың. Әле дә ничек телефон трубкасы түзә... Хәзер профессор танып алды. Солтанморатованың әнисен больницага алмаган өчен менә шушы абзый да аны телефоннан бер тетеп салган иде. — Тәмәке тартасызмы? — дип сорады профессор. —• Көненә бер «Алтынчәч», бер «Шүрәле». — Диләфрүз, — диде профессор сестрага, — тумбочкадагы барлык «шүрәлеләрне», «алтын чәчләрне» чүплеккә ташлагыз. Ә. аракы белән дуслык ничек?—дип сорады профессор авырудан. — Чамалы. — Диләфрүз, карагыз әле тумбочкасын ачып. Снабсбытлар запассыз булмаска тиеш. һәм чыннан да Диләфрүз аннан унлап пачка папирос белән бер бутылка коньяк та чыгарды. Больница режимын бозган өчен, профессор Ханзафаровны бик каты кисәтеп куйды, әгәр яңадан бер тамчы эчемлек тапсалар да, .б.ольница- дан чыгарып җибәрәчәкләрен әйтте. — Менә шул, Мөстәкыйм! Моннан соң бер генә тәмәке дә тартмаска. бер генә тамчы аракы да эчмәскә. — .Бөтенләйгәме? — дип куркып сорады Ханзафаров. — Әйе, бөтенләйгә! — Ул чагында дөньяда яшәүнең нинди кызыгы кала? Үлгәнең артык. — Менә мин аракы да эчмим, тәмәке дә тартмыйм. Ә үләргә ашык- -мыйм. — Профессор урыныннан тора башлагач, Ханзафаровның аскы ирене тагың калтырый башлады. — Әбүзәр Гиреевич, авырта бит, — диде ул, ялварып.— Сез, зинһар, әйтегез инде аларга, — врачларга таба баш какты, — мине ялгызымны калдырмасыннар инде. Яки хатынга дежурить итәргә рөхсәт бирегез. ‘Югыйсә, котым чыга. — Ышанмыйм. Сезнең шикелле таштан яралган егет куркырга гнеш түгел. — Әллә мине беләсезме?—дип шатланып сорады Ханзафаров.—• ‘Миңа зур-зур галимнәр килгәли... Буш кайтармыйм. Белмәгәнмен. Миңа да өч-дүрт табак түбә калае кирәк иде,—• дип, ак мыегы астыннан көлемсерәде профессор. — Түбәне атна саен килеп төзәтәләр, төзәткән саен ярты литр алып китәләр. — Жуликлар! — диде Ханзафаров. — Менә мин үземнең Йөзмөхәммәтемне җибәрим әле сезгә. — Зинһар кирәкми, —диде профессор. — Безгә килеп йөри торган слесарьларның да берсе Мөхәммәт, йөзәү килсәләр, бөлдереп бетерерләр. Бигайбә. Хатыныгызга дежурить итәргә бөтенләй рөхсәт юк. Бүтән эштә хатыныгызның сүзеннән чыкмагыз, әмма медицинага килгәндә, аның сүзенә колак салмау әйбәтрәк. Врач белән киңәшкән булсагыз, сез хәзер курортта йөрер идегез. Соңыннан, кабинетына кайткач, профессор Чибәркәева белән Ханзафаров турында Маһирә ханымга менә нәрсәләр әйтте: — Чибәркәева — иппохондрик 5 Җитмәсә, «футболчылар» кулына эләккән. Кызганычка каршы, авыруларны футбол тубы кебек тибеп йөртүче 'врачлар бездә очрап куя әле. Күрдегезме, Чибәркәева кү.пме кәгазь жыйган. Коточкыч бит бу! Хәзер ул үз чирен түгел, кәгазьдәге чирне дәвалауны таләп итә. Авыруы, һичшиксез, .ниндидер рухи травмадан соң башланган, хәзер шуны яшереп маташа. Хәзергә аңа тынычландыра торган дарулар гына бирегез. Ләкин ул безне жәфа чиктерәчәк әле. Бу Асия генә түгел. Асия моның янында алтын. Әлбәттә, холкын әйтәм. Профессор хаклы иде. Чибәркәева авыр кичерешләр үткәргән иде. Моннан ике ел элек аның ире үлә. Ире үлеп бер ел үткәч,. Чибәркәева яшьлегендә берберләренә күзләре төшеп йөргән бер ирне очрата. Ул Мәскәүдән командировкага килгән була. Алар бакчаларда йөриләр, ресторанга кереп утыралар, аннары... гостиницага кайталар. Беркадәр вакыттан соң Чибәркәева үзен йөккә калган дип уйлый башлый, эшендәге иптәшләреннән, өй халкыннан бик каты ояла. Кабаланып врачка чаба. Врач аңа: сез чыннан да йөкле, дип әйтә. Коты очкан Чибәркәева аборт ясатырга йөгерә. Икенче врач карый да сез йөкле түгел дип кире кайтара. Чибәркәева тәмам аптырап өченчесенә бара. Шулай итеп, ул унлап врачка житә, хатын-кыз авырулары буенча шәһәрнең атаклы профессоры Горшковка күренә. Ул Чибәркәеваны карый да: — Минем дөньяда бик күп юләр хатыннарны күргәнем бар, әмма сезнең кебек акылсызны һич очратканым юк иде, — ди. Кайтырга, артык бер врачка да йөрмәскә куша. — Сез йөкле түгел, — ди. Чибәркәева өенә кайта, әкренләп тынычлана, ләкин бераздан яңадан шиккә төшә. Очраклы рәвештә ул «Хатын-кызларда рак» дигән темага лекция тыңлый. Лектор ракның симптомнарын бәйнә-бәйнә саный. Чибәркәева аны тирләппешеп тыңлап утыра. Икенче көнне рак турындагы брошюраларны жыя һәм үзендә рак симптомнарын эзли башлый, — йөкле дә булмагач, ул нәрсә беләндер авырырга тиеш ләбаса! Вәсвәсәгә бирелгән күңелгә ниләр килми. Ул яңадан врачларга чаба, үзенең авыруы турында китапта язылганча сөйләп йөри. Әгәр бу юлы да аңа профессор Горшков шикелле каты куллы бер врач очрап, юк авыруны эзләп йөрмәгез дип әрләп кире кайтарса, ихтимал, шуның белән Чибәркәева сәламәтләнгән дә булыр иде. Кызганычка каршы, ул, профессор әйткәнчә, тагын «футболчылар» кулына эләгә һәм... йөри торгач, больница койкасына килеп егыла. — Ханзафаровта да шушы чирнең, башлангычы бар, — дип сүзен дәвам итте профессор.— Ләкин ул авыруын уйлап чыгармый, ул чын авыруын зурайтып күрсәтә. Агравация. йөрәгендәге спазмалар бетү белән үк, ул сәламәтләнә башлаячак. Аны Николай Максимович янына күчергәндә яхшы булыр иде. Ханзафаров шикелле тәкәббер кешеләр көлүдән бик куркалар. 5 Булмаган авыруны бардыр днп уйлап авыруга сабышкан кеше. — Ул чатында «кызлы чалмалы» авыруны бүтән палатага күчерик,— диде Маһирә ханым. — Юк, ярамый, аны кузгатырга ярамый, Маһирә ханым. Аның хәтере калуы бар. Ул чыккач. Кич, аш янында, Фатихәттәй гадәтенчә өйнең салкынлыгыннан зарланырга тотынгач, профессор Ханзафаровның Йөзмөхәммәтен исенә төшерде һәм шул турыда Фатихәттәйгә көлә-көлә сөйләп бирде. — И, Әбүзәр, Әбүзәр, диде Фатихәттәй аңа каршы. — Бала да бала, си.н дә бала тормыш мәсьәләсендә. Шундый зур начальник үз кешесен җибәрәм дип торганда баш тарталармыни. Әнә кара, бөтен стена юп-юеш, бармак белән төртсәң, штукатуры коелырга тора. Шул бетмәс сыйрыстан үзең авырыйсың, Мәдинә бичаракай саулык күрми, минем күкрәкләрем чәнчеп тора. Кунак та сызлана башлады. Аннары бу шомлык башы — батарияләр... Җылысы юк, суы туктаусыз тама. Иртәнчәк базардан кайтсам, чиләк тулган да идәнгә күл булып су җәелгән. Астагы күршеләр гауга күтәрделәр. — Иртәгә домоуправлением керермен, — диде профессор. — Ул исерек башлардан юньле эш көтеп буламыни. Уклау белән башларына кундырасы гына бар. — Ә йөз Мөхәммәт килсә нишләрсең? — дип елмайды профессор.— Уклау белән генә кыйнап озата алмассың бит. — Начальнигы юньле кеше булсын. Юньле булса, синең сүзеңә генә карап тормас әле. Мин дә сөйләшә белер идем, — дип сөйләнде Фатихәттәй үзалдына. Профессор җитдиләнеп китте. — Юк, Фатихәттәй, килсә дә ишектән кертмә. Әйткән булсын! — Ярар, миңа боерык биреп утырма, пажалысты. Мин сиңа врач та. сестра да түгел. Фатихәттәй — вольный казак. Бу дөньяда чирлеләр- не дәвалап кына яшәп булмый, башка яктан да профессор „б.ула белергә кирәк. Әбүзәр абзый эче катып көлә башлады. —• Көлмә, — диде Фатихәттәй, кырыс кына. — Беркөнне Мәдинә Яңгураларга йомыш белән җибәргән иде. Өйләренә керсәм, таңнар калдым. Күзләрем сукырая дип торам. Ул мебельләре! Безнеке шикелле сырлы-мырлы тузан оясы түгел, бар да бер очтан, бар да импорт, па- лированный, көзге кебек ялт-йолт итеп кенә тора. Мин әйтәм, боларга тузан да кунмый торгандыр инде, кунса да бер генә сыпырырлык. Ә безнекеләрнең сырларыннан тузанны сөртәсөртә җаннарың чыга. Ул китапларыбыз тагы. Ал арныкы пыяла шкаф эчендә генә. Ул абажурларын күрсәң! Безнеке кебек тутыгып беткән, калфагы ватылган түгел. Кайчан алган идек ул люстрны? Мансур да юк иде әле ул чакта. Пыяласы череп беткәндер. — Пыяла, Фатихәттәй, мең ел да череми. — Болгар пыяласы гына череми ул, — диде Фатихәттәй, үз сүзен бирмичә. Моннан ун еллар элек ул Болгар хәрабәләрен карарга барып, аннан әллә нихәтле пыяла ватыклары алып ‘кайткан иде. — Инде килеп ул гөлләре, — дип Фатихәттәй дәвам итте: — Безнеке кебек старамод- ный фикус та микус, пальма түгел, пыяла калфак эчендә генә үсә торган искусственныйлар. Кылычлары, тузанын сөрткәндә, кулыңны кисеп бетерми. Көн саен су сибәсе дә юк. Профессор сәгатькә күз төшерде. — Булды, Фатихәттәй, сеанс бетте. Аш-суың өчен рәхмәт. — Аш булсын, — диде Фатихәттәй һәм савыт-сабаларын җыештыраҗыештыра үзалдына сөйләнә бирде: — Начальнигы юньле булса, Йөзмөхәммәте килми калмас әле... It һәркемнең диярлек күңеле ерак балачактан я берәр бик .матур истәлек, я берәр күңелле вакыйга, я берәр кызыклы күренешне саклый. Бик озак еллар буенча онытылып, кайдадыр хәтер мәгарәсендә бар- лыкларын да сиздермичә посып яткан ул кадерле истәлекләр бер көн, таң беленгән тын минутларда, кинәт уянып киткәч, һичбер сәбәпсез- нисез искә төшәләр дә кешенең күзләреннән татлы яшь бәреп чыгаралар. Әмма кайгы-хәсрәт яше булмаганга, ул йөрәкне көйдерми, бәгырьне телми, кеше, киресенчә, үзендә бер җиңеллек һәм пакьлек хис итә. Бер җире авыртмый, бер җире борчымый, гүя кайдадыр җиһанда йөзеп йөрисыман. Кеше уйга чума, ул хәтерли башлый, очы да, кырые да юк аның хәтеренең... Күзләре ачык, бүлмә эче аз гына яктырган, әмма ул берни күрми, ул кандадыр бер ямьле болында йөрисыман. Янәшә караваттагы авыруларның авыр һәм борчулы сулышлары, ыңгырашулары аңа ишетелә дә, ишетелми дә. Колак төбендә аның бүтән тавышлар: кемнеңдер назлы иркәләве, гозерләре, челтер-челтер аккан чишмә тавышлары кебек моңлы музыка... Бүген таң алдыннан уянып киткәч, Галина Петровна да нәкъ шундый татлы кичерешләр эчендә калды. Әгәр ул врач булмаса, бу кичерешләр аңа, ихтимал, алданрак та килгән булырлар иде. Ул авыруының җитдилеген яхшы белә, шатланырга ашыкмый, бөтен хисләрен нык тезгендә тота, көче җиткән кадәр тыя иде. Врач кешегә сер түгел, 1$үп очракларда шулай да була: больницага кергәч, теге-бу даруның вакыт- ты сихәте нәтиҗәсендә, авыруның хәле җиңеләеп киткәндәй тоела, ул инде тереләм, аякка басам дип тора. Шунда чир кинәт элеккедән дә яманрак котырына башлый, һәм котылгысыз үлем үзенең кара эшен эшләп китмичә туктамый. Аннары һәр чирнең диярлек медицина тарафыннан бүгенгә әле ачылып «бетмәгән яшерен мәкерле яклары да юк түгел. Бер карыйсың, медицина теге яки бу чирнең бөтен табигатен, нечкәлеген, асылын һәм явызлыгын өйрәнеп бетергән кебек, һәр очрагына каршы чарасы бар шикелле. Икенче килеп карыйсың, шул ук мәгълүм чир алдыңда медицина яки аның белгечләре көчсез булып калалар, чөнки мәгълүм чир үзенең моңарчы сиздерми килгән яна бер мәкерле ягы белән кабатланмас җирлектә күтәрелеп килеп чыккан була... Шундый четерекләрне белгәнгәме- икән, врач авырса, аны дәвалау читен дә, ансат та, диләр, һәрхәлдә, медицинада,н хәбәрдар булмаган кешеләр авыр чирне пошынмыйчарак кичерәләр, чөнки алар врач әйткән бөтен нәрсәне саф көмеш дип кабул итәләр. Профессорның яңа диагнозы Галина Петровнаны чиксез шатландырды. Аннары антибиотиклар да үзләренең сихерле көчләрен күрсәтә башладылар. Галина Петровна хәле көннән-көн яхшыра баруын ачык сизде. Җанын зынҗырлап һәм өшетеп торган зәмһәрир салкын боз эри башлагандай булды һәм бетмәс борчу белән генә тулы күңелендә, язгы җылы җилләр исеп киткән чактагыча, үзенә бертөрле шат җилкенү, ашкыну туды. Онытылган хатирәләр яңарып, истәлекләр уянып китте. Яшь чагында Галина Петровна «врач булам дип һич уйламады. Аңа берни дә кирәкми иде. Алмаш-тилмәшкә ике ситсы күлмәге, чәч үрергә ярты лентасы, аягына арзанлы ак тапочкасы 1бар. Уналты, унҗиде яшьлек авыл кызына тагын ни кирәк? Табында ипи, сөт, бәрәңге — авыз' тутырып ашыйсың да дөнья түгәрәк, рәхәтнең чиге юк, телисең икән, болынга тешәсен дә жырлый-җырлый чәчәк җыясың, ак ромашкаларның исәбе-хисабы юк... Ул хөр. Кояш кыздыра икән, кыздырсын, яңгыр ява икән, яусын, җил-буран котыра икән, туйганчы котырсын. Галкага ни, эссе дә, суык та түгел. Әйе, ул чакта ул Галина Петровна да, хәтта Галина, Галя да түгел, бәлки Галка гына иде һәм бу исем аңа яшьлекнең 'иләс-миләс чагы кебек чиксез ошый иде. Менә шулай син дә бер, мин дә бер дип яшәгән чакларда Галинаның апасы авырый башлады. Ул бик чибәр, бик уңган кыз иде. Эшкә дисеңме, уен-көлкегә дисеңме, җыр-биюгә дисеңме, авылда гына түгел, бөтен тирә-якта аның тиңе юк иде. Менә шул чәчәк кебек апасы күз алдында кибә башлады. Баштарак мәхәббәттән саргая дип гайбәт саттылар, аннары күз тидерделәр, боздылар дип сөйләделәр. Галина да шул сүзләргә ышанып кемнәрдәндер үч алу тойгысы белән яшәде. Беркөнне, җәйге таң атып килгәндә, апасы Галинаны йокысыннан уятты. — Галка, Галка, карале, су буйлары нинди ямьле, — диде ул, ачык чолан тәрәзәсеннән караган килеш. Галина йокылы күзләрен тырнап тәрәзәдән бакты: су буенда таллыклар арасында алсу-ак томан йөзә, куе түгел, сыек кына, елга аръягындагы тау башына салынган тегермәннең канатлары да күренә. Минутлар үткән саен, ул тырпайган 'канатлар томан эченнән ачыграк калкалар. Әнә өскә таба басканының очы яктырып китте, әнә карт өрәңгенең ябалдашы да алтынсуланды — кояш чыга башлады, һава яңа сауган сөт кебек жылы да, бал кебек татлы да. —■ Галка, әйдә кешеләр тормас борын буага төшеп коенабыз,— диде апасы. — Хәзер су тонык... Мин төш күрдем. Төшемдә буада коендым, имеш. Коенып чыксам, бер җирем дә авыртмый, бер чирем дә калмаган, элекке кебек таптазамын, имеш. һәм алар апалы-сеңелле буага төштеләр. Әрәмәлектә өздереп-өзде- реп сандугачлар сайрый иде. И сайрыйлар да инде былбылкайлар! Берсеннән-берсе моңлырак, берсеннән-берсе дәртлерәк сыздыралар. Юл ераграк булдымы, сандугачлар үзәген өзделәрме, буага барып җиткәнче, апасының хәле китте. Ул бер карама төбенә сыгылып утырды да хәсрәтле тавыш белән: — Галка, син үзең генә коен инде. Мин сиңа карап кына утырыйм, — диде. Әллә үтә гамьсез иде инде ул чакта Галина, әллә апасына яхшылык итәм дип белепме, тотты да суга керде. Көзге кебек шоп-шома, тып-тын һәм салкынча суда коенуның рәхәте гомергә онытылмаслык ■икән. И йөзде, и чумды, ак балык кебек җан рәхәте белән уйнады Галина. — Апа, апа, син дә коен! Рәхәт, апа бәгърем, рә-хәттт! — дип кычкырды ул, тын су буйларын яңгыратып. Судан чыгып, юеш тәненә юка күлмәген кигәч, Галина, бөрешеп, дер- дер калтырый башлады. Апасы аны кочты да колагына пышылдады: — Галочка, минем өчен дип тагын бер тапкыр су керәсеңме? Төшемә тикмәгә генә иңмәгәндер бит. Югыйсә, үкенечкә калыр. Галина апасының күзләренә карады: аның саф зәңгәр күзләре яшь белән мөлдерәмә тулы иде. —■ Апа бәгърем, бер түгел, ун керәм, терел генә... Кинәт апасы аның күкрәгенә капланып үксеп елап җибәрде. ' — Галка, син быел унны бетерәсең. Медицина институтына кер, доктор бул. Мине дә, минем ишеләрне дә дәваларсың, — диде ул, елап туйгач. Апасы Галинаны ант иттермәде, ләкин Галина апасына биргән вәгъдәсен иң изге ант дип карады һәм шул ук елны көзен медицина институтына укырга китте. Ләкин ул җәйге каникулга кайтканда, аның сөекле а'пасын җирләгәннәр мде инде... Менә шушы алсу-ак томанлы иртә, сандугачлы әрәмәлек, тып-тын буа һәм үзенең шунда ак балык кебек уйнап су керүләре бүген тан беленгәндә Галина Петровнаның исенә төште. Аңа рәхәт 'булып китте. Әйтерсең, яңа гына буадан коены is чыккан да бөтен тәненә, бөтен тамырларына савыктыргыч көч таралган. Урыныннан торса, йөгереп йөри дә башлар иде кебек. Бүтән вакытларда апасын сагынганда аның күңеле сагыш белән тула торган иде, бүген сагышы да юк кебек, барын бар да, бик җиңел, борчымын торган сагыш кына. «Чынлап терелүемнең билгесе», — дип уйлады ул. куанып. Ә тышта яктырганнан-яктыра барды. Яктылык арта барган саен, Галина Петровнаның күңелендә урыннан тору, тәрәзәдән карау теләге үскәннән-үсте. Моңарчы мондый көчле теләк аның күңеленә килми торган иде. Күрәсең, бу да терелә башлауның бер билгеседер. Күңел күп нәрсәне алданрак сизә бит. Аксинья Алексеевна һәр көн иртәнге сигездә кояш кебек ялтырап килеп җитә. Бүген дә нәкъ шул минутта палата ишеген ачты. Урамда шактый суык ахрысы, карчыкның борын очы кызарган, күзеннән яшь бөртеге чыгып җыерчыклары арасында кысылып калган. — Менә Фатихәттәй беләк Мәдинә Идрисовна сиңа бик тәмле мүк җиләге кесәле җибәрделәр, — диде ул, сумкасыннан пыяла банка чыга- ра-чыгара. — Бик рәхмәт инде, — диде Галина Петровна. — Син, Аксинья Алексеевна, әйтер идең, бу кадәр мәшәкатьләнмәсеннәр иде инде. Болай да аларга никадәр бимаза тудырдык. — Киң күңелле кешеләргә, Галиночкам, мәшәкать мәшәкать булып тоелмый. Тар күңеллесе юк мәшәкатьтән дә зар елый. — Аксюша түти җнннәрен сызгана башлады. — Әле юынмагансыңдыр бит? — Буада су кердем, — дип елмайды Галина Петровна. Аксюша түти аңа карап алды да бөтен йөзе белән елмайды: — Әйтәм йөзләрең алсуланып киткән... Төш күрдеңмени? — Әллә төш иде, әллә өн иде — белмәдем. — Алайса, ванна керәсең килгән икән, — дип нәтиҗә ясады Аксюша’ түти. — Маһирә Хәбировнага әйтеп карармын, рөхсәт итсә, бүген юындырырбыз. — Юк, бу башка сәбәптән. — Башкаданмы, юкмы, күңел белән тән бергә инде алар... 12 Профессорның обходыннан соң Чибәркәевада да ниндидер үзгәреш сизелә башлаган иде кебек. Ул инде килгән көннәрдәге кебек минут саен көйсезләнми, шик-шөбһәләрен бөтен палатага кычкырып әйтми иде, елаулары да кими төште. Врачлар керсә дә, ниндидер афәт көткән кебек сагаеп һәм чиксез киеренкелеккә бирелеп утырмый башлады, кайчакта хәтта йөзендә зәгыйфь елмаю да балкып ала иде. Моны күреп Маһирә ханым да куанды. Аны бигрәк тә Әнисәнең йоклый башлавы шатландырды, — бу инде терелү башы. Ләкин Чибәркәева әле һаман да аяк астында каты җир сизми иде, һаман шикләнә, һаман миңа дөресен әйтмиләр дип уйлый иде. Врачлар да ялгыша ич. Әнә Галина Петровнага нинди диагноз куйган булганнар бит. Чибәркәева чын дөресен сестралар гына әйтсә әйтер дип уйлап ята иде. Иң элек ул Диләфрүз белән сөйләшергә булды. Бердән, бик йомшак күңелле кыз, аннары, үз кешебез. Ләкин Диләфрүз Чибәркәева- ныц сорауларына «белмим» дип кенә җавап бирде. Ачуы чыккан Әнисә аны: «Йөрисез шунда сарыклар шикелле, колакларыгызга ком тутырганмы әллә», дип тиргәргә тотынды, шәфкатьсезлектә, вөҗдансызлыкта гаепләп карады. Әмма Диләфрүз гаҗәп бер тынычлык саклап: — Белер-белмәс лыкылдап, сезне борчуга салсам, шул вөҗдан эше булыр идемени, Әнисә апа,—диде. — Юк, снн беләсең, түльке сезне әйтмәскә өйрәтәләр... Мин бит үзем өчен генә... беркемгә дә әйтмәячәкмен, Диләфрүз, — дип ялынды Чибәркәена. Шуннан соң да бер сүз әйтмәде бит. Ә башка сестралардан Чибәркәена сорап та тормады. Әллә врачлардан берәрсенә сүз кушып караргамы? Беркөнне кич белән Әнисәләр палатасына Сэлах Саматов килеп керде. Ул бүген дежур икән. Чибәркәева Саматовка шунда ук .мөрәҗәгать итеп: — Профессор минем бер чирем дә юк дип әйтте. Алай булгач, мине нәрсәдән дәвалыйсыз соң? — дип хәйлә белән сорады. — Кайберәүләрне юләрлектәй дә дәваларга туры килә, — дип җавап бирде Саматов, көлеп. — Мин юләрмени? — дип калтырап китте Чибәркәева. Саматов аның .белән артык сөйләшеп тормады. Хәтере калган Чибәркәева стенага таба борылып ятты. Бераздан аның пышык-пышык елавы ишетелә башлады. Асия белән уйнал-көлеп сөйләшеп утырган Саматов, шактый дорфа итеп: — Нәрсә стенаны юешләтеп суган суы агызасыз, — дип ачуланды.— Өегезгә кайткач туйганчы еларсыз әле, монда авыруларны борчымагыз. Чибәркәева кинәт Сәлахка таба борылды. Аның йөзе кыйшайган, күзләре зәһәрләнгән иде. Әрнеп, ярсып кычкырды: — Чыгып китегез, чыгып китегез! Сез врач түгел! — Сезгә врач кирәкми дә, иппохондричка,— диде Сәлах һәм Асияне дәшеп палатадан чыгып китте. Галина Петровка аларның сөйләшүләрен аңламаганга ни дип әйтергә дә белмәде. Кәримә бу вакытта палатада юк иде. Чибәркәева яңадан көйсезләнмәгәч, Галина Петровна да тынычланды. Әмма Әнисәне, әйтерсең, яшен суккан иде! Ул кич буе өнсез ятты. Төне буена йокламады, ккенче көнне дә сөйләшмәде, ашын ашамады. Хәтта әллә нпчә тапкыр янына килеп киткән Маһирә ханым һәм Диләфрүз белән дә сөйләшмәде, «җанымны кыйнамагыз!» дип кырт кисте, йөзе, иреннәре таш булып күгәреп каткан иде шикелле аның. Кеше еласа, ыңгырашса, әрләшсә, артык куркыныч түгел, чөнки ул шушы юллар белән нәрсәдер даулый, нәрсә өчендер тартыша, көрәшә. Әмма әгәр ул көннәр буе авызыннан бер сүз чыгармыйча стенага карап тавыш-тынсыз ятса, бу инде хәтәр, бу инде аның өмет өзүе, эчтән сына башлавы дигән сүз. Күздән яшь агызмый торган сызлану кешенең бүтән әгъзаларын елата дип, медиклар юкка гына әйтмиләр шул. Чибәркәева икенче көнне кич белән генә урыныннан торды. Чәче тузгыган, күз карашлары әллә нинди сәер, үзе чайкала иде. Ул стенага тотына-тотына гына коридорга чыкты. Бераздан кире әйләнеп кайтып яңадан урынына ятты һәм таңга кадәр керфек какмады. Ул тәмам каралып бетте. Маһирә ханым аның бу хәленнән борчылып психиатор алып килде. Иртәгесен якшәмбе көн иде. Чибәркәева һаман сөйләшмичә ята бирде. Тик палатада Галина Петровна белән Аксюша түти икәү генә калган аулак минутта ул карчыктан: — Маһирә Хәбировна алып килгән сары чәчле врач кем иде? — дип сорады. — Психиатормы? Аксюша түти аны төрле иркә сүзләр белән тынычландыра башлагач, Әнисә тагын да бигрәк гасабиланып: Мин хәзер аларның берсенә дә ышанмыйм, алар мине алдыйлар, алар мппе юләрләр йортына озатмакчы булалар, ләкин мин юләр түгел, түгел!—дип кычкырды. Галина Петровна юата башлагач, Әнисә аңа таба борылып: — Ах, юанмас күңелне юатмагыз инде.—диде. — Сезне, ичмасам, дәвалыйлар, ә мине кем карый?! — Шул ук врачлар, Анфисочка, шул ук врачлар, — диде Аксюша түти. — Ах, сөйләмәгез инде, ичмасам. Сукыр түгел бит, кемне ничек дәвалауларын күрмиммени... — Күңел күзе күрмәгәч, маңгай күзе ботак тишеге, — диде ишектән килеп кергән Кәримә. Чибәркәева тагын стенага таба борылды һәм тынып калды. Көндез анын. янына пешкән алма кебек куырылган битле бер карчык килде. Палатада Асия китап укып утыра иде, карчыкны күргәч чыгып китте. — Бу кызыйның кай төше авырта? — дип сорады карчык, Асия артыннан чытык йөз белән карап калып. — Бер җире дә авыртмый, бурсык кебек череп йоклап ята, — дип җавап бирде Чибәркәева. — Китердеңме? — Сорагач ничек китермим ди. Бишбалтадагы үләнче хатыннан үзем барып алдым. Докторлар кулындагы кешегә бирмим дип кырт кисте. Мин алдалап алдым, өнгә кайтты инде, дидем. Яңа бистәнең Камали мәзин хатыны Кәүсәрияне белә торгансыңдыр бит. .Шул да синең кебек зәхмәткә тарыган булган. Бер врач та терелтә алмаган үзен, үлә дип әйткәннәр. Шул трабницаның’даруын ике генә эчкән идем,, ди, йөгереп йөри башладым, ди. Үзем күрдем, чиертсәң битеннән кан чыгарга тора, шундый тазарган. Шул Кәүсәрия әйтә, беренче көнне әзрәк авыррак була, ди, чыдасын, курыкмасын, ди. — Мин бик бетеренгәнмени? — дип сорады Әнисә. — Көзгең бардыр шәт, кара... Тик, Әнисә кызым, әйткәнем булсын, кешекарага күрсәтмичә генә эч инде. Дус бар, дошман бар дигәндәй. Күршеңнең түбәсе тишек түгелме? — Ул безнеңчә аңламый. Палатадагылар әллә инде тоймадылар, әллә тоеп та әйтмәделәр. Ә Диләфрүз иртән палатаның ишеген ачып керүе булды: — Бу нинди ямьсез ис? — дип сорады һәм шунда ук тумбочкаларны тикшереп чыкты. Чибәркәеваның тумбочкасыннан бер шешә та^ып иснәде дә борынын җыерып алды: — Кайдан бу шешә? Әнисә Диләфрүз кулындагы шешәне тартып алмакчы булган иде дә, Диләфрүз кулын яшереп өлгерде. Больницада авыруның им-том суы эчеп ятуы гадәттән тыш бер нәрсә булганлыктан, бөтен дәвалаучы врачларны аякка бастырды, Маһирә ханым борчылып килеп җитте, аннары — Алексей Лукич. Баш врач шундый ачуланды, авыруны бүген үк өенә кайтарып җибәрергә боерык бирде. Сестраларны, санитаркаларны тиргәде. Әмма Чибәркәеваны больницадан чыгару— аны күрәләтә һәлакәткә этәрү булачак. Әнисәнең гаебе чамадан тыш булса да, профессор Таһиров Алексей Лукич белән килешә алмады. Ул, Әнисәне килеп әрләгәннән соң, баш врачны боерыгын кире алырга күндерде. Михальчук кулын селекте: — Сез, Әбүзәр Гиреевич, үз башыгызга үзегез §әла генә аласыз. Ул-бу булса, безнең баштан сыйпамаслар. Ә чыгарып җибәрсәк, безгә берәү дә бер сүз әйтмәячәк. Законы бар. — Әйе, сүз әйтүче булмас, законы бар, — диде профессор, уйчан гына. — Әмма вөҗданыбыз каршында ни әйтербез? Иң зур судья алдында ни дип җавап бирербез, Алексей Лукич? Врачлар ачуланганда Чибәркәева аска карап бер сүз эндәшмичә утырды. Аның бөтек кыяфәте чыгарсагыз чыгарыгыз, миңа барыбер, дип әйтә иде шикелле. Диләфрүз белән хәзер ул бөтенләй сөйләшмәде, тик бер генә тапкыр аңа мыскыллап: — Сиңа бу батырлыгың өчен медаль бирерләр инде, — диде. Диләфрүз бик нык гарьләнде, рәнҗеде, әмма авыру белән сүзгә килмәде, тик дежуркага чыккач кына елап алды. Бер атна вакыт үтте, Чибәркәева сөйләшмичә тын ятты, ләкин күп ашады һәм шуңа күрә аз гына тазара да төште кебек. Моны ул «кара дару» сихәте дип уйлады һәм тагын соратып алды. Аның үз передача- ларын карап керткәнгә, бу голы шешәне аңа икенче бер авыру аркылы бирделәр. Кич белән төнге унберләрдә ул бәдрәфкә чыкты, йөзен чытып «даруны» эчте һәм шунда ук авызын су белән яхшылап чайкады, шешәне форточкадан тышка атып бәрде. Аннары палатага кайтып караватына ятты. Бүтәннәр барысы да йоклыйлар иде инде. Тышта давыл котыра. Тәрәзәләр дегет кебек кап-кара, күрәсең, урам утлары да янмый. Кайдадыр коридорның аргы башында кемдер сузып-сузып ыңгыраша һәм бөтен больница дерелдәп киткәндәй була. Санитаркаларның кайсыдыр коридор утларын да сүндереп китте. Бераздан ярым караңгы коридорда бөкре кара күләгә арлы-бирле йөренә башлады. Бу — Исмәгыйль иде. Төн аның өчен әйтеп бетергесез тоташ газап. Ул, лристубы аяктан екканчы, көн саен шулай берүзе йөри дә йөри. Халатын кими, иңнәренә дә салмый, ничектер шәлсыман итеп ябынган була. Шуңа күрә ул ниндидер күз күрмәгән коточкыч бернәрсәгә охшый. Чибәркәеваның эче борып-борып авыртырга тотынды. Бераздан тәмам яна, актарыла башлады. Чибәркәева бик курыкты, үлемем килде, дип уйлады. Бөтен больницага ишетелерлек ачы тавыш белән кычкырып җибәрде. Бүген сестралардан Лена эшли иде. Ул Чибәркәеваны аз гына әрләп тә алды. — Ут кабызыгыз, ут! — дип .кычкырды Чибәркәева. — Мин караңгыда куркам. Лена үзе генә тынычландыра алмагач, дежур врачны чакырырга китте. Сэлах Саматов кем беләндер телефонда бик күңелле сөйләшеп утыра иде. Ул әледән-әле кычкырып көлә, кайчак тавышын әкренәйтеп, трубканы учы белән ышыклап, ниндидер серле сүзлҖэ әйтә һәм тагын көлә иде. Лена ишекне яртылаш ачып, Чибәркәеваның бик көйсезләнүен әйтте. — Ярар, хәзер барырмын,—диде Сәлах, үзе телефонда сөйләшүен дәвам иттерде. Ләкин ишек ачык булганга, Чибәркәеваның кычкыруы монда да ишетелә иде. Саматов трубканы куйды да урыныннан торды. — Ә сез нигә йокламыйсыз!—дип җикеренде ул коридорга чыккан берничә авыруга.—Бер юләр акыра, унлабы тыңлап тора. Палаталарга! Чибәркәева мендәренә капланып үкереп елый иде. Саматов керүе белән аны да сүгеп ташлады. — Минем үләсем килми, үләсем!—-дип кычкырды авыру. — Профессорны, Маһирә Хәбировнаны чакырыгыз. — Бу нинди ис? — дип Сәлах кинәт аңа таба иелде. — Тагын үлән? Ул исерек,—диде Саматов сестрага, — әгәр тагын акырса, изоляторга чыгарып ябыгыз. Сәлах үз кулы белән утны сүндерде дә палатадан чыгып китте. Төнге өчләргә кадәр Чибәркәева тавышланмыйча ятты. Бервакыт ачык ишек турысында яңадан Исмәгыйльнең кара күләгәсе күренә башлады. Башта аның кыштыр-кыштыр атлавы ишетелә, аннары кара күләгәсе сузыла. Тора-бара бу кара күләгә Чибәркәевага өрәк булып тоела башлады. Ул сикереп торып утырды һәм, кычкырып җибәрмәс өчен, юрганы белән авызын каплады. Ә күкрәге ярылырга җиткән, эче яна. Изоляторга чыгарып япмасыннар өчен генә түзеп торды ул. Ләкин чыдый алмады, кинәт: а-а-а|—- дип сузып кычкырып җибәрде. Нәкъ шул минутта коридорда нәрсәдер дөбер-шатыр килеп бәргәләнә башлады. Күрәсең, Исмәгыйльнең прнстубы башланды. Тавышка Галина Петровна да уянды. Ул күзен ачканда ак күлмәкле Чибәркәева караватына басып стенага сөялгән иде. Кинәт ул чүгә башлады һәм яртылаш чүккән килеш бераз торгач, лык итеп авып төште. Галина Петровна башта саташам дип торды. Аннары кабаланып мендәр астыннан сигнал уты тоткычын эзли башлады. Әллә кая гына тәгәрәгән, һич табар хәл юк. Ниһаять, тапты, сигнал бирә 'башлады. Әмма барысы да Исмәгыйль белән мавыкканга, тиз генә игътибар итүче булмады. Аннары Лена йөгереп килеп ут кабызды һәм шунда ук йөгереп китеп тә барды. Әнисә Чибәркәева үлгән иде. ♦ 13 Бөтен больница тирән күңелсезлеккә чумган. Санитаркалар, сестралар, врачлар — барысы да аска карап, сүлпән генә йөриләр, чырайлары караңгы, шыпырт кына сөйләшәләр. Гадәттә Диләфрүз үзенең җил-җил йөрүләре, шәфкатьле елмаюлары белән палаталарга җан рухы, боек күңелләргә дәрт өрә торган иде. Бүген ул да күләгә шикелле генә атлап үтә. Озын керфекләрен күтәреп берәүгә дә карамый, әйтерсең, нурлы күзләренә кайгы пәрдәсе каплаган. Авырулар да тынып калганнар — аларның уйларында һәм күңелләрендә бу минутларда ниләр барын кем генә әйтә алыр икән? Больница эче тып-тын. Кайда булса берәр әйбер төшеп китсә яки ауса, бөтенесе сискәнеп куялар. Больницада мәет бар... Тышта караңгы, салкын. Күгелҗем кара болытлар кояшны каплаган. җил агачларның шәрә ботаклары арасында сызгыра. Аның улавы бөтен палаталарда ишетелә һәм авыруларның күңелләренә тагын да тирәнрәк шом сала. Аларның түшәмгә текәлгән күз карашлары тагын да авырая, караңгылана. Мондый чакларда кешеләрнең күзләренә карамау яхшырак, алар бары тик үз уйлары, үз кайгылары белән генә калганнар, бүтәннәрдән алар бу минутта бер нәрсә дә үтенмиләр, дауламыйлар. Алексей Лукич кабинетында иртәнге планерка бара. Врачлар Чибәркәева үлгән вакытта дежурда булган Сәлах Саматовның аңлатмасын тыңлыйлар. Ул бер нәрсә дә булмаган шикелле, бик җиңел итеп, исе китмичә сөйли, бөтен гаепне авыруның үзенә аударып калдырырга тырыша, әгәр ул үзе юләр булмаса, бер кисәткәннән соң да үлән эчмәсә, бу хәл дә булмаган булыр иде, ди. Аның аңлатмалары коллегаларында канәгатьсезлек һәм нәфрәт тудырды. Бигрәк тә Әбүзәр абзый каты борчылды. — Ни өчен сез авыру йөрәге ярылудан үлгән дип әйтәсез?—дип сорады ул, Саматов сөйләп бетергәч.—Минемчә, ул агуланып үлгән. Сез аның үлән эчүен белгәч тә, шунда ук ашказанына промывание ясарга, агулануга каршы чаралар күрергә тиеш идегез. — Мин аны просто исерек дип, ир'тэнгэ кадәр айныр дип уйладым. Аннары аның беренче эчүе түгел бит... — Саматовның күзләре тынычсызлана башлады, ул як-ягына каранырга, кемнәрдәндер үзенә булышлык эзләргә кереште. Ул инде профессорның эчендә кайнап торган ачуын ачык сизде. — Авыру сәгать унберләр тирәсендә үк борчыла башлаган, — дип дәвам итте профессор, аяусыз шәфкатьсезлек белән Саматовның җинаятен ача барып. — Маһирә ханымны, мине чакыртуны үтенгән. Ни өчен сез авыруның теләген безгә белдермәдегез? Үз-үзегезгә бу кадәр ышану кайдан килгән сезгә? — Әбүзәр Гиреевич!—дип кычкырып җибәрде Саматов. — Аның өчен генә төн уртасында сезне борчырга... — Авыру кыен хәлдә чакта врачның көне белән төне юк!—диде профессор, кискен итеп. — Сез моны белергә тиеш, Сәлахетдин. Гаҗәп- ләнәм, сез нишләп утырдыгыз монда? Күңелегез кайда иде сезнең? — Мин кулымнан килгән барлык чараларны күрдем, Әбүзәр Гиреевич... Монда миңа ниндидер гаеп ташлаганчы, Маһирә Хәбировна бүлегендә тәртип урнаштырырга кирәк иде. Аннары көндез передача- лар вакытында дежур булган Сафина ни караган? Чибәркәеваның передачаларын нык тикшерү турында әйтелгән иде ләбаса... — Сәлахетдин, — дип профессор аны туктатты. — Бер нәрсәне икенче белән бутап, җаваплылыктан качарга маташмагыз. Тәртип турында аерым сөйләшү булыр... Минем уемча, Чибәркәеваны коткарырга мөмкин иде әле. Сез моны эшләмәгәнсез,,Саматов! Бу гамьсезлек кенә түгел, бу — җинаять! Оят! — Профессор башын тотып бөкрәеп утырды, әйтерсең, ниндидер биниһая бер авырлык аны баса, изә иде.—Мин уйлыйм, — диде ул, — сез үзегез дә моның белән килешергә тиешсезсез, Сәлахетдин, моннан соң дәвалаучы врач булып кала алмыйсыз... Мондый намуссыз врачка иң кадерле нәрсәне — кеше гомерен ышанып булмый. Булмый! — Әбүзәр Гиреевич! — дип кычкырып җибәрде шаккаткан Саматов. Әле генә үзен тәкәбберләрчә тоткан, салкын, әрсез Сәлах кинәт шүрләгән көчек шикелле шыңшырга кереште. —Мин генә гаеплемени монда?.. Барыбызның да гаебен бер миңа тагып, мине гөнаһларны йолу тәкәсе итәргә... — Юк, Сәлахетдин, алай түгел, гаеп миндә дә, Маһирә ханымда да бар. Бәлки, Гөлшаһидә дә карап җиткермәгәндер... Ләкин хәлиткеч минутта авыру сезнең кулда булган. Сез аның язмышына төкереп карагансыз. Хикмәт менә кайда! — Сез мине һәрвакыт... — Әйе, бу беренче кисәтү түгел сезгә! Сез, акыллы булсагыз, күптән нәтиҗә ясарга тиеш идегез. Ясасагыз, мондый фаҗига да килеп чыкмас иде. Саматов ялт итеп Алексей Лукичка борылды. Аның күзләрендә курку да,' янау да бар иде. Баш врач моны аңлады. Ул берничә тапкыр инде Сәлахны Әбүзәр абзыйның «каһәреннән» йолып алып калды. Әгәр Алексей Лукич якламаса, Саматов күптән инде бу больницада дәвалаучы врач булып эшләмәс иде. Алексей Лукич Саматовның нинди көчле терәкләре барлыгын белә һәм шуңа күрә аңа каршы барырга курка иде. Ләкин бүген ул да Саматовны ачыктаначык якларга батырчылык итмәде. Саматов Алексей Лукичның күңелендәге икеләнүләрне сизде, ахрысы, ул үзен күп мәртәбәләр кыен хәлләрдән коткарып калган сыналган алымына — шантажга күчте. — Минем гаебем юк, сез миннән үч аласыз, — диде ул, күзен дә йоммыйча. — Үзегезне һәм коллегаларыгызны хөрмәт -итә белергә кирәк, Сәлахетдин! — диде профессор, тирән рәнҗү белән. — Ахмаклык кешене бизәми. — Юк, кадерле профессор, сез бүген Маһирә Хәбировнаны, Сафи- наны гаеплисе урында мине гаепләп, үзегезнең чын йөзегезне күрсәттегез. Сез врачларны ике төркемгә бүләсез, берсе яратканнарыгыз, сезгә тәлинкә тотучылар... Моңарчы тын -гына утырган врачлар нәфрәтләнеп шаулаша башладылар, Алексей Лукич урыныннан торды һәм кара көеп: Сәлах Саматович, хәзер үк коллегаларыгыздан һәм Әбүзәр Гиреевичтан гафу үтенегез! — диде. 5. .С. Э.’ М 1. Сэлах аңа күз кырыйлары белән ачы көлемсерәп карап: — Мин сезнең кебек куркак түгел, — диде. — Үз сүземне кирәк җирдә әйтермен! Бу инде мәет булудан да әшәкерәк иде. 14 Ял көне эшләгәнлектән, дүшәмбедә Гөлшаһидә 'больницага төштән соң гына килде. Чибәркәеваның үлүе турында ул вестибюльдә үк ишетте, әмма планеркадагы хәлләрне белми иде әле. Өскә, терапия бүлегенә күтәрелгәч, аның каршына Асия килеп чыкты. Ул бик күңелсез иде. — Палатага керә алмыйм, күз алдымда һаман Әнисә апа тора. Исән чакта җенем сөйми иде, хәзер кызганам. — Асия кулъяулыгы белән күз төпләрен сөртеп алды. Гөлшаһидә аны тынычландырып күзләренә туры итеп карады. —- Әллә миңа сүзегез бармы, Асия? — Сүзем дип әллә ни сүзем дә юк, Гөлшаһидә апа, эчемне бушатасым килә. Нигәдер миңа да бик ямансу... Әллә ниләр уйлыйм... Сезнең аз гына вакытыгыз бармы? Әйдәгез әнә диванга утырыйк, аулакка. Алар диванга барып утырдылар. — Сез миңа ачуланмыйсызмы, Гөлшаһидә апа? Гөлшаһидә башын селекте. — Ни өчен мин сезгә ачуланырга тиеш. — Юк, миң башта... бигрәк ямьсез тәэсир 'калдырганмын инде, әллә нинди мин... — Кеше турында начар уйларга яратмыйм мин, Асия. Аннары без бит инде төрлесенә күнеккән... — Биредә сезнең турыда әллә нәрсәләр сөйлиләр. Имеш, бик зур кешенең кызы сез... Гөлшаһидәнең йөзе уйчанланды, каядыр еракка, тәрәзәдән күренгән ак болытларга карады. Менә шундый ак болытларны ул әнисен җирләргә алып киткәндә тәрәзәдән күргән иде. Ул көнне уиөч-ундүрт яшьлек Гөлшаһидә бик озак елады һәм ни өчен доктор аның сөекле әнисен терелтә алмады дип уйлады. Инде ул шыр ятим кая барыр, кемнәргә сыеныр? — Мин, Асия, чыннан да бик зур кешенең кызы, — диде Гөлшаһидә, уйчан һәм җитди итеп. — Мин ятимә калгач, мине халык үстерде. Ә халык зур ул, бай ул... — Шуннан?.. Сөйләгез, зинһар. — Бүтән бер вакытта. — Сез миңа ышанып җитмисез, бу кыз сер тота белми дип уйлыйсыз, иеме? — дип сорады Асия, кызарып. — Юк, аннан түгел, Асия. Күп нәрсә минем үземә дә ачык түгел әле. Менә сезнең башка... Сез әле тормышның күләгәләрен белмисез. Мәхәббәтегез дә бик саф булырга тиеш сезнең. — Ой, ни өчен алай дип уйлыйсыз? — Чөнки мин сезне үтәдән-үтә күрәм. — Минем турыда.бик зур фикердә икән сез, Гөлшаһидә апа,— шатлыктан Асиянең чырае яктырып китте. — Каян башлыйм икән? — Каян башласагыз да ярый. Мәхәббәтнең һәр төше матур. — Ой, белмим... Минем поклонникларым бик күп иде. Миңа син .матур диләр иде, — Асия көлеп җибәрде. — Каз шикелле озын муенлы, ябык, чирләшкә кыз матур буламыни?! Гармунымны, артистлыгымны яратканнардыр инде. Мин аларны, ■поклонникларымны, пыран-заран китерергә күп ал-мый идем. Нихәтле ачулансам да, алар яңадан минем яныма киләләр иде... Шулай ике еллап яшьлегемә исереп, гамьсезлек дөньясында яшәдем. Консерватория турында хыялландым, ә укырга... элемтә техникумына кердем. Ике курсны тәмамладым инде. Ләкин күңелем сөйгән эш түгел. Китәргә дип тә уйлап торам. Белмим, ничек булыр әле... Авыруым сәбәпле бер ел бөтенләй укый алмадым. Быел да менә... башкалар укый, мин больницада ауныйм. — Асия уйга калды, аннары маңгаена төшкән чәчен ябык кулы белән артка сыпырды да елмаеп куйды. — Хәзер күңеллесе башлана инде, — дип, Гөлшаһидәгә яшеренеп кенә карап алды, кызарды, тагын елмайды. — Мин мединсти- туттан бер студент белән таныштым. Ул егет башкалардан бер ягы белән дә аерылмый иде кебек. Аска карап кына йөри торган оялчаи бер егет. Илдар исемле. Менә шул Илдар ничектер бер дә сиздермәстән генә мине бөтен поклонникларым арасыннан тартты да алды. Мин аның турында гына уйлый башладым. Ике ел дуслашып йөрдек. Ул миңа тәкъдим дә ясады, ә мин аңа укып бетергәнче дип әйтә килдем. Ул инде дүртенче -курста иде. Шуннан аны Хәрби диңгез флотының Медицина академиясенә күчерергә булдылар. Мин аңа бик каты ачуландым: «Я мин, я академия», — дидем. Ул: «Син дә, академия дә»,—- диде. — Без үпкәләштек, — дип дәвам итте Асия һәм ничектер күз алдында олыгаеп киткән кебек булды. Хәтта сөйләшүе дә олыларныкына охшый башлады. — Дөресрәге, мин үпкәләдем. Беләсез инде кызлар андый чакта ничек: «Ах, так!..» Мин дә шулай юләрләнеп алдым... Ул китеп барды. Аннары хатлары ява башлады. Мин башта җавап бирмәдем, ә үземнең күңелемдә утялкын иде. Ахырда түзмәдем, үзем дә хатлар- яза башладым. Шулай тагын бер ел үтте. Мин больницага кергән көнне Илдар, узыл барышлый, ике генә көнгә Казанга тукталган иде. Бер ел аерылып торганнан сон... ике сәгать тә сөйләшә алмыйча тагын аерылыштык. Ул миңа үзенең су асты көймәсендә хезмәт итүен әйтте, ә- мин... үземнең больницага керүем турында. Аңарчы үземнең авыруым турында әйткәнем юк иде. Хатларымда да язмадым. Дөресен әйткәндә, мин аның алдында алдакчы. Мин аны югалтудан курыктым. Бәлки, укып бетергәнче терелермен дип көттем. Сузуымның сәбәбе дә шунда иде... Хәзер ул минем авыру икәнлегемне үз күзе белән дә күрде инде. Бер-ике елдан врач буласы кеше бит, комбинированный порокның нәрсә икәнен аңлый. Ләкин миңа калса, ул минем авыруыма чынлап торып ышанып китмәде. Мин нәрсәдер яшерәм, аңардан юри качам дип уйлады булса кирәк. Белмим тагы... Ул күл сөйләми. Аның уен белү читен. Аерылышканда мин аңа: «прощай» дидем. Сез беләсез бит руслар ул сүзне нинди мәгънәдә әйтәләр. Ул миңа «хуш» дип кенә җавап бирде. Мин аңа: моннан соң безнең арада дуслык кына калсын, дидем, ул: дуслык һәм мәхәббәт, диде.—Асиянең күзләренә яшь килде һәм шул-, яшьле күзләре белән Гөлшаһидәгә карап сүзен дәвам итте: — Кичә тагып хат алдым... Сөйгән кешеңне алдаудан да авыррак нәрсә юк. Ә мин аңа бу юлы да барысын да әйтә алмыйм... Ужас! —диде ул, и-ке кулы белән йөзен каплап тынып калды. — Мин елый алмыйм, ләкин белсәгез, иде миңа никадәр авыр икәнен... Бер яктан мине вөҗданым газаплый,, икенче яктан үзем кызганыч... Дөрес, сез хәзер -мине канатландырасыз. Теге врач ялгышкан, дисез. Ышанасым килә, бик килә, куркам да... Коридорда Әбүзәр абзый күренде. Ул Гөлшаһидәне дәшеп алды. — Мәдинә апагыз авырып тора, сезне күрәсе килә,—диде ул,— Әгәр вакытыгыз бик кысан булмаса, әйдәгез, безгә киттек. — Гөлшаһидәнең аптырап калуын күргәч, көлемсери төшеп өстәде: — Әгәр бу юлы да сезне алып кайтмасам, хатыннар мине өйгә дә кертмәячәкләр. Аннары бүген көне дә шундый. Мине дә азрак кызганыгыз инде. Федосеев дамбасы белән бәйле хыяллары җимерелгәннән соң, Казанның менә шушы почмагында, Таһировлар йортында, Гөлшаһидәнең актыккы өмет чаткысы посып калган иде. Актыккы булганга, ул аеруча кадерле дә, кызганыч та иде. Гөлшаһидә шул өмет чаткысын күңеленә салып Акъярга алып китәргә җыена иде. Чөнки белә: барыбер Мансурны оныта, исеннән чыгара алмаячак. Ичмасам, кышкы озын төннәрдә шул өмет чаткысы белән гоаныр. Кешегә бер юаныч кирәк ич. Ә Та- һировларга барып, анда бернинди дә чаткы калмаганлыгыи белсә, аннары ни эшләр ул? Барыргамы, бармаскамы? Бүген больницада эше әллә ни юк. —Ярар, Әбүзәр Гиреевич, — диде ул һәм үз тавышыннан үзе куркып куйды. Аннары килеп, Асиянең колагына пышылдады: —Без әле синең белән туйганчы сөйләшербез, Асия. Син аңа хат яз... яме, яз. Элек ничек язган булсаң, шулай яз. Синең бәхетең алда әле, ә минеке... минеке белмим кайдадыр... Икенче бүлек 1 Гөлшаһидә таң сызылган чакта, кинәт уянып китеп, тулай торакның дүртенче кат тәрәзәсеннән иртәнге Казан манзарасына сокланып карап торган, аннары яшьлек мәхәббәтен исенә төшереп Федосеев дамбасына тилереп чапкан көннән соң, бер айлап вакыт үткән иде инде. Бу вакыт эчендә табигать үзенең иртә көздәге барлык купшылыгын, барлык бизәкләрен ташлаган иде. Салкын, җил. Бүген булмаса, иртәгә кар явар. Бөтен жирдә бер соры төс — җирдә дә, күктә дә, кешеләрнең йөзләрендә дә. Җиңелчә киенгән, уйнап-көлеп йөрүче җилбәзәкләрне хәзер күрмәссең, барысы да тизрәк җылыга кереп посарга ашыгалар. Тик Гөлшаһидәгә генә теге вакыттагы матур иртәдән бирле бер нәрсә дә үзгәрмәгән, вакыт та үтмәгән күк тоела иде. Ул, әйтерсең, тәрәзәдән карап торган җиреннән әле яһ.а гына кузгалган да урамга чыккан. Ачынулар, борчылулар, үкенүләр, аек акыл кисәтүләре — барысы да онытылган. Тагын йөрәк үзенең бөтен тыйгысызлыгы, йөгәнсезлеге, тыелгысызлыгы белән өстенлек алган. Ләкин әгәр менә шушы минутта Әбүт зәр абзый яки бүтән кем дә булса Гөлшаһидәдән: «Ни уйлыйсың, уеңда кем?» дип -сораса, ул тәгаен генә әйтеп бирә алмас иде. Мансур турында ул уйламый, аны теге яки бу кыяфәттә күз алдына китерергә тырышмый. Әмма күңелендә өермә. Шул өермә эчендә Мансур бер күренә, бер югала... Трамвайдан төшкәч, Гөлшаһидә Әбүзәр абзыйны култыклап алды. Профессорның өстендә көзге кара пальто, башыңда түбәсен ярып кигән каракүл бүрек. Гөлшаһидәнең өстендә ак бөрчекле кара модный пальто, башында ак башлык. Профессор ашыкмый • гына атлый, ә Гөлшаһидә, әгәр эш аның иркендә булса, канатланыр очып китәр иде төсле. Әбүзәр абзыйны урамда бик күпләр таныйлар, очраган берсе аның белән исәнләшеп уза. Гөлшаһидәгә алар беркадәр гаҗәпсенү һәм шикләнү белән карап алалар. Әллә шушы сораулы карашларның тәэсире тидеме, әллә күңелнең күтәренке минутлары үтеп киттеме, Гөлшаһидә борчыла башлады. Мәдинә апага, Фатихәттәйгә ни әйтер? Хатын-кызлар ирләр түгел бит, •алар төбенә кадәр сораштырмыйча калмыйлар. Аннары хатын-кызлар .зирәгрәк тә, ирләрдән ансат кына яшереп була торган күп нәрсәләрне алар бер чакрымнан сизеп алалар. •— Ярар, кичеккән өчен Фатихәттәй ачуланса ачуланыр, әйдәгез букинистларга кагылыйк, — диде Әбүзәр абзый, көлемсерәп. - Шунда кермәсәм. ниндидер бер кирәкле эшемне эшләмәгәндәй булам. Элеккерәк елларда профессорның китап җыюын Гөлшаһидә белә иде. Күр, шул яшейә җитеп тә бу гадәтен ташламаган икән! Китап сатучылар, кайдандыр киштә астыннан чыгарып, Әбүзәр абзый алдына берьюлы бер өем китап китереп куйдылар. Ул, күзлеген киеп, аларны берәм-берәм карый һәм Гөлшаһидәгә алар турында сөйли башлады. Шаляпинның иске бер китабын кулына алгач, ул бөтенләй җанланып китеп, Гөлшаһидәгә һәм китап сатучыларга кызыклы бер вакыйга да сөйләде. Моннан бер-ике ел элек ул Ленинградка фәнни конференциягә барышлый Мәскәүдә, театр китаплары кибете тәрәзәсендә, Шаляпинның яңа басмасын күрә. Ләкин ял көне булганга, кибет бикле була. Шушы китапны алыр өчен генә Әбүзәр абзый бер кич Мәскәүдә куна. Ләкин иртән кибеткә барса, аңа китап сатылып бетте диләр. Ул кибетчеләргә студент чагында Казан сәхнәсендә Шаляпинны күрүен шундый тәфсыйллап сөйли, аңа юк китапны табып бирәләр... Иң аста тетелеп бетә язган бер иске китап ята иде. — «Белая магия» в пяти книгах, — дип укыды Әбүзәр абзый һәм кашын сикертеп куйды. — Бу китапны моннан йөз илле еллар элек Казанда Спас башнясы каршындагы гостинный дворның капкасы төбендә Петр Пугин кибетендә сатканнар. ИсКе газеталарда ул кибетнең игъланын күргәнем бар. Башта бу кибеттә нинди-нинди китаплар барлыгын санаганнар, аннары шушы ук кибеттә аз гына тотылган алтын аксельбант та сатыла, дип язганнар. Хәзер тарих өчен «Белая магия» белән алтын аксельбантның бәһаләре бер чама, — дип көлемсерәп, профессор китапны читкә куйды. — Ә Шаляпинны алабыз. Кибеттән чыккач, зур урам буйлап бара-бара Әбүзәр абзый Гөлшаһидәгә иске Казан турында сөйләде. — Студент чагымда мин игъланнар укырга ярата торган идем. Хәтеремдә, Казан аптекаларында шундый бер игълан бар иде. «Авыруларга һәм хәлсезләргә! Әгәр сез күп эшләмәклектән сәламәтлегегезне җуйган булсагыз, бер дә кайгырмагыз! «Эспирматин» исемле дәва бар... Бу дәва авыруларны гына дәгел, хәтта авыруларның анасы улан картлык илә дә көрәшәдер...» Күрәсез, ул чакта эшләр никадәр ансат булган. Ә без әле бүген дә кешеләрне яшәртү проблемасын хәл итә алганыбыз юк,—дип, профессор башын кагып алды. Алар тыкрыкка борылдылар һәм иске стильдә салынган зур таш йортның подъездына керделәр. Борылышы саен канатлы фәрештә балалары басып торган киң. һәм сөзәк ак мәрмәр баскычтан иң өске катка менә башладылар. — Тын кыса, Гөлшаһидә, — дип зарланды профессор, бераз менгәч тә туктап. Пальто якасын ычкындырды, төймәләрен чиште. Сырлы батареягә кулы белән кагылды: — Бүген ярыйсы ягалар икән, югыйсә җылыга туйдырмыйлар. Элек ишектә английский йозак кына була торган иде, хәзер звонок биргәч, эчтә шактый озак шалдыр-шолдыр килделәр. Ишек ачылгач, иң элек кулына уклау тоткан, шактый картайган, ябыккан Фатихәттәй күренде. — Әй генәем, кемне күрәм!—дип кычкырып җибәрде ул, уклавын төшереп. — Гөлшаһидәкәем, синме бу?! — Әле дә ярый, Гөлшаһидә, бәхетегез, — диде профессор, пальтосын саласала, уклавы кулыннан төште Фатихәттәйнең. Югыйсә башыгызга кундыра иде. Хәзер ул бик усалланды. И, Әбүзәр,(валлаһк, әйтәсендә инде. Кеше чынлап торып ышанып куяр. Нальтәңне кая шулкадәр пычраттың әле, бер дә карап йөрмисең инде, балакаем, - диде дә профессорның пальтосын алып чөйгә элде. Шул элеккеге — бераз сукранучан һәм шәфкатьле Фатихәттәй инде. Алгы бүлмәдә дә шул ук элекке кәкре аяклы бәләкәй өстәл, шул ук борынгы вешалка, шул ук телефон. Тик өстә шүрлекләр һәм шул шүрлекләргә еллап-еллап бәйләп кунган журналлар гына элек юк иде. Биек түшәмле иркен залга аяк баскач, Гөлшаһидә яшьлегенә кайтып кергәндәй булды. Ана монда бернәрсә дә, бернәрсә дә үзгәрмәгән, гомумән, соңгы дүрт ел да булмаган кебек тоелды. Икенче бүлмәдән чыгып килгән Мәдинә апаны кочып алды. Ул да бөртек тә үзгәрмәгән күк тоелды аңа. Хәлбуки, монда барысы да үзгәргән, дөресрәге, картайган, искергән иде. Идәнгә җәелгән келәмнең күп кенә урыннары кырылган, люстраның бер калфагы бөтенләй ватылган, рояль өсте китаплар белән тулы. (Элек Әбүзәр абзый рояль өстендә бер генә китап күрсә дә культурасызлык билгесе дип ачулана торган иде.) Ярты стенаны алып торган борынгы Венеция күренеше картинасы да ничектер тоныклан- гансыман, ә көймәдә аяк өсте басып торган, киң кырыйлы кара эшләпә кигән балыкчы агай да чүгә төшкән кебек. Бигрәк тә Мәдинә апа бирешкән. аның чәче ап-ак булган, күзләре дә начар күрә башлаган. Хәтта өстәлдәге чынаягын да капшанып кына ала. Китаплар саны исә элеккедән күп арткан. Элек китаплар шкафларда гына иде. Хәзер шкаф башларына өстәмә шүрлекләр ясатылган. Алар да китап белән тулган. Элек бүлмәләрнең, бигрәк тә китапханәнең, тәртибен Мәдинә апа би« нык карый иде. Хәзер Әбүзәр абзыйның кабинетында да элекке тәртип, элекке пөхтәлек юк. Диванның асты да, өсте дә китап белән тулган. Профессорның килгән бер кешегә мактанып күрсәтә торган төрле статуэткалары һәм вазалары — ул аларны бөтен Россия, бөтен Европа буйлап җыйган иде — хәзер буй җитмәс җиргә — шкаф башларына менеп утырганнар. Атаклы художникларның сирәк очрый торган миниатюралары да я кыйшайганнар, я урыннарыннан алынганнар. Тик фикус гөле генә агач хәтле булып үскән дә пальма түшәмгә кадәр күтәрелгән. Шулар ышыгында телевизор, ә элек анда Мансур өстәле иде... Озаклап чәй эчтеләр. Әбүзәр абзый әле дә чәйне үзенең бизәкле бәләкәй чынаягыннан эчә икән. Аның бал кашыгы да үзенеке — сабы ишеп ясалган бик нәфис көмеш кашык, — дуслары илле еллык юбилеена бүләк иткән булганнар. Чәйне дә Фатихәттәй аңа аерым бәләкәй чәйнектә пешерә икән әле, шикәрне дә алдан ваклап куя. Әбүзәр абзый шикәрне чәенә салмый, кабып эчә, — шулай тәмлерәк, ди. Элекке елларда Әбүзәр абзый чәй янында бик күңелле итеп сөйләшергә ярата торган иде. Бүген күбрәк аска карап утырды. — Туганый, авырмый торгансыңдыр бит? — дип борчылып сорады .Мәдинә ханым иреннән. — Юк, туганый, бездә бүген... кеше үлде, — диде профессор һәм, бөкрәеп, үзенең кабинетына кереп китте. Ә хатыннар беравык Гөлшаһидәдән кемнең мәрхүм булуы турында сораштырдылар да, гадәттәгечә кайгырышып алып, сүзне тагын үз җайларына бордылар. Гөлшаһидә үзенең Акъярдагы тормышын бик үк сөйләргә теләмәсә дә, сөйләми дә булдыра алмады. Аз гына да кырын караш һәм кимсетү сизмәгәнгә, ул, бер башлагач, күңелен туйганчы бушатты, ничектер җиңеләеп киткәндәй булды. — Ирләрнең киләчәге, хатын-кызларның үткәне яхшы дип сөйлиләр иде, дөрес икән, Мәдинә апа җаным. Егерме алты яшемдә узган гомеремне сагынып утырган чакларым еш була, — диде Гөлшаһидә, тәмам ачылып кител. — Ирең ниндирәк кеше иде соң? — Болай кеше төсле иде кебек. Агроном... Врач хәлен беләсез бит: төне юк, көне юк, җаны ястык күрми дигәндәй. Буранда да, яңгырда да, мәжлес уртасыннан да, йокыдан уятып та алып китәләр, өйгә кайчан кайтасыңны да белмисең. Башта кызганган булды, аннары каш җыера башлады, актыктан: «Бу эт тормышы мина ошамый, икенең берен сайла: «Я мин. я больница», — диде... — Балаң бармы?—дип сорады Фатихәттәй. — Юк, — диде Гөлшаһидә, әкрен генә. Үз күңелен бушатканнан соң Гөлшаһидәнең Мансур турында сораштырасы килде: ничек тора, бәхетлеме, бала-чагалары бармы? Кайткан дигән хәбәре кайдан чыккан булган? Ләкин ул күңеленә килгән бер сорауны олылар кебек тартынмый-нитми бирә алмый иде шул. Ә карчыклар үзләре Мансурны нигәдер телгә дә алмадылар. Гөлшаһидә кайтырга жыена башлагач, җибәрмәделәр, әле сөйләшеп тә туймадык, үзебездә генә кунарсың диделәр. Аксюша түти Тулага кайтып киткән икән. — Әбүзәр абыеңны да әзрәк кызган, — диде Фатихәттәй. — Югыйсә больницасында үлем-бетем булганда ул бик каты борчыла. Кеше белән кайгыны үткәрү ансатрак аңа. Шуны гына көткән кебек, Әбүзәр абзый Гөлшаһидәне кабинетына чакырды һәм өстәл тартмасыннан журнал чыгарды. Әмма сүзне журналдан түгел, Әнисә Чибәркәевадан башлады. — Аны коткарырга мөмкин иде... Анатом минем фикеремне тулысыңча раслады. Әнисә агуланудан һәм куркудан үлгән... Больницада, янында врач була торып!.. — Профессор бөтен гәүдәсе белән калтыра, нып куйды. — Мондый хәлне больницаларда гомер буе эшләп тә күргәнем юк иде. Акылга сыймый... Миңа калса, без инде, Маһирә ханым белән. Әнисәнең күңеленә ачкыч таба башлаган идек... Шуннан соң аның кинәт үзгәрүе, безгә тулы ышанычсызлык күрсәтүе... — Профессор ак башын чайкап алды.—Моның сәбәбе булырга тиеш... Әмма барыннан да бигрәк мине Сәлах борчый, Гөлшаһидә. Ак халат астында таш бәгырь... бу ваба кебек куркыныч нәрсә. Кеше аңа жанын ышана, үз бәхетен, семьясының бәхетен ышана, ә ул... Мин моны аңлый алмыйм... Вакытында Сәлахетдингә карата мин дә йомшаклык күрсәттем, үз сүземдә нык тормадым, башкаларның фикерен тыңладым. Ә хәзер туларның ачы җәзасын татыйм. Бу җәза минем өчен, Гөлшаһидә, мең шелтәдән дә авыррак, чөнки мине иң каты судья—вөҗданым хөкем итә.— Профессор ике кулы белән башын кысып өстәлгә таянды, берничә тапкыр бик тирән итеп көрсенеп алды. Гөлшаһидә аны тынычландырырга тырышып карады, Әбүзәр абзый башын гына чайкады. — Юк инде, юатмагыз, Гөлшаһидә, гомерем буе онытасым юк моны. Профессор өстәлдә яткан журналын кулына алды, ни өчен бу иске журнал монда ята дигәндәй, аңа озак кына карап торды, аннары исенә төшерде, ахрысы, башын күтәрде. — Мин сезнең мәкаләгезне элек тә укыган идем, кичә тагын бер укып чыктым. Күзәтүләрегез, Гөлшаһидә, игътибарга лаеклы. Мин монда җитди фәнни тикшерү өчен матур орлыклар күрәм. Сезгә аспирантурага керергә кирәк. Моннан бер ел чамасы элек медицина журналында Гөлшаһидәнең йөрәктамыр системасындагы авырулар турында авыл больницасында алып барган күзәтүләре басылып чыккан иде. Бу мәкалә буенча Гөлшаһидә вакытында байтак кына врачлардан хатлар да алган иде. Ләкин шуннан соң ул аның турында онытты. Ә профессор, күр, исеннән чыгармаган, алай гына да түгел, ул анда дәвам иттерерлек кыйммәтле орлыклар да күргән. Бу 'кадәресен Гөлшаһидә һич тә көтмәгән иде. — Юк, аспирантура турында хәзер мин хыялланмыйм инде, Әбүзәр абзый, — диде ул, уңайсызланып. — Сезгә ничә яшь соң? — дип кырыс һәм кискен итеп сорады профессор. — Егерме алтынчы белән барам. — Шул яшьтә хыялланудан туктамакчы буласызмы оялмыйча? Миңа менә ике-өч тапкыр артык, әмма хыялланудан туктаганым юк^ Йөзгә җитсәм дә туктамам. Чөнки кеше хыялланудан туктадымы, яшәүдән туктады дигән сүз. Икенче кабатлыйсы булмагыз моны. Утыз биштә сез инде докторлык диссертациясенә утырырсыз. Мин сезгә ышанам! — Сез бигрәк, Әбүзәр абзый..; Юк, мин хәзер инде башка... — Буш сүз! — дип бүлдерде профессор. — Киләсе елга аспирантурага әзерләнегез, менә шул. Без әле бу турыда аерым сөйләшербез. Мин сездән Асияне җентекләп күзәтеп баруны үтенәм. Бу сезгә киләчәктә бик кирәк булыр. Иртәме-соңмы без йөрәк-тамыр системасы авыруларын да җиңәргә тиешбез. Бу төндә Гөлшаһидәнең күзенә йокы кермәде. Берничә минут эчендә профессор аны кабинетыннан әллә нишләтеп, бөтен күнегелгән тормышының астын-өскэ китереп чыгарды. «Шулай ук бу мөмкин хәлме? Бу минем киләчәгемме? Кеше күңелен искәртмәстән генә шулай канатландырырга ярыймы? Ә соңыннан шундый биектән мәтәлеп төшсә?» Гөлшаһидә Фатихәттәй бүлмәсендә диванга яткан иде. Залда да, кабинетта да, Әбүзәр абзыйларның йокы бүлмәсендә дә утлар сүндерелгән. Залдагы борынгы сәгать йомшак кына итеп төнге өчне сукты. Шуның артыннан ук анда ут кабынды, аяк тавышы ишетелде. Аннары аяк тавышы тынды. Ут янып калды. — Әбүзәр бу, — диде кинәт уянып киткән Фатихәттәй шыпырт кына.— Кайчакларда ул, йоклый алмаса, Мансур өстәлендәге утны кабыза да яткан килеш фикус яфраклары арасыннан шуңа карап тора. «Мансурым утыра кебек тоела», дип әйтә. Шуның белән юана, мескен. Мансурны бик сагына ул... Гөлшаһидә кинәт стенага борылды да, мендәр читен тешләп, тавыш чыгармыйча гына еларга тотынды... 2 Пальма кылычлары, җәлпәк фикус яфраклары арасыннан язу өстәлендәге яшел абажурга карап, Мансурның бала чаклары турында уй- лый-уйлый, Әбүзәр абзый йоклап та китте. Ләкин тынычсыз иде аның йокысы. Соңгы елларда ул, гомумән, рәхәт, татлы йокыны белми башлады. Я саташа, я бастырыла, я төшендә дә көндәлек больница эшләре белән әвәрә килеп алҗып бетә. Тик кайбер төннәрдә генә ул тыныч, тирән йокыга тала һәм, төш күрсә дә, иртән торуга үзен бик әйбәт хис итә, башы да авыртмый, гәүдәсе дә җиңел. Кайчак шундый тыныч йокылы төннәрдә өндә нихәтле баш ватып та очына чыга алмаган теге яки бу мәсьәлә төшенә шул хәтле бер ачыклык белән иңә, өндә койрыгын тоттырмаган фикер шул хәтле өстә ялтырап ята, уянгач аны тиз генә кәгазьгә беркетәсе һәм, әлбәттә, гаҗәпләнәсе генә кала. Хәер, бу гайри табигый бер нәрсә түгел. Профессорга зур-зур фәнни ачышларның да төштә ясалуы, кайбер язучыларның аерым әсәрләрен яки әсәрләренең аерым өзекләрен төштә күргәннән соң язганлыгы да билгеле иде. Хәтта төштә табылган музыкаль әсәрләр дә тарихта юк түгел. Бүген исә Әбүзәр абзый гал-гади төшләр генә күрә иде. Имеш, алар Мансур белән Идел ярында утыралар. Мансурның биш-алты яшьләр чагы. Яланаяклу, кыска штанлы, кояшта каралып беткән ут күк шаян малай. Мансур Мәдинә ханымның бертуган сеңелесенең улы иде. Әнисе һәм әтисе үлгәннән соң, Мәдинә апа дүрт-биш яшьлек Мансурны Уфадан Казанга алып кайтты һәм аны үзләренә уллыкка яздырдылар. Әбүзәр абзый бала җанлы кеше булганга, Мансур белән бик тиз дуслашты. — Дәү әтиии!—дип кычкыра шул кояшта янып беткән Мансур.— Әйдә аргы якка йөзеп чыгабыз. һәм алар рәхәт җылы суда икәү янәшә йөзеп китәләр. Ул да булмый, Әбүзәр абзый мылтыгын иңбашына асып сунарга чыга. Кама буе, киң тугайлар, әрәмәлекләр, берсеннән-берсе матур вак-вак күлләр. Таң атып килә. Камышлар өстендә ак томан йөзә. Актырна-к, Әбүзәр абзыйның яраткан ау эте, шул томан эчендә югала да тагын килеп чыга. Әнә ул колакларын торгызып, бер аягын күтәргән хәлдә сын кебек катып калган. Әбүзәр абзый мылтыгын кулына ала һәм, берничә адым атлауга, күл читендә йөзгән үрдәкләрне күрә. Үрдәкләр бөтен төркемнәре белән һавага күтәреләләр, Әбүзәр абзый атып җибәрә. Әрәмәлектән кулына таяк тоткан Мансур атылып килеп чыга. — Әй, дәү әти!—ди ул. — Шундый якыннан атып тидерә алмадың. Ә мин аларны таяк белән дә бәреп төшерә ала идем. Әбүзәр абзый башын иеп, оялып басып тора. Аңа, әйбәт сунарчыга, бу малай алдында бик уңайсыз. Малайның авызына йозак салмассың, ул әле өйгә кайткач та дәү әтисенең ике адымнан атып та үрдәкләргә тидерә алмавын көлеп сөйләп йөрер... Юк, алар сунарда түгел, Ригада, имеш. Диңгез буеннан ак комлыктан кулга кул тотышып -икәү баралар. Мансурның өстендә матроска. Ул ялантәпиләре белән суны чапылдатып иң кырыйдан атлый. Биредә бит су тирән -Түгел, дулкыннар үзләре аяк астына кереп, комны шыбырдатып уйныйлар. Әбүзәр абзый ком өстеннән бара. Ком нык, әйтерсең, асфальт. Кич. Кояш баеп килә. Офыкка кадәр җәелеп киткән диңгез өсте тимгелләнеп тора. Бер читтәрәк, суда, алсу-ак болытлар чагылган, ә кояш нурлары яткан урыннар бигрәк тә чуар: алсу, -кызыл, җете кызыл. Әйтерсең, диңгез уртасында бик зур учак якканнар. Яр буендагы агачларга да алсу төс йоккан, алар гүя кояшның китүенә боегып, моңланып утыралар. Ә яр буендагы кафеның тәрәзәсе исә шул хәтле көчле балкый, әйтерсең, диңгезгә бер кырые белән батып барган кояш икенче кырые белән шул тәрәзәдән мең мәртәбә артык ялтырап чыгып килә. Су өстендә акчарлаклар оча. Ял итүчеләр аларга ипи кисәкләре чөяләр. Мансур да дәү әтисеннән ипи сорый. Әбүзәр абзый кесәсеннән бер телем чыгарып Мансурга бирә. Малай аны сындыра-сындыра һавага ыргыта. Акчарлаклар, күз иярмәс тизлек белән, ул кисәкләрне суга төшермичә эләктереп алалар. Аеруча җитезлек күрсәткәннәрен Әбүзәр абзый мактый: — Монысы егет, күрдеңме, нинди җәһәт эләктерде. Мансур рәхәтләнеп көлә: — Ә тегесе, дәү әти, йомыкый. Авызындагын алдырды. Төш өчен вакыт та, ара да, кыенлыклар да юк. Менә алар Займи- щедагы дачаларында катыкка манып кайнар коймак ашап утыралар инде. Фатихәттәй тагын да кайнарракларын китереп тора. ' — Пешкәкләнмичә генә аша әле, өстәл артында болай пешкәкләнү килешми, әдәпсез малай дип әйтерләр,—дип үгетли Мәдинә ханым малайны. — Кайнар ич. Авызны пешерә. * •— Әзрәк суынсын. Ашыкма. — Ашыйсы килә. Займищега алар ел саен май аенда ук чыга торганнар иде һәм көзге яңгырлар башланмыйча кайтмыйлар иде. Займищены бигрәк тә Әбүзәр абзый ярата иде. Авыл янында гына су тибрәнеп тора. Таң сызылган вакытларда яки кичен кояш баеганда текә яр кырыена утырып Иделгә карасаң, андагы матурлыктан, андагы хозурлыктан күзләргә яшь килә. J-л көзге кебек шоп-шома су өсләре, ул кызларның кесяя шарфы кебек жинел ак томаннар, ул су эченнән яшел бүрек кебек кенә күренеп торган әрәмәле утраулар, ул очып килеп шунда төшә торган киек үрдәкләр, ул еракта тын гына, моң гына узып бара торган ап-ак пароходлар, коңгызга охшаган тәбәнәк буксирлар, озын баржалар, саллар.,. Аргы якта, турыда, Пустые Моркваши, уңдарак Яр буе Морквашы, аннан да уңдарак, еракта, күксел томан эчендә Зөя крепостен шәйләргә мөмкин. Ә төнлә Иделдә үзенә бертөрле серле тормыш башлана: яшелле- кызыллы-сарылы утлар бер күренәләр, бер сүнәләр, тагын кабыналар, тагын сүнәләр. Төне буе алар, шулай үзара күз кысышып, нидер сөйләшәләр. Ә таң аткач, ул утлар, әкияттәге пәри утлары кебек, кайдадыр куышларда посып көнозын яшеренеп торалар да, төн булгач, яңадан йөгереп килеп чыгалар һәм тагын таңга кадәр күз кысышып мәш киләләр. Күр бу төш дигәнне! Чалбар балакларын тез- тиңентен сызганган, иңбашына куш ишкәк салган, салам эшләпәле, яланаяклы Әбүзәр абзый Иделгә төшеп бара... Юк, Әбүзәр абзый су буенда түгел, ул инде үзенең больницасында. Ак халатының чабуларын җилфердәтеп коридор буйлап ашыгып бара, имеш. Артыннан бер төркем чит ил врачлары ияргән. — Ышанмыйсызмы? Булмас дисезме? Пропаганда гына дисезме? — Профессор бер палатаның, икенчесенең, өченчесенең, дүртенчесенең ишекләрен каерып-каерып ача. — Карагыз, күрегез! Палаталар буш, бер авыру да юк. Кая китеп беткәннәр дисезме? Түләү бик кыйбат булганга керә алмый торганнардыр дисезме? Юк, без барлык авыруларны түләүсез дәвалыйбыз. Әгәр кайсыгыз булса дәваланырга тели икән, рәхим итегез, хәзер салабыз. Ә безнең үз авыручыларыбыз юк, әфәнделәр. Могҗиза? Юк, әфәнделәр, бу могҗизадай бер эш булса да, сез уйлаган могҗиза түгел. Бу — совет илендә киң күләмдә, бөтен халык күләмендә алып барыла торган профилактиканың гүзәл нәтиҗәсе... һай, кайда болан колакны ярып сызгыралар? Мансур шаяндыр инде. Фатихәттәй кичә базардан балчык ат алып кайткан иде. Шушы атның койрыгына өреп бертуктаусыз сызгыртып йөри бит, юньсез малай... Кинәт профессор уянып китте. Телефон шалтырый иде. Ул тиз генә урыныннан торып иңнәренә халатын салды да, аякларына чүәкләрен •киеп, залга чыкты. Мансурның өстәлендә янып торган яшел утка гаҗәпсенеп карады,— бу утны үзе яндырып, шул яшел утка карый-карый уйланып йокыга китүләрен оныткан иде ул. — Әйе, тыңлыйм,—диде профессор әкрен генә һәм йоклап ятучыларны уятмас өчен трубканы учы белән каплап торды. — Әйе... Нинди чаралар күрдегез?.. Я -. Нәтиҗә?.. Машина җибәрегез. Хәзер үк! Елый-елый йокыга киткән Гөлшаһидә дә профессорның телефонда сөйләшү тавышына уянды. Ул профессорның борчулы тавышын, машина җибәрегез дигән сүзләрен ачык ишетте. Тагын кайсының хәле начарланды икән? Гөлшаһидәнең күз алдыннан авырулар берәм-берәм үтеп киттеләр. Аннары ул урамда улаган җилгә колак салды. Тәрәзә пыялалары юеш, әллә кар, әллә яңгыр ява. Юрган астыннан кулын сузып утыртма лампаның төймәсен басты. Ут кабынды. Сәгатькә карады. Дүрт тулып бишенче генә киткән әле. Гөлшаһидә урыныннан торып алгы бүлмәгә чыкканда, профессор инде пальтосын кия иде. — Мин дә сезнең белән барам, Әбүзәр Гиреевич. Төне бигрәк ямьсез.— диде Гөлшаһидә. — Кирәкмәс, ятып йоклагыз. — Юк, юк, мин сезнең белән барам, Әбүзәр Гиреевич. — Гөлшаһидә пальтосын, башлыгын киде. — Мондый төндә бер үзегезне ничек җибәрим, ди. Профессор артык каршы килмәде. Ишекне әкрен генә ябып баскычка чыктылар. Биредә ярым караңгы, тын һәм салкынча иде. Кинәт Гөлшаһидә профессорның кулына ябышып, куркып: — Кем ул анда?! — дип кычкырып җибәрде. Аркасын батареяга терәп, бәләкәй чемодан өстенә утырган кеше тавышка башын күтәрде, аннары тиз генә аякка басты. Пальто якасын күтәргән, йөнтәс бүреге күзләренә үк төшеп тора, озын, таза ир, сукса, үтерәчәк. — Мин,'—диде кеше. Гөлшаһидә шунда ук Мансурның тавышын таныды,— буе-сыны танырлык түгел иде. Әбүзәр абзый да аны тавышыннан гына таныды. Карт хәтта бу көтелмәгән хәлдән, ‘бигрәк тә төшендә Мансур белән әвәрә килгәнгә, чайкалып китте. — Синме бу, Мансур? — диде ча: к кына калтыраган тавыш белән һәм күрешергә кулын сузды. — Исәнме-саумы, улым. Нишләп өйгә кермисең? — Поезд бик соңга калды... Сезне борчымас өчен... — Туган йорт бусагасында беркайчан да соң булмый. Өйгә кер... Ә безне, гафу ит, больницага чакыралар. — Исәнмесез, — диде Мансур агарынып басып торган Гөлшаһидәгә. — Мин сезне куркыттым бугай. Аяк асты тәмам бозлавык булган. Машина яктан якка чалулап бара. Күр дә тор, я берәр баганага барып бәреләчәк, я чокырга капланып төшәчәк. Караңгы. Кар катыш яңгыр ява. Берни күренми. Анда, караңгы баскычта, әллә кайлардан, әллә нишләп кайткан якын да, ят та Мансур калды, алда, больницада, кемдер үлеп ята. Гөлшаһидәнең уйлары да шушы ике нокта арасында айкала: әле баскычка, әле больницага сикерә һәм ул боларның кайсысы турында уйлавын да тәгаең генә белми. Нигә барды икән ул бүген профессорларга? Нинди гөнаһ шомлыгы тартты аны? Тулай торагында ятса, бу искә төшерүләр дә, хыял очышлары да, төнге елаулар да, шушы серле төнге очрашу да — берсе дә булмас иде бит. Хәзер инде яралардан яңадан кан саркый башлар. Кемгә кирәк ул газаплар? Нигә Гөлшаһидә аның белән калмады? Бу мөмкин иде бит. Юк, бер кискән икмәк ябышмый. Мансур инде йөрәктән кисеп ташланган кисәк. Ул чагында ни өчен Гөлшаһидәнең йөрәге болай әрни соң? Профессор башын күкрәгенә салындырып утырган. Кем турында уйлый икән ул? Әллә аның да уйлары больница белән караңгы баскыч арасында айкаламы? Кинәт профессор кабаланып сәгатенә карап алды. — Бик әкрен барабыз, Кузьмич! — Юлы бит нинди, Әбүзәр Гиреевич. Машинаны харап итәргә мөмкин. — Кеше турында уйларга кирәк, Кузьмич. ; ' Шофер машинада да кешеләр бар дип әйтмәкче иде дә тыелып . калдыг — Кемнең хәле начарланып киткән? — дип сорады Гөлшаһидә. —• Исмәгыйльнең... Гөлшаһидә Исмәгыйльнең бу дөнья кешесе түгеллеген, медицина инде аңа бернинди дә ярдәм күрсәтә алмавын белә иде. Аның бары тик сызлануларын гына вакытлыча киметеп торырга мөмкин. Моны исә һәр врач, һәр сестра булдыра ала. Ә профессор шушы авыру янына төн димичә, кар-буран димичә үзе бара. Нәрсәгә ышана ул? Кинәт машина туктады. Фаралар яктысында больница коймасы күренде. Алар машинадан төштеләр. Гөлшаһидә профессорны култыклап алды.Парадныйда Гөлшаһидә үзе профессорның киемен салдырды. Санитарка халатлар бирде һәм профессор, төймәләрен дә төймәләмичә,, ашыгып буп-буш баскычтан менеп китте. Аларны тып-тын коридорда Маһирә ханым белән дежурдагы врач каршы'алды. Ал арның кыяфәтләре үк хәлнең үтә күңелсез булуын әйтеп тора иде. — Үлде... — диде Маһирә ханым, әкрен генә. Исмәгыйльнең өстенә- ак җәймә япканнар иде. Профессор җәймәнең бер читен күтәрде. Мәрхүмнең йөзе тыныч һәм тантаналы. Гүя ул' бик күп еллар газапланганнан соң беренче тапкыр татлы йокыга талган. Врач бүлмәсендә профессор өстәлгә таянып утырды. Аңа каравы; ничектер кызганыч иде. Ул гүя күз алдында картаеп, кечерәеп китте. Гөлшаһидә профессорның хәлен башкалардан яхшырак анлый.иде. Әгәр баскычтагы очрашу бер-ике минутка тоткарламаса, юл бу кадәр әшәке булмаса, алар әле килеп тә өлгергән булырлар иде. Нибары ун- унбиш минутка кичектеләр. Соңга калу — врач өчен бигрәк үкенечле. ■— Кайтыгыз, Әбүзәр Гиреевич,—диде Маһирә ханым, профессорның үз хәле өчен борчылып. Профессор авыр гына урыныннан торды. — Исмәгыйльнең хатынына үзем әйтермен. — диде ул. Түбәндә аңа киенергә булыштылар. — Ә сез?— дип сорады профессор Гөлшаһидәдән. — Мин кайтып тормыйм инде, Әбүзәр Гиреевич, сәгать алты була. Менә Маһирә апа кайта, ул сезне озатыр. — Юк, Гөлшаһидә, әйдәгез. Сез хәзер безгә бик кирәк. Бик! Гөлшаһидә бераз икеләнеп торды да пальтосын -киде. Ул Мансурны кабат күрергә тели дә, аның белән кабат очрашудан курка да иде.

(Дәвамы бар)