ВАТАНЫМНЫ ҖЫРЛЫЙМ
Мартенда да эремәс ташны
ярып Чыккаисыман Мәскәү
җиренә, Киң мәйданнан биек
күтәрелеп, Маркс карый совет
иленә.
Шагыйрь Мөхәммәт Сад-
риның әле яца гына Татарстан
китап нәшриятында басылып
чыккан «Ватанымны
җырлыйм» исемле шигырь
җыентыгы әнә шул юллар
белән («Карл Маркс
Мәскәүдә» шигыре) башланып
китә. Бу җыентыкта, нигездә,
шагыйрьнең соңгы өч-дүрт
елда язган яңа лирик
шигырьләре («Россия турында
җыр», «Ватанымны
җырлыйм», «Халкыма»,
«йокламыйм ■ мин», «Биек-
лектә», «Дуслык юллары»,
«Татарстан урамы», «Кеше
тугач», «Яшь чагым», «Диңгез
белән кояш» һ. б.) ур-
наштырылган. М. Садри
укучыларга, барыннан да элек,
коммунизм төзүче совет
кешеләренең бөек, фидакарь
хезмәтенә дан җырлаучы
шагыйрь буларак билгеле иде.
Бу җыентыгында да ул үзенең
яраткан темасына турылыклы
булып калган: китапка
кертелгән әсәрләренең кайсын
гына алып карасаң да, аларда
әле моннан 47 ел элек кенә
ачлыкта, мохтаҗлыкта яшәгән
Россия халкының хәзер инде
космосны яулый башлавына
шагыйрьнең чиксез
горурлануын һәм шул
уңышларга дан җырлавын
тоясың. Юк, ул уңышларга
шагыйрь үзе генә шатланмый,
безне, укучыларны да,
шатландыра; чорыбызның
бәхетле чор, коммунизм чоры
икәнлеген шигъри тел белән
сөйләп бирә. *
Лирик шигырьләрдән тыш,
җыентыкта шагыйрьнең «Ту-
кайга», «Кояшка очкан лачын»
(М. Җәлилгә), «Ленин солдаты
турында хикәят» (генерал Я.
Чанышевка), «Язгы хикәят»
(Поль Роб- сонга), «Көзге
күкрәү» (Надежда Дуровага)
кебек аерым шәхесләргә
багышланган һәм башка
милләт шагыйрьләренә ияреп
язылган («Ватаныма — якты
хисем ялкыннары», «Тел —
иптәшебез», «Взнослар турын-
да», «Куркулар», «Син те-
ләсәң», «Бакчаның ал гөлләре
бар», «Кияүгә чыкмыйм әле»)
шигырьләре дә
урнаштырылган. Кыскасы,
Мөхәммәт аганың «Вата-
нымны җырлыйм» исемле бу
китабының тематикасы киң
һәм аны укыган кешедә зур
канәгатьлек хисе калачак.
Җыентыкның редакторы С.
Сибгатуллина, тиражы— 7000
данә, бәясе—17 тиен.
Әдәбиятыбыз мәйданына
тагын бер. китап өстәлде. Ул
— шагыйрь Әхмәт Ис- хакның
«Мин җаваплы» исемле
шигырьләр җыентыгы. Иллегә
якын әсәрне эченә алган бу
җыентыкта шагыйрьнең
лирик, юмористик, сатирик
шигырьләре һәм мәсәлләре
бирелгән. Авторның күңелдә
яхшы хисләр калдыра торган
йом-, шак лиризм белән
сугарылган шигырьләре
тормышы-, быздагы моңарчы
тиңе бул-' магаи яңалыкларга
һәм ул яңалыкларны иҗат
итүче кешеләргә багышланган
булса, сатирик һәм юмористик
шигырьләрендә ул, юк-юк
дисәң дә, көнкүрештә очрап
куйгалый торган иске, тискәре
күренешләрне фаш итә,
укучыда аларга карата нәфрәт
уята. Менә аның бары тик дүрт
кенә юллык «Үзенчә» исемле
әсәре: Үзенчә аңлый ул
коммунизм кагыйдәсен һәм
шуңарга кора үзенең бөтен
эшен:
— Минем өчен, — ди ул, —
бөтенебез эшләсен, Ә мин ял
итим, — ди,— бөтенебез
өчен.
Җыентыкта «Динсез дүрть-
юллыклар» исеме астына
тупланып бирелгән шигырь-
ләр дә шактый кызыклы һәм
гыйбрәтле:
Әйтер идем дин тотучы
дуска шуны:
Син телисең бар халыклар
дуслашуны.
Ә бит аллаң каршы килә
моңа, иптәш:
— Дошман күр,—ди, — кем
булмаса сиңа иптәш.
Ә. Исхак
МИН ҖАВАПЛЫ
Китаптагы мәсәлләрнең
күпчелеге ялкауларны, бю-
рократларны фаш итүгә ба-
гышланган. Гомумән ша-
гыйрьнең бу җыентыгында
ялыктыра торган шигырьләр
юк, алар барысы да бик
кызыклы һәм рәхәтләнеп
укылалар.
Китапның редакторы Т.
Нурмөхәметов, тиражы —
9000 данә, бәясе— 15 тиен.
Ә. Бикчәнтәева
САПЛАНМА ӘСӘРЛӘР [
Балалар өчен язылган күп
санлы матур-матур ши-
гырьләре, хикәяләре белән
Әминә Бикчәнтәева укучы-
ларга инде күптән таныш
язучы. 'Бу ел Татарстан китап
нәшрияты аның «Сайланма
әсәрләр»не аерым китап итеп
бастырып чыгарды.
Исеменнән үк аңлашылганча,
китапка Ә. Бик- чәнтәеваның
иң яхшы әсәрләре тупланган.
Җыентык өч бүлектән тора.
Беренче бүлеккә язучының
йөзгә якын шигыре
урнаштырылган. Аңлаешлы
һәм бер укуда күңелгә сеңеп
калырлык шома тел белән
язылган ул шигырьләр балалар
күңелендә тормышка һәм
хезмәткә мәхәббәт тудыруга,
табигатебезнең матурлыгына
соклану хисе уятуга
багышланганнар. Менә ул
шигырьләрнең берсе,
«Умырзая» исемлесе:
Шаярадыр язгы җилләр Кар
мендәрен туздырып, Умырзая
калкып чыкты Ландышлардан
уздырып. Бер карасаң күксел
төсле, Бер карасаң алсыман,
Үткән чакта көлә төсле, Өзеп
ал, дигәнсыман.
«Сайланмалар»ның икенче
бүлегендә язучының төрле
темага багышланган тугыз
хикәясе һәм соңгы — өченче
бүлектә «Ана йөрәге» исемле
повесте бирелгән.
Ә. Бикчәнтәеваның бу ки-
табы балаларыбызга бнк әйбәт
б үләк булачак.
Җыентыкның редакторы Л.
Ихсанова, тиражы — 14000
данә, бәясе —• 55 тиен.
Китап кибетләрендә күләме
«Казбек» папиросы кабы
зурлыгында гына булган
китапчык күзегезгә чалынса,
ул — яшь шагыйрь Ринат
Рәхимовның «Тормыш
атомнары» исемле шигырьләр
җыентыгы булыр.
Шигырьләре республика-
быздагы газета-журнал бит-
ләрендә еш кына күренгә- ләп
торса да, Р. Рәхимовның
аерым китабы чыкканы юк
нде әле. «Тормыш атомнары»
— аның беренче җыентыгы.
Күрәсең, үзе агроном булып
эшләгәнгәдер, яшь
шагыйрьнең күпчелек
шигырьләре дөньядагы бөтен
байлыкның чыганагы булган
җиргә һәм шул җирдә ’икмәк
үстерүче тырыш хезмәт
кешеләренә багышланган.
Җәй, бигрәк тә, яз көннәрендә
яңгыр яуганны
һәркайсыбызның күргәне бар
һәм ул күренеш
һәркайсыбызның күңелендә
шатлык хисе уята. Ә менә шул
хисне кайсыбыз шушылай
төгәл һәм матур итеп әйтеп
бирә алыр иде икән?
Яңгыр тамчылары энҗе
булып,
Туфрак кочагына сибелә. Ике
гашыйк кавышканын
күреп, Яшь агроном егет
сөенә.
Җир һәм ч яңгыр — ике
гашыйк. Сүз дә юк, әйбәт
әйткән шагыйрь!
Артык озак булмаса да,
газиз анасыннан аерым яшәп
карамаган һәм, шулай итеп,
аны сагыну хисен татымаган
кеше, белмим, бармы икән бу
дөньяда. Әйе, барыбызга да
таныш хис ул, тик без аны
менә болай, Р. Рәхимов
язганча, матур итеп әйтеп
бирә генә белми идек:
Ялгыш тидем бугай
куакларга,
Бәсләр кунган балан коелды...
Әнием, әнием!
һәр бөртеге аның
Чын мәрҗәнең булып
тоелды...
Р. Рәхимов
ТОРМЫШ АТОМНАРЫ
Җыентыкта менә шушындый
(«Аланнарда балан бар»)
образлы тел белән язылган
шигырьләр байтак һәм аларны
яшь шагыйрьнең уңышлы
табышы дня- се килә.
«Тормыш атомна- ры»ндагы
шигырьләрне укыгач, иң элек
шул нәрсә күңелгә килә: Р.
Рәхимов үз тавышы белән
җырларга тырыша. Ә бу —
шагыйрь өчен бик мөһим
нәрсә.
Җыентыкның редакторы X.
Камалов, тиражы — 6000
данә, бәясе — 6 тиен.