ШИГЫРЬЛӘР
Кырларда
Зур юлларда эзем суынса да Бу кырларда әле мин яшим. Тургай җыры булып уем кала, Һәм чык булып кибә күз яшем.
Мин, мөгаен, арыш кырларында Рәшә булып мәйдан тотармын; Сез үтәсе басу юлларында Яшел үлән булып шытармын.
Ленин кебек
Усал җырлар язам кадап-кадап, Селкеп салам Тегесен, я бусын.
Теләгемне әйтәм илгә карап: Ленин кебек кешеләр күп булсын!
Һәр көнеңдә, Иркен сулыш алып, Кочагыңны киңрәк җәясең. Халык бәхете өчен янып-көеп, Ленин кебек кешеләр яшәсен! Көләч яшьләр, Дөнья сезгә кала. Штурвалга якын килегез! Ленин кебек яши, Ленин кебек эшли, Ленин кебек көрәшә белегез!
Ялгыз нарат
Яз җилләре белән чәчен тарап, Ботакларын җәйгән иркенгә.
Басу уртасында ялгыз нарат, Хәл-әхвәлен белми беркем дә.
Киң офыкта шаулый күм-күк урман,
Яшел яулык болгый юкәләр.
Пәһлеваннар эргәсендә торган
Төз каеннар нинди иркәләр!
Минем 100 яшькә җиткәч язылачак җырым
Күз алдымда шаулап йөз ел үтте. Тел бистәләре дә үлеп бетте, Ялганчыга дөнья тар икән.
Күңелем һәр көн илгә бәхет көтте, Бәхет көтеп уй киләбен сүтте; Эшчәннәргә бәхет бар икән, Кичләр зәңгәр, таңнар ал икән.
Ни чаклы даһилар дөньяга килде, Ни чаклы нәбиләр дөньядан китте; Мин һаман да эшлим, мин исән. Көнгә карап сөенеп йөргән өчен, Кешеләргә шатлык биргән өчен Йөрәгем яшь, күңелем шук икән. Әллә миңа үлем юк микән?
Баһадир
Океаннарым артында котыплар.
Офыкларым артында офык бар.
Урманнарым диңгездәй
яшел тау.
Биек таулар артында
биек тау.
Асылташлы күгемдә
ак төтен.
Асылзатлы җиремдә
якты көн.
Болыннарым ямь-яшел плюштәй.
Елгаларым зәңгәрсу
көмештәй.
Басуларың ай хозур,
һай иркен! Минем илем шундый зур.
шундый киң!
Яз кояшы караган
илемә,
Таң алсуы таралган
йөземә.
Ал йөземә зәһәр җил
иссә дә. Күк гөмбәзен тотам мин
иңсәдә;
Җир күчәрен борам мин
яктыга, Горур басып торам мин
калкуда!