Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Сезнеке
I
Вагонда ике бала Тәрәздән карап бара. Очраган бер әйбергә Шатлана алар бергә: Менә алар каршына Килә ике машина. — Минеке менә бусы! — Дип кычкыра абыйсы. — Минеке икенчесе! — Дип кул чаба сеңлесе. Нәкъ кинодагы кебек, Урамда бер-бер артлы Уза йортлар күренеп, Бишәр-алтышар катлы. Чабалар машиналар, Кешеләр ашыгалар, Скверлар, бульварлар, Андагы яшел таллар, Агачлар басып кала... Светофор кызык яна: Ул бер кызыл, бер сары, Яшел яна аннары... Трамвай һаман бара, Шатлана ике бала. Бәйрәм кич. Күктә.— ак ай. Нәни кыз, нәни малай Баралар трамвайда, Ашыккан кебек айга. Янында әниләре, Елмайган әтиләре, Пешереп тәмле-мәмле Көтәдер әбиләре.
Шәүкәт Шәрәпов
Безнең
— Казан күрсәт, — дип әтигә Әйтсәм әгәр малай чакта, Алып керә иде мине Аш өйдәге бер почмакка. Казан тактасын ача да, Мәрхүм үзе көлә иде;
— Күрәсеңме нинди кайный, Улым, Казан, — дия иде. Инде хәзер мин улымны Алып барам башкалага,
Купшы бүген кала да; Рәхәт ике балага: Бик матур киенгәннәр, Куанган, кинәнгәннәр; Кулларында шарлары: Бар яшеле, аллары... Трамвай бара-бара Борылды уңга таба. Зур йортларның арасы Ачылып китте кинәт; Казанка манзарасы Күренде нурда көйрәп. Күренде кояш көлеп, Кып-кызыл зур шар кебек. Шуклар моны күрүгә Кычкырды икәү бергә: — Кояш, кояш — кызыл шар! Кояш! Кояш! Минеке! Шатланыгыз, балалар, Ие, кояш — сезнеке! Сезнеке алсу дала, Бәхетле, тыныч кала. Яңа урамнар, йортлар, Тәрәзләрдәге утлар, Күктәге йолдыз, айлар, Октябрь, яшел Майлар, Азат, көчле илебез, Зур планета — җиребез... Бар да, бар да сезнеке! Сезнеке, матурларым, Сезнеке, күз нурларым!
Казан
Самолетлар очып тора — Юл якын ике арада.
Иөртәм Казан урамыннан, Күп әйберләр алып бирәм, Стадионнар, паркларга, Киноларга алып керәм. Универмаг баскычларын Менгән чакта әйтәм аңа;
— Менә ничек кайный Казан, Күрсә иде моны бабаң!