ШИГЫРЬЛӘР
Бер истәлек итеп сөйләрмен
Мин үземне түзем дия идем, Бик үк түзем түгел икәнмен: Керфекләрем мине тыңламаган, Таң алдыннан йоклап киткәнмен.
Иртәгесен иртүк уяттылар, Әллә нинди төшләр күрелгән...
— Шигырь язып шактый азапландың, Күмер казып кара бүгеннән.
Отбой чүкече белән эш итәргә Мускулларың болай ярарлык.
Кәгазь бите кебек ап-ак йөзең Китсен әле бераз каралып.
Таныш түгел эштә кыен диеп, Коелып төшмә ләкин, боекма... Өс-башымны ашыгып киенә-киенә, Киңәшләрен чорныйм мыекка.
Кая ди ул җавап бирер өчен Эзләп тору сүзнең кирәген!
...Еллар үткәч бәлки бу көнемне Бер истәлек итеп сөйләрмен.
Язгы
Куанычлы хәбәр ишеткәндәй Салмак кына искән җилдән без, Хәйран булып язгы табигатькә, Тайга буйлап кайтып киләбез.
Забойларда мондый сафлыкны син Каян эзләп, каян табасың!
Изүеңне ачып, күкрәгеңне Тутырып сула тайга һавасын.
Шифалары шулдыр, дәваларга Кирәк булса әгәр үпкәңне... Күмер исе әллә бу тирәдән Үзенең юлын урап үткәнме?
Билләһи, дим, хәтта юлда үскән Гөлләргә дә тузан кунмаган! Чәчәкләрен саклап, кемдер монда Әйтерсен лә күз дә йоммаган.
Яннарына ничек тукталмыйсың, Гөлләр сине дәшеп торганда...
Барыр юлым
Кәйлә тотып, таулар чокыганда Күпме ирләр тирен түкмәгән! Кәйләләре белән ул заманнар Артта калды инде күптәннән.
Искә алмыйк шахта атларының, Кешеләрнең вагон сөйрәвен...
Күмер комбаены гөрләгәнне Онытылып тыңлый йөрәгем.
күкрәү
Күк күкрәвен быел беренче кат Ишеттек без тып-тын урманда.
Әллә шушы күкрәү уяттымы Агачларның тәүге бөресен...
Себер язын котлап, яшь наратлар Кочакларга үрелә бер-берсен.
Ә безгә соң аны котлар өчен Нинди бүләк эзләп табарга? Әзерме без, язгы күкрәү узгач, Җылы яңгыр булып яварга?
Сугарырга үзебез сөйгән җирне Бакчаларда гөлләр шиңгәндә?.. Бер карауда күзне камаштырып, Көмеш чыклар яна чирәмдә.
Ә без менә язны тәбрикләргә Лаек бүләк таба алмадык. ...Борынгыдан калган йола диеп, Юеш җиргә ятып аунадык.
*
киңрәк күренә
Кулымдагы отбой чүкеченең Кем сокланмас икән көченә?! Кителеп-кителеп төшкән каты күмер Скеер буйлап ерак күченә.
Лаваларда якты димәс идем, Төшми монда аең, кояшың. Кешеләрнең күңел яктылыгын Монда шуңа күбрәк тоясың.
Рәшит Гәрәй
Иңнәренә ныграк таянасың Очраганда чуер-комнарга. Тиргә батсаң, врач кирәк түгел Йөрәгеңне синең тыңларга.
Алҗуыңны сизгән иптәшләрең Урап ала төрле ягыңнан. Солдатлар да шулай бер-берсенә Сыеналар һөҗүм алдыннан.
Лавалардан
Ни әйтсәң дә шахта — метро түгел, Бизәкләр юк тарих битеннән.
Тарих әле монда яңа туа, Таң тугандай офык читеннән.
Җир астында нинди офык булсын, Күпертергә, диләр, өйрәнмә! Нроходчиклар казып үткән юллар Алып төшә сине тирәнгә.
Бер җирдә дә күмер тигез ятмый, Катламнарның була төрлесе. Аягүрә йөрсәң бер хәл әле, Күп урында иелеп йөрисе.
Үрмәләгән чак та булмый түгел Лавалардан күмер алганда. Аңа карап, уен-көлке сүзләр Тынып тормый монда һаман да.
Берсе әйтә:— Хөснул бүген иртән Тәмәкесен соң кат кабызган...
— Әҗәлемнән куркып йөргән кебек Куркам, дуслар, метан газыннан.
Хәтерләтеп, әнә, сугыш кырын, Динамитлар шартлый якында. Күкне каплап, тузан баганасы Күтәрелә таулар артында.
Тик барыбер нуры төшә монда Җир өстендә янган утларның. Әллә инде шуңа киңрәк күренә Барыр юлым, тормыш сукмагым.
күмер алганда
Хәмерен дә ташлыйм шушы көннән,. Сез телисез икән... карарсыз.
— Күрче әле, күрче, туен да бу Үткәрмәкче расход-мазарсыз.
Яшьлек кайнарлыгы кушыла шулай Эш вакытында туган хисләргә. Әллә, димен, күмер шуңа күрә Дөрләп яна микән мичләрдә...
Ни әйтсәң дә шахта — метро түгел,. Карап-хуплап кына йөрергә.
Тарих битенә түгел, эшең синең Языла әле башта күмергә.
Авыр языла... Картлар бу күмерне Ташкүмер дип белеп әйткәннәр. Җир астында аны казучыга Җир өстендә бармы һәйкәлләр?
Җавап көтмим көн дә туып торгаю Сорауларның барсы-барсына... һәрбер шахтер үзе һәйкәл булыш Басып тора минем каршымда.
Кузбасс, 1964.