Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Адымнар
Адымнар, Адымнар Тып та тып, Тып та тып. Еракта, Якында, Тәрәзәм артында, Кемнәрдер ашыга Тып та тып, Леп тә леп... Смена алышына.
Адымнар асфальтта. Кырларда, юлларда, Менәләр тауларга, Йөриләр урманда.
Адымнар, адымнар Еракка китәләр. Адымнар кешене Бәхетле итәләр. Ашыга яшь егет Сөйгәнен күрергә. Бәхетле адымнар, Тавың да, үрең дә Бер нәрсә тормый ул, Адымнар җырлый ул. Аларның теле бар, — Сөйлиләр адымнар.
Алган да яшь ана Баласын кулына, Келәмнәр җәя ул Үтәсе юлына. Атлый ул сакланып, Леп тә леп, Леп тә леп.
Чөнки бит бара ул Дөньяның яшьлеген Кулына күтәреп.
Адымнар, адымнар Еракка китәләр. Адымнар кешене Бәхетле итәләр! Бәхетсез итәләр!..
Адымнар төрлеләр, Адымнар серлеләр, Адымнар таптыйлар, Адымнар яклыйлар. Адымнар, Адымнар Лап та лып, Лап та лып.
Бер эзгә басалар Тузаннар актарып. Бер, ике, Бер, ике!
Итекләр дагалы. Ирекле, ирексез Айкыйлар даланы. Табаннар астында Чәчәклар сытыла. Илтә бу адымнар һәркемнең йортына. Күз яше илтә бу, Сагышлар илтә бу. Сиңа да, миңа да Коточкыч һәлакәт, Юлларга киртә бу.
Кирәкми бу адым, Миңа да кирәкми, Сиңа да кирәкми. Кирәкми,
Кирәкми, Кирәкми бу адым!
Бәхетле адымнар Тек тә тек, Леп тә леп, һәрберсе үзенчә Җыр булып атласын.
Адымнар тормышны, Бәхетне якласын! Адымнар, адымнар Кермәсен утларга. Адымнар әйләнеп Кайтсыннар йортларга!
Кичке якта
Эңгер-меңгер Чаклар җитә. Күктә йолдыз Җем-җем итә. Тын кичләрне Яңгыратып, Тальян гармонь Хәбәр итә.
Килә кызлар һәм егетләр. Дөнья иркен Сулыш ала. Яшьлектән дә Матуррак Нәрсә бар соң Бу дөньяда.
Чыңлый гармонь Оста итеп, Оста итеп, Кыска итеп. Берәү бии, Башкалары Карап тора Исе китеп.
Аның итек Үкчәләре Әллә тия, Әллә тими. Әсмабикә Эчтән яна: «Әллә сөя, Әллә сөйми...»
Эх, бер генә, Чая егет, Карасаңчы Күтәрелеп. Йөрәгемнең Бер кырыен
Аласың син Телеп-телеп.
Биючегә Ни әйтәсе, Сөймим дими, Сөям дими. Әсмабикә Яна-көя, «Әллә сөя, Әллә сөйми...»
Нигә кызга Кыюрак, Батыррак Кыланмаска. Әйтеп кенә Бирәсе бит, Торалмыйм, дип Синнән башка.
Юк шул, ансы, Булмый-булмый, Әсмабикә Бик тә тыйнак. Башлап әйтмәс, Йөрсә йөрер Тагын бер ел Җанын кыйнап.
Егет бии Бөтерелеп, Кыз өзелеп Карап тора. Башкаларга Күз салмаса, Шунысы да Ярап тора.
Күрә кызый Егет наян, Егет шаян, Егет үткер. Аның өчен
Мондый егет Бу дөньяда Бәлкем юктыр. Борчылма, син, Әсмабикә, Янмый-көйми Булмый яшәп. Синең кайнар Мәхәббәтең
Ул егетне Тартып алып, Яндырачак, Көйдерәчәк. Аннан сине Ул мәхәббәт Гомер буе Сөйдерәчәк. Сөйдерәчәк!
Күңелләр
Ник бу кадәр
Нечкә була икән соң бу күңелләр, Күңелләр.
Күңелләр бит
Скрипка кыллары да түгелләр, Түгелләр.
Кылларны бит
Алыштырып, ялгап була өзелсә, Алар тагын
Җырлый башлый, көйли башлый үзенчә.
Күңел кылы
Чиксез нечкә, күренми ул күзләргә, Син аларны
Күрермен дип өметләнмә, эзләмә.
Кагылсаң син,
Дорфа итеп, ялгышрак аларга, Тетрәп киткәнсыман
Була, хәтта биек таулар да.
Таулар тына,
Элеккечә тагын басып кала ул, Рәнҗетелгән
Күңел тынмый, үзгәрә ул, яна ул, Яна ул!