СЕБЕР ИСТӘЛЕКЛӘРЕ
1941 елда фашистлар илебезгә басып кергәннән соң кинәт башланып киткән
авыр сугыш, башка бик күп язучылар белән бергә, мине дә каләм урынына
автомат тотып фронтка китәргә мәҗбүр итте. Сугыш алдыннан гына «Совет
әдәбияты» өчен язылып та, сугышка китүем сәбәпле редакциягә тапшыра
алмыйча калган бу «Себер истәлекләре»нең кыскача тарихы менә болай:
Сугыш вакытында көнкүреш шартларының кыенлыгы сәбәпле, балалар
белән квартирадан квартирага күчеп йөрергә мәҗбүр булуына карамастан,
тормыш иптәшем Маһруй халыкның тел 'иҗатына бәйле ул материалларны бар
нәрсәдән кадерлерәк итеп саклаган. Бөек Ватан сугышыннан соң, язучы Гази
Кашшаф квартирасында гаиләм белән җиде ел яшәдем. Кысан иде.
Капчыкларга тутырылган кулъязмалар, китаплар ал арның ванна бүлмәсендә
һәм чоланында сакланды. Гази Кашшаф һәм аның гаиләсенең сабырлыгы,
игътибарлыгы өчен мин гомерем буе рәхмәт әйтеп яшәячәкмен!
Үземдә булган материалларны күптән түгел генә системага сала башладым.
Ә укучыга тәкъдим ителә торган шушы истәлекләрнең барлыгын бөтенләй
оныткан идем. Аларның шулай соңлап, бары тик 23 елдан соң гына дөньяга
чыгуына мин түгел, сугыш гаепле.
❖
Себер татарларының җыр җәүһәрләре моңа кадәрле бөтенләй диярлек
өйрәнелмәгән иде. 1940 елда тарих, тел, әдәбият институты һәм Казан музыка
фольклоры кабинеты оештырган экспедиция әнә шул эшне башлап җибәрергә
тиеш иде. Без иң элек Новосибирск якларына, Бараба далаларына киттек.
Аннары Омскида булып, Иртыш буйларына юнәлдек. Экспедиция Себер
татарларының җыр һәм көйләрен эзләп т^бу, аларны язып алу белән генә
чикләнмәде. Анда катнашкан Хәмит Ярми, С. Эмиров, В. Хаҗиев һәм мин
һәркайсыбыз да үзебезнең бурычларыбызны яхшы белә идек. X. Ярмй белән
Хаҗиев иптәшләр халыкның бигрәк тә әкиятләрен язып алу буенча, С. Әмиров
Бараба, Тары, Усть Ишем һәм гомумән Новосибирск, Омск өлкәсендәге
татарларның тел үзенчәлекләрен өйрәнү буенча эшләделәр, ә мин халык
көйләрен, җырларын йөрәндем. Шуның белән бергә без һәркайсыбыз үзебезгә
йөкләтелгән эшкә генә ябышып ятмадык, җае чыкканда бер-беребезгә
ярдәмләшә дә идек. Әйтик, X. Ярми иптәш җырлар язып алса, мин үзем
ишетергә туры килгән әкиятләрне яза бардым.
Халык талантлары белән очрашу, сөйләшү, алар белгән җәүһәрләрне язып
алу экспедиция членнарының тәҗрибәләрен арттырганнан-арт- тыра барды.
Әгәр халык әкиятчесе яки җырчысы, көндез эшкә чыгасы
булуына да карамастан, төне буе йокламыйча әкият сөйләргә һәм җырларга риза
булса, безнең өчен бу зур шатлык иде. Безгә күп вакыт шулай эшләргә туры
килде дә.
sj:
1940 нчы елның 12 июнендә без Омск өлкәсе, Тевриз районындагы Кип-
куллар авылында идек. Кип-куллар — Иртыш елгасы белән то ташкай Кип
елгасы буендагы борынгы авылларның берсе. Элек аны Коллар авылы дип атап
йөрткәннәр. Бу авылга килер алдыннан икенче бер авыл кешеләре, Кип-Куллар
авылында талантлы җырчы һәм әкиятчеләр бар, дип безгә алдан ук әйткәннәр
иде. Аларның сүзләре дөрес булды. Монда фонографка «Тукбигә», «Рабига
белән Вакка», «Ире авылы җыры», «Себер җыры», «Моңлы җыр», «Балавыз
шәм», «Ак калач», «Табул» көе дигән берсеннән-берсе матур халык көйләре
язып алдым.
12 июньдә мин берничә кешедән көйләр язып алдым да, җырлар, әкиятләр
күп белгән талантлар «казып чыгарып булмас микән» дип, урамга юнәлдем һәм
урамда уйнаган малайлар янына тукталдым. Сөйләштек. Таныштык.
— Балалар, $кырларны, әкиятләрне авылыгызда кем күп белә?— дип
сорадым.
Минем соравыма алар беравыздан:
— Юма бабай!—диделәр.
— Ул кайда тора соң?
— Ә-әнә, теге читтә! ,
— Мине шул карт өенә кайсыгыз алып бара?
Шул арада бер кечкенә генә малай:
— Әйдәгез, абый, үзем күрсәтәм, — диде.
Без аның белән Юма бабай өенә киттек. Кечкенә генә өй янында туктадык.
Рөхсәт сорап кердем. Сәлам бирдем. Кыска һәм сирәк сакаллы, түгәрәк битле
карт, чалбар балакларын бераз күтәрә төшеп, өй базына аякларын салындырып,
нәни бала башы кадәрле бәрәңгеләр әрчи иде. Карт, безнең белән исәнләшсә дә,
күтәрелеп карамады, үз эшен дәвам иттерде. Мин аны сөйләштерергә теләдем.
Тормыш хәле, сәламәтлеге турында сораштым. Тәмәке тартасыңмы, Юма
бабай?—дигән сорауга да карт, юк дип, сүлпән генә җавап бирде. Экспедиция
килүен, аның бурычларын барысын да сөйләдем. Шулай сөили торгач, эчемнән
генә «инде җырлар турында сорашырга вакыт җитте булса кирәк» дип уйладым
да, йомшак кына итеп:
— Юма бабай, син үз гомереңдә бик күпне күргән, күпне ишеткән кеше,
авылның иң өлкәне, безнең экспедициягә ярдәм итсәң, бик шатланыр идек, син
җырлар беләсеңме?—дидем.
Карт, бәрәңге әрчүен дәвам итеп, һаман шулай күтәрелеп карамыйча гына
тыңлады да:
— Бәрәңге әрчүдән башка бернәрсә дә белмим, — дип җавап бирде.
Аның шундый салкын һәм өметсез җавабын ишетеп, аптырап калдым һәм
«кәефе юк ахрысы» дип уйладым да, сүзне икенчегә борып:
— Ай-яй, Себердә бәрәңгеләр шәп үсә икән, мондый зур бәрәңгеләрне
күргәнехМ юк иде әле, — дидем.
Сүзне бәрәңгегә боргач, карт җиңеләебрәк киткән кебек булды һәм
күтәрелеп карады да:
— Үткән елгы бәрәңге ярады, менә быел ничек булыр, яз соңгарак калып
килде, — дип куйды.
Кыскасы, ничек кенә теләсәм дә, ул көнне картны җырлатыц булмады.
Шулай да аны җырлатуга өметем өзелмәгән иде әле.
— Ярый, Юма бабай, исәнлек телим. Иртәгә тагын күрешербез әле, ә? —
дидем, китәргә җыенып.
Карт, күрешмәсәк тә ярый дигәнсыман, салкын тон белән генә:
— Ярый, күрешербез!—дип калды.
Әбдрәшов Юма бабайның өеннән чыгып, үзем урнашкан фатирга таба
киттем. Юлда тагын малайлар очрады.
— Ничек соң, абый, • булдымы?
— Юма бабай бернәрсә дә белмим, ди, әллә мине алдап җибәрдегез инде?
— Белә ул, абый, белә. Җырласа — елата, сөйләсә — көлдерә, күпне белә
ул...
Балалар белмичә әйтмиләр, мин аларның сүзләренә беренче тапкыр
очрашканда ук ышанган идем инде. Аның бик иске җырлар, әкиятләр белүен,
миңа килеп җырлар җырлаган 53 яшьлек бригадир Малик Мө- сәгитов та,
башкалар да расладылар. Мин уйга калдым. Нигә ул шул тикле «кәҗәләнә»
икән? Әллә шикләнәме? Шикләнергә дә мөмкин. Машинага җырлыйсың да,
«могҗизалы» машина аны шунда ук кабатлап җырлап .күрсәтә. Себер халкы
өчен күз күрмәгән, колак ишетмәгән хәл бит бу. 5—6 мең чакрым җирдән
җырлар, бәетләр эзләп Себергә килмәсләр, хәйлә генәдер... Минемчә, Юма
бабай шулай уйлагандыр кебек тоелды.
Кич җитте. Мин урнашкан йорт шыгрым тулды. Кызлар, егетләр, олы
кешеләр барысы да «хикмәт»‘карарга килделәр. Аларга фонограф турында
сөйлим. Валикка җырлап, сөйләп күрсәтәм. Аннан соң рупорны алыштырып
хәзер генә сөйләгән сүзләремне һәм җырларымны аларга тыңлатам. Шуннан
инде үзләрен кыстарга тотынам:
— Инде сез җырлагыз!
Кыюрак бер яшь егет, менә мондый көй ярыймы, дип, бер матур көй җырлап
күрсәтә. Ул көйне шунда ук фонографка язып алам. Аның җырын да халыкка
җырлатып күрсәтәм. Күңелләре күтәрелеп китә. Барысы да яшь егет җырлаган
көйнең матур итеп язылып алынуына сө.енә- ләр. Бүлмә шау-гөр килеп тора.
— Тагын кем җырлый?
Яшьләрнең күпчелеге оялмый. Олы кешеләр уңайсызланалар, дәшмиләр,
сабан туенда батыр чыгар өчен әзерләнеп торгандай чүгеп, тәмәке тартып
утыралар. Алар, бигрәк тә көндез, я иртән үк килеп, аулак вакытта җырларга
яраталар. Мин аларның ул гадәтләрен беләм инде. Шулай да кайберләре түзә
алмый. Кая, мин дә җырлыйм әле дип, торып баса да җырларга тотына... Тагын
язып алу, язып алганны тыңлатып күрсәтү. Көлү, шау-шу. Күпчелек авылларда
көйләр язып алу әнә шулай күңелле үтә. Ләкин карт кешеләрне фонограф янына
китерүе авыр. Ә аларны җырлатмый калырга ярамый. Алар күпне күргән, күпне
ишеткән, күпне кичергән кешеләр. Алардан язылып алынган җырларның
күпчелеге тирән эчтәлекле, сәнгатьчә булулары ягыннан зур югарылыкта
торалар. Шуңар күрә дә Юма бабайны ничек кенә булса да җырлатырга, аның
күкрәгендә ябылып яткан кыйммәтле җәүһәрләр сарае капкасын тизрәк ачып
җибәрергә ашкындым мин.
Икенче көнне Хәмит Ярми белән киңәштем. Аңар Юма бабай янында
булуым турында сөйләдем. Юма бабай янына үзем белән аның да баруын
үтендем:
— Әйдә, икәү барыйк әле, бәлкем бүген җырлар, — дидем.
Без барып җиткәндә, Юма бабай өеннән чыгып килә иде. Сәлам бирдек.
Ярми шунда ук үзенә генә хас «күңеллелек, җылылык белән, ак тешләрен
ялтыратып көлә-көлә, шаяра-шаяра сүз башлады:
— Нихәл бабай, шәпме? Үзеңне әллә кайлардан ишетеп килдек бин
сөйләшәсе сүзләребез күп, әйдә, утырыйк әле, вакытың бармы?
9..C. Ә.- № 9.
Матур аяз көн иде. Карт риза булды. Без йомшак чирәмгә утырдык. Ярми
аны сөйләштерүне дәвам итте:
— Тәмәке тартасыңмы?
— Төреп бирсәң, тартып бирәбез.
Картның мондый җавабын ишеткәч, кичә тәмәке тартмыйм дигән сүзен искә
төшердем.
— Кичә миңа тартмыйхм дигән идең бит.
— Төреп бирмәдең ич.
Шулай итеп сүзгә мин дә кушылдым. Сөйләшәбез. Авылның тарихын, анда
элек нинди вакыйгалар булып үтүен, барысын да сорашабыз. Картның йөзе
бүген ачыграк. Кичәге кебек башын иеп утырмый. Белгәнен сөйли. Мин
теләгебезгә якынлашабыз дип сөенәм. Әмма җырлар, әкиятләр мәсьәләсенә
җиткәч, карт кичәгедән дә кыскарак итеп җавап бирде:
— Белмим.
Тагын сорадык. Бурычыбызны тагын бер тапкыр аңлатып бирдек.
— Безне Татарстан хөкүмәте җибәрде. Совет хөкүмәте халык җырлары
белән дә кызыксына, аларны язып алып, күз алмасы кебек кадерләп саклар өчен
бөтен мөмкинлекләрне тудыра. Яшьләребез ул җырлар аша иске тормыш
турында ачыграк беләчәкләр.
Картның күңеле йомшарды. Шулай да туры гына итеп бернәрсә дә әйтмәде.
Чирәм өстеннән торып бастык. Карт әкрен генә өенә кереп калды, без киттек.
Юма бабайдан җырлар, әкиятләр язып алу өметен мин бу юлы да өзмәдем.
Чөнки мондый картларны шактый күп очратканьш бар. Алар- ның байтагы
башта шулай аптырап тора, ә соңга табарак җырламыйча түзә алмый. Бер сүз
белән әйткәндә, алар ата-бабаларыииан калган кадерле җәүһәрне
күкрәкләреннән бик саклык белән генә чыгаралар.
Юма бабайны ничек җырлатырга соң? Аның йөрәгендәге уйларны,,
моңнарны ничек итеп белергә? Шулчак башыма бер яңа уй килде. Юма бабайга
йогынты ясый, аны күндерә ала торган олы кешеләр, авылның, үз кешеләре аша
хәрәкәт итәргә кирәк. Сораша торгач, миңа ярдәм итә- алырлык ике олы кеше
таптым. Алар Юма бабайны күндереп алып килергә булдылар. Ул арада мин,
өйгә килгән иптәшләрне тыңлап, алар- дан көйләр яза. тордым.
Күп тә үтмәде, өйдәге яшьләр: «Юма бабай урамга чыккай, монда таба
килә», — диделәр. Тәрәзәгә карадым. Чыннан да безнең өйгә таба атлый иде.
Әмма кермәде, ары китте.
— Кермичә түзә алмый, керә ул, керә!—диде мин торган йортның хуҗасы.
Шулай булып чыкты да. Бераздан Юма бабай салмак кына адымнар белән
өйгә керде, туры минем яныма килеп утырды да җыелган яшьләргә карап алды.
Яшьләрнең чыгып торуларын үтендем. Бүлмәдә моңа ярдәм иткән әлеге ике олы
кеше, Юма бабай һәм мин генә калдык. Сөйләшә башладык. Шикәр комы
сипкән торна күз (мүк) җиләге, каймак, йомырка белән әйбәтләп бөртекле чәй
эчеп кузгалырга да өлгерә алмадык, Юма бабай көтмәгәндә:
— Булган бай кеше, Мәскәүдәме, Питырбурдамы, Казандамы — анысын
белмим. Бергә булмадым... — дип, әкият сөйли башлады. Мин бераз гына сабыр
итүен сорадым. Әкият язарлык зур табаклы кәгазьләрем чемоданда иде. Аларны
тиз генә алып өстәл янына утырдым- Бабай, сүземне тыңлап, яңабаштан сөйли
башлады.
Берьюлы берничә әкият яздым. Уң кулым тәмам арыды, ә карт рәхәтләнә.
Ул инде җырларга да кереште. Шаяра, уен-көлкеле сүзләр дә сөйли.
Фонографка язып алынган беренче җыр ишетелер-ишетелмәс кенә чыкты,
аны яңадан яздык. Валикка мөмкин кадәр күбрәк көй сыйды-
рырга тырышам. Бер миллиметр урын да кадерле. Ә карт җырлый, шаяра,
сөйли. Валикка язылган һәрбер җырны аңа тыңлата барам, фонографка карап-
к арап куя да:
— Кара ничек тиз отып ала! — ди.
Фонографка язылган җырны тыңлап, шаярып та куя:
Кара мужик керә ишектән шаулап, Сачук байның самовары китә өстәлдән
аунап.
Аннары яңадан җырлый башлый, ә ул җырлар безгә үткән заманда яшәгән
ярлы халыкның байларга булган нәфрәтләре турында сөйлиләр:
Әй болыт, син ник торасың ай каршында, Ярлының ни хәле бар бай
каршында? Ярлыны, әй ярлы, диеп, хурламагыз, Ярлы тапкан мал-
ризыкны урламагыз!..
Аннары ул мәхәббәт җырларына күчә:
...Самовар кайда, әй сахрада, Кайный микән салган куз белән. Бу еллар
җәйне үткәрдем мин Зөлхәбирә атлы кыз белән.
Тауның әй башына агындым, Тутый кошлар булып ук кагындым,
Тутый кош булып әй мин кагындым, Җан сөйгәнне үлеп сагындым.
Агындым тауның әй башына, Тота алмадым тутый кош койрыгын,
Аламын диеп алмаен калдым, Уза алмадым язмыш боерыгын...
Тан атты. Кайдадыр бозау кычкырды. Бабай аңа:
— Үзең йокла!—дип әйтеп куйды. Көлештек. Сәгатькә карадым. Иртәнге өч
җиткән. Ә без язарга кичке сәгать биштә керешкән идек. Вакыт үткәне
сизелмәде дә. Ашап-эчтек. Бабай, өйгә кайтмыйм, шушында гына йоклыйм,
диде. Мин аңа да урын җәеп бирдем. Аның тагын да сөйләшәсе килде, сораулар
бирде, Казан шәһәре, аның тормышы белән кызыксынды. Мин Казан шәһәренең
үсүе, аның үзгәрүе турында сөйләдем. Карт ятты. Фонографны чистарттым. 82
яшьлек картның йөрәге ачылуга, аның 'күңелендәге иске, әмма гүзәл җырларны
ишетә алуыма бик шатландым...
Икенче көнне без Юма бабай белән чын дусларча, туганнарча сау-
буллаштык. Аның миннән, минем аннан аерыласым килмәде.
Кип-Куллар авылына килгәнгә кадәр, Новосибирск һәм Омск өлкәләрендәге
Тармакүл, Еланлыкүл, Үләнкүл, Отуз (бу авыл да бик зур күл янында) һәм
башка авылларда булдык. Тармакүл авылында мин фонографка «Агыйделкәй»,
«Юлбикә», «Җанием, сылуым, Бибием», «Карчыга», «Әйдүкә», «Харип җыры»,
«Мансур җыры», «Юнан җыры» — барлыгы 16 исемдә берсеннән-берсе матур,
моңлы борынгы көйләр язып алдым. Мондый җырларны минем бервакытта да,
беркайда да ишеткәнем юк иде. Зариф Ихсанов тапшырган «Матур яр» көе сок-
ланып туймаслык иде:
Сары атлар мендем, сазлар кичтем, Сары атларым салкын алсын дип;
Алып бирием тәнеңдин ак сабын, Иртә сагынмасаң, кич сагын.
«Хабип җыры»н язып алу өчен, фонографны карт колхозчы Гыймадетдин
Әбүбакиров бабайның өеңә алып барырга туры килде.
Тармакүлдә җырлар язу көткәннән дә артык яхшы нәтиҗә бирде.
Билгеле, иң элек колхозчылар, укытучылар һәм укучылар арасында анлату
эшләре алып барырга туры килде. Авыл мәктәбендә җыелыш үткәрдек. Ул
җыелышта үземнең шигырьләремне дә укыдым. Экспедиция эшенә балалар да
зур булышлык күрсәттеләр.
хМонда фонографка башлап комбайнчы Сабит Фәезханов җырлады
Безнең буйга, Безнең буйга ат туктаган, Шеләен чукламаган;
Әйдә барыек, Әйдә барыек Мәрьямнәргә, Мәрьямнәр йокламаган.
Алдыр Мәрьям, Алдыр Мәрьям, гөлдер Мәрьям, Чәчеңнең
бөртекләре, Берсе алтын, берсе көмеш Күзеңнең керфекләре...
Аннары укытучылардан Ислам Гыйззәтуллии, Даут Сираҗетдинов,
акушерка Гөлшәйдә Мөхәррәмова, Нәфикъ Әхтәриев иптәшләр җырладылар.
Биредә язып алынган иске озын көйләр, җырлар ул авыл халкының Октябрь
Социалистик революциясенә кадәр чиксез күп газаплар, кайгы-хәсрәтләр
кичергәнлеге турында сөйлиләр иде. Билгеле, моңлы җырлар Тармакүл
авылында гына түгел, ә Отуз, Кип-Куллар, Еланлы- күл һәм башка авылларда
да бик күп иде. Ләкин Тармакүлдә моңлы көйләр бигрәк тә күп булды.
Колхозчы хатын-кызлардан Асия Сәйфетдинова шушындый бер иске
мөнаҗәт әйтте.
Бу дөнья бер бәла ирмеш, Җиде башлый елан ирмеш, Эче агу,
тышы көмеш, Әҗәлгә дәрман юк ирмеш. Бу дөнья фаный
дөньядыр, Кем и ачи, кем и туки Адәм байый, дөнья баный. Бу
дөньяда үтәр җаный.
Ләгънәтләнгән байлар дөньясына, коллык газабына каршы ачы нәфрәт
белән җырланган җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләрнең шактые Тармакүл авылында
шушы вакытка кадәрле сакланып килгәннәр.
«Мансур көе» дигән бик моңлы озын көйгә:
Тартыпта гына уклар аттым, Уккайларым китте лә күл буйлап,
Акылсыз ла егет түгел идем, Акылларым бетте лә күпне уйлап, —
дип җырлаган яшь колхозчы Нәфикъ Әхтәриевтән:
— Син кыска көйләр дә беләсеңме, — дип сорагач, ул:
— Такмаклармы? Аларны җырлаганым юк. Минем әтием бик моңлы иде.
Яшь чагында ул бик күп газаплар, михнәтләр күргән. Патша законнарының,
чиновникларның, байларның кабахәтлекләрен үз җилкәсендә татыган. Ул бары
тик әнә шул озын, моңлы көйләр генә җырлап юанган. Ә мин аның җырларын
отып калдым, — диде.
Тармакүл яшьләре әти-әниләреннән, әби-бабаларыннаи калган иске
җырларны гына җырламыйлар, әлбәттә. Алар зур күтәренкелек белән:
Яңа безнең Конституциябез, Партиябез, сиңа рәхмәт диябез! —
дип, чиксез зур шатлыклы яңа җырлар җырлыйлар иде.
’ Берсе» ач, берсе тук.
Себердә миңа иң яхшы тәэсир калдырган авылларның берсе шулай ук Омск
өлкәсе, Большеречье районындагы Еланлыкүл авылы булды. Бу* авылда
фонографка «Әтиемә» дигән бәет, «Ялкынлы сәлам», «Разый көе», «Еланлы күл
җыры», «Аубатка авылы җыры», «Җаныкаем, Хәерниса», «Саҗидәй», «Мәҗлес
җыры», «Ах җанашым Мәрфуга» дигән көйләр яздым. Биредә тагын шунысы
күңелле булды: көйләр, бәетләр чыгаручыларның үзләрен күрдем. Хәйрулла
Әхмеров бабай «Ах җанашым Мәрфуга» дигән көйне фонографка язар
алдыннан гына чыгарды. Карт колхозчы — көтүче Разый Шихов бабай да җыр,
бәет чыгарулары белән авылда дан тота икән. Бу энтузиаст карт социалистик
ярыш турында, нәселле сарыклар үрчетү, колхозчы-ударниклар, бригадирлар
турында да җырлар, көйләр, бәетләр чыгара. Колхозның алдынгы көтүчесе
буларак, ул, колхозчылар арасында социалистик ярышта алдынгы чыгып, күчмә
Кызыл байрак алу өчен көрәшә һәм шул турыда үзе җыр чыгарып җырлап йөри:
Холмогорны яхшы диләр Асырасаң үсәргә;
Кызыл байрак, яхшы байрак, Алмый ничек түзәргә. Ай колхозым
диямен, Сине өзелеп сөямен, Кызыл байрагыңны алсам, Үлсәм дә
үкенмәмен!
Минем фонографка җырлаучыларның күпчелеге көтүчеләр, 'балыкчылар,
аучылар, балта осталары, бригадирлар булуын әйтергә кирәк. Үләнкүл
авылында (Омск өлкәсе Дзержинск районы) тагын бер колхозчы— көтүче
Бакый Хөсәенов белән очраштым. Аның ашказаны авырткан чак иде. Шуңа
күрә ул фонографка җырлый алмады. Бик күп әкиятләр сөйләде. Сөйләшә
торгач, аның күп кенә бәетләр чыгарганлыгы билгеле булды. Ул миңа ояла-ояла
гына, хаталары булса әйтә күрегез дип, яңа чыгарган бәетен укыды. Ул бәет
СССРга каршы сугыш башлаган фин акгвардеецларына каршы данлыклы
Кызыл Армиянең батырларча сугышуы, аларны тар-мар итүе турында иде. Бәет
менә шулай тәмамлана:
Фин этләре уйлаганнар Ленинградка барырга, Кызыл гаскәр
юл бирмәде Илебезне алырга. Җир өсләрен балкытабыз
йолдыз нурлары белән, Яшәсен безнең батырлар
Юлбашчылары белән!
Бакый Хөсәенов белән сөйләшеп, аның бәет һәм җырларын язып алуга ике
көн вакыт үтте. Иптәшләрем бу авылда эшләрен бетереп, йөк машинасы белән
Иртыш буена, Евгошено пристанена киттеләр. Мин, аерылып калып, икенче
көнне генә юлга чыга алдым. Иптәшләр янына чыккан көнне үк барып җитә
алмадым. Тиз генә утырып китәргә башка машина булмады. Фонографны һәм
чемоданны күтәреп җәяү киттем. Шактый баргач, мине пар атлы колхозчылар
куып җитте. Алар мине үзләре янына арбага утырттылар. Бер ун чакрым чамасы
җир киткәч, алар, ташландык землянка янына туктап, атларын тугардылар. Төн
җитте. Шул землянкага урнашып туңа-туңа ятып тордык. Таң ата башлагач,
колхозчылар атларын җиктеләр. Без пристань янына иртүк барып җиттек.
Минем бәхеткә пароход килмәгән, иптәшләр китмәгән иде. Көлешә-көлешә
күрештек. Күп тә үтмәде, зур гына пароход килеп, ярга басма салды (дебаркадер
юк иде.). Киттек.
Пароход Тевриз пристанена килеп туктады. Яр буеннан шактый ераклыкта,
калкулыкка утырган матур, җыйнак кына бу район үзәге белән таныштык.
Клубында балаларның үзешчән сәнгать олимпиадасын карагач, авылларга
киттек.
Октябрь социалистик революциясенә кадәр Казан ягыннан Себергә күчеп
килгән татарларны җирле татарлар бик читләштергәннәр. Бу читләштерүнең
башында, билгеле, үз кул көче белән көй күрүчеләр түгел, ә байлар, кулаклар
булганнар. Алар читтән, ягъни «рәсәй» ягыннан килгән татар ярлыларын
теләгәнчә мыскыл иткәннәр, җир бирмәгәннәр, бирсәләр дә иң начар
урыннарыннан гына ■биргәннәр. Җәмәгать җыелышларында да аларга сүз алып
сөйләргә рөхсәт итмәгәннәр. Кыскасы, байлар Себернең җирле татарлары белән
«Рәсәйдән» килгән татарлар арасында күралмаучылык уты кабызырга
маташканнар. Бу турыда миңа Казан губернасыннан күчеп килгән, бу хәлләрне
үз башыннан кичергән Заһретдин Азиев сөйләде. Ул Отуз авылы колхозы
председателе булып эшли иде.
— Шулай, Садри туган, үзең беләсең, заманнар яхшы якка үзгәрде. Хәзер
без колхозда эшче көчләр күбрәк булсын дибез. Казанга кайткач әйт әле, безгә
Татарстаннан колхозчылар күчеп килсеннәр. Җир, су күп, иген яхшы уңа, ә
балык инде мәңгегә бетмәслек.
«Балык» дигән сүзне әйткәч, Заһретдин абзый башын кашып куйды:
— И Садри туган, дөресен генә әйткәндә, гомерем буе балыкчылык белән
шөгыльләнгәч, председательлек эшенә бер дә ияләнеп җитеп булмый әле.
Безнең колхозда әзрәк эшләргә, күбрәк алырга яратучылар шактый. Шуңа күрә
миңа эшләве дә бик читен. Күңел гел күлгә, балыкчылар янына тарта. Алар
янына барасым бар иде, безнең балыкчыларны күрәсең киләме?
— Килә!
— Әйдә!
Заһретдин абзый чыгып китте. Күп тә үтмәде ат җигелде. Кечкенәрәк җирән
туры, чын Себер аты. Арбага утырдык. Атны тотып та булмый. Әкияттәге
канатлы ат кебек очып кына бара.
— Күрдеңме, безнең атлар нинди шәп, аларның кадерен генә белеп
җиткермибез әле!
Күл буена җилдән элегрәк барып җиткәндәй булдык. Без килеп төшкән
вакытта, балыкчылар җәтмәне ярга тарта иделәр. Заһретдин абзый атны
туармый гына үләнгә җибәрде дә, тиз генә ярга йөгереп төшеп, җәтмә тартырга
кереште. Мин дә аның артыннан төшеп булышырга тотындым. Ниһаять, җәтмә
чыкты. Зур-зур чуртаннар эләккән иде. Заһретдин абзый «Казан кунагын
сыйларга» дип ике зур чуртан сорап алды. Өйләренә кайтып балык ашагач,
Заһретдин абзый миңа үзе белгән әкиятләрне сөйләде.
Бу авыл тормыш, көнкүреш, мәхәббәт темаларына чыгарылган халык
җырларына бигрәк тә бай икән. Яшь колхозчы кызлардан Гөлҗә- һерә Хәсәнова,
Галия Исәнбаева, Мәликә Мостафина, Зарифа Сәйфул- лина фонографка бик
күп матур җырлар җырладылар. Аларның бергәләп искиткеч матур итеп
җырлауларын тыңлап туймаслык иде. Ул җырларны тыңлаган саен тыңлыйсы,
язган саен язасы гына килеп торды.
Таулар аша, ташлар аша Ташладым ташларымны; Кычкырма,
кәккүк, дивана, Ашыйсын башларымны...'
Башта алар әнә шул җырны җырладылар.
Кызлар җырлаган вакытта кайсысы яхшырак, моңлырак, матуррак тавышлы
икән дип тыңлап утырдым. Аларның өчесен дә берьюлы түгел,
ә көй яхшырак язылсын өчен, фонографка берсен генә җырлатырга кирәк иде.
Ләкин алар өчесе дә аерылгысыз дәрәҗәдә матур, тигез җырладылар. Шулай
булгач, кайсысы кыюрак, шуны җырлатырга булдым.
— Инде шушы көйне кайсыгыз фонографка җырлый? — дип сорадым.
Батыррагы Гөлҗәһерә Хәсәнова булып чыкты. Менә ул фонограф янына килде
дә тагын бер тапкыр җырлап карады. Уңышлы чыкты. Аннан язар өчен
җырлады. Язганны тыңлап карагач, кызлар шатланып җибәрделәр. Кыюсызлык
беткәннән-бетә барды. Миңа да эшләве җиңеләйде. Шуннан соң кызлар белгән
барлык җырларны фонограф «отып алды».
Экспедиция туктаган авылларда Себер татарларының бию көйләре белән дә
кызыксындык. Шунысы гаҗәп иде: бию көйләренә Себер саранлык күрсәтте.
Мин бары тик Ихсинер (Эбаргүл) авылында һәм Тобольскида гына
«Парашанка» дигән көй ишеттем. Яшьләр, авыл клубларында шул
«Парашанка»га бииләр. Ул көйнең хәзер яңасы да чыккан, анысы «Совет
Парашанкасы» дип атала иде.
Фонографка шулай ук инструменталь музыка да (бигрәк тә курай һәм
гармоньда башкарыла торган көйләр) шактый язылды.
Касмакова авылында (Усть-Ишем районы) колхозчы Салих Садый- ков
үзенең улы белән бергә үзләре ясаган курай һәм кубызда матур көйләр
уйнадылар. Миңа да, Казанга алып кайтып күрсәтер өчен, өч кубыз ясап
бирделәр. Тобольск грузчигы Каюм Кабаевның гармоньда уйнаган «Туй» көе
искиткеч моңлы, матур иде. Ул фонографка язу өчен «Үләртөш», «Исәт»,
«Совет Парашанкасы» дигән көйләрне дә уйнады. Аларны Тобольск татар
педагогия техникумы укытучысы Әсфәндияр Чынбаев квартирында язып
алдым.
Новосибирск өлкәсенең Чаный районы Тармакүл авылының элекке
колхозчысы, «Пионерка» шахтасыннан кунакка кайткан шахтер Сәфәр- гәли
Юнанов һәм Кәрим Ташбулатов иптәшләр халкыбызның моң көчен, талантын
киңрәк ачкан «Әйдүкә җыры» һәм «Әйдүкә Батышы җыры» дигән көйле ике
әсәр белән таныштырдылар. Моннан 150—160 ел элек чыккан бу ике җырның
тарихы болай: Табул буендагы Чаптар авылы бае Иртыш буендагы Тармакүл
авылы баеның кызын сорый. Ә кыз ул байга түгел, үзе өзелеп яраткан бик
фәкыйрь, әмма әкиятләр- дәгедәй матур, батыр, асыл егет Әйдүкәгә барырга
тели. Алар Әйдүкә белән сүз куешалар, һәм Әйдүкә аны бу авылдан урлап китә.
Өйләнешеп бераз торганнан соң, алар үз авылларына әйләнеп кайталар һәм
тозакка эләгәләр: байлар аларны тотып ябып куялар да түрәләр чакырталар.
Унсигез түрә унсигез пар ат белән килеп Әйдүкәгә суд ясыйлар һәм аны
гомерлек каторгага хөкем итәләр. Шуннан соң баш түрә Әйдүкәгә: «Сине
җырчы дип әйтәләр, я ничек җырлыйсың икән, безнең белән саубуллашканда
бер җырлап кал!»—ди. Әйдүкә шул минутта ук яңа көй чыгарып, тирә-юньне
яңгыратып җырлый башлый:
Ат бәйләгән кубабызга \ Чәң бәйләгән
дугагызга, Карап кына торып исем китте,
Алтын штоп укалый якагызга. И
урамнардан узган чакта Икеләй күзем
тулдылай яшем, Каралай кашым, асыллай
ташым, Исәнүк булсын кайтырлай башым.
Әйдүкә Һәркемне таңга калдырып бик озак җырлый. Баш түрә аңа: «Сии
безне хурламадың, мактадың», — ди. — «Әйе, — ди егет, — сез миңа җырларга
рөхсәт иттегез, шуңар күрә хурламадым», — ди. Баш түрә йомшара төшә һәм
аны каторгага җибәрүдән азат итәргә, хөкемне
1 Куба — багана.
йөз чыбык суктыру белән алыштырырга куша. Чыбык белән суктырган вакытта җиңелрәк
булсын өчен аркасына куй тиресе яптырта. «Мин бу егетнең төсенә карарга куркам», — ди ул.
Әнә шулай «җәзалаганнан* соң, егетне авылда калдыралар, ләкин Батышны башка авылга
кияүгә озаталар. Батыш та Әйдүкәсенә багышлап җыр чыгара:
Чыбыр ла чыбыр тамчы тама, Ул тамчылар сари май кебек; Кеше
күзләренә сулган ай күк, Әй җаный һәм генәм сылуым, Үз күзләремә
тулган ай кебек.
Безнең халык тел иҗатына искиткеч бай халык ул. Аны «прозаик
характерлы» дип, поэзиядән читтә торган халык дип, бер дә нигезсез
яманлаганнар. Ә Себер якларын алсаң инде, ул металлга, җәнлеккә, урманга,
икмәккә, иткә, балыкка һәм башка бик күп табигый байлыкларга гына түгел,
җырларга, бәетләргә, әкиятләргә дә чиксез бай икән.
Хәзерге Себерне яратмыйча мөмкин түгел. Аның һәр шәһәрендә, һәр
авылында, һәр җирендә рәхәтләнеп, дулкынланып йөрисең. Аның ару- талуны
белмәүче кешеләре күңелдә якты истәлек калдыралар.
Себердән алып кайткан җырларны 1941 елның март аенда Казан радиосы
тапшыра башлады. Аларны беренче тапкыр тапшыруда Татарстанның
атказанган артисткалары Гөлием Сөләйманова, Мәрьям Рах- манкулова һәм
Мөхәммәт Сафин иптәшләр 'катнаштылар. Шулай итеп, Себернең төрле
авылларында, халык талантларының күңелләрендә генә Я1кан кадерле көйләр,
җырлар безнең якларга да кайттылар.
Солдат җыры
Башкынамай кигән керемкәй бүрек, Алмагачкай кунган ла кош
кебек; Туган-үскән җирем, йөргән юлым, Йокылардай күргән лә төш
кебек.
Агым суда балык йөзәдер, Яшь күңелне сагыш өзәдер.
Сызраньның горты бүлмәк-бүлмәк, Бүлмәкләрелай саендай ут алсын;
Теләктәләй булың, туганнарым, Без киткәчтен наборлар тукталсын.
Кызыл яр мәчете кызылдыр, Без
барасы юллар озындыр.
Алыстинук 1 ялтырап күренәдер Ригының, Ригының каласы;
Чит илләрдә ятып кала икән Газиз атай-анай баласы.
Качкынның михнәте бигрәк зур, Булмагыз, егетләр, болай хур.
Новосибирск өлкәсе Чаиый районы Тармакүл авылында
Гыйматдин Әбүбәкеровтан язып алынды.
Зөлхәбирә
Самовар кайда, әй, сахрада, Кайный микән салган куз белән; Бу еллар
җәйне мин үткәрдем Зөлхәбирә атлы кыз белән.
^лыстин —ерактан.
Тауның, әй, башына, агындым ’, Тутый кошлар булып ук кагындым, Тутый кош
булып, әй, мин кагындым, Ж,ан сөйгәнне күрмәен сагындым.
Тәриага 4 5 салган якут ташның
Шәүләләре менәр күкләргә; Сөйгән дә ярым алсам икән, Рәхмәт әйтер идем күпләргә.
Агындым тауның, әй, башына, Тота алмадым тутый кош койрыгын. Аламын дип
алмаен калдым, Узалмадым язмыш бойрыгын.
Омск өлкәсе Тәвриз районы Кип-Куллар авылында Юма Абдрашов бабайдан язып
алынды.
Камыш
Ишегем алды авыш-мавыш, Кыйблай яктан килә бер тавыш, Ул тавыш — аккошның
тавышы, Агыйделнең буй-буй камышы.
Ишегем алды буй-буй такта, Бастыртасым килми атларга; Сагынмак түгел саргаерсың,
Сөйдертәсең килми ятларга.
Ай-Һай дигән, әй, тавышка, Камалары керәдер камышка; Барсагыз ла сәламнәр әйтегез
Нечкә билле безнең җанышка!
Новосибирск өлкәсе Чанын районы Тармакүл авылында Давыт Сираҗетдиновтан
язып алынды.
Юлбикә
Сандугачлар алдым, и, каладин, Кара гына кашлый баладин, И, кара гына кашлый
баладин; Ай, мин мискен шулай хәсрәт өчен Туып-үскән, иркәм, анадин, И, туып-үскән,
иркәм, анадин.
Чакырмала кәүкүк, и, каршымда, Чакырсанай агач башындай, И, чакырсанай агач
башындай; Син чакырмасаң да, әй, каршымдай, Төрле кайгы-хәсрәт башымдай, И,
төрле кайгы-хәсрәт башымдай.
Иделләргә төшеп сулар эчтем. Нигә генә төшеп, ник эчтем, И, пигә генә төшеп, ник
эчтем;
Агындым — мендем.
Тәриага — Дәрьяга.
Бу хәсрәтләрне дә күрмәс идем, Ник анадин туып, ник үстем, И, ник
анадин туып, ник үстем?
Тавышларым минем ташлар яра, Сандугачлар түгел сайрарга, И,
сандугачлар түгел сайрарга; Эчкенәем минем уттик яна, Казан түгел
уркып кайнарга, И, казан түгел уркып кайнарга.
Тирәзәмне ачып гөл утырттым,
Тамырлары тирән китсен дип, И,
тамырлары тирән китсен дип; Энекәем
мине тапкан икән Гомерләре җырлап үтсен
дип, И, гомерләре җырлап үтсен дип.
Новосибирск өлкәсе Чаный районы Тармакүл авылында
Гөлшәйдә Мөхәррәмовадан язып алынды.
Тәвризлеләр җыры
Сандугач кунган киртәмә, Кайда элим керләрем;
Ай да ялгыз, мин дә ялгыз, Кемгә сөйлим серләрем,
Кемгә сөйлим серләрем?
Су алганда чиләкләрем
Нигә тулмаган икән;
Кошларга күл, миңа канат Нигә булмаган икән?
Нигә булмаган икән?
Безнең клуб эчләрендә Бар кино аппаратлары; Кош баласы аерылса
да, Бар аның канатлары,
Бар аның канатлары!
Таулар аша, ташлар аша Ташладым ташларымны, Кычкырма кәккүк
дивана, Ашыйсың башларымны,
Ашыйсың башларымны.
Омск өлкәсе Тәвриз районы Тау авылында Галия Исән- баева,
Зарифа Сәйфуллина иптәшләрдән язып алынды.
Агыйделкәй
Агыйделкәйләрнең, ай, буендай Акбуз атым йөридер ашлыкта; Сез
дуслар берлән шул уйнап-көлеп, Гомер уздырабыз шатлыкта.
Елтыр да гына елтыр утлар янай Юлаучылар кунган, ай, җир микән?
Үзеләй җырлай, үзе елай, Күп нужалар күргәннәй ир микән?
Агыйделкәйләрне, ай, кичкәндә,
Бер җырладым ишкәкләй ишкәндә, Җырлаудай түгел, еларсың да. Үткән гомерең
искәләй төшкәндә.
Агыйделкәй алкын, суы тулкын, Бала үрдәкләр каршыла йөзәлми;
Үткәндәй гомерем исемә төшсә. Бер җырламый күңелем түзәлми.
Новосибирск өлкәсе Чаный районы Тармакүл авылында Гөлшәйдә Мөхәррәмовадан
язып алынды.
Бәлгия
Бәлгия ничә яшендә, әй,
Яшел макмал 6 бүрке башында; Инде лә син миңа барам дисәң, Мин торамын, Бәлгия,
каршыңда.
Ак куянның, и, баласын, әй,
Асырар ла идем, азык юк, Әй, Бәлгия, нигә моңланасың. Кыз баланы сөйсәң, язык юк.
Ак чатыр белән күк чатыр,
Ачып кына баксаң, кыз ятыр, Биленнән кочсаң, ай, тик ятыр, Авызыннан үпсәң, бал
татыр.
Утырган җирем биек яр, әй,
. Әйләнә .тулган кар икән, Икебез икәү, ай, авылда. Бер-беребезне күрүгә зар икән,
һавадан очкан ялгыз каз,
Шул каздан моңлы бар микән, Шул каздан моңлы мән бер фәкыйрь, Миндәй генә моңлы
бар микән?
Омск өлкәсе Тәвриз районы Кип-Куллар авылында Юма Абдрашов бабайдан язып
алынды.
Матур яр
Ак келәтләрнең, ай, астындай
Талир тәңкә ятар тут басып;
Әй, маллар булсай, табыла бик матур яр,
Бүрегенләй басып, күзен сөсеп, Безнең ярлай килә ут басып.
Макмал — бәрхет.
Базаргай барсаң, и, бүрек ал, Ал син бүрекләрнең бөдрәсен, Әй, маллар
булсай, табыла бик матур яр, Насыйп булсалай яр булырсың, Яр булганчы
йөрәкне көйдерәсең.
Сары атлар мендем, ай, саз кичтем.
Сары атым салкын алсын дип;
Әй, маллар булсай, табыла бик матур яр, Алып бирим тәнеңдин ак сабын,
Иртә сагынмасаң кич сагын.
Омск өлкәсе Тары округы Усть-Ишим районының Каема- ково
авылында колхозчы Зариф Ихсановтан язып алынды.
Ах җанашым Мәрфуга
Җирәндә генәй атымның ял-койрыгын Сәхрәләргәй чыгып ук тарыймын;
Туган-үскән җирем исемә төшкәч, Тулган айга чыгып ук карыймын.
Ах җанашым Мәрфуга, Кысма нечкә билеңне,
Ай, оныттырдың илемне, һавалардин очкан, ай, аккошның
Аяклары сари ла балавыз; Сагынмак ла түгел, саргаерсың, Үзегездин
киткән үк балагыз.
Суга барсаң, суым ал, Бүләк
бирсәм, кулыңа ал, Ай, кысып-
суырып үбеп кал.
Кыйңгак кына, кыйңгак каз каңгылдый, Кыр казлары килә шул тезелеп;
Ят җирләрдә йөреп вафат булсаң, Кем җыласын үзәге өзелеп.
Ах җанашым Мәрфуга, Кысма нечкә билеңне, Ай, оныттырдың
илемне.
Караеп ла чыккан кара болыт, Явып кына киләдер күкерәп; Кая гына
барсам кайгы-хэсрәт, Белгертмидер калын шул күкрәк.
Ах җанашым Мәрфуга, Ал көянтәң, бар суга, Каршыма кил
каушырга.
Новосибирск өлкәсе Чанын районы Тармакүл авылында Гый-
мадетдин Әбүбәкеровтан һәм Омск өлкәсе Большерсчье районы
Еланлыкүл авылында Хәйрулла Әхмәтовтан язып алынды.
Әсир төшкән солдат җыры
Быел алган үткен чалгым берлән Хәтфәй кебек яшел болындай, Кайтып
печән чабып йөрем микән Озын уйсу Тануш кырында.
Җирән атный җигеп иртән иртүк Сабан сөрем микән илемдә, Кайтып күрем микән баш
очында Тургай сайравын үз җиремдә.
Җәйрәп аккан суның буйларында
Яисә язгы сабан туенда,
Җәелеп җырлар көннәр булыр микән
Туслар 7 белән булган уенда.
Ай күңелле чаклар бар иде бит. Җаныемны сөйгән чакларым, Инде илләр ерак, үзем
тоткын, Язсам җитми сәлам хатларым.
Ак алъяпкыч билдә, янгыч кулда,
Чалгый яный өзеп җырлавым, \
Кичке һава белән болын буйлап Яңрап китә иде җырларым.
Торсам якты йөзле, ятсам йомшак Урын җәйгән әнкәй юк хәзер, Җылы җәйләр, мунча,
чәйләр, бәйрәм, Монда берсе дә юк, юк кадер.
Омск өлкәсе Тәвриз районы Отуз авылында Сәхипҗамал Мәликовадан язып
алынды.
Гөлгел
Сандугачлар, Гөлгел, Басып сайрый, Гөлгел, Су буенда тирәктә; Ай, еракта,
Гөлгел, Бик еракта, Гөлгел, ' Күрешеп булмый кирәктә.
Сандугачым, Гөлгел,
Сизәсеңме, Гөлгел, Кунган талың сындырам; Бул сандугач, Гөлгел, Кил каршыма,
Гөлгел, Күкрәгемә кундырам.
Ал да булсын, Гөлгел, Гөл дә булсын, Гөлгел, Дустыкаем кигәнең;
Кош тавышы, Гөлгел, Моңлы була, Гөлгел, Читтә булса сөйгәнең.
Кара лентам. Гөлгел,
Булса иде, Гөлгел,
Чәчләремне үрергә;
Кара лентам, Гөлгел, Канат^булса, Гөлгел, Барыр’идем күрергә.
Новосибирск өлкәсе Чаный районы Тармакүл авылында Гөләндәм
Мөхәммәтовадан язып алынды.
Туслар — дуслар.
Кушкүл авылының
биюле җыры
Машинага йөк төиләр, Мин дә төяшер идем лә, Мин дә төяшер
идем; Хатлар белән сөйләшмичә, Күреп сөйләшер идем шул, Күреп
сөйләшер идем.
Сәгать суга унбергә, Телефон белән бергә лә, Телефон белән бергә;
Мин дә телим, син дә телә Гомер итәргә бергә шул, Гомер итәргә
бергә.
Минем чәчләрем җиде лә, Җиделәп үрмәсәм дә лә, Җиделәп үрмәсәм
дә;
Ташламам, иркәм, ташламам, Җиде ел күрмәсәм дә шул, Җиде ел
күрмәсәм дә.
Озын кимим, кыска кимим, Уртача гына киям лә, Уртача гына
киям;
Тормышымның сандугачы Булырсың диеп сөям шул, Булырсың
диеп сөям.
Новосибирск өлкәсе Чаный районы
комбайнчы Сабит Фәйзехановтан язып аны
Кушкүл авылында ишеткән.
Отуз авылы җыры
Алсу күбәләкләр оча
Зәңгәрсу болытларга;
Әрнемәче, йөрәккәем, Бер генә минутларга.
Сары сандугач сайратам,
Сайравын бик яратам;
Саргаймаган ак йөзләрем
Сезне уйлап саргайтам.
Гармун кечкенә булса да,
Авыр өйрәнүләре;
Кайчан гына бетәр икән
Йөрәгем әрнүләре?
Сандугачкай сайрый-сайрый.
Сайрый торгач ял итә;
Ерак җирнең шунысы кыен, Бер күрергә зар итә.
Язу карасы ясадым
Күгәрчен каннарыннан;
Сез дуслардан аерылганчы
Аерылам җаннарымнан.
Омск өлкәсе Тевриз районы Отуз авылында Харис Абай-1
дуллиннан язып алынды.
Тармакүл авылында
алынды. Фәйзёханов