Максуд Сөндеклегә 60 яшь
Батксфтстанда яшәүче шагыйрь Максуд Сөндекле 1904 елның 15 сен-тябрендә Татарстанның Тәтеш райо-ны Сөндек авылында туа. Беренче шигырьләре Донбасста эшләгән ел-ларда газета-журналларда басыла Шагыйрьнең утыз биш еллык иҗат гомерендә кырыкка якын китабы ба-сылып чыкты.
Максуд Сөндекленең иҗаты күй кырлы. Ул очерклар да, поэмалар да, шигырь һәм җырлар да иҗат итә. Үзенең 60 еллыгын ул иҗади уңышлар белән каршылый.
Журналда без аның яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Минем көндәлегем
Ж Ж •
Мин бәләкәй, гади кешемен, Күпләр белми җирдә мин барын. Мин бәләкәй, ләкин күңелдә Йөретәм мин бөтен җир шарын... Чит байлыклар миңа кирәкми, Кирәкми һәм таҗ да, тәхет тә; Минем өчен җитә дөньяда Үз хезмәтем биргән бәхет тә.
Җир өстенә тәүге кар төшкән, Минем күзләр еллар эзендә. Кем өстенә яуган бу карлар Унҗиденче елның көзендә? Сизгән кебек минем сорауны Җил сөйләнә куак башында; Каны белән карны эретеп Яз китергән ирләр хакында!
ж ж ж
Су сибәм мин алмагачыма, Эсселәрдә корып калмасын; Саргаймасын юмарт бу агач, Ул бирәчәк безгә алмасын. Су сибәм мин алмагачыма һәм йомшартам аның төбен дә... Син бит, кеше, алмагач кебек, Кайгыртуга мохтаҗ үзең дә.
* ж ж
Тын тупикта иске паровоз Хәтерләтә үткән елларны; Без төтәтеп «Максимкаяларда Шуның белән үттек юлларны... Искерделәр хәтта тимерләр, Ә син әле, йөрәк, исәпсең. Искермисең, һаман юлда син, Тимердән дә түзем икәнсең!
4 ж * ж
Миң бар иде синең битеңдә, Син кистердең аны доктордан; Килешә иде ул сиңа яшьлектә, Ул табигый иде — тумыштан. Икебез дә менә картайдык, Үтеп китте яшьлек җил кебек. Ләкин истә сине күргән көн, Битеңдәге матур миң кебек!
ж ж ж
Бәхет эзли кеше гомергә, Эзләгәннәр аны борын да; Төрле заман төрле көйләргә Җыр җырлаган аның турынДа. Юк, бәхет ул түгел еракта һәм түгел ул күктә-биектә;
Бу тормышта кайда мин кирәк, Шунда минем көткән бәхет тә!
Яңгыр үтте, зифа каеннан Тамчы тама кояш нурында; Сөйли миңа көмеш тамчылар Җирнең матурлыгы турында. Яңгыр үтте, йомшак түтәлдә Елмаялар чәчкән гөлләрем; Азмы минем шулай ялтырап Тамчы булып тамган көннәрем!
♦ ♦ ♦
Бер чишмә бар туган ягымда. Китми һич ул минем исемнән; Әни миңа тәү йотым суны Шул чишмәдән алып эчергән. Тау астыннан агып чыга ул, Басмасы да түгел мәрмәрдән; Минем өчен гади бу чишмә Мең кат изгерәк шул «зәмзәмэнән!
♦ ♦ ♦
Дым җитәрлек булса туфракта, Яратам мин көннең аязын; Җиңеләеп китәм... Сукмакта Җиргә тими гүя аягым. Ә кайчакта минем йөкнең дә Авырлыгы шактый сизелә; Синең йөзеңдәге яктылык Төшми торса минем йөземә.
» ♦ ♦
Бер сүзем бар сиңа, Агыйдел, Әйтим әле исән чагымда: Бер бәләкәй чишмә булып мин Кушылыр идем синең агымга. Син агасың таулар иленнән, Чишмәләрдәй синең аклыгың; Синдә аксын минем уйларым, Сиңа булсын күңел сафлыгым!
Тарта һаман менгән толпарым Уйнап үскән туган ягыма. Күрәсең, ул алып кайтмакчы Бакыр тәнле малай чагыма. Нигә икән мәңге табигать Бу йөрәкне шулай яндыра? Шаярыпмы, кеше затының Көчен ала, дәртен калдыра.
♦ ♦ ♦
Сөясеңме, диләр, тормышны? Бу сүз миңа сәер тоела. Мин күтәреп аны җилкәмдә Алып киләм гомер буена. Менгән чакта текә үрләргә Мин ныграк сизәм үземне. Яратмасам туган җиремне, Мин бу кадәр янар идемме?
Булган ирләр Урал җирендә... Көрәшкәннәр, янган, көйгәннәр. Алар исемен чишмә, тауларга. Шәһәр, авылларга биргәннәр. Күрсәтмәгән ирләр күз яше. Тамса тамган җиргә каннары; Килер буыннарга дәрт биреп Тора бүген сүнмәс даннары.
Бу тормышта җитез минутлар- Тиз атлауда шөһрәт казанган. Син бәләкәй димә аларны, Минутлардан тора заманнар. Мәңгелеккә ашыга минутлар, Алар сине таптап үтмәсен; Ныграк тот көннең тезгенен, Вакыт безнең өчен эшләсен.
♦ ♦ ♦
Карап йөрим тугай гөлләрен, Күзәтәм мин чәчәк төрләрен; Яле, дускай, тартчы курайны, Төрле чәчәк бизи тугайны. Нәрсә ямьләр иде бу көнне Бөтен чәчәк булса бертөрле? Төрле чәчәк үсә тугайда, Шуны мактый монда тургай аа.