ИДЕЛ БАТЫРЫ
В. Белокопытов
овет штангистл арының борынгы Римда 1960 елда Олимпия уен-
нарындагы чыгышы «Батырлык симфониясе» кебек үк көчле һәм тәэсир
иткеч булып яңгырады.
Рим күперчегенә безнең егетләрдән беренче булып Евгений Минаев чыкты.
Ул узган Олимпиада чемпионы Исаак Бергер белән көч сынашырга тиеш иде.
Штангада 105 килограмм. Кинәт күтәрү буенча көрәш бара. Евгений бу
авырлыкны беренче талпынуда ук «эһ» тә итми күтәрде. Ә Бергерның беренче
талпынуы уңышсыз чыкты, ул баш өстендә штанганы тигезләп тота алмады,
штанга, кулдан ычкынып, күперчек өстенә барып төште. Икенче талпыну да
уңыш китермәде. Ватандашының җиңүе, Бергерның уңышсызлыгы
Курыновның күңеленә бик хуш килде — аның шатлыгы йөзенә чыккан иде.
Ләкин СССР командасы тренеры Яков Григорьевич Куценко аңа кисәтеп карап
куйды. Аннары:
— Нәрсә авызың колагыңа җитте, — диде. — Каршы якның уңышсызлыгы,
көчсезлеге шатлык түгел ул. Менә Исаак чыгышы «О» белән бәяләнсә,
Көнбатыш газеталары гадәттәгечә: «Руслар көч куймыйча гына җиңде, Бергер
очраклылык аркасында гына чемпион була алмады», дип шаулаша
башлаячаклар. Көрәшеп җиңәргә кирәк...
Әйе, Яков Григорьевич хаклы. Тигез көрәштә җиңеп чыгу гына спортсмен
өчен чын канәгатьләнү хисе бирә, шул вакытта гына ул чын мәгънәсендәге
чемпион була...
Менә Бергер өченче тапкыр штангага иелде. Бу чибәр егетнең өченче
уңышсызлыгын, штанганың тагын бер кабат гөрселдәп төшүен, мөлаем йөзенең
ямьсезләнүен күрмәскә теләп, Саша артка борылды. Көчле кул чабулар
башлангач, күперчеккә әйләнеп караса, Бергер штанганы баш өсгенә күтәргән
килеш тора иде. Көч сынашу дәвам итте. Троеборье уенча 372,5 җыеп, Евгений Минаев Бөтенсоюз рекордын куйды һәм
Олимпиянең алтын медален яулап алды. Рим олимпия уеннарында безнең
штангистларга бирелгән беренче алтын медаль иде бу. Евгенийны котладылар,
к очакладылар, үптеләр...
Сигезенче сентябрьдә Виктор Бушуев, дөньяның 32 атлеты арасында җиңеп
чыгып, икенче алтын медальне алды. Шул ук көнне кич күперчеккә Казан
студенты Александр Курынов чыгып басты. Ул америкалы Томми Коно белән
көч сынашырга тиеш. Бу очрашуны тамашачылар зур кызыксыну белән
көттеләр.
«Тимер егет», «Җиңелмәс Геркулес» — дөнья матбугаты Томмнны шулай
дип бәяли иде. Сигез ел буена дөньяда бер генә атлет та аның белән тиңләшә
алмады.
Коно Колифорния штатының башкаласы — Сакромеито шәһәрендә туа.
Анда елның ел буена су коенырга, кояшта кызынырга, ачык һавада күнегүләр
ясарга мөмкин. Моның ябык бина эчендә күнегүләр ясауга караганда өстенлеге
зур, әлбәттә. Аннары ул укытучы булып Гонолулу шәһәренә — Гавай
утрауларына китә. Ә анда спортчы өчен шартлар тагы да уңайрак. Ул шунда зур
спорт дөньясына керә, әһәмиятле ярышларга катнаша башлый, Хельсинки
олимпия уеннарына да шуннан килә, һәм шуннан бирле җиңел, ярым урта, урта
үлчәүдәге категорияләр буенча җиңелүне белми.
Коно күперчектә үзен бик тыйнак тота, уңышка ирешкәч тә елмаерга,
шатлыкны күрсәтергә ашыкмый. Җитлеккән спортчы көчен юк-fiap- га бер дә
әрәм итми. Инде ярыш тәмамлангач кына, аның җиңеп чыгуы бәхәссез хәл
ителгәч кенә, үзенең шатлык хисләренә ирек бирә. Спорт дөньясында ул әнә
шундый тыйнак һәм сәләтле спортчы булып танылган.
Менә ул да Саша белән рәттән күперчеккә басты. Курынов ул вакытта бик
күпләргә таныш булмаган бер студент егет иде әле. Дөрес, Олимпия елының
апрелендә, штангистларның Европа күләмендә Милан шәһәрендә үткәрелгән
форумында, ул ярым урта үлчәү категориясе буенча континентта йң көчле атлет
титулын яулап алган, һәм Италия матбугаты Идел егете турында бик җылы итеп
язган иде. Ләкин менә хәзер дөньяның атаклы мастеры белән ярышта ул үзен
ничек күрсәтер?
Аларның көндәшләре штанганы ике кул белән күкрәккә алып, салмак
күтәрү буенча көч сынашуны тәмамлаганнар иде инде. Ә Томми белән Саша,
бер-берсенең нервларында уйнап, үлчәшүне соңгы минутка кадәр суздылар.
Ниһаять, Томми үлчәүгә басты. Александрның авырлыгы 700 граммга кимрәк
булып чыкты. Бер караганда, бу граммнар берни дә хәл итми кебек. Әмма
асылда нәкъ әнә шул граммнар күп вакытта җиңүне хәл итә. Томми Коно,
мәсәлән, Федор Богдановский белән ярышта ике мәртәбә бары тик шуның
аркасында гына җиңүне яулап алды: ул Федорга караганда җиңелрәк булып
чыкты.
Курынов, Коно Келән көч сынашуда, ничек кенә булмасын, җиңеп чыгарга
ниятләде. Моңа мөмкинлекләр юк түгел: психологик яктан әзерлек менә дигән.
1958 елда ук инде ул 169,5 килограмм күтәреп, троеборье буенча 432,5
килограмм җыйды һәм Томмидан дөнья рекордын тартып алды. Бер елдан соң
кинәт талпынып 134 килограмм күтәрде. Әйе, ул бу очрашуда һичшиксез җиңеп
чыгарга тиеш.
Курынов белән Коно күперчектә. Икесе дә 130 килограммнан башлыйлар,
икесе дә бу авырлыкны төгәл, матур итеп күтәрәләр. Снарядта* бишәр
килограмм арта. Бу авырлык күкрәккә куеп салмак күтәрүдә* Саша өчен соңгы
чик булып чыкты. Ә Томми 140 килограммга җиткерүне сорады. Ул Сашаны
артта калдырырга уйлады. Судьялар команда бирә. Атлет зур кыенлык белән
штанганы күкрәгенә күтәрә, аннар^ акрын гына баш өстенә этәрә. Ләкин
кулларда снаряд бии, ул, җирнең тарту көченә буйсынып, аска омтыла. Коно,
соңгы чиккә җитеп, сна
рядны тигезләргә тырыша. Менә штанга баш өстендә,'ләкин бу нәтиҗә булып
исәпләнмәде, тактада, шуны белдереп, кызыл һәм ак ут кабынды. Шул вакыт
Роберт Гофман — Америка командасы тренеры—судьялар белән бәхәсләшергә
кереште һәм тегеләр кинәт карарларын үзгәрттеләр. Мондый хәл
тамашачыларга бер дә ошамады, алар шау-шу күтәрделәр, судьяларга
ышанычсызлык күрсәтеп, сызгырыша башладылар. Безнең, тренерларның да
дулкынланулары йөзләренә чыккан иде. Ләкин ни өчендер, Александр гына
ү зен бик тыныч тотты.
— Коно салмак күтәрү буенча мине җиңәргә тиеш, — диде Курынов
Куценкога. — Мин моны инде алдан ук исәпләп куйдым. Ул югалган
килограммнарны хәзер мин талпынып күтәрү буенча кайтарырга тиешмен.
Ярышлар дәвам итте. Инде сәгать төнге 12 тулып узды, ләкин Коно- ның да,
Курыновның да талпынып күтәрү буенча көч сынашырга керешкәннәре юк.
Америкалы йон одеалга төренгән дә бик тырышып резина чәйни. Ә Саша, бер
почмакта креслога утырган килеш, карашын диңгезгә төбәгән. Ул тыштан гына
тыныч кебек. Әйе, артта калсаң, куып җитү авыр. Ә ул һичшиксез куып җитәргә
тиеш...
Алдан килешеп куйгандагыдай, алар икесе дә берьюлы урыннарыннан
кузгалалар. Икесенең дә алларындагы штангада — 127,5 килограмм. Идел егете
җиңел һәм матур итеп снарядны югары чөя. Зал кул чабу тавышларына күмелә.
Ә Коно?.. •
Ул, бөтен игътибарын снарядка юнәлткән килеш, тирән итеп сулыш ала һәм
аны кинәт талпынып югары күтәрә. Ләкин, нәкъ баш өстенә күтәреп җиткергәч,
штанга, кулдан ычкынып, күперчеккә гөрселдәп килеп төшә. Икенче талпыну...
Анысы да уңышсыз тәмамлана. Әмма, көчле ихтыярлы спортчы югалып
калмый, ул соңгы чиккә хәтле көрәшергә күнеккән. Томми өченче талпынуда үз
дигәненә ирешә. Ләкин инде аның көрәшүне дәвам итәргә мөмкинлеге калмый.
Дүртенче тапкыр талпыну рөхсәт йтелми. Хәзер инде ул көндәшенең уенын
гына карап тора ала. Ә Саша 132,5 килограммны да бнк җиңел генә чөя һәм яңа
олимпия рекорды куя.
— Молодец, Саша, — дип котлыйлар аны дуслары.
Дөрес, көч сынашу әле бетмәгән. Шулай да ватандашның җиңә баруына
шатланмаска мөмкинме соң?! Ул сүзендә торды, килограммнар саны буенча
Томмины куып җитте.
Алда троеборьеның өченче төре — штанганы, күкрәккә куеп тормыйча, чөеп
күтәрү калды.
Дуслар аның җиңеп чыгачагына ышаналар. Чөнки чөеп күтәрү буенча
Сашага тиңләшерлек атлетның дөньяда булганы юк әле. Ләкин Коно да аңардан
калышмый. Ә алтын медаль әлегә судья өстәлендә ята.
Атлетлар троеборьеның өченче төре ’буенча көч сынашалар. Әнә венгр
егете Дьезе Вереш 160 .килограммны «җиңәргә» азаплана, ләкин булдыра
алмый. Күперчеккә Коно атылып чыга. Ул 160 килограммны төгәл, матур, итеп
күтәрә. Ә безнең Саша беренче талпынуда ук ике ярым килограммга артыграк
нәтиҗә бирә.
Гонолулудан килгән укытучы тирән сулыш ала да 165 килограммлы
штангага тотына. Ләкин штанга, кулыннан ычкынып, күперчеккә килеп төшә. .
Ә Александр бу авырлыкны уздырып, 167,5 килограммлы штангны күтәрә...
Бу вакыйга турында Курынов Казандаш дусларына болай дип сөйләде:
— Күперчеккә чыгар алдыннан мин ниндидер бер шашыну дәрәҗәсендәге
халәттә идем. Хәзер аны искә төшерсәм, үземә дә куркыныч булып китә... Тирә-
як та, тамашачылар да, судьялар да күзгә күренмәде — мин күперчеккә
омтылдым. Миңа су бирделәр. Эчмәдем, морж 10 .с. Ә.в № 9
Томми Коно Саша Курыновны бөтен дөнья рекорды куюы белән котлый.
кебек пошкырдым гына. Менә минем чират җитте. Күперчеккә атылып мендем,
снарядка тотындым. Үзем дә гаҗәпләнәм: «эһ» тә итми, бик җиңел күтәрдем.
Аннан соң ни булганын аз хәтерлим... Почмактагы үз креслома йөгердем бугай.
Бераз тынычлангач, залга кердем. Томми, кайгыга батып, башын аска игән
килеш утыра иде. Менә ул аркасына ябынган одеалны ташлады да 170
килограмм йөк куелган штанга янына килде. Акрын гына иелеп, ике кулы белән
тимергә тотынды. Аякларын алга-артка ташлап, ул штанганы баш өстенә —
кулларына күтәрде. Хәзер шул хәлдә тигезләнеп калырга кирәк иде. Ләкин
штанга тигезләнергә теләмәде, бер-ике чайкалып алды да әкрен генә күперчеккә
төште.
Александр Курынов — чемпион... Ул инде өч хәрәкәт буенча 435 ки-
лограмм җыйды. Хәзер инде көчне әрәм итеп көрәшне дәвам иттермәсәң дә
ярый кебек. Әмма Сашаның әле запаста тагын бер талпынырга мөмкинлеге бар.
Соңгы сүз әле аңарда, һәм чын-чынлап Конодан көчлерәк икәнлекне дә каршы
килмәслек итеп исбатларга кирәк. Хәтта Коно 170 килограммны күтәрә алса да,
ул җиңүче булып калмаслык булсын!
Әйе, инде чемпион икәнлегеңне белә торып, тагын үзеңне күперчеккә
чыгарга мәҗбүр итү бик җиңел түгел. Саша, бөтен көчен бер үзәккә туплап,
тагын күперчеккә чыгып баса. Томми күтәрә алмаган авырлыкны бөтен
кагыйдәләргә туры китереп баш өстенә күтәрә. Менә ул штанганы күперчеккә
куеп, нык кына арыган булуга карамастан, сикергә- ләргә керешә. Ник
шатланмаска! Ул бәхетле. Ул чемпион гына түгел, ә ике дөнья рекордын куйды:
беренчесе—күкрәккә куеп күтәрү буенча, икенчесе — троеборье буенча. Моңа
кадәр өч талпынуда 437,5 кило
граммны күтәргән кеше юк. Зур җиңү бу. Бу җиңү безнең командага утыз
дүртенче медальне китерде. Совет спортчылары бу җиңүдән соң алтын
медальләр саны буенча да америкалыларны узып киттеләр...
Борынгы Рим өстендә Ватаныбыз гимны тагын бер кат яңгырый. Почет
пьедесталының иң югары баскычында—Александр Курынов.
Александр Курыновта бик күп медальләр саклана. Аларның һәрберсе
спортчы тормышындагы якты сәхифәләрне күз алдына бастыра. Берсе аларның
борынгы Рим истәлеге, бүтәннәре Каһирәдә, Лондонда, Венада, Парижда,
Будапештта, Хельсинкида коелган.
Чемпионның ал тасмасына әнә шул медальләр тезелгән.
Менә Стокгольмда алган алтын медаль. Бу медаль Саша өчен аеруча якын:
чөнки ул бик кыен көрәштә яулап алынган.
Римда тәҗрибәсез килеш олимпия күперчегенә чыкканда да, ул
Стокгольмдагы кебек дулкынланмаган иде. Аннары шунысы да бар: 1963 елда
Швециядә яулап алынган медаль аның өченче чемпионлык медале иде. Әйе, һәр
спортчы үзенең медальләр коллекциясен арттырырга, ничек тә булса җиңәргә
омтыла. Стокгольмда дөнья беренчеле- генә үткәрелгән ярышларда Курынов
Венгрия штангисты Михай Хуски- IIың бу омтылышын аеруча нык тойды.
Әле ярышлар башланмас борын ук, 9 сентябрьдә, Курыповка телеграмма
китереп тоттырдылар. Ерак Көнчыгыштан бер егет: «Курынов- ны һәм
Вахиниииы җиңү белән тәбрик итәм»,— дип язган иде.
— Менә сиңа мә! — диде Юрий Власов, моны ишеткәч. — Әлс аларның
күперчеккә басканнары да юк. Инде котлаулар да ала башладылар. Хәзер, туган,
берни эшләр хәл юк, медальне отып алмыйча ярамый...
9 сентябрь. Бүген Саша ярышка чыгасы. Ярыш башлану алдыннан тамак
ялгап алырга кирәк.
— Юра, — диде Курынов, ашап туйгач, каршысында утырган Власовка,—
дус булсаң, менә кефирны эчеп җибәр әле. Сиңа аның зыяны булмас. Ә минем
ү лчәнергә барасы бар...
Швеция башкаласы урамнарында.
Стокгольмда дөнья чемпионаты. Штангада 130 килограмм!
— Ярый алайса,—дип, Власов кефирны эчеп җибәрде, — синең җиңеп
чыгуың өчен!..
Үлчәнгән вакытта Саша Томмидан да, Хускидан да җиңелрәк булып чыкты.
— Юрийга рәхмәт әйт, — диде Рудольф аңа. — Сиңа медаль алу голын ул
җиңеләйтте.
Бер стакан кефир бу очракта чыннан да зур роль уйнады...
Штангада 135 килограмм. Беренче булып күперчеккә Михай басты. Бик
төгәл хәрәкәтләр белән ул бу авырлыкны күтәрде. Александрга да, Конога да бу
авырлыкның бик буйсынасы килмәде. Аларның беренче талпынуы уңышсыз
чыкты. Икенче талпыну. Безнең якташ 'бу талпынуда штанганы күтәрде, ә
Томмины снаряд тыңламады, америкалы &ары тик өченче талпынуда гына
штанганы баш өстенә менгереп җиткерде. Чираттагы талпынуда Хуски да,
Курынов та 140 ар килограмм күтәрделәр. Ләкин Саша өчен бу талпыну
соңгысы иде инде. Ә Михай өченче талпынуда 145 килограммлы штанганы да
күтәрә алды. Яшь атлетның атаклы мастерлардан уздыруына теләктәшлек
белдереп, зал гүләп алды. Икенче хәрәкәт — кинәт күтәрү. Венгр спортчысы
120 килограммнан башлады. Курынов 5 килограммга арттыруны сорады. Ләкин
снаряд аның кулларыннан ычкынып, күперчеккә килеп төште. Саша
дулкынлана иде... Коно нәрсә әйтер? Ул тагы да авыррактан башлады—
штангада 127,5 килограмм. Беренче талпыну нәтиҗә бирмәде. Икенчесендә дә
штанга гөрселдәп килеп төште. Өченче талпыну нәрсә бирер? Коно штангага
икеләнебрәк кенә тотынды. Димәк, ул инде уеннан чыкты дигән сүз. Штанга
аның ихтыярына бу юлы да буйсынмады...
Саша икенче талпынуда 125 килограммны күтәрә алды. Күперчектә Хуски.
Ул 127,5 килограмм күтәрде. Моны кабатлау Саша өчен мәгънәсез булыр иде.
Ул соңгы талпынуда 130 килограммны күтәрде. Хәзер Хуски 2,5 килограммга
гына алда бара. Өченче хәрәкәттә атлетларның икесе дә 165 әр килограммны
күтәрделәр. Штанга авырлыгын тагын 2,5 килограммга арттыру Михай өчен
нәтиҗә бирмәде. Ә Саша моны
сын да күтәрә алды. Гомуми нәтиҗә — икесе өчен дә 437,5 килограмм. Ләкин
алтын медаль Курыновныкы. Очрашу, шахматчылар теле белән әйтсәк, бер
якның да җиңмәве белән тәмамланса да, үз авырлыгы Сашаның җиңелрәк иде.
Менә шулай, кайчакта бер стакан кефир да җиңү китерә-
Кечкенә генә, тын гына Уршель авылы. Авыл булгач, авыл инде ул, анда
кешеләр яши, иген игәләр, терлек асрыйлар. Ләкин һәр авылның үз тарихы, үз
мактанычы, үз горурлыгы бар. Әйтик, бер авылда зур галим туган,
икенчесеннән хезмәт герое чыккан. Уршель авылының да үз горурлыгы бар:
дөнья чемпионы, Олимпия уеннары чемпионы Александр Курынов шунда
туган.
Спорт белән якыннан таныш булмаган кайбер кешеләрнең:
— Галим, артист, хезмәт герое һәм спортчы хезмәтләрен чагыштыру
мөмкинмени? — дип сораулары бар.
Ни өчен мөмкин булмасын, ди. Курынов та, Юрий Власов та, Борис Андреев
яки Николай Мамай кебек үк, Ватаныбызның данын арттырдылар. Алар исемен
дә бөтен дөнья кешеләре ихтирам белән искә ала. Ә штанга алар өчен хезмәт
профессиясе түгел, ял итүнең бер төре генә бит. Аларның үз һөнәрләре бар —
инженерлар.
Сашаның балачагы гадәттәге авыл малайлары тормышыннан берни белән дә
аерылмый, гадәттәге малайлар уйный торган уеннарны уйнап үсә, су коена,
урманга җиләккә, чикләвеккә йөри. чМәктәптә укып урта белем ала. Ләкин бала
чагында Саша штанга турында уйлап та карамый. Очучы булырга хыяллана.
Менә бер заман авылга Казаннан бер студент кайтып төшә. Студент зур
шәһәр турында сокланып сөйли. Унынчы класста укучыларга:
— Казан авиация институтыннан да яхшырак уку йорты табалмас- сыз, —
дип киңәш'итә. — Укытучылары да менә дигән. Фән докторлары...
Александр, аның киңәшен тотып, Казанга килә. Студентлар арасында ул бик
тиз үз кеше булып китә, физкультура дәресләренә дә яратып йөри.
Дөрес, мәктәптә укыганда ук ул физкультураны ярата, йөз метрга йөгерү,
граната ыргыту ярышларында беренчелекне бирми. Ләкин мәктәп мәктәп инде
ул. Монда бөтенләй башкача. Менә дигән спорт заллары, ни белән
шөгыльләним дисәң, бөтен кораллар бар. Спортның күп кенә төрләре буенча
авиация институты студентлары шәһәр, республика һәм бөтенроссия
ярышларында катнашалар.
Беренче тапкыр штангага тотынуын Александрның һич тә оны тасы юк.
Физкультура дәресе тәмамланып килә иде инде. Укытучы Владимир
Александрович Павлов студентларга тезелергә кушты. Алар киенү бүлмәсенә
атлыгып торалар иде. Ләкин укытучы студентларны җибәр.- мәде.
— Хәзер инде, — диде ул, — карап карыйк: кайсыгыз көчлерәк икән-
Штанга белән кайсыгыз эш итә белер икән.
Зал уртасына штанга тәгәрәтеп китерделәр. Кызлар стена буендагы
скамьяларга утырышты. Снаряд янына башта иң таза егетләр килде. Штанганың
авырлыгы артканнан-арта барды, ә күтәрергә теләүчеләр к и м егән нә н - ки м
еде.
— Син нәрсә, Курынов, бер читтә торасың. Я әле, күтәреп кара!
Ул укытучыны тыңлап штанга янына килде.
— Әйдә, кыюрак бул!
— Бирешмә, Саша!
Кызларның шулай диюләре Сашага көч өстәгәндәй булды. Ул штанга
таягына ныклап тотынды да алтмыш килограммны җиңел генә кү
тәрде. Аннары җитмешне кундылар — анысын да күтәрде. Тагын ун килограмм
өстәделәр, монысын да күтәрде.
— Молодец, Сашок, — дип мактадылар аны кызлар.
Шулай итеп кечкенә генә буйлы, кап-кара чәчле Курыиов группада иң көчле
кеше булып чыкты.
Бу тыйнак егетнең 80 килограмм авырлыгындагы штанганы бик тырышып
күтәрүен карап торганда Владимир Александрович: «Бу малайдан штангист
чыгарга тиеш, күнегүләргә тартырга кирәк үзен»,— дип уйлап куйды, һәм
дәрестән соң аны үз янына чакырып алды.
— Саша, мин сиңа авыр атлетика белән шөгыльләнергә киңәш итәр идем,
— диде. — Сиңа ул ошар, дип уйлыйм.
Иң кыены режимга күнегү булды. Беренче көнне үк Сашаның штангадан
күңеле суынды. Владимир Александрович зур тырышлык белән күтәрү
ысулларын өйрәтте. Бер үк нәрсәләрне һәр күнегүдә кабатлады. Бу Сашаны
тәмам туйдырды. «Юк, штанга күтәрү минем эш түгел. Башка кызыклырак
нәрсә белән шөгыльләнергә кирәк»—ул шулай уйлады һәм күнегүләргә йөрүен
ташлады.
— Бик тиз гайрәтең кайтты синең, Курыиов, — диде укытучы, аны
коридорда очратып. — Син кинәт кенә мастер булырга уйлагансың. Алай
булмый ул. Башта өйрәнергә, тырышырга кирәк.
Владимир Александровичның үгетләве бушка китмәде. 1953 елнын
ноябреннан Курынов күнегүләр ясарга чынлап торып, күңел биреп кереште.
Күтәрү техникасын үзләштерде, мускулларын ныгытты. Тиргә батып эшләүнең
нәтиҗәләре дә күренә башлады. Институт күләмендә үткәрелгән ярышларда
өченче спорт разрядын үтәде: троеборье буенча 245 килограмм жыйды. Җиңел
үлчәүдәге спортчылар өчен бу шактый куанычлы нәтижә иде.
Тиздән аны институтның җыелма командасы составына керттеләр.
Яшь атлет югары уку йортлары арасында үткәреләчәк ярышка бик
тырышып әзерләнде. Үзенә максат куйды: икенче разряд нормасын үтәргә!
Дәрестән тыш вакытлары спорт залында үтте. Тренерның вакыты юк икән —
институтның тәжрибәле штангистлары Иван Колпаков белән Яша Степанов
ярдәм иттеләр.
Львов шәһәре. Илебездәге барлык уку йортларыннан атлетлар бирегә
җыелганнар. Александр зур спорт аренасына беренче мәртәбә чыккан. Менә
ярышлар башлана. Күперчектә — аның категориясендәге спортчылар. Казан
студенты беренче хәрәкәт буенча 82,5 килограмм күтәрә. Икенчесе—шулай ук.
Хәзер өченче хәрәкәттә 110 килограммны күтәрә алса, ул икенче разряд
нормасын үтәячәк. Ләкин беренче талпыну уңыш китерми. Дулкынлану
комачаулый.
— Тынычлан, Саша,—ди Иван Колпаков, аның җилкәсеннән сыйлап.— Үз-
үзеңне кулга ал. Бу син күтәрә торган авырлык.
— Күперчеккә Курынов чакырыла,—дип тагын бер кабат белдерә судья.
Саша тиз генә күперчеккә менеп, штанга таягына тотына. Тирән сулап,
штанганы күкрәккә күтәрә. Тагын бер омтылыш — штанга баш өстендә. Җиңү!
Казанга кайткач, Курынов тагы да зуррак дәрт белән күнегүләргә кереште.
Хәзер ул авыр атлетика белән чын-чынлап мавыгып китте. Хәрәкәтләр матур
булсын — шуңа ирешергә кирәк иде. Спортта эстетика зур роль уйный бит.
Сашага Рим Олимпиядасында ни өчен тамашачылар кул чапты? Юк,
Коионы жиңгән өчен генә түгел. Ул үзенең матур хәрәкәтләре белән спорт
сөючеләрнең күңелләрендә эстетик ләззәт уятты. Ә моңа ирешү өчен бик күп
тир түгәргә, бер үк хәрәкәтне йөзләрчә, меңнәрчә тапкыр кабатларга кирәк...
Тагын бер ел үтеп китте. Александр инде өченче курста укый иде.
Днепропетровск шәһәрендә үткәрелгән ярышларда ул беренче разряд нормасын
үтәде.
Владимир Александрович үзенең шәкертен котлап болан диде:
— Хәзер инде, Саша, барыр юлда каршылыклар зуррак, җитдирәк булачак.
Мин шуны куз алдымда тотам: сиңа хәзер спорт мастеры исемен яулап алу
турында уйларга кирәк. Ярты юлда туктап калмассың бит инде.
Әйе, хәзергә кадәр үсү юлы бик авыр булмады. Александр моннан соң да
шулай булыр дип уйлаган иде. Ләкин ул уйлаганча булып чыкмады, Павлов
әйткәнчә булды. Дөрес, күтәрү авырлыгы артты, ләкин аны Курынов төгәл
башкара алмый, күтәрү техникасы җитешми иде. Ә судьялардан мондый
«гөнаһ»ларны яшереп булмый.
1956 елның март ае. Татарстанның җыелма командасы составында Курынов
РСФСР халыкларының Беренче спартакиадасының зона ярышларында катнашу
өчен Ульяновск шәһәренә бара. Татарстан егетләре бу ярышларда Горький һәм
Иваново өлкәләре командаларына оттырып, өченче урынны алалар. Алар
өченче урынга бик канәгать, күңелләре көр. Бары тик Саша гына күңелсез. Ни
өчен?
Ульяновскига ул ныклы карар белән — спорт мастеры нормасын үтәргә үз-
үзенә сүз биреп киткән иде. Башкалар да Курынов үз категориясе буенча
җиңүче булып чыгар дип көткәннәр иде. Ләкин алай булмады. Моңа ирешү өчен
Саша спорт мастерлары Ю. Тарелкин белән В. Бушуевны отарга бик нык
тырышты. Күкрәккә куеп, салмак күтәрү буенча ул алардан калышмады, ә бүтән
хәрәкәтләрдә тегеләр узып киттеләр. Троеборьеда тиешле сумманы яулап ала
алмыйча, аңа өченче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде.
— Каурыйлары ныгып җитмәгән әле, ботканы аз ашаган, — дип
сөйләнүләрне ишетте ул үзе турында.
Кичен ресторанда ашап утырганда, Саша вино сорап алды. Берничә рюмка
эчеп җибәргәннән соң, ул үз-үзенә сөйләнергә кереште:
— Әйе, каурыйлар ныгып җитмәгән. Әйе, булдырып булмады. Бул- маса,
кирәге бер тиен. Исемнәренең дә, калайларының да поты бер тиен. Мастер
исеме нигә миңа?.. Ансыз да яшәп булмыймыни?!
Аннары ул бер почмактагы өстәл янында утырган тренер янына килде.
— Владимир Александрович, нигә сез безнең өчен ул кадәр тырышасыз?
Нәрсәгә кирәк ул режимнары. Барыбер беребезнең дә чемпион буласы юк.
Беребез дә сезгә дан китермәс.
— Мин дан эзләмим, Курынов, — диде Павлов, җитди итеп. — Мин сездә
спортка мәхәббәт тәрбияләргә телим, сезне матур итеп, көчле итеп күрәсем
килә.
Тренер ачуланмады да, орышмады да. Үзе Саша өстәле янына килеп
утырды. Саша тагын эчте. Владимир Александрович, ни өчендер, аны тыймады.
Иртәгесен коточкыч баш авыртты, сусау интектерде. Нәрсә булды соң кичә?
Акрынлап ресторанда булган хәлләрне исенә төшерде.
Саша, Казанга кайтышлый, башкалардан читләште, тренерга күренергә дә
оялды, бер үзе уйланып ятты...
Институтта ул вакытта эшләр тыгыз иде. Студентлар язгы сессиягә
әзерләнәләр. Саша да көннәр буе китапханәнең уку залында утырды, штангага
якын да килеп карамады. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, бишенче курска •
күчте. Шул вакыт, һич тә көтмәгәндә, РСФСР спартакиадасына Мәскәүгә
барырга чакыру килеп төште. «Барыргамы-бар- маскамы?» — Саша киңәшкә
Павлов янына йөгерде. Ульяновскидагы күңелсез хәл өчен аның алдында гафу
да үтенергә кирәк иде бит...
— Миннән гафу үтенергә кирәкми, — дип елмайды Владимир Алек-
сандрович.— Үзең аңласаң, шул бик җиткән. Мин сиңа, Саша, ышанам. Син
бар анда...
Кеше киләчәктә ни буласын алдан ук белми шул. Мәскәүдә үзен ни
көткәнен алдан белсә, Саша, әлбәттә, анда бармаган булыр иде. Ул кинәт
күтәрүдә 102,5 килограммны җиңә алмады. Сашага «0» бәясе куйдылар, һәм
ул уеннан төшеп калды. Үз көченә артыграк бәя биргән булып чыкты.
Владимир Александрович янда булган булса, бәлки, мондый хәл килеп тә
чыкмас иде...
Кеше характеры көрәштә чыныга, диләр бит. Кайвакыт җиңелү йөз
тапкыр җиңүдән дә артыграк була. Бу җиңелүдән Саша зур сабак алды, ләкин
күңелен төшермәде.
— Миңа бер авыррак эш тап әле, — диде ул атасына, туган авылына
каникулга кайткач.
— Табылыр, улым, — диде атасы. — Әмма булдыра алырсыңмы соң?
Грузчиклар нык халык. Сезгә, штангистларга, караганда да көчлерәк алар.
— Тырышып карармын.
Егет ике ай буена капчык ташыды. Башта бу эшкә күнегү бик кыек
булды, кичләрен кулбашлары, ботлар сызлады. Иртәләрен көч-хәл белән
генә урыннан тора алды. Тора-бара күнекте.
— Ничек, рәткә керәсеңме инде, — дип сораштыра иде әтисе Павел
Степанович.— Шуны бел: грузчиклар арасыннан бик күп батырлар чыккан.
Казанга килгәндә, Саша кояшта янган, ныгыган, сафланган иде. Озакка
сузмады, килгән көннең иртәгесен үк Владимир Александровичны эзләп
тапты. Бу юлы тренер ачулы иде. Ул шәкертен үз көченә артык бәя бирүе
өчен нык кына орышты. Аннары күнегүләр өчен график төзеделәр. Ике ай
буена Александр дәрестән буш вакытларында штангадан башка нәрсәне
белмәде. Килограммнар, центнерлар, тонналар. Ноябрь аенда Татарстан
командасы ярышларга Орел шәһәренә китәргә тиеш. Барысы да яхшы бара.
Саша хәзер спорт мастеры нормасын һәр күнегүдә башкара. Ләкин
күнегүләрнең берсендә аның аягы имгәнде. Шеш бик акрын төзәлде. Китәсе
көнне дә аякка басу кыен иде әле. Шулай да Саша ярышларга барырга булды,
«юлда төзәлеп бетәр әле», дип уйлады.
Орел шәһәре. Өлкә драма театры сәхнәсе. Курынов фамилиясен әйтәләр.
Беренче талпыну уңыш китермәде. Икенче талпынуда ул Татарстанның яңа
рекордын куйды—113 килограммны күтәрде. Кинәт күтәрүдә—105
килограмм. Өченче хәрәкәт буенча 140 — болары да республиканың яңа
рекордлары! Спорт мастеры нормасы үтәлде! Нәкъ шул көннәрдә
Мельбурнда, ерак Австралиядә, безнең олимпиячылар үзләренең җиңүләре
белән дөньяны таңга калдырдылар. Владимир Куц, Виктор Чукаркин,
Аркадий Воробьевның уңышлары турында радио сөйләгәнне тыңлаганда,
Курынов озакламый шундыйлар рәтендә үзенең дә фамилиясе яңгыраячагын
күз алдына да китермәгән иде...
Тагын бер ел үтеп китте. Элек төшкә дә кермәгән нәрсәләр чынбарлык
булып әверелде. Сашаны СССР штаигистларының җыелма командасына
керттеләр. Димәк, син ватаныбызның спорт данын чит илләрдә якларга
тиешсең!..
Әйе, Сашага карата бу зур ышаныч күрсәтү иде. Ышаналар икән, диАәк,
бу ышанычны акларга кирәк. Шуңа күрә аңа ял, күңел ачуларны да онытып
торырга туры килде.
— Бер атнага булса да ташлап тор штанганы,—диләр иде ана иптәшләре.
— Иделгә чыгыйк. Коньяк эчәрбез, балык шулпасы ашарбыз.
«Спортсменга, әгәр ул чын мастер булырга тели икән; спиртлы эчемлекләр
эчәргә ярыймы соң?! Аракы — атлет өчен агу ул. Менә Аркадий Воробьев та
шул турыда яза. — Саша аның китабын актарып утыра иде. — Бүген эчсәң,
иртәгә күнегүгә яки ярышка барасың икән, уңышка ирешүеңне көтмә инде
син. Андыйларга спортта урын юк».
1958 ел. Март аенда Курынов зур халыкара ярышларда катнашачак,
олимпия һәм дөнья чемпионнары Томми Коно, Федор Богдановский, Игорь
Рыбак, Кжышков Бек (Польша) лар белән көч сынашачак. Юлга чыгар
алдыннан Павлов аңа киңәшләр бирә.
— Дулкынланма, Саша. Тыныч булырга тырыш. Үзеңне күперчектә итеп
түгел, күнегүләр залында итеп хис ит...
Әйтүе җиңел ул... Ләкин Саша күперчектә дә үзен егетләрчә тотты. Беренче
хәрәкәт вакытында атаклы асслар—Коно белән Богданов- скийдан азрак кына
калышса да, безнең Казан егете икенче хәрәкәт вакытында мәскәүлеләрне таңга
калдырды: 125 килограмм күтәреп, җиңүче булып чыкты. Ләкин өченче
хәрәкәттә алардан калышты. Бу ярышларда ул, троеборьеда 400 килограмм
җыеп, өченче урынга чыкты. Дөньяда өченче урын! Бу инде Саша өчен начар
нәтиҗә түгел иде.
— Бу ярыш миндә зур тәэсир калдырды, — дип сөйли Курынов.— Аңа инде
күп еллар үткән булса да, Томми белән беренче очрашуым бик ачык хәтердә.
Штангада — 168,5 килограмм. Гавай егете салмак кына атлап штанга янына
килә. Үзендә бүтәннәрдән аерылып торган берни дә юк. Төз, чибәр. Анда ул,
дөрес, үзенең дөнья рекордын каплый алмады, шулай да аның чыгышын
сокланып карадым. Ике ел үтәр, аның белән йөзгә-йөз Рим олимпиясында
очрашырмын дип уйламаган идем.
Әмма бу очрашуга кадәр дөнья күләмендә күп кенә ярышлар булып үтте.
Кырым. Безнең команда монда Стокгольмда үткәреләчәк дөнья бе-
ренчелегенә әзерләнә. Саша алдында зур бурыч тора—троеборье буенча 420
килограмм җыярга. Бу бурычны Курынов менә дигән итеп үтәсә дә, дөнья
беренчелегендә чыгыш ясау Федор Богдановскийга тәкъдим ителде, чөнки ул
тәҗрибәлерәк иде. Внуков аэродромыннан • дусларны озатып калганда, Саша
аңа болай диде:
— Конога гел беренче булып йөрергә димәгән. Ек син аны, Федя!
Курынов үзе башкаладан Ростов-Донга РСФСР—Болгария штангистлары
ярышына китте. Болгария штангистлары әлегә Стокгольмда. Алар шуннан
бирегә киләчәкләр. Күнегүләргә дә, ял итәргә дә вакыт җитәрлек. Саша, иртән
тору белән, һәр көнне газетага ябыша: безнең егетләрнең чыгышы ничек? Яхшы
баралар. Ләкин Федя... тагын Конога оттырган. Томми җиңелмәс атлет булып
кала бирә. Җитмәсә, ул Дугановтан салмак күтәрү буенча дөнья рекордын да
тартып алган. Троеборьеда яңа дөнья рекордын (430 килограмм) куйган.
«Чыннан да Томми җиңелмәс микәнни? Юк, булмас. Аны ничек тә егарга
кирәк», — дип уйлана Саша, газетаны бер кырыйга куеп.
Ниһаять, болгар дуслар да Ростовка килеп төштеләр. Аларның икесе:
Абоджиев белән Весенников дөнья чемпионатында призлар яулап алганнар.
Бу ярышларда Курынов үз гомерендә беренче мәртәбә дөнья рекордын
яулап алды. Башта ул ике кул белән күкрәккә куеп салмак күтәрү буенча
рекордны штурмлап карамакчы иде, ләкин штанга ике тапкыр кулдан ычкынып
күперчеккә килеп төште. Аннары ул кинәт күтәрү буенча Конодан рекордны
тартып алырга уйлады.
Штангада 170 килограмм. Авыр атлетика тарихында ярым урта үлчәүдәге
әле беркемнең дә моңа кадәр мондый авырлыктагы снаряд янына килгәне юк.
Күперчеккә чыгу алдыннан Саша Курынов берникадәр вакыт арлы-бирле йөри,
бар игътибарын бер үзәккә туплый. Аннары
кискен генә күперчеккә йөгереп менә. Снарядка нык кына тотынып, бер мизгел
катып кала. Менә штанга күкрәктә. Тагын бер мизгел — снаряд баш өстендә.
Зал алкышлый. Штанганы тагын бер кабат үлчәүгә куялар. Ул 170
килограммнан 500 граммга җиңелрәк икән. Барыбер хәзер дөнья рекорды
аныкы. Ә троеборье суммасы буенча Казан студенты Кононың Стокгольмдагы
нәтиҗәсен кабатлый...
❖ s
Римдагы олимпия уеннарында атаклы Америка атлеты Томми Коно- ны
җиңгәнгә кадәр безнең якташ егет әнә шундый катлаулы спорт юлы үтә. /
Олимпияда җиңеп кайтканнан соң, кая гына чакырмыйлар аны. Мәктәп
балалары, студентлар, эшчеләр, колхозчылар, нефтьчеләр янында да еш була
ул. Курыновның республика буйлап йөргән юлын бергә җыеп исәпләсәң,
мөгаен, Казан белән Рим арасындагы ераклыктан да артып китәдер. Бик
кызыклы була мондый очрашулар.
— Бер заман, — дип сөйли Курынов,— Әлмәткә барып төштем. Нефть
чыгаручылар, бораулаучылар янында булдым. Шоферлар белән дә
очрашуымны үтенделәр. Иртәрәк, шоферлар эшкә киткәнче, торып килергә
куштылар. Базага сәгать җиделәрдә килеп җиттем. Шоферлар арасында тегене-
моны гәпләшеп утырам.
— Чемпион кайда соң? Тизрәк лекциясен укысын инде,—ди бер шофер,
тәмәкесен сүндереп ташлап. Гади генә киенгән идем, үзләренең иптәшләре дип
уйладылар булса кирәк.
Мине сәхнәгә менгереп аудитория белән таныштырганда, әлеге шофер
сызгырып куйды:
— Кара син, ә? — диде, гаҗәпләнеп. — Чемпион үз арабызда утыр-’ ган
икән ләбаса!..
Саша, трибунага менсә, ык-мык итеп тора торганнардан түгел. Ул кызык
итеп, образлы итеп сөйли. Зал аны кызыксынып, мавыгып тыңлый. Тавышы
аның бик акрын булса да, арттагы рәтләр дә 'барысын да ишетә — ачык сөйли.
Саша — ВЛКСМ өлкә комитеты члены. Еш кына ул авылларда спорт
эшләрен юлга салу өчен районнарга чыга. Авыл яшьләрендә спортка дәрт уята.
... 1960 елның сентябрендә борынгы Рим шәһәре өстендә төрле төстәге
утлар — фейерверклар ялтырады. Мондагы уеннардай соң, Пинчио паркында
Япония Олимпия комитеты бәйрәм үткәрде. Анда мәңгелек кала — Рим
Олимпия эстафетасын кояш чыгышы иленә — Япониягә тапшырды.
Вакыт гаҗәп тиз уза. Дүрт ел менә үтеп тә китте. Бөтен илләрнең
спортчылары хәзер Япониягә җыйнала. Анда яңа батырлар, яңа җиңүчеләрнең
исемнәре яңгырар, яңа Болотниковлар, яңа Власовлар туар. Ләкин безнең
якташыбыз Александр Курыновны анда да мактау баскычының иң югары
басмасында күрәсебез килә.