Логотип Казан Утлары
Роман

ГОМЕР ИКЕ КИЛМИ


РоманI
Алтынчы төн
әтереңдәме, Назим, бер тапкыр син төн уртасында япа-ялгызың хкара урман аша Куралыдан кайтып керүеңә:
— Әҗәл эзләп йөрүеңме бу? Әле һаман сабак алмадыңмыни? Теш кайраучылар аз түгел бит сиңа, ни уйлыйсың? — дип әрләргә тотындым.
Син мине кочып алдың да:
— Курыкма. Мөнирә... Дөньяда ир дә, әти дә булып озак яшәрмен әле, күрерсең, — дип иркәли башладың.
Авыл советы председателе булып син ике ел эшләргә тиеш идең. Ләкин ике ел тулу белән генә җибәрмәделәр. Озаграк, утыз беренче елның көзенә тикле, эшләттеләр.
Әкренләп авылда тормыш үзенә рертөрле җай алды. Сез әйтмешли, социализм рельсларына салынды..'. Сине дә кире үз эшеңә кайтардылар. Мин бик сөендем. Ни дисәң дә, укытучы кеше авыл советы председателе түгел инде. Эше тынычрак та, җайлырак та...
Укытуны син үзең дә бик сагынган идең. Җиң сызганып тотындың. Ләкин сиңа, директор кешегә, укытудан бигрәк оештыру эшләре белән шөгыльләнергә туры килде. Монда да синең дәртең, энергияң бик-көтелгән икән. _
Ул елларда уку-укыту эшләрендә гаҗәп кызыклы нәрсә — укучыларны файдалы хезмәткә тарту,*аларны берәр һөнәргә өйрәтү проблемасы күтәрелде. Районның башка мәктәпләрендә ничек булгандыр, белмим, әмма син моңа бик дәртсенеп тотындың.
— Безнең балалар бездән акыллырак та, уңганрак та булырга тиеш, — ди идең син еш кына.
Иң әүвәл җиргә ябыштың. Ул сезгә һава кебек кирәк иде. Укучыларны иген игү яисә яшелчә үстерү эшләренә өйрәткәндә ансыз буламыни? Аннан тагы җир мәктәпкә зур гына табыш та бирергә тиеш иде.
Авылның урта бер җирендә, ике инешнең кушылган төшендә, алты- җиде гектар чамасында бер бушлык җир бар иде. Нишләп анда йортлар салмаганнардыр, белмим. ДАөгаен, авылның дүрт ягын дүрткә аерып торганга күрәдер.
Өч колхозның да өлеше бар, аннан тагы якынын да якын, туфрагы да әйбәт дип, син менә шул урталык җиргә кызыктың. Дәүли Әхмеров белән бергәләп тотынгач, өч идарәдә дә күнмичә булдыра алмаганнар^ Урталык җир мәктәпкә күчте.
Язын урталык җирнең бер өлешенә арпа, борчак чәчтегез, икенче өлешенЭ ^бәрәңге утырттыгыз, ә өченче өлеше яшелчәгә бирелде: кыяр- кишер,
I Ахыры. Башы 8 нче санда.
кәбестә-чөгендер, суган-шалкан — берсе-бер калмады.
Яшелчәләр өлгергәндә каравылчыга иптәшкә дип кунып калгала- дың. Укытучыларның күбесенә ошады бу нәрсә. Бигрәк тә ир-атка. Тикмәгә түгел икән...
Хәтерендәме, Назим, бер кичне Әсмабикә апага өйне, балаларны калдырып, синең белән бакчага куна бардым? Җәй уртасы — кыяр өлгергән чак. һава тын. Җылы. Рәхәт. Инештә бакалар бакылдаша. Баш өстеннән фырылдап ярканатлар оча. Көнбатышта офык читләрендәге кызгылт шәүлә сүнәргә дә өлгермәде, таң сызылып беленә башлады. Төн уртасында салкынрак булып китте. Бакча әйләнәсендә сыек томан күтәрелде. Без шалаш эченә кереп яттык. Каравылчы абзый, җилкәсенә мылтык асып, бакча кырыйларында йөри бирде. Эте дә үзе белән. Шалаш янына килеп тә карамады. Кинәнсеннәр дигәндер инде... Астагы печән дым тарткан, җитмәсә өстә юрганы да бик юка иде — иртән дер калтырап уяндым. Карасам, син юк. Торып, шалаштан чыктым. Исләрем китте. Аяк астындагы җиргә тцкле күренми. Шалашыбыз сөт диңгезендә йөзә кебек. Мин үзем дә шул диңгезгә чумганмын. Төшемме әллә дип уйладым, юк, өнем икән. Сиңа эндәштем. Син кырыйдарак, яр чи- тендәрәк, учак, ягып, чәй кайнатып ята идең.
— Кунакны сыйламыйча ярамый, — дип елмайдың.
Бүтән чакта иртән торуга тамакка ризык кабасы килми торган иде. Ә бакчада шул иртәне үлеп ашыйсым-эчәсем килде. Чәең гаҗәп куе иде синең. Карлыган яфраклары да салгансың. Тик шикәрең генә бик бәләкәй — уймак тикле дә юк иде. Байтак эчелде чәй. Белмим, әллә чәй катылыгыннан, әллә томан куелыгыннан башым әйләнде, исердем...
Гаҗәп бер пртә булды ул... Рәхәтнең дә иң рәхәте... Ничек чакыра белдең, Назим?
Кайчакны без, кешеләр, рәхәтне читтәдер дип уйлыйбыз, аны эзләп әллә кайларга барабыз. Ә баксаң, ул синең яныңда, борын төбеңдә генә көтеп ята...
Җәйнең җәй буена көч куеп, тырышып йөрүләрегез бушка булмады. Күпләр шаккатты.
Кышның кыш буе балаларга кайнар ризык ашатып чыгуыгызны әйтмим дә инде. Бакчадан килгән табыш сезгә интернат ачып җибәрергә, столярный мастерской корып, аңа әллә ничаклы кирәк-ярак кораллар алырга мөмкинлек бирде.
Мәктәп бакчасының тагын да бер файдасы булган икән әле. Ул заманда мәктәптә укып йөргән ярлырак, ялангачрак укучыларга ярдәм итү дигән нәрсә бар иде бит. Моңа колхозлар да катиашкалый торган иде.
Ул елны сез, әлеге шул бакча табышыннан бүлеп, шактый гына укучыны өр-яңадан киендерә алдыгыз.
Мәктәп өчен ямь өстенә ямь булды бу!..
* *
Бер башлап җибәргәч китә бит ул. һәр эштә дә шулай.
Аннан соңгы елларда инде чагыштыргысыз җиңел булды. Укучылар да, укытучылар да бакчаның мәктәп өчен ни икәнлеген яхшы аңлаганлыктан, әйдәп яисә үгетләп йөрүләргә мохтаҗлык күрсәтмәделәр. Бөтенесе биология укытучысы Тимерхан кулына күчте, ә син бушап калдың, иркенрәк сулый башладың.
Җәен кул кушырып тик йөрисең килмәде, читтән торып укырга керергә исәп иттең. •
— Бик яхшы булыр, элеккеге багажың җиңеләйгәндер, давай кер, Назим, — дип, мин үзем дә җилкендердем сине.
Икенче җәйне үк, хәзерләнеп-нитеп, Казанга юл тоттың. Без сиңа иярдек.
Пароход белән барганда безнең Шөмбет Казан юлы өстендә утыра бит.
— Киткәнемә тугыз ел тулды, ичмасам, бер күрешеп кайтыйм әле, — дидем.
— Бик дөрес, әткәй белән дә күрешербез, укырга да кереп кайтырмын. Ике куянны бер атуда егарбыз, — дип җүпләдең.
Ул чакта безнең Дамирыбыз да бар иде инде. Өч бала, кечесенә биш-алты ай.
Нишләргә?
— Чегән хатыны шикелле өелешеп кайту килешмәс. Дилбәрне Кура- лыда әбиләрендә калдырыйк булмаса, — дидем.
— Дилбәрне калдырырга ярыймы соң? Синең беренче иреңнең баласы ич ул... Шөмбеттә бабасы да үпкәләр... Калдырсак, Әнвәрне калды-- рабыз, — дип каршы тордың.
Әнвәргә өченче яшь. Абына-сөртенә чабып йөри, үзенчә такылдап маташа — әкәмәт күңелле чагы. Аны һич кенә дә калдырасым килмәде. Бәхәсләшә-тартыша торгач, өчесен дә алдык. Өйне Шәмсенур апа саклап калды.
Курыккан, борчылган идем, әмма юл әллә ни кыен булмады. Поезддан төшкәч тә пароходка эләгә алдык. Җитмәсә, беренче класс, аерым каюта. Күңелле. Рәхәт. Өч тәүлек буе кинәнде кеше...
Телеграммабызны вакытында тапшырганнар, өелешеп ат белән каршы алырга төштеләр. Әткәй танымаслык булып үзгәргән. Кап-кара сакалы инде ап-ак, инде кашларына тикле чаларган.
— Күрешә алмабыз дип кайгырган идем. Рәхмәт инде, кызым, рәхмәт, кияү, — дип, тыела алмыйча күзләреннән яшь түкте.
Мәмдүдә апа да олыгайган. Күз төпләре җыерчыкланган, чәч толымнары юкарган. Ә Шакир җизни нишләптер боек, күңелсез иде, хәтта соры пиджагының иңбашлары да салынып төшкән иде.
Кайткан кичне бик әйбәтләп сыйладылар. Әти, Шөмбет хәлләре турында алай киңәеп сөйлисе килмичә, күбрәге авыл хәлләре турында сорашты. Ләкин шулай да белдек: яшь әни белән әйбәт кенә торалар икән. Артык киң дә түгел, алай ярлы да түгел. Әти үз йортыңда бау ишүен ташлап, промкомбинатка эшкә күчкән. Шул ук бау эшенә. Мастер. Егет булып үсеп килгән үги улы да аның кулы астында бау ишү һөнәренә өйрәнеп ята икән.
— Хәзер алай мәшәкатьле түгел... Сүсен эзлисе юк, ишкән бауларыңны сату кайгысы юк... Сигез сәгатеңне тутырасың да ике кулыңны кесәңә тыгып, гериадир кебек күкрәк киереп, кайтып китәсең... Вакыты җиткәч, кантурга кереп жалуниеңне аласың... Рәхәт, хе-хе, — дип кеткелдәде әти. һәм бераздан: — Әле күптән түгел ударник дип, патри- тымны сугып, стена тактасына ябыштырырга кирәк таптылар... Ишеттеңме, кияү?—дип мактанып та куйды.
— Молодец, әти... Синең белән бөтен нәсел-нәсәбең горурлана ала... Шулай кирәк, сынатма, — дип, син картның салпы ягына салам кыстырып алдың.
Әтинең түбәсе түшәмгә тия язды. Суелып-суелып каткан бармаклары белән сакал-мыегын сыйпаштыргалап, башындагы кәләпүшен артка таба шудырып җибәрде. Уртак тел таба алдың син, Назим. Аракы, тәмәке белән мавыкмаганлыгыңны белгәч, бөтенләй эреде карт.
— Тикмәгә китап укып үсмәгәнсең икән, рәхмәт, кияү, — диде ул.
Син елмайдың гына.
Ә мин яшь әнине күзәттем. Ничек икән? Әтигә чәчәләнеп ябыша торган карт имгәкләрдән түгелме икән? Сүзенә колак саламы, әллә үз белдегеичә пыран-заран килеп кенә йөриме?—дим... Ләкин күзәтеп утыра торгач, күренде: алай явыз да, усал да түгел, йомшак кына, базымсыз гына бер хатын икән. Бер көйгә тыныч кына, җай гына эшләп
йөри. «Картлык көнендә ана нәкъ менә шундыйрагы кирәк иде», — дип уйладым, күңелем тулып. Соңыннан да мин мондый уйның хата түгеллегенә ышандым.
Бер айдан син Казаннан әйләнеп тә кайттың. Керә алгансың. Авызың колагыңа җиткән иде: имеш, тарих факультетының студенты...
Пароходка әтиләр безне озата төште. Беренче тапкыр киткәнемдәге шикелле үк бик озак кул селкеп бардым. Борылышта барысы да күздән югалды... Хатын-кызларны әйтмим, аларга ни булсын, әмма әти белән Шакир җизнине соңгы тапкыр күрүебез булган икән...
Җиденче төн
Син ничек уйлыйсыңдыр, Назим, әмма миңа бөтенесе дә безнең йорт сатып алуыбыздан башланып китте кебек тоела.
Квартирабыз болан иркен генә, әйбәт кенә булса да, кышларын бик интегә торган идек. Аста сельпо склады — якмыйлар, бүрәнәләре таушалган— тегеннән дә өрә, моннан да өрә... Үзебез ничек тә түзәр идек әле. ләкин балалар бар. Аларны кая куясың?..
Менә шуңа күрә дә мин:
— Балаларың исән-сау үссен дисәң, бер-бер җаен табарга кирәк булыр... Тырышсак, бәлки өй сатып ала алырбыз, — дип өзлексез колагыңа тукый тордым.
Эзли торгач, таптык тагы: берәүләр Карилстройга күчеп китәләр икән.
Икебез дә ошаттык ул йортны: алты почмаклы, ике бүлмәле, зур гына өйалдысы бар һәм иң әһәмиятлесе: ишек алды түрендә ак мунча утыра. Кешегә йөреп туеп беткән идек бит инде... Җәй өчен тагы бер уңай ягы бар икән: чормаларына мезонинсыман бер бүлмә ясап куелган. Җылы чакта тәрәзәләрен ачып йокларга да мөмкин...
Утырган җире дә матур гына: Биякның Юачка таба караган тау бите. Аста инеш, урамында яшел чирәм... Әмма иң матуры: урам яктан йортны рч миләш агачы каплап тора...
Җәйге ял акчалары кереп китте. Моның өстенә зур гына әҗәт алдык, шулай да мин: «Ичмаса, кешечә йорт-җир белән яшәрбез», — дип чиксез куандым...
Өебезне байтак кеше карап китте. Килгән бере авыз тутырып:
— Харап әйбәт булган!.. Тигезлек белән исән-имин яшәргә насыйп булсын инде үзегезгә! — дип күңелне үстереп, мактап'китэ иде.
Казаннан син бик шатланып кайттың: сессияңне уңышлы тәмамлап, тиешле имтиханнарыңны бик әйбәт тапшыра алгансың икән.
— Инде дәүләт имтиханнары гына калды, озакламый абзан ала- рыннан да котылыр, — дип куанычыңны уртаклаштың.
Ул да җитмәсә, кайтышлый Валунскида облоно белән обкомда мәктәп эшләрен дә җайга салып чыккансың.
— Ниһаять, безнең үтенечкә риза булдылар... «Бу елны уздырыгыз инде, ә киләсе уку елына сигезенче класс ачып җибәрерсез. Тик көчегезне жәлләмәгез, сезнең мәктәп районда да, өлкәдә дә, алдынгылардан булырга тиешле»,—диделәр... «Сынатмабыз, тырышырбыз», — дидем... Көч жәлли торган халыкмы соң без? — дип аңлаттың миңа.
Кариледә урта мәктәп ачылачак!.. Озакламый урта белемне әллә кайларга китмичә, үз өеңдә яшәгән килеш кенә алырга мөмкин булачак. Авыл халкына нинди зур шатлык!.. Ләкин елы туры килде бит, каһәр суккыры. Дәһшәтле буталыш елы... Октябрь азакларында яңгырлы, пычрак көннәрнең берсендә, кичкырын безгә синең совпартшколада бергә укыган иптәшең Сабир Дүнәшев килеп керде. Казаннан өч-дүрт көнгә туганнары белән күрешергә генә кайткан икән. Үзе суга төшкән
тавык кыяфәтендә иде ул: иңбашлары салынган, бетәшкән... Ул соңгы тапкыр колхоз төзегән елларны кайтып киткән иде. Бәләкәй генә гәүдәле, борчак күк җитез, шаян холыклы иптәшеңне мин ул чакны бик ошатып калган идем. Фатих Зәнчурин кебек эре кыланмый иде... Ә бу юлы гел шәүлә инде... Беренче караудан ук аның ниндидер авыр кайгы кичергәнлеген аңлавы кыен түгел иде... Яшермәде, әйтте: газетада эшләгән җиреннән куылып, партиядән чыгарылган икән. Ни өчен диде әле ул?.. Ие, армиядә хезмәт иткән энесе кулга алынган икән. Ул аны командир дигән иде шикелле... Шулай диде бит, Назим?.. Ие, шулай, энесенең ни сәбәптән эләгүе хакында әйтә дә алмады...
Тик зур ачыну, нәфрәт белән:
— Энекәшнең дошман ягына авасын белгән булсам, бәләкәй чагында ук бәреп үтергән булыр идем мин аны... Ихлас! — диде.
— Сиңа, Сабир, йөрәгең белән әле 'большевик икәнсең — ышанычны акларга кирәк... Аклый алсаң, үз урының югалмас... Революция тарихында андый хәлләр булмады түгел, булды,—дип, аңа киңәш-үгет биреп чыгардың.
Буш сүзләр түгел иде бу. Син акылыңда әллә кайчан өлгереп, ныгыган карашларыңны чыгарып салдың. Чын күңелдән, ышанып әйттең... Безнең тирәдә тын иде әле, дәһшәтле дулкыннар безнең өлкәгә дә, районга да килеп җитмәгән иде әле...
Үзеңә кагылмаганда, читтән торып акыл өйрәтүе кыен түгел ул. Үзеңә китереп бәрсәләр генә акыл чуала башлый.
Озакламады, дәһшәтле өермәнең беренче дулкыннары 'безгә дә бәреп керде. Сабир Дүнәшев кире Казанына киткәч үк... Хәтта беренче дулкынны ул ияртеп алып кайткан шикелле булды... Хәтерем саташтыр- маса, ноябрьның икенче числосы иде. Иртән почтальон район газетасын кулыбызга тапшырмыйча, ишек ярыгыннан гына ташлап китте. Алып карасак, миңгерәүләнеп каттык: синең хакта язылган нәрсә дә бар иде анда... «Кем ул?» ^игән баш астында... Тукта, Назим, булган көчемне, сабырлыгымны җыеп, тынычрак сөйләргә тырышыйм әле...
...Мәкаләне укыгач, чәчләребез үрә торды... Коточкыч нәрсәләр... Иң элек синең мирза нәселеннән икәнлегеңне әйткән... Аннан соң, Назим Тимербулатов, үзенең нәсел-нәсәбеннән котыла алмаган бер бәндә, дигән, партия сафына үрмәләп, партия политикасына аяк чалып, аны эчтән какшатырга тырыша, дигән... Коллективлашу чорында колхоз атларын урлаган каракларны яклавы моны бик ачык дәлилли, дигән. Моның өстенә, дигән, аның соңгы вакытларга тикле яшертен эш алып барганлыгы да мәгълүм булды, дигән. Казанда партия сафыннан сөрелгән Сабир Дүнәшев белән элемтәдә торганлыгын әле .шушы арада гына күрсәтте, дигән... Кеше ышанмаслык пычрак... Язарга кулы ничек корышмагандыр, бәдбәхетнең... Иң азактан: «Кем ул?» дигән сорау куеп, үзе үк «Аның халык дошманы булуында һичнинди шик булырга тиеш түгел» дип җавап та биргән. Астына: «Ф. Крутояр» дип авторы язылган... Псевдоним...
Бер селтәнүдә газета маңгаеңа ярлык ябыштырып куйды.
Мин хәлсезләнеп урындыкка утырдым, ә син бер «агардың, бер кызардың, башыңны тоттың. Аннары, җан ачуыңа чыдашмыйча, газетаны тураклап ташладың да, ыңгырашып койкага егылдың...
Кич ятканда коммунист идең, иртән торуыңа — халык дошманы...
Шуннан башланып китте. Бирешергә теләмәдең. Нахак гаепләүне селтәп, туздырып ташламакчы булдың...
Редакциягә шалтыратып, мәкаләнең чын авторын белергә теләдең, ләкин тегендә:
— Без сезгә җавап .бирүне үзебезгә тиешле санамыйбыз... Редакциянең эчке сере ул, — дип трубканы шундук элеп куялар.
Ә бит шул ук газета әле ярты ел, хәтта бер-ике ай элек кенә сине
Һәм син җитәкчелек иткән мәктәпне үтереп мактаган мәкаләләр бастырып чыгарган иде. Ун ел эчендә басылган хәтлесен әйтмим дә инде... Нинди тиз үзгәреш, нинди зур борылыш!..
Райкомда сине яхшы беләләр иде, өметең шунда... Беренче секретарьга:
— Бу нинди хәл? Иң ышанычлы коммунистларыгызның берсенә дөньяда булмаган пычрак аталар... Тиз арада тикшерүегезне үте- нәм, — дип шалтыратасың.
Березин җор гына, ипле генә кеше иде, мәрхүм. Үзе дә аптырашта калган булса кирәк, сине тынычландырырга тырышып:
— Борчылма. Тимербулатов... Бәйрәмне генә уздырыйк, ныклап тик-шерербез, белербез... һәммәсе ачыкланыр, — дип җавап кайтара.
Җитмәсә, тикшергәнче-белгәнче дип, вакытлыча эшеңнән азат итәргә. халык белән аралашмаска кушканнар... Мәктәптә йөгән Муллакаев кулына күчте... Теләгенә ирешкән күк булды...
Өйдә бикләнеп ятуга калдың. Тик кайчакны кичләрен генә урамга чыгып әйләнеп керә торган -идең. Урамында да кеше күзенә күренерлек түгел иде: һәммәсе яндырып, бораулап карыйсымаи...
Авыр, газаплы көннәр... Әмма синең минем алда да, 'балалар алдында да сынатасың килми иде. Бернәрсәгә дә исең китмәгән күк көләргә- шаярырга тырыша идең. Әллә мин күкрәгеңнең өзлексез тырналып торганлыгын сизми идемме?..
Очар кошны читлеккә ябып асрама икән — очсын ул, бигрәк тә- лачын-кош булса... Бик авыр, бик күңелсез икән аны күрүе үк...
Мин моны Октябрь бәйрәме көнне аерата нык тойдым...
Демонстрациягә Дилбәр генә китте. Ичмаса, ул классташларыннан калмасын дидек. Мин үзем теләмәдем, сиңа ярамый... Югыйсә демон-страциягә баруны нәкъ ун ел элек син үзең башлап җибәргән идең ич. Ә хәзер йөзеңне күрсәтмә, тавышыңны чыгарма...
Ләкин хәсрәткә калдык дип, бәйрәмне болай гына уздырмассың бит. Бәйрәмнең дә иң зурысын: Октябрьга егерме ел... Мин пешеренергә керештем, ә син миңа булышырга тотындың.
Ризы-к мичкә кереп, бераз бушангач:
— Булмаса, бер карап төшим әле, — дип, Әнвәрне ияртеп чормага менеп киттең. Чормадагы бүлмә тәрәзәсеннән демонстрацияне бик әйбәт күзәтергә мөмкин иде. йөрәгең түзмәде синең...
Бераздан мин дә менәргә уйладым. Ләкин баскычтан күтәрелеп бүлмә ишеген ачып җибәрсәм, баскан җиремдә катып калдым: син башыңны тәрәзә яңагына терәгән килеш сулкылдый-сулкылдый елый идең... Әнвәр исә синең пиджак чабуыңнан тарткалап:
— Әти, дим, кирәкми инде... Май бәйрәмендә без дә чыгарбыз әле... Әти, дим, елама инде, — ди, юата, үзенең дә бите буйлап борчак-борчак яшь тәгәри...
Син аның башыннан сыйпый-сыйпый:
— Ах, улым, аңламыйсың шул әле син, аңламыйсың...—дисең...
Мине күрмәдегез. Эндәшмәдем. Еласа, бераз бушаныр ичмаса дип, әкрен генә түбән төшеп киттем. Инде үземнең дә бугазыма тыгылган, тагын бераз торсам, ташып түгелә башлар идем...
Бүтән елларны демонстрациягә барганда-кайтканда укучылар безнең урамнан уза торганнар иде. Бу юлы алай итмәделәр: әйләнечрәк булса да, икенче урамнан үттеләр. Башлыклары Муллакаев кушмагандыр инде... Әмма демонстрация бетеп, таралышкан чакларында әкәмәт хәл булды...
Бер заман урамнан дәррәү кычкырган тавыш ишетәбез:
— Назим абый!.. Назим абый!..
Ни бар икән дип, чыгып карасак, капка төбендә йөзләгән укучы. Авыз ачарга бирмәделәр, «ура» кычкырып каршы алдылар.
— Ник безнең белән чыкмадыгыз? Сез булмагач, күңелсез үтге бик, — диләр.
Нишләптер, син бик нык каушадың. Ни әйтергә белмәдең. Ахырда тотлыгып:
— Авырыйм әле мин, укучылар... Ярамый миңа, — дип ялганларга кирәк таптың. Гомереңдә беренче... һәм соңгы тапкыр укучыларны алдавың... /
Әмма алар синең ялганыңны бик тиз тотты.
—- Ни өчен ярамаганын беләбез, Назим абый... Алар сүзенә карамагыз... Тизрәк кайтыгыз... Без көтәбез, — диләр.
Син тагы да каушый төшеп:
— Ярый-ярый, кайтырмын... Обязательно кайтырмын, укучылар, — дидең.
Көч-хәл белән таратып җибәрдек. Бу хәлнең ямьсез нәтиҗәгә китерүе бик мөмкин иде. Тыкшынмаска дигәннәр £ит. Бәладән башаяк.
Шулай да хәл керде сиңа. Кәефең күтәрелеп китте.
— Әллә берәрне алып кайтасыңмы, Мөнирә?.. Ни генә димә, безнең иң олы бәйрәмебез -ич... Коры гына ярамас, — дидең.
Бер акны алып кайттым. Өстәл янына тезелешеп утырдык. Айрат кына койкасында берни белмичә, ара-тирә йөткергәләп, йоклап ятты. Авырый иде бит ул...
Аңарчы безнең икәүдән-икәү рюмка чәкештереп утырганыбыз юк иде. Бәйрәмне кешесез уздырмый торган идек. Нишлисең, дөнья... Кайчакмы ул туры карый, кайчакны кырын...
Бәйрәмнең икенче көнендә безгә Рәхим абый килеп керде. Синең белән күрешеп, сөйләшеп йөрергә рөхсәт ителмәгән иде... Кая ул киңә- шеп-серләшеп утырулар! Урамыбыздан хәтта укучыларга узарга да тыелган иде... Ләкин Рәхим абый бернигә карамый-нитми көпә-көндез килеп керде. Бик озак гәпләшеп утырдыгыз. Сөйләшеп утыра торгач, син күңелеңдәге пошаманны әйтмичә булдыра алмадың. Авылда аңардан да ышанычлы тагы кемең бар иде?
— Аның бөтенесе пустяк, әлбәттә... Тик бернәрсәне козырь итмәк- челәр: янәсе, мин мирза нәселеннән, янәсе, алпавыт калдыгы, — дидең.
Рәхим абый ирексездән хәтта көлеп җибәрде:
— Козырь итми торсыннар!.. Ата-баба имеш... Морза булмагае, чур тым булсыннар... Хикмәт синең үзеңдә... Ә синең хәлең дә пролетарийныкыдай, җаның да шулай... йөрәгеңә большевизм кереп утырган икән, бабаң морзамы синең, мужикмы — одна чурт! Андыйлар безнең революционерлар арасында аз булмаган шикелле ич, — диде.
— Бар андыйлар, бар, — дип син байтак кына атаклы революцинер- ларның исемнәрен дә телгә алып сөйләп киттең...
Иң азактан Рәхим абый авыр йодрыкларын өстәлгә куеп:
— Тикшерм.и-нитми разбой сугып, пычрак атуларны тамырыннан корытырга кирәк... Сабак булырдай булсын!—диде. — Инде әгәр дә мәгәр райком бюросы да гаделлек белән очына чыга алмый икән, Цыкага язарбыз. Сине халык белә... Әйт кенә, ярты авыл кубар. Шулай булгач, аптырама, Назим, хаклык, гаделлек безнең якта,—диде.
— Рәхмәт инде, Рәхим абый, җылы сүзеңә, — дип, син аның җилкә башларыннан тотып селкеп алдың...
Канатланып, җилкенеп киттең. Шул кичне үк:
— Булмый болай... Оборонада ятып мәгънә чыкмаячагы көн кебек ачык... Иртәгә үк барам райкомга, анда да хәл итмәсәләр, китәм обкомга Валунскига...—дип, кирәк-ярак кәгазьләреңне хәзерләргә керештең.
Ә м.ин сиңа юл ризыклары әзерләп куйдым...
Ләкин ул ризыкларны иректә ашарга насыйп булмаган икән сиңа... Булмаган икән...
Төн урталары авышкан иде инде. Айратның хәле куркыныч булганлыктан, икебез дә йокларга ятмаган идек әле... Кисәк аяк тибеп капканы дөбердәтә башладылар... Без бер-беребезгә күз салдык... Син агарындың... Минем йөрәк кыллары өзелгәндәй булды: килделәр...
Ие, бу алар иде... Ике милиционер... Берсе опер... Аннан соң, авыл советы председателе Дәүли Әхмерюв белән ике пүнәтәй. Барысы бишәү... Прокурор кул куйган ордерны төрттеләр — бөтенесе закон кушканча...
Беренче каушау үткәч, син Әхмеровка төбәп:
— Ай-Һай шәп «комиссия» белән килгәнсең икән, Дәүли!.. — днп куйдың.
Дәүли бурлаттай кызарынды, ә теге опер, фуражкасын салып, өстәл янына утырды да:
— Сөйләшмәгез, гражданин Тимербулатов... Әйтер сүзегез булса, .русча әйтегез: мңн аңларлык булсын, — дип кисәтте...
Ике-өч сәгать эчендә өйнең астын-өскә китерделәр. Хәтта авыру сабыйны урыныннан алдырып, мендәр-түшәкләрне актарып карадылар .
Күпмедер китап, күпмедер кәгазь-дәфтәрләрне барын бергә киндер капчыкка тутырдылар...
Машинага утырып китәр алдыннан син соңгы сүзең итеп:
— Озакламам, Мөнирә... Кайтырмын, обязательно әйләнеп кайтырмын!.. Балаларны яхшы кара! — дип кычкырдың...
Өйдә балалар елашып калды, тышта, капка баганасын кочып мин калдым...
Минем моңа кадәр сөйләгәннәрнең бик күбесе сиңа таныш бит, Назим.
Инде хәзер үзең киткәч, ниләр булганын исемә төшерергә тырышам.
Теге иртәне бакчага барып керсәм, Дәүли Әхмеров көтеп утыра. Янында өлкән группа тәрбиячесе Тәнзилә басып тора. Әле эш башланмаган иде — балаларның килгән чагы...
Дәүли күзлеген салды, кулъяулыгы белән кызарынган күз төпләрен сөртте.
— Утыр! — диде.
Кулымны тез өстендә кушырып, каршысына утырдым. «Ни булды икән тагы?» — дим, эчем яна. Ә Тәнзилә юка иреннәрен тешләп, башын түбән игән.
— Ник сузасың? Әйт тизрәк, Дәүли! — дидем.
Дәүли төксе генә итеп:
— Сузасы юк... Сине мөдирлегеңнән алырга туры килә. Менә Тәнзиләгә тапшырырсың... Озын сүзнең кыскасы шул: син детсадтан, ә детсад синнән котылырга тиеш! — диде.
Аңыма барып җитмәде бугай:
— Ничек? — дип кычкырып җибәрдем.
Тәнзилә миңа бер күтәрелеп карады да башын тагын да түбәнрәк иде. ә Дәүли бармаклары белән өстәл тактасын шакылдатып:
— Шулай куштылар... Назимның үзенә дә, хатынына да совет уч-реждениесендә урын була алмый... Аңлыйсыңдыр? — диде.
Минем үземә дә килеп бәрелер дип уйламаган идем. Тәгәрәтергә ютынсалар, тәгәрәтәләр икән... Телемә сүз килмичә интектем... Ахырда:
— Соң... балалар хакында уйладыгызмы? Аларны кая куйыйм? — дидем, күз яшемне көч-хәл белән тыеп.
— Анысы безнең эш түгел,—диде Дәүли кискен корылык белән.
Чыдый алмыйча еладым бугай... Эшемнән дә чыгарып ташласалар, дүрт бала белән кая сугылам инде мин?.. Ничек тормыш итим, ничек үстерим аларны?..
Дәүли бакчадан чыгып китәр алдыннан үзенчә йомшаклык, киң күңеллелек күрсәтергә теләп:
— Хәзер үк димим мин... Чыннан да хәлең авыр синең бүген... Ике- өч көннән тапшыра башларсың... Әлегә җаваплылыкны үз өстемә аламын, — дигән булды.
Каян килгән кешегә җаваплылык!.. Исең китәр...
Дәүли чыгып киткәч, аңыма килеп: «Соң улмыни баш миңа? Безнең үз начальствобыз бар ич... Алар да шуны ук әйтерләр микән? Юк, барысының да җаннары җилгә очмагандыр әле», — дип уйладым.
Почтага чаптым. «Вера Николаевна хәлне аңламый калмас», — дидем... Шалтырата торгач, эләктерә алдым. Ул синең, Назим, кулга алынуың хакында ишеткән икән инде, әмма минем үземнең дә эштән куылып ятуым турында берни белми иде. Тавышы шундук үзгәрде, кырысланды.
— Безобразие! — дип тиргәнде. — Син безнең кеше, сине нишләтәсе» үзебез белербез, кысылмасыннар, — диде.
Икенче көнне көтмәгәндә авызга үзе килеп төште. Сельпо атларына утырып бугай... Туп-туры балалар бакчасына барып кергән. Анда мин булмагач, безгә килде. Мин өйдә Айратны.карап ята идем. Юлда килгәндә туңып, бөрешкән булса да, чәйләр эчеп, җылынып тормады.
— Әйдә советка!.. Күзлекле бәрәнегез эштән кайтып киткәнче сөйләшергә кирәк, — диде.
Дилбәр мәктәптән кайткан иде инде. Айратны аңа тапшырып, киттек.
Барып керүебезгә Вера Николаевна пальто төймәләрен ычкындырып, башыннан мамык шәлен сыпырып төшерде дә:
— Сез кем? Ни хакыгыз бар сезнең? Ник тыкшынасыз? Балалар бакчасы сезнең эшме?—дип Дәүлине тузгыта башлады. Зәңгәр күзләре очкынланып яна, куллары һаваны яра...
— Миңа ни... Тимербулатовны алып киткән НКВД кешесе шулай кушты... Халык дошманының хатынына урын булмаска тиеш, диде... Ул әйткәнне дә үтәмичә ярамый бит, — диде Дәүли, акланырга җай эзләп.
— Ә сез беләсезме шуны: ул опер кайтып керүенә үзе дә капты, үзе дә дошман булып чыкты, ә?.. Кем боерыгын үтәп ятуыгызны аңлыйсызмы, ә? — диде Вера Николаевна, тәмам ярсып.
Мин аны юрамалый гына, Дәүли Әхмеровны куркытыр өчен генә әйткәндер дип уйлаган идем. Әмма соңрак белдем: чын икән, ул опер үзе дә калага “кайтып төшүенә туп-туры рәшәткә артына кереп утырган икән...
Дәүли бөтенләй каушап калды. Күзлеге бер каш өстенә менде, бер төште. Чепи күзләрен йомгалады.
Ул арада Вера Николаевна ридикюленнән бер кәгазь чыгарды да, Дәулигә 'сузып\
— Укыгыз! — диде.
Дәүли күз йөртеп чыккач, кәгазь миңа күчте. Анда минем мөдирлектән алынып, гади тәрбияче итеп күчерелүем турында язылган иде. При- •казга Олег Данилович кул куйган иде.
Вера Николаевна Дәүлидән:
— Канәгатьме шуңа? — дип сорады.
Теге кулларын җәеп:
— Миңа ни... Үзеннән сорагыз, — диде.
Ә мин:
— Канәгать, рәхмәт, — дип пышылдадым.
Турысын әйткәндә, эшнең болай хәл ителүе артыгы белән әйбәт иде. Хәсрәт томаны эчендә яктылык барлыгы беленде...
Дүрт-биш көннән соң мин мөдирлек эшләрен Тәнзиләгә тапшырдым, үзем өлкән группада тәрбияче булып калдым. Эше тынычрак та, җиңелрәк тә, җаваплылыгы да азрак... Минем хәлдәге кешегә ни кирәк тагы?
Монысы бер җайга салынды. Ничек тә тормыш итә алырбыз, дидем. Әмма мине синең язмышың борчый иде. Төннәрен күземнән йокы качты* Газаплана-уйлана йокыга китә алсам да, әллә нинди куркыныч төшләр күреп, саташып, сискәнеп уяна торган булдым...
Синнән һичнинди хәбәр килмәгәч, беркөнне калага киттем. Әле бюллетеньдә идем. Балалар янында Әсмабикә апа калды. Айратның инде сәламәтләнә башлавын әйтермен, ичмаса, монысы өчен борчылып ятмасын дигән идем. Ләкин сөйләшә алмадык.
— Ярамый... Әле тикшерү бара... Кирәк булсаң, үзебез чакырырбыз, — диделәр.
Шулай да илткән ризыгымны алып калдылар. Ашый алдың микән инде?.. Ризык янына записка язып тыга да белмәдем. Акылыма килмәде шул.
Башны иеп, кайтып киттем.
Көн артыннан көн үтте. Хәбәр юк, ни юк. Синең эшеңне тикшергәндә авылдан кемне дә булса чакыртырга тиешләр иде ләбаса. Ләкин атна- ун көн буена авылда кузгатылган кеше булмады. Аннан соң башланды...
Бер төнне берьюлы берничә кешенең: Тимерханның, Мәхмүт Мулла- каевның, Нурислам Арслановның, май заводы директоры Ибрай Дәү- ләтьяровның алынганлыгын ишеттек... Сәбәбе ни? Ачык әйтә алган кеше юк... Аннан соң тагын әллә кемнәр тартылды... Егерме ел элек булган хәлләр кабат кузгатылган икән. Шул заманның калдык-постыгын тикшерәләр, ди: кулаклар фетнәсендә катнашканмы-юкмы. Катнашса, ни дәрәҗәдә — гаепләнерлекме? Катнашмаган булса, чынмы? Ачуым килмәгәе, ярты авыл чакырылгандыр. Көзиең-кышның зәһәр суыгында кала юлын таптаучылар күбәйде. Колакка: «Бөтенесе шул Тимербула- товтан башланды, нәләт», — дигән йөрәк әрнеткеч сүзләр дә ишетелгә- ләп торды.
Ләкин мондый халык тиз котылды. Аның бит башлап йөрүчеләре, фетнәдә турыдан-туры катнашканнары теге заманда ук тиешле җәзасын алган. Тикмәгә кеше борчып, үзләренең башларын катырып маташканнар... Калада тик син һәм синең хезмәттәшләрең генә утырып калды...
Инде нишлим, иремә нинди ярдәм кулы сузыйм икән дип, аптырап, борчылып йөргән көннәрнең берсендә безгә Рәхим абый сугылып чыкты.
Каладан йөреп кайткан икән. Мин ишетмичә-белмичә калганмын. Юк, чакыртмаганнар, «берәр әмәлен табып, Иазимны йолып, коткарып калып булмасмы», дип, үзе барган.
— Кая ул, Мөнирә, минем сүзгә колак салулар! Монысы нинди кош тагын дип, үземә бәйләнделәр... Анда минем ишегә дә урын табылмаслык түгел икән, — диде ул сукранып.
Әмма аны озак яткызмаганнар, бер-ике кич кундыргач та кайтарып җибәргәннәр. Өлкә күләмендә алда барган колхоз председателенә бәй-ләнерлек нәрсә табылмады микән, әллә большевик абыйсының кулаклар фетнәсе вакытында атылуын, ә үзенең шул фетнәне бастырганда актив катнашканлыгын исәпкә алдылар микән?
Кулыма уч төбе кадәр кәгазь кисәге калдырып чыгып китте. Син-нән../Үзеңне күрә алмаган, әмма ничектер җай табып, кемнәрдер аша кош теле кадәр генә булса да хатыңны алуга ирешкән... Синең соңгы хатың... Әле дә сандык төбендә ридикюльдә саклана ул.
«Мөнирә, дигәнсең, миңа зур гаеп такмакчылар, ләкин намусым чиста, вөҗданым керсез минем — дшмәк, котыла алачагыма ышанам, дигәнсең Тик мине сезнең хәл борчый. Бер-бер юл табып, хәбәр игә алмассыңмы? Айрат ничегрәк хәзер?.. Түзә күрегез инде, бәлки озакла- мый кайтып та керермен», — дигәнсең...
Ие, «бәлки кайтырмын» дигәнсең, ә бәлки...? Соңгысын әйтмәгәнсең, әмма минем күңелгә уйның шундые да килеп, йөрәкне чеметтерә башлады.
Хатыңны балаларга да укыдым. Аларга ни? Сабый күңеле алай төпченеп тормый бит ул. Беркатлылык, самимилек белән куанышып:
— Ур-ра!.. Озакламый әти кайта, ур-ра! — диеп, урындык, сандык өсләреннән идәнгә сикерешергә тотындылар.
Мин шундук камыр куйдым да Тәнзиләгә йөгердем. Каршы килмәде, минем группада үзе калып, җибәрергә булды. Өйдә, балалар янында калырга Әсмабикә апаны ризалаттым. Рәхмәт төшкере, күпме булышты ул миңа шул авыр көннәрдә!
Байтак ризык пешердем: вак бәлеш, бөккән... тагы ниләрдер... Ие, кәбестә пирогы икән: син бик ярата идең бит аны. Тәмләп бер ашасын дидем. Аннан пешкәнче үк өч-дүрт кисәгенә бәләкәй-бәләкәй генә хатлар язып тыктым. Простой карандаш белән яздым: кәгазе җебесә, язганым җәелмәс, таныр дип... Берсе эләкмәсә, берсе эләгер дип...
Төн уртасы якынлашканда гына эшем бетте. Иртән торасы да китәсе... Әмма ятсам да йокы алмады. Күңел һаман борчыла, сызлана. Әсмабикә апа ’белән балалар үлеп йоклый. ДАин дә, ята торгач, изрәп киткәнмен... Бер мәлне сискәнеп уянып китсәм, тәрәзәләр яп-якты... Сәгатькә күз салсам, тетрәнеп куйдым: алты тулып ун минут киткән. Кая ул чәйләр эчеп тору!
Тиз-тиз аинаи-моннан капкалап, өс-башка киендем дә кичтән үк бәйләп куйган төенчегемне кулыма алдым.
Әсмабикә апа артымнан:
— Исәп йөреп, исән күреп кайтырга насыйп булсын инде... Хода юлдаш булсын инде үзеңә, — дип, изге теләкләр теләп, ишекне бикләп калды.
Тышта ай яктысы икән. «Утырып мәрҗән тезәрлек»... Кыш башлары гына булса да, чатнама суык. Куырып ала. Пальто якасын күтәрдем дә, төенчекне аркага асып, тыр-тыр... Авыл йоклый иде әле. Урамда эт тә юк. Тып-тын. Тик минем киез итекләр генә, дөнья тынлыгын бозып, шыгыр-шыгыр кар изә.
Кала юлы озын—күңел юлы кыска... Мин инде әллә кайчан синең янда. Күңелем синең'белән сөйләшә. Күңелемнән сине юатмакчы, сиңа көч өстәмәкче булам. Әмма торып-торып кайдадыр эчтә: «Ә бәлки?..» — дигән нәрсә кузгалып, йөрәкне әчеттереп ала... һаман шулай... Аңгы- миңге бер хәл...
Ашыгып килә торгач, «Өч күпергә» якынлашканмын. Авылдан дүрт- биш чакрымнарда бит ул. Ике урман арасы. Куе таллык... Әүвәле, имештер, шунда Кариле байларын талый торган булганнар. Куркыныч җир. Әллә ни исем китмәде. Нием бар минем? Миңа кем тисен? Атлый бирдем... Бер мәлне башны күтәреп күз салсам, күрәм, чана юлында нидер бар... Карачкы. Якынрак килдем. Ай яктысында ипләбрәк караган идем, тәнем буйлап салкын йөгерде: бүре!.. Миңа таба карап, көтеп утыра... Күзләре елтыр-елтыр... Адымым әкренәйде... Нишлим? Кире борылыйммы?
Хәзер менә үзем дә аңламыйм... Чак кына тукталып тордым да нишләптер тагын да кызурак алга атладым... Баскан саен кызурак... Ә бүре утыра, кымшанмый... Күзләре яшелләнеп яна... Егерме адымнар, унбиш адымнар, ун... Ә ул кымшанмый... Атлыйм һаман. Инде нишләтер дим... Кинәт кенә ике ут сүнде, карачкы уңга таба таллык арасына чумды...
Тиз-тиз үттем... Бераз киткәч, борылып карадым. Карасам, утыра теге. Чана юлының уртасында ук. Исендә дә юк... Мине уздырыр өчен генә сикергән икән... Шул чакны гына йөрәгем «жу» итеп куйды... Юл бирмичә, ботарлап ташласа нишләр идең? Өй тулы бала-чага, ә син
тегендә... Бөтенләй шашкан акыл. Бүре куркынычы да куркыныч тоелмаган... Ах, бүре, бүре... Күрәсең, ач булмагандыр...
Шуннан соң кара урман юлыннан ничек үткәнлегемне дә хәтерләмим. Узган-барган кеше очрамады... Юлдашым — ай... Көмеш боҗрасы эченнән озата барды...
Калага килеп кергәндә шабыр тиргә батканмын. Урамында сирәк- мирәк кенә кеше күренә. Әле йоклыйлар. Нишләптер һаман яктырмый. Юкса, кояшы да күптән инде чыгарга тиеш иде ич... Унсигез чакрым араны очып килмәдем ләбаса мин! Аптырадым... НКВДга сугылдым. Капкалары нишләптер бикле. Базар мәйданына киттем. Суык. Бөтен өстем бәс... Кызган тәнне чемердәтә башлады. Шулай, кая барырга белмичә каңгырап йөргән чагымда олы чиркәүнең сәгать чаңы сугарга тотынды. Санадым: нәкъ алты тапкыр гөрселдәтте? «Бу ни гаҗәп?» дип таң калдым. Базар каравылчысыннан сорадым. Ул да: «Алты», — диде. Шунда аңыма килдем... Ай яктысы бутаган икән. Минем исәрләнгән күземә өй сәгате ялгыш күренгән: анда өченче ярты гына булган икән... Хәсрәткә калма инде, хәсрәт, каһәр суккан, әллә нишләтә бит ул кешене...
Каравылчының будкасына кереп, җылынып утырырга туры килде.
Сәгать сигездә НКВДга юнәлдем. Әмма бәхетсезлек бер килсә, килә икән, тукталып тормый икән...
— Т1регез Валунскида хәзер. Управление карамагында. Аида тикше-рәчәкләр, — дип җавап бирделәр.
Иртә килсәм дә, соңга калганмын... Нишләргә? «Ичмасам, бу ризык-ларымны ничек тапшырыйм?» — дим. Елап файда юк.
«Килгән-килгән, Валунскиның үзенә барырга кирәк», — дим. Ара кырык чакрымлап. «Бәлки анда җылы сүз ишетермен», — дим....
Иртәнге поезд киткән иде инде, ләкин, аның каравы, автобус йөри икән. Кыш булса да йөри. Монысы бәләкәй генә бәхет. Утырып киттем...
Валунскиның олы урамнарының берсендә тау өстендә утыра ул йорт. Көл төсендә. Дүртме-бишме кат. Бакчасыман бер нәрсә эчендә киңәеп, зураеп утыра. Урам ягында тимер рәшәткәле биек койма. Элгә- рерәк минем ул рәшәткә буйлап, эчтә ни барын, ни югын тикшермичә, тыныч кына үткәләгән чакларым булган иде... Ә.хәзер үрелеп-үрелеп карыйм: «Нишли икән, нишләтәләр икән, кайда икән?» — дим... Кулымда төенчек...
Пропусклар бюросыннан ары үтә алмадым. Телефоннан кем белән- дер сөйләштем.
— Әле тикшерү бара. Күрештерә алмыйбыз. Кирәк булсагыз, үзебез чакыртырбыз, — диде ул, коры гына итеп.
Нәкъ каладагыча. Артыгы юк, киме юк... Шулай да ризыкны тап-шырачакларын ышандырды. Төенчекне пропусклар бюросындагы мили-ционерга бирдем.
— Борчылмагыз, ирегез кулына тапшырылыр, — диде анысы да.
Бераз тынычлана төштем. «Ичмасам, ризыгым белән сәлам хатым эләгер»,—дидем... Ашый алдыңмы син ул ризыкларны? Эчләреннән хат кисәкләрен табып укый алдыңмы, Назим?..
Аннары ни булды диген. Барып карадым облоно белән обкомга. Мәктәбең өлкәдә алдынгылардан, үзең инде исеме танылган укытучылардан идең бит син. Кул сузмый калмаслар, хәлеңә керерләр дип. өметләнгән идем. Рәт чыкмады, йөрүләрем бушка булды. Кая барсам, кемгә шалтыратсам да:
— Юк инде ул, эшләми, — диделәр.
Үзебезнең калага кайтып киттем. Кич якынлашып килә иде инде. Тәмам эштән чыкканмын. Атларлык та хәл юк. Кая ул 1өнгә каршы Карилегә кайтып китүләр!
Гостиницага барсам, урыннар юк. Иртәгә ял көне — якшәмбе. Базарчылар тулган. Калада синең таныш кешеләрең байтак иде. Ләкин мин аларның фатирларын белми идем. Шалтыратсам, Фатих Зәнчурин- ның кайда торганлыгын әйтми калмаслар иде. Ләкин мине ничек каршы алыр иде ул?.. Уйладым-уйладым да, уңайсыз булса булыр, ачы суыкта урамда кунмассың ич дип, Вера Николаевнага киттем. Аның фатирын белә идем мин. Ул япа-ялгызы гына тора иде. Улы кайдадыр читтә, укуда иде.
Ягымлы гына каршылады. Минем куллар күшегеп беткән, өс-башымны салырга булышты. Ул арада тимер мичен ягып җибәрде, кухня ягында примус шауларга, тотынды.
Кыяфәтемнән күп нәрсәне аңлап алган иде булса кирәк, Вера Николаевна мине диванга сузып салды. Баш астыма мендәр китереп куйды, өстемә үзенең мамык шәлен япты. Мин аңа шундук башымнан кичергәннәрне сөйләп бирмәкче булдым. Ләкин ул:
— Ашыкма, Мөнирә. Менә тамак ялгап, чәй эчеп алырбыз да иркенләп сөйләшербез... Төн безнеке, — диде.
Күндем. 0
Чәйдән соң диванга янәшә утырыштык. Ул дәшми-тынмый гына мине тыңлап утырды. Иң азактан мин, авыр сулап:
ж— Ичмаса, обкомда Жилин да туры килмәде. Ул булышмый калмас иде, — дип куйдым.
Жилин озак еллар пропаганда бүлегендә эшләгән иде бит. Аннары аны секретарь иткәннәр иде. Син аны бик әйбәт кеше дип сөйли торган идең. Совпартшколада нәрсәдәндер укыткан да .бугай ул сезне. Кариле- дә урта мәктәп ачуны да син аның ярдәмендә хәл иткән идең ич.
Вера Николаевна башын түбән иеп:
— Юк инде ул, Мөнирә, юк, — дип пышылдады.
— Ничек юк?.. Әллә аны дамы? — дип сорадым, хәйран булып.
— Ие... Аны гына түгел, күпләрне... Беренчене дә, икенчене дә...— дип аңлатты Вера Николаевна, ике кулы белән чигәләрен тотып.
— Нинди хәлдер инде бу? Баш җитми, — дип сукрандым мин.
— Анысы тикмәгә түгелдер инде... Җил исми — яфрак селкенми диләр. Жилинда булмаса, бүтәнендәдер... Югарыдан берәү килгән, ди, шул туздырган, ди, монда, — диде Вера Николаевна чын ышану белән.
— Кем? — дип текәлдем.
Ул башын гына селекте.
Хәзер уйлыйм менә: кайсы булды икән ул, нәләт төшкәне? Ежовмы, Берия үземе? Әллә Каганович, Молотов төркеменнән берәрсеме?.. Кайсы булса да, бүтәннән түгел инде... Хәзер шунысы ачык.
Мин Вера Николаевнага:
— Райком секретаре Березинда да гаеп бардыр дисезме? Ул да бит янып йөргәннәрдән иде?—дидем.
Вера Николаевна эндәшмәде, уйга калды. Бераздан кисәк кенә:
— Синең Назимың да шундыйлардан иде ич. Ә син аңа ышанасыңмы соң?—дип сорады.
— Ышанмаска!.. Аның тырнак очы кадәр дә гаебе юк, — дидем мин. аның соравына гаҗәпләнеп.
— Син шулай дисең... Ә Фатих Зәнчурин әнә ниләр язып чыкты. Сиңа ышанмаслар, аныкы дөрес булыр, — диде ул.
Башыма 'балта түтәсе белән суктылармыни! Күз алларым караңгыланып китте...
— Соң... соң... «Крутояр» дигәннәре шулмыни?—дип пышылдадым.
— Ие, редакция секретаре ялгыш ычкындырды миңа... Ә син, бел- мәсәң, белеп тор, — диде Вера Николаевна.
һәм шундук, мине тынычландыру өчен, ниләрдер сөйләргә кереште, хәтерләмим инде«..
Шуны искә төшерсәм, буыла башлыйм... Кабахәт җан!.. Башын бот арасына кыстырып җибәрә белмәгәнбез теге чакны...
Булмый. Сүгенә дә алмыйм — йөрәк талана... Дәшим әле Әнвәрне... Юк. Зөлфә бугай... Кайда соң әле шакылдатырга чәй калагым?..
Сигезенче төн
...Көндезен, хәлем бераз рәтләнә төшкәч, бүген сиңа ни сөйләрмен икән дип, байтак вакыт уйланып яттым. Кичәге хәл кабатланмаска тиеш. Кабатланмас та кебек... Мин иң авыр көннәремне, иң тетрәткеч нәрсәләрне искә төшердем бит. Үз гомеремдә авырлыклар аз булмады. Әмма анысы иң дәһшәтлесе иде. Аны искә төшерү бик ансат түгел шул... Өстән-өстән генә, тыныч кына, артык нечкәләмичә генә үтеп китәрмен дигән идем. Ничектер барып чыкмады...
Дүрт бала белән утырып калдым мин синнән. Дүртесе дүрт холыклы. Бергә чагыбызда аларны ничек тәрбияләү, ничек кеше итү турында уйлап карамаган идек. Син киткәч тә баштарак алай пошынмадым. Барыбер үзеңнең гаепсезлегеңне күрсәтеп, үзеңне аклый алырсың, бер көнне барыбер кайтып керерсең дип көттем... Мин генә түгел, балалар да өзелеп көтте... Каяндыр шырпы тезү уенын отып кайттылар алар. Берсен аркылыга, берсен буйга салып, шырпы кабындагы шырпы беткәнче тезеп чыгалар... Соңгы шырпы буйга салынса, — юл ачык, димәк, әткәйләре озакламый кайтырга тиеш. Кичләрен бүленеп-бүлеиеп тә, бергәләшеп тә тезеп утыралар. Көн саен диярлек. Шунысы кызык тагы: азаккы шырпылары һичкайчан аркылы төшмәс, — әткәйләренә юлны һаман да ачык калдыралар. Әмәлен ничек тапканнардыр... Бик көтәләр иде шул сине, мескенкәйләрем. Бу уен-күрәзәне алар соңыннан, мәктәпкә йөри башлагач та, ташламадылар. Сирәк-мирәк булса да тезеп карый торганнар иде...
Ә бервакыт без синең тиз генә кайтмасыңны, ун елга утыртылган- лыгыңны белдек.
Берәүләр, Рәхим абый, Тәнзилә, Төхфәт кебекләр, кайгымны уртаклашты. «Кайтыр әле, кайтыр менә. Гаепсезлеге ачылмый калмас. Алай озак яткызмаслар», — дип күңелдә өмет чаткысы кабызырга тырыштылар. Аларның киңәшен тотып, мин Мәскәүгә озын гына хат-үтенеч тә язып салдым.
Икенче берәүләр сезнең андый ясәзага эләгүегезгә эчтән генә сөенеп тә йөргәндер. Болары кайчандыр сезнең тарафтан кыерсытылган яисә сездән көнләшеп яшәгән кешеләр. Андыйлар күп булгандыр дип уйламыйм. Шулай да колакка:
— Ни хәтле халыкны читкә сөрделәр... Күпме күз яше агыздырды- лар... Тикмәгә акмый ул күз яше...
— Мәчетләрне шулар яптырды, манараларны шулар җимертте... Аллаһы тәгалә вә тәбарәкә диние аяк астына салып таптауга юл куямы соң? Хәзер җәфасын күрсәтә үзләренә! — кебек сүзләр ишетелгәләп, эчне пошырып торды.
Ләкин мине борчыганы, тәмам хәсрәткә калдырганы үзебезнең тормыш, балалар язмышы иде... Нишләрбез? Ун ел буена ничек көн күрербез? Балаларны кеше итә алырмынмы? Нинди юл тотарга?
Уйлый торгач, беркөнне мин үземә нинди юл тотарга кирәклеген чамаладым... Тукта, моны баштан ук сөйлим әле, Назим...
Безнең бакчаның арт яктагы киртәсе җимерелгән иде. Дөресе, кышын җимерделәр аны... йортыбыз Биякның үзәк урамына якын, бакча артында арырак почмакта Ак мәчет утыра. Аида кибетләр, базар... Ирсез хатынны кеше санга сугамыни? Шундук басымчак иттеләр... Үзәккә барган-кайткан халык, тыкрыктан әйләнеп үт.әсе килмичә, без
нең аша йөри торган булды. Кышын бакчага сукмак салдылар, киртәне җимерделәр. Ишек алдыннан көрәк, балта ише нәрсәләр югалгалады. Бигрәк тә Ләсел малайлары усал иде — бәреп йөриләр. Җитмәсә, йөрер юлларын ачып, Ак мәчетне клуб итеп рәтләргә тотындылар. Шул Төхфәт инде дөнья кубарып йөри башлады. «Булгач-булгач берәгәйле булсын»,— дип, мәчет бинасына яннан тоташтырып, агачтан зур гына нәрсә корырга керештеләр. Бүлмәләр, кабинетлар, янәсе... Клубта әллә ничә түгәрәк эшли — һәммәсенә аерым кирәк дип...
Әйттем мин Төхфәткә:
— Бөтенләй басымчак иттеләр инде... Ичмасам, син клуб тирәсеннән барган-кайтканны безнең аша уздырмасаң иде, — дидем.
Тырышып карады, булдыра алмады.
— Биек итеп койма тот син, Мөнирә,—дип киңәш итте.
Киңәш белән генә калмады. Бер кичне, күз бәйләнгәч, бакчабызга искедән ике-өч багана, байтак кына такта кисәкләре китереп ташлады.
— Калганын үзегез табарсыз инде... Бөтенесе клубныкы булмасын,— диде һәм: — Тик сиздерә күрмәгез тагы. Бәладән .башаяк,— дип кисәтте.
— Рәхмәт, Төхфәт... Тол хатын янында буталып йөрүеңне Зөләйха сизсә, башыңны ашасын беләм бит мин, — дип көлемсерәдем.
— Вәт сиңа, ә!.. Мин аңа чын күңелдән, ә ул тол хатын, имеш, — диде Төхфәт, зур күзләрен агартып.
— Шаярттьнм мин, үпкәләмә, — дип, мин аны тизрәк юмалау ягын карадым...
Шуннан соң без койма торгызырга тотындык. Бер кичне чокырлар казып, баганалар утыртып чыктык. Икенчесендә аркылы агачлар куеп, такта сугарга керештек. Дилбәр ’ үзенең түтәлләре янында маташа. Дамир өйдә бала карап утыра, Әнвәр миңа булыша...
Байтак тактаны беркетеп куйгач, хәл алырга туктадык. Әнвәр каяндыр үлән арасыннан сары чәчәк табып алды да җиргә утырып, берәм- берәм яфракчыкларын йолкый башлады. Үзенең иреннәре дә кыймылдый. Күңелләренә гыйшык сагышы кергән кызлар шулай бит: «Сөяме- сөймиме, сөяме-сөймиме?» — дип, чәчәктә юрау юрыйлар... Әнвәр соңгы яфракчыкны өзеп ташлады да кашларын җимереп:
— Әй, буталдым ла, — дип икенчесен эзләп алды.
Тагын берәм-берәм өзәргә кереште, тагын иреннәрен кыймылдатты.
Иң азактан авызы колагына җитеп елмайды да:
— Кайта, озакламый кайта әти! — дип кычкырып җибәрде.
Мин аңардан:
— Каян өйрәндең бу уенны? — дип сорадым.
— Дилбәр ападай... Ул һаман шулай итеп карый... Ә нигә? — дип башын күтәреп карады ул.
— Болай гына, — дидем мин һәм көрсенеп куйдым: — Белмим инде, улым... Ун ел... ай-һай озак көтәсе шул...
Беравык түбән карап, эндәшми торгач, тагын башын күтәрде.
— Ун елдан миңа унсигезенче яшь була... Аннан инде мине армиягә дә алырлар, иеме, әни?—дип сорады.
— Ие, улым... Әйдә, булмаса тотыныйк әле, — дип мин утырган җиремнән кузгалдым.
Шушы бәләкәй генә сөйләшүдән каушабрак, таркалыбрак киттемме, әллә бик нык арылган идеме, суккан кадагым кәкрәйде, өстәвенә чүкеч белән бармагыма кундырдым. Чүкечем җиргә төшеп китте, бармакның авыртуына чыдый алмыйча кулны һавада селки башладым.
Әнвәр чүкечне күтәреп алды да фуражкасын артка таба шудырып:
— Кая, үзем!.. Син тактаны тотып тор!—дип әмер итте. Буйсындым.
Ул кәкрәйгән кадакны турайтты да җиңел, әмма тигез-тигез кагып
2. „С. Ә." № 9.
кертеп бетерде. Кертеп бетергәч, агачка чүкеч эзе калдырып, янәдән каты гына сукты да:
— Булды бу!—дип куйды.
— Ни дисәң дә ирләр кулы шул синдә, — дип мактап алдым үзен һәм җылы гына итеп өстәп әйттем: — Әтиең урынына калдың бит син хәзер... Әтиең урынына... Булдырырга тиешсең! — дидем.
Әнвәрнең йөзе җитдиләнде. Чүкечен тоткан көе беравык уйчанланып басып торды, тирән сулап куйды һәм:
— Әйдә, әни, кискән такталарны кагып бетерик,—дип кулына кадак алды.
Без янәдән такта сугарга керештек...
Шулай итеп, Әнвәр синең урыныңа баш булып калды. Моңа ул зур җаваплылык белән карый, көченнән киләме-юкмы,— һәрнәрсәгә үз бел- деге белән барып ябыша торган иде. Пычак-пәке кайраулар, утын ваклауларны әйтмим дә... Авыл җирендә теләсә кайсы малай җиде-сигез яшендә андый эшләргә кул суза бит инде... һәрнәрсәдә әтигә ошыйм әле дип йөргән чагында, ул кызык-кызык нәрсәләр дә китереп чыгара торган иде.
Шулай, бер заман менә ни булды.
Җәй урталары иде. Мин балалар бакчасында тоткарланачагымны әйтеп, яследән Айратны алып кайтырга Дилбәргә куштым. Безнең методик киңәшмә утырышы иде. Мөдирлегемнән төшерсәләр дә, мин методик берләшмәгә җитәкче булып кала бирдем. Бүтән кемне куйсыннар? Аннан соң, эш үзебезнеке бит, аны ничек тә яхшыртканиан-яхшыртасы килә.
Кояш баер-баемаста гына утырыш тәмамланды. Ашыгып өйгә атладым. Анда кәҗә савып, тамакка әзерлисе бар... Тагы бүтән эшләр көтә...
Ишек алдына кергәч, баскан җиремдә катып калдым... Нигә дисеңме?.. Әнвәр Дамирны ишек алды уртасында табуреткага утырткан да пәке белән чәчен алып ята. Яннарында чүмеч белән су, сабын. Каршыла- рында кулына кәгазь тотып Зөләйха малае Үзбәк таптангалап тора... Ә Дилбәр өйалды баскычында Айратны кочып утырган... Якынрак килсәм, ни көлим, ни елыйм: Дамирның ярты башы ала-кола алынган, яртысы юк — сабынлы әле... Алынган хәтлесенә бармак тыгышлы түгел: кәгазь кңсәкләре ябыштырылган... Әнвәр сыдырып-сыдырып ала, пәкесе үтми, кисеп җибәрә, кискән төшенә Үзбәк кәгазь кисәген бармак бите хәтле генә ертып төкерекли дә чалт итеп ябыштырып куя... Менә нәрсәне таптангалап көтеп тора икән ул кара малай! Ә Дамирның йөзе күгәреп беткән. Күзләрен шытырдатып йомган да тешләрен кысып чыдап утыра!
— Нишләвегез бу? Башсыз калдырасыз бит баланы. Кутырлап бетәр бит,—дип, мин чәч алучыларны әрләргә тотындым.
— Ә ник? Чәчегезне алырга кирәк дип үзең әйттең ич, -— диде Әнвәр, исе китмичә генә.
Дилбәр сүзгә катышып:
— Кискән җирләре утыздан артты инде, әни, — дип хәбәр итте. Аны-сының эше санап утыру икән.
— Их, сине улым... Соң чәч алырга иртә бит әле сиңа... Бераз үсә төшәргә—өйрәнергә кирәк... Аннан соң үзем әйтермен сиңа, — дип Әнвәрнең кулыннан пәкене алдым да җиң сызганып үзем керештем.
Алып бетергәч, Дамирның башын марганцовка белән юарга туры килде... Ах, балакайлар!..
*
Ел артыннан ел үтте.
Бервакытны миңа кичке мәктәптә укытырга мөмкинлек туды. Бик дәртләнеп керештем мин ул эшкә. Техникумны тәмамлаганда кара так-
та янына басу турында хыялланган идем. Ниһаять, ничәмә-ничә еллар үткәч, хыялыма ирештем тәки.
Кай көннәрне бик арыла торган иде. Көне буе диярлек бакчада шау- шу эчендә ятасың, кичләрен мәктәпкә чабасың, аннан кайткач, күз керфекләрен какмыйча, дәфтәр тикшерергә, планнар төзергә утырасың... $ Аның каравы, тормыш алып баруы җиңеләя төште. Керем артты, йорт сатып алганда калган әҗәтләрдән әле яңарак кына котылып килгән чак.
Балалар үсә бара, кием-салым туза бара, яңасын яңага җиткерер хәл юк. Тамакны да начар тотасы килми. Аннан сиңа, Назим, илтү өчен дә ни дә булса хәстәрләргә кирәк ич. Ие, кичке мәктәптә укытуым зур нәрсә булды ул безнең өчен. Тагын шунысы да бит әле. Авыл халкы арасында абруем күтәрелеп китте. «Кара, Тимербулатовның хатыны да төшеп калганнардан түгел икән. Рус телен менә дигән итеп укыта, имеш», — кебегрәк сүзләр ишеткәч, күңелгә рәхәт булып китә торган иде.
Бер тапкыр кичке мәктәпкә Дәүли Әхмеров килеп керде. Ни йомышы төшкәндер. Минем буш дәресем — «тәрәзәм» бар иде. Дәфтәр караштырып утыра идем. Дәүлинең теле кычытыбрак тора икән. Эшне бер читкә куеп, сөйләшеп утырырга туры килде. ЛАөгаен, минем белән сөйләшү өчен генә килгәндер әле ул.
Сүзен ул ерактан башлады. Синең белән бергә эшләгән көннәрен искә төшерде, мине: «Дәрәҗәңне саклый белдең, сынатмадың, молодец хатын икәнсең», — дип мактап алды. Шуннан соң гына:
— Алай да бик авырга килә сиңа, Мөнирә... Сизәм мин... Бик авырга,— диебрәк төп нәрсәсенә якынлашты. *
— Җиңел түгел... Бөтенесе күз алдыңда, — дип килештем мин.
— Әллә дим... нитәсеңме? — дип ык-мык итеп торды да: — Сез язы* лышмагаи бит? — дип сорап куйды.
— Ие, үзеңә дә мәгълүм, — дидем.
Нишләптер мин Галигә чыкканда да, сиңа чыкканда да ул нәрсәне бөтенләй уйламаган идем. Гадәткә кермәгән иде әле ул. Хәзер генә иң әүвәл язылышуны алга куялар бит.
— Мәгълүмен мәгълүм... Аның шулай булуы эшне җиңеләйтә генә, — диде Дәүли.
— Ничек җиңеләйтә? Нәрсәне җиңеләйтә?
— Әллә дим... Ирең Тимербулатовтан баш тартасыңмы? Малайла* рыңны үз фамилияңә күчертәсеңме әллә дим... Тормыш итүләре җиңеләер иде, бәлкем, балалар бакчасын кабат синең кулга тапшырырга мөмкин булыр иде, — диде ул, күзлеге а!иа күзләрен миңа текәп.
— Ни сөйлисең, Дәүли? Акылыңдамы син? — дип кычкырып куйдым.
— Сабыр ит, 2Чөнирә... әйтеп бетергәнне көт, — дип кул изәде Дәүли.— Мин сиңа балаларың турында уйла, дим... Аларны үстерәсе, тәрбиялисе бар ич... Әйләнеп кайтса, Назим белән ничек тә килешә алыр идегез әле... Әнә Рәхилә Мәхмүтеннән баш тартты ич. Юкса, алар язы- лыГйкан да иде... Ә сиңа моны эшләве бик җиңел...
— Рәхмәт киңәшеңә, Дәүли... Әмма миннән булмый ул. Ярамый,— дидем. — Назимнан баш тарту аны гаепле дип тану булыр иде, ә мин аның тырнак очы кадәр дә гаебе юклыгына чын-чыйлап ышанам. Тагын шул: балаларым үсеп җиткәч, мин ни күзем белән карармын аларга, ә? Безнең өчен вөҗданыңны саткансың икән, әни, ничек бастың ул юлга димәсләрме алар?.. Ие, Назимның эшләгән эшләрен, яхшылыкларын бер селтәнүдә юкка чыгарырга тырышу була түгелме бу? Син аның чын коммунист икәнлеген үзең дә беләсең, җавап, бир шуңа! —дидем.
Дәүли каушап калды, күзлеген бер салды, бер киде.
— Сип бик тирәнгә кереп киттең әле... Мин бит үзеңә яхшырак булмасмы дип кенә әйткән идем... Ихтыярың... Ярый, үпкәләмә,— дип урыныннан торды.
Сүз шунда өзелде. Дәүли беравык иреннәрен бөрештереп сызгыргалап утырды-утырды да саубуллашып учительскийдан чыгып китте.
Ә балалар хакында борчылма син. Ничек кенә кыен булса да, мин аларны балалык шатлыгыннан мәхрүм итмәскә тырыштым. Җәен-кышын, өйдәге эшләрдән бушаган араларда, урамда уенда булдылар. Туйганчы шаярсыннар, көлсеннәр, уйнасыннар, дидем. Дилбәр хәтта пионер лагерена барып, рәхәтләнеп ял итеп тә кайтты. Аңа мөмкин иде. Ә малайларга юк — юлы ябык. Аның каравы, авылда үз яшьтәшләре арасында атаман иде алар. Җитез, шук, үткен булуларына мин сөенә генә идем. Ләкин алар, бигрәк тә Әнвәр, артык бозылып, «урам малайлары» булып китмәгәйләре дип кайчакны шүрләп-хәсрәтләнеп тә куя идем.
Бер мин генә түгел, авылда алар язмышы өчен чит-ят кешеләрдән дә борчылып, баш ватып йөрүчеләр булган икән. Миңа төрле киңәш- табыш әйтеп, тормышыбызда теге яктан, бу яктан ярдәм итешергә торган Әсмабикә апа, Рәхим абый, Төхфәт кебекләрне әйтмим әле мин, сүзем бөтенләй башка берәү турында. Кем ул, дисеңме? Япун Абубә- кере ул.
Бер мәлне аның белән әкәмәт кызык сөйләшү булды. Сабан туе көнне...
Сабан туен карап, тәмам хәлдән таеп, инеш ягына төшебрәк чирәмгә утырган идем. Шулай тын гына утырган чагымда якында гына аяк кыштырдаган тавыш ишетеп, башымны күтәреп карадым. Карасам, Япун Абубәкере.
Исәнлек-саулык сорашты, көннең матурлыгын мактап алды, аннары агач аягын турыга сузып, минем янга утырды да баш селкеп:
— Ну, малайлар синең!—дип телен шартлатып куйды.— Биякка чыккан саен, туктап карап торахМ үзләренә... Машина артыннан кем чаба дисәң, шулар, телефон баганасына кем үрмәли дисәң, шулар... Билләһи газим дип әйтәм, теге заман булса, үзләреннән менә дигән ат караклары чыгар ие...
— Ат караклары булуын теләмәс идем шул мин аларның, — дидем мин, күңелсезләнеп.
— Кычытмас борын кашынма, кызым... Андый хәл булмас инде,— диде Абубәкер абзый, кеткелдәп. — Ат урлауның кызыгы бетте хәзер. Яшьләр аны уйламый. Туп тибә, шар суга, машина-трактор ди, сама- катка атланып чаба, я шунда спектаклен-киносын карарга йөгерә... Аннан килеп, колхоз атын ничек урламак кирәк?.. Юк, шалиш, көн бетте хәзер ат каракларына!.. Социализм дигәннәре тамырыннан корытты ул эшләрне...
— Анысы-шулай инде аның, — дип, мин килешү ягын карадым.
Абзый беравык:
— Дөнья диген, дөнья... — дип уйчанланып торды да кисәк кенә: — Соң, ирең Назимны көтәсеңме? — дип сорады.
— Көтмичә... Кайтып керүләрен төшләремдә күреп, саташып бе- тәм, —дидем. „
— Көт, кызым, көт... Кайтмый калмас, — диде Абубәкер абзый җылы гына итеп һәм шундук уфтанып: — Дуамал олы балыкка салынган җәтмә булып чыкты шул, каһәр суккыры,—дип куйды.
Мин аның кырыс йөзенә текәлдем:
— Ничек инде ул эре балыкка?
— Соң, ничек дип, шул: җәтмә тишеге зур... Мине дә чакыртып азапланганнар ие дә бит, эләкмәдем... Тишегеннән ычкындым... Ваграк балык шул без, ваграк...
— Алай дисәң, балыкның эреләре күп бит әле.
— Авылдамы? Кем ул?
— Ни... Әйтик, Фатих Зәнчурин...
— һе... Тапкансың балыкның олысын,—дип җиргә төкерде абзый.— Район нәчәлниге дигәч тә, миннән дә ваграк ич ул... Аның лаф орып күкрәк сугуына карама син... Тикмәгә унсигезенче елны әтисен кулаклар үтерде дип маташкан була. Чыны аның бөтенләй алай түгел...
— Ә ничек?
— Чыны шул, кызым, — дип төшендерде Япун абзый. — Фетнә кубып, котырып йөргән көннәрендә Фатихның әтисе кибеттә бер исерегенә аракы сатарга теләмәгән. Шул чакны теге бәндә кызган баштан чәнчелдереп тә куйган үзен... Юк, Фатих тикмәгә лаф ормасын, әтисе совет яклы кеше түгел ие аның...
Мин: «Кара син нәгъләтне! Менә кем баласы икән, кызыл авыз. Их, язып җибәреп, тикшертсәң икән үзен!» — дип уйладым. Ләкин шундук: «Ник чәнчелеп китми. Тагын әллә кемнәрне чакырта башларлар, тагын тотынырлар... Инде туйдым»,—дип, күңелемнән ваз кичтем.
Абубәкер абзый минем уйны сизгәнсыман:
— Абынмый калмас... Җәтмәнең аңа яраклысы да табылыр әле, — дип кузгала башлады.
Аягына баскач, карусель-зиҗраннар тирәсендә шаулашып яткан бала-чагага карап торды да:
— Ә син кайгырма, малайларыңнан рәт чыгар синең... Нужа өйрәтә ул кешене, — диде.
— Соң ул хәтле нужа чикмибез 1бит әле, — дидем мңң, сынатырга теләмичә.
Ул кашларын гына җыерды:
— Алай димә, кызым... Тормышыгыз алда әле... Төрлесе булыр. Тик шунысы бар: нужадан соң бәхет ай-яй тәмле дә, рәхәт тә була ул!..
Гел юрап әйткән диярсең: килде ул нужа...' бер безгә генә түгел, күп» ләргә, бйк күпләргә...
Тугызынчы төн
Сугыш... Сугыш көннәре...
— Сугыш көннәре б.ик тә авыр булдымыни?—дисең инде син.
Авыр. Бик авыр, Назим... Сугышның кайчан җиңел булганы бар аның?..
Афәтнең дә афәте... Ничәмә’ миллионнар кырылды, ничәмә миллионнар үксез калды... Фашист дигән бәндәнең вәхшилеген син беләсең бит инде... Бәреп керүләре дә искәрмәстән, без һич уйламаганда булды...
...Ул иртәне без өмәгә чыккан идек.
Ләселнекеләр, Бичерманныкылар үзләренә аерым, без — Бияк белән Юач халкы — үзебезгә аерым буа буарга тиешбез. Зур-зур буалар. Инеш буйлары ямьләнеп китсен дип...
Иртән сәгать алтыларда ук башладылар. Инеш буе, безнең турыдан чак кына түбәндәрәк, халык белән тулды. Кырмыска оясымыни — мәш килеп ятабыз. Берәүләр арбаларга балчык ташлый, икенчеләр ат каулый, өченчеләр китергән балчыкны түшәп, агач белән ныгыта бара. Дистәләгән ат, йөзләгән кеше... Шау-гөж...
Сәгать тугызлар булгандыр ахры, укытучы Мөхәммәди әллә каян гына килеп чыгып дәһшәтле хәбәр салды:
— Сугыш, иптәшләр... Герман фашистлары бүген таңда бик күп калаларыбызны бомбага тоткан... —диде.
Күтәргән көрәкләр һавада асылып калды. Кемдер карлыгып, ухылдап:
— Кабахәтләр!—дип пышылдады...
Шундук митинг ясадылар. Сүзләр кыска булды. Ачу катыш ләгънәт, ачыну катыш нәфрәт яуды...
Өмәчеләр таралыр-таралмаста атка атланып Дәүли Әхмеров килеп чыкты. Атыннан да төшеп тормады, кулына исемлек тотып,'бүртенеп:
— Фәләи-фәлән кешеләргә иртәгә калага җыенып барасы... Машина булыр, — дип, байтак егетнең исемен кычкырды.
Хатын-кыздан кайсыдыр чинап елап җибәрде, кайсыдыр ыңгырашып куйды.
Кичен авыл урамнары гармон-җыр авазлары белән тулды. Авыл өстен моң, сагыш басып алды.
Иртәгесен иртүк сельпо машинасына төялеп, беренче төркем егетләр китеп барды. Яулык болгап, күз яшьләре түгеп, кала юлында купкан тузан болыты артыннан карап калдык. Әле кичә генә һичнәрсә уйламый дөнья җимереп, буа корып яткан егетләребез бүген ут эченә китте. Сөлектәй егетләр...
Шуннан башланды. Көн дә саен төркем-төркем... Безнекеләр, Карил- стройныкылар... Төхфәтләр, Андрейлар, укытучы Мөхәммәдиләр — берсе бер ятып калмады... Ие, башланган аенда ук Бичерман Рәхим абый да китеп барды. Үзе теләп. Тазалыгы аның шәптән түгел иде бит. Шулай да юлын таба белгән.
Авылда бер-ике ай эчендә юньле-башлы кеше дә калмагандыр. Кол-хозларда эшне алып бару кыенлашты, 'бик кыенлашты...
Безгә дә берәр җай табарга кирәк иде. Читтән генә карап ятмассың ич. Афәт барыбызга уртак бит.
Дилбәр алтынчыны тәмамлаган иде инде, ул иңбашына урак салып басуга йөри башлады. Әнвәр исә Семен агай янына колхоз умарталыгына. Семен агай мәктәптә мастерской ябылгач, эшкә умарталыкка күчкән иде. Әнвәрне ул үзе чакырып алды.
— Урамда тырай тибеп йөргәнче, һөнәргә өйрәнер, — дип мин шатланып риза булдым.
Үзенә азмы-күпме хезмәт көне дә язалар, аның өстенә умарталык тирәсеннән кәҗәгә бер чүмәлә чамасы печән дә чабып алдык. Бик ярап куйды.
Шулай итеп, кызыбыз белән олы малаебыз бик яшьли эшкә җигелделәр. Хәер, аңарчы да тик ятмадылар ич алар, балакайлар...
Ә сугышны алар бик сәер каршыладылар. Янәсе, инде хәзер алар- ның әтиләрен дә тик яткызмаслар, янәсе, бүтәннәрне җибәргән кебек, аны да сугышка җибәрерләр... Көт тә тор менә, фронттан хаты килеп төшәр... һичшиксез шулай булырга тиеш!.. Сабыйлар бит, үзләренчә юрыйлар...
Сугышның беренче елы артык авырга килмәде. Колхозлар көчәнеп- нитеп булса да, чәчкән уңышларын җыеп ала алдылар. Халыкта көч- куәт күп иде әле. Тик фронттан килгән яман хәбәрләр генә йөрәк канында тоз булып, әчеттереп эри иде. Инде авылда байтак кешенең үлгән хәбәре килде — тол, ятим калганнарның саны көннән-көн арта торды. Сугыштан яраланып кайтучылар коточкыч нәрсәләр сөйлиләр иде...
Әмма иң авыры икенче елында башланды. Яздан ук Бичерманны- кылар белән Ләселнекеләр әле бирешмиләр, ничгек итсәләр дә, эшләрен ярыйсы гына алып баралар иде. Аларда яше-карты — берсе бер калмый эшкә җигелгән иде. —
Бияк белән Юачныкылар бик-бик сынатты. Халкы да таркаурак, җитәкчеләре дә булдыксыз. Чапай колхозында ике-өч ел эчендә, ачуым килмәгәе, җиде-сигез председатель алмашынгандыр... Азыклары җитәрлек булмады микән, әллә караулары шулай булды микән, беренче кышын ук ярты мал-туарларыннан колак кактылар. Ә язгы чәчүләрен җәй
уртасында гына“* бетерә алдылар... Бүтәнен әйткән юк, аның колхозчылары үз бакчаларын да җүнләп карый алмады: яртысын утыртты, яртысын алабута басты. Ат бирмәсәләр, әллә кая китеп булмый икән шул. Көрәк белән китмәнләп яисә үзең сукага җигелеп кенә ни пычагым кыра аласың? Җитмәсә, ачлы-туклы килеш...
Без үзебез дә алай итеп, болай итеп өй артындагы бакчаны гына утырта алдык. Ике елга буендагы җирдән баш тартырга туры килде.
Ул җәйне Дилбәр, үзен җиткән кызларга тиңләп, басудан кайтмас булды. Куралыга әбиләренә кунакка барырга да җае чыкмады аңа ул » җәйне...
Әнвәр инде кабат та шул умарталыгында ятты. Бушрак чакларында ул йорт арасында яисә колхозда тырма тырмаларга, клевер-борчак чабу кебек эшләргә йөри торган иде. Аның үз чалгысы бар иде. Бәләкәй генә. Бишенче номер. Үзе таптады, үзе саплады. Шуны күтәреп чыга торган иде ул. Яшьтәшләре арасында җебеп калганнардан түгел иде.
Кайчакны ул үз эшеннән бик канәгать булып кайтып керә дә:
— Бүген ирләр рәтендә чаптым әле, калышмадым, — дип мактанып ала торган иде.
Аның ирләр дигәне карт-коры инде, җегәрсез халык... Ирләрнең тазасы, гайрәтлесе тегендә — ут эчендә... Алары белән ярыша алмас иде, әлбәттә... Хәер, алар өйдә булса, әле унике яше дә тулмаган малай клевер чабуда ярышып ятар идемени?..
Дамир аңардан:
— Аба, итле аш ашаттылармы соң? Ите эләктеме сиңа? — дип сорый.
— Ашаттылар... Итен дә өләштеләр... Тик миңа сөяклесе эләкте, нәләт, — дип сукрана тегесе.
— Сөяклесе эләкмәгән булса, син ирләрне узып та китмәгән булыр идең әле, име, аба? — ди Дамир.
—‘ Ие шул,— дип ризалаша Әнвәр...
Мин үзем колхоз эшенә сирәк чыга торган идем. Өмә оештырсалар гына. Ә болай юк...
Кырык икенче елның җәендә җиләк бик күп булды. Бигрәк тә нарат җиләге белән торна җиләге. Аннан соң гөмбә... Хәйран!
Сугыш вакытында да, сугыштан соң да мин ялымны август аенда ала торган идем. Җәйнең иң бай чагы — бер көне җиде көнне туйдырырлык. Хәер, ул заманда көннеке көнгә җитсә ярый ла...
Күбрәге Дамир белән йөрдем. Дилбәр белән Әнвәр колхоз эшеннән бушаган араларда, яңгырлы көннәрдә генә баргаладылар.
һай, ул Кариле урманнары!.. Бөтен кайгы-хәсрәтләрне оныттыра. Бигрәк тә нарат җиләген җыйган чакларда... Килеп-керәсең нарат урманы эченә... Җирен мүк баскан — аяк асты батып, тирбәлеп тора. Бер заман бәләкәй-бәләкәй аланлыкларга барып чыгасың... Карасаң, җир өсте кып-кызыл келәм... Шул тиклем күп җиләк... йөрәк атлыгып тибә, күзләр уйнаклый башлый. Нарат җиләге йөзем шикелле сабакка тезе- . леп үсә бит ул. Чүгәләп, тезләнеп сыдырырга керешәсең. Бер сыдырасың, ике сыдырасың — учың тула яза. Аннары шыбырт котелокка!.. Күз ачып йомганчы котелогың түбәләмә була. Аны капчыкка бушатасың. Нарат җиләге изелми, яньчелми — капчыкка җыюы бик уңай икән.
Төшкә хәтле дә йөрмисең, капчыгың яртылаш була. Бер пот, ике пот. Күпме күтәрә аласың... Өстерәлеп юлга чыгасың. Юк, Карилегә чаклы өстерисе юк. Хәзерләү пунктлары ярты юлда, Бигрә авылында гына. Җиләген дә, гөмбәң булса гөмбәсен дә шунда гына тапшырасың. Аннан инде, кулыңа ике-өч кисәк сабын яисә шырпы, тоз кебек нәрсәләрне күтәреп, бөтенләй җиңеләеп .кайтып китәсең.
Бпяк белән Юач хатыннары шул җиләк белән гөмбәгә ябырылды. Хезмәт көне түгел, ичмаса, көннеке көнгә кереп бара дип. Шуңа күрә
колхозларында эш һич кенә дә алга бармый иде. Ярый әле, безнең Дилбәр кеоек янып-көеп йөрүче яшьләр бар да карт-коры бар Аннан тагы эвакуированныйлар.
Сугышның беренче елында ук Кбик күп килде алар. Төрле халык. Төрле җирдән. К\брәге хатын-кыз, бала-чага. Ирләр заты юк диярлек.
Килгән халыкның бер өлеше торф чыгаручылар ягына Карилстройга \тә торды, бер өлеше бездә утырып кала торды. Байтак кешеләргә керттеләр. Бигрәк тә Юач белән Биякларда. Монда йортлар иркенрәк иде.
Эвакуированныйлар арасында бер бик чая хатын бар иде. Украинаның кайсыдыр өлкәсеннән килгән. Таза гәүдәле, янып торган җирән чәчле... үзе дә ут кебек. Дуамал. Исеме Любаша иде аның.
Менә шул хатын килгән халыктан үзләренә аерым бер бригада оештырды. Көчләп-нитеп түгел, үз теләкләре белән. Колхозда алар ябышмаган эш булмагандыр: чәчтеләр дә, урдылар да... Ат җигә белүчеләре дә, трактор-комбайн тирәсендә маташканнары да бар иде. Чапай колхозында хәзер инде төп терәк шулар иде. Юкса, чапайныкыларның эшләре ай-һай хөрти иде.
Урманга җиләккә яисә гөмбәгә барган чагында еш кына алар урак урган җирләрдән үтәргә туры килә, кайчакны колакка моңлы җырлары да ишетелгәли торган иде. Төрле телдә, төрле көйгә, әмма чын моң...
Басу юлыннан барган җиребездә шып туктап, тыңлап торганнан соң:
— һай, бу сугыш, адәм баласын кайларга гына ташламады!—дип уфтанып юлыбызны дәвам иттерә торган идек...
Соңыннан оят була башлады. Кемнәрдер, каяндыр килеп, синең басуларында синең өчен тир түгеп ятсын әле!.. Ә син үз кайгыңны гына кайгы дип, бер көнлек тамак өчен алданып, әллә кайларга барып иснәнеп эзләнеп йөре... Адәм мәсхәрәсе!..
йөрәкләренә үткәндер ахры, урман юлын таптаучылар көннәи-көн кими барды. Аның каравы, басуларда җилкә аша селтәнеп учма салучылар саны ишәя торды.
Ялымның соңгы атнасын мин үзем дә басуда үткәздем. Колхозчы түгел идем бит мин. Шунлыктан эвакуированныйлар. бригадасына кушылдым. Дилбәрне дә үземә ияртмәкче идем, ләкин аның үз бригадасын ташлап китәсе килмәде.
Рәхәт иде алар белән эшләве!.. Соңыннан мин: «Ник бөтен ялымны алар янында уздырмадым икән?» — дип үкенеп тә куйдым.
Эвакуированныйлар арасында да төрлесе булгандыр, әлбәттә. Ялкавы, өметсез, кара эчлесе, дигәндәй... Ләкин безгә гел яхшыдан очрый иде. Шунлыктан мин алар хакында җылы сүздән бүтәнне әйтә дә алмыйм... Әйбәт кешеләр иде алар бик.
Әмма барыннан да нык хәтергә сеңеп калганы Аверьяи Иваныч булды. Аның турында бераз киңрәк сөйлим әле. Син үзең дә яратырсың аны, Назим.
Ленинградныкы иде ул карт. Авылга иң азактан килеп төште. Хәлсез. Таякка таянып кына йөри торган иде. Сөйләделәр: блокададан алып чыкканнар икән. Шуннан барын да аңладык. Башта без таныш түгел идек. Сирәк-мирәк урамда гына күргәли идем. Көн җылымы, салкынмы, озын итәкле юка драп пальтосының якасы күтәрелгән, ә изүе ачык булыр, аннан кызыллы-яшелле шарфы тырпаеп торыр иде. Урамнан башын туры тотып, ара-тирә чал мыегын сыпырып әкрен генә үтеп китә торган иде. Ә беркөнне...
Беркөнне кичен безнең турыдан узып барган җирендә күкрәген тотып катып калган. Әнвәрнең эштән кайтышы икән. Колхозның умарталарын кертеп урнаштыргач, алар май заводына ящиклар ясарга керешкәннәр иде. Мәктәптән кайтып, тамагына капкалый да тизрәк шунда
йөгерә. Аның бу эше файдалырак та иде әле: бердән, эшче паегы ала — алты йөз грамм икмәк, аның өстенә тагы аз-аз булса да эремчек-брынза кебек нигъмәтләр эләккәли... Обратын исә туйганчы эчә...
Шул кичне ашыгып кайтып килгән чагында ни күрсен, урам уртасында берәү бөкрәеп катып тора...
— Ни булды сезгә?—дип Әнвәр эндәшеп карый, ә теге мескен сүзен дә әйтә алмый.
Әнвәр, аның хәлен аңлап, тиз генә кереп миңа әйтте. Чыктык. Кулыннан җитәкләп, әкрен-әкрен генә өйгә алып кердек. Әнвәр:
— Әни, йөрәк даруы кирәктер аңа, — диде.
Миндә нинди йөрәк даруы булсын? Аллага шөкер дигәндәй,,сау идем әле ул чакны. Валерианка гына тота идем. Кайчакны тынычлану өчен... Картка шул даруны салып бирдек тә өстен чишендереп койкага яткыздык. Озак ятмады, хәленә кайтты. Теле дә ачылды. Торып өстәл янына утырырга да җегәре җитте. Күп сорашмадык, шулай да аңлашылды: зур нужалы кеше икән. Инженер малае белән врач килене сугышка киткәч, ике оныгы белән утырып калган. Хәлләре боларның көниән-көн авырая барган. Моның китәсе килмәгән, элек үзе эшләгән заводка, аз булса да ярдәмем тимәсме дип, эшкә йөргән. Ике оныгын тылга алып киткәннәр, үзе һаман кала биргән. Ахырда, бөтенләй аяктан егылыр хәлендә, аның үзен дә блокададан алып чыкканнар. Аннан инде, юлда төрле больницаларда ята-ята, безнең Карилегә килеп җиткән...
— Бер-беребезне югалтыштык... Инде ничек табышырбыз, белмим, — диде ул, уйга калып.
— Оныкларыгызны сорап язып караганыгыз булмадымы соң? — дип сорадым.
— Булды... Уңай җавап кына алалмыйм әле... Кая барып эләккәннәрдер инде. ,
Мин аны юатырга теләп:
— Хәсрәткә бирелмәгез, Аверьян Иваныч, сугыш беткәч, табышырсыз әле, — дидем.
— Ие-ие, тизрәк сугыш кына бетсен, — дип баш селекте ул.
Нарат җиләге кагының шифасы тиде: картыбызга хәл керде. Нишләптер фатирына кайтырга ашыга башлады.
— Кунып китегез, өебез киң бит, — дигән идем, тыңламады.
Әнвәр белән Дамир озатып куйдылар.
Шуннан соң ул безгә бик еш килә торган булды. Кич саен диярлек...
Мондый кешеләр барында кыенлыклар артык кыен булып тоелмый, ничектер җиңел үтә, тиз бирешә иде. Аның кыенлыгы да уртак иде ич ул заманда... Ләкин минем үземә генә караганнары да бар иде. Бердән, мин тол хатын, аның өстенә тагы «фәлән кеше хатыны»... Менә шуны искә төшергәләп, һаман-һаман җанны кыйнап торалар иде.
...Иң әүвәл Дәүли хакында.
Сугышка алмадылар аны. Чепи күзле ярты сукыр ни пычагыма анда? Авылда власть башы булып утыра бирде. Рәхим абый, Төхфәт кебек үзен шүрләтердәй кешеләр китеп баргач, бөтенләй иркенәеп калды.
Миңа карата ул ике төрле мөнәсәбәттә иде. Кайчакны артык кырыс, каты кылана. Янәсе, власть кешесе, башкача ярамый... Ә кайчакны балавыз кебек эреп, йомшап китә. Имештер, без яшьлек дуслары, имештер, бәлагә ’төшкән хатынга ярдәм кулы сузмыйча булдыра алмый.
Бер мәлне шулай үз участогымда заемга язылучыларга түләү срогы үтеп барганлыгын исләренә төшереп йорттан йортка йөрим. Кичке мәктәп инде күптән ябылган иде, бүтәннәр шикелле, мин дә җәмәгать эшенә тартылган идем.
Соңгы йортымңан чыгып киләм. Дөм-караңгы. Капканы ачып урамга чыксам, каршымда оер шәүлә калыкты. Куркып артка чигендем.
— Курыкма, бу мин, Дәүли, — диде шәүлә. — Синең белән керергә өлгермәдем, кадалып киткере. Бергәләп аңлатыр идек. Бик үҗәт нәрсә... Ничек соң, түләп бетерәм диме?
Каушавым үтеп, җиңел сулап:
— Шушы арада кертеп бетерерләрХАртык үҗәтләнмәде, — дидем.
— Молодчина, Мөнирә... Бүтәннәр дә синең кебек тырышса, район каршында бит кызармас иде, — диде Дәүли, мине мактап, һәм: — Ярый, .бер куркыткач, озатып та куйыйм инде үзеңне, — дип култыклап та алды.
Юлның-юл буе юк-бар нәрсәләр сөйләп барды. Аңардан аракы исе аңкып тора иде. Капка төбенә җитәрәк, ул безнең тәрәзәләрдәге тонык яктыга карап:
— Менә бит,.җен алгыры, сукыр лампага калдык, — дип сукранып куйды да кисәк кенә: — Соң, балаларың өйдәме? Әллә шул сукыр яктыда дәрес хәзерләп утыралармы? — дип сорады.
— Белмим... Миннән Аверьян Иваныч килеп калган иде. Бәлкем, шашка уйнап ята торганнардыр, — дидем.
— Эһе, — диде һәм беравык дәшми торгач: — Шул балаларың хакында уйлыйм әле... Бик авыр, бик читен бит сиңа, Мөнирәкәй, — дип уфтанып куйды.
— Җиңел түгел,—дип ризалаштым.
— Аңлыйм, бик аңлыйм... Менә шуңа күрә... Аз булса да ярдәм булыр... Мә, ал син моны, Мөнирә, — дип кулыма дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәге тоттырды.
— Нәрсә бу? Акчамы? Нәрсәгә ул миңа? — дидем.
— Шаулама, кергәч күрерсең,— диде Дәүли, җиңелчә кеткелдәп.
Тәрәзә янынарак килеп карасам, бер айлык ипи карточкасы. Тәнем эсселе-суыклы булды.
— Кеше хакын ашыйсым килми... Мә, иясенә тапшыр, — дип кәгазьне кире аның кулына тоттырдым.
Ипи карточкасын райторготдел авыл советы аша өләшә торган иде. Дәүли берәрсенекен кысып калдыргандыр дип уйладым мин.
— Нишләп кеше хакы булсын? Ялгышып артык кеше язганбыз икән. Шул гына... Мә-мә, — дип Дәүли ипи-карточкасын пальтом кесәсенә тыкмакчы булды. Мин аның кулын этәреп:
— Рәхмәт яхшы ниятеңә, Дәүли... Шулай да син аңа тиешле иясен тап... Ярый, исән бул!—дип өйгә кереп киттем.
Ә ул капка төбендә үз алдына нәрсәдер мыгырдап басып калды. Мин аны яхшы ният беләндер дигән идем. Баксаң, исәбе бүтәнчәрәк булган икән. Соңрак төшендем.
'Беркөнне бакчада Тәнзилә:
— Каладан брага кайтасы, ди... Әллә бер утырабызмы? Ичмаса, күңелләр бушанып китмәс иде микән, — ди.
Аның ире, каты яраланып, кайсыдыр бер шәһәрдә ята иде. Шуны бик авыр кичереп йөргән көннәре иде.
— Кемнәр белән?
— Брагасын алалсак, кешесе табылыр, аптырама, — ди бу.
Тәнзиләнең сельпо тирәсендә танышлыгы шәп иде. Брага кайткан көнне сатучысы ике чиләк сыешлы бидонга салып, арт яктан гына озаткан. Юкса, үлеш. Күбесе сатар өчен ала. Өчләтә файда. Кайберәүләр шуның артыннан хәтта калага да барып йөри иде.
Кичен Тәнзиләнең өенә җыелдык. Биш-алты хатын. Арада иң муты—медсестра Факия. Җырны да шул башлый, эчәргә дә шул кыстый.
Күңелле генә утырган чагында Зөләйха килеп керде. Ул да кушылган икән. Ярый, хәерлегә булсын. Штрафнойны тоттырдык та дәвам иттек.
Брагасы куәтле генә икән, хәзер башка китте. Аның кабарына да кәбестә-кыяр гына бит... Шау-гөр утырабыз. Ара-тирә күтәргәлибез. Җырны кайсыбыз уңга, кайсыбыз сулга тарта. Исерештек. Факиянен күзләре майланды, чәчләре тузгып, леен кыяфәтенә керде. Бер арада җыр тынып, ялгызлыктан зарланыша башладылар. Солдаткалар ич. Мин генә... Хәер, ул чакны мин дә үземне шулар рәтендәрәк исәпләп йөри идем. Ник дисәң, күңелгә син дә фронттадыр кебек тоела иде. Илнең иң авыр чагы, берәр яры җибәргәннәрдер, дип уйлый идем. Күргән төшләремне дә Әсмабикә апа әнә шулай дип юрый торган иде. Ә балаларны әйтәсе дә юк: алар чын-чынлап ышандылар бу хыялга...
Артык зарланышып утырырга Факия ирек бирмәде, кулларын җәеп:
— Бу ни бу, ахирәтләр?.. Минеке «без вести пропавшей», алай да жебеп утырмыйм... Кем белә, может, плен төшкәндер? Может, немеч марҗасы белән типтереп ята торгандыр, ә?.. Давай, гуляй! —дип чинап җибәрде.
Аның болай диюе беребезгә дә ошамады. Тәнзилә:
— Сиңа нәрсә?.. Арба ватылса — утын, үгезнең аягы сынса — ит,— дип үпкә белдерде.
— Факия сынатмый ул... тапты үзенә ярны, хи-хи...—дип көлде ха-тыннарның берсе.
— Ә нигә? Пожалуйста, табыгыз сез дә, — диде Факия, иңбашларын мут селкетеп. Исергәнлеге белән ул ни сөйләгәнен, ни кылануын үзе дә аңламый иде бугай.
— Оят кирәк, хатыннар, оят... Алар анда кан коеп ята, ә без... Ә сез, — диде Тәнзилә ярсый язып. Ул, сүз тирәнгә китеп, тавыш-гауга чыкмагае дип шүрли иде бугай.
Аңарчы Зөләйха дәшми-тынмый гына утырган иде. Ул Факиянең мактануына каршы:
— Ире ир төсле булса икән!.. Өй тулы бала-чагасы, авыру хатыны. Үзе тагын... Тапкансың! — дип чеметтереп алды, һәм шул чеметтерүе белән инде болай да кубарга торган буранны кузгатып җибәрде.
— Дәүлиме ир түгел? һе-һе... тәтеми әле сезгә... Ә чагаларына, хатынына төкерәм мин... Яшьли кызыгып йөргән иде. Язмыштан качып булмый икән, тәки кавыштыра икән бер... һе-һе, — диде Факия, башын селкеп, кеткелдәп көлде-көлде дә кисәк күзләрен агартып Зөләйхага текәлде:—Соң син үзең кем? Я,""әйт! Чистамы, ә?..
Зөләйха каушап калды, тотлыгып:
— Миңа... тиңләмә үзеңне,—диде.
Хатын-кызның ачуын чыгарма, бигрәк тә исерегенең... Боз яңгыры шикелле: явып бетмичә туктамый.
— Эһе, шулаймы? Тиң түгелме? — диде Факия, калтыранып. — Ә без беләбез... Төхфәтеңне төпсез чуманга утыртып чыкканлыгыңны да, бүтәнен дә беләбез... Тиңләмә, имеш!.. Иреңнән хат килеп торамы? Килеп тора... Ә син шуңа да карамыйсың, тагы да Фатих Зәнчурин белән чуаласыңмы? Калага барып бала төшереп ятасыңмы?.. Подсудный эш... Калада түрә дип тормабыз, кирәксә хәзер икегезне дә яктыга чыгарырбыз... Тиң түгел шул без, тиң түгел...
ААонысы яңалык иде. Мин генә түгел, бүтәннәр дә җирәнеп Зөләйхага карадык. Ә ул бер кызарынды, бер агарынды, кисәк калтыранып алдындагы тустаганын Факиягә ормакчы булды, ләкин аның кулын тотып калдылар. Аннары ул өстәл яныннан:
— Тфү, рисвай итәргә чакыргансыз икән... Кадалып китсен! — дип капылт кына кузгалды да барып киемнәренә ябынмгы. Киенеп тә тормады, Факиягә:
Белеп тор! Костырырмын әле бу сүзләреңне! — дип янап чыгып китте.
Ә Факия:
һе-һе, бик исебез китте... Ул партийный кешене аздырып ятсын, ә без косарга тиеш? Гомердә булмас ул, — дип тустаганын бер-ике йотуда бушатып куйды һәм кинәт башын түбән иеп, өстәлгә бәрә-бәрә: —• Ә мин... ә мин, ахирәткәйләрем, ир сагынганнан, тансыктан түгел бит..< Артык ипи карточкасы бирә ич ул миңа, ипи карточкасы.." Балаларымны ачка үтериммени соң, эһе-һей, — дип акырып елап җибәрде.
Бөтен гәүдәмә кисәк ток бәргәндәй булды... Тәнзилә дә " чигәләрен тотып, агарынып катты..<
Юк, артык утыра алмадым, миңгерәүләнеп кайтып киттем. Шулайдыр, Зөләйха бутала торгандыр, чыдый торганнардан түгел... Төкердем мин аңа... Ә Дәүли? 1^1енә ни өчен миңа да ипи карточкасы төртмәкче булган икән... Дус, имеш, яхшы ният белән йөри, имеш...
«Ну бер очрасын гына... кузгатсын гына... Күрсәтермен күрмешен ул юханың!»—дип, мин төн буе иреннәремне чәйнәп яттым...
Ләкин Дәүли байтак вакытлар күземә күренмичәрәк йөрде.
Ул арада тагын да күңелсезрәк нәрсә булып алды. Искә төшерсәм, хәзер дә менә тетрәнеп куям... Ни ул дисеңме?..
Әнвәр белән Дамир мәктәптә иделәр. Мин Айрат белән балалар бакчасында, ә Дилбәр бер төркем хатыннар белән чана тартып Куралы ягына рус авылларына әйбер алыштырырга киткән иде. Көчләмәдем, үзе китте. Ризык ягы бик начарланган иде шул безнең...
Бакчада балаларны сурәт төшерергә өйрәтеп утырган чагымда, төш алдыннан Маһинур апа кереп әйтте:.
— Мөнирә, кайт өеңә тизрәк... Анда әкәмәт хәл! —диде.
Мин тынымны кысып:
— Нәрсә? Әллә Назим кайтканмы? — дип сорадым.
— Юк, ул түгел, — диде Маһинур апа һәм, балаларга ишетелмәслек итеп, колагыма пышылдады: — Милиция тентеп, тикшереп ята... Өеңне ачканнар да...
— Нәрсә? Нәрсә? — дип сикереп тордым, үз колагыма үзем ышанмыйча.
Маһинур апа каушап артка таба чигенде, калтыранып:
— Валлаһи, Мөнирә... Имеш, колхоз базыннан бәрәңге, урланган,, ди... Эзе бакча артлатып сезнең якка киткән, ди.., Шул бәрәңгене эзлиләр, — диде.
Анысы чын: безнең бакча артында, клуб янындагы бушлыкта колхозның бәрәңге базы бар иде. Көзен аның бүлентеләренә түбәләмә тутырып бәрәңге салганнар иде. Шул базның йозагын ватып, күпмедер бәрәңгесен урлаганнар икән.
— Ике малаеңны да дәрестән алып чыкканнар... Сорашып яталар, — диде Маһинур апа.
— Булмас... кеше ышанмаслык эш бит ул, — дидем.
— Бар инде, бар... Үз күзең белән күрерсең, — дип, Маһинур апа мине ашыктыра башлады.
Балаларны Тәнзиләгә тапшырып, өйгә йөгердем. Күңел һаман ышанмый. Ничек инде ике сабый йозак ватып бәрәңге урласын, ди? Берсенә унике яшь, икенчесенә ун... Шуны уйламадылар микәнни?..
Маһинур апа алдашмаган... Ишек алдына кайтып керсәм, бер милиционер абзар”тирәсендә актарынып йөри. Ишеккә күз салсам, биге каерылган... Атылып, өйгә кердем. Идәндә биш-алты чиләк бәрәңге өелеп ята. Идән астыннан булган хәтлесен чыгарганнар. Алгы бүлмәдә Дамир елап утыра. Әрнегән, күрәсең... Түрдә өстәл янында олырак яшьтәгесе Әнвәрдән сорау алып маташа...
Ярсуымны көч-хәл белән тыеп:
— Кем китерде сезне монда? Ни хакыгыз бар?..—дип каршысына барып бастым.
Милиционер урындыкка таба ишарә ясап:
— Ашыкмагыз, гражданка, утырыгыз... гаеп бездә түгел, — дип нидер сөйләнә башлаган иде, мин:
— Бер минут тормый китегез, кит!—дип үз-үземне онытып аның өстәл өстендәге сумка белән бүреген бер селтәнүдә сыпырып төшердем.
Ул капылт кына сикереп торды да:
— Әле син кул күтәрәсеңме? Ирең артыннан китәсең киләме? — дип, кулымнан эләктереп алды.
Әнвәр төшеп калган малайлардан түгел иде, шундук теше-тырнагы белән аның үз кулына ябышты... Бу хәл ничек беткән булыр иде, алла белсен, кисәк:
— Што за безобразие! — дип шапылдатып өстәлгә таяк белән суктылар.
Карасам, Аверьян Иваныч... Ишетеп килеп җиткән... Милиционер минем кулны ычкындырып, нәрсәдер әйтмәкче иде, Аверьян Иваныч таягын күтәреп:
— Партизанщина, да! Издеваетесь?.. Вон! — дип тамак ярып җикерде дә тегенең идәндә яткан сумкасын тибеп очырды. .
Куркак җаннар икән: үзләренчә, янаган булып, тайдылар тагы... Милиционерлар өстерәлеп чыгып китүгә хәлсезләнеп бусагага утырдым да йөрәк әрнүенә чыдамыйча елап җибәрдем... Ничек мәсхәрә итәләр бит... Аверьян Иваныч үзе дә бик нык борчылган иде, шулай да:
— Аптырамагыз, Мөнирә Низамеевиа... Буш итмәбез: арт сабакларын укыттырырбыз ул сатрапларның... Совет кешесен алай мыскыл итәргә закон юк, — дип, мине юатырга көч тапты.
Аңнан ул: 0
— Болай булмый... Үзем күченеп килим әле яныгызга, — диде.
Мин яшь аралый сөенеп:
— Бик әйбәт булыр, Аверьян Иваныч... Ичмасам, сез канат булырсыз безгә, — дидем.
Шул сәгатьтә үк ул Әнвәр белән Дамир ярдәмендә бер чемодан белән рюкзагын китереп тә куйды. Аннары, төшкене ашап-нитеп тормады, хәер, ул көнне беребезнең дә тамактан ризык үтәрлек түгел иде:
— Прчтага телефонга барып кайтыйм әле, — дип, таягына таянып чыгып китте.
Бәхетсезлеккә каршы, кала белән ара өзелгән чак икән. Шалтыратудан мәгънә чыкмаган. Аверьян Иваныч озак уйлап тормаган, кызган шәпкә почта атына утырып калага киткән. Шул килеш. Бер бөртек ризык капмаган килеш, өстенә юка пальто, аягына тишек үкчәле киез итек кигән килеш...
Кая барып кергәндер — прокуроргамы, райкомгамы — белмим. Иртәгесен үк адәм рәтле тикшерүче килеп төште. Бер яңагында тирән генә яра эзе бар иде аның. Күрәсең, сугышта булып кайтырга да өлгергән. Безгә килеп гафу үтенде. Аннан соң тотынды... Озак маташмады, эзләренә төште.
Кем беләндер каравылчы хатын үзе урлаган икән. Өеннән колхоз бәрәңгесе байтак чыккан дип сөйләделәр.
Ярый, чукынмый бәрәңгесе... Әмма ләкин Аверьян Иваныч... Аңа бездә бер генә кич тә кунарга насыйп булмаган икән. Барган чагында суык тидергән, мескенкәй... Больницага салганнар. Болай да йөрәге сау түгел иде бит аның.
Берәр атнадан ризыклар пешереп, калага барырга дип торган чагымда:
Г\р иясе булды инде картыгыз... Чыдый алхмады,— дип хәбәр иттеләр...
^ләр сәгатендә янына утырып рәхмәтләр дә әйтә алмадым. Ә бит безнең аркада, безнең абруйны саклау юлында җан бирде ич ул Ленинград карты... Менә нинди кешеләр дә була икән дөньяда, Назим...
Әлеге каза килеп чыкмаган оулса, бәлкем, сугыш беткәч, җиңү шатлыгы аның авыру йөрәгенә шифа булыр иде, бәлкем, ул сөекле оныклары белән дә очраша алыр иде...
Озак уйланып, борчылып йөрдем мин. Авыр булды бик...
Шушы хәлдән соң Кариленең Бияк кешеләрен сөйми башладым. Карап торырга бары да кешесыман. Баксаң... Баксаң, араларында көпә-көндез кәҗәңне суюдан да тартынып-оялып тормаган, үзе урлаган бәрәңгене сиңа сылтар өчен бакчаңа пычрак эзләр салуны да вөҗданы күтәргән бәндәләр бар. «Фәлән кеше» хатыны өстенә барын да аударырга мөмкин, кыбырсылап әллә кая бара алмас, диләр бугай...
Балалар язмышы борчый иде мине. Тиктомалга бик яшьли кыерсытылып. ярсып-үрсәләнеп малайларның әллә нишләүләре, аларның бөтенләй ялгыш юлдан китүләре мөмкин иде.
Монда кемнәр яклар безне? Аверьян Иваныч салкын җир кочагында, ә Любаша Карилстройга торф эшенә күчеп киткән... Рәхим абый, Төхфәт кебекләр тегендә — ут эчендә... Тагын кемгә таянып була?..
Белми идем.
Шөмбеткә китәргә уйладым. Балалар да бик сөенеште.
— Анда ичмаса бәйләнүчеләр булмас, — диештек.
Калага барып хәлне Вера Николаевнага сөйләп бирдем. Ул үзе дә- бик хәсрәтле иде: малаеның үлгән хәбәрен алган иде. Чәчләре ап-ак, күз тирәләре җыерчыкланган — таныйсың юк... Каршы килмәде, уфтанып риза булды.
— Балаларың өчен кирәк. Монда бик яшьли ярсып әллә нишләүләре бар... Шөмбеткә үзем хат та язармын, бәлки детсадта эш табарлар.— дип ышандырды.
Гариза язып калдырдым.
Әкренләп юлга хәзерләнә башладык. Март ае башланып кына килә иде әле, шулай да белдем: беренче пароходлар Усть-Омганың үзенә кадәр үк менәргә тиеш икән. Төялеп китү өчен бик уңай.
Ә Шөмбеткә, Мәмдүдә апаларга, «Кая барсаң да бер кояш булыр, азапланып йөрмә», — диюләреннән куркып, алдан хәбәр итеп тормадым.
Алай-болай киртә куймагайлары тагы дип, кешегә дә сиздермәскә тырышкан идем. Ләкин без капчыкта ятамыни? — Сизделәр.
Беркөнне авыл советына Дамирның туу турындагы таныклык кәгазен яңартырга дип барсам, Дәүли үзе генә утыра. Әллә күп эчүдән, әллә йокламаганга йөзе шешенгән иде аның.
Мин борылып чыгып китмәкче идем, Дәүли:
— Ашыкма, Мөнирә... Бер сөйләшик әле, сүзем бар, — диде.
Мин: «Ни турыда?» — дип сорарга өлгермәдем, Дәүли тирән сулап:
— Ташлап китәсең икән бит син безне, — дип куйды.
— Китәбез шул, — дидем.
Китүебезне Дәүли дә сизеп, безгә киртә куймагае дип шүрли башладым. Әмма ул безгә зыян итәргә өлгермичә калды. Апрель башларында галәмәт каты буран булды. Көн котырды, төн котырды. Шул котырма буранда калага барган җиреннән Дәүлинең аты кайтты, үзе юк... Чанасында күн сумкасы гына, ди... Икенче көнне буран тынуга, үтереп ташладылар микән, әллә өшеп ята микән дип эзли чыктылар. Таба алмадылар. Буш кайттылар. Соңыннан карлар эрегәч кенә таптылар аны. Олы юлдан әллә ни ерак түгел урман эчендә бер наратка сөялеп утырган, ди. Өстендә толып, янында аракы шешәсе ята, ди...
31
Буранда катып үлгәнме, әллә эчүдән янып үлгәнме—аермачык әйтмәделәр. Ни булса да шул: үз башына азып йөргән икән, бичара...
Шунысы кызык тагы: шул котырма бураннан соң Дәүлине эзли барган кешеләр чаналарына Рәхим абыйны утыртып алып кайттылар. Аркасына яшел капчыгын асып, сыңар кулын селтәштереп, тез тиңентен кар ера-ера кайтып килеше икән.
Юри шулай иткән күк: бер адәм зәхмәте ычкынуга аның урынына адәмнең чыны кайтып керде. Язмыш — берни эшләр хәлең юк...
Рәхим абыйны кире Бичерман колхозына баш булырмы, дигән идек. Әмма райком алай итмәде. Бичерманда эшләр начар бармый иде, аны авыл советына Дәүли урынына куйдылар. Янәсе, монда эшләр катлаулырак та, тугарылганрак та. Анысы шулай: сугыш барган арада Дәүли күп нәрсәне какшатырга, туздырырга өлгергән иде. Бүтәнен әйткән юк, борын төпләрендә урман була торып, Бияк белән Юачныкылар менә дигән каралты-кураларын сүтеп яга башлаганнар иде инде. Авыл советына кергән колхозлар белән җитәкчелек итү кая инде!.. Рәхим абый бик-бик вакытлы кайтып төште. Кайтып төште дә рәтләп тын да алмыйча эшкә җигелде. Безнең Шөмбеткә күченеп, китүебезне ул бик үк өнәп бетермәсә дә:
— Ярый, хәерлегә булсын инде, — диде.
Су юлы ачылып, пароходлар йөри башлауга җыендык. Уку елы бетмәгән иде әле, шуңа карамастан, Әнвәр белән Дамирга алдагы класска күчүләре турында справка бирделәр. Яхшы укыйлар иде шул икесе дә... Китәсе көнне, үзебез белән алырдаен алып, арбага төядек. Байтак нәрсәне юк кына бәягә саткан идек инде, әмма өйгә хуҗа чыкмаган иде, тәрәзәләренә такта сугарга туры килде.
Атны безгә авыл советыннан Рәхим абый биргән иде.я Озатышырга да килде.
— Алай-болай Назим хакында берәр нәрсә билгеле булса, хәбәр итәрбез... Тыныч бул, Мөнирә, — диде ул, соңгы сүзе итеп.
— Ярый, адресны җибәрермен, — дидем.
Арба артыннан әкрен генә кузгалдык. Чат башында борылып карадым: Рәхим абый безне озатырга килгән, Әсмабикә апа, Шәмсенур апа, Тәнзилә, Фәрхенурлардан алгарак басып кул изәп тора иде...
Кызык бу тормыш дигәнең... Карилегә беренче килгән чагымда авыл советына Рәхим абый баш иде, чыгып киткән чакта да ул... Тик теге заманда Рәхим абый яшьрәк, тазарак, чибәррәк иде. Өстендә гади толстовка, башында картуз иде. Ә хәзер чигәләре көмешләнгән, күз карашы кырыс, башында иске пилотка, өстендә яшел гимнастерка... гимнастеркасының бер җиңе буш... Күпме гомер...
* *
Тышта тагын яңгыр сибәли башлады. Ишетәмсең, Назим?.. Шыбыр да шыбыр... Тагын бер бакчага чыгып утырып булырмы инде?.. Булса- булмаса, тизрәк аязсын иде инде...
Шөмбеттәге тормышыбыз хакында ни сөйлим икән?..
Күченгәч тә шактый читен булды. Шулай инде ул: яңа җир, яңа тормыш, яңа кешеләр... Болай үзе бик ягымлы, бик җылы каршыладылар. Пристаньнан әйберләрне ташыдылар, урнаштырдылар.
Безне яшь әни үзе янына, әти йортына дәшеп алды. Әти үлеп, ияртеп килгән малае Гафур фронтка киткәч, алты почмаклы йортта япа-ялгызы утырып калган ул.
Күченгәч тә мин үземә яраклы эш таба алмадым. Төрле нәрсәгә тотынып карарга туры килде. Баржадан тоз бушатып та йөрдек, спирт заводына сал белән килгән утыннарны да кистек.
Аннан урак өсте җитте.
Безнең Шөмбет якларында колхоз җитәкчеләре эшне оештыра белгән: урып-җыю чорында яллап та эшләтәләр икән. Бер гектар җир урган өчен шәһәр тирәсендә ике пот, ераграк китсәң, өч, хәтта дүрт потка кадәр түлиләр. Колхозлар өчен дә яхшы: иген әрәм-шәрәм ителмичә, вакытында җыеп алына, халык өчен дә файдалы: кышка ризык белән керә... һәркайда да Дәүли Әхмеров, Фатих Зәичурин кебекләр эш башына үрли алмаган шул. Аек башлылар да булган...
Кулына урак тотардае һәммәсе ябырылып чыкты.
Без әллә ни еракка китеп йөрмәдек, шулай да бер ай эчендә унике потлап ашлык эшләп ала алдык. Безнең өчен чиксез зур байлык иде бу... Инде хәзер курыкмаска мөмкин иде.
Бер җайлана башласа, җайлана бит ул. РОНОга мин еш кына кереп чыккалый идем, сентябрь башларында керсәм, әйтәләр:
— Мурманский детдомга бер тәрбияче кирәк... Малайлар группасы... Эше җиңел түгел, ризамы? — диләр.
Шөмбеттә ике детдом бар иде: берсе элек-электән үзенеке, икенчесен сугыш вакытында Мурман каласыннан эвакуацияләнеп килгән балалардан оештырганнар. Шуңа күрә аны «Мурманский детдом» дип йөртәләр иде. Ишеткән идем мин: җыен тәртипсез бала шунда дип. Эшләве ифрат читен булачак иде. Ләкин кая барасың?..
— Риза, — дидем, гариза язып тапшырдым.
Шуннан эшли дә башладым.
Ярый, авыр булганмы, җиңел булганмы, үзем турында сөйләмим әле. Эш эш инде ул — мич башында түшәмгә төкереп яту түгел.
Бер җайлана башласа, җайлана ул, дигән идем ич әле: Дилбәребез дә эшкә урнашты. Җиләк-җимеш питомнигына. Эше җиңел түгел иде аның. Җәен-кышын, язын-көзен һаман ачык һавада. Кара эш... Ләкин Дилбәргә әнә шундый эш кирәк тә иде. Бик ярата иде ул үсемлек-агач тирәсендә казынырга... Берәр ёл эшләгәч, шундук бакчачылар курсына керде тагы. Ике ел укыйсы иде анда. Чын бакчачы булырга исәп тотты кызый...
Ә малайлар укуларын дәвам иттерделәр. Күченгән елны Айрат та укырга керде. Өчесе дә Шөмбетнең җидееллык татар мәктәбендә укыдылар алар.
Безнең тормыш бер калыпка салынып, ипле генә, җай гына бара башлады. Тегеләй дип, болай дип бәйләнүче юк, нитүче юк. Тыныч.
Шулай әкрен генә, ипле генә яши торгач, кырык бишенче елның маенда, ниһаять, сугыш бетте.
һай, ул җиңү көне!.. Үз гомеремдә иң якты, иң шатлыклы көннәрнең берсе булды ул...
Сигезенче май көнне кичен урамнарга тулды халык, тулды халык... Җырлыйлар, кочаклашалар, үбешәләр...
Иртәгесен демонстрация. Дилбәр дә, малайлар да иртүк торып мәк-тәпләренә йөгерделәр. Мин чыкмам, өйдә пешеренермен дигән идем. Детдомга барып, балаларны бәйрәмчә пөхтәрәк киендереп мәктәпләренә озаттым да өйгә кайттым.
Ләкин җиң сызганырга да өлгермәдем, атылып Дамир кайтып керде.
— Әни, син демонстрациягә чыгасыңмы-юкмы? — дип сорады ул, сулышын еш-еш алып.
— Юк... Хәзер коймак пешерергә тотынам,—дидем.
— Коймакмы? Ә нигә ул?.. Син карарга бар, әни... Бүген безнең аба командир... Демонстрациягә безне ул алып бара... Әмма да кызык инде!—диде Дамир, елмаеп.
— Ничек ул алай?—дидем.
— Шулай инде... Военрук Нургаяз абый Валунскига киткән... Безне демонстрациягә абадан бүтән кем алып чыксын? Директор апа үзе әйтте аңа, —"диде Дамир, күзләрендә очкыннар уйнатып.
Әнвәрнең тавышы чыңлап тора иде ул ча^ны. Җитмәсә, пионер дру-жинасының председателе... Ә мәктәпләрендә военрукларыннан башка ир-аттан беркем юк...
— Булдырыр микән? — дип шик белдердем.
— Булдырмас сиңа!—дип кырт кисте Дамир.—Иртәнге зарядканы башлангычларда кем ясата дип беләсең! Безнең аба!.. Бер кычкырып җибәрсә, котың калмас!.. Аны бөтенләй яңадан киендерделәр. Тик аягына таба алмыйлар әле...
Безнең малайлар, бәйрәм дип, аякларына ап-ак оекбаш өстеннән өр-яңа чабаталар киеп киткәннәр иде. Ләкин командир кешегә чабатадан килешәмени?..
— Аптырама, әни... Карарга бар, яме!—дип, Дамир чыгып та йөгерде.
Миңа әйтер өчен генә кайткан икән. Болай булгач, чыкмыйча ярамый инде. Чыктым.
Мин барганда, стадион шыгрым тулып, митинг башланган иде инде. Әллә ни озак бармады, бетте. Оркёстр уйнап алды. Шуннан соң, колонналар берәм-берәм трибуна яныннан үтә башладылар.
Педучилище, аның артыннан урта мәктәп, аннан җидееллыклар: русныкы, татарныкы.
Әнвәрне күреп алдым: үз колоннасы читендә гайрәтләнеп команда биреп бара. Кайсыннан салдырып алганнардыр, аягында ялтырап торган күн итек, өстендә китель, башында армейский фуражка... Дамир кайтып әйтмәгән булса, үз малаеңны танымас та идең...
Ә колоннада күбесе чабаталы... Дамир белән Айрат та шунда... Тырт-тырт басалар, тырышалар...
Трибунага җитәрәк, Әнвәр укытучылар алдына, колонна башына чыгып басты да йөзен чак кына артка таба бора төшеп:
*— Колонна, смирно! Равнение на трибуну! — дип зыңгылдатып команда бирде.
Үзе уң кулын чигәсенә куеп, сулын гәүдәсенә кысып, строевой белән китте... Ә колоннасы тигез йасып, аның артыннан тып-тып атлады. Югарыдан, трибунадан котлап кычкыруларына, колонна өстендә рәттән өч мәртәбә «ура!» тавышы яңгырады.
Гаҗәеп шома, гаҗәеп матур чыкты...
Стадион капкасы төбендә халык икегә аерылып, колонналарны үткәреп тора иде. Шунда җиткәндә, Әнвәр мине күреп алды. Ул инде янәдән колонна читеннән бара иде. Мине күргәч, авызы колагына җитеп елмайды. Әмма шундук җитдиләнеп, карашын колоннага таба күчерде дә:
— Запевай! — дип команда бирде.
Дәртле җыр күтәрелде. Стадионнан чыгып, флаглар җилфердәтеп шап-шып мәктәпләренә таба киттеләр. Мин басып карап калдым. Күземә яшь тулды...
X
Унынчы төн
Бүген шимбә.
Бүген кич радио Салих Сәйдәшев әсәрләрен тапшырды. Бүлмәдә күңелгә ятышлы матур музыка яңгырап торды.
Мин ялкынлы-дәртле музыка моңы астында сугыштан соңгы тормы-шыбызны искә төшереп яттым. Сиңа сөйләрдәй бик күп нәрсәләр булган икән. Ләкин барын да ничек сөйләп бетерәсең?
Сугыштан соң, бүтән кешеләрнеке кебек үк, безнең дә тормыш рәтләнеп, җиңеләеп китте. Җиңеләймәскә, балалар чын-чынлап кул асты- з ,с. Ә,- № 9.
на керә башлаган иде бит инде. Дилбәр, бакчачылар курсын тәмамлап, питомникның үзендә эшли башлады. Хезмәт хакы әллә ни зур булмаса да, үзенә киенергә-нитәргә җитәрлек иде аның. Ә малайларның тотынмаган нәрсәләре булмады. Җәй башында җуага йөреп жуа саттылар, жиләк өлгергәч, җиләк... Болары өстенә тагы кәрзин үрү. Аннан инде урак өсте... Шулай итеп, очын очка ялгарлык була торган иде...
Әнвәр җиденчене тәмамлагач, аның киләчәк язмышын хәл иткәндә аптырашта калдым: кайда укытырга? Таныш-белешләрнең кайсылары: «һөнәр мәктәбенә озат син аны. үзеңә җиңел булыр», — дип киңәш итте. Ә минем үземнең аны авыл хуҗалыгы техникумына кертәсем килгән иде. Ул бит мәктәпне мактау грамотасы белән тәмамлады. Кергән чагында имтихан да биреп торасы юк иде аңа.
Ләкин ул:
— Сигезенчегә кереп укыйм, — днп үжәтләнде.
Татар мәктәпләрендә сигезенче класс әле ачылмаган иде, мин аңа:
— Русча укуы авыр булмасмы соң, улым? — дип каршы әйтеп карадым.
— Кеше укый бит. Чыдарбыз әле, — диде.
— Укыган өчен түлисе дә була, нишләрбез инде? — дигән идем. Әнвәр:
— Анлык кына табарбыз әле, курыкма, әни, — дип җавап кайтарды.
Шуны уйлап ахры, урак өстендә, безне ташлап, ындырчылар бригадасына кушылды. Шөмбеттән бер төркем татарлар бригада оештырып, авылларда ындыр сугып йөриләр иде. «Җегәрле малай, салам тарттырырга ярар», — дип риза булганнар. Дуамал каты эшлиләр иде алар, үзләренә дә шәп кенә төшә торган иде. Ачуым килмәгәе, кеше башына сигез-ун килога хәтле... Анысы әйбәт инде аның, сүз әйтерлек түгел... Ләкин Әнвәр ындырчыларга кушылуы белән үз юлына үзе киртә куйган булып чыкты: укулар башлангач та, атна-ун көнләп җибәрми тордылар аны. Янәсе, башлаган хәтлесен сугып бетермичә ярамый. Кайткач, урта мәктәпкә барган иде:
— Болай да укучылар саны тиешеннән артык, җитмәсә, соңга да калдың, булмый, — дип алмаганнар.
Үзем барып ялынып йөрмәдем. Әнвәр исә: «Бер елым әрәм китә инде», — дип борчуга калды. Шулай борчылып, баш каңгырайтып йөргән чагында бәхете басты малайның: кичке мәктәп ачып җибәрделәр. Сигезенче классы да бар. Шунда укый башлады. Классташлары — егетләр, җиткән кызлар, ә бу малай гына бит әле. Тәмәке тартырга-нитәргә өйрәнеп китмәгәе дип, шүрләбрәк тә торган идем. Аны-моны сиздермәде тагы. Кичке мәктәптә бер ел укуы, киресенчә, файдага гына булды. Фәезхан исемле бер егет белән дуслашты ул. Тегесе аның алтын куллы егет иде: фото да төшерә, радиоалгыч, сәгать, тегү машиналары кебек нәрсәләрне дә төзәтә белә. Әнвәр Фәезхан эшләгән мастерскойга өйрәнчек булып йөри башлады. Бик әйбәт булды. Әнвәр үзе дә:
— Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, — дип кенә җибәрә торган иде. Фәезханнан бер кыш эчендә әллә ниләр өйрәнде. Шул чакны мин Шәмсетдин хәзрәтнең сәгать коралларын алып калмавыбызга кырык тапкыр үкендем. Малайга ярап торыр иде.
һаман шул Әнвәр дә Әнвәр моның телеңдә дисең бугай? Ашыкма, Назим, алай дияргә, сәбәбе бар бит аның. Әнвәребез малайларның иң олысы, мин аның хакында: әгәр дә мәгәр аны олы юлга чыгара алсам, калган ике малайны кеше итүе күп җиңел булыр дип исәп иткән идем. Шуңа күрә мин төп игътибарымны аңа юнәлдердем дә. Бераз үсә төшкәч, ул семьяда бөтенләй баш булып китте. Алай-болай бергәләшеп киңәшергә туры килсә, аның сүзе минеке белән тиң, кайчакларны хәтта өстенрәк тә була торган иде. Ә калган ике малайны ул, чын-чынлап үз канаты астында тотты. Тегеләр, бигрәк Дамир, читкә тайпылып, ялгыш-
рак юлга керә башласалар, ирләрчә катылык та күрсәтеп ала торган иде.
Сугыш беткән елның көзендә мин Карилегә барып өебезне сатып кайттым. Бу исә безнең тормышка, бигрәк тә минем үз эшемә кызык кына үзгәрешләр кертте. Сөйлим әле шуны...
Баргач, таныш-белешләрнең барысы белән дә күрешеп, хәл-әхвәл сорашып чыктым. Болан ярыйсы гына торалар. Ярыйсы дип, шул инде, сугыш бетеп, бераз җиңеллек килсә дә, бик күпләрнең күңеле сынык: киткән халыкның бик азы гына кире әйләнеп кайта алган. Төхфәтләр, Андрейлар, укытучы Мөхәммәдиләр, тагы әллә кемнәр ятып калган — саный башласаң, очына чыгарлык түгел...
Рәхим абый миңа:
— Тузындык шул, Мөнирә, бик нык тузындык бу сугыш аркасында... Хәзер менә бөтенесенә яңабаштан тотынырга туры килер, — диде кырыс уйчанлык белән һәм сынаулы карашын минем күзләргә төбәп: — Ун елын тутырырга әллә ни күп калмады... Назим кайтса, бәлкем, кире күченерсез? Аңарчы, бәлкем, йортыңны сатмыйча торырсың, ә?—диде.
— Белмим шул... Кайтсын гына... Уйлашырга булыр... Ә йортны сатмыйча булдыра алмыйм: тормыш итүләре читен шул, — дидем.
Үгетләмәде-нитмәде, тик:
— Ярый, хәерлегә булсын... Назим кайтса, дөньяда мин барын, Кариле дигән авыл барын онытмассыз әле, — дип кенә куйды.
Авылда өйне алырга теләүчеләр аз түгел иде. Мин Тәнзиләләргә туктаган идем, шунда байтак кеше кереп сөйләшеп чыкты. Ләкин берсе дә ун меңнән артыгын бирми, ә минем унбиштән дә кимгә сатасым килми иде. Юкса, хәзерге белән чагыштырганда, аның унбише дә чүп бит инде...
Бер кичне Тәнзиләләргә егерме биш, егерме алты яшьләрендәге бер егет килеп керде. Өстендә инде шактый ук туза төшкән шинель, башында төсе уңа башлаган йолдызлы фуражка. Килеп керде дә бүлмә уртасында тукталып, башыннан салды, саргылт чәчләрен сыпырып җибәрде, аннары миңа таба атлап:
— Исәнмесез, Мөнирә апа!.. Сау-сәламәт кенә кайта алдыгызмы? — дип кулларын сузды.
Минем кулны ул шундый нык, шундый җылы итеп кысты, мин, эчке бер калтырану тоеп, аның йөзенә текәлдем: кем икән бу?.. Чыраенда таныш чалымнар бар дасыман, юк тасыман... Җитмәсә, бер күзе пыяла икән... Салкын тоныклык белән елтырый...
Хәтеремә һич кенә дә китерә алмадым бит кемлеген...
— Сез мине танымый торасыз инде. Гаҗәп түгел, — диде ул, ягымлы елмаеп. — Соң мин бит ни... сез ачкан балалар бакчасына иң беренче булып аяк баскан малай... Хәй Абашев...
Утырган җиремнән сикереп тордым.
— Габделхәйме?!, һай, җаным, бөтенләй зур кеше булып беткәнсең ич син, — дип аның таза иңбашларына үрелдем.
— Нишлисең, Мөнирә апа, дөнья малай килеш кенә калырга кушмый икән шул... Теге чакны сез мине кулыгызга күтәреп алган идегез бит, ә! — диде ул, минем җилкәдән иркәләп.
Тәнзилә бер кырыйда исе китеп, авызын ерып карап тора иде. мин аңа:
— Әйдә, туганкаем, ни сыең бар, кызганма,—дип әмер иттем.
Өстеннән шинелен салып җибәргән иде, ни күрим, Габделхәеңнең ике як күкрәге дә орденнар, медальләр белән тулган. Сул күкрәгендә ике рәт булып тезелгәннәре атлаган, селкенгән саен бёр-берсенә тиеп, матур чыңлап куялар. Әлбәттә, ул аларны һаман да чыңылдатып йөрми торгандыр, минем янга гына шулай тагып килгәндер: ни дисәң дә, мин аның кулыннан тоткан иң беренче тәрбиячесе бит...
Өстәл янында каршыма утыртып, сорашырга тотындым.
Син аны яхшы хәтерлисеңдер, Назим. Сезнең мәктәпне тәмамлагач, ул Кочка Пожарга китеп, педтехникумда укыган. Аны тәмамлавына Пермь өлкәсенә эшкә җибәргәннәр, ләкин бер ел да укытырга өлгермәгән, армиягә алганнар. Аннан инде сугыш...
— Башланганыннан алып ут эченнән чыкмадым диярлек, шулай да ничектер хәвеф-хәтәр дигән нәрсә байтак вакытлар читләтеп үтә белде... Инде шул килеш, бер тамчы кан коймаган килеш Берлиннарына барып керермен дигән идем, булмады... Көнчыгыш Пруссиягә бәреп керүгә тидерә алдылар тәки... Менә, — диде ул, салкын елтыраган пыяла күзенең кабакларын селкетеп.
— Ә хәзер кайда?
— Хәзерме? Укытам. Тарих, география... Назим абый фәннәре. Болар өстенә тагын военрук та... Кеше җитми бит.
— Мәктәп ничегрәк соң? Рәткә салып буламы? Тырышасызмы? — дип, мин күптәннән инде күңелемне борчыган сорауларны тезеп киттем.
— Тырышмаган кая... Ләкин теге замандагы мәктәптән ерак әле без, бик ерак... Назим абыйлар кулы астында дөньяда беренче мәктәптә укыганбыз икән... Хәзер менә шул үткән чорны хыял итеп тотабыз, хыял... Әмма ирешелмәслек хыял түгел, тырыша торгач, бер ирешербез әле... Бу елны менә Урталык җирне кире мәктәпнеке иттек. Киләсе елдан утырта башлаячакбыз. Аннан әле күптән түгел генә кичке мәктәпне янәдән ачып җибәрдек, — дип ашыкмыйча гына, сүзләрен саран гына итеп җавап бирә барды ул.
— Назим абыйларың ирешкән дәрәҗә сезгә чик түгел, сез аны узып та китәргә тиеш ич, — дидем мин.
Габделхәй өстәлгә куелган таза кулына текәлеп караган көе эчке бер җылылык белән:
— Әйе... Кеше күңеленең чиге юк аның, ди торган иде безгә Назим абый... Димәк, үсүнең дә чиге булмаска тиеш, — дип җавап кайтарды.
Ул моны бик гади итеп әйтсә дә, аның сүзләреннән күңелем тулды, мин хәтта бераз вакыт ни әйтергә белмичә сүзсез калып тордым...
Байтак сөйләшеп утырдык без.
Габделхәй иң азактан уңайсызланып, кыюсызланып кына безнең йорт белән кызыксынганлыгын да әйтте.
— Ә нигә сиңа йорт? Өйләнергә, әтиләреңнән башка чыгарга уйладыңмы әллә? — дип сорадым мин.
— Өйләнмичә дә булмас, Мөнирә апа... Гомереңне буйдак булып уздырмассың ич... Болай үзе .әтиләр янында торып торырга булыр иде, сүз әйтмәсләр... Ләкин хикмәт анда гына түгел...
— Хикмәт нәрсәдә?
— Хикмәте аның, Мөнирә апа, болайрак: берәрсенә сатып җибәрсәгез, икенче авылга, икенче җиргә күчереп куймагайлары дим. Ә минем күчертәсе килми, безнең авылда утырган җирендә утырырга тиеш ул йорт... Ни дисәләр дә, анда сез торган, Назим абый торган... Тик барын берьюлы чыгарып салырга акча гына җитенкерәми әле минем... Ә болай сез куйган хакка риза мин, — диде Габделхәй.
Җүләр, мондый кешегә йорт сатмыйлармы соң!
Мин Кариледә чагында ук Габделхәй барлы-юклы әйберләрен безнең йортка күчереп тә куйды. Ә акчасын исә өлеш-өлешләп Шөмбеткә җибәргәләп торды. Әлбәттә, барын берьюлы биргән булса, без, бәлкем, сыер да сатып ала алган булыр идек. Нишлисең? Кәҗә сатып алдык та калганына бераз өс-башны рәтләдек. Сугыш вакытында бик нык йолкынган идек шул.
Ләкин, йорт сатып сыер урынына кәҗәх җитәкләп калуына үкенә икән бу дип уйлама син. Габделхәй әйтмешли, хикмәт сыер белән кәҗә-
дәменП? Хикмәт хәтта йортыбызның ышанычлы кеше кулына эләгүендә дә түгел, бөтенләй башкада...
Карилегә кайтып, Габделхәй белән күрешү әллә нишләтеп җибәрде мине...
Ие, Назим, минем белән бергә син дә куана аласың: безнең бәхет агачының тамырына корт тигән булса да, без чәчкән орлыклар әйбәт тиресләнгән, дымлы җиргә төшкәннәр икән һәм матур шытып кына калмаганнар, җил-давылга бирешмәслек булып үсеп җитешкәннәр. Ул да түгел, үзләре дә шундый ук орлыклар сибә дә башлаганнар...
Тормышның-яшәешиең төп мәгънәсе шунда түгелмени?
Габделхәй белән очрашудан соң мин үз эшләремә, үз-үземә чит күз белән карарга тырышып та йөрдем. Тормыш авырлыгыннан басылып, торгынлыкта калмадым микән дип, йөрәгем мүкләнә башламадымы икән дип... Үз-үзеңә шулай карансаң-нитсәң, кырын яклар күренә икән ул...
Дөрес, мин бүтән тәрбиячеләрдән калышмыйм. Балаларга үгет-нәсихәт бирү, вакытында дәресләрен хәзерләтү, кино-концертларга, экскурсияләргә йөртү, шаянракларына күз-колак булу һәм башка шундый бетмәс күп эшләргә мин бар күңелемне салырга тырышам... Җәйге айларда бүтәннәргә караганда минем җилкәгә күбрәк тә төшә торган иде әле. Бөтен детдом балаларын ияртеп питомник бакчасына карлыган чүпләргә бару яисә болынга төшеп, шәһәрдәге берәр учреждениегә печән җыешу кебек эшләр һаман да миңа йөкләнелә иде. Имештер, калган тәрбиячеләр шәһәр кызлары, андый эшләрнең рәтен белеп бе-термиләр, ә мин авылдай килгән хатын, беләм...
Ләкин Карилегә барып кайтканчы эшләгән эшләрем миңа аз булып, сай һәм салкын башкарылган эшләр булып тоела башлады. Ә бит балаларга, бигрәк тә үксез-ятим калганнарына җылы кирәк. Ие, иң кирәге йөрәк җылысы... Мин алар янында озаграк кала башладым, хәтта ял көннәремдә дә кичләрен балалар янында утырып кайта торган булдым.
Миннән күреп, бүтән тәрбиячеләр дә тартыла төште. Детдомда тормыш күзгә күренеп яхшыра барды һәм мин: «Ник баштан ук ныклап тотынмадым икән?» — дип пошынып та йөрдем. Тормыш авырлыгы басыбрак киткән иде шул, шайтан алгыры...
Аның тагы бер уңай ягы бар иде: мин кай кичләрне детдомга үземнең малайларны да ияртеп бара идем. Урамда буталып йөргәнче, күз алларымда булырлар дип... Детдом балалары белән дуслашып китүләре аларга рус телен яхшырак үзләштерүләре өчен дә файдасы тими калмады.
Ул елны Әнвәр сигезенчене тәмамлады. Көзен классларында егермеләп укучы иде, ә язга чыккач, нибары бишләп кенә калган. Укый-укый таралышып беткәннәр. Шунлыктан алдагысы елны мәктәпләрендә тугызынчы классны ачмаска булганнар.
Әнвәр көндезге мәктәпнең тугызынчы классына күчте. Баштарак авыррак булды аңа. Авыр булмаска, кичкедә кайбер фәннәрне җүнләп укытмаганнар. Бигрәк .тә рус әдәбияты белән немец телен. Тик физика- математикадан гына төпле белем бирә алганнар. Монысы Әнвәрнең иң яратканы иде. Шул яктан көндезгедә дә үзен бик тиз танытып өлгерде. Гомумән, уку аңа бик җиңел, бик ансат бирелә торган иде. Сәгатьләр буе дәрес хәзерләп утырганын хәтерләмим дә мин аның. Хәер, алай озаклап, рәхәтләнеп утырырга вакыты да тими иде. Тормыш артыннан куасы да бар иде шул малайның...
Әнвәр сигезенче классны тәмамлаган елны көзгә таба без яңа квартирга күчендек. Шәһәр Советы бирде. «Сез фәлән семья, сез төгән кешеләр икәнсез»,—дип тормадылар. Тикшереп-бәйләнеп йөргән кеше булмады. Турысын әйткәндә, РОНО кешеләре зур ярдәм итте безгә, шәһәр Советын шулар кысты. Бигрәк тә РОНО мөдире Нелюбин. Тегеннән Усть-Омгадаи Вера Николаевна язган хатлар да йогынты ясамый кал-
магандыр. Аннан килеп, эштә дә мин алай сынатып ятмый идем ич.., Ә квартирыбыз бик әйбәт булып чыкты. Өч тәрәзәнең өчесе дә кояш ягына карый. Ишек алдысы да стадионсыман: зур да, чирәмле дә...
Нелюбинның тагы бер яхшылыгы тиде миңа. Квартир алгач, озак та үтми, Мурманский детдомны тараттылар. Таратмаска, анда эвакуацияләнеп килгән балалар бик аз калган иде инде. Күбрәге үзебезнең Шөмбет тирәсендәге ятимнәрдән тора иде. Шөмбетиең үз детдомына кушарга иттеләр. Мин группам белән кушылырга йөргән чагымда, беркөнне Нелюбин чакыртты. Бардым. Барсам, әйтә бу:
— Сез күптәннән инде балалар бакчасында эшләргә кызыгып йөрисез бугай. Татар бакчасында бер урын бушады, күчәсезме шунда? — ди.
Күчмиләрме соң! Детдомда эшләрем болай әйбәт кенә барса да, ул нәниләрне шулхәтле сагынган идем мин — тел белән аңлатып бирерлек тә түгел. Канга, сеңергә сеңгән!..
Рәхмәтләр әйтеп, Нелюбинның кулын кыстым.
Эшли башладым. Җырлый-җырлый. Чәченә чал кереп, карчыклар кыяфәте ала башлаган хатын димәссең, унтугыз-егерме яшьлек җилкенчәк кыз диярсең!..
Ул елны без беренче тапкыр уракка чыкмадык. Көймә сатып алдык та утын-печән ташырга тотындык. Ә көзгә табарак Әнвәр үзенең класс-ташларыннан җиде-сигез кешелек бригада төзеп, ерак бер колхозга салам эскертләргә чыгып китте. Ударный комсомольский бригада, янәсе. Егетләрне туплап, җыенып йөргән чагында әйтте ул миңа:
— Бу елны кирәк хәтле ипине мин үзем генә дә эшләп алып кайтырмын. Син инде Дамирлар белән көймәдә йөр. Миннән башка сез бик иркенләп, рәхәтләнеп йөрисез бит, бераз ял итәрсез, ичмаса, — диде.
Анысы чын: Әнвәрдән башка барсак, үзебезгә үзебез хуҗа булып иркенләп, киңәеп йөри торган идек. Утын белән печән хәзерләгән арада карлыганына-бөрлегәненә кереп чыгарга да өлгерәсең. Кай көннәрдә, Дамир белән Айрат кармак салып, балык тота алсалар, яр буенда уха пешереп ашыйсың... һай, рәхәт көннәр иде ул. Әле дә сагынам мин шул йөрүләребезне. Хәлем булса, менә бүген дә барыр идем, ком гарәбесы- ман, тагы кояш нурларында янар идем. Тирләп-пешеп утын ташыганда җилкә тиресе суелудан да куркып тормас идем, кеше күзеннән дә оялмас идем... Валлаһи! Чиксез авыр хезмәт булса да, нишләп шулчаклы рәхәт булды икән ул утын ташулары?..
Әнвәр бик куандырды мине. Бердән, ике-өч капчыклап икмәк алып кайтты. Икенчедән, аның даны ни тора? Райкомолдан мактау кәгазьләре тоттырганнар, район газетасына яздылар.* Кайтып укый башлауларына үз классларымда комсорг итеп сайлаганнар тагы. Иркен сулап куйдым мин. Кырый-кырыйдан бара торгач, тәки олы юлга басты бугай, дидем... йөрәккә ял тия башлады.
Мин бу тойгыны аның үзенә дә әйттем, ә ул пошынгансыман итеп:
— Әллә ни искитәрлек эшләр кырган юк әле... Минем яшьләрдә әти Кариленең комсомол атаманы булган дисең ич, — дип маңгаен гына җыерды.
Син дә бит, Назим, эшләгән эшләреңнән һичкайчан канәгать булмас идең... Олы малайда мондый нәрсәне сизү күңелемә бик ошады минем...
Синең киткәнеңә ун ел тулып килә иде. Көттек без сине. Декабрь аенда ипи карточкалары бетерелеп, акча алмашынган көннәрдә җыйнаулашып фотога төштек. Сине өзелеп көткән көннәр бер истәлек булсын дигән идек.
Кайтмадың. Ни уйларга да белмәдек. Юкса, нинди матур, нинди хуш төшләр күрә идек бит! Язмыш безне сөендерергә теләмәде. «Тормышыгыз алда әле, көчәнегез!» — дигән кебек итте...
һай, кыен да инде ул билгесезлек. Күңел сызлануларыннан вакыт- вакыт бәгырь кыллары өзелер кебек.
Ичмаса, балалар төшенкелеккә бирелмәсеннәр, сызланмасыннар дидем. Аңарчы синең турыңда бик еш сөйли торган идем. Инде болай булгач, сине искә алмаска тырыштым. Карасаң, шулчаклы кырысландылар алар. Күз карашлары һаман моңсу-сагышлы, уйчан-җитди була иде ул, Дамирына хәтле бер төрле боек, нәүмиз кыяфәт алды...
Юкка пошынганмын: малайларның укуы йомшамады гына түгел, киресенчә, алар бер төрле усаллык, хиреслек белән ябыштылар.
Әнвәр унынчы классны тәмамлады. Медаль ала алмады алуын. Аттестатында берме-икеме дүртлесе бар иде. Кая барыр, нишләр инде дип торганда, беркөнне кайтып әйтте:
— Казан университетына керәм мин, әни. Син каршы түгелме? — диде.
— Җүләр, каршы булалармы соң? Тик керә алырсыңмы икән? — дидем мин, чиксез сөенеп.
— Анысы, әни, безнең эш, — диде ул, таза, каты кулын минем җилкәгә салып.
Иптәшләре аның кайсы Мәскәүгә, кайсы Ленинградка, кайсы Сверд- ловскига китәргә җыена иде. Күбесе дөньяларын онытып хәзерләнә: ул елларда вузга керү омтылышы бер төрле эпидемиясыман иде. Безнекенә алай иркенләп хәзерләнергә җае бик чыгып тормады. Анда барып имтиханнар тапшыру өчен дә, эләгә калса, укыр өчен дә, акча эшләп, тегесеи-монысын рәтлисе бар иде. Ике-өч атнасын Дамир белән икәүләшеп гортоп утынын кисеп йөрделәр. «Ныклап әзерләнергә вакыты тимәде, керә алмас инде, мөгаен», — дип, мин шөбһәләнгән дә идем. Университетның физика-математика факультетына конкурс шәп кенә була, ди, бер урынга бишме-алтымы кеше... Уен эш түгел...
Ахырда, кирәк-ярагын юнәтеп озактык без аны. Унбиш-егерме көннәрдән кайтып та төште... Кергән! Бәреп кергән!.. Бер генә дүртлесе бар, калганнары бишлеләр... Минем үземнең дә түбәм түшәмгә тия язды... Өч-дүрт ел элек мин мондый хәлне хыялыма да кертә алмаган идем, ә хәзер күр: безнең малай студент!.. Аның университеты да нинди бит — Ленин укыган!.. Кичен, аулакта калгач, Әнвәр алып кайткан кәгазьгә карап, күңелем тулып, еладым хәтта... Синең өчен дә, Назим: күрсә икән, белсә икән дип...
Әнвәрнең уңышы тегеләрен дә канатландырып җибәрде... Мин сиңа бер әйткән идем бит әле: олы малайны кеше итә алсам, тегеләрен өстерәве җиңелрәк булыр дип... Исәбем ялгыш булмаган... Тормышта балык кына түгел — һәрнәрсә баштан бозыла, баштан черергә тотына ич ул. Бигрәк тә семьяда... Ничектер менә шул нәрсә үз вакытында акылыма килгән. Югыйсә соңыннан терсәгеңне тешләргә бик тырышып карар идең дә, булдыра алмас идең...
Әнвәр Казанга киткәч, озак та тормый Дамир классларында ирекле темага сочинение язган. Исемен «Мой старший брат» дип атаган. Мин белмәс тә идем, рус теле укытучысы әйтте.
— Бу малаең да абыйсы эзеннән барырга чамалый... Әле комсомолга алуларын үтенеп, гариза да язып тапшырган. Әйтмәдемени сезгә? — диде.
— Юк, әйткәне юк әле, — дидем мин, куанып.
Кичен Дамирның үзеннән сораган идем, ул елмаеп:
— Аның нәрсәсен әйтеп торасың? Шулай кирәк... Без кемнән ким? — дип кенә куйды.
Безнең сөйләшүне Айрат тыңлап торган икән. Монысы күзләрен елтыратып:
— Әнвәр аба сорап-нитеп тормый иде. Үзе белә иде. Шуңа күрә университетка керә дә алды, —диде.
Ни дип җавап бирәсең инде ул тишек борынга, я! Акыл сатуның мәгънәсе юк, мин аны:
Бар, эшеңне бел. Көтүне тагын йоклап калырсың, — дип кәҗә каршыларга чыгарып җибәрдем шикелле...
Дилбәрнең укуга алай исе китми иде. Алган хәтлесе бик җиткән дип йөри иде. Ләкин энесенең һич көтмәгәндә югарыга таба үрмәләп китүе аны да уйланырга мәҗбүр иткән икән. Беркөнне ул:
— Питомникта эшләве җиңел түгел түгелен, шулай да авыл хуҗалыгы техникумына заочно керсәм, ничек булыр икән? Ерып бара алырмынмы, әни? — диде.
Без икәү генә идек, мин аңа:
— Тырышсаң булыр, исәбең әйбәт кызым, — дидем.
— Ярый, бу елны булмады инде, алдагысында чамаларга кирәк, — дип күңеленә ныгытып куйды.
Аның йөргән егете бар иде. Мин аны озакламас, очып китәр инде дип көтебрәк тора идем. Кыз кеше, яше егермедән узган, очарга бик вакыт. Әлбәттә, мин аны ашыктырмадым, ә ул үз көенә йөри бирде. Тик кияүгә чыкса, укый алмас инде тагы, дип кенә шикләнә идем.
Ләкин .бичаракайга укырга да, кияүгә чыгарга да насыйп булмаган икән... Шул инде, тормышыбыз чак кына ямьләнеп, нурлань/п китә башласа, язмыш әллә каян гына үзенең кара болытын китерә дә чыгара. Кояшның яктысы да, җылысы да төшмәсен боларга дигән шикелле. Гел шулай...
Башта берни сизмәдек. Уйламадык. Соңрак беленә башлады: еш кына йөткергәли бу. Эше җиңел түгел. Янгыр-кар димиләр,’җил-буран димиләр — һаман тышта, һаман тез тиңентен балчык-кар ерып йөрүдә. Алмагач, чия, карлыган дигәч тә, үстерергә, тәрбияләргә кирәк. Ансыз кеше авызына җимеш керермени?
Менә шул эшләрдә йөргән чагында суык тидергәли торгандыр дип кенә уйлый идек. Ул үзе дә шулай дип исәпли, күренергә барса, врачлары да суык тиюгә, ютәлгә каршы гына дару язып җибәрә торганнар иде.
Берәр ел шулай йөреп уздырды. Ахырда миңа шик төште.. Көчләп, куып чыгаргандай итеп, ныклап тикшертү өчен врачка озаттым.
Тикшертсә, шул икән. Үпкәсендә шактый тирәнгә үтеп, җәелеп, куркыныч формага кергән икән инде. Күршедә аның Галя исемле бер иптәш кызы бар иде. Менә шул Галя белән бер бүлмәдә кунуларыннан гына күрәм мин аны. Соңыннан үзе дә тишелде: аның янына куна кергәч, кай кичләрдә өшенеп яткан дустын җылыту өчен янына менеп, кочаклап та яткалаган икән. Ә бит Галяда ул чакны туберкулезның «ачык формасы» булган. Башта белгән булсак, бер-бер чарасын күргән дә булыр идек, бәлкем. Сизмәдек шул, абайламадык... һай, абайламадык... Галя больницага кереп яткач кына беленде...
Дилбәргә дусты Галя эзеннән атларга туры килде. Больницадан башы чыкмады диярлек. Валунскига китеп, диспансерда да ятып кайтты. Әллә ни файдасы тимәде. Бер булмаса, булмый икән инде ул. Ләкин безгә аны ничек тә коткарып калырга кирәк иде, көчебездән килгәннең барын да эшләргә тырыштык.
Тугызынчы классны тәмамлагач, Дамир беркөнне миңа:
— Безгә булышам дип, абыйның укуын ташлап эшкә керүе бар... Университет һаман-һаман эләгеп тормый ул. Булмаса, мин үзем эшкә керим әле. Кичкегә йөреп укырга да була бит, — диде.
Тормыш итүләре кыенлашкан иде. Тапкан хәтлесе Дилбәрне карауга, тәрбияләргә, дарулар алырга китеп бара иде. Каршы килмәдем. Дамир урман хуҗалыгы машиналарын ремонтлау мастерское янында
оештырылган электриклар курсында алты ай буе укып, шул ук мастерскойда эшли дә башлады. Бер елы югалды югалуын, әмма нишлисен инде? Тормыш бүтән җаен күрсәтмәде шул безгә.
Айрат сигезенчегә кереп, өлкән абыйсы юлыннан китәргә исәп тоткан иде. Ләкин җиденчене тәмамлавына мйн аңа:
— Уку түләүле бит анда. Әллә педучилищега керәсеңме? Ичмаса, стипендия алыр идең. Укытучы булу'начар түгел, әтиегез укытучы иде бит, — дидем.
Күнде тагы. Күнмәскә, бүтән чарасы юк иде. Имтиханнарын әйбәт кенә тапшырып, кайчандыр мин үзем укыган йортка йөри башлады малай.
Шулай итеп, без артык-портык расходлардан котыла бардык. Тегендә укып яткан Әнвәр дә, баерак-хәллерәк семьядан чыккан студентлар кебек, тегесен сорап, монысын алдыртып интектерми иде. Ничектер әмәлен табып үз хәлен үзе рәтли ала иде. Ул гынамы әле, ничектер үзеннән кысып, Дилбәргә кирәк нәрсәләрне сатып алып җибәргәли иде.
Тырыштык инде, бик тырыштык, ләкин җиңә генә алмадык.
Дилбәр үзе саклана белмәде шул. Чак кына рәтләнә төштеме, үз хәленең ни икәнен белмичә, иптәшләренә ияреп тегендә чыга, монда бара. Әллә ничә тапкыр суык тидерде. Монысы инде чүп өстенә чүмәлә. Шуның белән вакытыннан элек үзен-үзе харап итеп ташлады.
Язын, Сөнмә белән Валунка боздан арчылып, болыннарга су җәелгәч, навигация башлану уңае белән катерлар парады уздырыла торган иде. Болай бик күңелле нәрсә.
Бөтен Шөмбет куба. Яр буйлары шау-гөж килә. Теләгән халыкны, оркестрлар уйнатып, катерларда күңел ачтырып йөртәләр. Дилбәр дә түзмәгән, иптәшләренә ияреп чыгып киткән. Янәсе, хәлендә әле, дөнья яменнән мәхрүм булмыйк. Өстендә җәйге пальто, аягында капрон оек... Карап кына калмаган, утырып киткән. Берсеннән төшүгә, икенчесенә, өченчесенә... Энекәшләре күргән булсд, борып кайтарып җибәрерләр иде. Ә теге иһаһай-миһаһайларга нәрсә?..
Кайтып егылды ул. Күңел ачып йөрүләре кабер юлларын гына кыскартты мескенкәйнең. Берни эшләтә алмадык. Болай да беткән җанның суык үзәгенә үк үткән. Җәй урталарында мәңгегә шиңде ул гөлебез... Энесе Әнвәрнең өченче курсны тәмамлап җәйге каникулга кайтуын да көтеп җиткерә алмады. Үземнең барырга хәлем юк иде, әти кабере белән янәшә җирләгәннәр. Авыр туфраклары җиңел булсын инде.
Бу аяныч хәлне сабыр гына, тыныч кына сөйләдем мин сиңа, Назим. Әмма ул чакны йөрәгемә ябышты минем... «Кешедә йөрәк кыллары ничә икән? Бер-бер артлы шартлап өзелә барып, ничәсе калды икән? Тагын берсе өзелсә, чыдый алмам инде ахрысы», — дип актык чиктә өзлегеп йөрдем...
Унберенче төн
Ай-Һай авыр булды ла соң бүгенге көн!.. Авыр дип мин көндез кичергән тетрәнүләремне, дулкынлануларымны әйтәм... Сиңа ниләр сөйләячәгемне дә ныклап уйлый алмадым.
Иртәнге якта искәрмәстән Айрат кайтып төште. Ниһаять, бәгырь кисәгемне, кайнар кулларыннан кысып, җылы күкрәгемә кочтым... Сагындырды шул бик. Аерылышканга озакламый бер ел бит инде. Күрә алмам инде ахры дип, курыккан да идем. Насыйп булган икән... Төпчек бит, күңелгә иң татлысы, сөеклесе бит...
Кичә мин сиңа. Дилбәрнең соңгы көннәре турында сөйләдем бугай. Читен, бик читен көннәр булды ул безнең өчен, Назим...
Дамир унынчыны эшләгән көйгә кичке мәктәптә тәмамлады. Шак
тый авырга килде аңа. Үзең уйлап кара: сигез сәгать эшлисе, аның өстенә кичләрен дүрт-биш сәгать дәрестә утырасы. Иртән сәгать алтынчыда торып, юына-нитә дә бераз дәресләрен караштырып ала. Аннан тизрәк эшенә йөгерә. Мастерскойларына кадәр дүрт чакрымнар бар, ашыга. Кичке якта кайтып, тамагына җүнләп кабарга да өлгерми, тагын чыгып чаба. Бу юлы инде дәресенә...
Көндезге мәктәпкә йөргән чагында китап укуга алай исе китми, чак кына җае килдеме, урамга шылу ягын карый торган иде. Абыйсы Әнвәрнең дә, энесе Айратның да капма-каршысы дияргә була иде... Әйе, Дамирга китап бар ни, юк ни иде. Үкенгәнлеген белмим, сиздермәде, ләкин эшләп тә, укып та күп нәрсәне төшенде ул.
Эше-укуы бик тыгыз чакларда, аның ачынып:
— Их, вакыт дигәннәрен әҗәткә бирә торган булсыннар иде. Пенсиягә чыккач, икеләтә кайтарып бирер идем мин аны, — дигән сүзләре әле дә хәтеремдә.
Чыдый алмас, я укуын, ә эшен ташлар дип шөбһәләнә идем мин. Сырхаулап-авырып китмәгәе дип тә борчыла торган идем. Ләкин бирешмәде бит, шайтан малай! Тәки ерып чыкты.
Кулына аттестат алгач, абыйсы кебек студент булып китәрме дигән идем, әмма ул:
— Алай ашыгырга артка ут капмаган бит, тагы бер ел эшлим әле,— дип белдерде.
Бераз өстен-башын рәтләргә теләде. Аннан тагы миңа да тормышны алып барырга ярдәм кирәк иде ич.
Ләкин бер ел эшләгәч, аңа студент булып түгел, солдат булып китәргә туры килде.
— Нишлисең, әни, яшь җиткән, тазалык әйбәт, артиллерист буласы кешедән бүтәнне сорамыйлар анда, — диде ул, комиссиядән кайтып кергәч.
Айрат белән икәү утырып калдык. Дамирдаи ике атнага бер тапкыр хатлар гына килә башлады. Себердән, Байкал күле буйларыннан...
Очасы кошлар оча инде ул.
Янда, ояда тик берсе генә канат үстереп, үз чиратын көтеп калды...
Әнвәрнең ничек укуы турында мин сиңа әйткән идем бугай: бик хәтәр тырышты. Бала чагында: «Слабо, слабо!» — дип котырткандагы шикелле...
Елына ике тапкыр каникулга кайта торган иде ул. Кышларын машина юллары өзелгәнлектән, станция белән ике араны җәяүләп кайталар. Начальство үз балаларының каршысына атлар җибәрә, ә бу үзе кебек бер-ике студент белән аркасына рюкзак асып, кар ерып лап-лоп... Рюкзагында миңа күчтәнәчкә берәр такта чәй, уылмаган керләр белән новость порошогы була. Илле биш чакрым... Шабыр тиргә батып, хәлдән таеп кайтып керәләр. Әмма икенче көнне рәтләнеп, кеше кыяфәте кергәч, җәйрәп атта утырып, йомшап кайткан иптәшләре алдында:
— Көчне сынап карадык әле... Яшь чакта йөрмәсәң, кайчан йөрерсең ул араларны? — дип һаваланып маташалар.
Беренче елларны бик ябык, кайчакларда хәтта күз төпләренә тикле күгелҗемләнгән була торган иде. Шулай булмаска, минем тамактан өзеп, өч-дүрт айга бер җибәргән илле-алтмыш тәңкә акча ул заман өчен күпмени? Сирәк-мирәк елга портында, тимер юлда агач-такта, бәрәңге- яшелчә бушатудан алганы да симерерлек булмагандыр инде. Ярый әле, кайбер студентлар шикелле стипендиядән өзелмәде... Нихәтле генә ябык, әлсерәгән булып күренмәсен, һаман да шул сынатырга теләми, гайрәтләнеп, башын тегеләйгә-болайга боргалый да:
— Тыңлап кара әле, әни, муен шыгырдыймы? Эһе, шыгырдамый...
Тегендә дә ипи белән суда утырып калган чакларда, мин менә шулай башны гына боргалап карыйм. Әле шыгырдаганын ишеткән булмады. Ә бит кырык өченче елны муен шыгырдаса да, үлмәдек... Димәк, эш рәтле, яшәргә була, — ди, көлә...
Дүртенче курста чагында тормышын җиңелрәк алып барырга җае чыкты тагы: именной стипендиат иттеләр аны. Тикмәгә түгелдер. Җәмәгать эшләрендә дә катнашыбрак йөргәннәргә генә бирәләр икән аны. Ә безнең малайны беләсең инде, «алма пеш, авызыма төш»,— дип көтеп ятучылардан түгел, айкап-айкалып, җенләнеп йөрүчеләрдән. Баргач та фәнни түгәрәкләрдә катнашып, соңыннан физика түгәрәгенең җитәкчесе дә булган бугай — аермачык белмим. Стипендиясе зарплата кадәр бар, инде хәзер «муенын шыгырдатырга юл куймас» дип сөендем мин...
Шулай әйбәт кенә укып барды ул. Өметләр зур иде. Университет әллә кемнәрне хәзерләми, күбрәге фән кешеләрен хәзерли икән. Шул юл белән китәр, шунда чумар дип көттек. Ул үзе дә шулайрак исәп тоткан иде. Үзе генәме? Укытучылары да.
Ләкин укуын тәмамлап килгән чагында малайның эшләре кинәт хөртиләнеп китте. Шул кара сакал инде...
Диплом эшен яклап, эшкә билгеләнгәч, кайтты ул. Төсенә багасың юк. Күз карашы ук ямьсез, нурсыз. Ни булды икән моңа?—дип аптырашта калдым. Хатларында аны-моны язмаган иде. Сораштым. Уйлаганнары, өмет-теләкләре җилгә очкан икән... Эшкә билгеләнер алдыннан үзе үк әйтеп тә, язып та биргән. Әти безнең шулай-шулай дип... Кая инде фәнгә керүләр! Фәнгә түгел, кайбер иптәшләре кебек заводка да җибәрмәгәннәр: ярамагач, ярамыйсың... Тик бер генә нәрсәгә ярый икән: укытырга...
— Өчәү без. Миңа Татарстанның Буа районы эләкте. Урта мәктәптә физика укытачакмын, — диде ул, моңсу гына елмаеп.
— Әллә профессорың ошатмадымы? Әйбәт кешеме соң ул?—дип сораган идем, Әнвәр:
— Әйбәт... Ләкин эш аңардамыни? — диде.
Бик сәер... Именной стипендия биргән чакларында тикшермәгәннәр, сорашмаганнар. Бәлки анысында анкетаның хаҗәте булмагандыр? Алла белсен... Шулай да гаҗәп сәер. Теге ни... Була бит әле: уен дисәң, уен түгел, шаяру дисәң, шаяру түгел... Егетләр җыелышып, арадан берсен кулларына алып һавага чөяләр-чөяләр дә кинәт барысы бер булып читкә тайпылышалар. Теге мескен кисәк лап итеп җиргә килеп төшә... Имгәнәме-нитәме — эшләре юк... Менә шундагы күк... Мондый хәлне ишетү мина да тансык нәрсә түгел, шулай да мин:
— И улым, аптырагансың икән. Укыту да начар эш түгел ләбаса. Әтиегез укытучы иде бит, укытучының да ниндие әле!—дип, аның күңелен үстереп җибәрергә тырыштым.
— Анысы шулай да бит, әни, ирексездән бер дә буласы килми шул... Укытучы итеп хәзерләмәгәннәр дә иде... Менә син үзең яраткан эшеңне ташлап, әйтик... бухгалтер булып утырыр идеңме, күңелең ризалашыр идеме?
Мин аңа:
— Техникумны тәмамлаган чагымда мин үземнең тәрбияче буласыммы белмәдем дә. Үз теләгем, үз ихтыярым белән түгел, көчләп диярлек куйдылар. Соңыннан гына күңелемә ошагандай булды. Синең дә шундыйрак эздән китүең бик ихтимал, — дидем.
— Синең хәл асылда башкачарак булган шул, әни, — дип куйды.
Асылда башкачарак... Җавап таба алмадым, тик:
— Алай өшәнеп йөреп бирешә күрмә тагы... Борын төбендә чыгарылыш имтиханнары тора бит,—дип киңәш бирдем.
■ Ул авызын кыйшайтып:
Андый хәлгә төштек дип, бирешмәбез инде, әни, борчылма, — диде.
Шуннан китте ул һәм жәи урталарында тиешле документларын алып кайтты. Дипломы «с отличием». Түбәсе күккә тияргә тиеш иде кешенең... Дөрес, алай борын асылындырып йөрмәде йөрүен, күкрәген мәче тырнауларын яшерергә тырышты. Ләкин аны сизмисеңмени инде?.. Хәтта иптәшләре арасында элеккечә дуамал шаярып, җенләнеп кыланмый, басынкы гына, уйчан гына кыяфәт белән катышып йөри. Кайчандыр ул классташлары арасында баш иде, әйдәүче иде, ә хәзер? Аның тегеләре дә институтлар бетереп кайткан. Ләкин берсе-бер андый хәлгә төшмәгән. Кайсы фәнгә кереп киткән, кайсы зур заводларга эшкә җибәрелгән... Анкетадагы бер юл, биографиясендәге бер сызык... Нинди көчле куәт бар иде аңарда ул елларда! Җитдиләнде, чамасыз җитдиләнде егет...
Китте ул безнең Буа районына. Укыта алырмы инде, юкмы дип, мин борчылып, янып-көеп .калдым. Тикмәгә булмаган икән...
Аның Фирая исемле йөргән кызы бар иде. Бергә укыганнар, бергә тәмамлаганнар. Тик тегесе химия факультетын, монысы физматны. Ничек танытканнардыр, шайтан белсен. Әтисе сугышта үлгән икән, әнисе авылда гади бер фельдшер булып эшли, ди. Фирая иң олылары икән, үзеннән кала тагын өч сеңелесе бар икән. Авыллары Чуар Татарстанның безнең Шөмбеткә таба сузылган уентыгында, бездән кырык-плле чакрымнарда гына утыра, ди. <
Ләкин кавышырга алар алай ашыкмыйлар иде. Әнвәр:
— Берәр ел эшлик әле... Бер-береңне сынап карарга да кирәк ич, — диде.
Моны мин үзем дә бик хуп күрдем: әле яшь, өлгерерләр, сынашсыннар, белешсеннәр, дидем. Үзеңә гомерлек юлдаш табу уен эш түгел бит ул, ай-һай, уен эш түгел...
Хикмәт шунда, Назим: аның Фираясы кулына диплом алган булса да, эшкә кая китәсе аермачык билгеле түгел иде. Югары белем мини- стрылыгының резервында калдырганнар. Август аенда Мәскәүгә барырга тиеш иде. Шунда кая җибәрерләр инде.
Менә шул билгесезлек Әнвәрнең эчен пошыра иде...
Июль азакларында Мәскәүгә китәсе алдыннан Фирая велосипедка утырып кына Шөмбеткә килеп төште. Кырык-илле чакрым ара дип тормаган. йөрәге түзмәгәндер. Шөмбеттә кардәшләре 6aj? икән, шуны сылтау иткән, күрәсең. Ул килгәч, Әнвәр өйдән тәмам бизде. Иртән чыгып китә, таң алдыннан кайтып керә... Аерылышыр, вәгъдәләшер көннәре... Чәчәктәй балкып, янып йөри егет...
Сүз әйтмәдем. Егет кеше, үз хәлен үзе белергә тиеш, дидем. Тик бер җаен табып: *
— Фираяң белән ник таныштырмыйсың, улым? Киләчәктә барыбер бергә буласы, бергә торасы ич, — дип үтендем'.
— Ояла ул, — диде.
Татарның бер гадәте инде ул: кәләш вакытыннан элек барып күренеп йөрми.
— Ә син әйт: оялмасын, — дип җавап кайтардым.
— Ярый, әни, аның үзенең дә теләге юк түгел, — дип ризалашты тагы Әнвәр.
Шул кичне үк ияртеп алып, кайтты ул аны. Чәй янында байтак кына сөйләшеп утырдык. Беренче күрешүдә үк күңелемә ошап куйды. Бәлкем, шуннан булгандыр: борын-каш тирәләре белән ул безнең Дилбәргә охшаган иде. Ләкин чәче аксылрак, бит-йөзе түгәрәк... Сөйләшүе мөлаем- ачык, кыланышы-тотышы әдәпле, тыйнак... 1 агы шунысы да бар икән: көлгән-елмайган чагында бер битенең түбәнге өлешендә, авыз кырыенда, бәләкәй генә, сай гына чокыр уела... Андый кешене'бик бәхетле була
диләр ич... Сокланып-сөенеп карап утырдым, күңелемә хәтта аның алсуланып янган тулы иреннәре арасыннан менә-менә:
— Әнкәй... — дигән татлы сүз чыгар кебек тоела иде...
«Үзенә юлдаш сайлаганда саташмаган... Кызы инсафлы, абынырга юл куймас», — дип куандым мин.
Икенче көнне Әнвәр аны велосипедка атланып озата китте. Чуарларына кадәр үк барып, үз чиратында кызның әнисе белән күрешеп-таны- шып кайтты.
Ләкин ул алсу иренле кыз безнең өчен чүп өстенә чүмәлә генә булып ЧЫК1 ы...
Ике-өч айдан ук беленде...
Тегендә киткәч, Әнвәр муеныннан эшкә чумган. Урта мәктәптә завуч итеп куйганнар, өстәвенә тагы, университет тәмамлаган, гыйлемле кеше дип, җилкәсенә мең төрле эш аударганнар. Күтәрә аламы-юкмы, әйдә бер мышнап карасын әле... Баштарак хатлары күтәренке генә рухта, җылы гына була иде. һәрхәлдә, пошынырлык нәрсә сизелми иде. Әмма озакламый хатлары сирәгәйде, килсә дә бик кыска, бик төксе юллардан гына тора иде. Күңелем сизенеп: «Улым, әллә Фираяң белән бер-бер хәл булдымы? Хатлары киләме?» — дип сорап яздым.
Озак көттермәде, җавап салды. «Ике хаты килде. Секретный эшкә эләккән. Соңгы хатын җибәрәм, укып, үзең аңларсың безнең хәлне», дигән. Фираяның хатын ачып, укып карасам, йөрәгем үтмәс пычак белән урталай киселгәндәй булды. «Гафу ит мине, Әнвәр, ләкин без бер юлдан бара алмыйбыз — аңларга тиешсең, дигән. Бүтән хат язышмыйк, тынычланыйк... Кеше тормышында булмый торган хәл түгел», дигән...
Юллары төрле икән...
Ансат тагы: «Кеше тормышында булмый торган хәл түгел, тынычланыйк...» дигән... Җан аямый...
Исәрләндем дә калдым... Ни уйларга белмәдем. Упкын кырыйлатып барган кешене төртеп төшергән күк тоелды бу миңа...
Әле дә күз алдымда ул кыз: ничек көче-иманы җитте икән аның? Шул тиклем вәхши кырыслык, зәһәр катылык белән йөрәгендәгене ничек алай ансат кына умырып ташлый алды икән? Бер үк җирдә, бер үк кояш астында үскән, хәтта тормышның бер үк төсле җил-давылларын кичергән җан лабаса... Кем коткысы ул кадәр куәтле булды икән?
Рәнҗетте ул минем бәгырьне...
«Тәгәри торгандыр инде түбәнгә таба», — дип ачындым Әнвәрем хакында. Ичмаса, сәбәбе бүтән төрле булса икән, һаман да шул кара сакал... Тәки туктый алмаган, тәгәрәгән икән... Апрель башларында, озак кына хат язмый торганнан соң, һич көтмәгәндә кайтып төште ул.
Кыяфәте теге дөньядан кайткан кешенеке төсле...
— Ни булды, улым? Нишләдең болай?—дип сорадым.
Сәер ямьсезлек белән авызын кыйшайтып:
— Авырып киттем әле, әни. Врачлар эшне туктатып торырга кушты... Электр белән дәваланырга кирәк икән миңа, — диде.
— Нинди авыру? И ходаем!—дип башын, кулларын тоткалап карадым.
— Нервно-психическое расстройство дигән булалар. Эш күп булгангамы, белмим... Соңгы арада күземә бер кеше ике булып күренә башлады... Әллә нәрсә шунда, — диде ул күңел өшеткеч моңсу-әкрен тавыш белән һәм, җитмәсә, елмаерга тырышып өстәп куйды: — Берсе тагы: «Җүләрләиүең бар, Тимербулатов, вакытында чарасын күр», — дип, кисәтеп маташкан булды, ахмак!
Каршысына утырып еламадым гына...
Кичен йоклар алдыннан рюкзагыннан бер шешә алып ярты стаканнан мулрак итеп нидер салды. Ләкин эчмәде, авызына китергән җиреннән кире өстәлгә куеп:
— Бүген бәлкем болан да йоклап китә алырмын. Арылды бик,— диде. Күн итеге белән тез тиңентен язгы су ерып, җәяүләп кайткан иде ул.
Стакандагы нәрсәсен дарудыр дип уйлаган идем. Кулыма алып иснәп карасам, аракы! Акылымны җуя яздым, тәки шуңа барып ябышкан дип...
— И улым, нишләвең бу? Ник алай итәсең, бәгырь кисәгем? — дидем. Янына килеп утырдым.
— Борчылма, әни, мин аңа керешмәдем әле, — диде ул, кашларын җыерып. — Дару урынына йокы алдыннан гына эчәм мин аны. Эчсәм, җиңеләеп китәм: баш авыртулары да басыла, күз алдында бер нәрсә ике булып күренүләр дә югала. Кайчакны хәтта изрәп йоклап та китә алам, — диде.
Аракыны дару итсен әле кеше!.. Синең акылыңа сыямы бу, Назим?
— Казанда ул электр дәвалауларына каласың килмәдемени соң?— дип сорадым.
— Юк, әни, аның белән генә котылып булмас. Миңа ничек тә тыныч-ланырга, исәп-уйлардан, шушы күзгә күренмәс микроблардан арынырга кирәк. Шуңа күрә мин синең яныңа кайттым да, — диде ул, минем кулбашларымнан иркәләп сыйпый-сыйпый.
Уй-исәп... микроб... Мин аның ни икәнен белмиммени соң? Корычтай нык гәүдәләрне дә әкрен-әкрен генә җебетә-черетә бит ул...
— Сиңа һавада күбрәк йөргәләргә, арып-талып кайткаларга кирәк булыр, улым... йөрәгең тазадыр бит? — дидем.
— Таза... бирешмәскә тиеш, — диде ул, уйчанланып.
йөрмәде түгел, күп йөрде. Сөнмәдә боз аккан көннәр иде, кемнәндер ятьмә алЫп балык сөзәргә баргалады. Мин эштән кайтуга табак-табак балык... Дүрт-биш көннән бераз рәтләнә төште: төннәрен койкасы шыгырдаган аваз ишетелмәс булды диярлек.
Шуннан, бер кичне китапханәдән кочагы белән китап күтәреп алып кайтты. Хәл рәтләнә, вакытны бушка уздырмыйм әле, дигәндер инде. Ленин томнары. Рюкзагыннан тагын байтак нәрсәләр чыгарды. Кече яктагы бәләкәй өстәл китап белән тулды. Шөмбеттә электростанциянең туктатылган чагы иде, лампа яндырып төн уртасына тикле актарынып, укып утырды. Түзмәдем, янына чыгып:
— Ни уйлыйсың, улым? Укырга тиешлесен әле укырсың, өлгерерсең... Башың ял итсен, — дидем.
— Берни булмас, курыкма, әни... Тегендә күп нәрсәгә җитешеп булмады, бераз гына караштырыйм әле,—диде.
Ни әйтәсең аңа? Малай чагында ук ишәк кебек кире иде — барыбер үзенекен итәчәк...
Икенче көнне бугай, мин ул югында, нинди әсәрләр укый, ниләр эзли икән бу дип, өстәлдәге китапларын актарырга тотындым. Шулай актарынган чагымда тегеннән алып кайткан бер китабы эченнән хат кисәге килеп төште. Хат Мәскәүдән, Оборона министрлыгыннан иде. Түземем җитмәде, ачып укыдым. Укысам, хәйран булдым: «Сезнең, иптәш Тимер- булатов, патриотик хисләрегезне аңлыйбыз, дигән. Ләкин армия сафларындагы кадровый офицерларга да кыскартулар үткәрелү сәбәпле, теләгегезне канәгатьләндерә алмыйбыз», — дигән...
Әнвәр белән Айратка хәрби хезмәттә йөрергә туры килмәде.
Хатны кире үз урынына тыгып куйдым. Ләкин күңелне баскай тынгысыз уйлар тәки тышка бәреп чыкты, шул кичне үк:
— Син армиягә китәргә дә исәп иткәнсең икән, улым.-. Ник алай?— дип сорадым.
Каш җимереп карап куйды.
— Хатны укыдыңмы?
— Ие... Укыдым...
Байтак кына эндәшмичә торды. Өстәл янына килеп утырды, бармаклары белән шакылдатып алды.
— Аптыраганнан ул, әни, аптыраганнан...—диде. Тагы беравык эндәшмичә торгач: — Үземне үзем кая куярга белмим... Җавап таба алмыйм,— дип бер ноктага текәлде. — Сүздә бер төрле, тормышта икенче төрле килеп чыга... Тәрбиялиләр, үстерәләр, белем бирәләр, күтәрәләр... соңыннан ышанмыйлар. Ничек була инде ул?.. Совет мәктәбенең, комсомолның, бөтен тормышыбызның мәгънәсен юкка чыгару була түгелме?.. Көчең-куәтең булган килеш, шул көч-куәткә ышанма, имеш... Ни өчен алай ул, син беләсеңме, әни, ә? — диде.
Минем гыйлемнең ни дәрәҗә икәнлеген син, Назим, яхшы беләсең. Аның сорауларына мин җавап бирә аламмы соң? Әмма аңа минем җавап бирүемнең кирәге дә юк иде ахры, һаман үзенең коточкыч авыр сүзләрен бер-бер артлы тезеп кенә торды:
— Ичмаса, чак кына алдаирак, егерме алтынчы я егерме җиденче елларда тумаганмын... Ул чакны сугышка алынып, ут астында үзеңнең кемлегеңне, мондый нәрсәнең дөрес түгеллеген каның, әҗәлең белән, күрсәтеп булыр иде... Шуны уйлап, Мәскәүгә рапорт язган да идем мин... Армиядә төрле хәлләр була бит анда... Ләкин барып чыкмады, җавабын үзең дә укыгансың, беләсең, — диде.
Каиың-әҗәлең белән... Алган сулышыма буылып: «Ник укыттым? Укымаган булса, ул кадәр тирәнгә кереп, газапланып тормас, мыштым гына кушканнарын эшләп йөрер иде», — дип уйладым.
Аптыраганнан-каушаудан ахры:
— Фирая аркасында бирелдеңме син мондый уйларга? — дип сорадым.
Исенә-акылына килгәндәй булды, маңгаена таянып, аска карады.
— Белмим, түгелдер... Дөньяда күп ич алар, Фираялар, — диде һәм шундук авыр сулап: — Шунысы кызганыч та аның, — дип өстәп куйды.
Бу хәлдә миңа нәрсәдер әйтергә, ниндидер киңәш бирергә кирәк иде, ләкин минем зиһенем таркау, буталчык, миңгерәү иде, мин ни әйтергә белмичә каушау-газаплану кичерә идем, аның саен, көчсезлегемне сизгән саен, йөрәгем тагын да ныграк әрни — инде менә-менә күземнән яшь атылып чыгарга тора иде... Ахырда, Әнвәр тынып калган арада, беркадәр зиһенемне җыеп:
— Кеше үзен эштә дә күрсәтә ала ич... Нигә моны истән чыгарасың? — дидем.
— Чыгармыйм... Озакка сузасым килмәгән иде. Үземнең гаебемне, юк, гаепсезлегемне тиз генә аклый алмаммы дип өметләнгән идем... Инде хәзер син әйткәне генә калды. Озак еллар буена.. — диде ул, бүлмәдә ишекле-түрле йөренә-йөренә.
— Кеше арасында төрле имеш-мимеш сүзләр ишетергә туры килә, күңелсез шул, — дидем.
— Тел сөяксез: тегеләй дә борыла, болай да әйләнә... Анысына исең китмәсен, әни,—дип кулын минем җилкәмә салды.
Тагын берничә көннән ул әллә каян гына төн уртасында кайтып керде дә:
— Иртәгә китәм мин, әни, — диде.
— Кая?
— Инжвалунсплавка сал чыгарырга. Ике айга. Инде килештем, сөйләштем... Ә син борчылма, шуннан тәмам рәтләнеп кайтырмын. Үзең әйтмешли, физический арып-талып эшләү кирәк миңа, — диде.
Алдан әйтү юк, киңәшү-нитү юк. Гел үз белдегенчә...
— Кемнәр белән?.. Бүтән җүнлерәк эш таба алмадыңмы? Анда җыенысы эчкече халык, шуны -абайламадыңмыни?— дидем, үпкәләп, риза түгеллегемне белгертеп.
Эчмим дигәннең берәү дә яткызып авызына салмый...
Нишлисең, юл ризыклары хәстәрләми хәлең юк. Үзё ул рюкзагына солдат Швеик, Хуҗа Насретдин турындагы һәм тагы шундыйрак китаплар гына тыкты. Аннан тагы үткен балта...
Телогрейка өстеннән билен киң каеш белән буып, чыгып китәсе ал-дыннан:
— Май бәйрәменә дә күп калмады, кайтырсыңмы? — дип сорадым.
— Белмим, әни... ышандыра алмыйм: анда бәйрәм арасында да эшлиләр бугай. Су зур чагында йоклап ятарга ярамый бит, — диде.
— ...Шөмбет татарлары... Бер төркем... Кайчандыр ул алар белән колхозларда ындыр сугып, ипи эшләп йөргән иде. Дуамал халык. Эшкә ябышсалар — егылганчы, эчсәләр — тәгәрәгәнче... Малайны эштән чыгарып ташламасалар гына ярар иде инде дип, мин хафаланудан котыла алмадым. Әмма Әнвәр, минем хәлне аңлаптыр инде, атна саен балалар бакчасына шалтыратып торды. Ара нибары алтмыш-җитмеш чакрымнар , гына — ул яктан уңай иде. Шалтыраткан саен, аның тавышы көрәя, шуклана бара иде. Шуны тою гына да минем әлсерәгән йөрәгемә хәл бирә торган иде.
Май бәйрәменә дә кайтмады: чыннан да сал бәйләп үткәргәннәр. Бәйрәм узгач, ул бер иптәше артыннан миңа йон күлмәклек алып җибәрде. Беренче зур бүләге... Сандыкка салып куйдым...
Байтак вакытлар сал бәйләп, саллар озатып ятканнан соң, ул үзе дә утырып киткән. Миңа юлдан гына хәбәр итте. Ул елларда Иделдә Куйбышев тирәсендә зур ГЭС корып яталар иде, шунда тикле.
Җәй урталарында гына кайтып керде. Тәне-гәүдәсе бакыр төсенә җитеп янган, ә коңгырт кашлары саргайган... Өстәлгә бер уч акча чыгарып салды, ап-ак тешләрен елтыратып:
— Дөньяда безнең елгалардан да шифалы нәрсә юктыр... Инде хәзер җиңне сызганып тотынырга була, — дип елмайды.
Ныклык бар икән үзендә!.. Чиксез куандым мин. Ләкин шул ук вакытта: «Тагы ниләр күрсәтер икән инде бу», — дип шомланып та куйдым...
Чын, янымда берәр атна торды микән, әйтә бит:
• — Монда башны кыңгыр салып йөрүдә мәгънә юк, әни... Китәм мин. — ди.
— Кая тагы?
— Кая булсын... эшләгән җиремә. Токтымалга ташлап китте бу, дип уйламасыннар... Озакламый көзге сынаулар башланыр, аннан соң урак өстендә авыл җирендә эш беткәнмени? — диде.
— Эшләре качмас, бераз ял ит... Менә-менә практикасын бетереп Айрат та кайтып төшәр, күрешеп китәрсең, — дип, аның үҗәтлеген белгән килеш каршы торып маташтым.
Оста да соң шайтан! Кулын янә минем җилкәмә салып, йомшак тавыш белән:.
— Быел миңа эләккән ял күпләргә тәтеми ул, әни... Ә Айратны мин Казанда күреп китәрмен. Беренче елларында алар Казанка буйларында гына актарынып йөриләр ич, — диде.
Берни эшләр хәлең юк: чанасын теләсә кайсы якка бора да куя! Ә минем эш шул инде: каршы алам, сыйлыйм, аннары, юл кирәген хәстәрләп, озатып җибәрәм...
*
* *
• \
Түземе, сабырлыгы булсын икән кешенең...
Вакытыннан элек өзлекмәдем, көтеп җиткездем — шуңа куанам...
Килде ул көн, килде, Назим...
Партия съездларының ни икәнен син миннән яхшырак беләсең бит. Хәтеремдә, утыз дүртенче елны ахры, ие, шул елны, син, унҗиденче съезд үткәч, җыелышлар уздырып, докладлар ясап, тәмам шашып, җенләнеп йөргән идең. Мин хәтта:
— Анда коммунист кешегә хатынына, бала-чагасына кул селтәп, дөньясын онытып йөрергә дигән карар чыгармаганнардыр ич? — дип сине әрләп тә ташлаган идем бугай.
Ә минем үземнең алай исем китми иде. Бер җыелышып киңәшергә, барасы юлларны билгеләргә кирәктер инде, ансыз булмый-ярамый торгандыр инде дип уйласам да, артык киңәеп шаулауларын яратып бетерми идем...
Сез китеп югалгач та, съездлар булмады түгел, булды. Бик сирәк булса да... Боларын да мин әнә шулай ике төрлерәк хис белән уздырдым ахрысы.
Ниһаять, менә илле алтынчы ел килеп җитте. Безгә җиңел, иркен сулыш китергән ел...
Кыш азаклары иде... Егерменче съезд, диделәр...
Баштарак мин әллә ничек абайламыйчарак йөргәнмен. Алдагы бер- икесендәге шикелле юлларын ачыклап, дөнья бетереп бер шаулашып алырлар да тынарлар дип уйлаганга микән? Ә баксаң...
Их Назим!.. Үлмәгән, бетмәгән икән ул зур дөреслек, олы гаделлек! Ул нибары тик калын юрган астында томаланып, бастырылып кына яткан икән — үзе исән-сау икән! Кыю йөрәкле адәмнәр дә таралышып, югалышын бетмәгән икән. Алар, ул кыюлар безнең белән бергә алгы сафта баралар икән... Алып ташладылар ул юрганны: «Менә ул!»’—дип каршыбызга зур дөреслек белән олы гаделлекне чыгарып бастырдылар...
Съездны ленинчыл, диделәр... Шулай дими ни! Кем әйтә алыр иде икән безнең, менә минем күзләремә туры карап, шушындый ачы, рәхимсез, аянычлы хакыйкатьне?..
Мәктәптә укулар бетү белән үк Әнвәр җил-җил кайтып төште ул җәйне. Энекәшләре, Айраты Урта Азиягә, Дамиры Бөгелмә ягына практикага киткәннәр иде. Әнвәр кайтып кергән көнендә үк:
— Әни, сузарга ярамас, әйдә язып җибәрик әле. Кузгатырга вакыт җитте безгә дә, — диде.
Сузаммы соң мин! Ничә еллар көт тә... Язып җибәрдек Мәскәүгә, Верховный Совет Президиумы исеменә. Алай ук ашыкмаслар дип, күңелемдә купкан дулкыннарны басыбрак йөрергә тырыштым. Әмма, хәйран хәл, ун көн дигәндә, җаваплары килеп тә төште: «Хатыгызны Валун- скига прокуратурага җибәрдек. Ирегезнең эшен тикшерү белән хәбәр итәрләр», — диелгән... Аптырамаслык түгел, Назим: теге елларда ничәмә-ничә хат язып та, ник берсенә җавап килсен! Гел суга агызып җибәргән кебек була торган иде. Ә бит, уйлап карасаң, власть шул ук...
Әнвәрнең холкын беләсең, бер-ике атна түзеп йөрде-йөрде дә:
— Валунскйда берәр бюрократ кулына эләгүе бар. Ярты юлда тукталу ярамас, әни, әйдә, тагын бер языйк әле, кузгатыйк әле үзләрен, — дип мине котырта да башлады.
Ләкин безгә Валуискига хат язып, эшне кабат кузгатып маташырга туры килмәде. Үземне чакырттылар. Телеграмма да җибәрделәр, эшләгән җиремә телефоннан шалтыратып та әйттеләр. Җитмәсә, юлын да үзләре түлиселәр икән...
Самолетка утырып очып киттем. Таныш кала, таныш урамнар, йорт' лар... йөрәгемне уч төбемә тотып барып кердем. Юк, тау башындагы соры йортка түгел. Өлкә суды президиумы белән прокуратура урнашкан ак йортка. Гостиницадан әллә ни ерак түгел...
Следователь булгандыр ахры, ачык карашлы, хәтта артык нгъти-
4 . с. Ә. № 9.
барлы, артык әдәпле бер ир уртасы кеше мине киң өстәл каршысына утыртып, озак кына хәл-әхвәлне сорашты. Ничек яшибез, малайлар әйбәт укыймы, кәефләр ничек, фәлән дә төгән... Белмим, әллә үзен киң күңелле, яхшы кеше итеп танытасы килде, әллә ипле-әдәпле сөйләшүе белән мине әкрен-әкрен коточкыч ударга .әзерләве иде...
Хәзер уйлыйм менә: авыр, чиксез авыр вазифа йөкләнгән булган икән аңа... Ниһаять, ул ипләп-җайлап кына төп мәсьәләгә күчеп:
— Сезнең көчле ихтыярлы, нык хатын икәнлегегез күренеп тора, шунлыктан сезгә һичнәрсәне шомартмый-нитмп турыдан-туры әйтергә мөмкиндер дип уйлыйм мин, — диде. — Сез моны үзегез дә сизеп торасыз: ирегез хакында ул,—диде.
Тынымны кысып, йөрәгемнең атлыгып тибүен тоеп:
— Тыңлыйм сезне... — дидем.
— Җинаять составы булмау сәбәпле, тройканың карары юкка чыгарылып, ирегез акланды. Менә өлкә суды президиумының шул хактагы карары, — дип кулыма ярты бит зурлыгындагы кәгазь тоттырды.
— Монысына рәхмәт... «На десять лет без права переписки» дигәннәр иде миңа... Үзе кайда соң ул? Исәнме? — дип инәлеп, күзләренә текәлдем.
— Алай дип, сезгә дөрес хәлне әйтмәгәннәр... Кызганычка каршы, ирегезнең гомере бик кыска булган...
«Ничек кыска? Әйтеп бетерегез инде, ник тукталдыгыз?» — дип кыч- кырмакчы идем, бугазыма төер тыгылды, телем әйләнмәде.
Ул минем кулдан тотып, авыр сулап:
— Сезнең яннан китеп ике ай торуына, утыз сигезенче елның унсигезенче январенда ук...—диде.
Бугазымнан авыр таш атылып чыккандай булды:
— Булмас!—дип кычкырып җибәрдем.
Ярый әле, валерианка тоталар икән. Шуны тамызып, су эчерде, кулымда бөгәрләнеп беткән ярты бит кәгазьне ридикюлем эченә салып куйды...
Тетрәүдән-ярсудан хәлемә килер-килмәс:
— Ә без аңа, тамагыбыздан соңгы ризыкны бүлеп, ике ел буена төрмәгә передача ташыдык... Списокта тоталар иде аны. Ризыкны күптән инде вафат булган кешегә ташыганбыз икән, — дип пышылдадым.
Монысына җавап таба алмады ахры, тик иреннәрен генә тешләде.
Гостиницага мине машинада озатып куйдылар. Секретаре тагын да мөлаемрак хатын, озак’кына янымда тынычландырырга тырышып утырды. Хәлемә тиз килә алдым. Тормышта әллә ниләр кичереп кырысланган йөрәк бирешми икән ул... Нәрсә диде әле ул хатын?..
— Ирегез Жилиннар, Березиннар белән бер төнне атылган... Соңгы минутларында «Интернационал»ны җырлый башлаганнар алар... Сез горурлана аласыз ирегез белән, — диде.
— Нинди гаеп ташлаганнар соң аңа? — дип сорадым.
— Гаеп түгел, пычрак... Җыен юк-бар... Ирегезнең эше буенча Кари- ледән чакыртылган кешеләр һәммәсен юкка чыгарып, ялган дип тапты. Ә берсе үзенең яла ягуын танып, чәчләрен йолка-йолка елап утырды,— диде.
— Кайсы икән ул? — дидем.
— Фамилиясен хәтерләмим... Исеме Зиля иде ахры,—диде.
— Зөләйха?.. Ах, сволочь! —диюдән бүтән сүз әйтә дә алмадым.
Менә бит кабахәт җан!.. Юк, башыма сыймый... Белмәдем теге чакны: юрган астына кертеп, кундырып йөрүләр түгел, бугазын чәйнәп өзгән булыр идем мин аның!.. Шул Фатихы, шул еланы котырткандыр әле. Үзенең акылы җитмәс иде... Менә кем ашаган икән сезнең башларны, Назим! Соң булса да, белеп кал!..
Самолетка утырып кире Шөмбеткә кайтып төштем мин. Әнвәр мин алып кайткан кәгазьгә бик озак карап уйланып торды. Аның да башына сыеп бетмәгәндер инде...
— Кара сакалдан котылдыгыз, улым... Ичмаса, шунысы ярый, * — дидем.
йөзе кырысланды, җитдиләнде.
Ярты бит кәгазь... — дип пышылдады. Бүтән сүз әйтмәде.
Сәер хәл.... Шатлыклы кайгы... Кайгылы шатлык...
Ярты бит кәгазь...
Унсигез ел буена бикле торган капка ачылды...
Ярты бит кәгазь...
Әнвәр көне-сәгате белән җыенып Казанга профессоры янына китеп барды...
Кулында ярты бит кәгазьнең күчермәсе... 5
Тегендә, укыткан чагында тик ятмаган икән. Күңеле сизенгәндер ахры... Имтиханнарында һичбер тоткарланмый-нитми аспирантурага кереп үзенең яраткан нәрсәсенә, үз стихиясенә чумды. Яр читендә тыпырчынып яткан балык суга чумгандай... Фәнен кибернетика, диде /5у- гай. Белмим, таныш нәрсәм түгел...
Кеше бер сусаса сусар икән: өч ел дигәндә фән кандидаты да булып куйды... Үткән көздә тагы үзен парторг та итеп сайлаганнар. Эше күп тә, җаваплы да дип әйткән идем ич мин сиңа. Инде аңлагансыңдыр?
*
Уникенче тен, соңгы төн
Ни әле бу? Таң беленеп килә түгелме, Назим?..
Сәгать ничәне сукты? Икенеме, өчнеме?..
Ярый әле сукты: бу төнне синең белән сөйләшмичә йоклап үткәрәсе икәнмен...
Бик каты дарулыйлар хәзер. Ансыз эчтәге авыртуга чыдап булмый. Җитмәсә, кичәле-бүгенле йөрәккә ябышты. Чәнчеп-чәнчеп авырттыра, кай арада бугазга килеп терәлгәндәй була. Өзлегә башлавыммы?..
Инде саклыйлар мине. Көндез бер карт докторны ияртеп алып кайттылар. Айрат йөри торгандыр: тегеләре файдасы булмаячагын белә бит инде...
Тагы да көчлерәк укол кадарга кушкан ахрысы. Кичен бу кадәр тирән йокыга чума алмас идем... 4
Авыр шул хәлем, бик авыр, Нази-им... Бүген пышын-пышын яннарымда йөрсәләр дә, малайлар белән сөйләшә дә алмадым.
Хәтерлисеңме, Назим, моннан бик күп еллар элек син миңа шундый бер хәл сөйләгән идең: имеш, французлардан, ахры, ирле-хатынлы ике революционер җитмеш яшькә җитүләренә, моннан ары яшәүнең мәгънәсе юк, барыбер файдалы эшләр эшләп булмас инде дип, үз-үзләренә кул салганнар... Кемнәр дигән идең әле син? Юк, исемнәрен онытканмын инде... Син үзең дә хыялый бер ялкынлану белән:
— Их, шулар кебек үткәрсәң икән гомерне! — дигән идең...
Хыял гына булып калды шул... Җитмешкә җитә алмадык... Кая ул җитмеш!.. Син утыз дүртенче яшеңдә яндың, ә мин менә илле алты тулып килгәндә...
Ишетәмсең, Назим, сәгать сукты... чирек сәгать... Бәләкәй чүкече белән йомшак кына чыңылдатты... Әнвәр ремонттан бүген генә алып кайтты әле аны. Гомер уза, сәгать түгел, кеше үзе дә туза ич... Рәхмәт төшкерләре, озак яткызсалар да, тавышын үзгәртми-нитми төзәтә алганнар. Сагынган-юксынган идем: ничә еллар бергә гомер иттек бит... Шәмсетдин хәзрәт мирасыннан... Юк, ата-бабаларың, әниең истәлеге... Аласың килми ничек җенләнеп киреләнгән идең. Төхфәтләр тегеләй дип, 4*
болан дип күндерә алды тагы... Кул селтәп риза булдың... Эләргә дигәндә кадакны стенага Фатих Зәнчурин какты. Ул да шунда иде бит...
Фатих Зәнчурин... Менә кем турында әйтергә онытканмын икән әлс. Ә сиңа аның турында соңгысын белмичә калырга ярамас...
Моннан өч-дүрт ел элек Валунскига баргач, ишеткән идем. Имеш, әйткән ди:
— Кара, Назимның малайлары укып кеше булып яталар икән бит, ә? Гажәп хәл! — дигән, ди...
Соклангандыр дип уйламыйм. Көеп-ярсЫп иренен тешләгәндер... Ә бәлкем, әтиләре өчен үч алмагайлары болар дип, йөрәге калтырангандыр?.. Калтыраса да, калтырарлык шул...
Өченче елны газетадан укып белдем тагы: эләккән икән тәки... Соңгы елларда өлкә башкарма комитеты председателенең урынбасары булып эшли иде ул. Дәүләтне, партияне алдап, күз буяп ятулары булган икән. Бүгенгесе көнне күз буяучылык, ришвәт кебек нәрсәләрне ин әшәке корткычлыкка тиңлиләр бит. Бик вакыт... Язганнар:' партия сафыннан чыгарылып, судка бирелделәр дип... Председателен дә, моны да... Картлык көнендә... Ләселдән Абубәкер абый әйтмешли, Фатихка да жәтмә табылган... Сәгате суккан, ниһаять.
Сәгать...
Моннан бер ел элек мин үземне бу хәлгә төшәрмен дип башыма да китермәгән идем... Ә хәзер менә үзем дэ'сэгатем сукканны көтеп санап ятам...
Тагы ничә тапкыр миңа атап сугасы калды икән? Олы чүкече белән, кечесе белән?.. Кешегә ничә сәгать гомер тиешле?.. Ник аны үзең теләгәнчә сузып булмый икән?
Бер ел элек... Соңгы аемны эшләп йөри идем... Күпме гомереңне алган эшне калдырып китүе сәер дә, авыр да икән ул, Назим... Син аны белмисең: китәсе дә килми, китмичә дә булмый... Инде соңгы чиккә житеп арылган, йөрәк ял сорый... МәжЛес корып, бик олылап, хөрмәтләп озаттылар...
Әллә нинди ыгы-зыгылы көннәр иде ул. Әнвәр белән Айрат ялга кайтканнар иде. Әнвәр һич тын алырга бирмичә үзе янына Казанга күченергә димли: «Җитәр инде, әни, күпме япа-ялгызың яттың, ичмаса, калган көннәреңне кешечә ял итеп, рәхәттә уздыр», — ди. Анысы шулай: байтак кына япа-ялгыз утырырга туры килде миңа. Малайлар укыган чакта унике ел буена һаман да бер адреска хатлар яздым: Казань: Красная позиция, 6... Университетның тулай торагы ул... Алар анда вакытта барып, күреп кайтырга жае чыкмады. Былтыр көз, монда күченгәч кенә, карап кайттым мин аны...
Күңелне күрергә тырыштылар инде, бик тырыштылар. Үзләренең вакытлары да булмый, шулай да жаен тапмый калмыйлар. Кинога- театрга көн саен диярлек баргаладым. Бер көнне Зөлфә белән, икенче көнне Әнвәр белән... Чиратлашып. Рәхәткә ирешкән иде кеше. Әле уйламый идем. Инде авыртуым башланган булса да, мондый ук булыр дип көтмәгән идем...
Ярый, чир-әжәл турында сөйләнеп, болай да кыйналган җанны камчылап ятмыйм әле...
Хәлем барында сиңа бер кызык кына нәрсә турында сөйлим әле. Кинода бер артист уйный. Кыяфәте, килеш-килбәте белән гел син, Назим. Дулкынланып торган коңгырт чәчләре белән күз кысышларына хәтле... Тик сии кызурак канлы, дуамалрак холыклы идең. Ә ул сабыррак, иплерәк... Беренче кат мин аны «ЧП» дигән фильмда күрдем. Моннан өч-дүрт ел элек, Шөмбеттә. Ике серияле ул фильмны ничә тапкыр караганмындыр, хәтерләмим дә инде. Аннан байтак вакытлар мин аны очрата алмыйча йөрдем. Ниһаять, былтыр монда, Казанга килгәч, тагы күрдем мин аны. «На семи ветрах» дигән фильмда. Сугыш турында әкә
мәт шәп фильмнардан ул. Теге артист бер капитан ролендә... Монысында да галәмәт әйбәт уйный... Кемгә ничек тоелгандыр, әмма мине әллә нишләтте ул: сине сугыш кырында күргәндәй булдым... Беренчесендә Әнвәр белән барган идем, икенчесендә Зөлфә белән... Аннары үзем генә. Жидеме-сигезме тапкыр карадым мин аны... Әнвәр белән Зөлфәгә: «Урам әйләнеп кайтыйм әле», — дип чыгып китәм дә туп-туры кинотеатрга юнәләм... Аларга: «Үлгән әтиегезне карарга кинога барам»,— дип әйтмәссең ич инде...
Тагы шундый хәл... Больницага алып китмәгәннәр иде әле... Егерме икенче съезд көннәре иде. Радиодан колагымны алмадым диярлек... Их, Назим, съездның ниндие генә булды әле ул! Синең бөтен хыялларыңны, омтылыш-теләкләреңне, уй-хисләреңне барын бергә туплап, җил-давыллар кузгатып тикшерде... Хәлем булса, мин аиы сиңа ничә төндә сөйләп бетерә алыр идем икән?.. Бер сүз белән әйткәндә, Назнм, бу съезд тагын егерме елдан туган илебездә коммунизм башланачагын әйтте, шуны төзүнең йөрәк җилкендергәч программасын кабул итте...
Азакта, ябылган чагында, барысы бер булып, «Интернационал»кы җырладылар... Шунда гаҗәп хәл, Назнм: синең дә тавышыңны ишеттем мин... Микрофон яныннан ук... Күкрәктән күтәрелгән өзек-өзек, әмма ныклы тавыш... Кайсы булгандыр ул?.. Сулышым кысылды, күзләремә яшь тыгылды... Менә бит хыял нишләтә кешене...
Югыйсә, син әллә канчан инде салкын җир кочагында, хәтта яткан каберең дә билгесез... Җитмеш яшь дигән идек... Белмим, бу хәлләрдә җитмешкә генә риза булмас идек әле. Теге ике француз революционерлары кебек итә алмас идек... Сиксәненче елга кадәр яшәп, барын да үз күзебез белән күреп китәсебез килер иде...
Әле шуны искә төшердем, Назим: моннан чирек гасыр элек мин синең артыңнан калага барган идем. Ай яктысын иртәнге якты дип белгән төнемне әйтәм... Юлда бүре очраган төнне... Калага килеп, теге биек манара янында гына аңладым мин хатамны... Шунда иртәнге зәһәр суыкта манара сәгатенең шомлы тавышын санап чыгуыма күңелемә бер уй килгән иде: «Эх, мин әйтәм, шушыннан да биек манара булып, шул манарага менеп, үрсәләнеп, ярсып бер елар идем... Бөтен дөньясы, мине ишетеп, ачынып, бер сукрансын иде!» — дим... Хәзер дә менәр идем мин әнә шундый дөнья йөзе күренерлек бер манарага. Шушы хәлемдә, үрмәләп, өстерәлеп булса да... Менә шушылай әкрен генә, пышылдап кына, әмма бар халык ишетерлек итеп, әйтер идем: «Тукай язган Чын вә Ялган көрәшендә Чын мәңгегә батырылмаган икән. Хаклык, гаделлек кайчан да бер өскә чыга икән, дуслар. Тик кеше сабырлыгын югалтма-сын да бирешмәсен икән», — дип... Ихлас, шулай дип дәшер идем мин, Назим...
Бетте.