Әдәбият яңалыклары
В. И. ЛЕНИН ТУРЫНДА
ЯҢА КИНОФИЛЬМ
«Ленфильм» киностудиясе В. И. Ленинның
Казан университетында уку чоры, аның
марксистик карашларының формалашуы,
беренче революцион адымнары турында
«Беренче бастилия» исемле яңа нәфис фильм
төшерә башлады.
Бу фильмны эшләүче группа август, сен-
тябрь айларында Казанда булды һәм булачак
фильмның аерым күренешләрен төшерде.
Фильмның сценарие авторы — Ю. Яковлев,
режиссеры — М. Ершов, Володя Ульянов
ролен яшь артист В. Головненков башкарачак.
«Беренче бастилия» киләсе елның апрель
аенда — Ленин көннәренә экранга чыгачак.
МАКТАУЛЫ ЯҢА ИСЕМ
РСФСРның атказанган культура работнигы
дигән мактаулы исемне гамәлгә кертү турында
РСФСР Верховный Советы Президиумының
указы булды. Бу исем совет культурасын
үстерүдә һәм хезмәт ияләрен коммунистик тәр-
бияләүдә зур хезмәт күрсәткән матбугат, радио,
телевидение, нәшрият, полиграфия һәм китап
сәүдәсе работникларына биреләчәк. Шушы
категорияләргә кергән работникларга
РСФСРның атказанган культура работнигы
дигән исемне СССР һәм РСФСР Министрлар
Советларының матбугат буенча дәүләт
комитетлары һәм СССР Министрлар
Советының радио һәм телевидение дәүләт
комитетлары буенча РСФСР Верховный
Советы Президиумы бирә.
Үз эшләрендә аеруча зур хезмәт күрсәткән
работникларга мактаулы исем бирү турындагы
үтенечне хезмәт ияләре депутатларының
район, шәһәр советлары һәм аларның
башкарма комитетлары, партия, профсоюз һәм
башка жәмәгать оешмалары тәкъдим итә.
Аннары ул тәкъдимнәр, автономияле
республикаларның Министрлар Советларында,
хезмәт ияләре депутатларының край, өлкә,
шәһәр советларында каралып, үтенечләр СССР
һәм РСФСР Министрлыкларына һәм
ведомстволарына кертелә. Министрлыклар һәм
ведомстволар караганнан соң, үтенечләр
РСФСР Верховный Советы Президиумына
тапшырыла.
РСФСРның атказанган культура работнигы
дигән мактаулы исемне алган кешегә РСФСР
Верховный Советы Президиумы Грамотасы
бирелә. Мактаулы^ исемнән РСФСР
Верховный Советы Президиумы гына мәхрүм
итә ала.
ҖӘЙГЕ ГАСТРОЛЬЛӘР
Җәйге айларда Казанда Рига рус драма
театры, Волгоград музыкаль комедия театры
һәм Т. Г. Шевченко исемендәге Чернигов
дәүләт музыкаль театрының гастрольләре
булды. Кунакларның «Вөж- дан», «Хөкем
итегез безне, кешеләр», «Бер мәхәббәтнең
тарихы», «Җитди комедия», «Егор Булычев
һәм башкалар» (Рига рус драма театры),
«Волжаночка», «Балтик диңгезчесе йөрәге»,
«Кошлар сатучы», «Венеция төне», «Цирк
утларын кабыза», «Баядера», «Чегән
мәхәббәте» (Волгоград музыкаль комедия
театры), «Чегән кызы Аза», «Малиновкада
туй», «Севастополь вальсы», «Зәңгәр Дунай
өстендә» (Т. Г. Шевченко исемендәге Чернигов
дәүләт музыкаль драма театры) спектакльләрен
Казан тамашачылары яратып карадылар.
Казан дәүләт университетының 1 курс
студентлары доцент Нил Юзиев җитәкче-
легендә Пермь өлкәсенең Кунгур һәм
Лысьва районнарында фольклор җыю буенча
экспедициядә булдылар. Алар анда күп кенә
яна җырлар, бәетләр, табышмаклар, әкиятләр
язып алдылар. Шулай ук фәнни кыйммәте
булган борынгы кулъязмалар да табылды.
Экспедициядә катнашучылар, фольклор
материалларын җыю белән бергә, җирле халык
арасында очрашулар, әдәбп-музы- каль
кичәләр дә үткәрделәр. Тәнкыйтьче Нил Юзиев
экспедициянең максаты һәм эше турында,
бүгенге татар әдәбиятының торышы һәм татар
язучыларының нинди яңа әсәрләр өстендә
эшләүләре, «Совет әдәбияты» журналында
басылачак әсәрләр турында сөйләде.
Экспедициягә катнашкан шагыйрь Шәүкәт
Галиев тыңлаучыларны үз иҗаты белән
таныштырды, лирик, юмористик һәм сатирик
әсәрләрен укыды. Башлап язучы студентлардан
Фирая Шиһапова, Роза Мулланурова, Рәфис
Әхметов, Сәлим Шәйдуллиннар да үз
әсәрләрен укыдылар һәм студентлар көче белән
концерт бирделәр. Мондый кичәләр Байтирәк,
Канабек һәм Әвәте авыл клубларында булды.
Язучылардан Н. Юзиев, Ш. Галиев Байтирәк
мәктәбе укучылары белән, Муса Җәлил,
Максим Горький исемендәге колхозларның
җәйләвендә сыер савучылар һәм болында
печән чабучылар белән дә очраштылар.
23 ЕЛДАН СОҢ
Шушы елның июнь аенда Белоруссия халкы
фашист илбасарларыннан азат ителүенә 20 ел
тулу көнен билгеләп үтте. Белоруссиянең
Борисов шәһәре комитеты чакыруы буенча, ул
азатлык бәйрәмендә, татар укучыларына гына
түгел, рус һәм башка милләт укучыларына да
яхшы таныш булган «Яшәү белән үлем
арасында» исемле повестьның авторы — язучы
Нәби Дәүли дә катнашты.
Мәгълүм булганча, Н. Дәүлинең «Яшәү
белән үлем арасында» дигән китабында
Борисов шәһәре янында моннан 23 ел элек
фашистлар оештырган концлагерь һәм андагы
тоткыннар тормышы турында язылган. Менә
шуңа күрә белорус халкы Н. Дәүлине аеруча
якын итеп каршы алды һәм ул, Борисов шәһәр
комитетының үтенүе буенча, шәһәрнең завод-
фабрика эшчеләре, хәрби частьларда хезмәт
итүче солдатлар, офицерлар белән очрашып,
аларга 23 ел элек үзе дә шуның бер тоткыны
булган концлагерьдагы хәлләр һәм «Яшәү бе-
лән үлем арасында» исемле китабы турында
сөйләде. Аннары Н. Дәүли концлагерь
янындагы каберлеккә (ә ул каберлектә уннарча
мең тоткын күмелгән!) куелган кабер ташын
ачуда катнашты һәм, азат ителүенә 20 ел тулу
уңае белән, Борисов шәһәренең үзәк
мәйданында үткәрелгән митингта речь
сөйләде.
Борисов шәһәре хезмәт ияләре һәм хәрби
частьлар исеменнән язучыга истәлекле
бүләкләр тапшырылды.
* * »
Язучы Нәби Дәүли Казан тегү комби-
натының Аккош күлендәге пионер лагеренда
ял итүче пионерлар белән очрашты. Пионерлар
язучыны «Яшәү белән үлем арасында» исемле
китабы буенча сөйләшергә чакырганнар иде.
Очрашу кызыклы үтте, пионерлар язучының
«Яшәү белән үлем арасында» әсәрен яратып
укуларын әйттеләр һәм авторга иҗади
уңышлар теләделәр. Аннары Нәби Дәүли
үзенең иҗаты турында сөйләде һәм балалар
өчен яңа әсәрләр язарга вәгъдә итте. Соңыннан
пионерлар язучыны үз лагерьларының почетлы
пионеры итеп алдылар һәм озатканда аңа чәчәк
букетлары бүләк иттеләр.
Н. Дәүли шулай ук Казанның 49 нчы
техучилищесында, хәрби частьта һәм шәһәр
мәктәпләрендә дә китап сөючеләр белән
очрашып, «Яшәү белән үлем арасында» исемле
китабы буенча фикер алышуларда катнашты
һәм үзенең киләчәккә иҗат планнары белән
уртаклашты.
Р. ГӘРӘЙ
ШАХТЕРЛАР ЯНЫНДА'
Шушы елның март—апрель — май ай-
ларында шагыйрь Рәшит Гәрәй .Кузбасс
шахтерлары янында булып кайтты. Анда ул
Кемеровск өлкәсендәге Осинники шахта-
ларында эшләүче якташларыбызның тормышы
һәм эшләре белән танышты һәм, шунда алган
тәэсирләрен чагылдырып, «Кояш
чыгышларында» дигән шигырьләр циклы язды.
Бу циклга кергән шигырьләрнең күпчелеге
газета һәм журнал битләрендә басылып чыкты.
ИГНАК КЮНОС ЯЗМАЛАРЫ
Венгрия фәннәр академиясе чыгара торган
«Acta orientalia» («Көнчыгышны өйрәнү», яки
«Көнчыгыш актлары») журналының 1963 елгы
XVI томының 1 иче санында француз галиме
Какук Сузаннаның «И. Кюнос тарафыннан
җыелган татар халык поэзиясе үрнәкләре»
дигән мәкаләсе басылган.
Игиак Кюнос, беренче империалистик су-
гыш елларында русларга әсирлеккә төшкәч,
Идел буенда татарлар арасында да яшәгән.
Шул вакытта ул татар телен өйрәнгән һәм татар
халык иҗаты белән кызыксынып, аларны язып
та барган.
Какук Сузаннаның мәкаләсеннән күрен-
гәнчә, Игиак Кюнос тарафыннан тупланган
материалларның күләме 443 бит булып, анда
җырлар, бәетләр, әкиятләр бирелгән.
Мәкаләнең авторы, Кюнос язмаларыннан
үрнәк итеп, журналда «Таз әкияте», «Йосыф
солдат әкияте», «Порт-Артур бәе- те»нең
татарча текстларын урнаштырган, француз
телендә тәрҗемәләрен дә биргән һәм аларга
үзенең фәнни комментарийларын ясап барган.
Мәкаләдә Кюнос язып алган җырлардан ун
җыр тексты да китерелә. Җырлар да француз
теленә тәрҗемә ителгәннәр.
Кызганычка каршы, Какук Сузанна Совет
власте чорында басылып чыккан татар һәм рус
фольклористларыныц хезмәтләре белән таныш
түгел икән. Югыйсә, ул үзенең татар
фольклоры буенча китергән әдәбият
исемлегендә С. П. Зелинскийның 1888 елны
«Кавказ» исемле җыентыкта басылган «Татар
халык мәкальләре һәм әйтемнәре» дигән
мәкаләсен күрсәтү белән генә чикләнмәс иде.
МУСА ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА
ИТАЛИЯ ЖУРНАЛЫ
СССР Фәннәр академиясенең фунда-
менталь китапханәсенә «L’ Europa lettraria» VIII
журналының 1963 елны Римда чыккан 20, 21
нче саннары килде. Италия укучыларын Европа
әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре белән
таныштырып баручы бу журналның шушы икс
санында Италия шагыйрәсе Джузеппе
Марианоның «Муса Җәлил» дигән мәкаләсе
урнаштырылган. Мәкаләнең авторы Муса
Җәлилнең фашистлар тоткынлыгында алып
барган героик көрәшен һәм үлемсез иҗатын
югары бәяләп, аны «үз тормышын кешеләр
бәхете өчен биргән шагыйрь» дип атый.
Муса Җәлил әсәрләре белән укучыларны
таныштыру теләгендә, Мариано аның берничә
шигырен итальян теленә тәрҗемә иткән һәм
журналда бастырган. Мусаның башлангыч
иҗат чоры өчен мисалга аның 1920 елда язган
«Ни кирәк тагын да» шигырен китергән. Калган
тәрҗемәләр шагыйрьнең Моабит төрмәсендә
язылган әсәрләре циклыннан алынган. Алар
арасында «Алман илендә», «Ышанма», «Яңа ел
теләкләре» шигырьләре бар.
* ♦ *
Риза Ишморатның «Давылга табан» исемле
драмасы Мәскәүдә аерым китап булып рус
телендә басылып чыкты. Әсәрне рус теленә И.
Г. Ингвар тәрҗемә иткән. Драманы Бөтенсоюз
театр җәмгыяте бастырган һәм әсәр Советлар
Союзы театрларында кую өчен тәкъдим
ителгән.
♦ ♦ *
Дәүләт премиясе лауреаты, атаклы татар
совет язучысы Кави Нәҗминең «Язгы җилләр»
романы Мәскәүдә, рус телендә, «Известия»
нәшриятында 150 мең тираж белән басылып
чыкты. Романны русчага А. Садовский
тәрҗемә иткән. «СССР халыкларының тарихи
романнары» сериясендә чыгарылган бу роман
художник Б. Диодоров һәм Калиновский
рәсемнәре белән иллюстрацияләнгән һәм
китапның ахырында күренекле рус
тәнкыйтьчесе С. Кпрья- новның «Кави Нәҗми
һәм татар әдәбияты» дигән мәкаләсе
урнаштырылган.
VIII