Логотип Казан Утлары
Публицистика

Без дә булдык Минзәләдә...


(К/уен 'дәфтәре, битләреннән)
Минзәләдә юллар такыр диләр...
(С. С.)
арт айлары җитеп, түбә калайларыннан тамчы тама, ата ж казларга гайрәт керә башлаган чакларда, минем бер иптәшем, кышкы тунын язгы җиңелрәк пальтога алыштыра да:
— Их, малай, кыш узып бара, чанага утырып караган юк, әллә бул- маса, яшь чакларны искә төшереп, авылларны бер гизеп кайтабызмы! — дип, әлеге теге ата каз -кебек гайрәтләнеп куя. Ул моны ел саен язга таба бер әйтми калмый, һәм кай елларны чана белән булмаса, машина белән авылга чыгып керә.
Чанада йөрү әйбәт, бигрәк тә исле гөл исләре аңкыта торган печән дә салган булса, ә машина дигәнең, гәрчә тәмле искә бик бай булмаса да, тагын да әйбәтрәк. Чана белән арбаны макта — машинада йөр!
Быел да иптәшем чанага утырасым килә дип йөрде-йөрде дә, вакыт узып китеп, пароходка калды. Хәер, минем ул иптәшем транспорт мәсьәләсендә талымсыз кеше, печән салган чана юк икән, балык мичкәсе төялгән пароходка да риза. Шулай итеп без аның белән быел чана урынына пароходка килеп эләктек.
Июньнең беренче декадасына туры китереп, без, бер төркем язучылар, Мамадыш, Алабуга, Минзәлә якларына татар әдәбияты декадасы уздырырга чыгып киттек. Төп максатыбыз декада булса да, билгеле инде, яңа җирләрдән яңа тәәссөратларга күмелеп, яңа кешеләр күреп, күңелләребезгә яңа илһам дәртләре кабызып кайтырга да булган идек.
Пароходка кемнәр-кемнәр төялде, кемнәр-кемнәр яр буенда кул яулыгы болгап яңгыр астында басып калды — ансын әлегә әйтми торам. Соңрак, пароходтан төшкән чакларында, мин аларны берәм-берәм санап төшерермен, шунда инде сез кемнәр яр буенда калганын белмәсә-. гез дә, кемнәр пароходка утырганын белерсез.
Безгә пароходның искесе эләкте, тәгәрмәчлесе... Иске пароход белән яңа Идел буйлап без әкрен генә төшеп киттек. Баштарак яр буйларын карап бардык, озакламый ярлар күздән югалды, кай якка гына йөгереп чыкмыйк, су да су... Идел түгел, диңгез!
Тәгәрмәчле булса да, пароходыбыз бик кызу тәгәри алмады. Туктаган җирендә ябыша да кала. Билгеле инде, пароходта баргач, кемнәр- 6. с. Ә. № 9
дер балык турында искә төшерделәр. Фәлән-фәлән елларда пароходта йөргәндә стерлядь балыгыннан пешерелгән солянка ашлары ашаган кешеләр табылды. Алар моны шундый тәмле итеп, авызларын чәпелдә- теп сөйлиләр, безнең, стерлядь ашап карамаган кешеләрнең, аппетитлары ярсый башлады. Балыктан гомумән ашау темасына күчеп, бераз капкалап алсак зыян итмәс дигән нияткә килдек. Габдрахман Минский \зенең кайда гына барса да (авылгамы, Мәскәүгәме) гел үзе белән алып чыга торган, үрдәк баласына охшаган чәйнеген тотып, култык астына яшелле-зәнгәрле термосын кыстырып: «Егетләр! Кемнең классический итеп пешекләнгән каты чәй эчәсе килә, минем каютага рәхим итсен!» — дип, кайнар су алырга тиз генә аскы катка төшеп китте. Бүтәннәр, чемоданнарын ача-яба, өйдән алып чыккан ризыкларын чыгара башладылар.
Бераз капкалап һәм йоткалап алганнан соң, әлеге дә баягы, бәхәсләр кубып китте. Әдәбият турында сөйләштек. Хәсән Туфан үзенең даем-даем атланып чаба торган айгырын авызлыклап алды: ана теле, туган тел... Әмирхан Еники дә, гадәттәгечә салмак кына итеп, сүзләрне суза-суза, «әйе», «әйе»ләрне куша-куша, әлеге шул көндәлек чаптарына менеп атланды: янәсе, художник жәмгыятьтә ни дәрәжәдә ирекле дә, ни дәрәҗәдә «ирексез»? Әлбәттә инде, күленә күрә бакасы дигәндәй, бәхәсчеләренә күрә философы/табылып, «иреклелек»иең нинди философик категория булуын һәм ничегрәк аңласаң дөресрәк буласын әйтергә тырышып караучылар да булды.
Күрше каютадан: «Әкренрәк!» дигәч кенә бераз басылдык. «Күзгә йокы эленде, егетләр!» дигән булып, бер төрле халык чыгып китте, ләкин бер төрлеләре, бәхәсне каютадан палубага күчереп, таң атканчы йөрделәр.
Таң атты, кояш чыкты. Алдыбызда Чистай.
Пароходыбыз пристаньга килеп ябышты да кубарга ниятләми. Гомердә күрмәгән нәрсә, кара карганың судан балык аулаганын күрдек. Безнең философлар, бу карга ирекле баштан суга чумамы, әллә моны «ирексезлек» мәҗбүр итәме дигән темага фикер алыштылар. Миңа калса, бу карга замана каргасы булгандыр, берничә профессияне үзләштергәндер...
Валлаһи дип әйтәм, бер тәүлек буе йөзсәң дә Чистай турысында Каманы аркылы йөзеп чыгуларың ай-һай... Әнә шул чиксез суның уртасыннан безнең пароход, тәгәрмәчләрен ләштер-лөштер китереп, бер дә курыкмыйча бара...
Мамадышка баручылар Соколкида төшеп калдылар. Бая утырганда әйтмәгән идем, менә хәзер төшкән чакларында санап төшерәм, тыңлап торыгыз: шагыйрьләрдән Галимҗан Латыйп, Нури Арсланов, университет аспиранты Нурмөхәммәтов һ. б. төште. Мамадышка алданрак барып, аларны Соколки пристаненда каршы алучы Атилла Расихның колагына хәтле җәелгән елмаюы күренде: ул Мамадыш бригадасының башлыгы икән. Кул болгап, хәерле сәфәр, матур тәәссөратлар теләп, палубада басып калдык.
Алабугада Габдрахман Минский, Әмирхан Еники, Рафаил Моста- фин һәм башкалар төште. Аларга да кул болгап калдык. Төшүчеләр арасында Фатих Хөсни дә бар иде. Юкка гына Алабугага барасың, Алабуганың гостиницасы каршында ук электростанция бар, ул төннәр буе дөбер-дөбер эшләп тора, син, Фатих, өйдә сәгать текелдәгән тавышка да йоклый алмый торган кеше, анда йокысызлыктан бетәсең бит! дип, куркытып, Фатихны Минзәләгә барырга димләп ‘карасам да, күндерә алмадым. Ул, хәерсез, Алабугадагы электростанциянең1 аннан күчерелгән булуын белгән икән, әйтәм аны, мыек астыннан гына елмаеп, минем сүзләремә игътибар итмичә төшеп калды.
Өч бөртек язучы (Хәсән Туфан, Абдулла Әхмәт һәм мин батырыгыз)
Чаллы пристанена кич белән соң гына барып җитеп, Минзәләдән безне каршы алырга килүче иптәшләр белән козликка төялдек тә төн эченә кереп киттек.
Ай монда юллар! Моннан берничә ел элек кенә бу юл шушы хәтле үк начар түгел иде. Безнең козлик бер баздан сикереп чыга, икенчесенә сикереп төшеп китә. Бу юллардан көз көне ничек ашлык ташыйлар икән? Көпчәк уалмыйча юл төзәтелмәс, дигәннәр борынгылар. Бу юлда инде күпме тәгәрмәч, күпме машина уалгандыр, хуҗалыкка күпме зыян килгәндер. Кайсыдыр исәпләп чыгарган имеш: яңа юллар салуга караганда, машиналарга запчастьлар сатып алып ремонтлау очсызракка төшә икән. Белмим, бу чынлап әйтелгән сүзмедер, әллә берәр акыллы башы көлке өчен генә уйлап чыгарганмыдыр...
Минзәләгә без төнге унбердә барып җиттек. Икенче көнне иртә белән безне район хуҗалары кабул нтеп, районның экономик һәм культура хәлләре белән таныштырдылар. Әлбәттә, бу урында мин цифрлар китерергә, Минзәлә районының республикабыз экономикасында нинди урын тотканлыгын, ел саен күп итеп иген үстерүен һ. б. ларны әйтергә тиеш идем, ләкин бу юлга шулай гына узып китәм. Без, кунаклар, экономика мәсьәләсендә бөтенләй үк төшеп калган кешеләр түгел икәнлегебезне сиздерү өчен, хуҗаларга төрле сораулар бирдек. Сөйләшә тор,- гач, карабодайны бик аз чәчәсез икән, ә бит карабодай дөгегә бирешми торган ярма культурасы ул дип. «Американы» ачып күрсәттек. «Американың» кайда икәнен алар үзләре дә беләләр икән дә, карабодайлы югары даирәләрдә бик үк өнәп бетермиләр икән. Янәсе, безгә борчак кебек зур уңыш бирә торган культураларны чәчү кирәк. Карабодай боткасы белән карабодай 'коймагы булмаганнан дөньяның бер җире дә кылтаймаячак. Бу да шул безнең тормышыбызда булып тора торган бөгеп җибәрүләрнең берседер инде, күрәсең. Вакыты белән төзәтелер әле.
Рәсми сөйләшү беткәч, райбашкарма председателе Рәис Хәбибуллин әдәби декада барышында безгә ярдәм итәчәк иптәшләр белән таныштырды. Ак чырайлы, елмая-көлә белмәс Сабира ханым без авылларда йөргәндә ерактан торып безнең өстән җитәкчелек итәсе кеше булып чыкты. Икенчесе, буйга кечерәге, күзгә-биткә карарагы Рабига ханым Терегулова, кайчандыр Минзәлә театрында эшләп, хәзер райбашкарманың культура бүлегендә хезмәт итүче кеше, шулай ук безнең җитәкчебез икән. Аерма тик шунда, ул инде безнең белән авылларга ук барачак. Шуның өстеиә Минзәлә район газетасында эшләүче, язучы Рәкыйп Шәнхетдинов та безнең белән барачак. Шушыларның бөтенесе өстенә бригаданың Казаннан ук чыккан үз җитәкчесе шагыйрь Зәки Нури да безнең өстән командир...
Җитәкчеләр күбәебрәк китсә дә, аларның күплеге бер дә зыян итмәде, киресенчә: аларның киң җилкәләре ышыгында безгә бик рәхәт булды. Алар юл ярып алдан йөриләр, без алар артыннан тырык-тырык китәбез... Ашарга дисәләр, утырып ашыйбыз; ятарга дисәләр, ятып йоклыйбыз; машинага утырырга дисәләр, чыгып утырабыз. Кыскасы, безгә җил-буран да, коеп яуган яңгыр да тимәде, аяк асларыбызга тик келәмнәр генә җәймәделәр, бүтәннәре барысы да булды...
Рабига ханым Терегулова өч кырлы җитәкче булып чыкты: бер кыры әлеге шул Минзәлә театрында эшләгән чакларында йогып калган артистлык кыры, бик әйбәт җырлый; икенчесе — культура бүлегендә начальство, власть; өченчесе — барлык хатын-кызларга хас мөлаемлек, йомшаклык... Урынына һәм шартына карап, ул безгә әле бер кыры, әле икенче кыры белән борыла иде. Соңга табарак ул гел ике кыры белән йөрде: мөлаем һәм йомшак булды һәм җырлады...
Минзәләдә безнең бригадага тагын дүрт кеше килеп кушылды: Әлмәттән шагыйрә Саҗидә Сөләйманова, Лениногорскидан хикәяче,
драматург Шамил Бикчурин, Әгерҗе районында укытучылык итүче Юныс Әминев үзенең хатыны Фәһимә ханым белән — алар безгә хәтле үк Минзәләгә килгәннәр иде.
Саҗидәне шигырьләре буенча белсәм дә, үзе белән танышлыгым юк дәрәҗәсендә генә иде. Өйдә генә бөдрәләгән саргылт, юк, аксыл чәчле, аз сүзле, мөлаем гына, скромный гына бер ханым икән. Кайчандыр ул Минзәлә туфрагында яшәгән, Минзәлә хатын-кызлары белән бергә сәгатьләр буе суга чират торган (Минзәләләр хәзер дә су чиратын бик яраталар), Минзәлә турында шигырьләре дә бар. Шуңа күрәдер инде, халык аны бик яратып тыңлады. Якыннанрак танышкач, Саҗидәнең бер кызык сыйфаты ачылды, шушы көтелмәгән сыйфат аркасында без бер авылда азрак уңайсыз хәлгә дә калдык. Ул турыда үз вакыты 'белән соңрак әйтелер.
Шамил Бикчурин белән мин элек тә таныш идем. Әгәр бу егетне күз алдыгызга китерәсегез килсә, җиз башлы озын кадак алыгыз да шуңа карагыз, кадак нәкъ Шамил төсле булыр. Җиз башлы кадак булмый дип бәхәскә керсәгез, мин әйтәм бар дим, һәрхәлдә Лениногорскида берәү бар — Шамил Бикчурин. Үзенең көлке хикәяләре белән ул авыл халкының игътибарын казанды, аны һәркайда яратып, шырк-шырк көлеп тыңладылар.
Драматург Юныс Әминевкә кичәләрдә сүз биргәндә бригаданың җитәкчесе шагыйрь Зәки Нури:
— Драматурглар алар үз әсәрләрен укымыйлар, аларны артистлар уйнап күрсәтә, — дип башлап җибәрә иде. Миңа бу: безнең малай чәйне шикәр белән эчми ул, дигән кебегрәк булып ишетелә иде. Малайның гәрчә шикәр белән бик эчәсе килсә дә, атасы кунаклар алдында шулай дип әйтеп торгач, чынлап та шикәр яратмаган булып утыруы кебек, Юныс Әминевкә дә, бригада хәтле бригаданың башлыгы укымый дип әйтеп торгач, ирексездән укымаска, бары тик бераз сөйләп төшәргә генә туры килә иде. Әминев үзенең сүзен үзе эшли торган район-авыл хезмәт ияләре — Әгерҗе паровозчылары, депочылары, хезмәткәрләре исеменнән, үзе укыта торган мәктәп коллективы, пионерлар отряды исеменнән һәм тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр исеменнән халыкка сәлам күндерү белән башлап җибәрә, һә^м бу миңа һәрвакыт бераз кызыграк та, сәеррәк тә булып тоела иде. Ул моны кичә саен аудармый-авыштыр- мый кабатлап та баргач, бу бигрәк тә сәер яңгырый башлый иде. Әминевкә ияреп, Саҗидә дә Әлмәт нефтьчеләре исеменнән, Бикчурин үзлә-ренең Лениногорск нефтьчеләре исеменнән — андагы буровиклар, вышка ясаучылар, добытчиклар, шоферлар һәм башка-башка профессия кешеләре исеменнән сәламнәр күндереп карадылар. Халык кул чапты» сәлам әйтеп торганда ник чапмаска, ләкин Шамил юморист кеше. Саҗидә шагыйрә кеше, кушмаган сәламнәрне тапшырып йөрүнең бераз уңайсызрак икәнен аңлап алдылар булса кирәк, сирәкләттеләр, аннары бөтенләй ташладылар. Иптәш Әминев кенә ахырга хәтле тимердәй нык булып калды: сәламнәрдән соң яңгыраган алкышларны җыеп алгач кына, ул, төп темага күчеп, үзенең язылган, куелган һәм язылачак, куелачак пьесалары турында сөйләргә тотына иде. Ул чынлап та бик күп язган, пьесалары барысы да Минзәлә театрында куелып баралар. Шушы пьесалары аркылы ул мондагы халыкка таныш, аны яраталар, трибунадан төшкәндә Әминевне гел алкышлап озаталар иде.
Безнең җитәкчебез Зәки Нури да гел генә җитәкчелек итмәде, хезмәт тә итте. Аның кичәне ачканда, кичәне япканда укый торган махсус ике шигыре бар иде.
— Ике якта ике ут, ә чыгарга күпер юк, — дип башлап җибәрә дә, аннары күперсез ярларны күпер белән тоташтыра, ике утны кавыштыра — кыскасы, дуслык турында укый. Аннары әкренләп шаян шигырьләргә күчә барып, ахырда зал «шарк!» итеп көлә торганын укый да
сүзне икенче кешегә бирә иде. Икенче кеше я Абдулла Әхмәт, я Хәсән Туфан була иде. Зәки Нуриның укыган нәрсәләрен тыңлап-тыңлап баккач, мин кызыграк нәтиҗәгә килдем: Зәки үзе тормышта бик җор, бик юмористик кеше, ә менә шушы әйбәт сыйфаты шигырьләрендә җитәрлек сизелми, хәтта юмор итеп язылган шигырьләренең дә кайберләре кешедә елмаю кабызмыйлар. Бу сәер хәлне Шамил Бикчурин да сизеп алды. Ничектер бер шулай философик настроениёдә чагында махсус беркемгә дә төбәмичә, космик бушлыкка карап әйтте: — Безнең Зәки үзенең байлыгыннан файдаланмый, юк, файдаланмый... — һәм әлеге шул җиз башын чайкап куйды.
Абдулла Әхмәт, табигате белән шулай ук юморист кеше, бу юлы ничектер басынкырак йөрде, күбрәк балалар өчен язылган хикәяләрен укыды, тик бер тапкыр гына, урман аланында, яшьләр җыелган җирдә, Зәки аны Хуҗа Насретдин мәзәкләрен җыеп, чыгаручы дип, үзе дә бераз Хуҗа Иасретдинрак кеше дип, тәкъдшм иткәч, үз башыннан чыгарган булса да Хуҗага сылтап, яшьләргә мәзәк сөйләп күрсәтте.
Туфанны без иң ахырдан чыгарабыз, чөнки аның сөйләгәнен, укыганын бик яраталар, уртада сүз бирсәң, ул бөтен кичәне берүзе басып китәчәк, ахырда исә төн бик озын, аягыннан егылганчы яисә кешеләрне аяктан екканчы укыса да зыян юк. Туфаннан соң Зәки үзенең кичәне япканда укый торган «догасын» укый да: «Рәхмәт тыңлап утыруыгыз өчен, сау булыгыз»ларны әйтеп, кичәне ябып куя иде.
Мин дә кешеләр рәтеннән хәзинәдә барны укыштырдым. Укудан бездә Гомәр ага Бәшир генә азат булды. (Ул Минзәләгә бездән соңрак самолет белән килеп төште.) Кичәне ачып җибәргәч, ул кереш сүз сөйли иде. Кереш сүзне ул бик шәп сөйли, соңгы елларда ул моңа бик остарган. Кереш сүзгә кереп киткәч, суга җибәргән балыкка әйләнә дә куя. Ахыргарак ул да түзмәде: яңарак чыккан мәзәкләр җыентыгыннан мәзәкләр укып күрсәтә торган булып китте.
Беренче итеп без Күзкәй авылына бардык. Әлеге шул тагын юллар бәласе... Без Минзәләдән чыкканда яңгыр төшкәли башлады. Күзкәйгә барып кергәндә коеп ява иде инде. Козлик, бичара, юлга аркылы да барып баса, яны белән дә шуып-шуып китә, арты белән дә чигенә — әле бит җәйге яңгырдан соң шулай. Көзге, язгы пычракларда бу юлларда ничек йөриләр икән? Ә йөрергә кирәк! Күзкәйнең колхоз председателе иптәш Хаҗиевның кәефе бик шәптән түгел иде: Әлмәттән егермеләп машина җыелма терлек абзарлары частьларын төяп чыкканнар да килеп җитәрәк юлда батканнар. Аларны тартып чыгару өчен трактор җибәрергә кирәк, җитмәсә язучылар килеп төште. Бу яңгырда халыкны җыеп булырмы?
Халык җыелды бит әй! Яңгыр дип тормадылар, күрше авылдан да килделәр. Клуб мөдире Гайшә ханым белән сөйләшкәндә ул безгә әйтте: клубыбыз бик иске, яңасын салабыз-салабыз дип йөрүебезгә әллә ни гомер...
Кышларын утын булмаган чакта клубның стеналары, түшәмнәре ап-ак бәс белән капланган чаклар булган. Бәсне себерке белән себереп төшерәләр икән дә, шунда кино, шунда репетиция... Соңгы елларда утыннары бар икән, ләкин түбә иләк... Яңгыр үтә. Әле менә бу кичәдә дә түшәмнән су агып торды.
Күзкәйдә без бер яры да була алмадык. Икенче көнне әлеге шул ян белән дә, арт белән дә сикерә торган козликка утырып, Минзәләгә кайтып киттек. Шоферга, чыдамлык, машинага түземлек бирсен, алып кайтып җиткерделәр.
Кайтышлый Дәвек авылының басу капкасы төбендә кызык хәл. Малайлар үткән-сүткән юлаучыларга капка ачып торалар. Моны күрүгә минем күңелем малай чакларга кайтып китте. Без дә ярминкәдән кайтучы агайларга шулай капка ачып тора идек. Ярминкәче агай азрак сал
ган була, аның арбадан төшәсе килми, я төшәрлек рәте булмый, рәте булса да, йола аңа төшәргә кушмый, чөнки капканы малайлар, ягъни без ачарга тиеш, һәм без капканы ачабыз, шуның өчен безгә конфет, клиндер, прәннек эләгә...
'Дэвек капкасы төбендә дә шундыйрак хәл иде. Әмма безнең кесәбездә конфет, прәннек юк. Хәер, капкачы малайлар прәннек сорамыйлар да. Капка тактасына ат башыдай хәрефләр белән: «Акча бир! Акча!» дип язып куелган. Шулай итеп, бу малайлар басу капкасы төбендә акча җыеп торалар булып чыкты. Иске традициянең яңартылган формасы! Яңартылган булса да яңа түгел. Без малай чакта бит ул ярминкә яисә туй көннәрендә генә була иде, ә болар ни бәйрәм, ни туй — акча соранып торалар.
Шул көнне үк без, автобуска төялеп, Актаныш якларына чыгып киттек. Монда инде юллар яхшырак, машина шәбрәк тәгәри, тик монда да аерым урыннарда шундый начар җирләр бар, юлның яхшы өлешендә алган рәхәтең оча да бетә... Мәсәлән, Нур Баян колхозыннан чыгып, «Кызыл Сөн» колхозына таба байтак вакытлар «Волга» белән чапканнан соң, кереп бата торган бер урын бар, берничә метрлык кына урын, аны төзәтү өчен әллә ни зур хезмәт тә кирәкмәс иде, ә юк, батсалар баталар, тракторлар белән өстерәтеп чыгартсалар чыгаралар, ә төзәтмиләр. Ни өчен төзәтмиләр — серен безгә әйтмәделәр.
Әдәби кичәләргә халык күп йөрде. Билгеле инде, чәчәк бирешүләр, тәбрикләшүләр дә булды. Кул чабулар да булды. Без артистлар кебек үк «кыланып» укый белмәсәк тә, хәлдән килгән кадәр тырыштык. Халык арасыннан чыгып сөйләүчеләр дә булмады түгел. Күбрәк укытучылар, китапханәчеләр сөйләделәр. Татарча яңа романнар ник алай аз чыга? дип йөдәттеләр. Укучылар, басылып чыкканнарын бик тиз укып бетерел, яңа китаплар сорап китапханәчеләрне алҗыталар икән. Татарча китап җитмәүне без, Актаныш китапханәсенә кергәч, үзебез дә күрдек. «Совет әдәбияты» журналын ертып, китап итеп ябыштырган романнарны безгә күрсәттеләр, ә бит ертып ясаган роман нибары бер данә. Аны мин алсам, Мөхәммәтәмингә юк, Мөхәммәтәмин алса — миңа калмый. Шулай итеп, авылда укырва китап җитми икән. Ә безнең Казанда китапны күп басарга куркып яталар: янәсе, таралмас...
Кичәне, әйткәнемчә, Туфан агай очлый иде. Менә ул укып-укып, бераз арыганнан соң, кичәне алып баручы Зәки, Туфанның битләре агара башлаганны күреп, җитте дип торып баса да, ахыргы «доганы» үзе әйтә. Шуннан сәхнәгә авыл егетләре, авыл кызлары менәләр дә җырлый, гар- моньда уйный, биеп күрсәтә башлыйлар. Хәзер инде без залда тамашачылар белән бергә утырабыз. Без талантлы гына җырчылар, гармонь- чылар очраттык. Халыктагы талант чишмәсе кайнап, ургылып тора. Кайсы гына авылга барма, һәр җирдә үз талантлары бар.
Кыска гына вакыт эчендә безгә төрле-төрле кеше, төрле-төрле җитәк-челәр белән танышырга туры килде. Кызганычка каршы, без күрештек, сөйләштек, аерылыштык... Тирәнгә керергә мөмкинлек булмады. Шуңа күрә мин алар турында ни дә булса әйтергә кыймыйм. Тик берсе хакында гына берничә сүз әйтеп карарга ярый дип табам.
Шаһзадә Дәүләтшин «Кызыл Сөн» колхозында, ялгышмасам, алтынчы ел председательлек итә икән инде. Без кич кенә килеп төштек. Нур Баян колхозында хуҗалар безне болыннарга алып чыкканнар иде, анда озаграк йөрелгән, юлга соңрак чыгылган, аннары теге бата торган җирдә дә батып торылгаи, соң барып җиттек. Әлбәттә инде, соң килгән өчен түгел, бүтән сәбәп өчен Шаһзадә безне каш җыерыбрак каршы алды, халык җыелган икән, көтә икән, без Шаһзадәнең кашларыннан курыккандай итенеп, тиз генә юындык та тизрәк ачык эстрадага чаптык. Билгеле, һәр кичәдә булган монда да булды, кичәдән соң була
торганы да булды. Таңнар атты, кояш чыкты. Биштә йокыга яттык, алтыда тордык...
Артка чигенеп әйтим әле: Нур Баян колхозы җитәкчеләре безне үзләренең күршеләре булган «Кызыл Сөн» колхозы чикләренә тикле озатып куйганнар иде. Чикләренә хәтле, чөнки үз колхозының чигендә председатель Шаһзадә Дәүләтшин һәм парторг, Дәүләтшии теле белән әйтсәк, комиссар, Фазыл Гыйзетдинов безне машина белән көтеп торалар иде инде. Әнә шулай кырга чыгып ике хуҗалык басулары бергә килеп очрашкан җирдә кунакларны машина белән -көтеп алуында, -парторгны комиссар дип беркадәр шаярты.п атавында, яңа гына килеп төшкән кунакларга каш җыеруында, кашлары язылгач, инде табын янына утыргач: «Менә ичмасам, мондый кунаклар белән утыруы үзе ни тора!» дигән булып безне чәнечкәләп алуында, көлгән чакта барлык ап-ак тешләрен балкытып, ирония катыш көлүендә — барысында да иптәш Дәүләтшиннең характерындагы ниндидер бер «интересный нәмәр- сәкәй» күзгә кадалып тора иде.
Икенче көнне ул безне машинага утыртып (үз «Волгасы», үзе йөртә) колхоз басуларын күрсәтергә кырга алып чыгып китте. Игеннәре шәп, өченче елын утыра торган люцерна үләне күпер кебек, өстеннән җәяү китсәң дә батмассың...
— Гектарыннан сиксән центнер алам!—ди ул хуҗаларча, юк, ар- тистларчарак жест ясап куя. «Алабыз» дими, «алам» ди. Машина аның кулында ничектер юашланып кала кебек, хуҗаның нишләргә теләвен сизеп торган шикелле, әле кул баранкага килеп орынганчы ук салмак кына, йомшак кына тиешле якка борылып китә...
— Минем арыш! — ди хуҗа һәм әлеге артистларчарак жест белән күкрәп үсеп утырган арыш басуына күрсәтә. — Егерме биш центнер обеспечен! — ди ул; мактанып, ләкин мактанганы бер дә күзгә бәрелми: алачак! дип уйлыйсың.
Ул машинаны әллә нинди сукмаклардан, юллардан, күл буйларыннан, казлар, үрдәкләр яныннан, арыш, үлән араларыннан бик пөхтә итеп кенә йөртә-йөртә кырдагы ике рәт булып тезелеп киткән каеннар аллеясына алып керде дә туктатты.
— Бу минем уйлана торган җирем, — диде ул. — Минем башыма кайчан да бер гениальный уйлар килгән булса, барысы да шушы аллеяда уйлаганда килгәннәр. — Аннары өстәп куйды: — Бик-каты арыган чагымда шушында машинам белән керәм дә азрак йоклап та алам...
Тагын кузгалып китеп, тагын арыш араларыннан машина елан шикелле борыла-сарыла барды-барды да җир сөреп яткан тракторчы егетләргә таба якыная башлады. Кинәт хуҗаның кашлары сынды.
— Сай сөрәләр! — диде ул.
Машинаны китереп туктатуга, кулына тимер таяк алып, җилләнеп- давылланып (давыл бар җирдә яшен булмый калмый) тегеләр яныңа йөгереп китте. Тимер таягын сөргән җиргә китереп кадады.
— Туктат!—дип кычкырды аннары тракторчы егеткә. — Ник сай сөрәсез! Кем кушты? — дип ташланды ул сабанда утыручы икенче егеткә.— Ниндидер анда агрономны тыңларга тиешме син, әллә хуҗанымы? Сал тагын өч сантиметрга тирәнрәк.
Әйтергә кирәк, егетләр икесе дә каушап калдылар, хуҗа кушканны шундук үтәделәр, сабанның төрәннәре тирәнрәк батты, трактор кузгалып китте.
— Менә мин хәзер понимаю! Менә бу сөрү, — дип1 хуҗа кинәт балкып, юашланып, әле генә сынган усал кашларын язып җибәрде, егетләргә, белмим, ничектер, безгә давыл болай тиз узгач, бик җиңел булып китте.
Мин мондыйрак тип колхоз председательләре турында романнарда укыганым бар иде инде. Ләкин тегеләр тупас иделәр, самодур иделәр,
ә Дәүләтшиндә бу «каты куллы хуҗа тибы» ниндидер артистизм белән өртелгән. «Әллә кунаклар алдында бераз уйныймы?» дип тә уйлап алам мин.
— Мин анда сарык коптить итәргә кушкан идем, — диде ул кырларны, көтү йөри торган җәйләүләрне безгә күрсәтеп, сөт савучы кызлар белән безне таныштырып чыкканнан соң.
Табында сарык ите бар иде, токмач та, кымыз да бар иде, ләкин коптить ителгән сарык миф булып чыкты: хәер, аның кирәге юк иде, чөнки табын болай да тулы, тик бу урында хуҗаның шундый жестлар ясарга яратканлыгы тагын бер тапкыр күренеп китте.
Табын янында хуҗа гаҗәеп матур тавыш белән моңлы итеп, сырлап, бизәкләп җырлап җибәрде. Җыры әлегә кадәр колак ишетмәгән ори-гинальный җыр:
— Алдым кармак, төштем күлгә, безгә балык эләкми, Чибәрләр безне сөймиләр, ямьсезләре кирәкми!
һәм ул шушы җырны «Көзге әче җилләрдә» көенә җырлый. Кем белсен, бәлки бу да үзенә күрә бер оригинальничать итү булгандыр. Бәлки, бөтенләй алай да булмагандыр. Бер күрүдә генә кешене ничек белеп бетерәсең?
Бәлки, сезгә гаҗәп тоелыр, менә шушы кешене без барыбыз да яраттык. Дөрес, ул безнең алда бөтенләй үк ачылып бетмәде: без күбрәк аның елмайган, җырлаган, шаярган чагын күрдек, кайвакытларда чыраенда, күзләрендә яшен чаткылары күргәләсәк тә, чынлап торып яшьнәгәнне күрмәдек. Ә сизелеп тора: яшеннәрне яшьнәтә торгандыр бу кеше! Юкса тракторчы егетләр алай коелып төшәрләр идемени, юкса җәйләүдәге сөт савучы кызларга: «Кызчыкларым, ишеттегезме, кичә радиодан мин сезне бик мактадым?» дип ярым шаярып дәшкән чагында кызлар елмаешмаслар идемени, ә алар елмаешмадылар. Усал һәм каты куллы хуҗадыр ул... Миңа калса, яшеннәр яшьнәткәндә дә артистизм аңарда югалмыйдыр, шушы аның ачуын тагын да усалрак итәдер...
Ике-өч машинага төяп, ул безне Актанышка илтеп куйды. Юл буе күңелле генә җырлап барды. Рабига ханым үзенең матур тавышы белән аңа булышты. Хәтта’мин дә мөңгерәштергәләдем.
Актанышта эшләрне тәмамлап, Агыйделнең аргы ягына ял итәргә чыккач, без иптәш Дәүләтшин белән тагын бер тапкыр очраштык. Мин аңа гаҗәпләнеп карап-карап утырдым. Күрер күзгә ул шул ук кеше, ә инде бөтенләй башка кеше! Бик тыйнак кына утыра, «котырган сыер сөтеннән» дә авыз итми: янәсе, авырып тора, җырлавын үтенгәч җырлыйсы да килмәде, инде бик сорагач кына җырлап бирде, ләкин юк инде теге вакыттагы әсәрләнү, теге вакыттагы артистизм! Чөнки биредә ул инде хуҗа түгел, кунак! Аннары арыган иде дә булса кирәк, кабынып китә алмады, ул бит инде ни әйтсәң дә настроение кешесе. Кабынып китү өчен аңа яныбыздан агып торган Агыйдел суы белән болында чәчәк атып утырган гөлҗимеш чәчәкләре генә җитми иде. Хуҗа белән ни турындадыр әкрен генә серләшеп утырдылар. Мин шунда уйладым: әгәр мин бу кешене алданрак күрмәгән булсам, аның турында бөтенләй ялгыш фикердә китәчәкмен икән. Әлбәттә, монда утыручы бүтән кешеләр арасында да оригинальный фигуралар булгандыр, тик кыска гына вакыт эчендә мин аларны «тешләп вата» алмаганмын.
Шагыйрәбез Саҗидәнең кызык бер сыйфаты хакында сөйләргә вәгъдә иткән идем бугай. Шуңа чират җитте. Сөйлим. Кунган җирдә әйберләрен онытып калдыра торган начар гадәте бар икән шагыйрәбезнең. Кайсыдыр бер авылда җылы кофточкасын онытып калдырды да, икенче авылда ачык эстрадада бик туңды. Кофта онытуын, туңуын ул безгә соңрак әйтте. Авылдан авылга күчкән саен без Саҗидәдән: „
— Тагын берәр нәрсәңне онытып калдырмадыңмы? — дип сорый тор
ган булып киттек. Шундый сорашулар вакытында бер тапкыр кызыбыз:
— Әйтсәм оят инде, тагын әйберемне онытканмын, — дип, уңай- сызланып, бераз салына төшкән аскы иренен кыймылдатып куйды.
— Инде үзең дә онытылып калмасаң ярар иде, — дип шаярткан булдык без.
Болай оныта башласа, бер көнне сумкасыз да, туфлясыз да, күлмәксез дә калуы ихтимал дип, безнең егетләр авылдан күчкән чакларда Саҗидәнең әйберләрен барлап йөри торган булдылар. Кайсы авылда булды икән, Байсардамы, машина килгәч, Саҗидәнең әйберләрен җыеп, йөгерешеп чыктык та утырыша башладык. Менә бер вакыт без кунган йортның хозяйкасы безнең арттан йөгереп чыккан:
— Кунаклар, сез минем кызымның сумкасы белән ак туфлясын алып чыгып барасыз ич!—дип, машина янына җыелган авыл халкы каршында безне оятка калдырды. Кызарыштык, аңлатырга азапландык. Ә шул вакытта Саҗидәбез аксыл керфекләрен аска каратып машинада тик елмаеп утыра бит.
Саҗидәнең әйберләре онытылмасын дип кайгырта торгач, Абдулла агай Әхмәт үзенең таянып йөри торган матур таягын кайсыдыр авылда онытып калдырды. Оныту хәерлегә .булды, таягы барда аксый иде/ гаягы югалгач аксамас булды.
Шушындый инцидентлардан соң без инде кунган өйләребездән сумкалар, кофточкалар ташымас булдык. Саҗидә тагын берәр әйберен оныткандырмы, белмим, онытып калдырганнарның барысын да безнең арттан куып җитеп Саҗидәнең үз кулына тоттырдылар.
Без әле Такталачык дигән авылда да булдык. Анда балалар йорты бар икән. Андагы балалар белән кичәсыман нәрсә уздырдык. Мин, балалар йортында үскән кеше буларак, иске балалар йортындагы хәлләрне сөйләдем. Туфан белән Зәки, ике шагыйрь, бу кичәдә ни өчендер проза белән сөйләүне артыграк күрделәр.
Кичен клубта авыл халкына үзебезнең әсәрләребезне укыганнан соң, балалар йортының аш бүлмәсенә кайттык. Никадәр җир йөреп, әле беркая да авыз итмәгән, бу якча кызыл эремчек, безнең якча тура яки корт дип атала торган азыктан без шушында авыз иттек. Рәхмәт төшкерләре, бик ошады бу безгә.
Шагыйрьләр шигырь укыды, ханымнар җырлаштылар. Туфан, һәр мәҗлестәге кебек, монда да суга җибәргән балык булды. Арыслан тотарлык кына эчеп тә алганга күрәдер, бик әсәрләнде, шигырьләрен бик җанланып сөйләде, ахырдарак, гәп колхоз хуҗалыгына күчеп, җитәкчеләр үз колхозларының кайчандыр бөтен районга шаулаган булуын, хбзер арттарак баруын сөйләргә тотынгач, Хәсән агай торып басты да тагын сүз алды. Колхозны алга чыгаруның кирәклеге турында сөйли башлады. Кирәк, моны җитәкчеләр үзләре дә беләләр, ләкин ничек? Хәсән агай, давайте, иптәшләр! дип тотынды, ләкин нәрсә давать итәргә, ничек? Хуҗалар көтәләр, мәҗлес халкы көтә, ханымнар, җыр башларга зарыгып, шулай ук көтә... Чырайлар җитдиләнде... Көлке сүзләр сипмичә, каламбурлар әйтмичә бер минут чыдый алмаган Зәки Нури да өстәл тактасына карап көтә, барыбыз да көтәбез. Ахырдан шул беленде, колхозны алга сикертү өчен Хәсән агайга шигырь язып бастырырга кирәк икән, хуҗалар да моны хупладылар, шигырь кирәк, шуннан соң алга сикерәчәк... Монда кайчандыр Такташ булган, шигырь язган, Фатих Хөсни булган, шулай ук нидер язган, колхоз гөрләгән, хәзер дә язарга кирәк... Речь озынгарак китте, мәҗлес җыелыш төсен ала башлады, шул вакыт Рәйсә Ишморатова (аны без юлдан тапкан идек) шигырьгә караганда җыр ярдәмлерәк булмасмы дигән кебек, кычкырып җырлап җибәрде дә, барыбыз да елмаешып иркен сулап куйдык...
Таң алдыннан йөк машинасына төялешеп кире Актанышка кайтырга чыктык.
Гегермән ташы зурлыгы кояш кызарып килеп чыкты. Ханымнар җырларга тотындылар. Кичә кич балалар бүләк иткән чәчәкләрне кочып, юклы-барлы тавышларыбыз белән ханымнарга булышкалап, машина белән бергә әле бер якка, әле икенче якка авып, (әллә юл исерек, әллә машина исерек*— без аек!) кылтый-мылтый гына кайтабыз. Эшлисе эшләр уңышлы тәмамланганга, күңелләребез күтәренке. Авызыбызда җыр да шаян сүз, тагын җыр, тагын шаян сүз.
— Абдулла абый, — дип тотына Рабига ханым, ава-түиә барган машинада йоклап китү хәйләсен тапкан Абдулла Әхмәткә: (ике-өч тәүлек рәтләп йокы күргәнебез юк) —Абдулла абый, теге үзегез яратып җырлый торган җырны тагын бер җырлагыз әле.
Чәчәкләр кочаклаган Абдулла елмая, тамагын кыра, йокыдан айнып җитмәгән тавыш белән башлый:
— И тал нечкә, тал нечкә,
Талдыйн билләрең нечкә, Талдынн нечкә билләреңә Кул салдым үкенечкә...
Җырлап бетерә^дә, елмаеп, шунда ук тагын йокыга китә. Көлешәбез.
Кояш инде тегермән ташыннан кечерәйгән, югарырак менгән. Кошлар сайрый. Каяндыр бер төркем атлар килеп чыгып, юл уртасына өелделәр. Машина кычкырта, атлар курыкмыйлар.

Безнең болай «галопом по Европам» йөрүебезнең яхшы ягы да, начар ягы да булды. Начарлыгы шунда, халык белән күбрәк трибуна аша гына очраштык, иркенләп, тәмләп сөйләшергә вакытыбыз -булмады, үтешли генә күреп-күреп китү, тирәнгә керә алмау — безнең бу сәяхәтебезгә парадный төс бирде. Икенче я-ктан, без кыска -гына вакыт эчендә әллә никадәр җирдә булдык. Аз вакытта күп кеше фелән аралаштык, республикабызның зурлыгын, байлыгын, матурлыгын күрдек, күкрәп үскән игеннәрне күреп куандык — бу безнең бер җирдә генә, Казанда, ята-ята тарая башлаган күңел ишекләребезне киңрәк ачып җибәрде: дөнья әкәм-төкәм кабыгында гына түгел икән, зур икән, кояш та бер Казан өстендә генә түгел икән, бөтен республика өстендә .икән, тормыш һәр җирдә кайный икән. Бу сәяхәт -безгә үзенә «күрә бер рухи дару, рухи азык булды. Әгәр без йөргән җирләрдә безнең шигырьләребезне, хикәяләребезне тыңлаган кешеләрнең дә күңелләрендә шундыйрак бер рәхәт тойгы кабынып калган булса, димәк, без бушка йөрмәгәнбез.