Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ИНТЕРНАЦИОНАЛ ҺӘМ ЯЗУЧЫЛАР’


Күренекле художник зур полотнога язганда, туачак картинасының көчен, кыйммәтен һәм эчтәлеген үзе генә ачык сизә. Эш барышында картинасының ничек чыгуын ачыграк күрер өчен, ул гадәттә читкәрәк китеп карый, чөнки якыннан караганда картина пумала калдырган эзләрдән торган корама төсле күренә. Ә картинаның бөтен матурлыгын башкалар рәсем ясалып беткәч кенә күрәләр һәм аңлыйлар.
Менә шундый ук хәлләр безгә тарихта да, тормышта да бик еш очрап тора. Теге я бу тарихи вакыйганың әһәмиятен ул вакыйга булган вакытта түгел, бәлки беркадәр вакыт үткәч ныграк аңлыйбыз без. Яңадан-яңа фактлар нигезендә ул вакыйга һаман ачыклана бара һәм, шуның нәтиҗәсендә, безнең алда тагын да зуррак әһәмияткә ия була...
Әнә шулай елдан-ел әһәмияте үсә барган тарихи вакыйгаларның берсе— бөтен дөнья пролетариатының юлбашчылары һәм фәнни коммунизмга нигез салучылар Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс җитәкчелегендә 1864 елның 28 сентябрендә Лондонда төзелгән Беренче Интернационал булды. Беренче Интернационал төзелгәндә, Ф. Энгельс әйткәнчә, ул оешманың киләчәктә зур әһәмияткә ия булачагын тулаем һәм тирән аңлаучы
2 Беренче Интернационал төзелүгә йөз ел тулу уңае белән.
3 В. И. Л е н и н, Әсәрләр, 29 том, 230 бит.
бары К. Маркс кына булды. Ә шул та-рихи дата ераклаша барган саен, аның әһәмиятен аңлаучылар күбәй- гәннән-күбәйде. Чыннан да, әгәр тарихка күз салсак, 'бөтен дөнья пролетарийларының - революцион- массовый оешмасы булган Беренче Интернационалның көче елдан-ел үсә, ул күрсәткән юллар һаман- һаман ачыклана баруын күрү һич тә кыен булмас. Башта Маркс тәгълиматы ягында азчылык булса, Беренче Интернационал яшәгән елларда (1864—1872) бу тәгълимат бик нык үсеп китә һәм үз ягына яңадан-яңа көчләр туплый. XIX йөзнең икенче яртысында марксизмга кадәр булган социализмның башка төрләре тар-мар ителә, марксизм җиңә.
Беренче Интернационалның эш-челәрне капитализмга каршы рево-люцион көрәшкә туплаудагы ролен билгеләп, 1919 елда В. И. Ленин менә болай диде:
«Ул һич тә онытылмас, үзләрен азат итү өчен эшчеләр алып (барган көрәш тарихында ул мәңге яшәр. Ул бөтен дөнья социалистик республикасы бинасына нигез салды, ә хәзер без бу бинаны төзи башлау бәхетенә ирештек»2 3. Димәк, безнең Советлар Союзы тарихы һәм хәзерге көндә -киң рәвештә җәелеп гомуми
тарихта хәлиткеч көчкә әверелеп барган бөтен дөнья социалистик системасы Беренче Интернационал тарихы Йелән бик нык бәйле икән.
Ә Беренче Интернационал үзе марксизм-ленинизм тарихы белән нык бәйләнгән. Ф. Энгельсның «Беренче Интернационал Карл Маркс эшенең иң югары баскычы» дип әйтүе очраклы түгел, әлбәттә. Шулай да Беренче Интернационалның әһәмияте нидән гыйбарәт соң?
Беренче Интернационал, Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс тарафыннан төзелгән һәм җитәкчелек ител гә и « Ко м м у н и ст л ар Союзы» (1848—1852) эшен дәвам итеп, эшчеләрне «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» дигән лозунг астына туплый һәм аларны пролетар интернационализм принцибы нигезендә тәрбияли. Лондон конференциясе (1871) һәм Гаага конгрессы (1872) карарлары нигезендә, барлык илләрдә пролетариат партияләре төзү өчен эшчеләрнең политик-революцион активлыгын күтәрүдә Беренче Интернационалның роле зур булды. Эшчеләр хәрәкәтен таркатырга, аны көчсезләндерергә омтылучы буржуа һәм вак буржуа йогынтыларыннан пролетариатны азат итү юнәлешендә дә зур эшләр алып барды ул. Вак буржуа интересын яклаучы, пролетариат диктатурасы идеясенә каршы хәрәкәт итүче төрле группаларны, агымнарны (прудончылар, бакунинчы- лар, лассальчылар, тред-юниончылар, мадзичылар һ. б.) һәрьяклап тар-мар итү өчен көрәште. Марксизмның Беренче Интернационалда эшчеләр бердәмлеге өчен көрәшүе бүгенге көндә бөтен дөнья эшчеләр хәрәкәте өчен дә әһәмиятен югалтмаган. Бүгенге көндә барлык коммунистлар партияләренең пролетариат һәм демократия өчен зарарлы булган төрле төстәге ревизионистларга, раскольникларга каршы көрәшендә Маркс — Энгельсның һәм Беренче Интернационалның XIX йөз (60—70 еллар) раскольникларына (бакунинчыларга һ. б.) каршы көрәш тәҗрибәсенең әһәмияте бик зур-
Әгәр дә безнең көннәрдәге реви-зионистлар, XIX йөз һәм XX йөз башларындагы бернштейнчылар һ. б. оппортунистлар эшләрен дәвам итеп, марксизм-ленинизмның үзәге булган пролетариат диктатурасы идеясенә каршы һәм социалистик революцияне, сыйнфый көрәшне инкарь итеп чыкмакчы булганнар икән, Маркс — Энгельс тәгълиматы безнең көннәр өчен искерде, аны архивка тапшырырга кирәк дигән тәкъдимнәр ясап караганнар (Австрия, ФРГ, Норвегиядә һ. б.) икән,, барлык коммунистик партияләр, ул ревизионистларга капма-каршы килеп, үзләренең Беренче Интернационал күрсәткән юлдан баруларын/ анда куелган бурычларны иҗади рәвештә тормышка ашыру-ларын, кыскасы — Беренче Интер-националның турылыклы варислары булуларын бик ачык әйтеп (1957 елгы Декларация һәм 1960 елгы Белдерү), кискен отпор бирделәр.
Беренче Интернационал, төзелүенең беренче көннәреннән үк, про-летариатны политик власть яулап алу өчен әзерләргә кереште. «Политик власть яулап алу — пролетариатның төп изге эше» диелә- К. Маркс тарафыннан язылган Беренче Интернационалның «Учредительный манифест»ында (1864 ел).
КПССның тарихи XX съезды пролетариат тарафыннан политик власть яулап алу юллары төрлечә- (кораллы восстание, тыныч юл — кан түкмичә, ләкин кискен сыйнфый көрәш нигезендә) булуы мөмкин диде.
Менә бу принципиаль мәсьәлә дә үз вакытында Беренче Интернационалда К. Маркс тарафыннан куелган иде. Беренче Интернационалның 1872 елда Гаагада (Голландия) җыелган V конгрессыннан соң конгресс делегатларының күпчелеге- (алар белән бергә К. Маркс та), Амстердам эшчеләр оешмалары чакыруы буенча, Амстердамга баралар. Анда үткәрелгән митингта К. Маркс чыгыш ясый. Үзенең речендә К. Маркс, социалистик революция бөтен илләрдә бер төсле бу-лыр дип уйларга ярамый, урыннар
дагы шартларга карата, кайбер илләрдә (мәсәлән, Англиядә) кискен сыйнфый көрәш төсен алган социалистик революция тыныч юл белән (кораллы восстание төсен алмыйча) җәелүе дә бик мөмкин, дигән фикерне әйтте.
В. И. Ленин да үзенең мәшһүр «Апрель тезислары»нда (1917 ел) Россия шартларында социалистик революциянең тыныч юл белән баруы мөмкинлеген әйткән иде.
Икенче бөтен дөнья сугышыннан соң барлыкка килгән һәм хәзерге көндә уңышлы рәвештә социализм юлыннан баручы халык демократиясе республикаларында (Чехословакия, Польша, Венгрия һ. б.) пролетариат кулына властьның тыныч юл белән күчүе К. Маркс һәм В. И. Ленин* фикерләренең дөреслегенә жанлы шаһит булып тора. Менә шуңа күрә дә бу ел бөтен прогрессив кешелек дөньясы Беренче Интернационалның йөз еллык юбилеен зур тантана белән билгеләп үтәләр.
Беренче Интернационал — тарих-ның бөтен тармакларында зур эз калдырган вакыйга. Культура, ци-вилизация өлкәсендә дә йогынтысы күп булды аның.
Мәгълүм ки, марксизм-ленинизм идеяләренең (социалистик револю- щТй, пролетариат диктатурасы) дошманнары социалистик революция культураны, цивилизацияне җимерә дип чыктылар. Мондый «идеяне» саф буржуаз «белгечләр» генә түгел, хәтта үзләрен социалистлар дип атаучы фабианчылар, гильдия социалистлары да әйттеләр. Соңгы елларда буржуаз политиклар, экономистлар, социолог-лар, Советлар Союзында әдәбият, сәнгать һәм гуманитар фәннәр өл-кәсендә торгынлык хасил булды, дип кычкыралар икән (мәсәлән, ФРГ социологы Ф. Штренберг), бу да әлеге шул тарихны бозуның дә- 'вамы һәм бер төре.
Менә шуңа күрә дә пролетариат идеологлары, социализм өчен көрәш алып бару белән бергә, буржуа һәм вак буржуа вәкилләренең андый яла ягуларын, тарихны бозуларын да фаш итә килделәр һәм киләләр. Социализм өчен көрәшкәндә пролетариат халыкка файда бирә торган культураны үстерүгә дә әһәмият бирде һәм бүгенге көндә дә бу өлкәдә зур эш алып барыла.
К. ДАаркс һәм Ф. Энгельс җитәк-челек иткән I Интернационал, яши башлавының беренче көннәреннән үк, эшчеләрнең аңын, белемен, культурасын үстерү мәсьәләләрен бик ачык һәм кискен рәвештә куя. Интернационалның 1866 елда Же-невада (Швецария) булган беренче конгрессында яшьләрне һәм үсмер-ләрне төрле яктай тәрбияләү мәсьәләсен тикшерүе һәм бу турьь да зур тарихи әһәмияткә ия булган карар кабул итүе (яшьләргә һәм үсмерләргә политехник белем-тәр- бия бирү) моңа ачык дәлил булып тора.
Фәнни коммунизмга нигез са-лучылар художество әдәбиятына да зур әһәмият бирделәр. Иске әдәби мираска нигилистларча карау алар- га чит иде. Пролетариатның әдәби мирастан файдаланырга тиешлеген әйтеп, реализм нигезендә әдәбиятны тагын да баету, үстерү юлында алар күп көч куйдылар. Тарихи һәм политик вакыйгаларны пролетарийларга аңлатуда әдәби әсәрләрнең роле зур булуын белделәр һәм шуны аңлата килделәр. Чыннан да, коры тел белән язылган тарихи мәкаләләргә, китапларга караганда, теге я бу вакыйганы чагылдырган, тормышны реалистик сурәтләгән художество әсәренең укучы аңына тизрәк барып җитүе һәм аңа тирәнрәк тәэсир итүе һәркайсыбыз- га мәгълүм факт бит. Без моның шулай икәнлеген Шолоховның илдә авыл хуҗалыгын коллективлашты- руны сурәтләгән «Күтәрелгән чирәм» әсәреннән бик яхшы беләбез. Шулай ук Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар», «Безнең көннәр», Муса Җәлилнең Моабит шигырьләре, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр», Әпсәләмовның «Газинур» исемле онытылмас әсәрләре дә тарихны дөрес аңлауга ярдәм итәләр. Кыскасы, социалистик реализм принциплары нигезендә язылган һәм әһәмиятле тарихи вакыйгаларны сурәтләүгә багышланган әсәр
ләрнең халык массаларын комму-нистик рухта тәрбияләү көче бик зур.
К. Маркс, Ф. Энгельс һәм I Ин-тернационалның башка членнарының художество әдәбиятына ничек караганнары, аны үстерүдәге рольләре һәм социализм төзү өчен көрәштә язучыларның катнашы мәсьәләләре— безнең тарихи хезмәтләрдә һәм әдәбият тарихында әле тиешенчә киң күләмдә тикшерелмәгән темаларның берсе булып тора. Бу өлкәдә күп кенә эзләнүләр алып барырга кирәк әле. Шул уңайдан берничә фактка күз салып китик.
Билгеле ки, К. Марксның «Капитал» исемле өч томлы классик әсәре пролетариатның капитализмга каршы көрәшендә иң көчле корал булган һәм ул хәзер дә шулай. К. Маркс бу әсәрендә капитализмның үләчәге һәм аның урынына социализм җәмгыяте урнашачагы объектив закон икәнен фәнни нигездә ачып бирә. Шул хезмәтендә ул, капитализмның теге яки бу ягын ачып бирү уңае белән, художество әсәрләреннән дә күп кенә өземтәләр китерә. «Капитал» ның 1 нче томында ул 36 художество әсәреннән өземтәләр ала. К. Маркс «Капи- тал»ның II һәм III томнарын язганда да шундый ук методны куллана. Капитализм җәмгыятенең чын йөзен ачып биргәндә, ул Бальзак, Гёте, Мольер, Шекспир, Данте, Диккенс һ. б. язучыларның әсәрләренә мөрәҗәгать итә.
Сыйнфый дошманнан, зарарлы агым вәкилләреннән көчле рәвештә көлү өчен дә К. Маркс, Ф. Энгельс һәм В. И. Ленин үзләренең фәнни хезмәтләрендә һәм күп кенә хатларында художество әдәбиятыннан киң файдаландылар.
Без алда марксистлар төрле вак буржуаз агымнарга, группаларга каршы көрәш алып бардылар дигән идек. Шул группалар арасында Германиядә җәелгән лассальчы- .лыкны да күрсәтеп үттек. Карл Маркс «лассальчылык кабахәте яшәгәндә I Интернационалга Германиядә урын булачак түгел» дигән ■иде. Шуңа күрә Германиядә Маркс һәм Энгельсның дуслары немец эшчеләре хәрәкәтен лассальчылар йогынтысыннан азат итү өчен көрәштеләр.
Германия һәм бөтендөнья эшчеләре хәрәкәтендә шактый күренекле роль уйнаган В. Либкнехт I Интер-националның 1865 елда Лондонда үткәрелгән конференциясенә җибәргән «Германиядәге эшчеләр хәрәкәте турында»гы докладында лассальчылыкка да туктала. Аңар характеристика биргәндә ул XVIII йөздә яшәгән бөек немец язучысы, тәнкыйтьче һәм философ Готхольд Эфраим Лессинг (1729— 1781) сүзләрен искә ала. «Лассаль- нең социаль мәсьәләләр буенча язган әсәрләренә тукталганда,—ди В. Либкнехт ачы көлеп, — Лессинг- ның заманында бер китап хакында: «Бу китапта күп кенә яхшы фикерләр һәм яңалыклар бар, ләкин, үкенечкә каршы, яхшылары яңа түгел, яңалары яхшы түгел» дигән сүзләре искә төшә». («Генеральный совет Первого Интернационала 1864—1866. Лондонская конференция 1865. * Протоколы». М., 1961. ИМЛ при ЦК КПСС, 187 бит.)
Массага революцион идеяләрне таратуда һәм пролетариатның бер-дәмлеген булдыруда газетаның роле зур булуын искә алып, I Интерна-ционал яшәвенең беренче елларыннан ук үзенең периодик матбугат органын булдырырга омтыла. Бу мәсьәлә I Интернационалның Генераль советы утырышларында 1865 елның август аенда карала һәм Лондонда «The Workman’s Advocate» («Эшчеләрне яклаучы») исемле газета чыгару турында карар чыгарыла. Бу газетаның расходларын каплау өчен махсус Акционер оешма төзелә. Оешма членнары арасында К. Маркс та була. 1865 елның 16 сентябрендә «The Miner and Workman’s Advocate» газетасының 132 номерында бу оешманың мөрәҗәгате һәм проспекты игълан ителә. («Генеральный Совет Первого Интернационала 1864—1866. Лондонская конференция 1865.» ЛА., 1961, 228—231 битләр.) Акционер оешманың правлениесе секретаре Э. Ш. Мантцу имзасы белән
игълан ителгән шул документта моңа кадәрге газеталар эксплуататорлар .кулында гына булганлыктан, эшчеләргә үз фикерләрен ачык әйтергә мөмкинлек юклыгы әйтелә. «Ул газеталар, — диелә анда,— ялганлау, бозу, яла ягу белән тулганнар иде. Безгә (эшчеләргә) үзебезнең орган кирәк. Без «Workman’s Advocate» исемле газета чыгарырга булдык. Бу газета батырларча, кискен рәвештә массаны яклаучы булырга тиеш. Газета көндәлек политика, бөтен әһәмиятле мәсьәләләрдә үзенең ачык позициясен алып барачак, миллионлаган хезмәт массаларына тулаем политик һәм социаль азатлык өчен көрәштә нинди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклекне аңлатачак. Газета хезмәт вәкилләре көче белән төзелгән, шуңа күрә дә бу газетага хезмәт кешеләре ярдәм күрсәтер дип уйланыла. Җәмгыятьнең башка группаларында да тәртипле кешеләр, ирек өчен көрәшүче прогрессив көчләр бар. Алар да газетага ярдәм итәрләр дип уйлыйбыз. Газетага эшчеләр ҺӘхМ аларның дуслары актив катнашырлар. Бу — шиксез», — дип әйткәннән соң, документта эшчеләр арасыннан чыккан һәм шул сыйныфны яклаучы күренекле язучыларның исемнәре китерелә. Анда Эллиот (Англия шагыйре, чартист, тимерче), Клэр (Англия шагыйре, батрак улы, авыл хуҗалыгы эшчесе), Берне (Шотландиянең бөек шагыйре, демократ), Дефо (Англиянең атаклы язучысы һәм публицисты, «Робинзон Крузо» китабы авторы), Шекспир һ. б. исемнәре бар.
Кыскасы, тиз арада күп кенә илләрдә төзелгән I Интернационал секцияләре сафында (Германия, Франция, Англия, Италия, Испания, Дания, Голландия, Австро- Венгрия, Бельгия, Швейцария, Төньяк Америка Штатлары, Латин Америкасы илләрендә, Австралия, Алжир һ. б.) шул Интернационал эшендә актив катнашкан яки, формаль яктан член булмасалар да, аның идеяләрен яклап чыгучы журналистлар һәм язучылар шактый күп булды.
I Интернационал яшәгән вакытта берничә зур политик вакыйга була: Төньяк Америкада гражданнар сугышы (1861 — 1865), Франция белән Пруссия арасында сугыш (1870— 1871) һәм, кешелек дөньясы тарихында беренче мәртәбә, пролетар революция нәтиҗәсендә, 1871 елда Парижда пролетариат властьны үз. кулына алып, Париж Коммунасы төзелә. Бу тарихи вакыйгаларда I Интернационал сафында булган- язучылар да актив катнашалар.
Париж Коммунасының актив кө-рәшчеләре арасында булган язучы-лардан (I Интернационал членна-рыннан) без, барыннан да элек, эшчеләр сыйныфы арасыннан чыккай француз шагыйре Эжеи Потье- ны (1816—1887) күрсәтергә тиешбез. 1848 елны Франциядәге баррикадаларда актив көрәшкән, ә I Интернационал төзелгәч, аның члены булган һәм Париж Коммунасында актив катнашкан ул кеше чыннан да шагыйрь-трибун ролен уйный. Француз халкының дошманнары — версальчеләр Коммунаны канга ба-тыргач, Потье Англиягә кача һәм әнә шул чорда бөтен дөньяга мәшһүр булган, хәзерге көндә бөтен коммунистик партияләрнең гимнына әверелгән «Иитернацио- нал»ыи язып, анда пролетариатның җиңәчәген әйтә. Аның бөтен әсәрләре оптимизм белән сугарылган, пролетариат көченә ышану әсәрләренең барысында да ачык сизелә.
1913 елиы «Правда» газетасында басылган «Евгений Потье» исемле мәкаләсендә, В. И. Ленин Потьеның «Интернационал»ыиа зур 'бәя биреп: «Коммуна бастырылды... ә Потьеның «Интернационал»ы аның идеяләрен бөтен дөньяга таратты, ул хәзер элеккегә караганда тагын да көчлерәк яши»,—дип язды.
Бу җыр бөтен телләргә тәрҗемә ителгән. Язмыш сезне нинди ген? илләргә ташламасын, сез анда «Ин-тернационал» моңнарын ишетерсез,, үзегезнең иптәшләрегезне, дуслары-гызны бу җыр буенча табарсыз, дигән иде В. И. Ленин. Даһи Ленинның бу сүзләре тулысы белән расланды, чөнки бүген «Интернацио
нал»ны җир шарының бөтен поч- хмакларында беләләр, аны миллион-лаган халык массалары җырлый.
I Интернационал сафында актив катнашкан язучылардан Жюль Валлесны да (1832—1885) күрсәтергә кирәк. Укытучы улы Ж. Валлес XIX йөзнең 50 нче елларында Франциядәге политик көрәштә актив катнаша башлый. Революцион чыгышлары өчен берничә мәртәбә төрмәдә утыра. Ләкин ул каушап калмый: бер кулына мылтык, икенчесенә каләм тотып актив көрәшүен дәвам итә. Аннары ул милли гвардия батальонының командиры, «Criudu peuple» һәм «Le peuple» исемле газеталарның редакторы, 1871 елгы Париж Коммунасында мәгариф комиссиясе һәм тышкы мөнәсәбәтләр комиссиясе члены булып эшли. Ж. Валлес үз романнарында бона-партизмны тәнкыйтьләп чыга. Аның күренекле «Инсургентлар» исемле әсәре 1949 елда рус теленә дә тәрҗемә ителде.
XIX йөзнең 60—70 нче елларында язучыларның барысы да яки күпчелеге революцион хәрәкәт ягында булдылар дип уйларга ярамый. Бу — тарихны бозу булыр иде. Киресенчә, элекке язучыларның күпчелеге баррикаданың теге ягында иде. Ләкин ничек кенә булмасын, прогрессив карашлы язучыларның һәркайсы I Интернационал идеяләрен якладылар, алариы пропагандалау юлында актив эшләделәр.
К. Маркс, Ф. Энгельс һәм алар- ның фикердәшләре, дуслары, шул җөмләдән югарыда күрсәтелеп үткән Э. Потье да, әдәбиятта реализмны яклап чыктылар. Алар әдәбиятны партиядән, дәүләттән аерырга омтылучыларга (мәсәлән, Ф. Пиа, А. Лео, Э. Вермершка) нык отпор бирделәр.
XIX йөзнең 60—70 нче елларында язучыларның I Интернационалга һәм аның идеяләренә карашлары турында сүз чыккан икән, рус рево- люцион-демократ язучылары турында да әйтеп китмичә булмый. Бөек рус революцион-демократ язучылары А. И. Герцен (1812—1870), Е. М. Салтыков-Щедрин (1826— 1889) һ. б., формаль яктан I Интернационал членнары булмасалар да, Интернационал ягында булдылар. А. И. Герцен I Интернационалның күп кенә членнары белән бәйләнештә була. Алар аша һәм матбугат буенча I Интернационал эше белән танышып тора. В. И. Ленин үзенең билгеле булган «Герцен истәлеге» (1912 ел) дигән хезмәтендә, Герцен- ның анархист М. Бакунин белән .булган элемтәсен 1869 елны өзгәнен әйтеп: «...Бакунин белән арасын өзгәндә Герцен үзенең күз карашын либерализмга түгел, бәлки Интернационалга юнәлдерде, Маркс җитәкчелек иткән Интернационалга, пролетариат «п о л к л а р ы и җ ы- я р г а» керешкән, «эшләмичә фай-даланучылар дөньясын ташлаучы», «эшче дөньяны» берләштерергә керешкән Интернационалга юнәл-дерде»,— дип язды. (В. И. Ленин. Әсәрләр, 18 том, 11 бит.).
I Интернационал эш алып барган елларда Россиядә күренекле рус революцион-демократы Салтыков- Щедрин редакциясендә «Отечест-венные записки» исемле журнал чыга. Бу журнал битләрендә без Интернационалның идеяләре чагыл-ганын ачык күрәбез (мәсәлән, Франция-Пруссия сугышына, Париж Коммунасына бәя бирү). Сал- тыков-Щедринның ул журналда Беренче Интернационалның тарихын систематик рәвештә күрсәткән В. И. Танеев мәкаләсен бастырырга теләве дә билгеле. Ләкин, цензура рөхсәт итмәгәнлектән, I Интернационал тарихы басылмыйча кала.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясеннән соң, социалистик система шартларында, язучыларга марксизм һәм I Интернационал тарихына бәйле документлар белән танышырга киң мөмкинлекләр туды. Совет язучылары үзләренең иҗатларында I Интернационалны да чагылдыра башладылар. Хәзерге вакытта без рус телендә I Интернационал һәм анда К. Маркс һәм Ф. Энгельс ролен чагылдыра торган берничә әсәрне күрсәтә алабыз. Шундый әсәрләрдән иң башта Галина Серебрякованың «Карл
126
Маркс» исемле зур китабын күрсәтергә
кирәк. Моңа кадәр художество
әдәбиятында Карл Марксның
биографиясе язылмаган *иде. Галина
Серебрякова беренче адымны ясады.
Ул китапның Советлар Союзында гына
түгел, күп кенә чит илләрдә дә
басылуы, аның кыйммәте зур булуын
бик ачык күрсәтеп тора.
Ике Ленинград язучыёы (Л. Вид- гоп
һәм Я. Сухотин) Маркс һәм
Энгельсның бөек дуслыгын чагыл-
дырган повесть («Дружба великая и
трогательная») яздылар. Ул әсәрнең
инде уннан артык басмасы чыкты.
Великие Луки журналисты П. Се-
редниченко, күп еллар буенча, I Ин-
тернационалның рус секциясен төзү-
челәрдән берсе булган, К. Марксның
Беренче Интернационал һәм язучылар *
секретаре һәм Париж Коммунасының
героинясы Еи Л. Дмитриева турында
повесть һәм пьеса язу өстендә эш алып
барды. Нәтиҗәдә аның «Дочь России»
исемле повесте басылып чыкты. Шул
ук исемдәге пьеса бу ел Псков
драмтеатры тарафыннан сәхнәдә
куелды.
I Интернационалның йөз еллыгы
уңае белән совет тарихчылары яңа
тарихи хезмәтләр, язучылар яңа
әсәрләр, киносценарийлар язалар.
Бөтен дөньяда социалистик системаны
урнаштыру өчен көрәштә Беренче
Интернационал күрсәткән юлларның,
бурычларның әһәмиятен тагын да
тирәнрәк, матуррак ачып бирә торган
әсәрләр, һичшиксез, киләчәктә тагын
да күбрәк булыр,
Р. ТАҺИРОВ.
доцент.