АСЫЛМАЛЫ ЛАМПА
ашта Казан кунаклары — филармония артистлары — һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, парлап такмак әйттеләр, арада яшь кенә бер акробатисткалары да бар икән, анысы хәтта сыгылмалы гәүдәсеннән тәгәрмәч ясап та күрсәтте. Бу төр сәнгатьтән тамашачы колхозчылар аеруча канәгать калдылар, залда һич ул-бу ишетелмәде, күрми күргән кайбер яшь-җилкенчәкнең бер -мәл авызы ук ачылып калган иде. Хәер, бер дә гаеп түгел, яшь чакта, шундый сыгылма билләр белән очрашканда, үзебезнең дә авызлар ачылмыйча булмагандыр.
Залда ут сүнгән, зал ярым караңгы иде. Шулай булгач, бөтенесе өчен җавап биреп бетерү дә кыен. Андый караңгылы-яктылы шартларда, әйтик, арткы рәттәге бер кыз, янына сырышып утырган сөйгән егетенең әлеге шул сыгылма билле акробатисткага карап тораташ булып катып калуын ошатып җиткермичә, әйтик, янтыгына мөлаем гына бер төртеп алган икән, монда инде нормадан тыш берни дә юк. Ул хәтле ачмасын авызын!
Артистлар чыгышларын бетергәч, олы-кара җилкәсен салып өенә кайтып киткәч, клуб залы колхоз яшьләренең үзләренә генә калды. Түшәмгә эленгән җиде-сигез лампочкалы люстра кабынды, зал. балкып китте, һәм шул яктыда күзгә бер әкәмәт чалынды: түшәмнең кыл уртасында, әлеге теге купшы люстра белән рәттән үк, куыгына тузан һәм төтен сарган, абажуры тутыккан егермеле керосин лампасы асылынып тора иде. Баштан кинәт мондый бер уй узды: кайчандыр бу лампа мәчетнеке, яки мулланың үз өендәгесе, яки берәр кулакның кунак килгәндә генә яндыра торган мактанычы булгандыр. Тиен санап гомер итүче крестьян агай һәрхәлдә мондый лампа яндырмый торган иде. Кайчандыр шулай иде, ә хәзер менә болай: аны, гомумән, яндыручы да, аңарга кагылган кеше дә юк. Ничек эленгән, шулай онытылып калган...
Хәер, озак уйланып торырга вакыт та бирмәделәр. Кай арада өлгерделәр диген, дөбер-шатырлары да ишетелмәде, залдагы эскәмья- ләрне чит-читләргә җыештырып куйдылар, уртада, әлеге теге сигез лампочкалы люстра яктысында, зур гына түгәрәк ачылып калды. Хәзергә әле ул түгәрәккә берсенең дә чыкканы юк. Чит-читләрдә үзара елтырашып һәм кайчак авыз эченнән генә пышылдашкалап кызлары утыра, ә бер яктарак, кызларга сер бирергә теләмәгәндәй, егетләре укмашып калган. Игътибар беләнрәк күзәткәндә, дөресен чамалау өчен әллә ни зиһен дә кирәк түгел. Елтырашкан күзләреннән, тик тормаучы кулларыннан, аякларын кая куярга белмәүләреннән үк сизәргә мөмкин: хәй
Б
лә юк боларда, булса да яшерә белмәсләр иде. ЛАенә күрербез, тиздән залдагы түгәрәк мәйданчыкка элек үзләре коелачак, аннары бар булган хәйләләре... Тик хәзергә нидер тотып тора үзләрен, берсенең дә сикереп чыгып бии башлаганы күренми.
Үз җайларын үзләре белгәннәр икән, менә бер заман1 уртадагы түгәрәкнең бер читенәрәк урындык чыгарып куйдылар. Урындыкның куелуы булды, кечерәк кенә буйлы бер үсмернең тәгәрәп килеп утыруы булды. Соңыннан сорашып белдек: әле «үсмер егет» дияргә дә иртәрәк икән, сигезенче класста укучы малай гына булып чыкты. Ә кыланышны килештерә, шайтан, «Китерегез!» дип хәтта боерып та тормады, әллә ничек муенны гына борды. Шундук малайга үзеннән дә зур баян китереп тоттырдылар. Ак төймәле, бака ягында да шундый ук ак төймәләр... Шул төймәләренә басып, тартып җибәрде, әй, теге тимер чыбыкта асылынып калган борынгы лампа кинәт бер калтыранып куйгандай булды.
Ә бактың исә, ул бичара лампаның калтырыйсы минутлары алда булган икән әле! Яңа чыккан бию көйләреннән берсен баянның курт- курт турый башлавына, ул тураганны чүпләргә төшкән күгәрченнәр кебек, кызлар дигән җиңел аяклар берсе артыннан икенчесе коелырга тотынмасыннармы, апаем! Башта, ничектер, кыяр-кыймасрак керешкән яшьләр, кыза төшкәч, дөньяларын оныттылар, киез итекнең бутага, бу- таның киез итеккә ышкылуыннан, тулаем алганда, бөтен сорт аяк киемнәренең әле тегеләй, әле болай килеп идәнне ышкып йөрүләреннән үзенә бер төрле, тел белән әйтеп, каләм белән язып булмастай «чаш- чош» килеп чыкты. Шул «чаш-чош» арасында, безнең ише карт-корыга ишеттермичә генә, авыздан колакка яшерен серләрен дә пышылдашып алалар. Бик алай хәтәр сүз түгелдер түгеллеккә, шулай да биюче кызның йөзенә алсу йөгертер өчен җитә кала. Аның әле бу ягы да бар: •сары чыпчык хәтле генә йомры малаебыз — гармунчы булганлыктан ул үзен җиткән егет итеп исәпли иде, күрәсең — иңбашларын сикертә-си- кертә, үзе бер филармония хәтле тавыш чыгара. Бер генә дә белмәгәне юк икән боҗырның, бию көйләрен, үзебезнекеләрне дә тезә, күршеләрнекен алганда да сорап тормый. Ул да түгел, мәтәштереп тә куя бу сары чыпчык: курт кына уйнаган җиреннән кинәт сузып җибәреп, «Тәф- тиләү»гә күчә. Алла гына сакласын, бу озын көйгә дә бииләр... Соңыннан абайлап алдык, бу бәләкәй музыкантның болай кылангалап алуының астында сер яшеренеп яткан икән: биюче кызлар арасында аның Нурания атлы бер туган апасы да бар, имеш. Менә шул Нурания атлы нечкә билгә — әлеге шул гармунчы малайның апасына — ачуым килмәгәе, үзе бер трактор хәтле дәү егет — тракторчы Галләм килеп сырышкан. һәм шәп кенә бииләр дә болар, шайтан алгырлары. Анысы гына бер хәл, шул «чаш-чош» арасында Галләм дигәне кызның колагына иелеп нидер пышылдарга да маташа. Бәлки, ярамаган сүз дә түгелдер, шулай да апасының йөзенә бәреп чыккан алсулыкны күреп ала малай. Күреп ала һәхМ күңеле кытыкланып куя... тракторчы Галләмне яратмаганнан түгел, апасын артык яратудан булса кирәк. Озын көйгә уйнаган җиреннән аннары ул янә кыскага күчеп, бу юлы инде бөтенләй вактан турарга тотына. Монда, җанкисәгем, биегән атлы булып селкенгәләп кенә йөрисе түгел, монда, авызыңны колакка куеп, «чыш-пыш» килергә дә вакыт юк, монда турый белеп турарга һәм кара тирең чыкканчы турарга кирәк. Шул рәвешчә, хәйләкәр гармунчы апасы өчен тракторчы Галләмнән үч ала.
Тулаем, клуб бинасы дер селкенә... Ә менә түшәмдә бары тик чыбыкка гына асылынып калган лампа, тузанга күмелгән борынгы лампа, хәзер инде берәүнең дә күзе төшми торган һәм берәүгә дә кирәге калмаган бичара «иске тормыш калдыгы» шул ыгы-зыгының барысына да чыдап торырга тиеш.
Әмма аның чын-чынлап калтыраныр минутлары алда булган икән! Мондагы яшьләр үзләренекен үзләре белгәннәр булса кирәк, бервакыт гармун туктады, егетләр-кызлар теләр-теләмәс кенә читкәрәк тайпылыштылар, утырдылар, әле генә тыпырдап торган киез итекле аякларын эскәмья асларынарак алдылар, түгәрәк уртасында бушлык, тузанлы бушлык кына торып калды. Аннары тагы тип-тигез идән, яңадан чәчрәп чыгып биеп китүләрен көтеп ята торган идән... Ә хәзергә берсенең дә чыкканы күренми. Кинәт урнашкан тынлык, ара-тирә тамак кыргалап алулар, буш зал аркылы кисешеп уза торган күз карашлары, шунда ук тагын берсен берсе иркәләшеп, берсенә берсе ымлашып нидер әйтә торган карашлар да булгалап ала. Шулай да баягы кебек дулап китү күренми, бөтенесендә ниндидер «ирексез- бер тыелганлык сизелә, күз карашлары белән кисешеп яки назлашып уйнарлык кешесе юклары, аптырагандай, гармунчы сары чыпчыкка карыйлар: әнә бит кем «пәри туен» туктатучы!
Ләкин ул хәйләкәрнең ашыкканлыгы һич сизелми, үзенә төбәлгән аптыраулы, инәлүле карашлардан бик туйса, җаен таба, гармунын мә- тәштергән булып, башын аска ия.
Үзенең бәясен күтәреп, байтак кына шулай залны тотып торды бу. Зал тынып калгач, түшәмдәге асылмалы лампа да тынып калган иде. Ләкин бөтенесе дә хәйлә генә булган икән. Менә ул сары чыпчык башындагы бүреген йолкып алып астына салды. Аның белән генә әллә ни үсеп китмәгәч, бишмәтен дә астына салды һәм, кинәт кукыраеп, бар көченә гармунын тартып җибәрде...
Бу — шәһәрнеке дә түгел, авылныкы да түгел, бер үк вакытта авылны да, шәһәрне дә кузгатырга көче җитәрдәй, җитез, җиңел, баш очында очып әйләнүче, аякны гына түгел, күңелне дә дер селкетә алырлык яңа бер көй. Кайдан килгәнлеген, ни өчен килгәнлеген, кемнәрнең башына җитәр өчен килгәнлеген хәзергә берәү дә, хәтта музыкант егет үзе дә белми торган өр-яңа бию көе иде. Әлбәттә, бу көйгә тиз генә атылып чыгып биеп китүче булмады. Малай байтакка хәтле уртада берүзе һәм чын-чынлап әтәчләнеп корыга уйнап утырды.
«Ник терәлеп каттыгыз, биегез... Сезнең өчен уйнап утырам ич! Әле миндә бусы гына түгел, әле миндә тагын бар!»—аның бөтен кыяфәте, башын кырын тотып, иңбашларын борып-борып алулары — бөтенесе әнә шулай дигән төсле иде һәм, гомумән, күзләре бик хәтәр елтырый иде ул бәләкәй мутның.
Әмма ләкин аның бу тантаңасы озакка сузылмады. Барысын да ап-тырашта калдырган бу яңалыктан курыкмаучы берәү табылды. Бактың исә, ерактан да түгел, шул гармунчы сары чыпчыкның үз апасы Нурания булып чыкты бу. Кай арада итеген чүәк белән алыштырып өлгергән, кай арада тар биспле күлмәген киеп алган, болай да күзгә йокмый торган тәнсез очкалак, тегеннән бөргән, моннан күпергән күлмәктән, бер мәл ул очып киткәндәй, очып ук китмәсә дә, шуңа талпынгандай күренә иде. Менә ул музыка тактына уртада бер бөтерелеп куйды, аннары, «Куртрак! Кызурак!» дигәндәй, энесенә хәйләкәр караш ташлады һәм китте... китте бөтерелеп, юк, энесенә караганда, чаярак булып чыкты моның апасы. Әле бөтерелеп кенә калса икән, бер кызып алгач, яхшы ук сикерә дә башлады бу. Әйләнә, бөтерелә, шул арада урталай сынып, биленең нечкәлеге белән дә мактанып ала. Ул да түгел, дәррәү очып киткәндәй итә һәм «тып!» итеп тагын идәнгә килеп куна.
Моның бу «тып-тын»лары әллә шулай эзсез генә узып китте 'дип уйлыйсызмы? Узмаган кайда!
Иң элек энесе гармунчы малайга таракан керде: «Әнигә әйтәм мин бу апайны... Берәү бер биемәгәндә, ул гына... Черки Бикәседәй!» Күрелеп тора — апасы уздырып җибәргәнгә тыныч карый алмый малай.
Аннары, бер читтә посыбрак калырга бик тырышып та, үзе дә сизмәстән, гел алга — кешеләр алдына тыкшына барган зур гәүдәле тракторчы I алләмгә таракан үрмәли башлады: «Җитте ачык авыз булып йөрү. Тормышым ару, яшем җиткән, киләсе яздан да калмыйм, әйләнәм. Юкса, белмәссең... Болай бик канатлана башласа, очып китүе дә бар».
Биюче кызның ул «тып-тып»ларыннан иң нык калтыранучы, әлбәттә, әлеге шул түшәмдә асылынып калган иске лампа булды. Чак кына, атылып төшеп, челпәрәмә килмәде ул бичара.
Юк, тагын бер кеше — Нураниянең әнисе Маһруйбикә түти булган икән әле. Малае Гаптелбәр кайтып ятканчы Маһруйбикә түти үзен ничектер тынычрак тотты, бәйләп бетерәсе бияләен бәйләп бетерде, кашыгаяклар юды, хәтта борынгы татар җырларыннан башканы яратып бетермәсә дә, репродукторны тоташтырып, беравык радио да тыңлап утырды. «Икесе дә шунда бер тирәдә — клуб тирәсендәдер әле, берсе икенчесенә күз-колак», — дип үзен юатты ул. Ә менә малае Гаптелбәр кайтып, калган суык ашны аннан-моннан шупырдатып, сөйләшергә теләмичә, урынына барып яткач, Маһруйбикә түтинең эченә берьюлы бер дистә таракан үрли башлагандай итте.
— Апаңны кайда калдырып кайттың акаеп? — дип ачуланган да, вакытында кайта белгәнгә малае өчен кодрәтләнгән дә кебек итеп сорап куйды ул тора торгач.
йокыга китә башлаган иде дисәк, әле ятуы гына, шулай да малай теләр-теләмәс, юрган аша гына ыргытты җавапн^г.
— Каян белим мин аны, итәгенә тагылмаган ич мин аның.
Бу, әлбәттә, борчылган әни белән сөйләшә .торган сүз түгел, әнисе аңардан күбрәкне көткән иде, ләкин шуннан башканы теш арасыннан да чыгармады ич. Нишләтәсең аны, терәлеп каткан малайны. Ә бит үзе «Әнигә барысын да әйтәм», — дип әләкләргә кайткан кеше.
Гаптелбәрнең икеле-микелерәк әйтелгән җавабыннан, гомумән, аның сөйләшергә теләмәвеннән, барысыннан да бигрәк, кызы Нураниянең вакытында кайтмавыннан ана кеше, үзенчә әллә ниләр уйлап, тагын да ныграк тынычсызлана төшсә дә, икенче кабат төпченергә тотынмады, «йокласа, әйдә, йоклый бирсен» белән бетерде.
Әмма күңел тынычсызлыгын алай тиз генә бетерү мөмкипме соң! Нәрсәгә тотынырга, вакытны ничек уздырырга белмичә, ялгыз өйдә әрле-бирле бераз йөргәннән соң, ул, тйз генә өстеиә киенеп, урамнан йөреп керергә булды. Нишләмәк кирәк, шулай инде ул ана күңеле. Бигрәк тә, яшьләй иреннән тол калып, ялгыз башы балалар үстереп азапланучы ана күңеленә ниләр генә килми торгандыр диген! Җитмәсә тагы, кызы нинди тузгый баш. Бер урында утырып тора алмый, хәй- лә-наянлыкны белми, кеше сүзенә тиз ышана, кулыннан эш килгәч, бүтәне турында уйлап та карамый. Әнисе әйтә башласа да, кулын гына селти: «Әй, башыңны катырмасана юкка... Сезнс*Ң заман түгел лә хәзер, калтыранып яшәргә», янәсе.
Урамнан да әйләнеп керде Маһруйбикә түти, әмма күңеле һаман урынына утырмады. Ә кызның кайтканы күренми дә күренми иде. Ятып йокламакчы булды, күзенә йокы кермәде. Берәр күңелсез хәбәр ишетәсе бармы әллә, нишләп болай йөрәге уйнап тора соң Маһруйбикә түтинең?
Кызы Нурания кайтканда ул, электр утын сүндереп, күптән кузгалмаган керосин лампасын кабызган һәм шуның сүрән яктысында кызының мәктәпкә йөргән чактан ук калган сумкасын актарып, күзләре бик аермаса да, аның китапларын караштырып утыра иде. Нурания, берни
дә булмагандай, ишекне зур ачып, тавышсыз-тынсыз гына килеп керде дә, әнисенең йокламыйча көтеп утырганын күреп, гаҗәпләнгәндәй гөрләргә тотынды:
— Нишләп бу вакытка хәтле йокламыйча утырасың син? Ә ник электричество ярамады?
һәм ул, әнисенең җавабын да көтмичә, ишек катындагы включа- тельне борып, электр лампасын кабызды, өй эче кинәт яктырып, берьюлы киңәеп киткәндәй булды. Пальтосын салгач күзгә күренеп кечерәеп, нечкәреп калган Нурания, үзе дә сизмәстән, баскан урынында тыпырдап куйды һәм, әнисеннән бер нәрсәне дә яшермичә, кулы белән бит алмаларын уарга тотынды. Аның кызарып туңган битенә һәм аягын җылытырга тырышып тыпырдавына караганда, урамда шактый гына йөргәнлеген чамаларга мөмкин иде.
— Күз чагыла шул электрыгыздан, — дигән булып сөйләиә-сөйләнә, керосин лампасын сүндереп алып куйды Маһруйбикә түти һәм шул арада үзе болай гына кызыксынгандай итеп сорады: — Кәнсәдән-мазар- дан кушмагаинардыр ич? Шул хәтле катып беткәнче йөрмәсәң.
— Тордык шунда иптәш кызлар белән тегене-моны сөйләшеп.
Нураниянең тавышы .ничектер кысылыбрак чыкты бу юлы. Күренеп тора: әнисенең күзенә төтен җибәрмәкче дә, ләкин чыгара алмый, эшнең ул әйткәнчә түгеллеген тавышы ук кычкырып тора иде.
Энесе Гаптелбәр бу уенны озакка сузарга ирек бирмәде. Әллә хәзергә хәтле йокыга китә алмыйча яткан, әллә апасы кайтып гөрли башлагач уянып китте, бүлмә тактасы аша дәррәү ярып салды ул:
— Ялганлый, ялганлый, әни, ышанма. Иптәш кызлары белән түгел, Җәмил Галләме белән, тракторчы Галләм белән ңөрде. Үзем күрдем.
Түр яктагылар — ана белән кыз — икесе дә берьюлы кинәт тынып калдылар. Аннары кыз күзләрен аскарак алды... Бер үк вакытта бит .алмалары тагы да ныграк кызара бара иде аның. Әмма бу юлы салкыннан түгел иде бу кызару...
Маһруйбикә түти нәрсә булса да оештырып әйтә алмады, күзләрен челт-челт йомгандай итте, бусы моның чынлап та күзләре әлҗе-мөлҗе килгәннән иде — кара әле, әкәмәт, шушыңа булдымы икәнни? Күңеле уйнап торган иде шул бүген. Шундук тагы болай дип тә уйлап куйды эченнән генә: «Үчекләп әйтүе булгандыр теге тел бистәсенең... Чынлап әйтүе булса, ни җитмәгән Җәмил Галләменә: егет — егет, кулыннан эш килә, барлык белән яши, алдында-артында җил уйнап тормый, хәере белән, тиле кеше әйтмешли...