ТАТАРЧА БАСМА СҮЗ
Русча басма китапка 400 ел, аның кече туганы татарча басма китапка 190 ел тулу уңае белән кулъязма әсәрләр' һәм аларны күчереп тарату юллары Китап күчерүче Хаттат-каллиграфлар зу культурасына бик күптәннән ия булган халыкларда (кытай, рум, юнан, гарәп, фарсы, рус һ. б.) ничек булса, бездә— Идел һәм Кама буе татарларында да китап басу һөнәре барлыкка килгәнче кулдан язылган китаплар гамәлдә йөргән. Ул китапларның шактый зур тарихы бар. Аларны күчереп тарату Болгар дәүләте чорыннан — унынчы йөздән үк дәвам итеп килгән. Гарәп әлифбасына күчкәнгә (922 елдан) кадәрге Болгар әлифбасы безгә ачык билгеле түгел. Тугызынчы йөздә һәм аннан элек Болгарда рун әлифбасы куллану ихтималыи әйтүчеләр булган кебек, урхун әлифбасы йөргән дип уйлаучылар да бар. Идел-Кама буйларында яшәгән Болгар, Сарай, Казан дәүләтләре 36 «Нәһҗел-фәрадис» күчермәсеннән бер нөсхәсе В. И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсендә, Мөхәммәдьярның «Төхфә-и-мәрдән» (1539) һәм «Нуры сыдур» (1542) кулъязмалары Ленинградта СССР Фәннәр Академиясенең Азия халыклары институты китапханәсендә саклана. 1 Бу китапның язучысы Әл-Казвини Зәкәрия ибпе Мөхәммәт (1208—1283) — гарәп галиме. Китапның тулы исеме «Гаҗәиб-әл- мәхлүкать вә гараиб-әл-мәүҗудат» (Дөнья яратылышында булган искиткеч күренешләр). Әсәрнең беренче бүлегендә күк йөзе, планеталар хәрәкәте һәм атмосферадагы үзгәрешләр; икенче бүлеге — җир йөзе, мәгъдәннәр (минерал), үсемлек һәм хайваннар, диңгез һәм андагы тереклек (фауна) турында. Ул Иван Грозный китапханәсенә кайдан килгән? Төрекләр һөҗүме сәбәпле Византия дәүләтенә куркыныч тугач, Константинополь шәһәрендәге китапханәдән берсе Иван III патша заманында Мәскәүгә күчерелә. Грек патшасының кызы Софья Палеолог ул чагында Иван III никахында була. Китапханәдә латин, грек, гарәп, фарсы телләрендә кулъязма әсәрләр булган. Китапханә Грозный чорында исән сакланса да, аннан соңгы язмышы билгеле түгел. Китапханә Кремль стеналары эченә яшерелгән булса кирәк дип уйлыйлар. Аны Кремль стеналары эченнән эзләү әле дә дәвам итә. чорында төркичә язылган һәм, күчермәләре буыннан буынга, кулдан кулга күчеп килеп, бүгенгәчә сакланып калган әсәрләр дә юк түгел. Болгар шагыйре Кол Галинең «Йосыф вә Зөләйха» атлы фантастик кыйссасы (1212 елда язылган), «Шәһәри Болгар газыйлары» һәм «Навруз әйтә без килдек» бәетләре, атаклы «Бәдәвам» һәм «Башлагале» (Кисекбаш) китаплары шундыйлардан санала. Болгар чорында язылып та, нөс10. „с. Ә.“ №8. хәсе безгә килеп җитмәгән, ләкин исемнәре билгеле булып калган әсәрләр дә бар. Шуларның берсе — Болгарның баш казые (судья) Якуб Ногман улы тарафыннан 1112 ел тирәсендә язылган Болгар тарихы. Әсәрнең нөсхәсен күргән гарәп сәяхәтчеләре бу хезмәткә югары бәя биреп үткәннәр. Аны табу максаты белән барган эзләнүләр элегәчә нәтиҗә биргәне юк. Аннан соңгы йөзләрдә иҗат ителгән әсәрләр дә берән-сәрән диярлек кенә сакланган. 1342 елда Сарай шәһәрендә язылган Мәхмүт Гали улы Болгариның «Нәһҗел фәра- дис»36 (оҗмахка юл күрсәткеч) китабы күчермәләре, шул ук ундүртенче йөздә язган Сәйеф Сарай шигырьләре, халык авыз иҗатында сакланып килгән «Идегәй дастаны», 1513 елны Я Казанда төзелгән Корьән аңлатмасы (нөсхәсе Татарстанның республика музеенда саклана), Казан шагыйре Мөхәммәдьяр Мәхмүт улының «Төхфә-и-мәрдән» (егетләр бүләге) һәм «Нуры сыдур» (күңел нуры) исемле шигырь җыентыклары, Бәйрәм Булат улының «Гарәп* төрки лөгате» (1581 елда төзелгән), Касыйм шәһәрендә Кадиргали-Би тарафыннан гарәпчәдән компиляция тәртибендә 1600 еллар тирәсендә язылган «Җәвамигъ-әл тәварих», 1670 елларда язган шагыйрь Мәүла Колый язмалары һәм башкалар кулъязма килеш сакланып килгәннәр. Үз йортыбызда язылып та, бик азы гына безгә билгеле шундый әсәрләр өстенә, Урта Азиядән — чыгтайдан кергән «Бабир-намә» (Бабирнең кулъязмалары), «Шәҗарай төрки» (төрки халыкларының нәсел язуы, Әбелгазый әсәре) кебек тарихлар, Әхмәт Ясәвинең «Диван хикмәт»е, Сөләймаии-Бакыргани һәм Суфый Аллаярның көйле вәгазьләре кебек китаплар бар. Шулардай тыш халкыбызның авыз иҗатында сакланып килгән әкият, җыр, бәет, мәкаль, табышмак, такмак, әйтемнәр, кабер ташы язулары (таш билгеләр), ханнарның ярлыклары— .барысы да борынгыдан калган язма мирас. Күренә ки, кулъязма әсәрләребезнең бик азы гына безгә килеп ирешкән. Күпләре, саксыз кулларга эләгеп, янгын һәм башка афәтләргә очрап, яки мәчет һәм мәдрәсә чормаларына ташланган хәлдә, юкка чыккан. Болгарда, Казанда мәктәп-мәдрәсәләр, гыйлем ияләре, язучылар, шагыйрьләр булганлыгы билгеле. Казан чоры шагыйре Мөхәммәдьяр 1539 елгы Казан турында: Бер гаҗәнб бу кем шәһәрнең эче тулуг Шагыйрь улмышлар барчасы кечек, олуг, — дип яза. Мәдрәсәләре һәм язучылары булган җирдә китапханәсе яки хосусый кулларда китап байлыгы булырга тиеш иде. Ләкин китапларны әйткән дә юк, һич булмаса, аларның исемлеге дә сакланып калмаган. Көнбатышта һәм русларда борынгы язмаларны туплап һәм саклап килүгә монастырьлар хезмәт иткән. Әмма татар мәдрәсәләре шул вазифаны тиешенчә үти алмаганнар. Мөхәммәдьярның «шәһәр тулы шагыйрь» дигәне, билгеле инде, күпчелеккә каратып әйтелгән сүз түгел. Сүз хан сарае тирәсендә йөргән югары катлау кешеләре турында бара. Анда шул чорның әдәбияты, шулай ук гарәп, фарсы әдәбияты беләи таныш кешеләр булган, билге- ге. Моның ачык мисалы булырлык бер вакыйганы күчереп үтик. Иван Грозный нугай ханнары йортындагы үз илчесе Михаил Сунгуловка биргән күрсәтмәсендә: «Әгәр Миңлеәхмәт князь минем тарафымнан табып җибәрергә дип ышандырылган «Гаҗаиб-әл-мәхлүкать ’» исемле китапны сораса, аңар «Государь наш тое книги в казнах своих искати велел и доискатись ее не могли», дип җавап бирергә куша (Пересветов Р. «Тайны выцветших строк», стр. 71—72, Москва, 1961 г.). Бу хәбәр безгә билгесе ачык булмаган чорның пәрдә артын аз гына булса да ачып -куя кебек. Бездә язма китапларны күчереп тарату ысуллары ничек булган? Китап басу һөнәре барлыкка килгәнче язма китапларны кулдан күчереп тарату үзәге русларда (көнбатыш халыкларында да) монастырьларда булган. Китапны монахлар күчереп язганнар. Шуның беләи бергә, монастырьлар иске язмаларның саклану урыны да булганнар. Көнчыгышта, шул исәптән ИделКама буе татарларында да, китап күчереп тарату эше мәдрәсәләрдә алып барылган. Күчерү эшен шәкертләр үтәгән. Шәкертләрдән тыш, матур язуга сәләтле хаттатлар, ягъни каллиграфлар да китап күче рү белән шөгыльләнгәннәр. Төнләү осталары да булган. Борынгы язма китапларда күчерүченең исемен, күчергән елын һәм күчерү урынын күрсәтү гадәт булып килсә дә, андый нөсхәләр бездә күпләп сакланмаганга, даими эшләп килгән бик борынгы хәттатларны атап әйтүе читен. Шулай да унҗиденче һәм унсигезенче йөзләрдә эшләгән китап күчерүчеләр турында кайбер сүзләр очрый. Шуларга таянып әйтсәк, Казанда һәм Казан тирәсендәге Мәчкәрә, Мәңгәр, Курса, Гашкичү, Ашыт, Саба, Кышкар һәм Түнтәр авыллары, Тау ягында— Шырдан авылы, Өфе ягында — Стәрлебаш авылы, Оренбург ягында — Сәгыйть бистәсе һ. б. зур мәдрәсәләре булган шундый урыннар китап күчереп тарату үзәге булып килгәннәр. Исемнәре билгеле булган хәттатлардан Оры авылының Иванай Арсай улы (унҗиденче йөз азагы), Ташкпчүнең Илми Үтәмеш улы (1700—1740 еллар), Ашытның Сәйфелмөлек Зәйнетдин улы (унсигезенче йөз уртасы), Кыснаның Собхан Мәрҗаии һ. б. күрсәтергә мөмкин. Соңгысы үзе генә дә 60 томнан артык китап күчергән. Тарихчы Шиһап Мәрҗаии матур язу остасы бер кыз күчергән китаплар турында: «Язуы гүзәл, эше нәфис һәм күчерүче кызның белеме җитеш булганын күрсәткән кулъязма китаплар бар иде... Ул чакта яшьлегем сәбәпле, шул кызның исемен һәм башка әхвәлене тикшереп яза алмавыма әле дә булса үкенә-., мен», — дип язган. Китап күчерүчеләрнең берсе турында Каюм Насыйри: «Ул заманнар (да) китап баса торган басмахаиәләр юк, халык кулында һәммәсе язган китап булгандыр. Хөсәен баба (Зөя өязе Югары Шырдан авылында) язуга оста кеше булган. Риваять кылалар: Хөсәен баба Әлмөхәммәт улы үзенең гомерендә берничә йөз китап күчергәндер диләр. Аның кулы белән язылган китаплар бәгъзе кешеләр кулында хәзер дә күренәләр. Бу кеше 1805 елларда Югары Шырданда вафатдыр», — дип яза. Мисаллардан ачык күренгәнчә, һәр якның үзенең танылган хаттатлары булып, язма әсәрләр илгә шулар аша таралган. Кулларда йөргән язма китапларның күпчелеге дини китаплар, дәреслекләр, пәйгамбәрләр тарихы ише әйберләр. Арада тарих, тел, медицина китаплары, Иран шагыйре Сәгъди Ширазиның дөньякүләм танылган «Гөлстан» белән «Бөстан»ы, «Хөсрәү вә Ширин»иың фарсы тексты һәм төркичәгә тәрҗемәсе, суфизм рухында язылган «Диван хикмәт», «Сөбателгаҗизин» һәм аңар шәрехләр, «Бакырган китабы» кебек заманында әдәби әсәрләр урынын тоткан әйберләр дә бар. Язма китаплар эчендә тышлыгы һәм бит башлары көнчыгыш нәкышләре (орнаментлар) белән бизәлгән нөсхәләр дә очрый. Нәкышләр гарәп стиле һәм Иран ми I н и ат ю р а сы эле м е и т л а р ы и н а н тора. Аларны көнчыгыш бизәкләре исеме астына җыярга мөмкин. Татар хаттатлары күчергән китапларда да шул стиль сизелә. Мәсәлән, матур язу остасы Лотфи Өммәти күчергән һәм бизәгән «Диван Ризаи» дәге бит башы һәм текст, «Гашыйк Гариб» һәм «Таһир-Зөһрә» тышлыклары шул турыда сөйлиләр. Баерак кешеләр кулындагы хосусый китапханәләрдә гарәп, Иран осталары кулыннан үткән гаять нәфис эшләнгән язма китаплар да аз булмаган. Китап күчерү эше бездә типографияләр ачылганнан соң да тукталып калмаган. Үткән йөздә Казанда һәм аның тирәсендә яшәгән Рәхмәт Әмирхан, Мостафа Әлдермеши, Гали Махмудов, Иблияминов, Лотфи Өммәти, М. Чутай һ. б. оста куллы хаттатлардан саналганнар. Гали Махмудов белән Л. Өммәти көнчыгыш орнаментлары остасы буларак та танылалар. Үткән йөз урталарыннан башлап, каллиграфларга тагын бер хезмәт өстәлә. Басылырга билгеләнгән әсәрләрнең цензура карамагына җибәрелә торган нөсхәләрен күчерүне дә алар үтиләр. Искә алынганнардан Г. Махмудов (1823—1891) Казан университетында, Иблияминов Петербург университетының көнчыгыш телләре кафедрасында каллиграфия дәресе укыталар. Л. Өммәти таш !басмаханәдә (литография) гравер булып эшли. Кулдай китап күчерү төпчеиүле һәм вакытны күп ала торган хезмәт булганга, оста куллардан чыккан китаплар кыйммәт бәядәй сатылган. Шуңар күрә ул чакларда язма әсәрләр бары тик байлар, мәдрәсә тәрбиясе күргән хәлле кешеләр кулында гына туплана алган. Тоташтан надан калган халыкның күпчелеге кулына язма китаплар кермәгән. Борыннан килгән кулъязма китаплардан әдәби, тарихи кыйммәте булган кайберләре көнчыгышны өйрәнүче рус һәм татар галимнәре тырышлыгы белән табылган. Алар турында киләсе бүлекләрдә сүз булыр. Төркичә кулъязмалардан шактый әйбер Мәскәү, Ленинград һәм Казан гыйльми китапханәләрендә саклана. Урыны, җае чыккан саен аларны өйрәнү, кайберләрең бастыру дәвам итеп килгән һәм килә. Унсигезенче йөздә Мәскәү һәм Петербургта гарәп хәрефе. Патша указы белән татар телендә басылган рәсми нәшерләр һәм дини китаплар (1700—1800 еллар) Унтугызынчы йөз башыннан алып Казаныбыз татарча басма сүзнең үзәге булып килгәнне беләсез. Ләкин татар телендә китап басу эше башта ук турыдан-туры Казанда оешып китә алмаган. Чөнки татарча беренче басма китап 'чыккан чорда (унсигезенче йөздә) әле Казанда басмаханә (типография) булмаган кебек, китап басу эше белән таныш кешеләр дә булмаган. Гарәп хәрефләре белән китап басу башта Мәскәү һәм Петербург типографияләрендә җайланганнан соң гына Казанга килеп җиткән. Моның өчен тулы бер гасыр вакыт кирәк булган. Культура хәрәкәтебезнең кайсы гына тармагына күз салмыйк, аның башлануында һәм үсешендә рус прогрессив җәмәгатьчелеге булышлыгын, ярдәмен күрәбез. Бу тарихи хакыйкать турында Ф. Энгельс менә болай дип яза: «...Россия действительно играет прогрессивную роль по отношению К Востоку... господство России играет цивилизующую роль для Черного и Каспийского морей и Центральной Азии, для башкир и татар» (К. Маркс и Ф. Энгельс. Сочинения, том XXI, стр. 211, Москва, 1932 г.). Тарихны ерактан актарып, чынбарлыкны дөрес аңлап язган Тукаебызның: Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып, — дигән сүзе әлеге тарихи хакыйкатьне тагын бер тапкыр раслый. Рус дәүләте башында Петр Беренче торган чакта, аның ихтыяры, тырышлыгы белән үткәрелгән күп төрле реформалардан берсе — Мәскәү белән Петербург типографияләрендә кулланылган кириллица (борынгы хәреф яки чиркәү әлифбасы) урынына 1708 елда рус әлифбасы нигезендә әзерләнгән хәреф (гражданский. шрифт) куллануны гамәлгә кертү булды. Петрның бу реформасы, бердән, Россиядә китап басу эшен чиркәү карамагыннан чыгарса, икенчедән, рус телендә дөньяви китаплар, фәнни әсәрләр басып таратуда алга таба адым була. Шуның белән бергә, бу реформа илебездә китап басу эшенең җәелүе һәм башка телләрдә, шул исәптән татар телендә дә, типографияләр ачуга һәм китап басуга таба башлангыч адым булып тора. Петр чорында хөкүмәт даирәләрендә татар теле белән кызыксыну көн тәртибендәге мәсьәләләр рәтендә йөри. Моның нигезле сәбәпләре була. Әитик, рус дәүләте белән көнчыгыш илләре арасында дипломатик элемтә һәм сәүдә бәйләнеше ур наштыруда шул чорның татар эшлеклеләре һәм сәүдә кешеләре шактый өлеш керткәннәр. Татар эшлеклеләре, көнчыгыш илләре белән электән^ Болгар дәүләте чорыннан, алып оәйләнеш тотып килгәнгә, аның юлларын һәм базарларын белгән, корыда һәм суда кәрваннар йөрткән, андагы тел, гореф-гадәт һәм йолаларны төшенгәнгә күрә, бу эштә рус дәүләте өчен уңайлы, әзерлекле ярдәмче булып килгәннәр. Татар эшлеклеләре һәм сәүдә кешеләре Россия белән көнчыгыш илләре арасында арадашлык итү эшенә унҗиденче йөздә керешкәннәр. Унҗиденче дип кистереп әйтү түгел, бәлки аннан элекке йөзләрдә үк керешкәннәрдер, әмма матбугат чыганакларында әлегә ул турыда мәгълүмат юк. Рус дәүләтендә (Петр чорыннан күп алда) төрки теле тирә-юньдәге дала халыклары, татар ханнары, нугай улыслары, казакъ йорты, Урта Азия илләре белән бәйләнеш тотуда дипломатик язышу теле булып килгән. Патша Иван III Валахия- дән алынган, теле һәм әлифбасы билгеле булмаган бер язуга каршы: «Рус патшалыгы илчеханәсе чит илләр белән бары тик рус, латин һәм татар телләрендә генә языша», — дигән җавап кайтара. (Язвицкий В. «Иван государь всея Руси», т. 2, Москва, 1959 г.) Моннан аңлашылганча, рус дәүләтендә күрше халыклар белән язышуда төрки теле күптән кулланып киленгәи. Әмма бу телдән файдалану Петр чорында аеруча зур урын тота. Дәүләт, хезмәтендәге кайбер , кешеләргә бу телне өйрәнү кирәк булып чыга. Петрның тәкъдиме белән, татар укымышлылары катнашында, русча-татарча һәм татарчарусча сүзлекләр, тел өйрәткечләре төзелә. Илебездә гарәп хәрефләрен беренче башлап басмада куллану эшенә дә Петр керешә. Аның кушуы* белән Германиядән гарәп хәрефе матрицалары (калып) һәм пунсоннар (хәреф өлгесе) китерелә. Петербургта «Ведомости» газетасы каршында гарәп хәрефе кою эше юлга салына (1710 ел). Илебездә беренче булып ачылган татарча типография турында хәбәр бик кыска: «1711 елны Петербургта ачылган казна типографиясе чыгымнарына Казан ягы татарларыннан акча җибәрелгән иде». (Либрович С. «История книги в России», т. 2, стр. 72, Петербург, 1914 г.) Моннан, илебездә гарәп хәрефләре белән җиһазланган беренче типографияне оештыруда шул чорның татар җәмәгатьчелеге катнашканлыгы аңлашыла. Бу турыда, әнә шундый үтә кыска, сүз җаенда гына әйтелгән хәбәрдән тыш, башка мәгълүмат очрамый. Көнчыгыш типографиясе татар җәмәгатьчелегенең соравы белән төзелгәнме, башка сәбәпләр булганмы, оештыру чыгымнары өчен акча кемнәр тарафыннан һәм нинди теләк белән җибәрелгән — ул чаклысы хәзергә ачыкланмаган әле. Ничек булса да булган, 1711 елны бу типографиядә дәүләтнең кайбер рәсми кәгазьләре татар телендә басып таратылган. Мәсәлән, «Император Бөек Петр тарафыннан гарәби хәреф илән төрки телендә бәгъзы фәрманнар басылдыгы мәрвидер», дип яза тарихчы Риза бине Фәхретдин («Шура» жур., 1908 ел, 10 сан, 325 бит). Бу очракта автор мәрвидер, ягъни сөйләнәдер дип кенә үтә. Нинди чыганакка таянып язганын күрсәтми. Икенче бер урында төгәлрәк мәгълүматка очрыйбыз. Россия Фәннәр академиясенең 1866 елны чыккан бюллетенендә академик Б. Дорп мәкаләсе басылган. Анда Петр Беренченең кайбер указлары татар теленә күчерелеп, 1711 елны басылуы әйтелә. Төркичә басылган рәсми кәгазьләр 1716, 1722 елларда да чыккан. с Татар теле һәм язуыннан файдалану юлында Петр тарафыннан ясалган беренче адымнар ц^ундый. Аның дәүләт кирәгеннән чыгып эшләгән бу төр чаралары җирле халыкларның мәнфәгатен яклаудан килеп тумаса да, алга таба этәреш иде дип бәяләргә урын бар. Елизавета патшалык иткән чорда Оренбург белән Уфа янындагы баш кортлар Һәм типтәрләр (Идел-Кама буеннан күчеп утырган татарлар) арасында күтәрелгән чуалыш кысрыклавы сәбәпле, җирле халыклар белән аның үз телендә сөйләшү зарурлаша. Хөкүмәтнең кайбер рәсми кәгазьләре җирле телгә күчереп басыла. Шундыйлардан берсе турында «Шура» журналының 1910 елгы 10 санында (456 бит) болай диелгән: «1755 сәнә1 20 сентябрьдә императрица тарафыннан 530 нөсхә манифест кәгазе мөселман теленә (ягъни татарча — И. Р.) тәрҗемә ителеп, Батырша Алиев җитәкчелегендәге баш күтәргән башкорт вә типтәрләр арасына нәшер улынды». Елизаветадан соң тәхеткә килгән Екатерина Икенче заманында татарчага күчереп басылган рәсми һәм ярым рәсми нәшерләр, аерым указ белән казна исәбенә басылган гарәпчә һәм татарча китаплар да чык- калагаи. Көнчыгыш халыклары телләрендә китап басу өчен гарәп хәрефләре .белән җиһазланган махсус типография 1764 елны Петербургта ачылды, дигән сүзләр очрый, ләкин ул чордагы дата белән чыккан китап яки башка төр басма әйберләр очрамый. Бары шунысы билгеле: XVIII йөзнең соңгы чирегендә инде Петербургта Сенат 37 38 белән Фәннәр Академиясе һәм Мәскәү университеты каршындагы типографияләрдә гарәп хәрефе белән басылган татарча китапларның нөсхәләре бар. Казан тарихчысы һәм китап коллекционеры Н. П. Лихачев Екатерина кушуы белән басылган бер китап турында болай дип яза: «Императрица Екатерина Икенченең Казанга килүе (1767 елны килгән— И. Р.) истәлеге итеп русча, татарча, чуваш һәм мари телләрендә бер китап чыккан. «Духовная церемония...» дип исемләнгән бу җыентык зур күләм журнал форматында, 58 бит. 1769 елны Петербургта Фәннәр Академиясе типографиясендә басылган» («Книгопечатание в Казани», 69 стр., Петербург, 1895 г). Шуннан соңгы елларда Екатерина үзенең указ һәм законнарын татар- ча тәрҗемә 37Сәнә — ел. 38 Сенат — сенаторлар киңәшмәсе — дәүләт эшләрен карый торган югары орган. иттереп, әледән-әле бастырып тарата. Шундыйлардан берсе «Екатерина Сания хәзрәтләренең канун җәдиде». Хәзергечә әйтсәк, Екатерина Икенче хәзрәтләренең яңа законы. Аның ул законы губерпаларда административ идарәне ныгыту, хакимлекне үзәкләштерү һәм ’дворян катлавының халык өстеннән җитәкчелек итү ролен тагын да көчәйтүне күздә тотып чыгарылган. Китап журнал форматында, 250 бит. Тәрҗемәчесе күрсәтелмәгән. «Мәскәү шәһәрендә Сенат мәхкәмәсе (учреждениесе— И. Р.) хозурында басма улынмышдыр, 1775 елда», диелгән. «Положение управы благочения» (полиция, кайбер хәлдә суд функциясен, цензура хезмәтен үтәгән идарә турында) исемле китап 1782 елны Петербургта Сенат типографиясендә басылган. Татарчага Казан гимназиясендә укытучы Исхак Хәлфин тәрҗемә иткән. 1776 елда французчадан татарчага тәрҗемә ителеп, «Төрек теле грамматикасы» һәм «Төрек теле өйрәткече» исемле ике китап чыгарылган. Сугыштан соң ике дәүләт арасында төзелгән сәүдә трактаты һәм товарлардан чик (таможня) салымы алу турында положениеләр төрек теленә күчерелеп, 1783—84 елларда Петербургта басылганнар. Әнә шундый рәсми һәм ярым рәсми әйберләр чыккалап торса да, бездә татарча басылган беренче китап булып Сәгыйть Хәлфиниең «Татар теле әлифбасы» исәпләнсә кирәк. Бу әлифба каталогларда «Азбука татарского языка с р о с с и йс к и м переводем и с обстоятельным описанием б у к в и с к л ад о в» дип теркәлгән. Тышлыгында «Сочиненная Казанских гимназий учителем С а гитом Хальфнным и татарских в Казани слобод муллами в оных гимназиям раземотренная и одобренная» дни язылган. Урта күләмдәге, 52 битле бу китап 1774 елны Мәскәүдә Университет типографиясендә басылган. Беренче әлифбабызның язмышы патша указы белән чикләнгән һәм казна нәшере булганлыктан, аның оер нөсхәсе дә халык кулына төшмәгән, бәлки дәүләт мәктәпләрендә (татар теле дәресләре кергән урыннарда, Казандагы ике гимназиядә) дәреслек булып йөргән. Ничек кенә^ булмасын, бездә татарча тәүге иасма китап — шушы. Дөньяви эчтәлекле басма китапларыбызның бабасы — аксакалы булу шәрәфе шушы әлифбага кайтып кала. 1964 елның сентябрендә аңар 190 яшь тула. Екатеринаның татарча басма китап таратудагы эшчәилеге дөнья законнарын бастыру белән генә чикләнми, ул мөселманнарның дини законы—коръән .бастыру чарасын да күрә. Моның өчен махсус типография корылып, ул «Азия типографиясе» дип атала. Аның турында: «1785 елны Петербургта гарәп, татар һәм чуваш телләрендә китап басу өчен дүрт станоклы типография корылды. Анда, һәр басмасы 1200 тираж белән, өч тапкыр «Алькораи» басылды диелгән (Брокгауз һәм Ефрон сүзлеге, 46 т., 529 бит). Академик Дори әйтүенчә, Екатерина указы белән чыккан беренче коръән 1787 елны басыла. Китап басу эше Казанда оешканга кадәр үткән бер гасырга якын гомер эчендә төркичә-татарча һәм гарәпчә чыгарылган басма китапларның билгеле булган чаклысын җы’еп теркәдем шикелле. Дини һәм рәсми китапларны бер якка алып куеп карасак, безнең өчен әһәмиятле бер китап — Хәл- фин әлифбасы гына кала. Заманасына күрә күп кенә санда басылган рәсми материаллар (закон, указлар) әдәби байлык тезмәсенә кермәсәләр дә, чорының китап теле үрнәге булу ягыннан алары да китап хәзинәсендә билгеле урын тоталар. һәрьяклап артта калган, белемнән мәхрүм яшәгән татар халкы өчен һава белән су дәрәҗәсендә кирәкле китаплардан, корьәннәи битәр, башлангыч белем бирердәи китаплар булгандыр, әлбәттә. Ләкин эш башында торган феодалларның, тәхет иясе алпавыт-патшаларның бу мәсьәләгә карашы киресенчә булган. Патшабикә Дина Иоанновна 1735 елда чыгарган указында: «Кара халыкны (крестьянны) кара эштән аермас өчен, аларны укый-язарга өйрәтү һич тә кирәк түгел», дигән. Ачык әйтелгән, шәрехләп торасы да түгел. Күп миллионлы рус крестьянына карата тәхет тирәсендә шундый караш яшәгән чагында, татар, башкорт, чуваш хезмәт ияләренә белем бирү турында нинди сүз булырга мөмкин/ Казанда татарча типография ачу юлында беренче адым. «Азия» типографиясе Кулъязмадан басмага күчү, ягъни Казанда татарча типография булдыру, татар телендә басма китаплар тарату уе унсигезенче йөз азагында туа. Профессор Загоскинның язуынча: «Унсигезенче йөз азагында хөкүмәтнең югары урыннарына Казан һәм Оренбург татарларыннан үзләрен кирәк чаклы коръән, догалык һәм шуның ише дини китаплар белән тәэмин итүне, басмаханә ачуны сорап үтенеч кергән. Мондый китапларга мохтаҗлыкларын, кулдан күчерелгән китапларны кыйммәт бәядән сатып алырга мәҗбүр булганлыкларын белдергәннәр» («История Казанского университета», т. 2, стр. 332, Казань, 1903 г.). Петербург белән Мәскәүдән тыш шәһәрләрдә типографияләр ачу мәсьәләсе Екатерина Икенче чорында гомуми төстә чишелгән була. Мәсәлән: «Сенатның 1783 ел, 15 январь указы белән Россиянең барлык, •калаларында типография ачарга, җирле благочеипя идарәсе карама* гында дин һәм дөнья законнарына каршы булмаган китаплар басарга һәм шул типографияләр янында көнчыгыш телләрендә китаплар басу өчен гарәп хәрефләре булды рырга рөхсәт ителде», дип яза Ф. Булгаков («История книгопечатания», стр. 330, Петербург, 1889 г.). Ләкин, шулай булуга карамастан, Казанда типография ачу эше Павел Беренче хөкүмәте чорында тоткарлана. Аннан соң тәхеткә килгән Александр Беренче башта шактый либераль эш итә. Татарча типография ачу мәсьәләсе дә шул чорга туры килеп калганга, ул уңай хәл ителә. Унтугызынчы • йөз башы Казан өлешенә ике зур яңалык китерә. Беренчедән, калабыз университетлы шәһәргә әверелә. Казанда типография ачылу — икенче яңалык була. Казанда типография ачу мәсьәләсе рәсми төс алганнан соң, булачак типографиянең җиһазларын Петербургтан Казанга күчерү һәм аның эшкә керешүе турында төрле даталарга очрыйбыз. Бу турыда сүз ачкан авторлар татарча китап басу эшенә керешү елый төрлечә — берәүләре 1799 да дип, аннан 1800, 1801 һәм 1802 елларда дип — күрсәтеп үткәннәр. Алардан өзекләр китереп тормыйбыз. Архив материалларыннан күренгәнчә, Казан губернаторы Миханов Сенатның генераль прокурорыннан алынган указны 1800 елның 25 маенда Казан гимназиясе директорына тапшыра. Ул кәгазьдә: «Санкт-Петербургтагы «Азиатская типография»дән ике станны Казанга күчерергә һәм гимназия идарәсенә тапшырырга», — дигән боерык бирелә. Казан гимназиясе идарәсе булачак типографиянең җиһазларын кайтаруны запастагы прапорщик Габделгазиз Бурашев дигән кешегә тапшыра. Типография җиһазлары (стаи һәм хәрефләр) шул елның көзендә Казанга кайтарыла. 1800 елның сентябрендә Сенат мондый күрсәтмә бирә: «Казан гимназиясе карамагына бирелгән типографияне, казнага файдалы шартларда, прапорщик Бурашевка арендага бирергә. Ике арадатөзелгән контракт күчермәсен Сенатка җибәрергә». Моннан күренгәнчә, Казанда ачылган беренче типографиянең «Азия басмаханәсе» дип исемләнүе Петербургтагы «Азиатская типография»дән механик рәвештә күчкән. Типография шул елның декабренда эшкә башлый. Казанда басылган беренче китап 1801 ел датасы белән чыга. Казанда басылган китаплар (1801—1830 еллар) «Дин һәм дөнья законнарына каршы килмәгән китаплар басарга», дигән указ нигезендә ачылган «Азия басмаханәсе» ике катлы цензура астында эшкә керешә. Басарга билгеләнгән әсәрләрнең дөнья законнарына каршы булмавын күзәтү өчен хөкүмәт цензурасы вазифасын Казан гимназиясе укытучысы Ибраһим Хәлфин үти. Ориенталистлар язган һәм русчадан тәрҗемә ителгән әсәрләрдән башкасы Оренбург собра- ниесе башында торган мөфти һәм казыйлар карап ризалык биргәннән соң басылырга тиеш була. Китап басу, әгәр ул мәгърифәтчелек теләге белән эшләнсә, халыкны агарту чарасы. Ләкин ул чара дин кешеләре кулына бирелгәнгә күрә, «агарту» эше бездә дә, русларда һәм көнбатыш халыкларында булып узганча, циии китаплар басып тарату төсендә башлана. Мәсәлән, Көнбатыш Европада беренче типография Гуттенберг тарафыннан 1450 елны Германиядә Майнц шәһәрендә төзелә. Беренче эше итеп «Библия» (христиан диненең баш китабын) басып тарата. Россиядә беренче типография Иван Федоров тарафыннан 1553 елны Мәскәүдә ачыла. Башлап баскан әйбере — «Апостол» исемле дини китап. Дин әһелләре карамагына тапшырылган «Азия басмаханәсе» дә бу кагыйдәдән читтә кала алмаган, иң башта (1801 елны) «һәфтияк» басып тараткан. «һ ә ф т и я к» — корьәниең җидедән бер өлеше. Күләме 5 табак, 7‘ мең данә басылган. Элек ул китап әлифбадан соң укыла торган дәреслек исәпләнгән, шуңар күрә кат-кат басылып 1 килгән. Шул ук 1801 елны «Ә т т ә һ ә җҗ и» исемле кечкенә күләмле бер китап басылган. Әлифбамы ул, әллә гарәп сүзләрен аст-өст билгеләре (огласовка) белән укырга өйрәткечме —' анысы мәгълүм түгел, чөнки нөсхәсе китапханәләр фондында юк Ә туры мәгънәсендәге исеме — авазлар, әлифба дигән сүз. Ачылган елны типография әнә шул ике китапны басып тарата. 1802 елны 5 исемдә китап чыга. Барлык күләме 22 басма табак. Шулардай беренчесе «Ә л и ф б а иман шартлары берлә н». Күләме ярты басма табак. 11 мең данә басыла. Тора-оара аның «Әлифба» сүзен төшереп «Шәраятел иман», аннан «Иман шартлары» дип үзгәртәләр. Халык телендә ул элеккечә «Әлеппи» (Әлифба) аталып килә. Бездә халык өчен дип чыгарылган беренче әлифба шушы. Ул басмадан элек кулъязма булып, йөргән. Язылган елы, төзүчесе билгеле түгел. Эчтәлеге: әлифба тәртибе, нигездә 29 аваз (хәреф) билгесе. «Сөбателгаҗизин» (суфыйлык карашында нык тору) китабы — чыгтай әдәбиятының мистик шагыйре Суфый Аллаяр әсәре. Бу китап бездә басмадан элек кулъязма килеш тә күп таралган. Башкорт шагыйре Таҗетдин Ялчыгыл улы аңа «Риса- ләи Газизә» исемле көйле шәрех, коментарий язып бастыра (1748 ел). Шагыйрь Габдрахман Утыз-Имәии биргән аңлатмалар белән дә басыла. 1845 елда «Сөбателгаҗизин»нең бер басмасы профессор А. Казимбек сүз башы һәм комментарие белән чыга. Кулъязмада башка кешеләр тарафыннан комментарийлар белән күчерелгән нөсхәләре дә очрый. «Сөбателгаҗизин» заманында остабикәләрдән белем алган хатынкызларыбыз өчен дәреслек китабы булып килгән. 1803 елны типография «Корьән» басу эшенә керешә. Примитив техникалы типография өчен мондый күләмле эш зур йөк була. Бу китап олы форматлы 36 басма табак булып, 2 мең данә басыла. Ул елны башка әйбер чыкмый. 1803 ел азагында дини идарә белән нашир арасында күтәрелгән бер җәнҗал сәбәпле, типография шактый вакыт эштән туктап тора. «Фәүзелнәҗат» китабының оригиналы дини идарә тарафыннан каралып, басарга кул куелганнан соң, Бурашев белән Габдразаков (дини идарәнең Казандагы вәкиле) китапка өстәмә кертәләр. Китапны Кавказ һәм Иранда күбрәк таратуны күздә тотып, шигый мәзһәбе (секта) карашын мактап язылган өч битлек көйле әйбер өстәп басалар. Шуның өчен ике арада тавыш куба. Гимназия советы 1803 елның 20 сентябрьдәге утырышында бу эшне тикшереп, түбәндәге карарга килә: «Бурашев белән Габдразаковны изге әйбергә хыянәт итүдә гәепле дип санарга, һәр икесен урыннарыннан алып, эшне суд каравына тапшырырга. Дини китаплар буенча даими цензор итеп билгеләргә күздә тоткан кеше булмау сәбәпле, бу эшне дә, вакытлы рәвештә, Хәлфингә йөкләргә. Бу турыда кулына ордер бирергә. Хезмәте өчен аңа басмаханә табышыннан, мөмкин булган күләмдә, айлык хезмәт хакы билгеләргә. Моңарчы басылган әйберләрне яңабаштан карап чыгарга һәм тикшерү беткәнче"*китап басуны туктатып торырга» (Загоскин Н. «История Казанского университета», Казань, 1903 г.). Суд Бурашевны «изге әйбергә хыянәт» өчен гаепли. Рөхсәтсез басылган битләрне китаптан ертып алып, суд түрәләре һәм Казан муллалары алдында яндыралар. Тантанасына туры китереп бәләкәй генә аутодафе үткәрәләр! • Бурашевның китапчылык өлкәсендәге эшчәнлеге шуның белән төгәлләнә. «Азия басмахаиәсе» 1806—1814 елларда сәүдәгәр Гали Йосыф улы Апанай карамагында, 1814 елның июненнән 1829 ел азагынача Гобәйдулла Мөхәммәтрәхим улы Юныс карамагында эшли. Элекке елларда басылганнардан «Корьән», «һәфтияк» «Әлеппи» һәм «Сөбателгаҗизин» кат-кат басыла. Шул чорда язган тарихчы профессор Карл Фукс: «Азия басмаханәсе» Бурашев чорында барысы 31 меңнән артык гарәпчә, татарча китап басып чыгарды», дип күрсәтә. («Казанские татары» китабы, 1844 ел). Югарыда исемнәре саналган китапларның тиражы шул санга туры килә. «Азия басмаханәсе»нең эше турында академик Дорн, профессор К. Фукс һәм И. Ф. Катанов, коллекционер Лихачев, проф. Загоскин һ. б. биргән материалларны тупласак, басмаханә Бураш, Апанай һәм Юнусов кулында чакта (1801 — 1829 еллар) түбәндәге күләмдә китап басып тараткан: Әлифба (иман шарты) 7 кат, һәфтияк— 12, Әттә- һәҗи— 2, Стуани китабы—5, Пир- Гали (көйле) —3, Пир-Гали— 3, Фәүзелнәҗат — 2, Сөбателгаҗизин — 6, Корьән (тулы) — 6, Корьән (беренче яртысы) — 1, Корьән (икенче яртысы) — 1, Ясин сүрәсе— 1, Әхмәдия— 1, Рпсаләй Мөхәммәт — 1. С ә й ф ел м ө л ек хи кә я - се — 2 кат басылган. Татар хезмәт ияләрен «агарту» өчен патша хөкүмәте ярдәме белән басылган китаплар үткән битләрдә саналганнар белән генә чикләнми, тагын бер төре бар. Академик Б. Дорн: «Керәшентатарлар өчен татар телендә беренче басма китап итеп «Катехизис» (христиан диненең иман шарты — И. Р.) гарәп хәрефе белән 1803 елны Казанда басылган», — дип яза. «Азия басмаханәсе»ндә басылган китаплар арасында андый нәрсә очрамый. Профессор Н. И. Ильмииский бу турыда Дорн сүзенә төзәтмә бирә. «Ул «Катехизис» 1803 елны тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәчесе Казан гимназиясендә татар теле учителе Исхак Хәлфин. Китап 1805 елда Мәскәүдә Синод типографиясендә гарәп хәрефләре белән басылган. Теле авыр, гарәп сүзләре күп кулланылган. Күчерүче үзенең имзасын «Исай» дип кенә куйган»,— дип яза ул. Татар китапчылары кулында булып килгән «Азия басмаханәсс» бу төр китапларны басудан баш тарткан булса кирәк. Магницкий докладыннан шулай аңлашыла. Шуңа күрә К а з a 11 н ы ң миссионерлары җәмгыяте үз китапларын Мәскәүдә һәм Астраханьда бастырырга мәҗбүр була. 1809 елны университет каршында тагы бер типография ачыла һәм «Университет типографиясе» дип аталып йөри. Анда университет бастырган һәм аерым кешеләр заказы белән басылган китаплар чыга . III уйды й л а р д а н: « Ш аһ и н ш аһ - ның Казан гимназиясендә лисан төрки вә хатт гарәби үгрәтелә торган әлифба илә кечекчә нәхү сарфысыдыр». Русча исеме дә бирелгән: «Азбука и грамматика татарского языка с правилами арабского чтения, преподаваемая в Императорской гимназии». Шул гимназиядә татар теле учителе Ибраһим Хәлфин әсәре. Күләме 5 табак. 1200 данә басылган. Ул типографиядә беренче булып 1809 елда .басылган китап. «Әхвәл Чингыз вә Аксак-Тимер» китабы дәүләт мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле хрестоматиясе хезмәтен үтәгән. Күләме 4,5 табак. Беренче кат 1819 елда, икенче тапкыр 1822 елда университет типографиясендә басылган. «Ш ә җ эра й т ө р к и» (төрки халыкларының нәсел-ыру язуы) — Әбелгазый Баһадирхан әсәре. Урта Азиядә язылган бу китап элек бездә кулъязма килеш йөргән. Китапның беренче басмасы граф Н. П. Румянцев тарафыннан латин телендә язылган сүз башы белән 1825 елда чыга. Төп тексты гарәп хәрефе белән төрки телендә бирелгән. Китапны карап бастыручы Ибраһим Хәлфин. Әбелгазийның бу әсәре рус француз, немец телләренә дә тәрҗемә ителә. Габделгалләм Фәезханов аны үзебезнең татар теленә күчереп 1891 елда бастырган. Халык сәламәтлеге темасына язылган кечкенә күләмле китаплар да чыккалаган. Алар халыкка тарату максаты белән басылган беренче фәнни-популяр китап булулары белән аерым урын тоталар. Шундыйлардан: «Чәчәк салу турысында» исемле китаптагы сүз башыннан күренгәнчә, аиы Казан акушеры, баш табип Федор Волков дигән кеше үз хисабына бастырып тарат- кап. Бу китап 1811 елда «Азия басмаханәсе»ндә басылган. Китап кечкенә форматта, 72 бит. Русчадан тәрҗемәчесе Ибраһим Хәлфпн. Чәчәк авыруының стадияләрен күрсәткән таблицасы төрле буяулар белән пөхтә итеп кулдан эшләнгән. Монысы үзе генә дә ничаклы хезмәт! Ул китап isjg елны тагын басылган. Бездә халык мәнфәгате һәм сәламәтлеге турында татарча беренче китап шушы булса кирәк. Сәүдәгәр китап басучылар мондый дөньяви китапларны басарга .алыимасалар да, рус прогрессив интеллигенциясенең бер вәкиле булган врач Федор Волковның һәрьяклап артта калган татар халкының күпчелегенә, үзе әйткәнчә, «гыйш- канә» (мәхәббәт йөзеннән) үз тырышлыгы белән үз хисабына татарча фәнни-популяр китап бастырып таратуы халыклар дуслыгының матур бер үрнәге булып тора. 1812 елны Ватан сугышы көннәрендә татарча басылган рәсми кәгазьләр дә күренә. «И г ъ л а м н а м ә» (белдерү). Анда: «Лашкәрләрә баш сәрдар — фельдмаршал князь Голинишев — Кутузов вә баш кунакчылары Дуброво нам кариядән Шаһ—агзам хәзрәтләригә ике игъламнамәләр илә шуйлә мәгълүм идәләр»,— диелгән. (Гаскәрләргә баш командир генерал-фельдмаршал князь Голинищев—Кутузов баш торагы (квартиры) Дуброво исемле авылдан император хәзрәтләренә ике игълан кәгазе белән шуны белдерәләр.) Ул чорда манифест һәм дәүләтнең рәсми белдерүләре, лашманнар турында положение, «Мәкәржә ярминкәсе» кебек рәсми тәржемәләр дә чыккалаган. «Азия басма ханәсе» университет типографиясе карамагына күчкәнчегә чаклы булган дәверне (1801 — 1829 елларны) Казанда китап басу эшенең башлангыч чоры дисәк, дәрес булыр. Бу чорда дини идарә һәм сәүдәгәр китапчылар бастырып тараткан китапларның бернпчәсен- нән башкасы, әлбәттә, дини әйберләр. Табигый, динчеләр кулына тапшырылган эштән икенче бер төрле уңай нәтижә көтәргә урын да юк. Казан университетындагы ориенталист рус галимнәре катнашында басылган әсәрләр, адъюнкт Ибраһим Хәлфин язган дәреслекләр яки халык сәламәтлеге мәсьәләләренә карата тәүге брошюралар заманасы өчен прогрессив, әле дә булса жылы сүз белән хәтерләргә лаек хезмәт булып торалар. Ничек кенә булмасын, калабызда татарча типография ачылу факты— татарча басма сүз таратуга таба прогрессив бер адым дияргә кирәк.