Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Күңелем минем бакчачылар белән езгә каршы нинди дошман гына, Ничек кенә гайрәт ормады. Тарих шаһит: узган юлларында Азмы калган тәре урманы... Уйлыйм дисәң, уйлап карарлык бар, Гыйбрәт алсаң, гыйбрәт алырлык. Тик бу минем лаф оруым түгел, Менә ул, дип, кайда батырлык! Зиратларга карап таш ыргытмыйм, Каберләргә тимим, торсыннар. Яныйсым юк исән дошманга да, Ә мәеттә нинди үчем бар? Юк! Аларның инде эше беткән, Афәт түгел алар җир өчен. Иван Кирәкләрен инде алган алар,— Сөякләре тыныч чересен... Ә исәне? Ә исәне — исән. Тарсынырга ләкин уйламыйм. Һәм аларга ярсып торганым юк Яудырырга күктән бомба мин. Юк! Уйлыйсым килми ул хакта һич, Иик бирергә сүзне бомбага? Күңелем минем бакчачылар белән Үрентеләр ташый дөньяга! Алмагачлар тизрәк үссен, ди ул, Артсын, ди ул. Киңлек, гүзәллек. Зиратлар һәм тәре урманнары Болай да бит инде җитәрлек... Бунин (Иммигрант язмышы) Авыр уйлар тынгы бирми, Бу ни булган? Кибә сары яфрак булып Бунин Иван. Оҗмах булып күренә иде Париж бер чак. Ә бүген ул тамугтан да Куркынычрак. Ах, кайда соң туган кырлар, Туган юллар? Туган якта күргән төш һәм Уйланулар?.. Чит җирләрнең көне томан, Төне томан. Кибә сары яфрак булып Бунин Иван. Туган җирне ташлап китү Жиңел икән. Ләкин ансыз гомер итү — Үлем икән!.. Б Ә үзең? Каһәрлисең дөньяны син: «Асты-өскә күтәрелсен!..» Ә син үзең ни кылдың соң, Аны матур итәр өчен?.. гаепле? Ә Ишәк бер мәхлук Еламый, көлми ул. Никадәр сүксәң дә, Шул мәхлук инде ул. Аңламыйм: син шуны Белеп тә аңарга Эш кушкан икәнсең Ышанып әгәр дә, Ахмаклык гаебен Ник аңа ягарга?.. ФИЛ ҺӘМ тычкан (М ә с ә л) Авыр иде бик Тычканның хәле. Калган иде тик Чыкмаган җаны. Фил янына ул Сыенды килеп. Ябышты җимгә, Ач талпан кебек. Әйдә, диде Фил, Ашасын, жәлме... Бигрәк начар бит Мескеннең хәле. Симерде шунда, Үрчеде Тычкан, һәм, беләсезме, Нишли ул дошман? Бөтен нәселен Ала ул җыеп, Яши явыз җан Кара яу булып. Ни чара күрсен, Ниләр кылсын Фил? Йотарга кала Аңарга тик җил. Симерә Тычкан, Елмая, көлә. Таяна ныклап Бөерләренә: Авыз ачасы Булма һич кенә, Керермен, ату, Борын эчеңә! Сизеп алган шул Авырткан җирне, Бар дип тә белми Фил тикле Филне Бармак зурлыгы Сасы бер җанвар, Ә бит җанлы тау Баш игән аңар... Әйе шул, көчле, Куәтле алар Салпы колаклар Янында Хамнар...