Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең йорт өянке астында иде

 Миргазиян Юныс 1927 елда Татарстанның Баулы районы Исер- • гап авылында туган. 1944 елда армиягә чакырыла, Совет авиациясендә хезмәт итә. 1955 елда Кара диңгездәге сәүдә флотына эшкә урнаша. Шул ук вакытта ул Мәскәү Дәүләт университетының фило- • логия факультетына читтән торып укырга керә һәм 1961 елда шул ; факультетның^ СССР халыклары әдәбияты бүлеген тәмамлый. «Безнең йорт өянке астында иде....* исемле бу хикәясе — автор- | ның беренче әсәре. мин гомергә оныта алмам шикелле. ...Пароходыбыз Генуя портында причалда торганда, без Италиянең халык герое — Рязамь тимерчесе Федор Полетаевның .каберенә чәчәкләр куярга барган идек. Генуяның атаклы Стольено зиратына керсәң, тәэсирләнми чыга алмыйсың. Зираттагы мәрмәр һәйкәлләр дә кеше кайгысына кушылып елыйлар кебек. — Нигә кирәк инде мондый кыйммәтле матурлык? Үлгән кешегә нинди кабер дә барыбер түгелмени? — ди кочегар Трак. Штурман Маркин аның фикере белән килешми: —Жүләр син, Трак. Каберне бизәү — кеше үлгәч тә кадерен югалтмый дигән сүз ул. «Поэтан» батырның каберендә яңа чәчәкләр бер дә бетеп тормый. Генуя портына якорь ташлаган һәрбер судно экипажы бу кабергә чәчәкләр сала. Россиядән килеп Италия азатлыгы өчен гомерен биргән бу партизанга Генуя халкы зур ихтирам күрсәтә. Хәтта ваемсыз турист халкыннан да чәчәкләр бар. Кабергә чәчәкләр куйгач, бераз сүзсез калып, тьш тына басып тордык. Кая гына ташламый кешене язмыш дигән нәрсә... Мондый вакыйгалар алдында сүз көчен җуя. Шуңа күрәдер, чыгу юлына таба киткәч, без бик озак сүзсез атлыйбыз. — Галереяны урап чыкмыйбызмы? — ди Маркин. Өчәүләп галерея буйлап һәйкәлләр арасыннан барабыз. Менә чалгы күтәргән скелет — Үлем — яшь кызны алырга килгән. Кызның күзләрендә— курку, ә күңелендә — яшәү өмете, тереклекнең мәңгелегенә ышану. Горький «Кыз һәм үлем» поэмасын шушы һәйкәл тәэсирендә язган, диләр. Кочегар Трак һәйкәлләргә бик исе китми генә бара иде, җилкәнле көймәгә баскан яшь малай скульптурасы янына җиткәч, туктап калды: — Гаяз Бакирович, укыгыз әле: нәрсә язылган монда? һәйкәлнең постаментына Торквато Тассоның атаклы поэмасыннан ике юл шигырь язылган. айбер кыска гына очрашулар да бик озакка хәтергә кереп х v кала икән. Нибары ике генә тапкыр күргән бер карчыкны ' «Кеше гомере давыллы диңгездәге көймәдәй тормыш аша үтә»,— дип тәрҗемә итәм м.ин бу язуны. Бу һәйкәл үзенең чын реализмы белән башка һәйкәлләрдән аерылып тора. Аның тарихы болай икән: карчык гомер буена зират янында крендель сатып үзенә һәйкәл салдыру өчен акча җыйган. Шул карчык һәйкәленә -карап торганда, безнең янга өлкән яшьләрдәге бер хатын килеп туктады да, кулын селти-селти, ниндидер телдә бездән нәрсәдер сорый башлады. Аның артыннан шулай ук бик дулкынланган яшь кенә бер хатын килеп кушылды. — Итальянча сөйләшә беләсезме?—дип сорыйм алардан итальян телендә. — Әйе... — Яшь хатьнн елап та җибәрде. — Н.и булды сезгә? — Улыбызны югалттык... Мин иптәшләремә тәрҗемә -итәм. — Әйдәгез эзлибез! —ди Маркин. Югалган малайның исемен сорагач, шушы һәйкәл янында очрашырга сүз куешабыз да, өчебез өч якка таралабыз. —- Пьетро-о-о!!—дип -кычкыра яшь хатын. Сүзнең соңгы иҗеге үксеп әйтелгән кебек яңгырый. Тыныч зиратта бу тавыш бигрәк тә каты ишетелә. Тик бу чакыруга беркем дә җавап бирми. Каберләр тын. Ресоржиментоның 1 юлбашчысы Мацини мавзолеена менә торган юлга чыккач, нарат чикләвекләре җыеп йөрүче бер малайны очраттым. — Пьетро! —дим малайга. Малай миңа аптырап карап тора. — Синең исемең ничек? — дип сорыйм аңардан итальянча. —• Пьетро/—ди малай. —- Әйдә әниең янына. Ул сине эзли. Малай карыша. Кулыннан тотып алып бара башлагач, еларга кереште. Кулны тешләргә тели. Мин аны күтәрәм дә галереяга теге крендель сатучы карчык һәйкәле янына таба атлыйм. Галерея янында безне картрак хатын куып җитте. — Пьетро! — диде карчык кочагын җәеп. Карчыкны күргәч, малай көлеп җибәрде, җиргә сикереп төште дә карчыкның итәгенә ябышты. — Нәни разбойник, —дим карчыкка малай турында. Карчык дәшми. — Итальянча сөйләшә беләсезме? — дип аптырап кабат сорыйм карчыктан. Карчык өчен малай җавап бирә: —• Сөйләшә белм-и. Ул грекча гына сөйләшә белә. Карчык малайдан нидер сорый. — Ә сез кем соң? —ди Пьетро итальянчага тәрҗемә итеп. — Мин диңгезче, Советлар Союзыннан. — Русски?—дип сорый карчык кинәт кенә. — Я русски понимайт маламала. —- Откуда вы знаете по-русоки? — Я из Рәчәй, давна Рәчәй. Таныш акцент яшен тизлеге белән татар авылы картларының русча сөйләшүләрен хәтерләтте. — Әби, сез татар түгелме? — Татар... И ходаем, әллә оаташам инде... Карчык бөтенләй югалып калды. Ни әйтергә, нәрсә эшләргә белми, хәлсез куллары белән күлмәк итәген сыпыра. —• И ходаем... и ходаем... — Сез нинди язмыш белән монда килеп эләктегез соң? — Язмыш, улым, язмыш... Әйтмә .инде... И ходаем... 1 Ресоржименто — Италиядә 1848—1861 елларда Мацини һәм Гарибальди җитәкчелегендәге берләшү хәрәкәте. Карчыкның күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәп чыкты да җыерчык буйлап битенә таралды. Ньетро аптырап китте. Үзенә аңлашылмый торган телдә сөйләшү ошамады ахры аңа — карчыкны читкә сөйри башлады. — Әйтмә инде, улым, әйтмә... Мин Караярныкы, Самар губернасыннан.— Карчык учы белән тамак төбен уа. Күзләреннән һаман мөлдерәп яшь ага. — Хәзерге Татарстандагы Караяр булса, мин аны беләм. Безнең Чыршылыдан егерме чакрым гына. Мин, әби, Бөгелмә районыннан. — Без дә Бөгелмә өязендә тора идек. И ходаем... и ходаем... Шулай сөйләшеп торганда, Маркин белән Трак әйләнеп кайттылар. — Таптыгызмыни? — ди Трак. — Әйе,— мин әйтәм, — таптык. Малайның әбисе минем якташ булып чыкты. Әби, сау булыгыз. Безгә вахтага басарга кирәк, соңга калабыз. Безнең пароход Лантерна маягы янында гына тора. — Үзегез кунакка килегез, улым. Кызымның торуы Сестри дигән җирдә, Грамши урамы, ундүртенче йорт. Без йөз метр чамасы киткән идек, карчык кулын болгый-болгый безнең арттан килә. — Улым, корабыгызда туган җир туфрагы юкмы? Иснәп кенә тотар идем... Пароходта туфрак булмый инде ул. Кайдан аласың аны? Юк, тукта □ле, минем искә пожар сүндерү өчен тота торган кохМ килеп төште. — Табарбыз, әби. Күпме кирәк кадәр алырсыЗ. Икенче көнне иртән айлык отчетны язарга гына утырган идем, өстәлдә телефон шалтырады. — Вахтенный штурман тыңлың. —= Гаяз Бакирович, ниндидер карчык пароходка керергә тели. Бераз * русча да сөйләшә белә кебек үзе. Ләкин нәрсә сораганын аңлап булмый. — Минем каютага озатыгыз. Буфетчы хатынга шалтыратып чәй китерүен сорап кына өлгергән идем, ишектән кичә очраткан татар карчыгы килеп керде. — Түрдән узыгыз, әби. — Рәхмәт, улым, шушында гына утырыйм әле, Бүлмәң бик яхшы икән. Кыйммәтле җиһазлар. Син башлыкмыни, улым? — Шулайракшул. Карчык яшь чагында бик чибәр булган ахры. Әле дә хәрәкәте салмак, гәүдәсе җиңел һәм пөхтә. Коңгырт кара күзләрендә элекке шаян очкыннар урынында аналарча сөйкемлелек. — Пароходта тупан ил туфрагы юк икән, әби. Икенче килүдә алып килермен. Без монда еш киләбез. — Хәерле булсын инде. Саклап кына тотармын дигән идем. Бүген төн буе Караяр белән саташтым. — Авылыгызны һаман онытмагансыз икән. — Оныта ди. Картайган саен ныграк сагындыра. Безнең йорт өянке астында ,иде. Тәрәзәдән карасаң, Ык тугаенда ап-ак булып шомырт чәчәк ата иде... Анда керне һаман да бәләкләп чайкыйлармы әле? — Белмим. Ял вакытларында бер дә күргәнем булмады. — Бәләк тавышлары су буеннан бик матур ишетелә иде. Язын сабан туена, көзен каз өмәсенә җыела идек... И ходаем, ничек үлмәдем икән бу кадәр сагынуымнан! Буфетчы хатын каютага чәй кертте. — Ашап кына эчегез, әби. Бу икмәк, бәлки, Ык буенда үскәндер. Карчык ашавыннан шып туктады. Учы белән тамак астын уа. Иреннәре дерелди. Нидер әйтергә тели—ләкин авызыннан сүзе чыкмый. — Әби, ник ашамыйсыз? —' Рәхмәт, улым... Бу сыныкны төйним әле, саклап кына тотармын. — Ничек бу илгә килеп чыктыгыз соң, әби? — Әйтмә инде, улым... Бәхетсезлеккә каршы, ходай шулай язгандыр инде... Ирем сатучы иде. Караярда кибет тота идек. Рвәлүция чыккач, Кырымга киттек. Анда да бәлшәвикләр килә дип ишеткәч, Истанбулга күчеп килдек. Анда сәүдәләр уңмады, Грециягә килдек. Грециядә ачлы- туклы гына яши идек, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, сугыштан соң ирем үлде. Ике кызым, бер улым бар иде. Олы кызым Әмерек кешесенә кияүгә чыкты. Өч ел хәбәре юк инде... Ә кечесе монда, Генуяда. Ире диңгездә йөзә. Елына бер-ике мәртәбә кайтып күренгәли: әллә бар, әллә юк... Караярны сагынам... Карчыкның күзләреннән чыккан яшь бөртекләре җыерчык буйлап битенә ага. Иреннәре дерелди. Үзе бармаклары белән яулык очын бөтерә. — Караярны сагынып еласам, кызларым ачуланалар. Алар белмиләр бит туган илне: берсе Төркиядә, берсе Грециядә туды. Малаем татарча белә иде, елдан артык хәбәре юк: -грек эшчеләрен каршылыкка котырта дип төрмәгә яптылар... Авылда минем әткәй калган иде, исәнме икән? Безнең йорт өянке астында иде. Ык яры буенда... — Елама, әби. Безнең консулга язарга кирәк, бәлки, кайтырга рөхсәт .итәр. — Ирем, мәрхүм, -исән чагында язып караган иде, эш чыкмады. — Отпускага кайткач, мин Караярда сораштырырмын әле. Әтиегез ни .исемле иде? — Шәмсулла исемле. Сатучы Шәмси дип йөриләр иде. Ике энем, кияүдәге бер сеңелем бар иде. Алар исәннәрме икән? — Алар турында да белермен. Без Генуяга еш йөрибез. Италия белән сатуалу эше яхшы бара бит. Карчык бик ышанып та бетми кебек. Әллә’ озак елл!ар буе өметсез яшәгәнгә, бу хәлгә күнегә алмый ахры. Ул дәвам итә: — Мин бит монда кунакта гына. Сагынуыма чыдый алмыйча Грециядән килдем. Үзем улым белән бергә Левадия шәһәрендә тора идем, аны төрмәгә япканчы... Карчык тагын «бераз утырды да кайтырга җыена башлады. Ишек тоткасын кулына алгач, кинәт кенә маңгае белән ишек яңагына терәлеп үксеп елый башлады. — И ходаем... Алып кайт син мине, улым... Кая булса да яшер... нинди җәзага да риза... Алып кайт! Караярны күрәсем килә. Ык буен, өянкеләрне... Карга тавышларын ишетәсем килә... Алып кайт, яме?! Карчыкны тынычландырырга тырышам. Консульствога язарга вәгъдә бирәм. Ул тыңламый. ’ — Өебез булмаса да, өянкеләребез исәндер әле. Алып кайт, яме? Кайтсам, ичмасам, туган илемдә үләр идем. Сөякләрем туган ил туфрагында ятар иде... Траптан төшкәч, карчык озак итеп пароходка карап торды. Бераздан аның гәүдәсе әкрен генә кыя артына китеп күмелде. Кич белән бик озак йокыга китә алмый яттым. Төшемдә әни карчыкны күрдем. Уянгач, әни ялгыз булса да, туган илендә яши әле дип, ш а тл а н ы п ку й дым. Иртәннән бирле башым авырта иде, шуңа күрә бераз йөреп кайтыйм әле дип, шәһәргә чыккай идем, Колумб йортына, Паганини музеена кергәнлектән, төштән соң гына кайтылды. — Теге карчык тагын пароходка килгән иде, порттагы полисмен куып җибәрде, кертмәде, — дип каршы алды мине вахтенный матрос. — Кайчан килгән иде? —Иртүк.. Сезне көтеп көн буе утырды. Әле яңа гына куып җибәрделәр үзен. Кич белән безнең пароходны төяп бетерделәр. Сәгать кичке унда якорьны күтәрдек тә илебезгә кайту ягына юнәлдек. Тәүлек ярым дигәндә, без Мессина бугазында идек ннде. Лигурия һәм Тиррен диңгезләре безне тыныч кына үткәреп җибәрде. Ионий диңгезе вак, җитез дулкыннар белән каршы алды. Ә кичкә таба җил, көчәйгәнпән-.көчәеп, давылга әйләнде. Дулкыннар гөрселдәп пароходка килеп бәреләләр. Җил ыжгыра, һавада су кисәкләре оча. Җир белән күкне аерып булмый. Пароход калтырый, менә- менә таралыр шикелле тоела. Мин, вахтаны тапшырып, ял итәргә яттым. Караватта ятып булмый, тәгәрәтә. Диванга күчәм. Өстәлдәге әйберләр идәнгә коела. Дулкын килеп бәрелгән саен, нәрсәдер шартлап ярыла. «Дүртенче трюм капкачының резинкасы бик тузган иде, трюмга су кермәсә ярар иде», — дйп уйлап ятам. Барып тикшерер идең, палубага чыгып -булмый—күз ачып йомганчы дулкын юып алып китүе мөмкин. Вахтенный механикка телефон шалтыратам: — Льяль 1 насослары төзекме? —' Төзек, Гаяз Бакирович. — Вакыты-вакыты белән насосларны җибәреп, суны суыртып торыгыз. Льяльләрне үлчәп булмый, горловиналары су астында. — Тыныч булыгыз, Гаяз Бакирович, насослар яхшы эшли. Матапан борьРнын үткәч, шторм бераз басыла төште. Эгей диңгезендә вак дулкыннар салм-ак кын-а уйныйлар иде. Ә Мәрмәр диңгезе безне штиль белән каршы алды. Мин кесә фонарен алдым да трюмнарны тикшерергә киттем. Беренче трюм коп-коры. Икенче трюмга да су үтмәгән. Өченче трюм дымлырак, ачып җилләтергә кирәк: безнең йөк юешлекне яратмый. Дүртенче трюмга төшү белән аягым юешкә баттьц Күңелем сизгән икән. Хәзер менеп капитан белән киңәшергә кирәк. Морской протест2 3 язмыйча булмас. Күпме юешләнде икән, буйдан-буйга әйләнеп чыгыйм әле дип киттем. Трюмның койрык ягы почмагына җитеп, борылып кына килә идем, аяк бер йомшак нәрсәгә басты. Аны фонарь белән яктырттым. Нәрсә бу? Кеше түгелме соң? Иелеп капшап карыйм да урынымда катып калам. Тәнгә чымырдап ток йөгергәнсыман була. Арканы салкын тир баса. Үлек! Тәне капкаты, салкын. Рубкага ничек менгәнемне дә сизми калдым. Җыелып төштек тә трюмга люстра астык. Мәетне күтәргәч, тагын бер мәртәбә ток суккан кебек сиздем үземне: Генуяда очраткан теге татар карчыгы. Әллә тыны бетеп, әллә шторм вакытында чайкалуга йөрәге чыдамыйча үлгән, мескен. Күрәсең, безнең пароход Генуяда соңгы кичне торганда, карчык, ничек булса да туган илгә кайтырга үзенчә карар кылып, сиздермичә генә палубага үткән дә трюмга яткан. ...Без аны Феодосия портында соңгы юлпа озаттык. Мәрхүмә карчык үз теләгенә иреште: аның сөякләре туган иле туфрагында ята.