БАСЫЙР РАФИКОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ
Кайчакны шундый татлыклы очрашулар булгалый: гади 'генә клуб сәхнәсенә моңарчы исеме билгеле булмаган кыюсыз гына үзешчән очырчы килеп чыга. Ихтимал, бу беренче чыгышы алдыннан аның тез буыннары да бик үк нык булмагандыр, тамагы да кипшенгәндер. Аңа башта артык игътибар итмиләр. Әмма бераздан ук зал тып-тын кала. Карасана, бу яшь җырчының яңгыравыклы саф тавышында аның үзенә генә хас ^индидер бер гаҗәеп аһәң бар түгелме соң? Әллә кайчаннан ук җырланып килә торган элекке көйләргә дә ул үз моңын, үз күңел байлыгын өстәп, аларны тагын да баетып һәм үзенчә яңартып җырлый түгелме? Басыйр Рафиковның укучыларга тәкъдим ителә торган менә шушы биш-алты шигыре белән матбугатка чыгуын мин яшь җырчының беренче мәртәбә зур сәхнәгә чыгуына охшатыр идем. Минемчә, Басыйр Рафиковның халкына әйтер өчен «матур һәм батыр сүзләр» эзләве бушка китмәгән. Тапкан ул андый сүзләрне һәм аларны һич бүтәнчә түгел, нәкъ үзенчә, үз аңлавы, үз аһәңе белән әйтә дә белер шикелле. Бу кыен һәм җаваплы юлга аяк басканда бу иптәшкә киләчәктә барыбызны да куандырырлык иҗат бәхете һәм хәерле юл теләп калабыз.
Гомәр Бәширов.
Авылым, кайттым мин...
Арышлар серкәле көннәрдә, Нәҗәгай уйнаган төннәрдә, Авылым, кайттым мин, сагынгач, Калган җир яшьлегем — карлыгач. •Урманнар шул да күк, юк та күк. һаман да яшь саный бер кәкүк. Сер саклап җәйрәгән зур күлләр, Таныш та, таныш та түгелләр. Шаяртып, нараттан буралар «Мен миңа» — дигәндәй торалар. Качышлы уйнарга чакыра Әрекмән, кычыткан, куралар. Эчәм мин авылым һавасын, Кочам мин мәһабәт агачын. ,Көч алам бабамнар җиреннән, Кайтарып бирергә иренмәм. Иренмәм кайтарып бирергә, Көч өчен кайттым мин бирегә. Арышлар серкәле көннәрдә, Нәҗәгай уйнаган төннәрдә. Кичекми сүзеңне әйт икән Укыдым, эшләдем... түзмәдем: Тагы да укыдым, эшләдем. Әйтергә халкыма матур сүз, Матур сүз, батыр сүз эзләдем. Басыйр Рафиков шигырьләре Уйладым әйтермен бүген дип, Калдырдым әйтергә иртәгә. Атылган йолдыздай сүзләрне Тырыштым кертергә киртәгә. Илебез кичергән һәрбер көн Кабатлап булмастай көн икән. Төшендем: соңлаган шактый сүз, Сүзеңне кичекми әйт икән. Нәрсәдер мин көтәм... /'/олдызлар коелган тауларда... Җитми көч күңелне алдарга. Тормышның ярчысы бит үткән, һаман да нәрсәдер мин көтәм... Яхшыдан яхшыга качмыйлар, Дөньяда могҗиза ачмыйлар. Тормышның ширбәтен тәм итәм, Шулай да нәрсәдер мин көтәм... Бәхет турында А? Ә) бәхет ал! — димиләр, Бәхет бүлеп бирмиләр. Бәхет яулап егетләр Җир-җиһанны иңлиләр. Бәхет яулап егетләр Котыпларга очалар. Бәхет яулап батырлар Амбразура кочалар. Бәхет яулап батырлар Чирәм җирләр күтәрә. Бәхет яулап адәмгә, Адәм оча галәмгә. /7 тек дагасын да тарта диләр Магнит тауның тимер рудасы. Кайда гына булмыйм, күңелем биләр Үзем төзгән металл каласы. Кай арада? А*ай арада кар киткән дә, Кай арада җир кипкән? Кай арада, җирне ертып, Үләне борын төрткән? Кай арада бу малайлар Егет булып җитешкән? Олы кыяфәт чыгарып Кайтып киләләр эштән.